ХАЛЫКНЫҢ БӨЕК ЫШАНЫЧЫ
Сталинчыл яңа бишьеллыкның беренче елы барлык хуҗалык һәм культура өлкәләрендә зур уңышлар белән төгәлләнде. Батыр совет халкы, фашистик Германияне һәм империалистик Японияне тар-мар иткәннән соң, тыныч иҗат хезмәтенә кайтып, сугыш тарафыннан китерелгән яраларны төзәтүдә, Ватаныбызның экономик һәм оборона ■куәтен тагын да ныгытуда, коммунизм җәмгыяте төзү өчен көрәштә фидакарьлекнең яңа үрнәкләрен күрсәтте һәм күрсәтә. «1946 нчы елда халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү буенча дәүләт планын үтәү йомгаклары турында» СССР Госпланы тарафыннан игълан ителгән махсус белдерү моның ачык шаһите булып тора. Сугыштан соңгы беренче тыныч елның йомгаклары план нигезендә алып барыла торган хуҗалыгыбызның, социалистик системабызның гаять зур көчен, Ленин — Сталин партиясенең гаять зур оештыручан көчен тагын һәм тагын бер тапкыр бөтен дөньяга күрсәтә. 1947 нче ел — бишьеллыкның икенче елы — илебездә политик һәм производство активлыгының яңа куәтле күтәрелеше белән башланып китте. Союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына сайлау кампаниясе иң әһәмиятле чорга керде: барлык республикаларда', Ватаныбызның барлык почмакларында, хезмәт ияләре депутатлыкка кандидатлар күрсәтә башладылар. Барлык совет халкы тарафыннан, зур күтәренкелек, бердәм тавыш һәм чиксез шатлык белән, сөеклебез иптәш Сталин исеме әйтелде. Бөек Сталин — бөтен халыкның беренче кандидаты. Чөнки совет халкының барлык тарихи җиңүләре — Сталин исеме белән бәйләнгән. Сталин — һәрбер совет кешесе өчен иң якын, иң кадерле кеше. Ленинның бөек эшен турылыклы дәвам иттерүче^ халык бәхете өчен үзенең барлык көчен һәм акылын бирүче бөек юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинга миллионнарча кешеләр үзләренең тирән мәхәббәтләрен һәм чиксез бирелгәнлекләрен белдерәләр, барлык телләрдә аңа дан җырлыйлар. Иптәш Сталинның данлыклы көрәштәшләре, большевистик партиябезнең күренекле эшлеклеләре, совет дәүләтенең җитәкчеләре Молотов, Жданов, Берия, Андреев, Ворошилов, Микоян, Каганович, Шверник, Маленков иптәшләрне дә халык, шулай ук тирән мәхәббәт белән, барлык союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына депутатлыкка үзләренең кандидатлары итеп күрсәттеләр. Сайлаулар кампаниясендә совет халкы бөек юлбашчыбызга үзенең чиксез мәхәббәтен, Ленин — Сталин эшенә үзенең ныклы ышанычын, үзенең иптәш Сталин өйрәткәнчә яшәргә һәм эшләргә, көрәшергә һәм җиңәргә куәтле омтылышын тагын һәм тагын бер тапкыр күрсәтте. Совет строе, большевиклар партиясе, иптәш Сталин коммунизм төзүчеләрнең куәтле армиясен үстереп җиткерделәр, халыкның үз эченнән чыккан гади кешеләрне дәүләт белән идарә итүгә сәләтле итеп тәрбияләделәр. Талантлы оештыручыларны, со
Халыкның бөек ышанычы
90
циалистик хезмәтнең күренекле кешеләрен, фән һәм техника новаторларын, әдәбият һәм сәнгать эшлек- леләрен — үзләренең бөтен этләрен һәм тормышларын Ватанга, аның данын арттыруга багышлаган, үзләренең төп эшләрен җәмәгать һәм политик эш белән нык бәйләп алып барган бу алдынгы совет кешеләрен илебезнең барлык халыклары мәхәббәт һәм ихтирам белән чолгап алган. А-ларга халык үзенең зур ышанычын белдерде — аларны властьның югары органнарына күтәрде. Депутатлыкка кандидат итеп күтәрелгән иптәшләр арасында без, политик һәм дәүләт эшлеклеләре белән бер- рәттән, атаклы галимнәрне һәм художникларны, социалистик хезмәт батырларын һәм язучыларны, колхоз кыры стахановчыларын һәм композиторларны, Совет Армиясе генералларын, офицерларын, солдатларын һәм дан казанган педагогларны, артистларны һ. б. күрәбез. Илебездәге барлык союздаш һәм автономияле республикаларның Верховный Советларына депутатлыкка кандидат итеп әдәбият һәм сәнгать өлкәсеннән күп кенә вәкилләр күрсәтелде. Бу — совет әдәбиятының, совет сәнгатенең халык тарафыннан никадәр көчле яратылуын, алдынгы совет язучылары, шагыйрьләре, композиторлары һәм артистларының халык массасы арасында ничаклы популяр булганлыгын күрсәтүче гаять күңелле факт. Атаклы рус язучыларыннан һәм шагыйрьләреннән Валентин Катаев, Александр Твардовский, Борис Горбатов, Михаил Исаковский, Алексей Сурков, Василий Лебедев-Кумач иптәшләрнең исемнәре кемнәргә генә мәгълүм түгел! Аларның көчле патриотизм белән сугарылган югары художестволы романнарын, поэмаларын, шигырьләрен, җырларын илебездәге барлык халыклар төп оригиналда да, үз телләренә эшләнгән тәрҗемәләрдә дә укып якыннан беләләр. Укучыларның мәхәббәтен һәм ихтирамын казанган бу язучыларны һәм шагыйрьләрне халык лаеклы рәвештә РСФСР Верховный Советы депутатлыгына кандидат итеп күрсәтте.
Атаклы совет композиторы, Сталин премиясе лауреаты, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе В. Шебалин; Республиканың халык артисты, Сталин премиясе лауреаты Н. Черкасов; СССР ның халык художнигы, Сталин премиясе лауреаты исеме белән өч тапкыр бүләкләнгән А. Герасимов һ. б. — бу исемнәр совет сәнгатенең мактанычы булып саналалар. Алар үзләренең көчле талантлары, илһамлы иҗатлары белән халыкка киң танылган исемнәр һәм халык аларга үзенең зур ихтирамын һәм ышанычын белдереп, аларны РСФСР Верховный Советы депутатлыгына кандидат итеп күрсәтте. Украина һәм Үзбәкстан, Белоруссия һәм Казахстан, Эстония һәм Башкыртстан, Молдавия һәм Чуашстан, Латвия һәм Татарстан һ. б. союздаш һәхм автономияле республикаларның сайлаучылары да, үзләренең иң алдынгы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен депутатлыкка кандидат итеп күтәрделәр. Татар совет композиторы иптәш Нәҗип Җиһановның гүзәл иҗаты безнең барыбызны да сокландыра һәм горурландыра. Аның югары культуралы, тирән эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керә торган нәфис яңгырашлы музыкасын без театр сәхнәләреннән дә, радио аша да күп тыңлыйбыз, яратып тыңлыйбыз. Аның музыкасы безне ашкындыра, дәртләндерә һәм безнең күңелләрдә бу талантлы авторга ихтирамыбыз артканнан-арта бара. Авыр тормыш үтеп, элекке тәрбиячесез баладан, бары тик совет власте шартларында гына, партиянең һәм хөкүмәтнең кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә генә тормышның киң, олы юлына чыга алган, югары музыкаль белем алуга ирешкән, «Ирек», «Алтынчәч», «Илдар», «Зөһрә» һ. б кебек гүзәл опералар һәм балетлар, күтәренке рухлы маршлар һәм җырлар иҗат иткән бу талант иясенең РСФСР Верховный Советына дспу-
Халыкның бөек ышанычы
татлыкка кандидат итеп күтәрелүе барыбыз өчен дә зур шатлык. Күренекле татар язучысы, татар совет әдәбиятын тудыруда һәм үстерүдә иң актив катнашып килгән алдынгы вәкилләрнең берсе иптәш Кави Нәҗми Татарстан АССР Верховный Советы депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелде. Кави Нәҗми үзенең тирән эчтәлекле, югары художестволы әсәрләре белән киң укучылар массасына инде күптән танылган язучы. Аның хикәяләре һәм шигырьләре, поэмалары һәм публицистик мәкаләләре совет кешеләрен көрәшкә һәм җиңүгә өндиләр, рухландыралар, укучыларда совет кешеләренә хас булган иң алдынгы сыйфатларны, яхшы зәвыкларны тәрбиялиләр. Большевик язучы, актив җәмәгать эш- леклесе Кави Нәҗми үзенең барлык көчен һәм талантын халыкка хезмәткә бирә. Иптәш Кави Нәҗми лаеклы кандидат һәм ул халыкның бу бөек ышанычын, һичшиксез, тулысынча аклар. Татарстан АССР Верховный Советы депутатлыгына кандидатлар арасында без Николай Иванович Якушенко һәм Хәлил Әбҗәлилов иптәшләрнең исемнәрен дә күрәбез. Үзләренең бөтен тормышларын сәхнә белән бәйләгән бу ике зур артист безнең совет сәнгатебезнең күренекле эшлеклеләре булып та- яылганнар. Татар Дәүләт Академия театры артисты иптәш Әбҗәлилов- ның да, Рус Драма театры артисты иптәш Якушенконың да һәркайсы- ның у1ызар еллык сәхнә стажлары бар. Бу ике артистның исеме безнең Татарстанда гына түгел, ә киң илебезнең бик күп почмакларындагы тамашачыларга да яхшы таныш. Иптәш Якушснконы Москвада, Киевта, Омскида, Брянскида, Тулада, Архангельскида’ һ. б. шәһәрләрдә дә яхшы беләләр. Иптәш Әбҗәлилов та, шулай ук, Чкалов (Оренбург), Астрахань, Ташкент, Бохара һ. б. шәһәрләрнең театр сәхнәләре аша үзенең талантын киң массага таныткан артист. Алар тудырган төрле характердагы ’бай һәм катлаулы образлар совет тамашачыларында онытылмаслык булып истә калганнар. Алар — совет драматургларының, рус һәм бөтендөнья классикларының пьесаларындагы баш рольләрне сокландыргыч рәвештә үтәп, безнең мәхәббәт һәм ихтирамыбызны казанган кадерле һәм сөекле артистларыбыз. Хөкүмәт аларның хезмәтләренә тиешле бәя бирде: алар икесе дә — Татарстан АССР ның халык артисты һәм РСФСР ның атказанган артисты исемен алдылар. Кави Нәҗми, Нәҗип Җиһанов, Николай Якушенко, Хәлил Әбҗәлилов — алар безнёң совет әдәбиятының һәм сәнгатенең иң алдынгы һәм күренекле вәкилләре, Ватаныбызның турылыклы уллары, халыкны коммунизм эшенә тирәнтен бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә партиянең ышанычлы ярдәмчеләре. Алар — коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогының лаеклы кандидатлары. Совет әдәбиятының һәм сәнгатенең алдынгы мастерларына халык тарафыннан, Ватан тарафыннан күрсәтелгән бу бөек ышаныч барлык язучыларга һәм сәнгать работникларына гаять зур җаваплылык йөкли. Без, әдәбият һәм сәнгать турында ВКП(б) Үзәк Комитетының тарихи карарларын истә тотып, үз иҗатыбызда чорыбызның бөеклеген, замандашларыбызның — совет кешеләренең коммунизм төзүдә күрсәтә торган героик эшен һәм көрәшен тулы һәм дөрес чагылдырырга, укучыларны һәм тамашачыларны, бигрәк тә совет яшьләрен, көр күңелле итеп, авырлыклардан курыкмаучы, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә хәзер торучы итеп тәрбияләүдә, халыкны Ватанга, бөек Ленин — Сталин эшенә тирәнтен бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә партиягә булышлыгыбызны тагын да көчәйтергә, сталинчыл яңа бишьеллык планны үтәү һәм арттырып үтәүдә совет халкына үз әсәрләре- безнец идеяэмоциональ көче белән актив ярдәм күрсәтергә тиешбез. Халыкның бөек ышанычына большевистик ялкынлы иҗат белән җавап бирик!