Логотип Казан Утлары
Повесть

АК ТӨННӘР

I. Кемнәр барырга тели Ерак Карелиядә ак төннәр башланды. Кояш тәүлек буенча күктән төшми. Ул, гүя кемнедер сагалаган шикелле, бер өзлексез офык тирәли әйләнеп йөри. Таң атуын яки кич җитүен бары тик күктәге буяуларның төсләре үзгәрүеннән генә беләсең: башта күк гөмбәзе бик озак вакытлар аксыл-соры булып тора, зәңгәрлек, гүя шул аксыл пәрдә үтәли бик ерактан гына күренә; таңга таба исә зәңгәрлек куера, көчәя, аннары аның өстенә җиңелчә алсулык йөгерә; офык буенда, тавис кошларының канатларына ошаган, катлау- катлау ал, кызыл, сары, яшел төсләр күренәләр; алар шулай ук туктаусыз хәрәкәттә: берсе-берсенә күчәләр, сузылалар, томрыйлар, таралышып китәләр, тагын бергә укмашалар, тагын таралалар. Кайчагында офыкка, күлдә йөзә торган аккошлар төркеме кебек, ак болытлар төркеме якынлаша. Аларга шунда ук төрле төстәге буяуларның шәүләсе йога һәм болытлар карап, сокланып туя алмаслык матур тауларга, гаҗәеп кь/яларга әвереләг ләр. — Сүз юк, төньякның табигате каты да, кырыс та. Ләкин ак төннәре... сез теләсәгез ни әйтегез, 
* Бу әсәр балалзр әдәбияты буенча үткәрелгән конкурсный икенче турында бүләкләнде. Ред. иптәшләр, мин аларга гашыйкмын, — ди йомшак мүк өстенә сузылып яткан разведчик-минер Сашг Володаров. Аның кояштан агара башлаган пилоткасы астыннан җи рәнсу чәчләре бөтерелеп чыккан нар. Киң һәм көчле ияге а- гына алга этәрелеп, чокырланьн тора. Иреннәре нык, тешләре тиге. һәм аклар. Кашлары куе, күзләр^ тирәннән Карыйлар. ’ — Бәлки, Ленинград кешесе булганга мин ак төннәргә шулай тыныч карый алмыймдыр, — дип Саша сүзендә дәвам итә. — Ленинградта торган чакта, ак төннәр килеп җиткәч, 
без Наташа белән Нева буена чыга торган идек, я шәһәр читенә китә торган идек. Белсәгез иде, бу вакытта табигать никадәр матур, ямьле, нәфис. Башыңны чак кына борасың һәм синең күзеңә биеккә-биеккә сузылган Исакий соборының алтын шпиле күренә... Нечкә бармаклары арасына кыскан энҗе чәчәккә карый-карый сөйләгән Саша Володаров каршысына» дәү гәүдәле, кылыч борынлы, бо-| дай саламыдай аксыл мыеклЛ старшина Апанае Грай яткан. — Юк, Саша, —ди ул ягымле! украин тавышы белән,— Полтава ның йолдызлы төннәрен ак төннәрг. мин һич алмаштырмас идем. Ai
яктыртып тормаса мин төннең ма турлыгын танымыйм. Хәтерли# 
Ак төннәр 

 
 
кайчагында без шулай колхоз эшеннән бушаган араларда, Днепрга чыга торган идек. Ай нурында дулкыннар тибрәнә, алар, әйтерсең, җанлылар, әйтерсең, алар өстенә көмеш сипкәннәр. Шунда кинәт балык сикереп куя. Син аның хәтта тәңкәләре ялтыравын күрәсең. Кайбер аяз төннәрдә күктән йолдызлар коела башлый. Менә шунда матурлык! Яисә аппак сакаллы, аппак күлмәкле балыкчы карт Днепр уртасыннан көймәдә йөзеп килә... — һәй, шуиака төн — төн була- дымы, — дйп, чүмәчләп утырган үзбәк егете Исмаилҗан Юлдашев кычкыра. — Биздәге, Фәрганәдәге, төннәрне күрсәгез, хәйран каласызлар, уртаклар! Исмаилҗан Юлдашев болай аз сүзле кеше. Бу юлы туган җирләрен артык сагынганга булса кирәк, айлы төннәрдә йөзем бакчасында утыруның рәхәтлеге, арык суының чишмәдәй челтерәп агулары турында озак сөйли. Аннары, үзенең күп сөйләгәнен сизеп, оялгандай елмая. Сызылып киткән чөм кара кашлары астындагы кайнар күзләре ялтырап куя, кисеп алган кебек текә маңгае әз генә җыерчыклана. Алар янында, бер читтәрәк, Җиһангир Мөбарәкшин мүк өстеиә кырын ятып тора. Ул сүзгә катнашмый, бары тыңлый гына, чөнки беренчедән, ул бик яшь, икенчедән, шәһәр малае булганлыктан, табигатьне дә башкалар кебек тирәннән күзәтергә өлгермәгән. Бер вакытны ул әнисе белән Тәкәиешкә, бабаларына кунакка барган иде һәм шунда тын авыл буйлап егетләрнең тальян гарцонК сыйдырып үтүләрен, аннары әтәчләр кычкыруын ишетеп кайткан иде/ Ләкин олы иптәшләре алдында бу турыда сөйләргә тартынды. Шуның өстенә аңа ак төннәр дә, Полтава төннәре дә, Фәрганә төннәре дә бер тигез ошыйлар иде. Кинәт ефрейтор Аркадий Лунов сүзгә катнашты. Моңа кадәр ул башын куллары өстенә куеп, чалкан ятып тора иде. Аның тавышы ачулы яңгырады. — Сез нәрсә, — диде ул иптәшләренә, башын күтәреп, — фронттамы, әллә ял йортындамы? Берегез сөйгән кызы турында, икенчегез балык 
турында, өченчегез йөзем бакчасы турында хыяллана. Ә мин менә ак төннәрне дә, айлы төннәрне дә, йолдызлыларын да теләмәс идем. Әйе! Күзгә төртсәң күренмәслек, дегет шикелле кара төннәр булсын иде хәзер. Мин бер үзем дошман лагерена китәр идем дә, дотларын, блиндажларын күтәртеп, бөтен Валзамаиы айкап йөрер идем. Югыйсә оят бит. Башка фронтлар төн-көн алга баралар. Көньякта бер айдан чак кына артык вакыт эчендә бөтен Кырым атавын. дошманнан тазарттылар. Икенче Украина фронты гаскәрләре Прут елгасын кичтеләр, маршал Жуков гаскәрләре Тарнопольны алдылар. Ленинград фронты да кузгалды. Бүген иртәгә Выборгны алачаклар. Ә без һаман юеш землянкаларны саклап, тик ятабыз. Оят! — Кирәк булгач ятасың аны. Менә сине дивизия командиры итеп билгеләгәч ятмабыз әле. Бу сүзләрне әле яңа гына соры таш өстенә килеп утырган Миша Чиж әйтте. Ул ротада иң кыска буйлы һәм иң әче телле солдат иде. Лунов аңа күз кырыйлары белән генә карап алды. — Тик тор син, чыпчык! — Чыпчык ул хәйләкәр кошчык, минем кыйммәтле нәселгә сүз тидермә, иптәш генерал-ефрейтор. Башка вакытта Чижның сүзләреннән сугышчылар рәхәтләнеп көлсәләр дә, бу юлы хәтта елмаючы да булмады. Лунов тагын да ачулырак тавыш белән Чиж бүлдергән сүзен дәвам иттерде: — Безнең монда ятуыбыз, белмим, кемгә кирәктер. Бәлки, Исма- плга кирәктер. Сугыш бетәр, ул туган җиренә кайтыр, аны каршы алырлар, бар да элеккечә булыр. Ә 
Г. Әпсәләмов 
 
 мин кая кайтам? Әтине дә, әнине дә, сеңелләремне дә не,мең аткан. Сугышка кадәр мин йөрәк әрнүнең нәрсә икәнен белми идем, ә хәзер йөрәгем ут кебек яна, өзгәләнә. Дошманны күбрәк кырыр өчен, снайпер итеп күчерүләрен үтендем— күчермәделәр. Имеш син минер... — һәм яхшы минер. — Пычагым яхшы. Яхшы булсын өчен Гастелло кебек сугышырга кирәк. Әгәр очучы булсам... — Самолетыңны дошман өстенә бәрер идеңме? Аларны зир-зәбәр китереп, үзең дә бетәр идеңме? — Әйе! — Менә ничек! Ә мин сине, Аркадий, бераз акыллыраксың дип уйлый торган идем. Акылсыз икәнсең. Сүзнең кинәт боланга борылуын көтмәгән Аркадий, ни әйтергә белмичә, янып торган күзләре белән Апанае Гранга текәде. Апанае бик җитди иде. — Гастелло — каһарман. Халык аның исемен һичкайчан онытачак түгел, — диде Апанае акрын гына.^— Чөнки ул халык бәхете өчен гомерен бирде. Ләкин син шуны да аңла, Аркадий: Гастелло немецларны да бетерәм, үзем дә бетәм дигән фикер белән көрәшмәде. Җиңәр һәм яшәр өчен сугышты ул. Шул ният, фәкать шул уй белән генә ул үзенең яна торган самолетын дошман танклары өстенә төшерде. Ә син — бетерәм, бетәм... Лунов үзенең уйламыйчарак әйткәнен төшенеп булса кирәк, кызарды, ләкин туктап калырга аның кайгысы һәм нәфрәте артык тирән иде. Ул тезләнеп утырды һәм кулларын каты йомарлап: — Минем йөрәгем үч сорый, иптәш старшина! Күз алдымда немецлар тарафыннан яндырылган, көл ителгән борынгы Вязьма тора. Мин әтием белән әниемнең һәм туган халкымның немецлар аткан вакыттагы газапларын оныта алмыйм* Шул турыда уйласам тешләрем шыгьррдый. Мин, хыялчы Саша кебек, ак төннәргә гашыйк булып, Исмаил кебек Фәрганә турында кайгыртып ята алмыйм. Миңа хәрәкәт кирәк. Дусты тарафыннан икенче тапкыр хаксызга рәнҗетелгән Исмаил- җан, кара күзләрен ялтыратып, Луновка карады. — Юк, уртак, сез хата сөйлисез. Мин бу җирдә Фәрганә өчен генә орышып йөрмәнмен. Мин Ватав өчен орышамын. Мин Вязьма шәһәрендә һәм булганым юк. Әмма ләкин ул минем йөрәгемдә. Сезнең хафагызны, дустым, мин ҺӘЙ уртаклашамын. Минем һәм ш ятасым килмәйде. Мин һәм алырга теләймен! Луновны шактый уңайсыз хәлдә калдырып, Исмаилҗан Апанае Г ранга борылды: — Апанае әкә, сез олы кеше буласыз, сез рота парторгы, әйтегез: мин тугры сөйлимме? — Тугры сөйлисең, Исмаил. Ватаныбыз безнең барыбыз өчен дә • бер генә. Безнең нинди милләттән һәм нинди республикадан булуыбызга карамастан, ул безнең барыбыз өчен дә бер тигез кадерле Шуңа күрә совет кешеләре дошманга каршы бер җан, бер тән булып сугышалар. — Дөрес! Аркадий бер анын гына кайгысы бар, бүтәннәрнеке юк, ул гына үч алырга тели, ә бүтәннәр, ак төннәр турында гына сокланып сөйлиләр икән, үч алырга теләмиләр, • дип уйлый. — Мин алай димәдем, Саша. Син арттырма. — һич арттырмыйм. Шулай килеп чыга. Ерактан, чабып килгән атларнын тояк тавышлары ишетелү сәбәпле, минерларның сүзләре шунда бүленеп калды. — Кайталар, — диде Чиж. № да булмады, землянкалар алдына атларын ак күбеккә батырып, махсус минерлар ротасының командиры капитан Разумов һәм анын ординарецы Гриша Шагов килеп тук
Ак төннәр 

 
 
гадылар. Ординарец күз ачып йомганчы атыннан сикереп төште дә, капитанның тезгенен алды. Капитан, яше күп олы булуга карамастан, шулай ук иярдән җиңел һәм җитез төште һәм әзрәк чатанлый- чатанлый атлап, аякка баскан сугышчылары яныннан үтте. Ул алар- ның сәламнәрен алып, яннарына туктамыйча гына: — Лейтенант Кауровны чакырыгыз, — диде. Ефрейтор Миша Чиж взвод командирлары землянкасына йөгерде. — Атларны ничек тирләткәннәр,— диде бер сугышчы. — Димәк, ашыгыч эш бар. Капитан атны бушка кумый, — диде икенчесе. Ординарец эчләре як-якка сулкылдап торган атларны яшел лапас астына алып кереп китте. Кемдер аңа: — Ияр бауларын әзрәк буцтата төщ, — дип киңәш бирде. Үз эшенә тыгылуларын яратып бетермәгән горур ординарец: — Беләм, өйрәтмә, — дип җавап кайтарды. Ул арада урта буйлы, ябык гәүдәле, кыйгач кигән пилоткасы астыннан кара бөдрә чәчләре бәреп чыккан лейтенант Кауров, уң аягына әзрәк аксый төшеп, землянкалар алдыннан КП га үтеп китте. Күкрәген каплаган орденнары һәм медальләре чыңлап калдылар. Аның артыннан килгән 'Миша Чиж, кызыксынуын тыя алмыйча, дусты Гриша Шагов янына йөгерде. Чиж- ның бөтен яңалыкны иң алдан белергә тели торган яман гадәте бар иде. Моның өчен аңа үз вакытында политруктан да, командирларыннан да күп эләккән чаклар булды. Ләкин ул үзенең гадәтен ташламады. — Гриша,—диде ул атлар янында маташкан дустына. — Кайда * булдыгыз? — Моннан күренми. — Генералда булдыгызмы? Ординарец ишетмәгәнгә салынып, атына кычкырды: — Шаяр, шаяр, колаксыз шайтан! Тешләмәкче буласыңмы, чорт! — Я, әйт инде. Кайда синең дуслыгың? 
Гриша аның алдына килеп басты һәм, Чижның күзләренә туры карап: — Нәрсә кыбырсыйсың син, тиле чыпчык! Кирәк булса чакырып әйтерләр, кирәк булмаса, башыңны авырттырып йөрмә, яме, — диде. Ләкин тынгысыз Чижны бу сүзләр белән генә акылга утыртырга мөмкин түгел иде. Ул тагын нәрсәдер сорарга дип авызын ачты, тик шул чакта землянкадан чыккан лейтенант Кауровның нечкә тавышы ишетелде: — Старшина, Грай! Берьюлы бөтен нәрсәне белергә теләгән Чиж лапас астыннан башын сузды. Баһадир гәүдәле Апанае Грай, утырган урыныннан күтәрелеп, гимнастеркасын һәм салынкы мыекларын сыпырып алып, лейтенант янына йөгереп китте. Җитү белән ялт иттереп честь бирде. — Тыңлыйм, иптәш гвардия лейтенанты. — Ротаны тезегез. Капитан сөйләшәчәк. — Есть ротаны тезәргә. Грай борылды да, түбәләрендә яшел чыршылар үсеп торган землянкаларга таба чапты. Ул да булмады, аның трубадан чыккансыман юан тавышы барлык землянкалар эчендә яңгырый башлады. — Выходи на построение!.. Тын гына торган минрота берьюлы хәрәкәткә килде, — Җиһангир уртак, бу җирдә һәм бер эш сизеләдер, — диде Ис- маилҗан, иптәшләре белән бергә пирамидага таба йөгерә-йөгерә. — Коралсыз, коралсыз гына, — дип кычкырды лейтенант аларга. Берничә минут үтүгә, түбәләре аралашып, күкне каплаган дәү наратлар төбендә старшина Апанае Грай ротаны сафка тезде, тигезлә- 
Г. Әпсәлэмоь 

 
 
де, аннары урман эчләрен яңгыратып. — Ро-та, смир-на-а! Равнение на. . - тип команда бирде. Гәүдәләр бердән турайдылар, башлар лейтенант басып торган якка бердәм борылдылар да тынып калдылар. Грай. зәңгәр күзләрен кыса төшеп, саф буйлап тагын бер тапкыр карады, аннары лейтенант янына йөгерде. Л анас Грай рапорт биргәндә тыңлавы рәхәт, йөрәкләр җилкенеп, цд ләр ашкыньш китәләр. Бу юлы да нәкъ шул.тй б-.лды. Командирга ике адым калгач, ул тыя итеп туктады, киң учын күз иярмәс тизлек белән чигәсенә күтәреп, ачык тавыш белән: — Иптәш гвардия лейтенанты, сезнең боерыгыгыз буенча рота сафка тезелде... — диде. Каурсв, рапортны кабул иткәннән соң, рота командиры янына кереп китте. Грай стройның уң флангысы- на килеп басты. Ул барысыннан да озынрак һәм киң күкрәклерәк иде. Бераздан лейтенант Кауров белән капитан Разумов землянкадан чыгып, сафка таба ашыгып килә башладылар. — Исәннәрмесез, бөркетләр! Строй бер авыздан өзде: — Исәнлек телибез, иптәш гвардия капитаны! Разумов, сафтагы һәрбер сугышчыга үзенең яшькелт күзләре белән текәлеп карый-карый сафның бер башыннан икенче башына кадәр үтте. Аның үткер карашы һәрбер сугышчының йөрәгенә кадәр үтсә дә. ул караган чагында берәү дә аңардан күзләрен яшермәде. — Ух, ниндиләр! — дип эченнән канәгатьләнде Разумов. Аннары саф уртасы турысында туктап, аякларын киң җәеп, кулларын аркасына куеп басты. Аның строй алдыннан гадәттәгечә шаяртмыйча, сүз кушмыйча үтүеннән, юка кашларын кысыл, текәлеп каравыннан минерлар эшнең аерата мөһим икәнен аңладылар. Ә капитан гүя кңфәкле сүзләр эзләгәнсыман ашыкмады. Строй һичбер хәрәкәтсез торды. Сафлар коеп куйган шикелле тын, тик минерларның күзләре генә ялтырый, әйтерсең, бу минутта алар- ның бөтен 
җаннары күз караларына тупланган иде. Капитан Разумов баш өстендә өзлексез шаулап торган наратларга, алар арасыннан күренгән аксыл күктә канатларын да какмыйча очкан бөркеткә карап алганнан соң, сүз башлады. — Эш бик җитди. Кемнәр Валза- мага барырга тели? Алты кеше кирәк. Валзама исемен ишеткәч, минерларның кашлары ныграк кысылдылар, карашлары ничектер усалланды. Бу каһәрләнгән, шомлы исем аларга күптән таныш иде. Валзама ныгытылган районын немецлар, шапрына төшеп, «арысланнар оясыг дип атаганнар. Валзама — бу урында уннарча километрларга сузылып яткан сазлыклар аркылы үтә торган бердәнбер юлны бикләүче куәтле немец терәк пункты. Ул түбәләре китек манаралар шикелле кыялар тезмәсеннән хасил булган атауда урнашкан. Аның өч ягы су белән уралган, тик бер ягы гына коры җиргә барып тоташа. Көньяк Карелиянең гүзәл табигате эчендә утырган Валзама рев-олкг циягә кадәр ниндидер бер зур байның утары булган диләр. Совет заманында аны Карсл-Фин республикасы хезмәт ияләренең ял йортына өйләндергәннәр. Ләкин хәзер аның матур торак биналарыннан бер нәрсә дә калмаган. Бары баш сарайның җимерелгән ишекләре төбепдә- ге баскычның ике ягында, кызыл гранит ташлар өстендә, яллы башларын ал аякларына куеп, йокымсырап торган мәрмәр арысланнар гына сакланган. Тирә-як исә таш траншеялар, дзотлар, дотлар, өч юнәлешне дә көчле ут астына алырлык итеп эшләнгән әйләнмәле броне- колпаклар, электр тоташтырылган
Ак төннәр 

 
 
тимер чыбыклар, сигезәр, уникешәр рәт мина 'кырлары белән уратылган. Валзама өчен ике елдан артык инде канлы сугышлар бара. Мондый сугышлар турында Совинформбюроның оператив сводкасында куп вакытта бер сүз дә әйтелми, ә кай- чакта «разведка эзләнүләре булды» дип кенә искә алына. ( Валзама терәк пунктып маңгайдан бәреп алырга омтылулар тиеш-, ле нәтиҗәне бирмәгәч, безнең командование аны шартлатырга карар итте. Көзге караңгы төннәрдән һәм яңгырлар булмау сәбәпле суның кимүеннән файдаланып, безнең саперлар аңа дамба буйлап, җир асты галлериясе казыдылар. Бик зур көч салынды. Галлериягә бөтен Валзаманы һавага күтәрерлек шартлаткыч — тол куелырга тиеш иде. Ләкин эш бетеп килгәндә генә немецлар моны сизеп алдылар һәм искәртмәстән контр, һөҗүм ясап, бөтен хезмәтне юкка чыгардылар. Уцышсызлыкны кичерү безнең сугышчылар өчен бик авыр булды. Шулай да Валзама өчен көрәш тукталмады. Мәшһүр 1944 нче елның җәе килгәнчегә кадәр барды ул көрәш. Ә 1944 елның җәендә озак еллар буенча оборонада яткан Карелия фронты гаскәрләре бөтен фронт буйлап, хәлиткеч һөҗүмгә хәзерләнү турында Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы иптәш Сталиннан сугышчан боерык алдылар. Безнең гаскәрләрнең беренче удары Валзама- га юнәлергә тиеш иде. Менә шушындый кайнар көннәрнең берендә дивизия командиры генералмайор Давыдов турыдан- туры үзенә генә буйсына торган махсус минерлар ротасы командирын, «салкын . йөрәкле, кайнар акыллы» капитан Разумовны үз янына чакыртып, аның алдына Валзама күперен шартлату бурычын куйды. Капитан Разумов аны аерата җитдилек белән тыңлады. — Карагыз, — диде генерал, кызыл, зәңгәр, кызгылт-көрән карандашлар белән сызгаланып беткән картага күрсәтеп. — Немецларның бу районда 
бары ике генә юллары бар: берсе шоссе юлы, икенчесе тимер юл. Әгәр дә безнең гаскәрләрнең һөҗүме алдыннан Валзама күперен сафтан чыгарсак, каршы якны нинди кыен хәлгә куячакбыз! Мәсьәлә мөһим, капитан. Сугышчыларның иң батырларын сайлап алыгыз. Иң яхшысы1—үз теләкләре белән баручыларны. Ихтимал, алар- ның барысы әйләнеп тә кайтмас...— Генерал кулындагы сәгатенә карады, аннары тавышын күтәрмичә генә дәвам итте. — Бүген җомга. Дүшәмбе көн сәгать унда бурыч үтәлгән булырга тиеш. — Иптәш генерал-майор, минем үземә барырга рөхсәт итегез, — диде капитан. Генерал акыллы күзләре белән аңа күтәрелеп карады да, кулларын аркасына куеп, идән буйлап йөри башлады. Разумов ирекссздән аны күзәтергә мәҗбүр булды. Генерал юаная башлаган ир уртасы кеше. Чәчләре бритва белән кырылган. Яшь чагында ул, мөгаен, бик матур булгандыр — йөзе хәзер дә аеруча сөйкемле һәм акыллы — ир йөрәкле, пак намуслы кешеләрдә генә шундый күркәм йөз була. Җилкәләре киң, тигезләр. Алтын ука белән чиккән погоннарында тәрәзәдән кергән кояш нурлары уйный. Алар аның күкрәген тутырган орденнарда да балкыйлар. — Шулай әйтерсез дип көткән идем дә, — диде генерал, йөрүендә дәвам итеп. — Безнең офицерлар шундыйлар инде алар, һәр урынга үзләре җитешергә телиләр. Юк, кадерле капитан, мин сезне җибәрә алмыйм. Сез миңа кирәк булачаксыз әле. Капитан Разумов бала кебек кызарды һәм куелган бурычны үтәүне оештыру өчен тизрәк китәргә рөхсәт сорады. — Барыгыз, барыгыз, — диде
Г. Ә нс эл эм о в 
!0 
 
 
 
Разумов ординарецына ачуланып карады. — Тагын шул Барон К. Ничә тапкыр мин сиңа бу турыда сөйләмәскә куштым. Оныттыңмы әллә? — Гаеплемен, иптәш гвардия капитаны. — Гаеплемен. Наряд аласың килә буташ Иң башлап Барон К турында моннан элек бу участокта торган Н-че дивизия сугышчылары сөйләделәр. Имеш, ул безнең якта булган бөтен нәрсәне алдан белә. Безнең разведчиклар операциягә җыена гына башлыйлар, ә Барон К алгы кырыйга куелган радио буенча немецлар ягыннан: — Әй, руслар, үзегезнең разведчикларга әйтегез, Барон К аларны каршы алырга хәзер, — дип акыра башлый икән. Барон К ның чыннан дз шушындый икәненә капитан Разумовнын сугышчылары үзләре дә ышандылар. Дивизияләр алмашынганнан соң берничә көн үтмәде, немецлар ягындагы радио: — Минрота командиры капитан Разумов, Барон К сезнең белән танышырга тели. Сый-хөрмәт, матур кызлар һәм мунча әзер булачак, — дип сөйләде. Шул хәбәрне үзе ишетеп кайткан Чиж: — Безнең якта каядыр немец шпионы яшеренеп утыра һәм бөтен нәрсәне тегеңә җиткерә, — дип үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйды. Капитан Разумов Чижны үз янына чакыртып бик нык ачуланды, ләкин соң иде инде, Чиж китергән хәбәр бөтен ротага таралып өлгерде... Строй алдында баскан килеш Разумов менә шушылармы барысын да берьюлы уеннан кичерде дә, су- гышчыларыннан җавап көтеп, — Я, баручылар бармы? — дип сорады. — Мин барам, иптәш гвардия капитаны, — дигән калын тавыш ишетелде!. Бу парторг Апанае Грай тавышы иде. Капитан бик тиз аның
генерал, һаман да шул бер үк тавыш белән. — Штаб начальнигына керергә онытмагыз. Владимир Андреевич сезгә тиешле күрсәтмәләрне һәм мәгълүматларны бирер. Генералдан чыккач. Разумов штаб начальнигы янында булды. Аннары наратлар арасында көтеп торган ординарецы янына килде дә, атларга атланып, подразделениегә чаптырып киттеләр. Юл буенча да, подразделениегә кайткач та капитан Разумов сугышчан бурычны ничек үтәү турында гына уйлады. Аның сугышчылары дошман күперләрен дә, дотларын да. складларын да, поездларында шартлатканнары бар. Алар ерак рейдларга йөрергә дә күнеккәннәр инде. Тик бу участокка аларны әле яңарак күчерделәр. Дивизия разведкасы белән берлектә бер тапкыр Бөркет кыясын тикшереп кайтуны искә алмаганда, алар бу участокта рәтләп йөргәннәре дә юк әле. Шуның өстенә хәзер ак төннәр. Көн белән төннең һичбер аермасы юк. Димәк, дошман тарафыннан дүрт күз белән саклана торган күпер астына көпә-көндез тол ташырга кирәк булачак. Шул табигый кыенлыклар өстенә, монда, искә алырлык, тагын бик җитди бер нәрсә бар иде әле. Киң һәм анда-санда гына корыган агачларның телеграм баганасына ошаган ак кәүсәләре генә кадалып калган сазлык аркылы салынган түшәлмә юлны .үткәндә Разумов атының тезгеннәрен тартты. Түшәлмә юлның колгалары актарылып, урыныурыны белән саз суы астында калганлыктан, чаптырып үткәндә атның аягын имгәтергә мөмкин иде. Элек арттарак калып килгән ординарец, капитан белән янәшә бара башлады,. — Иптәш гвардия капитаны, — диде ул үзен бик иркен тотып. — Теге Барон К турында яңадан сөйлиләр бит. Имеш... 
Ак төииәр 
11 
 
 
ягына башын борды һәм баһадир гәүдәле старшинага йөгерек караш ташлады. — Мин ,дә барам, — дип саф ур- гасыннан» өлкән сержант Саша Во- лодаров кычкырды. Аның, артыннан сержант Җиһангир Мөбарәк- шин, ефрейтор Аркадий Лунов, ефрейтор Исмаилҗан Юлдашев, ефрейтор Миша Чиж һәм талгын бик күпләр рөхсәт сорадылар. Разумов шулардан алты кешене сайлап алды да, калганнарга таралырга кушты. Бер минуттан наратлар чатыры асты бушап ук калды. — Өлкәнегез итеп, — диде капитан сайлап алган егетләргә, — лейтенант Кауровны билгелим. Аның ярдәмчесе старшина Грай булыр. Кауровныц фамилиясен ишеткәч, минерларның йөзләре яктырып китте. Кауров кыю һәм акыллы офицер иде. — Мин ышанам, — диде капитан сүзен дәвам иттереп, — генералның куйган бурычы үтәлер. Нинди бурыч — ул турыда Кауров урынга барып җиткәч сезгә әйтер. Ә хәзергә сер. Грай иптәш, сез юлга хәстәрлек күрә башлагыз. Моңа хәзер үк керешегез, чөнки вакытыгыз аз. Ә сез, Кауров, минем белән әйдәгез. Офицерлар киткәч, Апанае Грай мыекларын сыпырып: — Менә безне дә искә төшерделәр,— диде һәм әле бая гына «эш» юклыктан зарланган Луновка көлемсерәп күз кысты. Каты җил исеп куйды. ' — Иптәшләр, карагыз, болытлар куера түгелме: соң? — диде Чиж күккә каерылып карап. Барысы да башларын күтәрделәр. Урман артыннан ургылып-ургылып күгел- җем-кара болытлар килә иде. Кинәт яшен яшьнәп китте, кайдадыр якында гына күк күкрәде. II. Җиһангир Ике мең километр буенча, Рыбачий ярым атавыннан Ладога күленә кадәр сузылган Карелия фронтында, билгеле, тоташ оборона сызыгы юк иде. һәр ике якның да каршылык 
күрсәтү узеллары мөһим юллар яисә гаскәр үтүе мөмкин булган урыннарда һәм әйләнә- юньгә өстенлек итүче биеклекләрдә генә урнаштырылганнар иде. Ләкин ачык фланглар, дошманнан сакланыр өчен, табигый киртәләргә — я тирән һәм киң күлләргә, я баткак сазлыкларга барып тоташалар иде. Шуңа күрә дошман тылына чыгу бик зур кыенлыкларга, бәйләнгән, сугышчылардан күп көч, чыдамлык һәм тәвәкәллек сорый. Бигрәк тә җәй көннәрендә. Чөнки кышын кар астында калып, ката торган елгалар, күлләр, сазлыклар җәй көне уннарча километрларга җәеләләр һәм бөтен юлларны биклиләр, һәрбер терәк пункт ала алмаслык крепостька әйләнә... Минерлар рейдка чыгып киткәндә яңгыр һаман туктамаган иде әле. Күк йөзе тоташ соры болытлар белән капланды. Наратлар ачуланышып шауладылар, кайберләре котырынган җилнең көченә чыдый алмыйча төпләре, тамырлары белән кубып аудылар, ауган чакта түбәләре белән бүтән агачларга эләгеп, алар кочагында берникадәр вакыт чайкалдылар, аннары ботакларын сындыра-сынды- ра, яңадан һичкайчан күтәрелмәс өчен, җиргә сузылдылар. Минерлар юлга бик җиңел киенеп^ чыктылар. Алар хәтта телогрейкаларын да алмадылар. Җәйге гимнастеркалары өстеннән яшелле- сарылы маскхалатларын гына киделәр. Кораллардан алар автомат, граната һәм* хәнҗәрлЪр алдылар. Аның каравы аларның аркаларындагы капчыкларда тол җитәрлек күп иде. Капитан • Разумов китүчеләрне берникадәр вакыт озата барып,
Г. Әпсәләмов 
12 
 
 
исемсез күл янында алцрдан ае- рылды. — Я, укышлык телим. Ышанам, сынатмассыз, — диде ул китүчеләрнең кулларын берәм-берәм кысып. — Борчылмагыз, иптәш командир, — диделәр минерлар. Алар күптән инде урманга кереп югалдылар, ә уйга чумган капитан һаман урыныннан кузгалмады. Егетләрнең һәрберсе аңа аерата якын һәм кадерле иде. Ул түзмәде, эчке горурлык белән: — Нинди кешеләр бар бездә! Мондый кешеләр белән яшәргә дә, үләргә дә куркыныч түгел, — диде. Капитан шактый олы кеше инде. Чәченә чал төшкән, күрәсен дә күргән, яшисен дә әзме-күпме дигәндәй яшәгән инде. Ә аның бөркетләре, олыларча карасалар да, Апанае Грайдан башкалары, яңа канат чыгаралар, аларның бөтен тормышлары, мәхәббәтләре алда әле. Сугыштан соң аларның кайсы инженер, кайсы агроном, кайсы врач булыр. Әйе, сугыштан соң. Хыял! Ә бүген ул аларны ерак һәм куркыныч юлга озатты. Бәлки, аларның кайберләре менә шушы рейдтан да кайтмас. Уенга түгел, ут эченә киттеләр бит алар. Үзе операциягә турыдан-туры катнашкан вакытларда капитан Разумов мондый уйларга бирелүчән кеше түгел. Ул эш белән йотыла белә. Ә хәзер ул эшсез иде. Тирән уйга калган капитан чалбар кесәсеннән капкачы өстенә нәкышләп Ватан сугышы ордены ясалган алюмин портсигар чыгарып тәмәке төрде, таш өстенә утырып, шырпы сызды. Аннары зәңгәр төтен алкаларын яңгырдан соң ничектер аеруча саф булып киткән һавага очыра башлады. Сугышта һәлак булган улын хәтерләткән Җиһангир Мөбарәкшин Разумовка аеруча якын иде. Ул киткәч капитан һәрвакыт үзен ничектер буш сизә, күңеле узенә дә мәгълүм булмаган аңлашылмас тойгылар белән борчыла башлый. Ул Җиһангирның әтисе Дә, әнисе дә юклыгын белә. Әгәр дә риза булса, ул аны үзенә уллыкка да алыр 
иде... Кинәт капитан үз алдына елмая һәм башын селкеп куя. ... 1941 иче елның көзе иде. Игеннәре җыелмаган ятим кырлар иртә яуган карлар белән каплаш ган. Тимер юллар буенча фронтка таба кызыл вагонлы теплушкалар өзлексез агылалар. Эшелоннар станцияләргә килеп туктауга, көннең кайсы вакыты булуга карамастан, аларны бала-чагалар сырып алалар. Алар кызылармеецларга сокланып һәм кызыксынып карыйлар. «Сез фронтта булдыгызмы? Немецларны кыйнадыгызмы?» дип сораулар яудыралар. Бервакыт, эшелоннар Татарстан җире аркылы үтеп барган чакта, кызылармеецлар вагонда «куян» таптылар. Ул түбәнге сәке астына кереп яткан да, йоклавы йоклау. Соңыннан, Апанае Грайның сөйләвенә караганда, «куян» бер заман моның обмоткасыннан тарта икән. — Нинди шайтап баласы шаяра анда, — дип Апанае ачулана. Сәке астыннан: — Абын, ашыйсым, килә,—дигән балалар тавышы ишетелә. — Нәрсә?! — дип гаҗәпләнә Апанае һәм сәке астына иелеп карап:— Мин ни күрәм! Син ничек монда эләктең, малай актыгы! — дип кычкыра. Аннары малайны колагыннан тартып, сәке астыннан чыгара. — Туганнар, карагыз: безнен вагонда «куян» бар! Кызылармеецлар шунда ук малайны сырып алалар. Малай чая. аптырамый, сорауларга бик кыю җавап бирә. — Абый, — ди ул Апанаска. — Ашыйсым килә дип әйттем ич инде үзеңә. Нигә ашатмыйсың. Сугышчылар кычкырып көләләр. Өзлексез такылдап торган тәгәрмәч тавышлары күңелле '^ӨЛҮ берлән 
Ак төнләр 
13 
 
 
күмелеп калалар. Вагонның, яктан якка чайкалуы да сизелми башлый. — Абый, саран булма, — дип малай Апанаска бәйләнә икән. — Мыеклы кешеләргә саран булу килешми. Мыеклылар яхшы күңелле булалар. Вобла кебек кипкән яңаклы кешеләрдә генә рәт юк. ■— һәй-ди, хлопчик! —дип Апанае аның аркасыннан кага һәм малайны сохари белән сыйлый. — Тәмлеме? — У\-га, — ди малай, тычкан тешләре кебек үткер һәм вак тешләре белән гәрәбәдәй сары сохарины кетеркетер кимереп. — Исемең ничек? — Җиһангир. — Ничек, ничек? Җиган ди- сеңме? — Җиган түгел, Җиһангир. — Бу нинди исем? Әллә син казански сиротами? — Әйе, абзый, мин Казанда торган идем. — Алай булса без сине Абдулка дибез. Кыска һәм яхшы исем. — Юк, абый, Абдулка димәгез. Мин андый исемне яратмыйм. Минем уз исемемне әйтегез. Бер дә кыен исем түгел: Җи-һан-гир. Апанае, ятырак яңгырашлы бу исемне әллә инде шыннан да ятларга теләп, әллә шаяртып кына, кабатлый бирә. Кызылармеецлар эчләрен уалар: — Карагыз, кара! Малай Апанаска сабак өйрәтә. Ә малайның бер дә исе китми. Үзен бик иркен тота. Кызылармеецлар катырак көлгән саен ул Апанаска үз исемен тырышыбрак өйрәтә. Теге берникадәр өйрәнеп злгач, Җиһангир: — Абый, җырлый да беләсеңме? — дип сорый һәм җавап көтмичә, ныгып җитмәгән балалар «авышы белән: Запрягайте хлопцы волы... дип җырлап җибәрә. Апанае грай гаҗәпләнүдән куе сары кашларын маңгаена ук күтәреп, малайга карап тора да, үзенең юан тавышы белән туган җырын эләктереп алып китә. Ә бераздан бөтен вагон көчле тавыш белән җырны күтәреп җибәрә. Малайның нечкә тавышы бөтенләй 
күмелеп кала... Станцияләрнең берсендә вагонга килеп кергән, ул вакытта әле лейтенант кына булган Разумовка, ул вакытта рядовой солдат булган Апанае Грай шулай сөйли. Ләкин Разумов, аның зәңгәр күзләренә карый да, монда ниндидер хәйлә барлыгын сизә. Ул: — Озакламый Мәләкәскә җитәбез. Малайны төшереп калдырыгыз, — дип Грайга боерык бирә...— Без ярмчнкага бармыйбыз. Фронтта бала белән нишләмәкче буласыз. — Есть, — ди Апанае, башкалар алдында командир белән сүзгә керешмичә. Ә Разумов вагоннан - төшеп киткәч, ул да вагоннан сикереп төшә һәм платформалар арасында аны куып җитеп, — Иптәш лейтенант, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез? — дип сорый. — Рәхим итегез, — ди лейтенант һәм Апанаеның баһадир гәүдәсең күздән кичерә. — Әрәм китәр, югалыр, лейтенант, — дн тавыш белән, җиткерми. — Кем әрәм лыр? — Малай, иптәш лейтенант. Анын бер кеме дә юк. Әтисен чик буенда үтергәннәр, «әнисе Көнбатып Украинадан Казанга эвакуацияләп гән чагында юлда үлгән. Элек ала{ Казанда яшәгәннәр, 1940 нчы елд< чиккә, әтиләре янына киткәннәр. — Чекист малаемы әллә? — Так точно, чекист малае, ип тәш лейтенант. Бик әйбәт күренә Рәт чыгар төсле. Шул чакта танклар, тупла төялгән платформалар шаула кузгалалар. Янәшә юлга ак буяуг буялган бронепоезд килеп туктьп Тимер тавышлары эчендә сөйләү иптәш Апанае, ялварулы Лейтенант аңлап китәр? Кем юга 
Г. Әпсалэмов 
 J4 
 
 
челәрнең сүзләре берникадәр ишетелми тора. Аннары лейтенант бик җитди итеп ӘЙТӘ: — Грзй иптәш, сез безнең кая баруыбызны беләсезме? — Так точно, белом, иптәш лейтенант. — Шулай булгач нәрсә телисез? — Үзебез белән алыйк аны. Ул безнең полк малаебыз булыр. Башта старшинага бирербез, соңыннан күз күрер. — Полк малае? — Әйе, иптәш лейтенант, полк малае. Бу фикер Разумовка ошый бугай. Рус армиясе тарихында күптәннән инде полк малайларының булуы аңа билгеле. — Ие, иптәш лейтенант, — дип Апанае тынмый. —Бик сорыйм сездән. Соңыннан бу малайдан әйбәт разведчик чыгар төсле. Күрдегезме күзләре ничек уйныйлар. Ут!  -----------  Шулай Җиһангирның язмышы хәл ителә. Ул эшелонда калдырыла. Шунда ук ана кием әмәллиләр: тун. киез-итек, бүрек, гимнастерка бирәләр. Бүрек белән киез итектән башкалары барысы да аның өчен зур була. Ләкин солдатлар арасында тегүчеләр табыла һәм алар бер көн эчендә Җиһангирны инә- дәнжепкә киендерәләр. Җиһангирның шатлыгы эченә сыймый. Бигрәк тә пряжкалы сары каешны күргәч аның күзләре ялтырыйлар. Апанае Грай аңа сөеп, горурланып карый һәм малайның вакыт- вакыт күз атуларыннан аның тагын нәрсәдер көткәнлеген аклый. — Я, тагы ни кирәк? — дип көлемсерәп сорый Апанае. Ә мылтык?—дип, сорауга сорау белән җавап кайтара Җиһангир. Грай, эче катып көлә-көлә, аньш аркасыннан сөя һәм, — Мылтыкны, туган, бераз үсә төшкәч алырсың. Югыйсә приклады ж иргә тия, ә устав буенча алай ярамый, — ди. МыДгык бирмәүләре, үзен кеч кенәгә санаулары Җиһангирны шул хәтле кимсетте, кечкенәдән үк каты күңелле булуына карамастан, күз ләренә яшь 
тулды. Тик Апанае Грайдан оялганга күрә генә аларны тыеп кала алды. Хәер, Җиһангир беренче уңыш- сызлыктан өм^стсезлеккә бирелә торган малай түгел иде. «Монда бирмәсәләр, фронтка баргач, үзем табып алырмын әле» дип уйлады ул. Ә хәзергә аңа пряжкалы каеш белән ялтырап торган котелок та җитә. Состав башындагы вагонга урнаштырылган кухнядан аш алып кайту, ашагач, чын солдатларча, кашыкны ялап, киез итек балтырына кыстырып кую аның өчен бик зур нәрсә иде. Фронтка алар озак, бер ай чамасы бардылар. Юлда бүтән эш булмаганга, Апанае Грай мДлайга солдат фәнен өйрәтте. — Син, — ди иде ул Җиһангирны үз алдына бастырып, — хәзер ЭшчеКрестьян Кызыл Армиясенең сугышчысы буласың. Үзеңнән олы кешеләргә рөхсәт сорап кына мөрәҗәгать ит. Мәсәлән, отделение командирына сүзең булса: «иптәш сержант, сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез» дисең. Рөхсәт итсә— йомышыңны әйтәсең, итмәсә — ни кушса шуны тыңлыйсың. Сүз көрәштермә. Сөйләгәндә борыныңны мышкылдатма, кулларыңны да бутама... Ярамый! Җиһангир, элек әтисе белән заставада торганлыктай һәм хәрби тормышка берникадәр күнеккән булганлыктан, Апанае Грайнын сүзләрен тиз төшенә барды. Ә бер көнне взвод командиры алдында ул шундый бер чыгыш ясады, соңыннан кызылармеецлар бу турыда бик озак вакытлар оныта алмыйча көлеп сөйли торган булдылар. Взвод командиры лейтенант Разумов вагонга килеп кергәндә ездовый Макшанов винтовкасын чистартып утыра иде.
Ак төннәр 
15 
 
 
— Я әле, затворын сүгеп бир, — диде Разумов Макшановка. Теге затворны бик озак кулында әйләндерде, алай борды, болан борды, маңлаена, кызыл борнына бөртек-бөртек тирләр чыктылар, ә затворны сүтә алмады. Кызылармеецлар белән бергә Макшанов янында басып торган Җиһангир кинәт, ялт иттереп' честь бирде дә, лейтенанттан аңа мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорады. — Сөйләгез, — диде Разумов, аның болай мөрәҗәгать итүенә бераз гаҗәпләнеп. — Сүтеп күрсәтергә рөхсәт итегез. Бу сүзләрне ишеткәч, Апанае колакларына ышанмады. «Чү, нишлисең, юньсез малай! Белмәгән эшеңә тыгылма» дип әйтмәкче булды, тик соң иде инде. — Я, я, күрсәтеп бирегез, — диде лейтенант. Җиһангир, бөтенләй аптырап калган Макшановнып кулыннан затворны алды да, аның янына утырды, ләкин, рөхсәтсез утыруын сизеп, яңадан торды. — Утырырга рөхсәт итегез, иптәш лейтенант? — Утырыгыз, — диде Разумов, көлемсерәп. — Менә затворны, Макшанов абый, ә юк, иптәш кызылармеец Макшанов... Бөтен вагон кычкырып көлеп җибәрде, тик Апанае Грай гына көлмәде. Ул, үз шәкертенең командир алдында оятка калуын алдап күреп, мыек очын бөтерә иде. Ләкин Җиһангир гаҗәп нык булып чыкты. Ул, көлүчеләргә бөтенләй игътибар итмичә, үз эшендә булды. — ААенә шулай затворны сул кулыңа саласың, уң кулың белән бераз үзеңә тартасың һәм сул якка таба борасың. Менә булды. Җиһангир борып күрсәтте, аннары тоташтыру планкасы белән боевой личинканы аерып алды. Со- иыннан шундый ук җитезлек белән затворның калган өлешләрен дә Чүтеи күрсәтте. — Ә җыйганда, — диде ул, тәмам өйрәтүчеләр роленә кереп, — нәкъ кире тәртиптә эшлисең. Ин элек ударникка 
боевой пружинаны кидерәсең, аннары,.. Вагоннан чыккан вакытта Разумов, Грайны чакырып, — Сез өйрәттегезме? — дип со рады. Командирның гаҗәпләнүенә каршы, Апанае: — 1Ок, мин аның белән строевой подготовкаиы гына үтәм әле, — дңде. — Боларны ,кайда өйрәндегез? — дип сорады лейтенант Җиһангирдан. — Заставада, — дип җавап бирде ул, урыныннан торып. Разумоз аңа рәхмәт белдерде һәм кичке поверка вакытында бөтен ротага игълан итәргә кушты... Шулай көннәр үтте.| Эшелоннар Ярославльны, Вологданы үтеп, һаман төньякка тәгәрәделәр. Алар фронтка барып төшкәндә, Карелиядә чатнап торган кыш иде инде. Кар тирән, он кебек йомшак, юллар да, сукмаклар да юк. Тапталган юлдан бер адым читкә атласаң, бил тиңентен батасың да китәсең. Чаңгыда йөри белү бик мөһим мәсьәлә булып алга басты. Ә күпчелеге көньяктан килгән сугышчылар, бигрәк тә олыраклары, чаңгыда бөтенләй диярлек йөри белмиләр иде. Аның каравы Казанка буенда үскән, кечкенәдән чаңгыда йөрерпз күнеккән Җиһангир чаңгыда кош кебек оча иде. Күп вакытта Апанае Грай иптәшләрен, әкияттәге Балда кебек шаяртып, — Сезгә минем белән ярышу кая ул. Элек әнә энемне куып җитегез, — ди торган иде. Икс ел эчендә Җиһангир, колакларыннан тартып үстерелгән шикелле, танымаслык булып үсте. Аның тавышы гына түгел, гәүдәсе дә ныгыды. Җилкәләре киңәйде, түгәрәкләнде, иреннәре йон төкләре белән капландылар. Бу вакытта ул. старшина тирәсендә чуалудан, батальон командирының связное дә
Г. Әпсәләмов 
16 
 
 
рәҗәсенә күтәрелгән иде. Роталарда аны «бәләкәй капитан» дип йөртә башладылар. Беренче айларда Җиһангир бу исемгә бик нык горурланды, ә соңыннан солдатларның аңа болай дип' эндәшүләре мыскыллау кебек тоела башлады. — Абый, — диде ул бер көнне Апанае Грайга, аны бер үзен генә очратып. — Мине үз яныңа ал. Помышчы булып йөрүдән туйдым. Эш юк анда миңа. Җиһангирның башкалардан элек аңа килеп теләген әйтүе Апанаеның күңелен нечкәртеп җибәрде. Дөресен әйткәндә, ул үзе дә Җиһангирның батальонда йөрүен артык ошатып бетерми иде. Аны, үз янына алып, җитди эшкә — минерлыкка өйрәтәсе килә иде. Шулай да ул: — Юк, әзрәк-үсә төш әле, энекәш. Көч җый. Минерлар көчле булырга тиеш, — диде. — Ә мин көчсезмени, абый? Әйдә, көрәшеп карыйк. Аннары әйтерсең. Ул, Грайның ризалыгын да көтмичә, аның бил каешыннан алды һәм, бөтерелеп китеп, ялт иттереп Апанасны аркасына салды, йомшак мүк өстенә лап итеп төшкән старшинаның пилоткасы әллә кая очып китте. Агачлар арасыннан бу күренешне шыпырт кына күзәтеп торган сугышчылар, урманны яңгыратып, көлеп җибәрделәр. — һәй, бәләкәй капитан! Алып батырын каплады ич. — Иптәш старшина, кабыргаларың исәнме? Санитар чакырмыйкмы? Яхшы күңелле Апанае Грай моңа ачуланмады, бары көлде генә. — Ох, шайтан баласы, — диде ул мыекларын хәрәкәтләндереп. — Үз абыеңа кул күтәрәсеңме? Тукта, мин синең колакларыңны борырмын ^>ле. — Я, абый, әйт: мин көчлеме? ЛАинер булырга ярыйммы? Апанае командир белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Шулай итеп, Җиһангирның язмышы икенче тапкыр капитан Разумов кулына төште. Яшь бөркетнең тормышын теге яки бу якка борып җибәрү анык ихтыярында 
иде. Җиһангирны минерлар ротасына күчерделәр. Күп тә үтмәде, ул ике операциягә катнашты. Ә оченче- сендә, төнге операция вакытында, аны яраладылар. Ул егылды, ләкин барыбер финнарның землянкалары түбәсенә шуышып менде һәм, төтен трубасына танк гранатасы җибәреп, землянка эчендәге барлык финнарны юк итте. Моның өчен аны «Батырдык өчен» медале белән бүләкләделәр. Җиһангир госпитальдә ике айлар чамасы дәваланганнан соң, бераз ябыга төшеп, яңадан үз частена кайтты. Сукмак буйлап аның әкрен генә килгәнен күргәч, Апанае ашый торган ашын ташлап, аңа каршы чыкты. — Братишка, Җиһангир, исәнме! — дип Апанае аны кочаклап алды һәм, нәни баланы әйләндергән кебек, әйләндерә, үбә, сөя башлады. » — Я, аяк ничек? , — Төзәттеләр. — Хәзер борчымыймы? — Юк. — Ә безне сагындыңмы? — Сагындым^ Җиһангир госпитальдән кайткан, Апанае анарда зур үзгәреш сизде. Аның балалык сыйфатлары ' бик нык кимегән. Ул үзен Апанае белән дә, башкалар белән дә тигез итеп тота. Холкы да бераз басыла төшкән кебек, хәтта сөйләве дә үзгәргән, тик күзләре генә әвәлгечә калганнар: шаяннар һәм үткерләр. Бу вакыйга 1944 нче елның апрель азакларында булды. Госпитальдән кайтканның өченче көнендә Җиһангир яңадан разведчикларның кыю һөҗүмнәрендә катнашты. Шуннан бирле ул, бүтән иптәшләре кебек үк, көи-төн ут эчендә, кур кыныч астында иде... *
Ак төгаг^д 
 
 Кулларын аркасына куеп, подразделениега кайтучы капитан Разумов менә шуларны уеннан кичерде. Юл буенча үзе белән янәшә килгән ординарецына бер генә сүз дә эндәшмәде. Шул хәлдә ул землянкасына кай- тын керде. Тәмәке кабызды һәм түшәмгә карап, төтәтә башлады. Ләкин ул тәмәкесен тартып бетерергә дә өлгермәде, землянкага, рөхсәт сорамыйча-нитмрчә, аның дусты, махсус бүлек начальнигы майор Чачуа килеп керде. — Гога, егетләр киттеләрме? — дип сорады ул ишектән үк. Аның тавышындагы кискенлек Разумовны урыныннан сикереп торырга мәҗбүр в!тте. — Киттеләр, Ник? — О, чорт! Майор Чачуа үз алдына сүгенеп, кулындагы камчысы белән итегенә орды. — Нәрсә бар, сөйлә! — диде капитан борчылып. — Нәрсә булсын, минерларның рейдка чыгулары ниндидер юллар белән Барон К га билгеле булган. Алгы кырыйда немецлар шул турыда радио буенча лыгырдыйлар. Разумовның йөзе үзгәрде. — Бу нәрсә, хыянәт? — дип гаять агарынып сорады ул. Чачуа ишеккә юнәлде һәм ишек тоткасына тотынган килеш артына борылып, — Штаб белән бәйләнештә бул. Мин дә үз ягымнан чаралар күрермен, — диде. 
III. Таш сырттагы бәрелеш ■ Лейтенант Кауровның сугышчыларлы 20-25 километр әйләнеч ясап, дошманның икс терәк пункты арасындагы ачык флангтан эчкә таба үтә башладылар. Хәзер алар бер ягында зур күл, икенче ягында ачык сазлык җәелеп яткан урманлы таш сырт буенча баралар иде.- Күктәге болытлар күптән инде таралган, ә агач яфракларында, үләннәрдә, авырайган бүрекләрен 2 .C Ә.“ №1. 
 түбән игән аллы-кызыллы чәчәкләрдә кунып калган яңгыр тамчылары һаман да әле җемелдиләр иде. Мондый вакытларда кул һәм пычкы тимәгән кыргый урман буйлап баруы аеруча рәхәт һәм күңелле була, һава саф, җиңел, әллә нинди хуш исләр аңкый. Тынгысыз черкиләр күтәрелмәгәннәр, ә яфраклар, ылыслар арасында эреле- ваклы кошчыклар чыр-чу киләләр. Урман шулай тыныч булса да, минерлар күләгәләр кебек тын гына, сөйләшмичә генә атладылар. Кауров икеләтә сак иде. Әгәр дә шушы таш сыртны хәвеф-хәтәрсез узсалар, ул чагында аларның эшләре күп җиңеләячәк. Засада өчен бик уңай булган бу таш сыртны* үтеп, урман тирәнлегенә ычкынсалар, ул чагында немецлар эзләсеннәр инде! Кауров үзенең группасы турында немецларның хәбәрдар булуларын, Барон К ның аны «каршы алырга» хәзерләнүен, әлбәттә, белми иде. Шулай да разведчик зирәклеге аны көтелмәгән хәлләргә хәзер тота иде. Бу тойгы аны һәм аның сугышчыларын ничә мәртәбә үлемнән коткарып калды. Бу юлы да ул, нәрсәдер сизенеп, дозорларга сак, игътибарлы булырга, җиргә генә түгел, агач башларына да карап барырга кушты. Шуннан соң, унбиш минут та үтмәгәндер, алдан баручы Миша Чиж биек нарат башында нидер селкенеп киткәнен күрде. — Күке! — диде ул шунда ук. Исмаилҗан кулларын болгап, яд- рога тиз генә сигнал бирде. Ләкин немецлар да аларны күреп алганнар иде. Урман эчләрен яңгыратып, аларның кул пулеметы тыкылдый башлады. Кауров, сугышчыларының санын дошманга белгертмәс өчен, каршы атмаска кушты. — Артка! — дип кычкырды ул. Ләкин өч йөз, дүрт йөз метр чигенергә өлгермәделәр — артта да ату тавышлары яңгырады. Тик алар !7
Г. Әпсэлэмов 
 
 
 шактый ерак, сыртның башындарак иде әле. — Капчыкка эләктек, — дип куйды Чиж һәм, боерык көтеп, командирга карады. Кауровныц уң кашы тартыла иде. Ул арада урман эчендә эт өргән тавышлары ишетелде. — Овчарка!. Эт пулялардан куркынычрак иде. — Мөбарәкшин, Володаров, — диде Кауров. — Сугышчан боерыкны тыңлагыз. Сез монда каласыз. Немецларны мөмкин кадәр озаграк тоткарлагыз. Иң элек этләрен бетерергә кирәк. Аннары, теләсә нинди юллар белән булса да, Бөркет тавына барыгыз. Безне анда өч тәүлек көтегез. Килмәсәк, үзебезгә кайтырсыз. Ә без, сазлык аркылы чыгып, куелган бурычны үтәүне дәвам иттерәбез. Аңлашылдымы? — Аңлашылды, — диде Болода- ров икесе өчен дә. — Азык капчыкларын үзегездә калдырыгыз. Калганнарын бирегез. Лейтенант, аларның икесенең дә кулларын кыскач, күзләренә туры карады: — Исән булыгыз? Апанае та егетләрне икесен берьюлы кочаклап күреште. — Җиһангир, сынатмд! — Тыныч бул, Апанае абый. Без комсомолец лар! Бу сүзләрне әйткәндә Җиһангирның әзрәк көлемсерәве, бүтәннәр алдында, малай чагындагыча, «Апанае абый» дип әйтүе старшинаны эретеп җибәрде. Ул Җиһангирның маңлаеннан үпте. Ике сугышчы — Җиһангир Мөбарәкшин белән Саша Володаров — икесе ике таш артына ятып калдылар. Кауров үзенең группасын сазлыкка таба алып китте. Яхшы күңелле Апанае Грай өч тапкыр артына борылып карады. Арырак таш артына яткан Саша беренче борылуда ук күренмәде. Җиһангирның исә таш артына ятып, автоматын җайлавы, йөзенең ничектер озая төшеп алга омтылуы Ананаска һәр ике борылуында да күренде. Ә өченче тапкыр борылганда куаклар һәм агачлар Җиһангирны да каплаганнар иде инде. Старшинага кинәт ямансу булып китте. Ул, ашыгып атлый-атлый, буш кулы белән мыек очын чемстепчеметеп тарткалый башлады. Текә тау битеннән төшеп, куе куаклар эченнән берникадәр барганнан соң, минерлар сазлык кырыена килеп туктадылар. Биредә, хәтта тәҗрибәле старшина да аптырабрак: — «О-о!» дип куйды. Берничә километрларга җәелгән кик сазлык ындыр табагы кебек тигез, анда бары сирәк-мирәк үскән кәрлә куаклар һәм түмгәкләр генә күренә иде. Шундый шәрә сазлыкта көпә-көндез — ах, бу ак төннәр! — ничек итеп дошманның үткер күзеннән яшеренергә дә, ничек итеп аны алдарга? Әллә кайдан күреп алачаклар бит! Минерлар Кауровка текәләләр. Ә ул кыю рәвештә: — Тукталмагыз, сазлыкка! — диде һәм үзе иң алдан сазлыкка атлады. Йомшак мүк белән капланган сазлык, калын келәм кебек, аяк астында әкрен генә тирбәлергә тотынды. Кырыйдан ике йөз, өч йөз метрлар чамасы киткәч, лейтенант туктады һәм сугышчыларына карап, — Хәнҗәрләрегез белән кәсләр кисеп, мүк астына яшеренегез! — диде. Сугышчыларның йөзләре ачылып китте. Алар өчен таныш булган бу гади чараны алар алдан ничек күрмәделәр соң? Хәер, сугышта һәрвакыт шулай инде ул. Башланганчы, билгесезлек томаны эчендә яткан чагында, барысы да коточкыч булып тоела. Ә инде чарасына керешелдеме — барысы да бик гади булып китә. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Минерлар, үткер хәнҗәрләрен чыгарып, тиз-тиз мүк юрганнарны кистеләр, соңыннан үзләре шул юрганнар астына кереп яттылар. Сазлыкта меңләгән түмгәкләр арасында яңа биш түмгәк
Ак төннәр 
19 
 
 
калыкты. Шуннан соц тирә-як яңадан әүвәлге кебек үк бертөрлелек төсенә чумды. Ул арада, сырттагы ташлар арасында ятып калган Җиһангир белән Володаровтан йөз илле метрда, соры бүре кебек, бер эт күренде һәм ыргылып-ыргылып өрә башлады. Володаров аны бер очередь белән генә өзеп алмакчы булган иде, ләкин барып чыкмады. Ул автоматын төзи генә башлаган иде, эт икенче урынга күчте. Володаров яңадан аңа автоматын төзи башлагач, эт, елансыман боргалаиабор- галана, тагын күчеп китте һәм үзе һаман ыргылып-ыргылып өрә бирде. Саша эченнән сүгенеп алды. By юлы эткә ышыкта яткан Җиһангир автомат төзи башлады. Ләкин эт аны да сизде һәм боргаланып йөрүендә булды. Шулай да этне хәзер үк юк итәргә кирәк иде. Югыйсә ул сазлык аркылы киткән минерларның эзләренә төшәчәк. — Болан булмый, — диде Җиһангир, иптәшенә, — син әзрәк артка чиген, ә мин монда калам. Ул, бәлки, синең арттан барып, миңа якынлаша төшәр. Шулай иттеләр дә. Саша Володаров, куакларны юри селкетеп, икенче урынга, арткарак, күчеп ятты. Ләкин өйрәтелгән эт бу хәйләне дә сизде. Ул урыныннан кузгалмады. — Менә, Геббельс! — дип сүгенде Җиһангир һәм, үзе дә сизмәстән, эткә таш алып ыргытты. Эт шунда ук таш янына томырылып килеп, аны исни башлады. Шул чакта Җиһангирның башына, этне граната белән шартлату уе килде. Уеның дөреслеген сынап карар өчен ул тагын бер мәртәбә эткә таш ыргытты. Эт яңадан ташка томырылып килеп исни башлады. — Хәзер, хәзер, — дип сөйләнде Җиһангир гранатасына запал куеп. Бу вакытта немеңлар үзләре дә якынлашканнар иде инде. Шушындый кискен минутта Җиһангирның балаларча ташлар ыргытып торуын күргән Саша Володаров чиксез ачуланды. Ул аңа нәрсәдер кычкыр- макчы да иде, ләкин немецлар шул 
кадәр якын килеп җиттеләр, ул, Җиһангирга булган ачуын онытып, немецларга төзәп атарга әзерләнә башлады. Шул чакта Җиһангир эткә граната ташлады. Эт, баягы кебек үк, әле ярылып өлгермәгән граната өстенә омтылды. Шунда көчле шартлаудан урман эчләре яңгырап китте. Эт һавага бер сикерде дә, лап итеп, җиргә егылды. Әтиең эше беткәнен күргәч, Җиһангир иркен сулап җибәрде. Димәк, саздагылар бер куркынычтан котылдылар... Хәзер немецларның үзләрен тоткарлыйсы бар иде. Алар күптән инде автоматлардан тәртипсез рәвештә тырылдатып киләләр. Саша белән Җиһангир да җавап уты ачтылар. Алар ярыйсы уңышлы бәрделәр бугай. Немецлар килүләреннән туктап, җиргә аудылар. Ыңгырашулар да ишетелде. Ул арада Җиһангир белән Саша урыннарын алмаштырып, немецларга икенче яктан бәрделәр. Шуннан соң ике яктан да көчле атыш куерып китте. Пулялар баш өстендә туктаусыз сызгырдылар һәм агач ботакларын сындырып, кәүсәләрен чәрдәкләп очтылар. Безнең сугышчылар, дошманны сазлыктан мөмкин кадәр ераклаштыру нияте белән, әкрен-әкрен генә күлгә таба чигенә башладылар. Үзләренең өстенлекләрен сизгән немецлар ашыкмыйча гына аларны текә күл ярына кыстылар. Русларның сазлыкка таба чигенмичә, күлгә таба чигенүләренә алар шатландылар гына. Яр текә, су тирән, бер кая да китә алмаячаклар дип уйладылар. Бер вакыт ике яктан да бик кызу барган атыш кинәт туктап калды. Шул чакта немецларның берсе калай труба аркылы рус телендә: — Әй, Кауров, ’ бирел! Югыйсә сиңа капут. Бирелсәң тормышыңны
Г. Әпсәламоа 
2Э 
 
 
саклаячакбыз, — дип кычкырды. Болодаров белән Җиһангирның колаклары үрә тордылар. Лейтенантның фамилиясен немецлар кайдан белгәннәр? Әллә Барон К. мондамы?! — Ах, сволочьлар! Бирел дисезме? Юк, Кауров бирелми! — дип кычкырды Болодаров һәм трубалы немецка бербер артлы ике граната томырды. Шуннан соң немецлар трубадан кычкырып маташмадылар. Саша, аларга мөрәҗәгать иткәндәй: — Я, нәрсә, Кауровның җавабы ошамадымы? — диде. Чигенә торгач күлгә 15-20 метрлар гына калды. Артык чигенергә мөмкинлек юк иде инде. Ауган агач артына яшеренгән ике сугышчы берберсенә якынрак елыштылар. Аларның йөзләреннән тир ага, икесе дә гыжлап беткәннәр, маскхалатлары ерткаланган. Ә күзләре чиксез ачу белән ялтырыйлар. — Ичмасам, алар исән калсыннар иде, — диде Җиһангир, иптәшләре турында. — Патроннарың бармы? Минем бетте. — Минем бераз бар әле. Алар патроннарын бүлештеләр. — Җиһангир, — диде Саша кинәт әллә нинди сәер тавыш белән.— Әгәр мин һәлак булсам, Наташага хат яз. һәм Аркадийга минем турыда сөйлә. Юкса ул әлләни уйлар. Ә хәзер сугышабыз. Актык сулышкача сугышабыз! — Сугышабыз! — дип кушылды Җиһангир. Аның тагын Апанае Грай кебек: «Безгә үләргә иртәрәк әле, без яшәргә тиешбез» дип тә әйтәсе килгән иде, ләкиң атыш тавышлары аңа сөйләргә ирек бирмәделәр. Бу вакытта арттагы немецлар да килеп җиткәннәр иде. Сугышчылар ике ут уртасында калдылар. — Җиһангир, — диде Саша башын борып, — күлгә шуышып карап кил, берәр нәрсә юкмы? Ә мин бераз тоткарлап торам. Җиһангир шунда ук күлгә таба шуышып китте, ә Болодаров, автоматтан ата-ата, үзенең Ленинградын исенә төшерде. — Ленинград халкының газаплары 
өчен, әнием өчен, сеңлем өчен! — дип кабатлады ул аткан саен. Немецлар атудан туктамадылар, ләкин артык алга да омтылмадылар. Күрәсең, нидер хәзерлиләр иде алар. Болодаровныц башында бая ук бер фикер туды: арттан һәм алдан килүче немецлар бергә кушылдылармы икән? Әгәр кушылмаган булсалар, алариы үзара сугыштырып булмасмы? Җиһангир кайтты. Аның йөзе яктырган иде. Ул ашыгып пышылдады: — Суда бүрәнәләр бар. Бүрәнәләргә ябышып, күл аркылы чыгар га- мөмкин. Шул чакта уң якта да, сулда да куаклар селкенде. — Уңга бәр, — диде Болодаров Җиһангирга. Үзе сул якка каратып атты. Шул ук вакытта немецлар да ут ачтылар. Пулялар өере уңга да, сулга да очып тордылар. — Эшләр пешә шикелле, — дип уйлады Саша һәм, Җиһангирга борылып, — күлгә! — дип кычкырды. Немецлар үзара кара-каршы атыш алып барган чакта, Саша белән Җиһангир текә ярдан күлгә сикерделәр. Тик китәр алдыннан Җиһангир, башыннан пилоткасын салып, бүрәнә артындагы ботакка киертеп калдырды. — Киткәннәр дип уйламасын нар, — диде. Бүрәнәләр су эчендә чайкалып торганлыктан һәм күл кырыйдан ук тирән булганга, алариы этәреп җибәрү, аларга ябышу кыен булмады. Шуңа күрә немецлар үзара аңлашып, ярга килеп баскан вакытта минерлар ярдан өч йөз метрлар чамасы эчкә керергә өлгергәннәр иде инде. Немецлар рус сугышчыларының кинәт кенә юкка чыгуларына бик нык аптырадылар. Аннары аларның берсе күл эчендә
Ак төннәр 
21 
 
 
чайкалган бүрәнәләргә кулы белән күрсәтте. Яр кырыена кул пулеметы китертеп куйдылар, ут ачтылар. Пулялар, бүрәнәләр тирәсендә сызгырып, су чәчрәтеп, суга чума башладылар. Лрттарак йөзүче Саша Володаров кинәт ачы кычкырып җибәрде һәм су өстендә кызыл кан табы күренде. Җиһангир, үз бүрәнәсен ташлап, Саша янына йөзде һәм аны бер кулы белән кочаклап алды: — Чү, кай җирең? Саша каты ыңгырашты: — Иңбашны... Җиһангир, көчен югалта барган дусты Сашаны бүрәнәгә җайлабрак аркылы салды да, суга төшеп .китмәсен өчен, аны бер кулы белән тотып, икенче кулы белән бүрәнәне аргы як ярга таба этә башлады. Ә яр ерак, чак-чак кына күренә һәм тирә якта чулт-чулт итеп пулялар суга чумалар иде... IV. Баткак сазлык аркылы Лейтенант Кауров, үзенең сугышчылары белән, дүрт сәгать буенча мүк астында ятты. Ташлы сыртта атышлар барган вакытта ул әллә ничә тапкгЛр урыныннан сикереп торырга һәм тигезсез сугышта үзләренең актык көчләрен куеп сугышучы ике солдатына ярдәмгә омтылырга теләде. Ул сугышчыларның никадәр авыр хәлдә икәнлекләрен йөрәге белән сизә һәм шуны сизә торып тик ятарга мәҗбүр булуы аның өчен иң каты җәза иде. Чиксез ихтыяр белән генә ул үзүзен тыеп кала алды. Командование куйган бурычны үтәп чыгар өчен, бу минутта аның тик ятуы, өстенә килеп бассалар да селкенмәве кирәк иде. Ә Апанае Грайның бу минуттагы кичерешләрен хәтта күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Ул бичараның йөрәгенә кан савылгандыр. Этнең өзгәләнеп-өзгәләнеп өрү тавышлары ишетелми башлагач, Кауров иркен сулап куйды. Эченә беркадәр җылылык йөгерде. Ул немец овчаркасының юк ителүен аңлады. «Рәхмәт, батырлар, рәхмәт!» дип сокланып, мактап туя алмады ул сугышчыларын. Өзлексез яңгырап торган атышлар, гүя Кауровка Җиһангир белән 
Сашаның исәнлекләре турында сөйлиләр иде. Тик ике сугышчының уннарча немецларны Оу кадәр озак тоткарлап торуларына гына Кауров ышанып бетә алмады. Ул мүк астына кереп яшеренгәнче тоткарлый алсалар да бик яхшы булыр дип уйлаган иде. Ләкин ярты сәгать, бер сәгать, сәгать ярым вакыт үтте. Атышлар һаман тынмадылар. Лейтенант гаҗәпләнеп: «нәрсә белән аталар, аларның патроннары күптән бетәргә тиеш иде бит» дип куйды. Ләкин шуннан соң да атышлар байтак вакыт дәвам иттеләр әле. Алай гына да түгел, соңга таба алар аеруча көчәйделәр. Әйтерсең, сугышка яңа кешеләр катнаша башладылар. Әмма, атышлар инде һичкайчан туктамас шикелле булып тоелганда, кинәт кенә тып-тын булып китте. Көтелеп тә көтелмәгән хәлдән Кауров сискәнеп куйды. Нәрсәдер бик каты итеп аның йөрәген тырнады. Саша белән Җиһангир ни хәлдә калдылар? һәлак булмадылармы? Дошман кулына эләкмәделәр микән? Бу соңгы уен Кауров шунда ук башыннан куып чыгарды. «Юк, юк, булмас!» диде. Лейтенантның йөрәге ешрак тибәргә тотынды. Гүя бөтенесенә дә ул гына гаепле иде. Атышлар бераз тынып торгач та яңадан урман эчләре яңгырап китте. Бу юлы кул пулеметы гына атты. Аның, немец пулеметы булуы һәм эзәрлекләп атуы Кауров өчен ачык иде. «Әллә күл аркылы китәләрме?» — диде ул үзүзенә. Пулемет тавышы басылгач, урман эчләре ниндидер сәер бер тынлыкка чумып калды. Тик немецларның ачы сүгенүләре генә ара-тирә ишетелгәләде. Аннары аларның кечкенә бер төркеме, сазлык кырыена килеп чыгып, берничә минут чамасы шунда басып торды. Фашистлар үзара нидер сөйләшеп, куллары белән сазлыкка таба күр
Г. Әпсәлэдов 
 
 сәттеләр. Бинокльләрен күзләренә күтәреп, саз бушлыгын бик озак капшадылар. Соңыннан, бу ялангач һәм баткак сазлык эчендә берәүнең дә булмавына ышанып булса кирәк, кире борылдылар. Кауров аларга шул хәтле ачу белән карады. Әгәр мөмкин булса ул бөтен обоймасын шушы кабахәт килмешәкләргә төзәп җибәргән булыр иде. Ләкин Кауров бу юлы да, тешен кысып, түзәргә мәҗбүр иде. Бер заман барысы да басылды. Ташлы сырт тирән һәм авыр тынлык эчендә калды. Тик гамьсез кояш ’жына һаман иксез-чиксез күк буйлап йөзә һәм, һични булмаган кебек, сазлыкта әүвәлгечә су чәчәкләренең башны миңгерәүләтә торган төче исләре җәелә иде. Җил юк. Бер генә үлән дә селкенми. Әнә түмгәк өстендә, ике бөртек кан тамчысы кебек, бер тармакта ике нарат җиләге үскәч. Кауров аларны, сузылып алып, кабасы килә. Хәтта аларның әчкелтем тәмнәрен дә тоя кебек. Ләкин лейтенантның кулы сузылмый. Авыр газап эчендә тагын бер сәгать чамасы вакыт үтә. Шунда сырт башындагы иң биек нарат түбәсенә элек бер козгын, аннары икенчесе, өченчесе килеп куналар. Куналар да, хәрәкәтсез калып, түбәнгә иеләләр. Алар кычкырышмыйлар да, борчылмыйлар да. Козгыннарны күргәч, Кауров талпынып китте. — Никадәр комсыз кошлар. Үләксә барын сизәләр булса кирәк, — дип уйлады ул. Кошларның агач башларына килеп кунулары һәм тыныч кына утырулары сыртта кешеләр юклыгын күрсәтә иде. Кешеләр бар җиргә алар болай килеп кунмыйлар, кунсалар да сабырсызланып, борчылышып карылдашалар. — Апанае, — диде лейтенант әкрен генә. — Тыңлыйм. — Козгыннарны күрәсеңме? — Күрәм. — Ни дип уйлыйсың? — Якында мәет булырга тиеш. Алар шуңа. — Ә немецлар? — Алар киткәннәр. Лейтенант бераз уйланып торды. Аннары: — Апанае, сыртка шуыш. Карап кил, — диде. Апанае авыр капчыгын калдырып, шунда ук мүк астыннан чыга һәм, кәлтә елан шикелле, түмгәктән түмгәккә ышыклана-ышыклана, пластунча шуышып китә. Ротада ул иң оста пластунчы. Аның кебек ерак һәм яшеренеп шуыша, алучы берәү дә юк. Егерме метрга кадәр лейтенант аның дәү аркасын һәм кара табаннарын күреп торды. Егерме метрдан соң Апанае, әйтерсең, җиргә сеңгән ксбе.к булды. Кауров, күзләрен авы’рттырганчы караса да, аны күрә алмады. Алла хэгга бер генә үлән сабагы да селкенмәде, бер генә кыймылдау да сизелмәде. Утыз минутлар чамасы вакыт үтте. Тирә-як әүвәлгечә тып-тын иде. Кауров шунда гына үзенең мүк астында бик нык туңуын, саз дымы киемен епшетеп, тәненә үтүен һәм тәненең дер-дер калтырап торуын сизде. — Егетләр дә туңганнардыр бит, — дип уйлады ул. Шулай да саклык йөзеннән мүк астыннан чыгарга кушмады. Апанаеның кайтуын көтә-көтә лейтенант алда торган бурыч турында тагын бер кабат уйлап алды. Сырт буйлап бару һаман куркыныч әле. Немецлар иртәме-соңмы, үзләренең алданганлыкларын сизеп, икенче урында засада оештырачаклар. Димәк, дошман тылына үтү өчен бердәнбер юл — сазлык аркылы бару кала. Ләкин үтеп булырмы? Картада күрсәтелүгә һәм элекке разведчикларның әйтүләренә караганда, бу сазлык бөтенләй үтә алмаслык баткак. Кауров быел көчле яңгырларның күптән инде булмауларын исенә төшерә. Кичәге яңгырның биредә бары яфракларны гына чылатып
Лк төннәр 
23 
 
 
үткәнен уйлый да, саз аркылы чыгарга карар итә. Кинәт: — Иптәш командир, — дигән әк- рең тавыш ишетелде. Кауров Грай- ның болай сиздермичә килеп чыгуыннан сискәнеп үк китте. Апанае, тәбәнәк артыш куагы арасыннан башын сузып: — Сыртта берәү дә юк. Мин менә бары шуны гына таптым, — дип пышылдады һәм командирга яшел пилотканы сузды. Лейтенант аны кулына алып карады һәм нәкъ маңлай турысында пуля тишеге күрде. — Сыртта бик күп гильзалар, патрон коробкалары калган. Кан таплары да, канлы бинтлар да күп. Немецлар ягыннан кимендә унлап кеше яраланган булырга тиеш. Ләкин берсен дә калдырмаганнар. Безнекеләрпең дә гәүдәләре һичбер җирдә күренми. — Ә козгыннар? — Козгыннар эт үләксәсенә җыелганнар. Лейтенант сүз арасында Апанаеның йөзен күзәтте. Аның киң, ачык йөзеннән, кылыч борыныннан тир ага. Мыеклары ничектер салынып төшкәннәр, ә күзләрендә әрнү катыш тирән борчылу күренә. Апанае китергән хәбәр үзенең билгессзлеге белән бик авыр иде. Командир, тешләрен кысып, берничә секунд эндәшми торды. Аннары: — Барыгызга да мүк астыннан чыгарга! Мүкләрне яхшылап ябарга. Безнең монда ятканлыкны һичкем белмәсен, — диде. Мүк астыннан чыккан минерлар, салкын суда коенган шикелле, дер- дер калтыраналар иде. Чиж бөтенләй күгәргән, кечерәйгән. Исмаил- җап каралган, Луновның тешләре тешкә тими. Чиж, шул хәлендә дә күңелен төшермичә, шаяртып алды: — Гитлер белән Маннсргеймны шул юрган астына салып, берничә ай йоклатасы иде, — диде. Ләкин башкалар, аның сүзенә колак калмадылар. Лунов та, Исмаилҗан да Апанаеның лейтенантка сөйләгән сүзләрен ишеткәннәр иде. Шуңа күрә алар өстәмә рәвештә Грайдан бер нәрсә дә 
сорап тормадылар. Тик Лунов, лейтенантның кулыннан Апанае китергән пилотканы алып, әйләндереп карады да, әкрен тавыш белән: — Җиһангирның пилоткасы, —• диде. — Менә минем инәм. Җиһангир аны миннән кичә яка тегәргә сорап алган иде. Үзем яшел җеп саплап бирдем. — Иптәшләр! Башларыгызны имәгез. Безнең дусларыбыз исәннәр, алар күл аркылы чыгып киткәннәр дип уйлыйк. Алар безне Бөркет кыясында көтәчәкләр. Ә безгә хәзер вакыт бик кыйммәт. Мин сазлык аркылы үтәргә карар иттем! Барысы да Кауровка карадылар. Командир бу караштагы сүзсез сорауны аңлады һәм җавап бирергә ашыкты: — Картада бу сазлык үтә алмаслык баткак дип күрсәтелә. Ләкин Совет сугышчылары өчен үтә алмаслык сазлыклар юк. Үтәрбез!— диде. Апанае, Лунов кулындагы пилотканы алып, күкрәк кесәсенә бөкләп салды да, — Үтәрбез, әлбәттә, үтәрбез, — диде. Лейтенант картасын чыгарып, яраштырды. — Апанае,—диде ул бераздан,— безне 280 нче азимут буенча алып бар. Апанае, кулына бәйләгән компасына карап, бармаклары белән аның рычагын тартты. Бер очы каралтылган, икенче очы каралтылмаган корыч стрелка ялтйолт итеп инә күчәрендә әйләнгәләп, як- якка авышкалады да, үзенең каралтылган очы белән төньякка юнәлеп, тынып калды. Апанае, стрелканы лимбдагы С хәрфе белән туры китерү өчен, әзрәк борылды һәм диоптрларны 280 градус буйлап юнәлтте. Аннары алда өч йөз, дүрт йөз метрлар чамасында, ерактан яхшы күренә торган сын- 
Г. Әпсэлэмов 
 
 ГДЕ башлы каратны ориентир итеп билгеләде. — 1сманл, син дә Апанае белән баоасың. -• Ъ-ңлыйм. Ваш га ике кешедән торган дозор кузгалды, аннары, дозор ике йөз М»'*2Л'Р чамасы киткәч, ядро да күтәрелде. ' Сизлык хәзгогә коры иде. Аяк астында түшәк кебек йомшак мүк ята. Андасанда гына иссез чәчәкләр күренә. Әләдән-әле аяк. ас- н гына пырылдап саз кош- ла?: күтәрелеп китәләр. Кинәт кайдадыр, бөтенләй якында гына, «кивит. кивит» дигән та- ьы1: ишетелде. Әйтерсең, кемдер сигнал бирә иде. Апанае туктады һәм, тавыш кабатлангач, тиз генә жиргә ятты да, кызу-кызу куакка таба шуышты. Исмаилҗан да шунда ук җиргә ятты һәм икенче куакка таба шуышып китте. Апанае куакка җитәм дигәндә аннан күгәрчен зурлыгындагы саз кошы — тәкәрлек очып китте. Бер генә секундка аның сыртындагы җете кызыл каурыйлары күренеп калдылар. Тәкәрлек очып китү белән «ки- вит» дигән тавышлар да бетте. Старшина, үзенең алданганлыгын яңа гына сизеп, колак очларына кадәр кызарды. Башта ул гаепсез кошны тетеп салды, аннары «Менә карт юләр! Кош тавышын да аера аламын башладыңмы?» — дип үз- үзен тиргәргә тотынды. Хәер, аның үзүзен болай орышуы урынсыз иде, әлбәттә. Кем, кем, ә инде Апанае кошлар тавышын аера белә, кирәк булса үзе дә ун төрле кош булып кычкыра ала, хәтта сандугач булып та сайрый. Тик бу юлы Җиһангир һәм Саша турындагы күңелсез уйлар аны онытылырга мәҗбүр иткән иде. Шунда да аның күнегелгән колаклары һәр ят тавышны ишеттеләр, ә акылы, бүтән нәрсә белән мәшгуль булганга, кичекте, мәгънәне аңлап җиткерә алмады. Шуның нәтиҗәсендә соңыннан кызык итеп сөйләрлек бер хәл булды: Лпанас инстинкт буенча җиргә ятты һәм шуыша башлады... Гран яткан җиреннән күтәрелгәч, Исмаилҗан сорау белән аның йө- зенә карады. Аңа мәсьәлә бөтенләй караңгы иде әле. Ләкин Апанае кулын гына селекте. Шуннан алар юлларын дәвахм иттерделәр. Сынган башлы наратны узып киткәннән соң, сазлыкта камышлар күренде. Аяк асты суланды. — Баткаклык башлана, — дип уйлады Апанае, юеш мүккә сакланып баса-баса. Хәзер инде ул бая- гыча онытылып бармый, һәр кыштырдауга, һәр чыр-чуга игътибар итә- һәм * шунда ук аларның нәрсә икәнлеген дә төсмерли. Бая тәкәрлеккә бик нык ачуланган булса да. хәзер, үзен уйдан аеруы өчен, рәхмәт кенә әйтә иде. Күпмедер барганнан соң камышлар бетеп, разведчикларга төньякның гарип зирекләре очрый башлады. Аяк асты яңадан ныгыды. Бу хәл тәҗрибәсе тулып җитмәгән Исмаилҗанны тәмам шатландырып җибәрде. «Бу җирне баткаклык дигәннәр иде. һич кандай баткаклык юк» дип уйлады ул. Бераздан зирекләр генә түгел, өянкеләр һәм каен куаклары да очрый башлады. Исмаилҗан тагы да шатланды. Апанае исә, ни өчендер, киресенчә, тагы да сагырак төс алды. Ул һәрбер кыякка, һәрбер түмгәккә, хәтта аяк астындагы мүкләрнең төсләренә дә игътибар итә торган булды. Апанае дәү гәүдәле, ләкин гаҗәп җиңел аяклы кеше. Ул басканда йомшак мүк сыгылмый кала. — Сак бул, — дидө ул Исмаил- жанга пышылдап. — Зирек, өянке, наен куаклары баткак урыннарда үсәләр. Алар су яраталар. Усак очраса гына карыкмый атларга мөмкин. Усак корыны ярата. Лпанас сирәк-сирәк кенә туктап, азимутны яраштыра да, тагын кузгала иде. Бик кирәк вакытларда гына ул Исмаилҗанга бер-ике авыз сүз куша. Аның гадәттә балкып торган акыллы йөзе бүген сүрән, ачулы. Баш өстендә мыж килгә»
Ак тепнәр 
25 
 
 
черкиләр шикелле, аның миендә хәбәрсез югалган Саша Володаров бел!ән. Җиһангир Мөбарәкшин турындагы уйлар кайныйлар. Кайда алар? Нинди хәлдәләр? Бәлки, дусларының ярдәменә мохтаҗлардыр? 11 и чек у й л а м ы й с ы ң: Җи һа н ги р бөтенләе белән диярлек Апанаеның кул астында канат чыгарды бит, минерразведчик мәктәбен дә аның кул астында үтте. Аны комсомолга тәкъдим итүче дә Апанае булды. Күп вакытта Җиһангир, аның кочагына кереп ятып, — Апанае абый, сугыш беткәч, мин химия фәннәре буенча укырга китмәкче булам. Мин яңа элементлар ачармын. Менә Менделеев булган. Мин дә аның кебек галим булырга телим, — ди торган иде. Апанае, аның башыннан сыйпап, — Яхшы, бик яхшы, Җиһангир,— ди иде. — Менә фашистларны куып җибәрик — бар да рәткә керер. Тормыш та ямьләнер. Сугышка кадәргегә караганда да яхшырак булыр. Ватылган, җимерелгән шәһәрләрне дә төзәтербез, яңаларын да салырбыз. Укымышлы, белемле кешеләр безнең илебезгә күп кирәк булыр... Саша Володаров та Апанаска бер туган энесе кебек якын иде. Әле күптән түгел генә Апанае аңа партиягә керү өчен рекомендация бирде. Апанае аны үтәдән-үтә күрә, аның йөрәгендә укмашкан кайгысы да, шатлыгы да аңа мәгълүм иде. Ничә мәртәбә Саша аңа На- ташасының Ленинградтан җибәргән хатларын һәм рәсемен күрсәтте. — Әдәпле һәм эшлекле кызга ошый, — ди иде Апанае Сашага. Бу кыздан аерылмаска киңәш бирә иде. Шулай сөйли, шулай юата иде ул аларны. Ә хәзер? Шулай ук Саша Володаров үзенең сөйгән Ленинградына кайта алмасмыни, ә Жиһангир яңа элементлар ачучы мәшһүр химик була алмасмыни? Яңадан уйга чумган һәм үзе дә сизмәстән адымнарын ешайткан Апанае Исмаилҗан турында бөтенләй онытты. Ә мүк астында дер- дер калтыраган) Исмаилҗанның кара тутлы яңаклары буйлап та хәзер тир ага һәм ул аламны ва- кыт-вакыт сарылы-яшелле халат җиңе белән сөртеп, ала иде. 
Шулай да, Үзбәкстанда туып үскән бу егет, салкынга караганда, эссене җиңелрәк кичерә иде. Апанае артыннан атлый-атлый ул үзенең гүзәл Фәрганәсен исенә төшерде. йөзем бакчасына чыгып йөзем өзүләре, чәйханәдә аякларын бөкләп, ?<улдан-кулга күчеп йөргән пыяладан күк чәй эчүләре, тамакны яндыра торган итле, борычлы пылау ашаулары, атка атланып улак чабып уйнаган чаклары күз алдына килде. Балчык койма аркылы һәрвакыт сузылып карый торган күрше кызы Сәләмәтханның кара йөзем кебек күзләре* уеннан үттеләр. Хәзер ул нишли икән? Ул арада күңелсез җәелеп яткан киң сазлыкны каплаган тутык мүкләр арасында сары сулы күлчекләр торган саен ешрак күренә башладылар. Мамыкбашлар да күбәйде. Апанае аларга бик шикләнеп карап атлады. Әйтерсең, алар, елан шикелле, аның аягын чакмакчылар иде. Чыннан ла, бу сары сулар, бу мамыкбашлар һичбер йхшы нәрсә өмет иттермәделәр. Кинәт Апанае үз артында көчле мышнау ишетте, йөрәге сызылып китеп, артына борылды. Тездән су эченә баткан Исмаилҗан, мышный-мышный, каты җиргә чыгарга маташа, ләкин сазлык аны ычкындырмый иде. «Эх!» диде дә Апанае, иптәшенә ярдәмгә ташланды. Ул унбиш-егерме адым йөгереп үткәнче Исмаилҗан тагын да тирәнрәк батты. Беренче минутларда сазга )5ата башлаган Исмаилҗан бөтенләй курыкмады, эченнән сүгенде генә. Ләкин, сазлык рәхимсез рәвештә аны тирәнрәк суыра башлагач, аның коты очты. Илереп, бөтен тавышы белән кычкырып җибәрә 
Г. Әпсэләмов 
26 
 
 
чзды. Ләкнн үзенең дошман тылында икәнен, аның тавышы сугышчан эшне һәм иптәшләрен харап итүен унлап, тешләрен кысты. Ул, хәтта, ярдәм сорап Апанаска да дәшмәде. Исмаилҗан, саз тырнагыннан ничек тә ычкынырга теләп, селтәнде, талпынды. Әмма талпынган саен тирәнрәк бата барды, чирканыч, салкын саз суы, салкын елан кебек, аның кайнар тәненә уралды. Әле яңа гына ~аның күз алдында гүзәл Фәрганә, эссе Үз- бәкстан иде. Хәзер кая киттеләр алар? — Чү, селкенмә, — диде Апанае. Ул кулын сузып, Исмаилҗанны тартып алмакчы булды. Ләкин бу нәрсә уңышлы нәтиҗә бирмәде. Апанае үзе дә бата башлады. Шуннан ул тиз генә читкә сикереп, үткер хәнҗәре белән янындагы куакларын турый башлады. Аннары аларны, киң кочагы белән кысып алып, Исмаилҗан янына салды. Тик боларның да файдасы аз булды. Чыбыклар Апанаеның авыр гәүдәсен күтәреп тота алмадылар, ә Исмаилҗан чыбыкларга тотынып та саз тырнагыннан ычкына алмады. Шулай да чыбыклар Исмаилҗанның батуын берникадәр киметтеләр. Апанае, бер аягы белән түмгәккә, икенче аягы белән жи- ңелчә генә итеп чыбыкларга басып, Исмаилҗанның кулыннан тотты. /Дуенындагы автоматын, аркасындагы авыр капчыгын салдырып алды. Ул арада Кауров та килеп җитте. Ни булганын сорап торасы юк иде. Билдән сазга баткан Исмаилҗанның хәле никадәр куркыныч булуы сүзсез аңлашылды. — Агач, корган агач кирәк, — диде Апанае. — Минем арттан,— диде Кауров Чиж белән Луповка, һәм йөгереп китеп тә барды. Алар киткәч Исмаилҗан үзен тагын да начаррак сизә башлады. Корыган агачны тиз генә таба алырлармы соң, биредә урман түгел бит. Ә явыз сазлык һични белән санашмый, үзенекен итә, Исмаилҗанны һамак төпкә тарта. Кинәт Исмаилҗанның иреннәре дерелдәп киттеләр. — Апанае әкә җан... 
Апанае аның иреннәренең почмакларында кан һәм күбек күрде. — Бераз түз, кадерлем, түз- Ташламабыз. Биш, ун, унбиш минут вакыт үтте. Нинди озак! Кауровлар һаман кайтмыйлар. Апанаеның чыбыкларга баскан аягы да тубыктан суга күмелде инде. Батуны җиңеләйтү өчен ул гәүдәсенең бөтен авырлыгын түмгәккә баскан аягына күчерде. Ләкин тора бара бу җайсыз хәлдән аның биле сызлый, тез. буыны тала башлады. — Апанае әкә, алар безне тап- майдылар, — дип пышылдады 'Исмаилҗан яңадан. Аның тавышы калтырый иде. Кайнар сугышта, давыллы бәрелештә үлемнән һич- кайчан курыкмаган бу егет, хәзер көчсез иде. Чыннан да, менә шулай тулы аңында килеш, әкренләп үлү коточкыч бит. Исмаил- җанга, биленә кадәр булган гәүдәсе инде үлгән, ул аның барлыгын да сизми шикелле тоела. Менә бераздан аның күкрәге дә үләр, аннары су аның муенына, иягенә кадәр күтәрелер. Ә зиһене һаман да айнык килеш булыр, актык минутына кадәр ул мәкерле сазлыкның ниндидер шайтани тантана белән үз-тор- мышын суыруын күреп торыр... — Табарлар, табарлар,— дип юата Апанае. Ләкин аның тавышы Исмаилҗанның зиһененә барып җитми инде. — Килми ятырлар, әкә,— дип пышылдый ул аңсыз рәвештә. Су аның күкрәгенә җитә. Иптәшләре һаман кайтмыйлар. Хәзер инде Апанае та яхшы ук борчыла башлады. Шулай ук ул үз кулы белән сугышчан иптәшен сазлык төбенә җибәрермени? Карт солдат* бу уйларын сиздермәскә тырышып, Исмаилҗанның ниндидер тиле уг белән ялтыраган күзләренә кара, маска тырыша һәм аның сазлыкны яңгыратып илермәвенә аптырыд
Лк төннәр 
27 
 
 
Моның өчен нинди тимер ихтыяр, нинди ышаиу һәм иптәшлек көче кирәк! Исмаилҗан туган ил, намус, батырлык, дуслык кебек нәрсәләр хакында һичкайчан купшы сүзләр сөйләми иде.' Ләкин эченнән нинди саф вөҗданлы кеше булган ул! «Мин сине белми идем. Менә син нинди икәнсең» дип уйлый Апанае Грай аныц турында. Сазлыкка батып барган Исмаил- җан да, аны төпсез упкынга җибәрмәс өчен ике кулыннан тартып торган Апанае та ниндидер бер онытылу минутын кичергән чакта, Кауров белән Лунов бүрәнә күтәреп кайттылар. Алар икесе дә тәмам пычранып беткәннәр .иде. Озын бүрәнә Исмаилҗан алдына салынды. Аныц ике очы коры, нык җиргә терәлделәр. Кауров белән Лунов бүрәнә буйлап үтеп, Исмаил- жанныц кулларыннан һәм бил каешыннан эләктерделәр. — Исмаилҗан, ^дускай, курыкма! Исмаилҗан эндәшмәде. Ул һушсыз иде. Байтак азапланганнан соц, Кауров, Грай һәм Лунов өчәүләшеп, Исмаилҗаниы сазлык тырнагыннан тартып чыгардылар. — Бичара, — диде Апанае, һушсыз Исмаилҗаниы мүк өстенә салгач. Лейтенант аныц тәнен уарга кушты, үзе бармагын тыгып Ис- маилҗаниыц авызын ачты да, флягасыннан бер йотым аракы салды. Исмаилҗан төчкереп җибәрде. Исмаилҗан күзләрен ачкач, бер минут чамасы үзенең кайдалыгын белештерми торды. Аныц өстенә өч таныш йөз иелгән иде — Кауров, Ананас һәм Лунов. Ләкин нишләт- мәкче булалар алар? Нигә болай карыйлар? — Я, дускай, тор, юлга вакыт,— ди Апанае, һични булмагандай. Бу гади сүзләр ничектер берьюлы Ис- маилҗанныц йөрәгенә үтәләр, аңар- да ышаныч тудыралар, аны яңадан тормышка кайтаралар. Ул күтәрелә һәм тирә-ягына карана. Аныц күзләре томанлы әле, ләкин эчләрендәге яктылык беленә. Дусларын шатландырып аякка баскач кына, барысы да Исмаил- 
җанныц аякларында итекләре юк /*ыкка игътибар иттеләр. Итекләр саз төбендә калганнар иде. — Их, старшина ни әйтер, — дип көлемсерәде Грай. Ләкин Исмаилҗан аптырап калмады. Маскхалатының чалбарын икегә ертып, аякларына урады да, — Булды, — диде. — Иптәшләр, ә безнең Чиж кайда? — дип сорады кинәт Апанае. Барысы да бер-берләренә караштылар. Чыннан да Чиж кайда югалды? — Ул сезнең белән киткән иде бит. — Әллә ул да баттымы? — Тиз булыгыз, иптәшләр, эзлик! Ләкин минерлар кузгалырга да өлгермәделәр, куаклар арасыннан бәләкәй Чиж үзе килеп чыкты. Ул тирләп беткән иде. — Моннан ярты километрда немецлар!— диде ул 1ашыга-ашыга. — Ни сөйлисең, нинди немецлар булсын! — Мин үз күзем белән күрдем. Аларның да берсе баткан иле. Башта чыгарып маташтылар, чыгара алмагач, үзләре үк батырын киттеләр. — Кая киттеләр? — Төнъяк-көнбатышка. — Тукта, син юньләп сөйлисеңме? — Менә тагы! Мин немецның янына ук бардым. Аның сазлыктан кулы гына тырпаеп тора. Лейтенант Кауровның нечкә кара кашлары җыерылып, бергә кушылдылар. Аңа мәсьәлә ачык иде. — Немецлар безне эзәрлеклиләр, — диде ул нык тавыш белән.— Алар үзләренең алдаиганлыкларын аңлаганнар булса кирәк. Немецлар төньяк-көнбатышка борылганнар. Шулаймы, Чиж? — Шулай. — Димәк уңга. Димәк, сазлык аркылы үтәргә курыкканнар, Ә 
Г. Әпсәләмоэ 
28 
 
 
безгә куркыныч сазлык аркылы үтәргә кирәк! Безнең бүтән долыбыз юк. Безгә кичегергә ярамый, һәр минут кадерле. Алга, иптәшләр! Минерлар кузгалып, ярты километр чамасы да китәргә өлгермәделәр, тоташ баткаклык аларның юлын бикләде. Алдан баручы Апанае белән Чпж, кеше үртәрлек сукмак эзли-эзли, хәлдән таеп беттеләр. Сазлык өсте лепелдәп, чайкалып тора. Аяклар баскан саен тез тиңентен багалар. Аларны тартып чыгара-чыгара әйләнә-тирә быкыр лап торган суга әйләнә. Алда бер генә түмгәк тә, күз күреме җирдә бер генә куак та күренми. — Нишлибез? — дип сорый Чиж. Апанае эндәшми. Ул кашларын жыерып, мыек очын чеметә-чемегә’ сары диңгез кебек җәелеп яткан сазлыкта йөргән озын аяклы ялгыз челәнгә карый. Аның өс-башы пычракка баткан, үзе, аудылар тарафыннан эзәолекләнгән аюс:и- ман, авыр сулый, сыны, аркасындагы авыр капчыкларны тигезләү өчен, алгарак иелгән. Ә зәңгәр күзләре зәңгәрлекләрен җуеп, әллә нинди бүтән бер төс белән ялтырыйлар. Аларда, әйтерсеңлә, ут кабынган. Лейтенант, Лунов һәм Юлдашев та шундалар. Кауров кулындагы нечкә таягы белән сазга төртеп кгфый. Таяк, яңа яуган карга кергән кебек, төпкә китә. — Саз чаңгылары ясарга кирәк булыр, — диде Апанае, бераздан. — Югыйсә үтә алмабыз. Лейтенант бу киңәшкә каршы килмәде. Алар бераз кирегә чигенеп, тал-чыбыктан саз чаңгылары үрделәр. Чиж аягына чаңгыларын ныгытып, лаплап итеп басып карады да, — Без хәзер челәннән бер дә ким түгелбез, — диде. Апанае Грай елмайды, ләкин челәнне күргәч кенә башына саз чаңгылары эшләү турында уй килгәнлеген әйтмәде. Алар яңадан кузгалып киттеләр. Чангыларны сөйрәве авыр булса да, хәзер аяклар батмыйлар иде. Бу хәл минерларны шатландырды. Ләкин ике-өч километр җир кит кәч, сазлык өстендәге үлән-мүкләр тәмам югалдылар. Бөтен әйләнә- тирә сары су белән капланган иде. 
Алдан баручы Чпж: — Артык юл юк. Су,— диде Барысы да тын калдылар. V. Көтелмәгән хәл Җиһангир Мөбарәкшин, яраланган һәм минут саен көчен югалта барган Саша Володаровны бүрәнә өстенә салып, аргы як ярга таба йөзде. Немецлар атудан туктаган булсалар да, аңа бик авыр һәх кыен иде. Куллары, аяклары талдылар, авызына су тулды, чәчәде, йөткерде. Кайчагында ул ярга җитүдән бөтенләй өмет өзә иде Алар Саша белән икесе дә күл тегенә китәрләр күк тоела аңа. Ләкин бу рух төшенкелеге озакка бармый, яшь һәм дәртле йөрәге яңадан ешрак тибәргә тотына, гайрәте яңадан кабынып китә. Бүрәнә бик әкренлек белән булса да ярга якынлаша. Күлнең суй саега бара, Җиһангирның күңелендә котылу өмете ныграк яктыра «Саша, без яшибез, яшибез!» ДНЕ уйлый ул. Әмма Сашаның хәле авыр иде Җиһангир аның ярасын аз-маз бәйләгән булса да, күп кан агу. салкын су аның көчен суырды. Хәзер аның ярасы әрнеп сызлау өстенә, башы әйләнә, күңеле болгана иде. Уйчан күзләре тәмам төссезләнделәр. Җирән чәчләре, юешләнеп, битенә сыландылар. Үзе чак-чак тын ала иде. Шуның өстенә Җиһангирның үзенең дә хәле шәптән түгел. Көтмәгәндә аның элек бер аягын, аннары икенчесен көзән җыера башлады. Аяклары бөтенләй диярлек агачка әйләнделәр, ул аларны кыймылдата да алмый иде. Бүрәнәдән аерылса шунда ук күл төбенә китәрлек хәлгә житте. Ә шома бүрәнә, үч иткән кебек, һаман саен әйләнеп торды Мондый чакларда бүрәнә өстендӘГе Саша чак-чак кына суга төшмичә кала иде.  
Ак төввәр 
2V 
 
 
Бәхеткә җил ярга таба исте, пәм әкрек-әкрен бүрәнәне ярга таба куды. Бер вакытны Җиһангир сул кулының лайлалы җиргә тиюен сизде. Сизде һәм үзенә ышанмады. «Юк, бу шулай тоела гына торгандыр» дйп уйлады ул. Ләкин, күңеле шикләнүләрен дәвам иттергәндә, кулы үз эшен эшләде. Ул йомшак лайланы туктаусыз капшады, аннары ниндидер ташкамы, тамыргамы бәрелде. Шикләнергә урын калмады. Җиһангирның аяклары һаман да әле көзән җыерган хәлдә иде. Ул мондый чакларда көзән җыерган •аякны инә белән чәнчеп алу (һай- далы икәнен исенә төшерде. Шул уй белән инә алыр өчен пилоткасына сузылды. Ләкин пилоткасы юк иде. Җиһангир аны күл аръягында таякка кадап калдырганын хәтерләде. Инәнең юклыгы Җиһангирның кәефен кырды. Ул хәтта эченнән сүгенде дә. Тик шул чакта, суга чумып китә язган Сашаны тотып алганда, аның кулына нәрсәдер чәнечте. — Инә! — дип уйлады Җиһангир шатланып. Чыннан да Сашаның гимнастерка кесәсенең капкачында инә чәнчеп куелган иде. Җиһангир аны алып, көзән җыерган аякларына чәнечте. Көзән җыерулар шунда ук бетте, Җиһангир рәхәтләнеп китеп, тамырлары буйлап җылы кан акканын тойды. Әрнүләр, сызланулар тәмам басылды. — Саша, Саша, без ярга чыгабыз, — диде ул, иптәшенә иелеп. Саша күзләрен ачты. Иреннәрен кыймылдатты, ләкин сүзе ишетелмәде. Җиһангир аны, баланы күтәргән шикелле, күтәрде дә, су эчендә үскән биек камышлар, әллә нинди киң яфраклы су үсемлекләре, кар кебек ак томбыеклар арасыннан ярга таба алып китте. Башта су аның, биленнән иде, аяклары лайга баттылар. Соңыннан су әзрәк саекты, ләкин төптә үткер ташлар, тамырлар, ауган агачлар күбәйде. Җиһангир аларга абынып, әллә ничә тапкыр егыла язды. Яр читенә җитәрәк камышлар һәм тал чыбыклар куера төштеләр. Җиһангир алар арасыннан көч-хәл белән генә үтеп, сөзәк ярга килеп чыкты һәм кояшта кызган кызыл гранит таш өстснә иптәшен ипләп кенә салды. Үзе 
дә, көчсезләнеп, аның янына утырды. Аларның юеш киемнәреннән таш өстенә су акты. — Котылдык! ‘Котылдык! — дип шатланды Җиһангир. Кинәт куе куаклар чайкалып китте һәм аннан алты немец ябырылып чыгып, күз ачып йомганчы Җиһангир белән Сашаны сырып та алдылар. Соңгы секунцта урыныннан сикереп торган Җиһангир аларның берсен автомат түтәсе белән бәреп егарга өлгерде, ләкин калганнары аңың өстенә ташланып, үзен җиргә ектылар һәм кулларын артка каерып, бау белән бәйләделәр. — Нәрсә, асыл кошлар эләктеләрмени? — диде немец офицеры бераздан алар янына килеп. Җиһангир яткан җиреннән торып, аяк өстеҮгә басты. Врлодаров та ниндидер аңлашылмас көч белән аякка күтәрелде. Коточкыч хәл булуын алар әле бөтен тирәнлеге белән аңлап җиткермәсәләр дә, ниндидер бер зур бәхетсезлеккә очрауларын сизәләр иде. Минерлар ротасында сугышның беренче айларыннан бирле үк канатлы бер җөмлә йөри иде. Бу сүзне беренче тапкыр чолганышта калган чакта коммунист Харламов әйткән: «Дошман безне куркак дип уйламасын. Әгәр үләргә туры килә икән, аяк үрә үләргә кирәк, иптәшләр!»_ . Дошман танкларына каршы барган каты сугышта, Харламов, биленә гранаталар бәйләп, дошман танкы астына ташланып һәлак булгач, аның бу сүзләре минерларның язылмаган законы, изге традицияләре булып калды. Рота бик күп сугышларда, операцияләрдә катнашып, зур югалтуларга дучар булган чагында да бу законны бозган бер генә сугышчы да булмады. Ә ротага килгән яшь сугыш- 
Г. Әпсәлэмон 
30 
 
 
чыдарга, агитаторлар, иң элек, ] коммунист Хармалов турында сөйлиләр һәм аларны большевик Харламов кебек сугышырга» ротаның намусын тап төшерми сакларга чакыралар иде. Кем белә» бәлки, менә шушы секундта Саша белән Җиһангир да нәкъ менә шул турыда яңадан бер кат уйлаганнардыр, — Я, сөйләгез, батырлар! Сугышчыларның нык кысылган иреннәреннән бер генә сүз дә чыкмады. Немец офицеры, күз уйнатып бераз карап торганнан соң, көмеш портсигарын ачып, бер папирос алып авызына капты, аннары теле белән аны юка иреннәренең әле бер. әле икенче почмагына куып йөртте. Шул ук вакытта үзе ачык портсигарын элек Җиһангирның, аннары Вэлодаровның борын төпләренә китерде. — Рәхим итегез, господа рус разведчиклары. Минерларның куллары бәйле иде. Шуңа күрә немец офицеры, папирос бирүдән битәр, партсигар капкачының эчке ягына ясалган баш сөяген һәм кара тушь белән: «Барон К> дип язылган серле язуны күрсәтер өчен, ягъни тегеләргә кем кулына эләккәнлекләрен аңлатыр өчен сузды. Минерлар баш сөяген дә, язуны да күрделәр. Ләкин алар, немец офицеры көткәнчә, калтырап төшмәделәр. Алар немецка иңбашлары аша ropvn карап торуларында дәвам иттеләр. Алай гына да түгел, аларның карашларында көлү дә, мыскыллау да бар иде кебек. Гүя аларның тын карашлары: «Барон К булгач без мәһабәтрәк бер нәрсә көткән идек, ә бу өтек СС офицеры — кипкән балык икән» диләр иде. Бу горурлык немец офицерына камчы белән суккан кебек булды. Ул иреннәрен кыйшайтып, немецча нәрсәдер кычкырды һәм сугар өчен кулын күгәрде. Кинәт Җиһангир, янагансыман, бер адым алга атлады. — Но, но! — дип немец офицеры чигенде. Шуннан соң Җиһангир белән Сашаны урман эченәрәк алыг киттеләр. Барон К читтән, сына- гансыман, аларга текәлеп карап торды. Җиһангир шактый нык атлады һәм, яралы Сашага булышып иңбашы белән аны терәп 
барды. Сашаның аяклары исә сыгылдылар, хәтта вакыт-вакыт аның аяк астындагы җир бөтенләй югалды яисә саз кебек йомшарды. Барон К төз наратлар һәм карасу чыршылар үсеп торган аланда урнашкан булган икән. Куаклар арасына Җиһангир егермеләп немец автоматчысын һәм як-якка каратып куелган ике кул пулеметын күрде. Алдарак килеп җиткән Барон К русларны ишәйгән наратка ян белән сөялгән һәм сары итекле аягын чалыштырып куйган килеш каршы алды. Ул озын һәм сөякчел гәүдәле, йөзе кипкән, баканыкы кебек өскә калкып торган күзләре, аксыл кашлары астыннан, төссез карыйлар. Кимерчәкле колаклары башына сыланып торалар. Борыны зур, кәкре. Күз төпләрендә күгелҗем капчыклар, ирен почмаклары аска салынганнар. Озын муенында, каз башы кебек, килбәтсез муен төере чыгып тора. — Кауров кайда? — дип сорады ул ниндидер мыскыллы көлү белән. — Мин Кауров булам, — диде Җиһангир. Барон тиз генә урыныннан кузгалды да, аның янына килеп, чалт иттереп яңагына сукты. — Дөресне сөйлә. Ул — аксак Мин беләм. — Белсәң нигә сорыйсың? — Син дә, Иван, — диде немец, Саша каршына килеп, — Кауровны белмисеңме? Саша, хәлсез күз кабакларың күтәреп, — Кауров синең кара йөрәгеңә батырыр өчен хәнҗәр кайрый,— диде. — О, о! Күрәм, сүз өчен сез кесәгә кермисез. Яхшы, күркәм! Әйтегез әле, сез ничәү идегез? Кал- ганнарыгыз кайда? Баронның зәһәр ирепноренә яңц.
Ак твкнар 
31 
 
 
дан мыскыллы елмаю кунды. Алар гүя «без аларның кайдалыгын беләбез, без аларны — кых...» диләр иде. Җиһангир да, Саша да бу фашистка нинди дә булса җавап бирүне үзләренә хурлык санадылар, икесе дә Баронга яннары белән борылып, күктәге тау-тау болытларга карый башладылар. Бу хәл Баронны җенләндерде. Ләкин ул артык тәҗрибәле төлке иде. Аннары ул үзенең сорауларын да, аларга дөрес җавап алудан бигрәк, боларны сынап, кылларын тартып карау өчен генә биргән иде: янәсе, нинди асыл кошлар эләкте? Югыйсә русларның җидәү булуы аңа алдан билгеле иде. Күл аръягындагы бәрелеш белән җитәкчелек иткән аның көнче ярдәмчесе Роберт Ио- гансон радио буенча аңа, сырттагы бәрелеш вакытында руслардан алты кеше үтерелүен хәбәр итте. Дөрес, гади арифметика монда ярап бет^и, чөнки алты да ике—сигез, ә руслар барлыгы җидәү булган. — Хам, — дип сүгенде Барон К, Иогансон адресына каратып. — Идиот башы белән аяк чалып маташа. Кабереңдә котыла алмассың миннән. Барыбер алдашуыңны ачачакмын. Баронның шикләнүләре нигезле иде. Ташлы сырттагы бәрелешкә җитәкчелек иткән немец осһицеры Роберт Иогансон Барон К ның күптәнге шәхси дошманы. Алар Петрозаводск музееннан таланган ниндидер кыйммәтле әйберләрне үзара бүлешә алмаганнар. Шуннан бирле тынышмыйлар. Иогансон, Баронның урынына үзе менеп утыру өчен, аны төрле юллар белән комга утыртырга тырыша. Шуңа күрә, сырттагы бәрелеш турында да Иогансон Барон К. га дөрес мәгълүмат бирмәде. Бәрелеш вакытында бер генә русны да үтермәсә дә, алтыны үтердем, дип Баронга радиограмма җибәртте. Моның белән ул, бер яктан, үзенең югалтуларын капларга теләсә, икенчедән, Баронны уңайсыз хәлдә калдырып, үзенә баш рольне алуны күздә тотты. Ләкин, үзенең кулыннан ычкын ган ике русның Барон урнашкан ярга таба китүләрен күргәч, Иогансон шактый шүрләде. «Руслар гадәттә, Ватаннарын 
сатуга караган да, маңгайларына пуля алуны артыграк күрәләр. Шулай да, дип уйлады Иогансон, Барон аларны эләктереп, бер-бер нәрсә белә калса, миңа яхшы булмас». Аннары аның солдатлары русларның саз лыкка таба юнәлгән эзләрен күрделәр. Иогансон үзенең бик нык алдануын, русларның төп группасы сазлык аркылы чыгып китүен аңлады. Ул тылга радио буенча: «Безнең зонада русларның икенче, яңа группасы хәрәкәт итә. Чаралар күрегез. Бер төркемен мин 26—36 квадратта эзәрлеклим» дип хәбәр итте. Барон К га исә, бу турыда белдерергә тиеш булса да, һични белдермәде. Барон К, үз чиратында, русларның санын белсә дә, аларның нинди конкрет максат белән тылга чыгуларын белми иде. Шул турыда, ичмасам, кечкенә генә бер хәбәр белергә теләп, ул әсирләргә яңа сораулар бирде. Тик тегеләр бу юлы да эндәшмәделәр, әйтерсең, алар аның сорауларын колакларына да элмиләр иде. Ләкин, ничек кенә булмасын. Барон К бүген шат иде. Аның опе рациясе көтелмәгәннән артык уңышлы чыкты. Ә көнче Иогансон яңадан хур булып калды. «Үтерергә мөмкин, син менә русларны плен алып кара! О-о! Бу колоссаль. «Тел»! Барон К ни теләсә «тел» шуны сөйләячәк!» Барон К җүләр кеше түгел иде. Дитрих1 штабына якын; торганлыктан, русларның бу участокта да кайдадыр көч туплауларын, ир- тәме, соңмы аларның һөҗүмгә күчәчәкләрен белә иде. Бу исә немец командованиесен аерата борчыган нәрсә. Әйе, русларның һө җүм итәчәкләре ачык. Ләкин кай- я' Днтрйх — демецларн&ң төньяк фронты командующие.
Г. Әпсэләмов 
32 
 
 
чан һәм кайсы юнәлештә? Төп удар кайда булачак? Кызыл Армиянең кайсы дивизияләре алдан керәчәкләр? Ул дивизияләрнең дислокациясе, саны, коралы, составы һәм башкалар? Болар герман командо- ваниесе өчен барысы да чиксез кьгЗммәтле ’материаллар булачак^ һәм Барон К шул кыйммәтле материалларны кулына төшкән руслардан ала алачагына тулысынча ышана иде. — О, колоссаль! — диде ул тагын бер мәртәбә үз-үзенә. Шул уйлар белән мавыккан Барон 1\ тизрәк кузгалып китәргә боерык бирде. Балзамага җитәрәк, кояш нурларында искиткеч матур булып күренгән бер шарлама бар. ' Шарлама астында өч залдан торган мәгарә урнашкан. Сугышның беренче елында бугай бер фин офицеры Баронны шунда алып керде һәм.- «әгәр дә сезгә кайчан да булса кешеләрдән дә, алладан да яшерен эшләр эшләргә кирәк булса, шунда килегез» диде. Бу фикер Баронга бик ошады. Соңыннан ул биредә үзенең җәзалау пунктын оештырды. Шәмнәр ' яктысында сталактит мәгарә фантастик төс ала һәм анда беренче тапкыр керүчеләргә искиткеч көчле тәэсир итә иде. Җәзалау пунктыннан тыш биредә Барон К яшерен сейф, ә сейф эчендә дөньядагы иң яхшы шәрап- ләрдән һәм кабымлыклардан «склад» оештырды. Ул, «эшләп арганнан соң» яисә күңеле бик ямансулый башласа, шушында килеп, күңел ачарга да ярата торган иде. Бүген, узып барышлый, шул мәгарәгә керергә һәм, пленныйларны да анда алып кереп, аларның «телен» ачарга карар итте. Шул турыда уйлый-уйлый Барон К үзенең отряды белән нарат урманы буйлап атлады. Урман караңгы, күңелсез, әледән-әле яшен суккан агачлар очрый, кайдадыр якында гына кәккүк моңлана. — Немец башына, — дин куя эченнән Җиһангир. Алар Саша белән икесе дә түбән карап баралар. Саша инде үзләренең авыр хәлләре турында уйламый. Ул лейтенант Кауров, Апанае Грай, Аркадий Лунов, Миша Чиж турында уйлый. Кайдалар икән алар хәзер? Бурычны үти алырлар микән? 
Шул уйлар Сашаның башыннан чабышып үтәләр дә, җавап тапмыйча, кабаттан кайталар. Саша яңадан шул турыда уйлый-уйлый кояшка карап ала, күңеленең иң тирән җиреннән чыгарып, «их, яшисе иде, көрәшәсе иде!» дип хыяллана. Әгәр дә шушы минутта бүтән һичнәрсә эшли алмаслык хәлдә булган Саша Володаров хыялый уйларга баткан булса, Җиһангир бөтенләй икенче төрле уйлар белән яна иде. Ул ничек кенә булса да качу ягын, хәзер үк, Валзамага барып җитмәс борын ук, качу ягын карый иде. Юлда ул артка бәйлә- 1ән кулларын ычкындыра алды. Хәзер ул аларны юри бер-бер өсле куеп бара иде. Әгәр дә Җиһангир бер үзе генә булса, мәсьәлә шактый җиңелрәк булыр иде. Ләкин егермеләп кораллы немецлар кулыннан Сашаны күтәреп алып качу мөмкин булмаган хәл иде. Шулай да Җиһангир бу планга әледәнәле кайта иде. Әгәр дә бүтән һичбер юл юклыгына тәмам ышанса, Җиһангир бу тәвәккәл планга да җөръәт иткән, булыр иде. Тик, көтмәгәндә, аның башына яңа бер уй килде: «элек үзем качам, ә аннары инде Сашаны коткару чарасына керешәм» — диде ул күңелеңнән. Ләкин, бу фикергә ныклап тукталырга өлгергәнче, Җиһангирның кайнар миендә яңа каршылыклы уйлар тудылар: —• Саша моңа ничек карар? Аңлармы? Сөйләшергә мөмкин булса, Җиһангир, әлбәттә, һәммәсен дә төшендерә алыр иде һәм Саша да, бәлки, каршы килмәс иде. Ә сүзсез генә.^ әйтмичә генә эшләгәндә, ул моны аңлармы? «Дустын бәладә ташлап киткән куркак җан!» дип уйламасмы? «Юк, мин дустымны ташлап ки- 
Ак төннәр 
 
 тә алмыйм. Үлсәк бергә үлик» дип уйлый Җиһангир. Әмма, бу фикере дә очланып ныгырга өлгерми, кайнар миенең кайсыдыр почмагыннан яңадан баягы уйлары агып киләләр... Җиһангир ничектер аеруча мәгънәле итеп дустына карап ала. Аларның күзләре очрашалар. Саша, гүя дустының эчке шөбһәләрен сизеп, шулай ук мәгънәле итеп, Җиһангирга текәлә. Җиһангир аның карашында: «Рәнҗемим, дустым. Булдыра алсаң кач, иптәшләргә сөйләрсең» дигән сүзләрне укый. Бу вакытта урман сукмагы _ун- унбиш метрлар биеклектәге текә чокыр кырыеннан үтә иде. Иң кырыйдан не:мец автоматчысы бара. Аның белән янәшә Җиһангир. Җиһангир янында Саша. Немецларның кайсылары алдан, кайсылары арттан сөйрәләләр. Ян дозорлар бөтенләй юк. Барон К үзе ядро алдыннан атлый. Барысы да ваемсызлар, ахрысы бик нык арганнар. Җиһангир, каш астыннан күзләрен йөгертеп, тирә-ягына күз сала. Вакыт! Җиһангир, искәртмәстән сикереп, кырыйдан баручы немецның бугазына ябышты һәм, башкалар анымоны абайлаганчы, немец белән бергә чокыр төбенә очты. Чокыр төбе куаклар белән капланганлыктан, очып төшкән кешеләр берьюлы күздән югалдылар. Тик бер талкыр автомат тырылдавы гына ишетелде анда. Саша да Җиһангир артыннан си- кермәкче булган иде, ләкин арттан килүче немец аны якасыннан эләк- iepen алды. Шуннан буталыш башланды. Немецлар ыгы-зыгы килеп, чокыр төбенә автоматлардан аттылар. Берничәсе, сикерергә теләп, яр янына йөгерде, ләкин кыюлыклары җитмәгәч, сөзәгрәк урын эзләп алга чаптылар. Барон К тәмам котырынып, төкерекләр чәчәргә, солдатларына пистолеты белән кизәнергә тотынды. Дошманнарның бу кадәр ахмак рәвештә авыз ачып калуларыннан, аптырашуларыннан Саша күзләре белән генә булса да көлә иде. Җиһангирның шундый кыю эш эшләвенә ул бөтен йөрәге белән сөенде, тик шул ук вакытта аның җаны билгесезлектән борчыла башлады: Җиһангир нишләде? Чокыр төбендә ишетелгән автомат тавышы кемнеке иде? Немец аттымы, әллә Җиһангир, аның автоматын суырып алып, атарга өлгердеме? Чокыр төбенә төшкән немецлар анда бер нәрсә дә таба алмадылар. Немец та, Җиһангир да юк иделәр. Әйтерсең, икесе дә җиргә сеңделәр.

Ахыры киләсе санда.