Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ӨЧЕНЧЕ ТОМЫ



 И. В. Сталин Әсәрләренең басылып чыга торган өченче томы безнең партиябез һәм илебез тарихының иң әһәмиятле чорларыннан берсен — Бөек Октябрь социалистик революциясенә хәзерлек чорын яктырта. Томны ачып җибәрә торган мәкаләдә болай диелгән: «Рус революциясенең тәгәрмәче яшен тизлеге белән алга бара. Революцион көрәшчеләр отрядлары һәркайда үсәләр һәм киңәяләр. Иске властьның терәкләре тамырдан какшыйлар һәм җимереләләр». Сөргеннән кайтканның икенче көнендә иптәш Сталин үзенең 1917 елның 14 мартында большевистик ° газета «Правда»ныц 8 нче номерында басылган беренче мәкаләсендә шулай дип язды. Шул вакыттан алып «Правда» газетасында, ә ул ябылганнан соң — Пстроградта чыккан башка большевистик газеталарда һәрвакыт Сталинның эчтәлеге буенча гүзәл һәм формасы буенча-ялкынлы мәкаләләре, бара торган вакыйгаларның чын асылын ачып бирә торган һәм рус революциясе үсешенең киләчәктәге юлларын билгели торган мәкаләләре басылып килде. Иптәш Сталин Әсәрләренең III томына урнаштырылган. хезмәтләр марксизмның иҗади рәвештә тагы да үсеше булып торалар, социалистик революциянең җиңүе мөмкинлегенә һәм зарурлыгына теоретик нигезләмә бирәләр. И. В. Сталинның өченче томга кергән                      XI «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият», т. VIII. б. 390. мәкаләләре һәм речьләре революциябезнең бөтен бер стратегик этабын (1917 елның марты — октябре), царизмны бәреп төшергәннән соң көн тәртибенә социалистик революция бурычлары килеп баскан вакытны эченә алалар. «Рус коммунистларының стратегиясе һәм тактикасы турындагы мәсьәләгә карата» дигән, 1923 елда язган мәкаләсендә иптәш Сталин бу этапта большевистик стратегия «төп ударны, пролетариатның Һәм ярлы крестьяннарның берләштерелгән көчләре белән, буржуаз властьны бетерү сызыгы буенча, Советлар Респуб ликасы төсендә пролетариат диктатурасын оештыру сызыгы буенча плаллаштырылганлыгын» күрсәтеп үтә. Шул ук мәкаләдә иптәш Сталин бу стратегик этанны оч чорга бүлә: 1. Партиянең яңа ориснтировкасы чоры (март-апрель). 2. Массаларны революцион туплау чоры (май-ав
И. В. Сталин Әсәрләренең өченче томы 
103 
 
 
густ). 3. Шт^рм оештыру чоры (сентябрь-октябрь). Бу чорлар өчесе дә бер-берсе белән органик рәвештә бәйләнгәннәр. Яңа шартларда пар- тия башта дөрес ориентация алырга һәм үзенең линиясен билгеләргә, аннары шушы линия нигезендә массаларны тупларга һәм, ниһаять, аларны буржуаз хөкүмәтне штурмлауга алып барырга тиеш булды. 
I. Иптәш Сталинның Петроградка кайтканнан соң беренче көннәрендә язган . мәкаләләре моментның иң кайнар, иң үткен проблемаларына кагылалар һәм төп идея белән, революцияне тагын да үстерү өчен көрәш идеясе белән сугарылганнар. Иптәш Сталин ул чакта: меньшевиклар һәм эсерлар үткәрә торган көтеп тору политикасы, сыйныфлар арасында боргалану һәм оятсыз рәвештә бер урында таптану политикасы — революцион пролетариат политикасы түгел икәнлеген, һәм рус революциясенең җиңүле барышы «аны революциянең дошманнарына гына кирәкле һәм файдалы, артык чүп-чар итеп себереп түгәр» дип алдан ук күрсәтте (И. Сталин, Әсәрләр, III том, 36 бит). Эшчеләр һәм солдатлар депутатлары Советларының роле һәм әһәмияте турындагы бик мөһим мәсьәләне иптәш Сталин ’ революциянең тагын да үсеше күзлегеннән чыгып карый. Иптәш Сталин иске, власть көчләрен кыйнап бетерү һәм рус революциясен тагын да алга этәрү барыннан да элек халыкның революцион власте органын — эшчеләр һәм солдатлар депутатлары Советларын ныгыту юлы белән мөмкин икәнлеген аңлата. Иптәш Сталин революциянең тагып да үсеше юлында Вакытлы хөкүмәтнең төп комачау булып торганлыгын күрсәтә. Вакытлы хөкүмәт, уртачыл (умеренный) буржуазия органы буларак, башкача рольне уйный да алмый. «Вакытлы хөкүмәт, — дип яза иптәш Сталин,— бездә баррикадаларда 
түгел, бәлки баррикадалар янында туды. Шунлыктан да ул революцион түгел, — ул, киреләнеп һәм аяк астында буталып, революция артыннан сөйрәлә генә» (14 бит). Иптәш Сталин бу хөкүмәтнең «оешып килә торган контрреволюциянең калканы» булачагын алдан күрде. Вакытлы хөкүмәт политикасының империалистик асылын фаш итеп, И. В. Сталин эшчеләрне һәм хезмәт ияләрен тынычлык өчен актив көрәшкә чакырды. Иптәш Сталин пролетариатның В. И. Ленинның тарихи Апрель тезисларында куелган революцион бурычларын тормышка ашыру өчен актив рәвештә көрәште. Партиянең яңа ориентациясен билгеләүдә бу тезисларның хәлиткеч әһәмияте булды. Бу тезислар буржуаз-демократик революциядән социалистик революциягә күчү өчен көрәшнең гениаль планын бирделәр. «Вакытлы хөкүмәткә һичнинди булышлык күрсәтмәскә. Бөтен власть эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар депутатлары Советларына» — Ленинның Апрель тезисларының төп лозунгы- сы әнә шундый иде. Иптәш Сталин Ленинның бу положениеләрен яклады һәм үстерде. «Җирне — крестьяннарга» дигән мәкаләдә ул Вакытлы хөкүмәтнең ни өчен җирне крестьяннарга бирергә теләмәвенә гаҗәпләнергә кирәк түгеллеген, чөнки аның фабрикантлар һәм алпавытлар хөкүмәте икәнлеген аңлатты. «Шунлыктан без, — дип язды И. В. Сталин, — крестьяннарга, бөтен Россиянең барлык ярлы крестьяннарына үз эшләрен үз кулларына алырга һәм аны алга этәрергә мөрәҗәгать итәбез» (35 бит). Крестьяннарга ул революцион крестьян комитетларына оешырга һәм, Учредительное Соб- раниенс көтеп тормастап, алпавытлар җирен тартып алырга һәм аларны эшкәртергә керешергә тәкъдим итте. ; .
Э. Бурджалов 
104 
 
 
Революциянең яңа этабының этәргеч көчләрен иптәш Сталин төгә һәм ачык билгеләде. Революциянең этәргеч көчләре — «эшчеләр гәм сугыш сәбәпле солдат шинеле кигән ярчы крестьяннар». Иптәш Сталин үзенең 1917 ел 18 апрельдә Br.ci льевэ атавында сөйләгән речендә: буржуазалпавытлар Вакытлы хөкүмәтенә эшчеләрнең һәм крестьяннарның ышана алмаган- лык :арын, аңа булышлык күрсәтә а.лм агайлыкларын аңлатты. Ленинның — Сталинның социалистик революциягә юнәлгән линиясен партиянең Бөтенроссия Апрель конференциясе тулысынча яхшы дип тапты. Каменев, Зиновьев һәм башка хыянәтчеләр, буржуаз революция Россиядә тәмам булмады. дип раслап, буржуаз Вакытлы ?;өкүмәтне бетермәскә, бәлки аның өстеннән контроль урнаштырырга тәкъдим иткән чакта, конференция делегатларының гаять зур күпчелеге Ленин карашына басты. Иптәш Сталин конференциядә Ленинның буржуаз-демократик революциянең социалистик революциягә үсүе теориясен кайнар рәвештә яклады, властьның Советлар кулына күчүен таләп итте. И. В. Сталин, Вакытлы хөкүмәт өстеннән контроль бернәрсә дә бирмәс, ул шәүлә генә, дип санады. Д\ондый контроль, массалар арасында, буржуаз Вакытлы хөкүмәт имештер революция бурычларын хәл итәргә сәләтле, дигән ялган өмет кенә чәчә ала, диде. Милли мәсьәләне дөрес хәл итүнең социалистик революция өчен зур әһәмияте булды. Бурыч Россиядәге барлык милләтләрнең хезмәт ияләрен гомуми дошманга каршы көрәш өчен берләштерүдән тора иде. Буржуаз Вакытлы хөкүмәт патшаның милләтләрне изү политикасын үткәрүдә дәвам итте. Сөргеннән кайтканнан соң язылган беренче мәкаләләрендә үк иптәш Сталин Вакытлы хөкүмәтнең милли чикләүләрне юкка чыгару турындагы декреты милли азат- л ы к н ы тәэ м 11 н и тә а л м а га н л ыгын; милләтләргә, 
аерылып чыгу һәм мөстәкыйль дәүләтләр төзүне дә кертеп, үзбилгеләнү хокукы бирергә кирәклеген аңлатты. Иптәш Сталинның 1917 ел Апрель конференциясендә ясаган доклады милли мәсьәлә буенча марксизм-ленинизм тәгълиматын тагын да эшләүнең һәм үстерүнең гүзәл үрнәге булып тора. Бунд куйган «милли культура автономиясе» лозунгысына И. В. Сталин кискен рәвештә каршы чыкты. Бунд тәкъдим иткәнчә, кешеләрне ясалма рәвештә милләт итеп жыю «милләтчелек карашына басу дигән сүз» (Сталин). Бер үк вакытта И. В. Сталин милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына каршы чыккан Пятаков позициясен фаш итте. Иптәш Сталин: бу хокукны кире кагу — империалистлар тегермәненә су кою икәнлеген күрсәтте- «...Россия составына керә торган изелгән милләтләргә, — диде иптәш Сталин, — аларның Россия дәүләте составында калырга яки мөстәкыйль дәүләткә бүленеп чыгарга теләүләре мәсьәләсен үзләренә хәл итү хокукы бирелергә тиеш» (51 бит). Иптәш Сталин милләтнең аерылып чыгуын да кертеп үзбилгеләнү хокукы турындагы мәсьәләне аерылуның максатка ярашлылыгы турындагы мәсьәлә белән бутарга кирәкмәгәнлеген аңлатты. Бу мәсьәлә һәрбер очракта үзенә аерым рәвештә, шартка карап хәл ителергә тиеш. «Безнең тарафта, — дип күрсәтә иптәш Сталин, — шулай итеп, пролетариат интересларына, пролетар революция интересларына карап, аерылуны яклап яки аңа каршы өндәү иреге кала» (52 бит). Иптәш Сталин халыклар арасында Россиягә ышанмаучылыкның барыңнан да элек царизм политикасы белән тукланганлыгын һәм царизм бәреп төшерелгәннән соң бу ышан- маучылыкиың кимергә, ә Россиягә тартымның үсәргә тиеш икәнлеген
И. В. Сталин Әсәрләренең өченче ТОЕГЫ 
105 
 
 
әйтеп үтте. «Мин уйлыйм, — диде ул, — царизм бәреп төшерелгәннән соң халыкларның уннан тугызы аерылырга теләмәс» (53 бит). Иптәш Сталин большевиклар партиясенең милли мәсьәләгә карашы түбәндәгеләрдән гыйбарәт дип күрсәтте: а) халыкларның аерылуга хокуклы булуларын тану; б) бу дәүләт чикләрендә кала торган халыклар өчен — өлкә автономиясе; в) азчылык милләтләр өчен — аларга ирекле үсеш гарантияли торган махсус законнар; г) бу дәүләтнең барлык милләт пролетарийлары өчен — бердәм, бүленми торган пролетар коллектив, бердәй партия. Партиянең Апрель конференциясендә кабул ителгән бу ленинчыл— сталинчыл милли программа Россиядәге барлык халыкларның милли үсешендәге иң кирәкле прогрессив бурычларны әйтеп бирде, социалистик революцияне тормышка ашыру өчен көрәштә партиябезгә барлык изелгән халыкларның нык булышлыгын тәэмин итте. Шулай итеп, 1917 елның мартын- даапрелендә, илебез тормышындагы гаять зур борылыш шартларында, иптәш Сталин, В. И. Ленин белән берлектә, бик әһәмиятле принципиаль установкалар эшләде, бу установкалар большевиклар партиясен социалистик революция юлына алып чыкты. Иптәш Сталин: көрәшнең шул чакта гына, «әгәр безнең партия бердәм һәм тупланган булса гына, анда бер җан һәм бер ихтыяр булганда гына, ул һәр җирдә, Россиянең барлык почмакларында бер ноктага суккан вакытта гына» уңышлы булачагын аеруча күрсәтте (64 бит). Партиянең Апрель конференциясендә- кабул ителгән яңа ориентировка нигезендә, Ленин һәм Сталин большевиклар партиясен нәкъ менә шундый бердәм, тупланган көчкә әверелдерделәр. 
II. Революциянең җиңүе өчен киң катлау хезмәт ияләре массаларының уз политик тәҗрибәләрендә партия линиясенең дөреслегенә ышанулары һәм большевиклар ар* тыннан барулары кирәк булды. 1917 елның мартында-апрелендә халыкның күпчелеге вак буржуаз партияләргә — меньшевикларга һәм эсер ларга ышана иде. Большевиклар халыкны үз якларына яулап альф га тиеш иделәр. «Япа ориентировка» чоры артыннан «массаларны революцион туплау» чоры башланды. Иптәш Сталинның өченче то.мда урнаштырылган мәкаләләре һәм речьләре буржуазияне революцион рәвештә бәреп төшерүгә массаларны туплау өчен большевикларның нинди акыллы тактика үткәргәнлеген ачык күрсәтә. Төп ударларны ул чакта Ленин һәм Сталин буржуазия булышчыларына — вак буржуаз меньшевиклар һәм эсерлар партияләренә каршы юнәлдерделәр. Соңыннан «Октябрь революциясе һәм рус коммунистларының тактикасы» дигән мәкаләсендә иптәш Сталин бу партияләр буржуазиянең аерата нык социаль таянычы булганлыгын язды. «Бу партияләрне изоляцияләми торып, — диде иптәш Сталин, — хезмәт иясе массаларының империализм белән араны өзүләренә исәп тоту мөмкин түгел иде, бу өзүне тәэмин итми торып исә совет революциясенең җиңүенә исәп тоту мөмкин түгел иде». Иптәш 'Сталин контрреволюция нең ничек итеп эсер-меньшевик министрлар кулы белән үзенең кара эшен эшләгәнлеген күрсәтә. Факгта Керенский һәм Церетелли империалистик буржуазия вәкилләре—Гучков һәм Милюков тормышка ашыра алмаган нәрсәне үткәрәләр. «Вакытлы хөкүмәт, — дип яза И. В. Сталин, — актив империализм юлына анык рәвештә басты» (84 бит). 
Э. Бурд жал ов 
 
 Вакытлы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы политикасы арасындагы бәйләнешне ул искиткеч тирәнлек белән ачып бирә. Вакытлы хөкүмәт фронтта һөҗүм хәзерләде генә түгел, бәлки эшчеләргә, крестьяннарга, солдатларга һәм матросларга каршы репрессив чаралар күрде, каторга законы кертергә хәзерләнде, «Тышкы политика эшләрендә уңга тигезләнү, — дип яза иптәш Сталин, — котылгысыз рәвештә эчке политикада да шундый ук борылышка китерергә тиеш булды, чөнки бөтен дөнья сугышы шартларында тышкы политика — барлык башка политиканың нигезе, бөтен дәүләт тормышының үзәге ул» (85 бит). Сталинның бу положениесе соңыннан, фронтта һөҗүм башлангач, бигрәк тә ачык расланды. Франттагы һөҗүм тылда контрре- волюциянең җиңүенә китерде. Вакытлы хөкүмәт илнең эчке тормышын һөҗүм политикасына яраклаштырды. Нәкъ менә шунлыктан иптәш Сталин сугыш турындагы мәсьәләне көннең төп мәсьәләсе дип санады. «Экономик җимереклек һәм азык эше, җир турындагы -мәсьәлә һәм политик ирек — болар бөтенесе сугыш турындагы бер гомуми мәсьәләнең аорым мәсьәләләре» (210 бит). Сугыш турындагы мәсьәләне хәл итү — Россияне буа торган барлык һәм һәртөрле кризисларны хәл итү иде. Сугышны дәвам иттерү — эчке контрреволюцияне ныгыту, налог басымын көчәйтү, Россияне акрынлап чит илләр империалистларына сату, Россияне Англиянең, Американың, Франциянең колониясенә әверелдерү дигән сүз иде. 1917 елның апрель-септябрь арасында булган куп сандагы власть кризислары да сугыш турындагы мәсьәләгә бәйле иде. Иптәш Сталин аларныц чын сәбәпләрен гүзәл рәвештә тирән ачып бирде. Либераль буржуазия Һәм Англия-Франция капиталистлары, халык массалары хәрәкәтен зур империалистик сугыш өчен файдалану теләге белән, Россиядә «кечкенә революция» ясарга теләделәр, ә эшчеләр һәм крестьяннар, алпавытларны аудару һәм, буржуазияно авызлыклап, тынычлык эшен тәэмин итү өчен, иске укладны тамырдан җимерүгә ирешергә тырыштылар. «Шушы тамырдан капма-каршылык, — ди иптәш Сталин, — безнең революция үсешенең нигезе, барлык һәм Һәртөрле «власть кризисларының» нигезе булды да» (172 бит). «Власть кризисларында» җиңүнең буржуазия ягында калуы аның көче һәм» оешканлыгы белән аңлатылудан бигрәк, эсерларның һәм меньшевикларның хыянәте белән аңлатыла иде. һәрвакыт бу кешеләр революция фронтын җимерделәр һәм, буржуазия лагерена күчеп, аның файдасына өстенлек тудырып килделәр. Меньшевикларның һәм эсерларның хыянәтчелек роле июль көннәрендә бигрәк тә ачык күренде. Буржуазия белән тагы да ныграк берләшеп, алар революцияне анык иң явыз дошманнарына саттылар һәм контрреволюциянең кораллы көчләрен ачыктан-ачык Питер эшчеләренә һәм солдатларына каршы юнәлдерделәр. Меньшевикларның һәм! эсерларның, — диде иптәш Сталин, — июнь көннәрендә эшчеләрне, солдатларны һәм матросларны кыйнаучылар һәм коралсызландыручылар лагеренда булганлыгын, тик большевикларның гына халык беләи бергә булганлыгын эшчеләр һичкайчан онытмаслар. Большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты, Петроград эшчеләре һәм солдатлары ул шартларда демонстрация үткәрергә тиеш түгелләр, дип санады. Ләкин, демонстрация факт булып әверелгәч тә, партия аңа катнашмыйча читкә китеп кала алмады. Эшчеләр һәм солдатлар массасың дошман вакытыннан элек кораллы бәрелешкә /провока- цияләде. Хәрәкәткә тыныч һәм
И. 8. Сталин Әсәрләренең өченче томы 
107 
 
 
эешкан характер бирү өчен, аңа җитәкчелек итәргә кирәк иде. «Без, — диде иптәш Сталин, — хәрәкәтне мөмкин булган катлауланулардан саклау өчен, регулятор буларак, тотып торучы партия буларак, катышырга тиеш булдык» (109 бит). 3 июльдә Ленин Питерда юк иде. Бу карарны Үзәк Комитет иптәш Сталин җитәкчелегендә чыгарды. Сталинның тактикасын Ленин яхшы дип тапты, ә тормыш аның дөреслеген тулысынча раслады. Бу тактика Петроград пролетариатын тар-мар ителүдән коткарып калды һәм, уңайлырак шартларда яңадан һөҗүмгә күчү өчен, дошманның өстен көче алдында оешкан рәвештә чигенергә мөмкинлек бирде. Июль вакыйгаларыннан соң контрреволюция котырынган көннәрдә, Ленин тирән подпольегә китәргә мәҗбүр булган вакытта буржуазия инде, большевизм бетерелде, дип игълан итте. Ләкин чын хәл башкача иде. Сталинның бу көннәрдә язган һәрбер юлы якын җиңүгә нинди какшамас ышаныч белән аңкый! Ул чагында Сталин болай дип язды: каберче әфәнделәр большевикларны, ә аның белән берлектә рус революциясен, бик иртә күмәләр, — контрреволюционен җиңүе ныклы түгел. Киләчәк революция ягында. «Юк, контрреволюционер әфәнделәр, — дип язды иптәш Сталин, — революция үлмәде, ул яңа тарафдарлар җыеп, яңа көч белән дошманнарга ташлану өч.ен, яшеренде генә» (142 бит). Каты сугышлар булыр әле, җиңүләр булыр әле, — дип алдан әйтте нптош Сталин. Ул эшчеләрне һәм хезмәт ияләрен «безнең партия тирәсенә тыгызрак тупланырга, безгә ташланган исәпсез күп дошманнарга каршы сафларны тыгызландырырга, байракны югары тотарга, йомшакларның күңелен күтәрергә, артта калганнарны җыярга, аңсызларны агартырга» чакырды (107 бит). Партиянең июльдән соңгы яңа шартлардагы тактикасын большевистик партиянең турыдан-туры иптәш 
Сталин җитәкчелегендә үткән VI съезды билгеләде. Төп ике докладны — Үзәк Комитетның отчет докладын һәм политик хәл турындагы докладны — съездда иптәш Сталин ясады. Сталинның Россиядәге көчләрнең яңа нисбәтенә тирән анализ биргән докладлары иҗади марксизмның гүзәл үрнәкләре булдылар; алар партияне һәм эшчеләр сыйныфын социалистик 1 революциянең җиңүе өчен көрәшкә коралландырдылар. Июль вакыйгаларына кадәр большевиклар властьның эшчеләр һәм солдатлар депутатлары Советларына тыныч рәвештә күчү ягында тордылар. Көч ул чагында Советлар ягында иде. Большевиклар, шунлыктан, аңлату эше юлы белән, яңадан сайлаулар юлы 1 белән Советларның күпчелеген яулап алырга, аларның политикасын үзгәртергә, ә Советлар аша — хөкүмәтнең составын һәм политикасын үзгәртергә омтылдылар. Июль вакыйгаларыннан соң моны эшләү мөмкин түгел иде инде. Бөтен власть буржуаз контрреволюция кулына күчте, ике властьлылык яшәүдән туктады. Хәзер, яшәп килә торган буржуаз диктатураны кораллы рәвештә бәреп төиЗерү юлы белән генә властьны алырга мөмкин иде. «Революциянең тыныч чоры бетте, — диде иптәш Сталин, — бәрелешләр һәм шартлаулар чоры килде». VI съезд партия алдына кораллы восстание бурычын куйды. Партия элекке кебек, «Бөтен власть Советларга!» дигән лозунгны куя алмый иде. Советлар көчләрен югалттылар. Меньшевиклар һәм эсерлар Советларны буржуаз хөкүмәтнең аяныч иярчененә әверелдерделәр. Большевиклар властьны мондый Советларга бирүне яклап чыга алмыйлар иде. «Эштә сүзсез генә буржуазия белән кулга-кул тотышып бара торган Советларга, — 
Э. Бурджалов 
1С8 
 
 
диде иптәш Сталин, — властьны бирү, димәк дошманнар файдасына эшләү ул» (122—123 битләр). Иптәш Сталин болан диде: теге яки бу учреждениенең әһәмияте беренче чиратта аның җисемен һәм ңанын тәшкил итә торган эчтәлеге белән билгеләнә. Шунлыктан власть формалары турындагы мәсьәлә ; төп мәсьәләне: власть нинди сыйныф кулына күчәргә тиеш? дигән мәсьәләне томаларга тиеш түгел. Социалистик революциянең этәргеч көчләре — шәһәр пролетариаты һәм ярлы крестьяннар, һәм алар властьны үз кулларына алырга тиешләр дә. Партиянең VI съездында иптәш Сталин Россиядә социалистик революциягә курс тотуны нык һәм кискен рәвештә үткәрде. Крестьяннарда империалистик буржуазия белән союз төзегән тоташ реакцион массаны гына күргән Бухаринның позициясен ул фаш итте. Иптәш Сталин болай диде: — крестьяннар төрлечә була: таза хәлле крестьяннар бар, алар империалистик буржуазиягә булышлык күрсәтәләр, ярлы крестьяннар да бар, алар пролетариат белән союз эзлиләр. Пролетариатның ярлы крестьяннар белән союзы — социалистик революция җиңүе өчен бик әһәмиятле шарт. Россиядә социалистик үзгәртүләр үткәрүгә каршы чыгучыларга иптәш Сталин кискен отпор бирде. Иптәш Сталин тарафыннан партиянең VI съездында күтәрелгән, нәкъ менә Россия социализмга юл сала торган ил булыр, дигән теоретик положение социалистик революциянең җиңүе өчен аерата зур әһәмиятле булды. Мәгълүм ки, Ленин беренче бөтен дөнья сугышы елларында ук аерым алынган бер илдә социализмның җиңүе мөмкинлеге турындагы мәсьәләне эшләгән иде. Хәзер Россиядә социализм турындагы мәсьәлә көннең практик мәсьәләсе булып басты. Троцкист Преображенский, Көнбатышта пролетар революция булганда гына Россия социализмга бара ала, дип раслады. «Нәкъ менә Россиянең, — дип җавап кайтарды моңа иптәш Сталин, — 
социализмга юл сала торган ил булуы бик мөмкин... Европа гына безгә юл күрсәтә ала, дигән искергән карашны ташларга кирәк. Догматик марксизм һәм! иҗади марксизм бар. Мин соңгысы җирлегендә торам» (186—187 битләр). Тарих иптәш Сталинның гсниаль алдан күргәнлеген гүзәл рәвештә раслады. Иптәш Сталин большевиклар партиясенең Россиядә социалистик революция җиңүенә китерергә тиеш булган яңа революцион күтәрелеш өчен көрәшенең башында торды. «Мондый күтәрелешнең котылгысызлыгы, — диде иптәш Сталин, - ил үсешенең бөтен барышыннан килеп чыга, революциянең төп мәсьәләләреннән берсенең дә хәл ителмәгән булуыннан килеп чыга, чөнки җир турындагы, эшчеләр контроле турындагы, солых турындагы, власть турындагы мәсьәләләр хәл ителмәгән» (177 бит). Революция тарафыннан куелган иң әһәмиятле мәсьәләләрне вакытлы хөкүмәт хәл итә алмый. Бу хөкүмәт артына яшеренеп, буржуаз контрреволюция үзенең көчләрен җыя һәм туплый. РСДРП Үзәк Комитеты карары буенча язылган махсус мәкаләдә иптәш Сталин Вакытлы хөкүмәт чакырган дәүләт киңәшмәсенең ролен зур үтә күрүчәнлек белән ачып бирде. Ул бу киңәшмәдән халык вәкиллеге битлеген ертып ташларга һәм аңа каршы массаның протест митингларын оештырырга чакырды. Иптәш Сталинның чакыруына ияреп, Москва эшчеләре киңәшмә ачылган көнне протест забастовкасы игълан иттеләр. «Москва забастовка ясый. Яшәсен Москва!» — дип яза бу уңай белән иптәш Сталин. Москва киңәшмәсендә эсерларның һәм меньшевикларның
И. В. Сталин Әсәрләренең өченче ТОЕГЫ 
109 
 
 
капиталистлар, алпавытлар һәм контрреволюцион генераллар белән тәэссоратлы берләшүе булды, «коптрреволюцияне тәхеткә утырту» үткәрелде. Ләкин революцион пролетариат үзенең көрәше белән контрреволюцион заговорчыларның планнарын җимерде. «Ачлыкның сөякле кулы белән» революцияне буарга маташкан, заводларны һәм фабрикаларны ябып, ун меңнәрчә эшчеләрне урамга ташлаган капиталистларның эшен иптәш Сталин фаш итте. Ул фронттагы җиңелүләрнең чын гасплсләре контрреволюцион генераллар икәнлеген, аларның большевикларны гаепләү һәм революцион солдатларга каршы кыргый коткы җәелдерү өчен аңлы рәвештә фронтны немецларга ачканлыгын исбат итте. Шуның белән бергә иптәш Сталин рус буржуазиясенең чит илләр империалистлары белән рус революциясенә каршы юнәлдерелгән тыгыз союз төзегәнлеген күрсәтме. Чит илләрдәге буржуаз матбугат революцион советларны һәм комитетларны хурлап язды, аларны тар- мар итәргә чакырды, һәм канга баткан рус солдатларына оятсыз рәвештә яла якты. Англия-Франция империалистлары «фронттагы уңыш- сызлыктан Россиядәге революцион оешмаларны тәмам бетерү өчен, империализм диктатурасының тулы тантанасы өчен файдаланырга» омтылдылар (249—250 .битләр). «Рус революциясен тәмам авызлыклап, Көнбатышта үсеп бара торган революцион хәрәкәтне какшату өчен» (234—235 битләр), Америка буржуазиясе Вакытлы хөкүмәткә биш миллиардлык заем бирде. Булып торган вакыйгаларның төп юнәлешен большевиклар ачык күрделәр. Шунлыктан да генерал Корниловның контрреволюцион чыгышы алар өчен көтелмәгән хәл булмады. Корнилов фетнәсенең беренче көннәрендә үк иптәш Сталин вакыйгаларның логик бәйләнешен тулы итеп ачып бирде. Ул: 
контрревэлюциянең башлануы кичә генә түгел һәм Корнилов заговоры уңае белән түгел, Корнилов чыгышы контрреволюцион команда югарылыклары казынуларының дәвамы гына, дип язды. Большевиклар җитәкчелегендә эшчеләр һәм солдатлар ул чакта революциянең аерата куркынычлы дошманы булган Корниловның фетнәсен тар-мар иттеләр. Ләкин алар моны һич тә Керенский хөкүмәтен ныгыту өчен эшләмәделәр. Большевиклар капиталистлар белән араны өзү өчең, буржуаз контрреволюцияне тулысынча бетерү һәм властьның революцион эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар кулына күчүо өчен көрәштеләр. «Без таләп итәбез» дигән мәкаләдә һәм партиянең үзәк органының бүтән баш мәкаләләрендә сызылган бу линия В. И. Ленин тарафыннан тулысынча яхшы табылды. 30 августта Ленин подпольедан РСДРП(б) Үзәк Комитетына Корнилов чыгышы уңае белән партия тактикасына багышланган яшерен хат язды. Хатын язганнан соң гына Ленин иптәш Сталинның баш мәкаләсе басылган «Рабочий» газетасын ала һәм хатына түбәндәгечә өстәп куя: «Моны язганнан соң «Рабочий» ның алты номерын укып чыккач, әйтергә тиешмен, безнең фикерләребез тулысынча бергә туры килә. Менә дигән баш мәкаләләрне чын күңелемнән котлыйм...» (Әсәрләр, XXI том, 120 бит). Корниловчылыкны тар-мар игү массаларны революцион туплауда бик зур роль уйнады. Яңа революцион дулкын күптәннән үсә иде инде. «Корнилов восстаниесе тупланып килгән революцион ачуның капкасын гына ачып җибәрде, ул бәйләнгән революцияне чишеп кенә җибәрде, аны кызулатты һәм алга этәрде» (281 бит). III. Корнилов көннәрендә революцион
Э. Бурджалои 
110 
 
 
күтәрелешнең башында булып, большевиклар үзләре тирәсенә берләшкән массаларны буржуаз властьны штурмлауга алып бардылар. «Революциянең төп мәсьәләсе, — дип язды иптәш Сталин, — власть турындагы мәсьәлә. Революциянең характеры, аның барышы һәм ахыргы нәтнжәсе тулысынча властьның кем кулында булуы, нинди сыйныфның властьта торуы белән билгеләнә... Дөресе революцион чор шуның белән гүзәл дә: власть өчен көрәш биредә аерата үткен һәм ачык характер ала» (294 бит). Иптәш Сталин болай дип аңлатты: рәсми власть Россиядә корни- ловчылар кулында тора, контр- революциянең төп партиясе—кадетлар — белән факттагы коалиция яшәүдә дәвам итә. Директория төзеп, Керенский фактта шул ук Корнилов диктатурасын үткәрә. Предпарламент дип аталган нәрсәне чакырып, ул Корнилов ук билгеләгән бу диктатураны демократия пәрдәсе белән каплау планын тормышка үткәрә. «Корнилов корал көче белән ирешергә теләгән нәрсә властьта торучы корниловчылар тарафыннан акрынлап, ләкин тайпылышсыз рәвештә башкача чаралар белән тормышка үткәрелә» (354 бит). Ә шушы буржуаз-алпавытлар власте белән беррәттән яңа, рәсми булмаган, ләкин чыннан да халык власте, ачык бәрелештә Корнилов контрреволюциясен җиңгән власть үсә. Ике власть — буржуаз Вакытлы хөкүмәтнең контрреволюцион власте һәм җитәкчелеге большевиклар кулына күчә барган Советлар власте — берберсенә каршы торалар иде. «Бу ике власть арасындагы хәзергә әле тонык һәм анланып җитмәгән көрәш, — менә момент өчең характерлы нәрсә» (296 бит). Үсеп бара торган яна властьның актык гомерен кичерә торган иске власть белән көрәше тыныч юл белән төгәлләнә алмады. Буржуазия гзластен бәреп төшерү һәм Советлар властен урнаштыру кораллы восстание ярдәме белән, генә мөмкин иде. һәм большевиклар партия се аны оештыруга кереште. Революция үсешендә яңа этап 
башланды. Эсер-мсньшсвикларның килешүчәнлек политикасы шартла, ды. Массаларны революцион туплау чоры тәмам булды. Большевиклар массаларны үз якларына яулап алдылар. Штурм оештыру чоры башланды. Сентябрь урталарыннан башлап, партия Үзәк Комитеты Ленинның кораллы восстание турында язылган беренче хатларын алганнан соң, большевиклар партиясенең бөтен эше шушы юнәлештә барды. «Мәсьәлә шунда, — дип язды Ленин, — бурычны партия өчен ачык итәргә: көн тәртибенә . Питерда һәм Москвада (өлкәсе белән) кораллы восстание ясауны, власть яулап алуны, хөкүмәтне бәреп төшерүне куярга кирәк» (Ленин, XXI том, 194 бит). Иптәш Сталин партиянең бөтен эшен шушы бурычны үтәүгә юнәлдерде. Аның сентябрь уртасыннан алып 24 октябрьга кадәр легаль газеталарда урнаштырылган мәкаләләренең һәрбер юлы буржуаз Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерүгә Советларның властьны тартып алуына чакыру белән сугарылган. «Революция бара,— дип язды иптәш Сталин үзенең «Бөтен власть Советларга!» дигән мәкаләсендә. — Июнь көннәрендә атылган һәм Москва киңәшмәсендә «күмелгән» бу революция, иске киртәләрне җимереп, яңа власть иҗат итеп, яңадан башын күтәрә... Үлгән дип исәпләнгән Советлар көрәш утында җанланалар. Алар рульне яңадан үз кулларына алып, революцион массаларны үз артларыннан илтәләр» (297 бит). Иптәш Сталин мәсьәләне туп-туры куя: я Керенский хөкүмәте власте, я Советлар власте, ди. Бу чорда иптәш Сталин хәзерләнеп килә торган шартлауны булдырмый калырга омтылган буржуаз контрреволюциянең планна
И. В. Сталин Әсәрләренең өченче ТОЕГЫ 
111 
 
 
рын һәм эшләрен яңа көч белән фаш итте. Ул кадетларның икенче Корнилов заговоры хәзерләгәнлек- ләрен күрсәтте. Москвада җәмәгать эшлеклеләренең «казак гаскәрләре союзы» вәкилләре белән киңәшмәсе жыела. Фронтта корииловчы генераллар революциягә каршы бик кызу рәвештә яңа поход оештыралар. Керенский хөкүмәте Москвага качарга һәм Питерны немецларга бирергә хәзерләнә. Иптәш Сталин солдатларны һәм эшчеләрне бу икенче Корнилов заговорын кыю рәвештә изеп ташларга чакырды. һөҗүм итә торган революциянең юлын һәртөрле чаралар белән бикләргә маташкан эсерларны һәм меньшевикларны иптәш Сталин хурлык баганасына кадаклады. Иптәш Сталинның Октябрь алды көннәрендә меньшевикларның һәм эсерларның политикасын характерлаган мәкаләсе «Революциянең штрейкбрехерлары» дип аталган иде. Корниловчылыкның юлбашчылары властьта торган һәм яңа заговор хәзерләгән моментта, революцияне һәлакәттән Советлар гына коткара алган моментта меньшевиклар һәм эсерлар Советларны какшатырга, аларны таркатырга һәм җимерергә омтылдылар. Алар Советларны вакытлы бараклар дип атадылар һәм шатланып: алар урынына буржуаз стройның таш бина-' сы корыла, дип хәбәр иттеләр. «Бу — революциягә һәм аның казанышларына турыдан-туры хыянәт булмыйча, пәрСә соң?» (379 бит). Большевиклар партиясенең членнары була торып та социалистик революция эшен эчтән җимерергә маташкан хыянәтчеләргә дә иптәш Сталин кискен рәвештә каршы чыкты. Өченче томда И. В. Сталин-* ның РСДРП (б) Үзәк Комитеты, ■утырышында, 1917 елның 16 Октябренда, Ленинның кораллы восстание турындагы резолюциясен яклап сөйләгән чыгышының кыскача язмасы китерелә. «Каменев һәм Зиновьев тәкъдим итә торган нәрсә, — диде иптәш Сталин, — объектив рәвештә 
контрреволюция өчен хәзерләнү һәм оешу мөмкинлеге бирүгә китерә. Без туктаусыз чигенәчәкбез һәм революцияне оттырачакбыз. Ни өчен соң безгә, контрреволюциягә оешырга мөмкинлек бирмәс өчен, восстаниенең көчен һәм шартларын үзебезгә сайлау мөмкинлеген тәэмин итмәскә?.. Восстание юлына без нык һәм кискен рәвештә басарга тиешбез» (381—382 битләр). Большевиклар партиясе нык һәм кискен рәвештә восстание юлына басты, 1917 елның 24 Октябренда, штурм башлануның беренче көнендә, «Рабочий путь» газетасының 44 нче номеры иптәш Сталинның «Безгә нәрсә кирәк?» дигән баш мәкаләсе белән чыкты. Иптәш Сталин бу мәкаләдә: моннан ары сузу революциянең бөтен эшенә һәлакәт белән яный торган момент, алпавытлар һәм капиталистлар хөкүмәтен эшче һәм крестьяннарның яңа хөкүмәте белән алмаштырылырга кирәкле вакыт килеп җитте, дип язды. «Власть эшчеләр, солдатлар һәм крестьяннар депутатлары Советлары кулына күчәргә тиеш. Властьта Советлар тарафыннан сайлана торган, Советлар тарафыннан алмаштырыла торган, Советлар алдында җаваплы яңа хөкүмәт булырга тиеш» (390 бит). * * * Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең җиңүе нәтиҗәсендә власть безнең илдә Советлар кулына күчте. И. В. Сталин Әсәрләренең өченче томы безне илебез һәм бөтен кешелек тарихында яңа чор ачкан бу бөек вакыйганың ничек булып үткәнлеген тирән аңлау белән коралландыра. Революциябез үсешенең бөтен барышына анализ бирү өчен, большевиклар партиясенең стратегиясен һәм тактикасын аңлау өчен аның гаять зур әһәмияте бар. Иптәш Сталинның бу томда урнашты
Э. Бурджалов 
 
 рылган мәкаләләрендә һәм рендә бөек революциябезнең гаять зур тәҗрибәсе тупланган. Аларда Ленин һәм Сталин тарафыннан шушы тарихи тәҗрибә нигезендә баетылган һәм үстерелгән марксистик теориянең бик әһәмиятле положениеләре: буржуаздемократик революциянең социалистик революциягә үсүе турында, бер генә илдә социалистик революциянең җиңүе турында, эшчеләр сыйныфының крестьяннар белән' союзы турында, империалистик сугыштан революцион рәвештә чыгу турында, милли мәсьәлә турында тәгълимат бәян ителгән. Марксизм-ленинизм теориясе белән коралланган большевиклар партиясе тынычлык өчен демократик хәрәкәтне, крестьяннарның җир халыкларның милли тигезлек өчен милли-азатлык хәрәкәтен һәм пролетариатның буржуазияне бәреп төшерү, Советлар власте урнаштыру өчен социалистик хәрәкәтен бер гомуми революцион агымга берләштерә алды. Бу Россиядә капитализмның язмышын хәл итте. Иптәш Сталин Әсәрләренең өченче томына кергән мәкаләләре һәм речьләре бөек революцион көрәш дәрте белән һәм безнең эшебезнең җиңүенә, халык массаларының иҗади энергиясенә, халкыбызны җиңүгә алып бара торган большевиклар партиясенең көченә иң тирән ышаныч белән сугарылганнар. («Культура и жизнь» газетасы № 13).