Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭНЕРГИЯЛӘР ТУРЫНДА

Империалист шапырына Кулына бомба тотып, Нервлары йомшаграк Кайберәүне куркытып. — Хәзер, ди ул, безнең белән һәркем шыпырт сөйләсен: — Таптык, ди ул, тик без генә Атом энергиясен! Тапканнар имеш!.. Монда соң Шаккатырлык нәрсә бар? Алар таба алганнарны Тапмас мени башкалар?.. Ә без менә сөйлик бераз Мистерларның кулында Булмаган һәм булмый торган Энергия турында. Ул шундый бер энергия, Без аны яшермибез. Киресенчә, бүтәннәр дә Тапсыннар иде, дибез. Белә инде аны бездә һәрбер хезмәт иясе, — Буйсыныр аңар үзе дә Атом энергиясе. Бездә дә мистер-буржуйлар Эш башында торганда, Яши иде ул коллыкта, Чылбырланып богауга. Без унҗиденче елларда Ул богауларны өзеп, Аның көче белән җирдә Ирекле тормыш төзеп, Шул көчнең ярдәме белән Эшләдек могҗизалар һәм күрсәттек тиңләшерлек Көч юкны җирдә аңар. Арттырып аның көченә Илнең көрәш сәләтен, Җиребездән бандаларын Куып ундүрт дәүләтнең, Гөл бакчасыдай иттек без Туган илнең һәрьягын һәм кадап куйдык биеккә Даныбызның байрагын. Без кабатлап аның көчен Данлы бишьеллыкларга, Киендердек илебезне Бетон һәм корычларга. Сынап карады бик күпләр Ул корычның ныклыгын һәм аңарга кагылуның Нинди куркынычлыгын! Без бүген дә файдаланып Аның тиңсез көченнән, Ныгытабыз илебезне, Курыкмыйча һич кемнән. Ныгытабыз, һичбер бандит Якын килмәслек итеп, Якын килсә дә, исән-сау Кайтып китмәслек итеп. һәм ул энергия бездә Бармый кимү ягына, Дошманнар янаган саен, Артканнан арта гына. Арттыра аны ярышып һәрбер хезмәт иясе. Ул — ирек тапкан халыкның Иҗат энергиясе!