Логотип Казан Утлары
Пьеса

БҮЛӘК


Пьеса ике пәрдәдә

КАТНАШАЛАР:

Саматов Заһит — эшче-стаханов- чы, 27-28 яшьләрдә. Варламов Николай Семенович — цех партбюро секретаре, 47—48 яшьләрдә. Хәйбул абзый —карт эшче — мастер, 52-55 яшьләрдә. Насыйрова Галия — эшче-ста- хановчы, 22 яшьләрдә. Кузнецова Клава — эшче-ста- хановчы, Галиянең дусы, 20-22 яшьләрдә. Рабига апа — курьер. 48-50 яшьләрдә.


 БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Зур заводның механика цехында партбюро бүлмәсе. Язу өстәле, диван һәм башка җиһазлар. Пәрдә ачылганда сәхнәдә Варламов, Хәйбул абзый һәм әле яңа гына Саматовны эзләп квартирасына барып кайткан Рабига апа. 1 нче чыгыш Варламов (кискен). Барып җитә алдыгызмы соң, сез? Рабига. Җитмәскә әллә, ике атлам җиргә. Варламов. Соң? Рабига. Өйдә юк. Варламов. Ишеген шакыдыгызмы яхшылап? Рабига. Шакымаска әллә. Звоногын да тарттым, ишеген дә шакыдым... Варламов. Ачмадылармы? Рабига. Ачмадылар. Хәйбул абзый (диванда утырган җиреннән торып). Кая киткән соң ул? Рабига (ризасызлык күрсәтеп). Бәй, каян белим мин аны. Киткәндер кая булса да. Я кинога, я кызлар янына... Яшь кеше лә ул. Хәйбул абзый. Син, Рабига туган, яхшылап белми торып, кеше өстенә юкбар сүз сөйләмә алай, аңладыңмы! Кызлар янына имеш!... Рабига. Ә син, Хәйбул абзый, чал мыегыңны юкка чуалтма, яме! Кызлар янына китсә гаеп итәр идеңме әллә кешене. Хәйбул а б з ы й. Аңламыйсың син! Рабига. Син бик аңлыйсың инде... Әй, картлач, әйтер идем бер... Варламов. Кызма әле, кызма юкка, иптәш Талипова. Рабига. Нигә, аңсыз кеше, ди ул мине. Хәйбул абзый. Күп сөйләгәнгә күрә. Рабига. Сөйләтмәс идеңдәме әллә... Хәйбул абзый. Куй әле, куй, Рабига. Р a бш г а (тагын да кыза төшеп). Куй дип, син тагы мине әллә... Варламов. Әй, әй, җитте сезгә, дуслар. Бу кадәр бер-берегезгә
Р. Ишмора г 
36 
 
 
мәхәббәт тотарсыз икән. Очраштыгыз исә хәзер сайраша башлыйсыз. Хәйбул а б з ы й. (көлеп). Картлар мәхәббәте шулай инде ул, дәртле була. Рабига. Син тиле белән сүз көрәштереп торган мин тиле... (Ашыгып чыгарга бара). Варламов. Иптәш Талипова. (Рабига туктый.) Шулай да сез, тагын бер кат Саматовка барып кайтыгыз әле. Күршеләреннән сорашып булса да, эзләп табыгыз. Әллә кая китмәгәндер, якын тирәгә генә чыккан булгандыр. X ә й 6 у л а б з ы й. Билгеле шулай. Варламов. Хәзер үк килеп җитсен. Рабига. Миңа нәрсә? Алай бик ашыгыч кирәк икән, барам мин. Бер кат та. биш кат та барам. Варламов. Бик кирәк ул безгә, иптәш Талипова, бик кирәк, һәм — ашыгыч. Рабига. Киттем. (Чыгарга барган җиреннән туктап.) Тик, иптәш Варламов, зинһар, мине бу картлач белән үртәмәгез. Я карчыгын көнләштерерсез Варламов. Шулаймы? (Көлә. Рабига чыгып китә). Варламов һәм Хәйбул абзый Варламов. Чая хатын. X ә й б у л а б з ы й. Борыч, кызыл борыч белән бер. Пауза. Әле генә уен-көлке тойгылары белән чолганган Варламов һәм карт мастер Хәйбул абзый бер-берсенә җитди сг ау биргән сыман карашып калалар. Варламов. Ни булды бу без- нен Саматовка? Хәйбул абзый. Менә мин дә сиңа нәкъ шул сорауны бирмәк- че идем, Николай Семенович. Хәйран мин аңа. Варламов. Син аңа якынрак торасың, Хәйбул абзый, син күбрәк белергә тиеш. Хәйбул абзый. Ник белмим ди, беләм мин аны, бик яхшы белом. Сугышка кадәр 8 ел минем кул астымда эшләде. Гади генә бер егеттән ин алдынгы эшче-стаханов- чы булып җитеште. Сугыштан кайткач та бит әле ничек ут өерде, сокланырлык! Ай саен йөз егерме, йөз кырык процент норма биреп килде. Варламов. Ә менә бүген, иң. җаваплы моментта, сыната башлады. 
Йөз иллегә вәгъдә алды, үзе кайбер көнне хәтта нормасын да тутыра алмый кала. Әллә Талипо- ваның сүзе дөресме югыйсә... Кызлар белән күп чуаламы? Хәйбул а б з ы й. Юк (кискен). Юк, юк! Ул ягын беләм мин аның. Варламов. Әллә, киресенчә, ялгызлыктан сагышка бирелгәнме? Хәйбул а б з ы й. Алай да дип әйтмәс идем. Варламов. Нәрсә соц алай булгач? X ә й бул а б з ы й. Әйтә алмыйм. Варламов. Бәлки, кемгә дә булса хәтере калгандыр, ачуы килгәндер. Бәлки, без ана тиешле игътибар күрсәтмәгәнбездер. Кеше дүрт ел буе сугышып, данга күмелеп, күкрәк тулы орденнар белән кайтты. Тәнендә сигез яра... Хәйбул абзый. Ләкин Сама- товта булган бу үзгәреш ничектер үзенә башка, гаҗәп... бер карасаң ут булып янып йөри ул, балаларча шатлана, бер карасаң, йөзен болыт каплаган — шундый борчулы... Эшләүдән туктый да, бер дә кирәкмәгәнгә станогын сүтәргә тотына. Акылдан шашып, яр сөйгән егет белән бер аның кыланышы. Ләйләнең Мәҗнүне сыман. Варламов. Бәлки чыннан да, кемгә булса да күңеле төшкәндер аның, ә кыз кире каккандыр... Хәйбул абзый. Каян беләсең яшьләр күңелен. Сөйләми бит, яшерә... Башта мин үзем дә шулайдыр дип уйлаган идем. Варламов. Инде кире кайттыгызмы ул уегыздан? Хәйбул абзый. Кире кайттым. Галия (ишек шакып). Мөмкин- ме? Варламов. Әйдә, әйдә, кара күз, рәхим ит. Галия һәм Клава керәләр.
Бүләк 
37 
 
 
Икенче чыгыш Әүвәлгеләр Һәм Г алия белән Клава. Галия 1 ,, Клава J Исәнмесез! Варламов. Исәнмесез, кызлар! Әйдә, узыгыз, утырыгыз! Гали я. Узарбыз да, иптәш Варламов, утырырбыз да, анысыннан эш калмас. (Түргә уза.) Клава. Ә без, Хәйбул абзый, сине цехтан эзләп йөрибез. Хәйбул абзый. Менә тагын! Г а л и я. Әйе, әйе. Җитәкләп килеп партком каршына китереп бастырырга иде безнең, теләк. Хәйбул абзый. Нинди ният белән иде ул, кызлар? Галия. Бик үк яхшы ният белән түгел. Варламов. Кызлар сиңа теш кайрыйлар, күрәм, Хәйбул абзый. Хәйбул абзый. Булыр, булыр, тыңгысыз кызлар болар. Клава. Ә син, Хәйбул абзый, хәтереңә авыр алма, артык тыңгы- лы булып киттең. Хәйбул абзый. Кара син аны! Г а л и я. Бер дә карыйсы-нитәсе юк, дөрес бу, тыныч син^хәзер, артык тыныч, Хәйбул абзый. Цехта әнә эшләнмәгән детальләр тау булып ята, ә синең әз генә дә эчең пошмый аңа... Хәйбул абзый. Пошмый дисең?.. Галия. Әйе, пошмый! Кемнәрнеңдер хәтерен калдырасың килми. Хәйбул абзы й. Либерал димәкче буласың инде, үзеңчә. Гали я. Кайбер кешеләргә ка- Лата тиешле чара күрмисең, гаепләрен сылап-сыйпап калдырасың димәкче булам. Хәйбул абзый. Я, я шуннан? Галия. Кирәк булса, ни өчен икәнен дә әйтә алам мин аның. (Варламовка карый). Варламов (елмаеп). Әйт, әйт. Гали я. Куркасың! Үзеңнең сөйкемле сөякләреңә тел тидерергә куркасың. Хәйбул абзый (кызып). Син, кызым, сөйләвен сөйлә, әмма ләкин, үлчәү белән сөйлә! Хәйбул абзаца акыл өйрәтергә башың яшь әле синең, башың яшь! Белдеңме шуны! (Тагын да кыза төшеп.) Һе! Сөйкемле сөяк 
имеш!... Курка имеш... Клава (Галиягә, әкерен). Борычладың бит картны! Варламов. Кызма әле, Хәйбул абзый, кызма! Хәйбул абзый. Кызмаска, әнә бит алар нәрсә ди. Имештер мин, үзем яраткан кайбер кешеләрнең интересын гомуми интерестан алгарак куям. Варламов. Син артык тирәнгә алып кереп китәсең, Хәйбул абзый. Минемчә, кызлар андый ук мәгънәдә әйтергә теләмәделәр. Хәйбул абзый. Теләдеме, теләмәдеме — сүзләренең мәгънәсе шулай килеп чыга, аңлыйм бит мин. Г алия. Шулай булОа, әллә дөрес түгелме? Илгә, партиягә вәгъдә бирдек. Бөек бәйрәм көненә зур жиңүләр белән киләбез дип өстебезгә йөкләмә алдык, күрше завод белән ярыш договоры төзедек. Ә бүген сынатабыз, йөз егерме урынына безнең цех йөз дүрт белән утыра. Кемнәр аркасында бу шулай? Аерым ялкаулар, ло- дырьлар аркасында. Нигә токарь Гарифуллин белән слесарь Киселев көндәлек нормаларын бары тик туксан процентка гына тутыралар? Хәйбул абзый. Гарифуллин белән Киселев турында сөйләмә син миңа, әле алар яшьләр, өйрәнчекләр. Клава. Ялкау булмасалар өч- дүрт ай буе өйрәнчек булып та утырмаслар иде инде. X ә й бул абзый. Эш аларда мыни?.. Г алия. Шул-шул менә, төп бәла аларда түгел. Варламов. Шулай, шулай... Галия. Башкаларга үрнәк булып, аларны артларыннан ияртеп алып бара алырлык кешеләрдә. Ни өчен фронтовик-коммунист Саматов бүген артка кала? Ни өчен
Р. Ишморат ■ 
38 
 
 
ул бөтен цехка, хәтта заводка тоткарлык ясый? Саматов эшли торган детальләр җитешмәү аркасында бит сборочный цех кешеләре гауга күтәрделәр. Варламов. Конвейер б\лгач, билгеле инде. Г а л и я. Шул-шул менә, конвейер... Саматов конвейерны тоткарлый. Б а р л а м о в. Әгәр дә инде, кызлар, сүз Саматовка килеп терәлгән икән, һәм ул турыда, әнә, күреп торам, Хәйбул абзый да җавап бирүгә аптырап калган икән... (Галиягә карап.) Минем үземнең, сезгә бер соравым бар. Гали я. Миңа? (Бераз гаҗәпләнеп.) Рәхим итегез. Варламов. Сез бит Саматов- ны үзегез дә күптәннән бирле беләсез. Г а л и я. Әйе, беләм. Хәйбул а б з ы й (мәгънә белән). Хәтта якыннан... Г алия (уңайсызланып). Ничек инде ул «якыннан»?... Хәйбул абзый. Ну, әйтик... Варламов. Ярый, ярый, Хәйбул абзый, ул кадәресен әйтмәсәц дә ярый Гали я. Сез, иптәш Варламов, әллә ниләр уйламагыз тагы, Хәйбул абзый мине үчекләп кенә шулай ди. Варламов. Нәрсә ди? Г алия (тәмам уңайсыз хәлдә кала), һаман шул инде аның, үрти... Варламов. Үрти! Ай-ай, Хәйбул абзый, менә монысы инде яхшы түгел. Көләләр. Ярый, эш анда түгел. Сез Саматов белән бер цехта эшлисез. Ул да, сез дә алдынгы стахановчылар. Икегез дә, бөек тантана көненә, эшләп чыгару нормагызны йөз илле проценттан ким үтәмәү турында йөкләмә алдыгыз. Хәтта цехлар арасындагы ярышны ин. башлап күтәреп чыгучы кешеләр дә сез булдыгыз. Ә хәзер эш ничек? Сез менә көнгә йөз җитмеш процент бирәсез. Клава. Бүген Насыйрова йөз җитмеш икене бирде. Варламов. Бигрәк тә яхшы, шат мин моңа... Ә менә Саматон йөз дә өчтән уздыра алмый. Эш сәгатьләре тулдымы — шунда ук китәргә ашыга. I алия. Шулай шул менә. В а р л а м о в. Ни өчен шулай? Сез аның сәбәбен әйтегез. Сәбәбе нәрсәдә? Г а л и я. Әллә көләсез инде сез 
миннән, иптәш Варламов? Варламов. Ни өчен көлим ди, мин. Г а л и я. Соң бит әле генә бу сорауны мин Хәйбул абзыйга, ниһаять, сезнең үзегезгә бирдем. Варламов. Шулаймы? Алайса мин менә сезгә, Саматовның якын иптәшләренә бирәм. Хәтта сезне бирегә чакыруым да шуның өчен. Цехның алдынгы стахановчысы, чыныккан фронтовик-коммунист ни өчендер бүген сөрлеккән икән, ул турыда безгә белергә кирәк бит ахрысы. Галия. Дөрес, иптәш Варламов, дөрес бу! Тик сезнең бу соравыгызга җавап бирүгә килгәндә, ачык әйтәм, җавап бирә алмыйм. Варламов (Клавага карап). Ә сез? Клава. Мин дә җавап бирә алмыйм, Николай Семенович. Варламов. Бирә алмыйсыз? Менә монысы инде начар, туры- дан-туры әйтәм, начар! Ашыгып Рабига керә. Өченче чыгыш Әүвәлгеләр һәм Рабига. Варламов. Я, ничек, тапты-, гызмы? Рабига. Таптым. Өендә икән каһәрең, бер кая да китмәгән булган. Варламов. Менә, әйттем бит мин. Рабига. Ишекне бер кыз ачты. Варламов. Кыз дисеңме? Рабига. Әйе, яшь кенә, чибәр генә бер кыз. Алтындай сары чәчле үзе. «Өйдә юк ул» дигән була. Сизеп торам, алдый...  
Бүләк 
39 
 
 
Варламов. Сон? Рабига. Барыбер, мин әйтәм, тапмыйча китмим дим. Иптәш Варламов хәзер үк аны парткомга алып килергә кушты, дим. Шулай тарткалашып торадыр идек, эчке бүлмәдән бу үзе килеп чыкты. Варламов. Я, я? Рабига. Күзләрен аларткан илаһи, — «нәрсә кирәк?» ди, бу миңа. Нәрсә түгел, син үзең кирәксен, димен мин моңа. Әйдә, хәзер үк парткомга барабыз, дим. Варламов. Я, ничек, киләме? Рабига. Менә язу җибәрде. Варламов (язуны укып). Га- җәп!.. Бүген вакытым юк, нинди эшем булганны үзегезгә сөйләп аңлатырмын, иртәгә килергә рөхсәт итегез, ди. Г алия. Теләсәгез ни әйтегез, узындырдыгыз сез аны, иптәш Варламов. Фронттан батыр булып кайтты дип артыграк мактап ташладыгыз. Шуңа күрә масайды ул хәзер. Әйтерсең, ул гына сугышып, ул гына җиңүче булып кайткан. Нинди генә батыр булса да, мондый чакта кәефсафа корып, кызлар белән бикләнеп утырырга аның хакы юк! Варламов, һич нәрсә белми торып, бер дә юкка аңа гаеп ташларга ашыкмагыз әле, иптәш На- сыйрова. Галия. Ничек инде бер дә юкка булсын. Аны партбюро секретаре чакыра, ә ул килми, вакытым юк, дип җавап кайтара. Шул бер дә юкмыни? Варламов (Галиянең сүзләрен игътибарсыз калдырып). Син сорамадыңмы, иптәш Талипова, нинди эше бар икән? Рабига. Сорамаган кая, сорадым, кат-кат сорадым. Варламов. Я? Рабига. Әйтәме сон ул миңа, әйтми. Эшем булгач эшем бар инде диде дә, кырт кисте. Күреп торам, тизрәк чыгарып җибәрәсе килә мине. Клава. Билгеле инде, шундый күңелләнеп утырган җиреннән аергач, кәефе киткәндер. Хәйбул абзый (бер фикергә килеп, кискен рәвештә). Менә нәрсә, иптәш Варламов... Варламов. Сабыр ит, Хәйбул абзый. (Рабигага.) Ярый, иптәш Талипова, 
рәхмәт. Кат-кат йөртеп сине мәшәкатьләдек. Рабига. Эшем шул ла минем. Варламов. Сиңа китәргә дә мөмкин, хәзергә башка йомыш юк. Рабига китә. Дәвам ит, Хәйбул абзый, тыңлыйм. Хәйбул абзый. Саматовның нинди эчке кичерешләре бардыр, белмим, әйтми ул безгә. Ләкин ни булса да, аның эленке-салынкы гына эшләргә хакы юк. Варламов. Дөрес. Хәйбул абзый. Шул, аның белән яхшылап анлашырга кирәк. Галия. Минемчә, Саматовның эшен партбюрода карарга кирәк. Ишектән Саматов күренә. Ул погоннары алынган шинель кигән. Ләкин җыйнак һәм пөхтә. Кыяфәтендә борчылу, ниндидер йончу сизелә. Дүртенче чыгыш Әүвәлгеләр һәм Саматов Саматов. Рөхсәттер бит? (Бар да көтмәгәндә килеп кергән Саматовка карыйлар). Варламов. О, Саматов! Әйдә, әйдә... Саматов. Исәнмесез, Николай Семенович. (Күрешә). Варламов. Мин исән, үзеңдә менә нихәлләр, авырыйсыңмы әллә? Саматов. Юк, авырмыйм,- нигә? Варламов. Кат-кат чакырып та килмәгәч, әллә мин сине авырыйсыңмы дип уйлаган идем. Галия. Авырый, авырый, хатынкызлар чехоткасы йоккан аңа, Рабига апа әйтте ич инде, алтын чәчле кыз аның янында,, диде. Варламов. Әйе, әйе. Саматов. Тел төбең кая барганны аңлыйм, Галия, ләкин юкка гына мине яман атлы итәргә тырышасың. Булмас ул! Г алия. Булырмы, булмасмы, тик фатирыңда алтын чәч белән бикләнеп утыруың факт бит!
Р. Ишморат 
40 
 
 
Саматов (кискен). Фактмы, түгелме, ул турыда мин сиңа отчет бирүне кирәк тапмыйм, Галия иптәш! Гали я. Кирәге дә юк... Варламов. Ярый, ярый, кызмагыз, иптәшләр. Эш алтын чәчтә дә, кара чәчтә дә түгел. Хәзер әле аннан мөһимрәк эш бар. Саматов. Сөйләгез, Николай Семенович, мин сезне тыңларга дип килдем дә. X ә й б у л а б з ы й. Гәрчә бик ялындырып кына булса да, диген. Саматов. Алай түгел, Хәйбул абзый, беләсем, андый гадәгем юк минем. Хәйбул а б з ы й. Хәзергә кадәр беләдер идем дә. хәзер менә белми башладым. Үзгәрдең син, Мирзаһит! Саматов. Үзгәрдем?! Нишләдем соң мин үзгәреп? Хәйбул а б з ы й. Бөтенләй табышмакка әйләндең. Саматов. Гаҗәп икән. Варламов. Безгә дә гаҗәп шул менә. Саматов. Хәтта сезгә дәме, Николай Семенович? Варламов. Әйе миңа да, барыбызга да. Бүген менә мин сезне шул турыда җыйнадым да. Уты- рышка^-фәләнгә түгел, тик болай гына, үзара аңлашу өчен. Күзгә- күз карап, иптәшләрчә, коммунистларча сөйләшү өчен. Якынрак килеп утырыгыз әле, иптәшләр. Менә бирегә, түгәрәкләнеп утырыйк әле бер. (Галиягә.) Кил, кил, кара күз, нигә анда читтә генә бастың? (Диван тирәсенә түгәрәкләнеп утыралар.) Менә шулай. Саматов (көлеп). Әллә сез мине җыйнаулап хөкем итәргә уйлыйсыз инде. Варламов. Ансын инде күз күрер. Саматов. Ярый, сөйләшик. Варламов. Бөек тантана көненә бары тик сакаулы атналар, көннәр генә калды. Безнең партиягә, кадерле атабызга биргән вәгъдәбез бар. Ә большевик вәгъдәсе— ныклы һәм изге ул. Аның үтәлми калуы мөмкин түгел. Без барыбыз да большевиклар. Кайсыбыз партияле, кайсыбыз партиясез большевиклар. Бар да. Дөрес. Варламов. Шулай булгач, вәгъдәбезне үтәми кала алабызмы без? 
Бар да. Юк. Варламов. Әгәр юк икән, туп-туры гына әйт әле, Саматов, ни өчен вәгъдәңне үтәмисең? Саматов (ни әйтергә белми аптырап кала). Мин... Варламов. Әйе, син, син! Саматов. Мин... мин үтәрмен аны, Николай Семенович... (Кискен.) Үтәрмен! Варламов. Кайчан? Саматов (паузадан соң). Әйтә алмыйм. Варламов. Юк, бу җавап түгел. Бу большевик җавабы түгел! X ә й бул а б з ы й. Менә бит. кызлар үз өстенә алган йөкләмәләрен арттырып үтиләр. Клавдия Кузнецова йөз илледән төшкәне юк, Галия Насыйрова бүген йөз җитмеш ике процент бирде. Ә синең вәгъдәң кая? Эш нормасын йөз илле, йөз сиксән процентка күтәрәбез дип чыккан кеше син түгел идеңме? Саматов. Мин идем. Варламов. Димәк ул синең бары тик коры шапырынуың гына иде? Саматов. Түгел. Варламов. Ничек инде түгел... Нормаң йөз дә өчтән артканы юк. Саматов. Ансы шулай... Пауза Галия. Мин әйтим әле, иптәш Варламов. Варламов. Әйт, әйт. Галия. Иптәш Саматовның ни дип җавап бирергә дә белмичә, ык-мык килеп утыруын аңламыйм мин. Цехның, заводның барлык эшчеләрендә дә күтәренке рух, күтәренке дәрт бүген. Алар янып эшлиләр, ә коммунист Саматов: койрыкта сөйрәлә. Бәлки ул, мин сугышта булып кайткан кеше, инде мина эштә артык тырышма
Бүләк 
4J 
 
 
сам да, вакытымны күбрәк күңел ачып үткәрсәм дә ярый ди торгандыр. Саматов (ирония белән). Билгеле шулай. Г алия. Хурлык! Үткәндәге хезмәтләр белән масаю — коммунист өчен оят! Саматов. Мин масаям? Гали я. Масаясың, Заһит! Ялкау, вәгъдәңдә тормый торган алдакчы син хәзер. Саматов. Ничек, ничек?.. /Мин алдакчы? X ә й б у л абзый. Алдакчымы, түгелме, син менә үзең әйтеп кара әле, Мирзаһит. Вәгъдәләрен үтәми торган кешеләр кемнәр була синеңчә? Саматов. Димәк, сезнеңчә дә инде мин, Хәйбул абзый... Галия. Хәзер бит син заводның данын сатасың. Аның намусын таплыйсың. Саматов (үзлегеннән чыгып). Мин — Саматов, заводның намусын таплыйм! Ялган! Ялган! Яла бу миңа! Мин сезгә үз өстемә мондый яла ягарга ирек бирмәм! Бирмәм?! (Каты кычкырып.) Бирмәм, Галия иптәш! Варламов. Нишлисез сез, Саматов! Саматов, үзенең бу дорфа чыгышыннан оялып, нишләргә белми тора да. йөгереп чыгып китә, башкалар аптырашып бер-берсенә карашып калалар. Хәйбул абзый (башын чайкап). Менә саташкан. Варламов. Сез, иптәшләр, катырак әйтеп җибәрдегез. Алай ярамый иде, билгеле. (Артыннан чыга.) Клава (Галиягә, әкерен). Абау җаным, нигә инде шул кадәр каты итеп әйттең? Үзең әле, яратам мин аны, дигән буласың. Г алия. Бәлки, яратканга күрә дә мин шулай әйтә торганмындыр. Клава. Алтын чәчтән көнлисең. Әйе, әйе, дөресе шулай. Галия. Көнләмим. Тик аның койрыкта сөйрәлүенә генә әрним. Клава. Сырлыйсың, җаным, сырлыйсың... Хәйбул абзый. Аңламыйм, кызлар, мин хәзер Саматовны? Нәрсә булган аңа? Галия. Аны син белсәң белерсең инде; Хәйбул абзый, синен шәкертеңдә 
ул. 
Хәйбул абзый (шаяртып)- Өйләндерергә кирәк аны, минемчә. Шуннан эш төзәлер. Галия. Аны өйләндерү өчен безнең ярдәхм кирәк булмастыр дип беләм мин. Хәйбул абзый. Минем ярдәм кирәк булмас булуын, монсы дөрес, ә менә синең ярдәм турында..-, башкачарак уйлыйм. Г а л и я. Алай уйларга синен хакың юк, Хәйбул абзый. Хәйбул а б з ы й. Бик аз гына бар шикелле, кызым Галия, шулай түгелме, Клавдия? Клава. Әйтә алмыйм, Хәйбул- абзый. Хәйбул абзый (шаяртып). Чыннан, Галия, әллә баш кода булыйммы үзем? Г<а л и я. Кирәге генә юк. Әнә- алтын чәченә өйләнсен. Хәйбул абзый. Кем белә бит әле, нинди алтын чәчтер ул. Ә син менә... Я, я, алай ямьсез итеп карама, беләм ич инде синең йөрәкне... Г алия. Белмисең, белмисең. Хәйбул абзый. Варламов керә. Алтынчы чыгыш Шулар ук һәм Варламов. Варламов. Кай арада китеп тә өлгергән. Хәйбул а б з ы й. Әй башсыз^ башсыз. Варламов. Ну ярый, мин инде аның белән ялгызым гына сөйләшермен. Пауза. Безнең бу сөйләшү дә бушка гына китмәс дип уйлыйм. Ни генз булмасын, Саматов аңгыра да, намуссыз да кеше түгел. Хәйбул абзый. Ул турыда сүз булуы мөмкин түгел. Ярый,.
Р. Ишморат 
42 
 
 
Николай Семенович, сезгә аның белән башта ялгыз гына аңлашу урынлы булыр. Шуннан нишләргә кирәк икәнен үзегез күрерсез. Г а л н я. Әгәр һаман шулай кәҗәләнә торган булса, тотарга да бюрода тикшерергә кирәк. Хәй бул абзый. Ансын инде секретарь үзе хәл итәр. Син бик тиз алай дулама, кызым, янлы- шырсың. Ярый, без киттек, Николай Семенович. Варламов. Эшләр мондый төс алгач, инде сезне артык тотуның кирәге юк дип беләм. Г а л и я (чыгарга барганда). Кызганыч... һич уйламаган идем. Хәйбул абзый, Галия һәм Клава китәләр. Варламов (ялгыз, уйланып). Мм-да .. кеше йөрәге катлаулы. Аны аңлавы җиңел түгел. (Пауза. Өстәлдәге кәгазьләр белән чуала). Шулай да мин Саматов белән ни булганын аңларга тиешмен. Тик ничек? Әйе. әйе квартирына барырга. Бөтен яшерен серләрне шулай гына ачарга мөмкин хәзер. /Җыена). Әкрен генә, бик уңайсызланып кына. Саматов керә, Варламов аны сүзсез генә каршы ала. Җиденче чыгыш Варламов һәм Саматов Саматов. Үземнең тупас чыгышым өчен гафу үтенәм, Николай Семенович. Варламов (шелтә белән). Начар чыгыш ясадың, Саматов, начар! Саматов. Беләм. . В а р л а мов. Җитешсезлекләргә турыдан-туры, ачык итеп бәя биргәндә, хәтта ул бераз кискенрәк итеп әйтелгән чагында да. коммунист аны ачу белән каршы алырга тиеш түгел. Саматов. Юк инде, Николай Семенович, кем генә булмасын, 
заводыбызның намусына тап тө- перүдә мине гаепләргә маташа икән, моны салкын кан белән генә каршы ала алмыйм. Гафу итегез, булдыра алмыйм. Варламов. Ансы шулай. Мин дә сине заводыбызның иң ялкынлы патриоты дип уйлый идем. Тик хәзер... (Саматов янына килеп туктап.) Ачыктан-ачык, яшерми генә әйт әле: нәрсә булды сиңа, Саматов? Саматов (паузадан соң). Ничек дип әйтергә дә белмим, Николай Семенович. Бәла, хурлык... Варламов. Нинди бәла, нинди хурлык ул, Саматов? Саматов. Миңа башта ул ничектер җиңел генә тоелган иде. Үзем генә дә ерып чыга алырмын дип уйлаган идем. Ә хәзер менә, иптәшләрдән оят... Оят, хурлык!.. (Ышану һәм энтузиазм белән.) Юк, юк, ышанам мин, аны үз көчем белән дә ерып чыгачакмын. Тик вакыт җитми, вакыт тар хәзер. Варламов. Нәрсә турында соң син шулай? Саматов. Николай Семенович, үтенәм сездән, ярдәм итегез. Миңа ашыгыч ярдәм кирәк хәзер. Варламов. Ашыгыч ярдәм? Саматов. Әйе, ашыгыч, бик ашыгыч. Варламов. Гаҗәп. Саматов. Николай Семенович, әгәр вакытыгыз булса, бер егерме генә минут мине тыңлагыз, ә? Мин сезгә барын да, барын да сөйләп аңлатырмын. Атналар буе мине газаплаган яшерен серне ачармын. Варламов. Ярый, ярый, сөйләгез. Сезгә ярдәм итәргә мин шатланып риза. Саматов. Бу турыда һич шикләнми дә идем. (Кесәсеннән бер төргәк кәгазь чыгарып). Менә карагыз, бөтен серем шушында инде минем. Варламов. Карыйк, нинди хикмәт икән ул. (Кәгазьгә текәлә). ПӘРДӘ.
43 
 
 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Культура сараенда матур итеп җиһазланган бүлмә. Өстәл, диван, көзге һәм башка мебельләр. Стенага зур хәрефләр белән: „Дөньяда нң демократик Конституцияне иҗат итүче бөек Сталинга ялкынлы сәлам!" — дип язылган. Ерактан, бүлмәләр аша оркестр яңгырый. Ара-тирә егетләр һәм кызларның кычкырып көлгәннәре ишетелә. Бу — завод эшчеләре, бәйрәм уңае белән, тантана мәҗлесенә җыйналганнар. Пәрдә ачылгач та сәхнә буш. Бераздан Варламов белән Хәйбул абзый керәләр. Алар һәр икесе дә пөхтә итеп, бәйрәмчә киенгәннәр. Беренче чыгыш Варламов һәм Хәйбул абзый Хәйбул а б з ы й. Могҗиза бит бу, Николай Семенович, чын-чын- нан могҗиза. Варламов (кулындагы кәгазьләрен тәртипкә китереп). Әйе, әйе. X ә й б у л а б з ы й. Ә без аның турында ниләр генә уйлап бетермәдек. Эчәдер имеш, кызлардыр имеш... фәлән дә төгән. Варламов. Син, хәтта, акылдан шашкан ул, дип тә әйттең түгелме әле? Хәйбул абзый. Белмим, алай дип әйттем микән? Варламов. Әйттең, Хәйбул абзый. Хәйбул а б з ы й. Булса булгандыр тагын. Кызып китсәм шун- дыйрак гадәтем бар инде минем. Мин бит, чынчыннан, әллә акылына бераз зәгыйфьлек килдеме дип торам. Ә ул әнә, простой станокны автоматстанокка әйләндерү турында хыялланып йөргән икән. Варламов, һәм әйләндерде дә. Хәйбул абзый. Әйләндерде шул менә. Көнгә ике мең ярым процент бит, ике мең ярым! Тәмам әкияттәге кебек булды бу. Варламов. Әкиятләрнең чынга әйләнүе чорында яшибез дә без, Хәйбул абзый. Хәйбул абзый, һәрхәлдә Са- матовның ялгызының гына эше түгел инде бу, Николай Семенович, бу сезнең эш. Варламов. Ничек минем эш? Хәйбул а б з ы й. Сезнең ярдәм аркасында эшләнгән эш, дим. Варламов. . Юк, юк. Минем ярдәм бик кечкенә, энә очы кадәр генә. Ул аны үзе эшләп бетергән иде инде. Мин тик металлның хосусиятләреннән чыгып бары тик бер генә күрсәтмә ясадым. Хәйбул абзый. Шуннан соң барып та чыктымы? Варламов. Билгеле. Хәйбул а б з ы й. Шул-шул менә, ул аны, бәлки, айлар буе эзләп баш ватар иде. Егетнең эш тәҗрибәсе бар барын, акыл да бар, йөрәк тә бар, тик белем җитеп бетми. Ә уйлап табу эшендә төпле белемең булмаса ерак китеп булмый. Варламов. Ансы дөрес. Фән белән коралланмый торып бер эштә дә алга барып булмый. Барсаң да бик акрын, сукыр кеше төсле капшанып кына барасың. Хәйбул абзый. Шулай да әле минем Саматовка бераз кәефем китеп тора. Ни өчен ул башта бездән яшереп йөрде? Варламов. Сөйләп аңлатты ич инде үзе. Хәйбул абзый. Сөйләвен сөйләде, тик шулай да... Варламов. Әгәр ул эшен, мин фәлән итәм дә, төгән итәм дип башласа, соныннан чыш-пыш килеп чыкса, оят булыр иде бит. Хәйбул а б з ы й. Ансы дөрес. Саматов шапырынып йөрергә ярата торган егет түгел. Варламов (кулындагы эшләрен төгәлләп). Менә, Хәйбул абзый, почетный президиум исемлеге. Җыелышка син тәкъдим итәрсең аны. Хәйбул абзый. Каушап калмам микән соң мин, Николай Семенович? (Күзлеген киеп нсемлекне дикъкать белән укый.) Нигә инде башка берәүгә тапшырмадыгыз? Варламов. Юк, юк, Хәйбул абзый, директор белән дә, партком секретаре белән дә сөйләшеп хәл
Р. Ишморат 
44 
 
 
иттек без аны. Заводыбызның иң карт һәм иң хөрмәтле кешеләреннән берсе снн бит .. Рабига керә. Икенче чыгыш Әүвәлгеләр Һәм Рабига Рабига. Менә сез кайда икән! Ә мин бөтен культура сарае буйлап эзләп йөрим. Варламов. Нәрсә бар, иптәш Талипова? Рабига. Сезне көтәләр, Николай Семенович. Директор да, партком да, бар да шунда. Варламов. Әйтегез, хәзер килә диегез. Рабига. Юк, юк, Николай Семенович. Әйдәгез, үзем белән бергә, югыйсә тагын озаклый башларсыз. Варламов. Менә бит, нишлисең инде сезнең белән... Әйдәгез. (Рабигага игътибар белән карап.) Кара, матурланып, яшәреп киткәнсез бит бүген сез, иптәш Талипова. Өстегезгә дә ефәктән генә кигәнсез. Рабига. Шулай булмый әллә... Зур бәйрәм көн лә бүген. Бер түгел, өч бәйрәм әле. Залда оркестрның уйнаганы ишетелә. X ә й б у л а б з ы й. Ничек өч? Рабига. Бәй, өч булмаска әллә... Бөек Сталин Конституциясе көнеме бүген? Көне. Булды бер. Күрше завод белән ярышта безнең завод җиңеп чыктымы? Чыкты. iMe- нә сиңа ике. Саматовның уйлап тапкан автомат-станогы завод өчен бәйрәм түгелмени? Бәйрәм. Булдымы өч, Хәйбул абзый? X ә й б у л а б з ы й. Булды, Рабига туган, булды. Әйдә, бәйрәм икән, бәйрәмчә булсын, җыелышка чаклы вальс әйләнәбез. Рабига. Кит, кит, аллам сакласын, синең белән вальс әйләнәм дип, кырык ел гомер иткән карчыгын белән талаштырыр хәлем юк. Хәйбул абзый, һәй, кайдан белсен ул синең белән минем танцевать иткәнне, биредә юк ич ул. (Кулыннан ала-) Рабига. Кит лә, картлач! Кара, кара, әллә чыннан кылыяз инде. X ә й б у л а б з ы й. Чынлап бул~ мый әллә... 
Варламов. Ха-ха-ха! Яшәрдең син, Хәйбул абзый. X ә й бул а б з ы й. Яшәрергә ният бар иде дә барын; менә бит Рабига каршы килә. Рабига (исенә төшеп.) Сина карап эшемне оныттым ич мин. Әйдә, Николай Семенович, тизрәк, тизрәк! Көтәләр анда сине. Варламов. Киттек, иптәш Талипова. X ә й б v л а б з ы й (калын, чал мыекларын сыпырып). Минем белән танцовать итмим дисең? Ярый, ярый. Син итмәсәң кызлар белән танцовать итәрбез. Чыгалар. Сәхнә буш кала. Артта егетләр һәм кызларның җырлавы яңгырыи- Шауласын, гөрләсен безнең җыр Еракка яңгырасын безнең җыр, Күкләрдә күкрәсен безнең җыр Безгә нур, безгә җыр бирдең, Сталин? Галия белән Клава йөгерешеп керәләр. Бүгенге тантаналы көнгә карета алар яхшы зәвык белән киенгәннәр һәм бизәнгәннәр. Өченче чыгыш Г а л и я белән Клава Галия (көзге алдына килеп). Клава җаным, бүген миңа әллә нәрсә булды, йөрәгем шундый сикерә, дулый!.. Карале менә. Клава (Галиянең йөрәген тотып). О...? Чынлап та. Г а л и я. Күп биегәнгә шулай ул. Клава. Бер дә аның өчен генә түгел. Г алия. Ни өчен тагын? Клава. Мәхәббәттән, җаным, мәхәббәттән! Г алия. Юк ла инде, син бигрәк... Клава. Төннәремне генә йоклый алмыйм, диген. Г а л и я. Синнән яшермим, дустым, сүзләрең дөрес. Уралды бит. каһәр, уйларыма. Күземне йомдым исә, хәзер каршыма килеп баса. Бер елмая шунда, бер моңая Кан
Бүл^к 
45 
 
 
чакта үпкәләгән дә кебек була. Ә кайчак күзен кыйпып шундый ачу белән карый... Ә миңа барыбер рәхәт аның белән. Көндез инде үзен күрсәм, телем тотлыга да кала, бер сүз дә әйтә алмыйм. Оялам да, тизрәк яныннан качып китәм. Клава. Теге вакытта ничек ачуландырган идең үзен. Галия. Аның өчен мин әле дә булса үкенеп бетә алмыйм. Клава. Бәхетле син, җаным Г алия. Галия. Тиле мәхәббәтем өченме? Клав а. Әйе! Әйс. Янып сөя алуың өчен. Галия. Син үзең? Синең Сашага булган мәхәббәтең бәлки минекеннән дә ялкынлырактыр... Син минем мәхәббәтемне көнлисең. Клава. Көнләмим, җаным, шатланам. Син заводның атаклы кешесе хәзер. Моның өчен дә шат мин. Ярышта иң алдынгы булып чыгучы 4 кешенең берсе син. Бүген президиумда заводның хөрмәтле стахановчысы булып утырачак кешеләрнең берсе дә син! Болар- ның барысы, барысы өчен дә шатланам гына мин. Г алия. Абау, җаным, җыелышлы искә төшереп тетерәттең йөрәгемне. Минем бит әле халык алдына чыгып сөйлисем дә бар. Ни әйттем Николай Семеновичка, зинһар, мине сөйләтмәгез, сөйли белмим дидем. Әй, синең ай-ваеңа карый торган кешемени ул! Беләсең аның характерын. Күнмәде. Сөйләсе сүзеңне язып чык дигән була. Клава. Яздыңмы соң? Галия. Яздым. Клава. Шулай булгач? Чыгасың да укыйсың. Гали я. Каушыйм шул мин. Залдан бит ике меңнән артык күз карап тора сиңа. (Редикүленпән бер кәгазь алып.) Менә ул, мин аны болай күңелдән дә беләм белүен... Мә әле, җаным, карап тор. Яңлышкан җиремдә әйтеп җибәрерсең. Клава. Бир, бир. Галия. Менә бу трибуна ди (өстәл янына килеп баса, тамагын кыра, төзәтенә. Бераз тын торганның соңында, ораторларга ошатыбрак, сөйли башлый). Иптәшләр! (Клавага.) Беренче юлларын әйтмә! Аларын үзем дә беләм. Иптәшләр! Мин сезне, бу 
көнге бөек бәйрәм көне белән тәбрик итәм. Без бүген, иптәшләр... (Клавага.) Я әйт инде... Клава (язуны алып күз йөртеп укый да, Галиягә карап көлә). Хәзер, хәзер... (Кычкырып укый.) «Аһ! Әгәр, минем йөрәгемне аңласа идең...» Галия (үзе дә сизмәстән, Клавага ияреп). Аһ, әгәр минем йөрәгемне аңласа идең, анласа идең, бәгърем Мирзаһит... (Сизенеп һәм бик гаҗәпләнеп Клавага карый.) Тукта, син нәрсә бутыйсың?!.. Клава. Ничек бутыйм? Менә бит, кәгазьгә язылганны укыйм. Галия (чыгыш сүзе урынына, яңлышлык белән. Саматовка язган хатын биргәнлеген аңлап). Абау, хурлык! (Клава кулындагы хатны алырга омтылып.) Бир монда! Клава (хатны бирми). Тукта инде, җаным, укып чыгыйм. Галия (Клаваны тотып). Юк, юк, ярамый, бир! Клава. Укыйм инде... Миннән яшерә торган серең юк ич синең. Галия. Ә монысы сер. (Хатны ала. Ипләп кенә төреп, редикүленә салып куя.) Нишләп ялгыштым соң мин? Клава. Каушыйсың, җаным, каушыйсың! Гали я. Каушыйм шул менә... Син көлмә инде, Клава, яме! Клав а. Нигә көлим, ди, аңлыйм ич мин. Гали я. Менә кая калган икән ул. (Икенче кәгазь биреп.) Мә. Клава. Сәхнәгә, халык алдына чыккач та тагын, егетеңә язган хатыңны укый күрмә! Г алия. Юк ла инде... (Тагын да өстәл янына килеп баса һәм шул ук элекке тон белән, ләкин кызурак итеп.) Иптәшләр! Мин сезне бүгенге бәйрәм көне белән...  
Р. Ишморат 
46 
 
 
Ишектә Саиатов күренә. Өстендә килешеп тора торган костюм. Дүртенче чыгыш Галия, Клава, Саматов Саматов (кызу гына килеп керә дә, кызларны күреп, кинәт тукталып кала). Гафу итегез, мин сезгә комачауладым ахыры, кызлар? Гали я. Юк, юк, иптәш Саматов. Клава. Әйдәгез, әйдә, Заһит, узыгыз. Менә бирегә. (Җитәкләп диванга алып килеп утырта.) Шулай... Саматов (бармак янап). Йомшак кына диванга утыртып, сез тагын да суд ясарга уйлыйсыздыр әле. Г алия (назлы шелтә белән). Мирзаһит! К л ава. Киресенчә, котларга, тагын да бер кат чын йөрәктән котларга телибез. Шулай бит, Галия? Гали я. Әлбәттә. Клава. Автомат-станогың белән бөтен заводны таң калдырдың бит син. 20 урынына сәгатенә дүрт йөз илле деталь! Детальдә генә мени монда эш? Түгел! Кузгатып, башлап җибәрүдә. Әнә бит, башкалар нишли хәзер? Үз станокларын шулай ук автомат-станок итү белән хыялланалар. Алар хыяллар гына булып калмаслар, билгеле. Коммунизм! Коммунизм әнә шулай башлана инде ди ич, Николай Семенович. (Ялкын белән.) Беләсеңме нинди чорга керәбез без, Галия җаным? Г алия. Беләм. Клав а. Әйт әле. ЗаНит, каян килеп керде синең башыңа шундый уй? С а м а т о в. Нинди уй? Клава. Автомат-станогың турында? Саматов. Ой, кызлар, сорамагыз. Валлаһи, дим әгәр, белмим. Г алия (мөлаем). Беләсең, Заһит, тик бераз ялындырасың килә. Саматов. Ялындырасым? Зинһар, дип әйтәм, минем турыда шундый начар уй уйламагыз. Клава. Син сөйлә безгә. Саматов (паузадан соң). Фронтта мин башта укчы идем. Винтовка белән сугыштым. Аннан мине автоматчы иттеләр. Автомат! Басасың бер курокны, дошман өстенә бер-бер артлы дистәләп пуля оча. Клава. Әйе? Саматов. Соңырак инде мина 
станоклы пулемет тапшырдылар. Ә ул — автоматның югары сорты, та-та-тата-та-та! Кисәсең генә дошманны. Бервакытны шулай ут позициясенә урнаштык. Мин пулеметым белән сул флангыда, ии җаваплы урында. Немецларның һөҗүм башлавын көтәбез. ЛАенә бервакыт килә башладылар тегеләр ябырылып... Йөзләпме, меңләпме дип әйтим, чутычамасы да юк. Психический атака ясыйлар, янәсе. Без, аларныи. якынлашуларын көтеп, тавыш-тынсыз гына ята бирәбез. Йөрәк дөп-дөп сикерә... Кул шундый кычыта... Түзеп булмый! Телдә катлы-катлы ләгънәт сүзләре. Бер 70-80 метрлар чамасы калгач, шундый өермәле ут ачтык... Эх, кызлар! Күрсәгез иде шул чактагы әкәмәтне!.. Чебен урынына кырдык үзләрен. Техника, автомат ул шулай! Клава. Автомат түгел, сез, сез батырлар ул. Саматов. Техника булмаса, безнең батырлык белән генә әллә кая барып булмый. Әгәр шул вакыт минем кулымда, берәм-берәм генә патрон биреп тора торган винтовка булса, нишләр идем? Галия. Туктале, Заһит, без синнән автомат-станогың турында сорыйбыз, ә син ничек итеп немецларны кыруың турында сөйлисең. Аларның берберсенә нинди бәйләнешләре бар? Саматов. Турыдан-туры. Г алия. Аңламыйм. Саматов. Үзегезгә мәгълүм, сугыштан кайтып якадан элек эшләгән станогыма бастым, һаман элеккечә деталь эшлим. Кул да. 
Бүләк 
 
 җитез йөгерә, начар да эшләмим- сыман... тик күнел канәгать түгел. Беләсез, сугышта дошманны берәмләп түгел, автомат белән күпләп кырырга өйрәнгән мин. Эх, әгәр станокны да автоматка әйләндереп булса, бер деталь урынына уннарча деталь эшләр идем, JVIHH әйтәм. Галия. Ә!.. Менә нәрсәдә икән хикмәт. Саматов. Шул шул менә. Автоматстанок идеясе башыма кереп уралды да, чыкмый да чыкмый. Чак-чак кына акылдан шаштырмады ул мине. Клава (көлеп). Ансын беләбез. Саматов. Хәтта кемдер берәү, кем икәне хәтеремдә калмаган инде, син заводыбызның намусын таплыйсың, дип тә әйтте шикелле. Галия. Бик акылсыз сүз әйткән икән ул «кемдер берәү». Үзе дә үкенгәндер соңыннан. Саматов. Белмим. Галия. Үкенгәндер, бик үкенгәндер. Клава. Сезнең бик хәтерегез калды инде аңа, шулаймы? Саматов. Ул чагында бик аз гына калган иде дә, хәзер оныттым инде мин аны. Галия. Урынсызга шундый авыр сүз әйткән өчен әгәр ул сездән түбәнчелек белән гафу үтенсә? Саматов. Нигә гафу үтенергә? Усал ният белән әйтмәде бит ул аны. Галия (шатланып). Дөрес, Заһит. Клава (кинәт сикереп торып). Ой, онытканмын да. Миңа бит ашыгычлык белән Варвара Михай- ловнаны күрергә кирәк иде. Бик күрергә кирәк иде. Мөгаен, ул ми!не эзли торгандыр... (Ишеккә бара,) Галия. Клава, тукта, мин дә синең белән. Клава. Кирәкми, кирәкми, барма! Сер сөйләшәсем бар минем аның белән. Мин хәзер киләм. Син шушында көт, ярыймы? Син дә китмә, Заһит! Саматов. Әгәр дә менә Галия: куып җибәрмәсә... Клава. Куамы соң, кумый, кумый! (Кызу гына чыгып китә.) 
Галия, нн әйтергә дә белми, уңайсызланып кала. Еракта, бүлмәләр аша әкрен генә, оркестр моңы яңгырый. 
Галия белән Саматов. Саматов (шулай ук нәрсә әйтергә дэ белмичә аптырап торганнан сон). Матур музыка. Гали я. Әйе, матур... 
Пауза. Йөрәкне дулкынландыра торган... ашкынулы моңнар. Тагын тынлык. Г алия. Гафу ит мине, Заһит. Саматов. Ни өчен? Г а л и я. Теге вакытта мин бик. тупас чыгыш ясадым, авыр сүзләр әйттем сиңа. Саматов. Минем сиңа ачуланганым да юк, Галия. Ул чакта мин үзем гаепле идем. Гали я. Юк, юк, түгел! Син әнә бит нәрсә белән хыялланып йөргәнсең. Ә без... Саматов (көлеп). Алтын чәч имеш. Галия. Заһит! Әгәр дус күрсәң, кирәкми, көлмә! Оялтма мине! Ул синең бер туган сеңелен икәнен белмәгән идем бит мин. Саматов. Юк, Галия, көлмим». 
Пауза. Галия. Нигә тын калдың бо- лай, Заһит! Саматов. Сине тыңлыйсым килә, Галия. Галия. Мине тыңлыйсың килә? Мә, алай булгач, тыңла минем хисләрем моңын. (Редикүленнән алып, Саматовка дип язган хатын бирә дә үзе, йөзен каплап, читкә китә. Пауза. Саматов (Галия биргән язуны укый. Гаҗәпләнеп). Нәрсә бу? 
Р. Ишморат 
48 
 
 
Г а л и я (һаман йөзен каплаган чнлеш). Укы, Заһит, укы! Саматов (укып).' Иптәшләр! Мин сезне бүгенге бәйрәм кәне белән... Г алия. Ой!.. Нәрсә булды миңа бүген!.. (Йөгереп килеп Саматов- ныц кулыннан язуны тартып ала.) Саматов (аптырап). Аңлатмыйм, нәрсә инде б>\ Галия? Г а л и я. Галиянең акылдан шашуы бу! Ни өчен икәнен аңларсың, бәлки. Менә, мә, монысын укы. (Хатны бирә.) Саматов (зур дулкынлану белән хатны кызу-кызу укып чыга. Аның йөзендә, хәрәкәтләрендә әйтеп бирә алмаслык тирән шатлык). Галия !.. Кадерлем!.. (Килеп иңсәсенә тотына). Г алия (Саматовның кулларын әкрен генә читкә этәреп). Ярамый, Заһит, ярамый. Саматов (кесәсеннән нәрсәдер ала). Минем дә сиңа кечкенә тенә бүләгем бар. Галия. Менә, ал! Г а л и я. Йөзек?.. Рәхмәт, Заһит. Пауза. Әйт, кайсы бармагыма киим бу йөзегеңне синең? Саматов. /Менә, менә монысына ки. (Заһит йөзекне, егет белән кыз вәгъдәләшкән чагында кидерелә торган бармакка — сул кулның урта бармагына кидерә). Галия (нык дулкынланып). Залит, бәгърем! (Кинәт Саматовны кочаклап үбә дә, йөгереп ишеккә юнәлә.) Аңа ишектән килеп керүче Варламов, X ә й б } л а б з ы й һәм Клава очрыйлар. Бишенче чыгыш Саматов. Варламов, Хәйбул абзый, Галия һәм Клава. Хәйбул а б з ы й (үзенең кочагына тап булган Галиягә), һай, һай, һай!.. Кая чабасың болай, яшь болансы.ман? Г а л и я (уңайсызланып). Кая ча- быем ди, сезне каршы алырга килә идем. Варламов. Безне каршы алырга микән? Саматов кулындагы хатны яшерә. Әллә... Саматов җәберләдеме үзегезне? Шуннан качасызмы? Г а л и я. Нишләп җәберләсен ди ул 
мине. Варламов. Каян беләсең бит, кырыс егет ул. Хәйбул а б з ы й. Аның характерыннан кайчакта өстәлдәге кара савытлары да бииләр. Г алия. Сез, Хәйбул абзый, бер дә юкка кеше өстенә андый бәла такмагыз! Хәйбул абзый. Мин генә түгел. (АҮәгънә белән.) Кайберәүләр хәтта аның бу характерын бюрога куеп тикшерергә дә дигәннәр иде. Саматов. Хәтта бюрога? Ой, ой... Гали я. Сезгә менә, карт коммунистка, шундый юләр фикер әйтүче «кайберәүләр»не тотып кыздырырга кирәк иде. X ә й б у л а б з ы й. Ничек, ничек, кыздырырга? Шулай кирәк булган да бит... Варламов. Ярый, дуслар, калдырыгыз. Вакытында кайбер аңлашылмаулар булган икән, алар булган да беткән, хәерле булсын Хәзер менә эш турында сөйләшик. (Сәгатенә карап.) Ярты сәгатьтән соң тантаналы җыелыш башлана. Җыелышта безнең белән ярышучы күрше завод вәкилләре дә булачак. Докладтан соң иң беренче сүз Саматовка. Саматов. Миңа? Варламов. Әйе, сиңа, сөйләшкән идек бит инде. Аннан»соң сборочный цехның ятаклы стахановчысы Иванов сөйли. Аның артыннан сүз Галия Насыйровага. Галия. Ой! '(Йөрәген тота.) Варламов. Ни булды тагын? Г алия. Куркам, Николай Семенович, куркам. В а р л а м о в. Ну, ну! Ярамын сеңелем, ярамый алай. Кыюрак булыгыз. Сөйләсе сүзләрегез язылган, каушамыйча гына укыйсыз шуны.
Бүләк 
49 
 
 
Галия. Уф!.. Биш минут сүз сөйләүгә караганда, биш көн буе цехта эшләве җинелрәк, минемчә... (Редикүлепнән кәгазен ала да бер якка китеп укый башлый. Клава аңа ярдәм итә.) X ә й б у л абзый. Ха-ха-ха!.. Ой, Галия, Галия!.. Саматов. Көлмәгез, Хәйбул абзый, көлмәгез. Карагыз менә, сөйләргә дигәч, минем дә маңгайдан тир чыкты. Хәтта йөрәгем сикерә башлады. Чынлап та, нәрсә сөйләрмен икән соң мин халык алдында? Варламов. Ничек инде, нәрсә? Автомат-станогыцны ничек итеп уйлап табуың турында сөйлисең, билгеле. Кайдан килеп туды сиңа ул фикер, нинди сәбәп этәргеч булды аның өчен? Саматов (кинәт, каты итепй. Тик автомат түгел. Түгел! Түгел! Варламов (гаҗәпләнеп). Нинди автомат? Саматов. Пулемет. Та-та-та- та-та-та — Станковый. Варламов һәм Хәйбул абзый аптырашып бер-берсенә карашалар. Мин бая кызларга шулай дип аңлаткан идем. Варламов. Соң? Саматов. Дөрес түгел ул. Сәбәп автомат кына түгел, түгел! Варламов. Нәрсә соң? Менә шул турыда сөйләргә кирәк тә. Саматов. Ләкин, ничек дип аңлатырга, ничек дип атарга ул 
хисләрне? Шатлык? Бәхет?.. Мәхәббәт?.. Белмим. Пауза. Сугыштан кайтып станогыма баскач та, чиксез шатлык чорнады минем йөрәкне. Шундый , рәхәт, шундый күңелле булды миңа!.. Үземне иң бәхетле кешеләрдән итеп хис иттем. (Дәртле энтузиазм белән.) Тормышның мин тел белән сөйләп аңлата алмаслык гүзәл якларын күрдем. Дөнья минем күз алдыма гаҗәп бер гөлбакча булып килеп басты. Ә киләчәк,’ киләчәкнең матурлыгын сөйләп торырга да түгел. Безнең тормышыбызда очрый торган вакытлы авырлыкларны юкка чыгара торган бөек тойгылар иде алар!.. Каян килде миңа бу татлы тойгылар? Кем бүләк итте миңа бу бәхетне? Миңа, безгә барыбызга да. Кем төзеде безнең бәхетле тормышыбызның төп законын? Кем аркасында җиңдек без дошманны? Кем безне тагын да яңа җиңүләргә, яңа бәхетләр яуларга чакыра? Бу — ул, ул! Безнең барыбызга да тормыш бирүче — сөекле атабыз. Сталин, һәм мин үземнең бик, бик кечкенә булган шушы иҗатымны аңа— кадерле атама багышлыйм. Варламов (дулкынланып). Браво! (Саматовны кысып кочаклый.) Кечкенә, ләкин кадерле бүләк. Бар да кул чабалар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

ПӘРДӘ