Логотип Казан Утлары
Публицистика

C. ХӘКИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ ТУРЫНДА§§§ 


— Язар өчен илһам эзлә, диләр, Урын эзлә, диләр, ямьлерәк; Никтер, милем шигъри хислгремә Арышларның исе тәмлерәк! С. Хәким.
 Совет шигърияте лиризмны инкарь итми, киресенчә, аны моңарчы күтәрелә алмаган югарылыкка мең- герү өчен көрәшә. Безнең шигъриятебезнең бурычы — социалистик җәмгыять төзүче кешенең бай психикасын лирик сүзләр ярдәмендә ачып бирү һәм аны һәркемнең 'йөрәк түренә урнаштыру. Совет кешесе, барыннан да элек, оптимист, ягъни үзенә, халкына, хөкүмәтенә, аның бөек җитәкчеләренә тулысымча ышанган, өметсез- леккә төшү кебек нәрсәләрнең барыннан да пак һәм саф кеше ул. Совет кешесе чын-чыннан патриот ул: илен сөю, ватаны өчен корбан булу, иптәшлек, фидакарьлек, социалистик милеккә намус белән карау, аң-белемгә омтылу, фәнгә ия булырга тырышу, культуралы тормышны сөю, бөтен кешелек дөньясын бәхетле итәргә омтылу — менә шуларның бөтенесе бергә совет кешесенең рухи байлыгы булып торалар. Безнең татар поэзиясенең әнә шундый тулы канлы совет кешесен лирик сүзләр, реалистик образлар белән гәүдәләндерергә омтылуы, һичшиксез, көчле, һәм Бөек Ватан сугышы чорында язылган шигырьләр моны тулысы белән раслыйлар. Шагыйрь Сибгать Хәким каләменнән агылган көчле лирика татар совет шигъриятендә үсеп бара торган лиризмның күренекле үрнәге булып санала ала. Аның әле бу көннәрдә генә басылып чыккан «Шигырьләр» .җыентыгы безгә шуны күрсәтә. «Шигырьләр» җыентыгына 54 әсәр урнаштырылган. Аларның зур күпчелеге Ватан сугышы шартларында, ут сызыгында язылганнар. Җыентыкның тематикасы да шактый киң. Анда, илне саклау, ватан сугышы                      §§§ Сибгать Хәким—«Шигырьләр», 94 бит. Редакторы Г. Кашигаф. Бәясе 5 сум. Тат- гостддТ басмасы, 1946 ел. мотивлары белән беррәт- тән, совет тылындагы хезмәт пафосы, совет кешесенең хезмәтчел дәртен сурәтләгән әсәрләр, совет солдатының рух байлыгын тере образларда гәүдәләндергән шигырьләр, халык иҗатындагы патриотик идеяне чагылдырган әкият-поэма- чыклар, табигать күренешләрен чагылдырган шигырьләр зур урын алалар. Сибгать Хәким шигырьләрендәге лириканың төп үзенчәлекләреннән берсе — сабыр, тыныч тонга салынганлык. Анда кычкырынулы, шапрыну-масаюлы, урынлы-урынсыз тавыш кузгату кебек алымнарның берсе дә юк. Аның шигырьләрендәге образлар, тик совет кешесенә генә лаеклы рәвештә, эзлекле хәрәкәт белән, алга бара, иле, Ватаны өчен көрәштә үсәләр. — Мин запаста торам — яшь командир — Үтәү өчен изге бурычым, ч Әзерләнеп һәр көн әмер көтәм, Кынысыннап алып кылычым. («Сафка чакыр мине», 1941 ел). Сибгать Хәкимнең менә шушы үтенечендә совет кешесенә хас
Тәнкыйть — библиография 
114 
 
 
патриотлык көче яңгырый: «Әзерләнеп һәр көн әмер көтү» — бу, социалистик җәмгыять кешеләренең төп сыйфаты. Шагыйрь менә шушы өч строфадан торган кыска, ләкин тыгыз эчтәлекле шигырендә советлар илендәге җиңелмәс көчнең җанлы образын укучы күз алдына китереп бастыра. Ул образ, җитәкчесе коммунистлар партиясе булган күп милләтле бөек Россия халкын гәүдәләндерә. 1941 елның соңгы яртысына күчкәч, Сибгать Хәкимнең шигъри тавышы инде Калинин фронтыннан яңгырый башлый һәм, шул көннән алып, сугыш азагына чаклы аның шигъри кыллары туктаусыз тибрәнәләр — совет поэзиясенең хәрби лирикасын мөлаем аһәң белән көйлиләр. Илдә яу йөргән чагында Ир кеше түзәрмени? Аерылу жнңел түгел дә, Кыз өмет өзәрмени? («Фронтовик», 1941 ел, Калинин фронты). Сибгать Хәкимнең фронтта язган шигырьләрендәге төп үзенчәлек — дәһшәтле сугыш күренешләрен сурәтләүдән бигрәк, шушы ташкынны җиңен чыккан совет кешесенең күңел киңлеген, көчен, ныклыгын, тапкырлыгын ачып бирә алуда. Аның, бер карашка җиңел- чә генә язылган төсле сизелә торган әсәрләрендә дә шигъри логикага манчылган мәгънә һәм тулы образлар бар; алар шактый «саран», кысырынкы, аз сүзле строфалардан бик сөйкемле булып балкыйлар. Менә сугыш сафы, окоплар пәрәвезе җирне челтәрләгән, югарыда, киң күк астында, һава сугышы бара. Совет самолеты яна башлый. Ул дошман кулындагы җиргә төшәргә тиеш. Ләкин очучы утка бөркәнгән самолетын югары күтәрә, һәм, тиз арада үз окопларыбыз турысына килеп җитә. Бик кыска секундлар эчендә очучы үлем белән тереклек арасындагы дәһшәтне кичерә. 
Нәкъ менә безнең окоплар Өстенә җитү белән, Самолет китте таралып, Парашют киеп түбән Төшә ул. Җиргә бәрелгәч, Шикләнеп читкә карар, Дусларын күреп янында, Елмаеп өстен кагар. («һава сугышы», 1942 ел. Калинин фронты). 
Күрәсез, очучының үлемнән котылу шатлыгы (моннан да зур куаныч булырга мөмкинме!) дусларын күрү һәм тузан-корымга буялган киемен кагу белән сурәтләнә. Дуслар, ватандашлар, үз илеңнең туфрагы — болар совет кешесенең җаны һәм аларны күрү — тереклек, ягъни үлемне җиңеп чыгу дигән сүз. Моннан соң, билгеле, көлә-кө- лә, өстеңдәге тузанны кагып төшерергә генә кала. Әйтергә кирәк, бу урында «елмаеп өстен кагар» дигән шигъри җөмлә бик бай рух һәм таза йөрәк иясе булган кешене гәүдәләндерә. Кфнене вакыйгалар тудырган кебек, кеше үзе дә вакыйгаларны тудыра, ахыр чиктә чын кеше вакыйгаларның хуҗасы булып кала. Сибгать Хәкимнең «А н к е т а» исемле (1942 ел, Калинин фронтында язылган) җыйнак шигырендә шушы тирәнтен диалектик закон ачыла. Яшь солдат, сугыш сафында партиягә алынуын үтенеп, гариза язып утыра. Аның янына дошман бомбасы төшеп шартлый да, егет яралана һәм каны анкетасы өстенә тамып, аны таплый. Ләкин бу вакыйга совет егетен тетрәтми — анкета эшкә ярый, егет партиягә алына һәм кан белән уйнаган фашист җиңелә. Шагыйрь, хакыйкать хәлен алдан күреп, яшь солдатка болай ди: Пөхтә түгел аның анкетасы, Янасынмы әллә тутырсын? Ватаң сугышы бетәр, син, яшь иптәш. Бер истәлек итеп укырсың. Дөрестән дә, менә шушы строфа- дан гади генә кешеләрнең зур тарихи, катлаулы вакыйгаларны кичкән батыр йөрәкләренең сабыр тибеше яцгырый. «һөҗүм алдыннан» дагы(194эел) Гайфи, шигъри образ буларак, югарыда әйтелгән төп сыйфатны, ягъни көчле кешедә табылырга тиешле
Тәнкыйть — библиография 
115 
 
 
җсгәр Һәм ямьне үзенә туплаган, һөҗүмгә кузгалыр алды — үләм- ме, каламмы, дигән сорау һәркемнең миен борчый торган авыр минутлар. Ләкин Гайфинең хис байлыгы дәһшәтләрдән өстен тора. Ул үзендәге яшь дәрт, намуслы яшәү тойгылары белән үлем куркынычын, үлем кансызлыгын алдан ук юкка чыгара; икенче төрле әйткәндә, Гайфи үлә калса да ямьле яшәү өчен көрәшә. Соңыннан, — имеш, — шаяртма, Төрткәләп әйтеп куеп, Үлсәм, әй, килми ятасым, Тормышның ямен җуеп, — ди ул, өр-яңа киемнәрен киенгән спай солдат. Бу строфа совет кешесенең мәңгелек ямьгә, мәңгелек матурлыкка — чын матурлыкка омтылучан- лыгы турында сөйли. Чын матурлык — ул, хакыйкать, һәм аның өчен көрәшүче беркайчан да үлемнән курыкмый, чөнки дөреснең, ту- гырылыкның җиңеп чыгачагына ышана. Гайфи, ут эчендә иле өчен, бөтен кешелек бәхете өчен көрәш мәйданында җитешкән яңа кеше образы буларак, әнә шундый, зур идея белән сугарылган. Сибгать Хәким шигырьләре үзләрендәге җыйнаклык, тыгыз эчтәлеклелек белән дә аерылалар. Алар- да декоратив буяулар бервакытта да кирәгеннән артык алынмыйлар; типик обстановка да бирелгән типик хәлләр кичергән тулы кешеләр — менә аның шигыренә хас үзенчәлек тулардан тора, һәм, шуның белән бергә, ул, декоратив рәвештә алып, үзенең «мии»ен калку урынга бастырудан да бик саклана. Ләкин бу момент шагыйрьнең үз образын төсмерсезләтми, әйтергә мөмкин, киресенчә, шагыйрьнең йөрәк тибешен укучыга ачыграк ишеттерергә ярдәм итә. Хәкимнең «без» дип эндәшүе дә адрессыз, урын һәм вакытсыз түгел, аның «без» сүзе эченә алына торган татар да, рус, украин һәм башкалар да конкрет обстановка да, бөтен тулылыклары белән биреләләр. Мәсәлән аның «Сөям» (1946 ел) дигән алты юллык шигырендә рус халкының бөеклеге, барлык халыклар тарафыннан сөяргә лаеклылыгы конкрет образ аркылы әйтеп бирелә. «Казан арты» (1944 ел) дигән 
шигырендә исә татар халкының ватанчыл батырлыгы әйтеп бирелә. Патриотизм, туган илне сөю һәм, хаклы рәвештә, сагыну турында җырлауда Сибгать Хәким зур тормышка караган мотивлар белән күрсәтү юлын алга сөрә: Шигыремә безнең «Шүрәле» нең җиле китсә тиеп, Бел: туган илне. Тукайны Бу малай сагына диеп. («Чит җирләрдә», Румыния. 1944 ел). Билгеле, мондый сагынуны, мондый үз күрүне «Әти шикәр ваткан чактагы мин ялаган пычаклар» (С. Баттал) белән чагыштырырга туры килми; ник дисәң, болардан беренчесе югары дәрәҗәле, социаль тарихи, культуралы тормыш баскычына күтәрелүне күрсәтсә, икенчесе натуральлек, примитивлык ягына авышу белән куркыта. «Молдаван хикәясе», «Кысла һәм бака» (молдаван фольклорыннан) кебек әсәрләрне бу җыентыкка урнаштыруны аерата әһәмиятле момент итеп санарга кирәк. Татар укучыларын Советлар Союзындагы халыклар әдәбияты белән таныштыру югары, социалистик культура төзү эшенең органик бер өлеше булып тора. Шул уңай белән, бу җыентыкка кергән бер төркем әсәрләрне, мәсәлән, «Молдаван хикәясе», «Володя ант итә» (Ленинның бала чагына багышланган), «Кыш бабай әкияте», «Костер», «Дуслар» кебек әсәрләрне, хәтта аерым китапчыклар итеп, үсмерләр өчен чыгаруның да тәрбияви нәтиҗәсе зур булыр иде. Сибгать үз-үзенә зур һәм каты таләп куя. Болай булу язучыны үсторә. Язучы өчен иң зур каза — үз үзеңнән канәгатьләнү һәм үз шәүләсенә кызыгу, шагыйрьләр теле белән әйткәндә, «үз үзен җырлап», гомер әрәм итү. С. Хәким:
Тәнкыйть — мблкография 
116 
 
 
Урагычны тиргим: вак чаласын. Тидең дә сон инде теккәчә. Дәфтәр битендәге учмаларның Барын җыйсаң, җитми көлтәгә. («Үземә. 1946 ел). дип үз иҗатын тиргәп ала. Дөрес әйтә шагыйрь. Аның әле үзе яраткан «арышлар исе», ягъни колхоз производствосы һәм совет заводларындагы хезмәт симфониясе турында бик күп җырлыйсы, «Чүәкче кызлар җырларын» күпләп көнлисе бар. Бу җыентыкта шундый төр әсәрләрнең аз булуларын Хәким иҗатындагы кимчелек итеп санарга кирәк. Киләчәктә ул моңа җитди игътибар итәр дип уйлыйбыз. С. Хәкимнең табигый агым белән челтерәп ага торган бай теле бар. Аның әсәрләрендәге сүзләр шигъри аһәң белән матур яңгырыйлар һәм тирән мәгънә биреп, укучы аңына җиңел урнашалар. «Чүәкче кызлар җыры», «Чык бөртеге», «Костер», «Кыш бабай 
әкияте» моңа бик ачык мисал булалар. С. Хәким, әйтергә мөмкин, әсәрләрнең технологиясенә нык игътибар биреп язучы шагыйрь- ләребездән берсе. Аның әсәрләрендәге сүз байлыгы шактый югары тора. Шулай, С. Хәким, Ватан сугышы шартларында, патриот шагыйрь буларак, үзенең лирик сүзләрен һәм идея һәм форма ягыннан тагын да үстерде, тагын да баетты. Аның «Шигырьләр» җыентыгы шушы үсешнең реаль күрсәткече булып юра. һичшиксез, бу җыентык укучыларны канәгатьләндерәчәк. Шуның белән бергә без С. Хәким иптәшне: зур тарихи бурычларны үтәүче, сугыш җимерекләрен төзәтүче, яңаларны коручы, Ватанны саклау чг^раларын ныгыту өстендә фидакарьләрчә эшләүче совет кешеләре турында зур әсәрләр язарга чакырабыз. Л