Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәби календарь

H. M. языков Үлүенә 100 e л XIX йөзнең беренче яртысындагы күренекле рус шагыйрьләреннән Николай Михайлович Языков 1803 елда туа. 1814 елда ул Сембердән ерак Петербургка укырга китә. 1819 елда инде Петербург журналларының берсендә аның. беренче шигыре басыла. Менә шул көннән алып Пушкин плеядасы шагыйрьләренең, иң. көчлеләреннән берсе булган Языковның әдәби эшчәнлеге башлана. Ул Пушкинның дусты була, Пушкин аны бик ярата. Языковның шигырьләрен Пушкинның бүтән дуслары да яраталар, ә яшьләр алар- ны кулларыннан төшермичә укыйлар. Языковның шигырьләре бүгенге көнгәчә яшәп киләләр. Аның «Йөзүче» («Нелюдимо наше море, день и ночь шумит оно») дигән шигыре рус шигъриятенең иң гүзәл бизәкләренең берсе булып санала. Әле бүгенгә кадәр рус халкы аның музыкага салынган — «Из страны, страны далекой, с Волгиматушки широкой» дигән шигырен жырлый. Языковның шигырьләре художество ягыннан бик нәфис эшләнгәннәр. Ритмнары гаҗәеп дәрәжәдә омтылышлы, теле саф, матур, образлары күтәренкеләр. Шигырь язу белән бер үк вакытта Языков халык ижаты белән дә нык кызыксына, бик күп әкиятләр, җырлар, 'мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар жыя. Н. М. Языков 1847 елда үлә. А. Н. СКРЯБИН Т у у ы н а 75 е л Бөек рус композиторы Александр Николаевич Скрябин 1872 елның 6 январенда Москвада туган. 16 яшендә ул Москва консерваториясенә укырга керә һәм аны гүзәл рәвештә тәмамлап чыга. Тиз арада Скрябин, башта Россиядә, аннары чит илләрдә, XIX йөзнең ахырындагы иң талантлы пианистларның һәм композиторларның берсе буларак, дан казана. 1903 нче елга кадәр Скрябин Москва консерваториясенең профессоры була. Аннары вакытлы рәвештә чит илдә тора, анда концертлар бирә һәм бик күп яза. Шул чакларда ул Г. В. Плеханов белән очраша. Плеханов аңа үзенең ижа- ди юлын, дөньяга карашын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. 1910 нчы елда Скрябин инде танылган композитор булган хәлдә Россиягә кайта. Бу вакытта аның өч симфониясе, «Экстаз поэмасы», оркестр өчен язылган «Прометей» поэмасы, бик күп сонаталары һәм фортепиано өчен язылган башка бик күп әсәрләре була. Сәнгать фәне галимнәре Скрябинның иҗатын өч чорга бүләләр. Беренче чор фортепиано өчен язылган лирик әсәрләрендә тирән оригиналь шәхесне гәүдәләндерүдә чагыла. Яшь Скрябин 90 нчы еллардагы рус музыкасына активлык, протест, җөръәт элементларын, ягъни кеше шәхесенең куәтлелегс һәм азатлыгы темасын кертә. Ләкин Скрябинның беренче әсәрләрендә ризасызлык һәм газаплану психологиясе өстенлек сөрә. Әмма ахырга таба, озак вакытка сузылган эчке көрәштән соң, художник газапны жиңә алу фикеренә килә. Менә шул вакыттан алып Скрябин ижатында икенче чор башлана. Скрябин үзенең төп темасы—«Күкрәүләр һәм давыллар» темасы өстендә эшли. Бу тема аеруча аның. «Илаһи поэма»сында чагыла 
Әдәби календарь 
121 
 
 
Композиторны-H иҗатындагы өченче чор «Экстаз поэма»сыннан башланып китә. Бу чорга аның № № 5—10 сонаталары, «Ялкынга» Һәм «Прометей» поэмалары керә. Соңгы поэмасы гаять катлаулы һәм тирән уйланган әсәр. Бу — дөньяның хаостан яратылуы турындагы миф. Ләкин аның фантастикасын алып ташласаң, газаплануның һәм көрәшнең барлык стадияләрен үтүче реаль героик ярсу кала. Скрябин үзенең музыкасында яхшы, чын яңа, югары дәрәҗәдә оешкан тормышка, бөек эшләр 
эшләргә сусавын һәм омтылуын, шул турыдагы, якты хыялын тасвирлый. Скрябин 1915 елның 27 апрелендә Москвада үлә. Скрябинның исемен, бүтән бөек, исемнәр белән бергә, В. И. Ленин билгеләп үтә. 1918 елның 30 нчы, июлендә ул үткән заман эшлекле- ләренә һәйкәлләр салу турындагы декретка кул куя. Бу декретта, башкалар белән беррәттән, Александр Николаевич Скрябинның да исеме бар.
 
М. А. БАЛАКИРЕВ Тууына 110 е л Мәшһүр рус композиторы Милий Алексеевич Балакирев 1837 елда туа һәм үзенең яшь-чагында Казан университетының физика-математика факультетында укый. Ләкин соңыннан бу юл белән китми. 1855 елда ул Петербургка күчә һәм анда пианист һәм композитор буларак уңыш казана. Мәшһүр М. Глинка аңа игътибар итә. 60 нчы елларда Балакирев үз тирәсенә ул замандагы атаклы рус музыкантларын: Мусоргский, Римский-Корсаков, Кюи һәм Бородинны туплый һәм аларны тулысымча үз авторитетына буйсындыра. Балакирев музыкантлыкка үзлегеннән өйрәнгән кеше булуына карамастан, гаҗәеп зур осталыкка ирешә. Ул Римский-Корсаков һәм А. Лядов белән берлектә беренче тапкыр Глинканың операларын редакцияли һәм 1867 елда Прагада а л а р г а дирижерлык итә. Балакиревның үзе тарафыннан язылган композицияләренең саны күп түгел. Ул бик әкрен эшләгән,, озак-озак вакытлар тукталып торган, ләкин язган бер нәрсәсен гаять җентекләп башкарган. Балакиревның әсәрләре үзләренең гүзәллекләре, көйләренең ачыклыклары белән аерылып торалар. Балакирев язган әсәрләрнең пц күренеклеләре «Тамара» исемле симфоник поэма (1867—82) һәм фортепиано өчен язылган «Исла- мей» фантазиясе. Моннан тыш Балакирев «С-дич» һәм «Д-мол» исемле ике симфония, Шекспирның «Король Лпр» драмасына музыка һәм күп кенә увертюралар яза, бик күп романслар, музыкаль пьесалар һәм транскрипцияләр иҗач итә. Ул рус халык җырларының зур җыентыгын чыгарып калдыра. Балакирев 1910 елда үлә.
 МОЛЬЕР Тууына 325 е л Жан Батист Мольер (чын фамилиясе Поклен, 1622—1673) Франциянең бөек комедиографы, классик комедияләр тудыручысы. Ул үзенең һөнәре буенча актер һәм театр директоры була. Мольер яшыәп ук бик күп сәхнә әйберләре яза, ләкин аларның барысы да диярлек югалып беткәннәр. Иҗатының яшьлек чорындагы бары тик «Барбульеның көнләшүе» һәм «Очып йөрүче табип» дигән комедияләре генә сакланган. Провинциаль шәһәрләрдә бик күп йөргәннән соң Мольер үзенең труппасы белән «Парижга күчеп килә һәм шунда, 15 ел эчендә (1658— 
Әдәбн календарь 
 
 1673), үзенең барлык мәшһүр комедияләрен яза. Мольер үзенең Париждагы эш- чәнлеген «Көлке назлы кызлар» исемле бер пәрдәлек комедиясе бе. лән башлап жибәрә. Бу комедиясендә Мольер аристократлар салонында яшәп килгән манерлыкка һәм кирәксезгә купшы сүзләр кулланып сөйләшүләргә кискен һөҗүм ясый. «Ирләр мәктәбе», бигрәк тә «Ха. •ыннар мәктәбе» комедияләреннән <оң Мольер фарстан социаль-психо. логик комедияләр язуга күчә. Мольерның бик күп сандагы комедияләре арасыннан «Тартюф», «Дон-Жуан» һәм «Мизантроп» пьесаларын күрсәтергә мөмкин. «Тартюф»та Мольер ике йөзлелек- не, монафыйклыкны фаш итә, изгелек чапанына төренеп йөрүчеләрнең бөтен бозыклыкларын, түбәнлекләрен ача. «Дон-Җуан»да бөек комедиограф үзенең һөҗүмен саран аристократиясенә юнәлтә. «Мизантроп» — тормышлары ялганлык һәм бушлык белән тулы булган сыйныфларга каршы атылган ук. «Ирексездән табип», «Ялган авыру» комедияләрендә Мольер ялган галимлеккә каршы чыга, «Дворянлыкка менгән мещан» комедиясендә баеп киткән буржуаның кәпрәеп, мактанып йөрүләреннән көлә. Мольерның әсәрләре бүген дә яшиләр һәм кайберләре безнең сәхнәләребездә дә куелалар.
 БОМАРШЕ Т у у ы н а 215 ел Пьер Огюстен Карон де-Бомарше 1732 елның 24 январенда Париж шәһәрендә, сәгатьче гаиләсендә туган һәм давыллы, катлаулы гомер кичергән. Ул Людовик XV нең кызларына музыка дәресләре биргән, зур финанс предприятиеләренә катнашкан, король секретаре булып хезмәт иткән, үзләренең бәйсезлек- -ләре өчен баш күтәргән Америка диңгезчеләрен корал белән тәэмин итүне оештыруга катнашкан, үзенә хосусый типография булдырып, Вольтер әсәрләрен бастырып тараткан. Әдәбият мәйданына Бомарше үзенең 1767 елда язылган «Евгения» һәм 1770 нче елда язылган «Ике дус» дигән пьесалары белән аяк баса. Аннары ул шул замандагы француз судыннан көлеп «Г ёз- ман кинәшчесеиә каршы мемуарлар» дигән политик памфлетын яза. Франциянең иске режимына каршы юнәлдерелгән бу үткен сатира Бомаршега зур дан китерә, Франциянең мәшһүр язучысы Вольтер аңа үзенең соклануын белдерә. 1775 елда Бомаршеның атаклы хомедиясе «Севиль цырюльнигы», 1784 нче елда «Фигароның өйләнүе», 1792 нче елда бу трилогиянең соңгы пьесасы — «Җинаятьче ана», 1787 елда «Тарар» исемле музыкаль драмасы (мәшһүр Сальери музыкасы) сәхнәгә куела. Бомаршеның иң гүзәл комедияләре — «Севиль цырюльнигы» һәм бигрәк тә «Фигароның өйләнүе» үзләренең фабулалары белән ук аристократларга каршы юнәлдерелгәннәр. Чиксез үткер тел белән язылган «Фигароның өйләнүе» комедиясе революциягә кадәрге Франциягә җанлы сатира булып .хисаплана. Бомарше комедияләренең художество һәм иҗтимагый-политик әһәмиятләре бик зур булган. «Фигароның өйләнүе»н Наполеон «хәрәкәттәге революция» дип атаган. Бомаршеның комедияләре Европада чиксез зур дан казандылар. Моцарт 1786 елда «Фигароның өйләнүе» сюжетына, • шул ук исем белән, үзенең гениаль операсын яза. 1816 елда Россининең мәшһүр операсы «Севиль цырюльнигы» сәхнәгә куела.