Логотип Казан Утлары
Публицистика

„ЗВЕЗДА" ҺӘМ „ЛЕНИНГРАД" ЖУРНАЛЛАРЫ ТУРЫНДА ИПТӘШ ЖДАНОВ ДОКЛАДЫ"


Иптәшләр!
Үзәк Комитет карарыннан ачык күренүенчә, «Звезда» журналының иң тупас ялгышы — үзенең битләрен Зощенконың һәм Ахматованың әдәби «иҗаты» өчен бирүендә. Мин уйлыйм, монда миңа Зощенконың «Маймыл маҗаралары» («Приключения обезьяны») дигән «әсәреннән» цитаталар китереп торуның кирәге юк. Сез барыгыз да аны укыгансыздыр һәм миннән дә яхшырак беләсездер. Зощенконың бу «әсәренең» мәгънәсе шунда к.и, ул совет кешеләрен эшлексезләр һәм гарипләр итеп, ахмак һәм примитив кешеләр итеп күрсәтә. Совет кешеләренең хезмәте, аларның тырышлыклары һәм геройлыклары, аларның югары иҗтимагый һәм мораль сыйфатлары Зощенконы бөтенләй кызыксындырмый. Бу теманың аңарда беркайчан да булганы юк. Мещан һәм пычрак табигатьле Зощенко көн-күрешнең иң түбән һәм вак якларын казынуны үзенең даими темасы итеп сайлап алган. Көнкү-решенең ваклыкларында бу казыну очраклы хәл түгел. Ул пычрак табигатьле барлык мещан язучыларга хас нәрсә, Зощенко да шундый язучыларның берсе. Заманында Горький бу турыда күп әйткән иде. Сезнең хәтерегездәдер, 1934 нче елны совет язучылары съездында Горький кухнядагы һәм мунча-
*) Ленинградта партия активы җыелышында һәм язучьглар җыелышында •иптәш Жданов ясаган докладларның кыскартылган һәм берләштерелгән стенограммасы.
дагы корымнан башка бернәрсә дә күрмәүче «әдипләр» дип аталган кешеләрне фаш иткән иде.
«Маймыл маҗаралары» Зощенко өчен аның гадәттәге язмалары рам-каларыннан чыгып китә торган нәрсә түгел. Бу «әсәр» тәнкыйть күзенә бары тик Зощенконың әдәби «иҗатында» булган барлык тискәре нәрсәләрнең аеруча ачык күренеп тора торганы булганлыктан гына килеп эләккән. Мәгълүм ки, Зощенко эвакуациядән Ленинградка кайткан вакытыннан бирле байтак әйберләр язды, алар совет кешеләре тормышында Зощенконың бер генә дә уңай күренеш, бер генә дә уңай тип таба алмавы белән харак- терлылар. Зощенко совет көнкүрешеннән, совет тәртипләреннән, совет кешеләреннән «Маймыл маҗа- ралары»ндагы кебек мыскыллап көләргә, бу мыскыллап көлүне буш күңел ачу һәм һичбер әһәмияте булмаган юмористика битлеге астына яшерергә күнеккән.
Әгәр дә сез «Маймыл маҗаралары» хикәясен игътибар беләнрәк укысагыз һәм аңа төшенсәгез, ул чагында сез Зощенконың маймылга бездәге иҗтимагый тәртипләрне хөкем итүче югары судья роле биргәнлеген һәм аннан совет кешеләренә ниндидер моральсыман нәрсә укыттырганлыгын күрерсез. Маймыл кешеләрнең үз-үзләрен тотуларына бәя бирергә тиеш булган ниндидер акыллы бернәрсә итеп күрсәтелә. Совет кешеләренең тормышын юри гарип итеп, карикатуралы һәм пычрак итеп күрсәтү Зощенкога
12 «Звездам һәм ч-Лешшград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
маймыл авызыннан: зоопаркта яшәү иректә яшәүгә караганда яхшырак һәм совет кешеләре арасында булуга караганда читлектә сулыш алу җиңелрәк, дип» советка каршы кабахәт һәм агулы сентенция әйттерү өчен кирәк булган.
Мораль һәм политик яктан шу-шыннан да түбән дәрәҗәгә төшәргә- мөмкинме һәм ленинградлылар үз журналлары битләрендә мондый әшәкелеккә һәм бозыклыкка ничек түзә алалар?
«Звезда» журналы совет укучы-ларына шундый сорттагы «әсәрләрне» бирә икән, • ул вакытта
«Звезда» журналына җитәкчелек итүче ленинградлыларның уяулыгы бу журналда совет строена карата хайванча дошманлык агуы белән сугарылган әсәрләрне урнаштырырга мөмкинлек бирә торган дәрәҗәдә йомшак булса кирәк. Мондый «әсәрләр»не әдәбият ташландыклары гына тудыра алалар, сукыр һәм аполитик кешеләр генә аларга юл куя алалар.
Зошенконың хикәясе Ленинград эстрадаларын әйләнеп чыккан диләр. Мондый фактларның урын алуы өчен, Ленинградта идеология эшенә җитәкчелек ии дәрәҗәдә- йомшаган булырга тиеш!
Зощенко үзенең җирәнгеч морале белән Ленинградның зур журналы битләренә үтеп кереп, анда бөтен уңайлыклар белән урнаша алган. Ә «Звезда» журналы — безнең яшьлә
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
ребезне тәрбияләргә тиеш булган •орган бик Ләкин Зощенко кебек пычрак кешене һәм советчыл булмаган язучыны үзендә сыендырган журнал бу бурычны үти аламы соң?! «Звезда» редакциясенә Зощенконың физиономиясе билгеле түгелмени?!
Немец илбасарларга каршы совет халкының азатлык сугышы иң кызган чакта Зощенко тарафыннан язылган «Кояш чыгар алдыннан» («Перед восходом солнца») дигән чирканыч хикәягә әле күптән түгел генә, 1944 иче ел башында, «Большевик» журналында бик каты тәнкыйть бирелгән иде бит. Бу хикәядә Зощенко үзенең пычрак һәм түбән җаный бөтен яктан ачып бирә, моны ул ләззәтләнеп, тәмен табып, барлык кешегә: — карагыз менә мин нинди хулиган, дип күрсәтергә теләп эшли.
Зощенко тарафыИнан «Кояш чыгар алдыннан» дигән хикәядә өндә- лә торган «мораль» дән дә чирканычрак нәрсәне безнең әдәбиятта эзләп табу читен. Зощенко бу хикәядә кешеләрне дә һәм үзен дә оятлары да, вөҗданнары да булмаган кабахәт һәм азгын ерткычлар итеп күрсәтә. Менә шушы моральне ул совет укучыларына безнең халкыбыз тиңдәше булмаган авыр сугышта үзенең канын койган чорда, Совет дәүләтенең яшәве кыл өстендә торган вакытта, немецларны җиңү ха-кына совет халкы хисапсыз күп корбаннар биргән чакта тәкъдим итте.
Зощенко ул вакытта Алма- Атада, тирән тылда посып ятты, немец илбасарларга каршы көрәштә совет халкына бернәрсә белән дә ярдәм итмәде. Зощенко, совет әдәбиятына чит булган пасквильче һәм пычрак кеше сыйфатында, «Большевик» журналында бик хаклы рәвештә бөтен халык алдында кыйналды. Зощенко ул чагында җәмәгатьчелек фикеренә төкереп карады, һәм менә ике ел да үтмәде, «Болыневик»- та язылган рецензиянең карасы кибеп тә җитмәде, шул ук Зощенко триумф белән Ленинградка кайтып керә һәм Ленинград журналларының битләрендә иркенләп йөри башлый. Аның язганнарын «Звезда» гына түгел, бәлки «Ленинград» журналы да бик теләп баса. Аңа театр аудиторияләрен бик теләп һәм рәхәтләнеп бирәләр. Ул гына да түгел, аңа Язучылар Союзының Ленинград бүлегендә җитәкче урын алырга һәм Ленинградның әдәбият эшләрендә актив роль уйнарга мөмкин-лек бирәләр. Сез нинди нигездә Зощенкога Ленинград әдәбияты бакчаларында һәм паркларында ир-кенләп йөрергә мөмкинлек бирәсез? Ни өчен партиянең Ленинград активы, Ленинградның язучылар оешмасы бу хурлыклы фактларга юл куйган?!
Зощенконың үтәли черек һәм таркалган иҗтимагый-политпк һәм әдәби физиономиясенең формалашуы соңгы вакытта гына булган эш түгел. Аның хәзерге «әсәрләре» һич тә очраклы нәрсәләр түгел. Алар Зощенконың 20 иче еллардан башланган әдәби «мирасы» ның дәвамы гына.
Үткәндә Зощенко кем иде? Ул «Серапион туганнары» дип аталган язучылар группасын оештыручылар-ның. берсе иде. «Серапион туганнары» оешкан чакта Зощенконың иҗтимагый-политик физиономиясе нинди иде? «Литературные записки» журналының 1922 нче елгы 3 иче номерына мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирегез. Анда бу группаны оештыручылар үзләренең крэдосын аңлатып. биргәннәр иде. Анда башка сер ачулар белән беррәттән, Зо-щенконың «Үз турымда һәм тагын кайбер нәрсәләр турында» дип аталган мәкаләсендә аның үзенең дә «инану символы» урнаштырылган. Зощенко, һичкемнән һәм бернәрсәдән дә тартынмыйча, халык алдында шәрә хәлгә керә һәм бик ачык итеп үзенең политик, әдәби «карашларын» сөйләп бирә. Тыңлагыз, менә ул анда нәрсәләр әйтә:
«—Язучы булу гомумән бик кыен. Әйтик, шул ук идеология... Хәзер язучыдан идеология таләп ителә...
И«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
Менә ул минем өчен, дөресен әйткәндә, күңелсезлек»...
«Әйтегезче, бер генә партия дә минем күңелне үзенә тартмый икән, минем нинди «анык идеологиям» булырга мөмкин?».
«Партияле кешеләр күзлегеннән караганда, мин принципсыз кеше. Була бирсен. Үзем исә мин үз турымда болай дим: «мин коммунист та түгел, эс-эр да түгел, монархист та түгел, просто рус кешесе һәм, шуның өстенә, политик әхлаксыз кеше»...
«Намусым белән ант итеп әйтәм, мин хәзергә кадәр белмим: менә, әйтик, Гүчков... Нинди партиядә ул Гучков? Шайтан белсен аны, кайсы партиядә ул. Мин большевик түгеллеген беләм, ләкин ул эс-эрмы, әллә кадетмы — белмим һәм белергә дә теләмим» һәм башкалар һәм шундыйлар.
Менә шушындый «идеология» ту-рында сез нәрсә әйтерсез, иптәшләр? Зощенконың бу «икърарын» урнаштыруыннан бирле 25 ел үтте. Шул вакыттан бирле ул үзгәрдеме? Күренми. 25 ел эчендә ул бернәрсәгә дә өйрәнмәде һәм һич тә үзгәрхмә- де генә түгел, бәлки, киресенчә, ачыктан-ачык оятсыз рәвештә, идеясезлеккә һәм пычраклыкка өндәүче булып, принципсыз һәм вөҗдансыз әдәби хулиган булып калуында дәвам итә. Бу, Зощенкога теге вакытта да, шулай ук хәзер дә совет тәртипләре ошамый дигән сүз. Теге вакыттагы кебек, хәзер дә дә ул совет әдәбиятына чит һәм дош-ман. Тагын шуның өстенә Зощенко Ленинградта әдәбият корифее булып китә язган икән, аны Ленинград парнасында күкләргә күтәрәләр икән, инде болай булгач, Зощенкога юл салучы һәм аңа дан җырлаучы кешеләрнең ни дәрәҗәдә принципсызлыкка, таләп итмәүчән- леккә, талымсызлыкка һәм тикшер- мәүчәнлеккә килеп җиткәнлекләренә гаҗәпләнергә генә кала!
«Серапион туганнары» дип аталган кешеләрнең физиономиясе турында тагын бер иллюстрация китерергә рөхсәт итегез. Шул ук «Литературные записки»ның 1922 нче ел 3 нче номерында икенче бер серапиончы Лев Лунц та совет әдәбиятына зарарлы һәм чит булган, «Серапион туганнары» группасы гәүдәләндергән юнәлешне идея ягыннан нигезләргә маташа. Лунц болай дип яза:
«Без революцион һәм куәтле политик киеренкелек көннәрендә җыйналдык. «Кем безнең белән түгел — ул безгә каршы!»—диделәр безгә, уңнан да һәм сулдан да, — Серапион туганнары, сез кем белән соң—коммунистлар беләнме, әллә коммунистларга каршымы, революция яклымы яки революциягә каршымы?».
«Без, Серапион туганнары, кем белән соң? Без дөньядан бизеп, ялгызлыкта яшәүче Серапион белән»...
«Җәмәгатьчелек рус әдәбиятын бик озак идарә итеп һәм азаплап килде... Без утилитаризмны теләмибез. Безнең язуыбыз пропаганда өчен түгел. Сәнгать, тормышның үзе шикелле үк реаль һәхм тормышның үзе шикелле үк хмаксатсыз һәм мәгънәсез, ул яшәми кала алмаганга күрә генә яши».
«Серапион туганнары» тарафыннан сәнгатькә бирелә торган роль әнә шундый. Алар сәнгатьнең идея- лелеген, иҗтимагый әһәмиятен алып ташлыйлар, сәнгатьне идеясез дип, сәнгать — сәнгать өчен дип, сәнгатьне максатсыз һәм мәгънәсез дип игълан итәләр. Бу бит инде черек аполитицизмга, мещанлыкка һәм пычраклыкка өндәү.
Моннан нинди нәтиҗә килеп чыга? Әгәр Зощенкога совет тәртипләре ошамый икән, нишләргә кушасыз соң: Зощенкога яраклашыргамы? Зәүкыбызны үзгәртергә без тиеш түгел бит. Көнкүрешебезне һәм үз строебызны Зощенкога яраклаштырып үзгәртеп корырга без тиеш түгел бит. Ул үзгәрсен, ә инде үзгәрергә теләми икән — совет әдәбиятыннан табанын ялтыратсын. Черек, буш, идеясез һәм пычрак әсәрләргә совет әдәбиятында урын булырга мөмкин түгел. (Көчле кул чабулар).
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 15
«Звезда» һәм «Ленинград» жур-наллары турында карар кабул иткәндә Үзәк Комитет әнә шуннан чыгып эш итте.
Хәзер Анна Ахматованың әдәби «иҗаты» турындагы мәсьәләгә кү- чәм. Соңгы вакытта аның әсәрләре Ленинград журналларында «киңәй-телгән кабат җитештерү» тәртибендә килеп чыгалар. Әгәр дә хәзер берәр кеше Мережковский, Вячеслав Иванов, Михаил Кузьмин, Андрей Белый, Зинаида Гиппиус, Федор Сологуб, Зиновьева-Аннибал һәм башкаларның һәм башка шундыйларның, ягъни безнең алдынгы җәмәгатьчелегебез һәм әдәбиятыбыз тарафыннан һәрвакытта да политикада һәм сәнгатьтә реакцион кара груһлык һәм ренегатлык вәкилләре дип саналып килгән барлык кешеләрнең әсәрләрен яңадан бастыра башласа иде, ул Ахматова әсәрләрен бастырган кебек үк гаҗәп һәм табыйгатькә каршы эш булыр иде.
Заманында Горький болай дигән иде: 1907—1917 нче еллар арасындагы ун ел рус интеллигенциясе тарихында иң хурлыклы һәм иң талантсыз ун еллык дигән исемгә лаек, ул вакытта, 1905 нче елгы революциядән соң интеллигенция-нең шактый өлеше революциядән читкә борылып, реакцион мистика һәм порнография баткаклыгына тәгәрәде, ндеясезлекие үзенең байрагы дип игълан итте, «һәм мин үзем табынып килгән бөтен нәрсәне яндырдым, үзем яндырганнарга табындым» дигән «матур» фраза белән үзенең ренегатлыгын яшереп килде. Ропшинның «Конь бледный» дигән әсәре кебек ренегатлык әсәрләре, Винииченконың һәм революция лагереннан реакция лагерена качкан башка дезертирларның әсәрләре нәкъ әнә шул чорда килеп чыктылар. Бу кешеләр рус җәмгыятенең иң яхшы алдынгы өлеше көрәшкән бөек идеалларның дәрәҗәсен төшерергә ашыкты лап. Дөньяга һәртөрле төстәге символистлар, имажинистлар, декадентлар, ягъни халыктай ваз кичкән, «сәнгать — сәнгать өчен» дигән тезисны игълан иткән, әдәбиятта идеясезлеккә өндәгән, үзләренең идея һәм мораль яктан череп таркалуларын эчтәлексез матур форма артыннан кууга яшерә торган кешеләр килеп чыкты. Алар- ның барысын да якынлашып килә торган пролетар революциядән ерт-кычларча курку берләштерде. Бу реакцион әдәби агымнарның иң., күренекле «идеолог»ларыннан берсе Мережковский булганлыкны искә төшерү җитә. Ул якынлашып килә торган пролетар революцияне «якынлашып килүче Хам» дип атады һәм Октябрь революциясен хайвани ачу белән каршы алды.
Анна Ахматова — менә шушы идеясез реакцион әдәбият баткаклыгы вәкилләреннән берсе. Ул, за*- манында символистлар сафыннан килеп чыккан һәм акмеистларның әдәби группасы дип аталган нәрсәдә тора иде һәм ул совет әдәбиятына бөтенләй чит булган, буш, идеясез, аристократик-салон поэзиясе байракчыларыинан берсе. Акмеистлар сәнгатьтә чиктән тыш индивидуалистик юнәлеш вәкилләре иде. Алар «сәнгать—сәнгать өчен», «матурлык—матурлыкның үзе өчен» дигән теорияне өндәделәр, халык турында, аның ихтыяҗлары һәм интереслары турында, иҗтимагый тормыш турында бернәрсә дә белергә теләмәделәр.
Үзенең социаль чыганаклары ягыннан бу агым — аристократиянең һәм буржуазиянең көннәре са- наулы калган чорда, хаким сыйныфларның шагыйрьләре һәм идеологлары күңелсез чынбарлыктан болытлар өстендәге биеклекләргә һәм дини мистика томаннарына, үзләренең вак-төяк шәхси тойгы кичерешләренә һәм үзләренең вак җаннарында казынуга яшеренергә омтылган вакытта әдәбияттагы дворян- буржуаз агым булды. Символистлар, декадентлар һәм череп таралып бара торган дворян-буржуазия идеологиясенең башка вәкилләре кебек үк, акмеистлар да күңел төшенкелеген, пессимизмны, теге дөньяга ышануны өндәүчеләр булдылар.
Ахматованың тематикасы үтәл»?
16 «Звезда» һәм ч Ленинград» журналлары турында иптәш Ж да нов доклады
индивидуалистик тематика. Аның поэзиясенең диапазоны — бизәнү бүлмәсе белән гыйбадәт бүлмәсе арасында бәргәләнеп йөрүче коты- рынкы бай-бикә поэзиясенең диапазоны хәерчелек дәрәҗәсендә чикләнгән. Аңарда төп нәрсә—хәсрәт, эч пошу, үлем, мистика, һәлакәткә дучар булу мотивлары белән бергә үрелгән мәхәббәт-эротика мотивлары. һәлакәткә дучар булу хисе — үлеп бара торган группаның иҗтимагый аңы өчен аңлаешлы булган хис, — үлем алдындагы өметсез- лекне күрсәтә торган күңелсез тоннар. эротика белән аралаш мистик тойгы кичерешләре — менә Ахматованың, кире кайтмаслык булып мәңгелек дөньясына чумган, «бо-рынгы һәйбәт Екатерина заманна-рындагы», иске дворяннар культурасы ватыкларыннан берсенең рухани дөньясы шундый. Әллә монах хатын, әллә уйнашчы хатын, ә дөресрәге — уйнашны гыйбадәт белән бергә кушкан уйнашчы һәм монах хатын.
«Ләкин ант итәм сиңа фәрештәләр бакчасы белән, Могҗизалы икона белән ант итәм һәм ялкынлы төннәребезнең сөреме белән...» (Ахматова, ..Anno Domini14)
Ахматова һәм аның кечкенә, тар шәхси тормышы, һичбер әһәмиятсез тойгылары һәм днни-мистик эротикасы әнә шундый.
Ахматованың поэзиясе халыктан бөтенләй ерак. Бу поэзия — иске дворяннар Россиясендәге, һәлакәткә дучар булган, инде «борынгы яхшы заманнаоны» уйлап, авыр сулаудан башка бер мөмкинлеге дә калмаган югары катлау ун меңнең поэзиясе. Екатерина заманындагы алпавыт усадьбалары, аларның йөзәр яшьлек юкә агачлы аллеялары, фонтаннары, статуялары һәм таш капкалары, ораижереялары, мәхәббәт беседкалары һәм капкалардагы кыршылып беткән герблар. Дворяннар Петербургы: Царское село; Павловск вокзалы һәм дворяннар культурасының башка реликвияләре. Болар барысы да инде кире кайтмаслык булып узган заманга калды! Халыкка ерак һәм чит булган бу культураның ниндидер бер могҗиза белән безнең заманнарга кадәр сакланып калган кыйпылчыкларына инде үз-үзләренә бикләнеп, химера- лар белән яшәүдән башка бернәрсә дә калмый. «Бөтенесе таланды, хыянәткә дучар ителде, сатылды», ди Ахматова.
Акмеистларның иҗтимагый-поли- тик һәм әдәби идеаллары турында бу төркемчекнең күренекле вәкилләреннән берсе, Осип Мандельштам революциядән аз гына элегрәк болан дип язды: «Акмеистлар организмга һәм организациям мәхәббәтне физиологик яктан даһи урта гасырлар белән уртаклашалар»... «Урта гасырлар, кешенең тоткан урынын үзенчә билгеләп, һәрбер кешенен нинди хезмәт күрсәтүенә карамастан, бу урынны алырга һәрбер кеше хаклы дип хис итте һәм таныды»... «Әйе, Европа нәфис-нечкә культура лабиринты аша үтте, бу вакытларда абстракт яшәеш, бернәрсә белән дә бизәлмәгән шәхси тормыш бөек эш дип бәяләнә иде. Шушыннан инде Бөек революция игълан иткән «тигезлек һәм туганлык»ка рухи яктан шул кадәр чит булган һәм барлык кешеләрне бергә бәйли торган аристократик шәхси якынлык килеп чыкты»... «Урта гасырлар безнең өчен кадерле, чөнки аларда чикләр һәм чикләргә бүлүләр хисе югары дәрәҗәдә көчле иде»... «Акыл белән эш итүнең, мистиканың һәм галәмне көчләрнең җанлы җитезлеге дип хис итүнең изге кушылмасы безне бу чор белән ту- ганлаштыра һәм 1.200 нче ел тирә-ләрендәге Рома җирлегендә туган әсәрләрдән көч алу теләген тудыра».
Мандслынтампың бу фикерләрендә акмеистларның өметләре һәм идеаллары җәелдерелгән. «Артка, урта гасырга», бу аристократик-са- лон группасының иҗтимагый идеалы әнә шул. Аларга кушылып, Зощенко—артка, маймылга таба, ди. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, акмеистларның да, «Серапнон туганнары»
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 17
ның да нәсел җебе уртак бабалардан килә. Акмеистларның да, «Се- рапион туганнары»ның да уртак нәсел бабасы—аристократик-салон де-кадентлыгына һәм мистицизмга нигез салучыларның берсе булган Гофман.
Ни өчен кинәт кенә Ахматова поэзиясен популярлаштырырга кирәк булган? Безгә, совет кешеләренә аның нинди мөнәсәбәте бар? Төшенкелек рухындагы һәм безгә ти- рәнтен чит булган барлык шушы әдәби юнәлешләргә ни өчен әдәбиятта трибуна бирергә кирәк?
Рус әдәбияты тарихыннан без беләбез ки, символистларны да, ак-меистларны да эченә алган реакцион әдәби агымнар инде рус әдәбиятының бөек революцион-демо- кратик традицияләренә каршы, аның алдынгы вәкилләренә каршы бер тапкыр гына да түгел, ике тапкыр гына да түгел инде поход игълан итәргә маташтылар; әдәбиятның югары, идея һәм иҗтимагый әһәмиятен бетерергә, аны идеясезлек һәм әшәкелек баткаклыгына төшерергә маташтылар. Барлык бу «мо-далы» агымнарны инде еллар күмделәр һәм үзләре тарафыннан идеологияләре чагылдырылган сыйныф • лар белән берлектә бу агымнар узган заманга алып ташландылар. Бу символистлардан, акмеистлардан, «Сары кофталар»дан, «бубновый валетлар»дан, «ничевоклар»дан — боларның барысыннан да безнең туган рус, совет әдәбиятында нәрсә генә калды соң?Бериәрсә дә калмады. Рус революцион-демократик әдәбиятының бөек вәкилләренә — Белинскийга, Добролюбовка, Чер- нышевскийга, Герценга, Салтыков- Щедринга каршы аларның походлары гәрчә зур шау-шу һәм дәгъва белән хәзерләнелгән булсалар да, шундый ук эффект белән җимерелә дә бардылар.
Акмеистлар «тормышка бернинди дә төзәтмәләр кертмәскә һәм аны тәнкыйть итүгә бирелмәскә» дип кычкырдылар. Ни өчен алар тор- 1 мышка нинди генә булса да төзәтмәләр кертүгә каршы булдылар?
' 2 .С. Ә*. № 9
Чөнки бу иске дворяннар, буржуалар тормышы аларның күңеленә ошады, ә революцион халык бу тормышны бик нык борчырга җыена иде. Хаким сыйныфлар, шулай ук аларның идеологлары һәм җырчылары 1917 нче елның Октябренда тарихның чүплек базына себереп түгелде.
һәм кинәт, социалистик револю-циянең 29 нчы елында, күләгәләр дөньясыннан мәйданга яңадан кайбер музей әйберләре килеп чыгалар һәм яшьләребезгә ничек яшәргә кирәклек турында акыл өйрәтә башлыйлар. Ахматова алдында Ленинград журналының капкасын киң итеп ачалар һәм аңа яшьләрнең аңын үз поэзиясенең черткеч рухы белән иркенләп агуларга мөмкинлек бирәләр.
«Ленинград» журналының бер номерында Ахматованың 1909 нчы елдан 1944 нче елга кадәр язган әсәрләренең җыйналмасысымак бер-нәрсә игълан ителгән. Анда башка чүп-чар белән беррәттән, Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуациядә язылган бер шигырь бар. Бу шигырендә ул үзенең ялгызлыгы турында, бу ялгызлыкны кара мәче белән уртаклашырга мәҗбүр булуы турында яза. Кара мәче аңа гасыр күзе булып карый. Тема яңа түгел. Кара мәче турында Ахматова 1909 нчы елны да язган иде. Совет әдәбиятына чит булган ялгызлык һәм юлсызлык настроениеләре Ахматова «иҗаты» ның бөтен тарихи юлын бергә бәйлиләр.
Бу поэзия белән безнең халкыбыз Һәм дәүләтебез интереслары арасында нинди уртаклык бар? Бер- .нинди дә уртаклык юк. Ахматова иҗаты— ерак үткән заман эше; ул совет чынбарлыгына чит нәрсә һәм безнең журналларыбыз битләрендә ‘ аңа түзеп торырга мөмкин түгел. Безнең әдәбиятыбыз—әдәби базарның төрле зәвыкларына яраклашуга исәпләнгән хосусый предприятие түгел. Совет кешеләренең морале һәм сыйфатлары белән бернинди дә уртаклыгы булмаган 'зәвыкларга' һәм гадәтләргә үз әдәбиятыбызда
<3везда> һәм <Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 18
урын бирергә без һич тә бурычлы түгел. Ахматова әсәрләре безнең яшьләребезгә нинди гыйбрәтле нәрсә бирә алалар? * Зарардан башка бернәрсә дә бирә алмыйлар. Бу әсәрләрнең бары тик боеклык, рух төшенкелеге, пессимизм, иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле мәсьәләләреннән читкә китәргә омтылу, иҗтимагый тормышның һәм эшчәнлекнең киң юлыннан шәхси тойгыларның тар дөньячыгына китәргә омтылу күренешләрен генә чәчүләре мөмкин. Яшьләребезне тәрбияләүне ничек игеп аның кулына бирергә мөмкин?! Хәлбуки, Ахматова әсәрләрен әле «Звезда»да, әле «Ленинград»та бик теләп бастылар һәм хәтта аерым җыентыклар итеп тә чыгардылар. Бу тупас политик ялгыш.
Шушыларның бөтенесе нәтиҗә-сендә, Ленинград журналларында идеясезлек һәм рух төшенкелеге поэзияләренә тәгәри башлаган башка язучыларның да әсәрләре күренә башлау очраклы хәл түгел. Мин монда Садофьев һәм Комиссарова әсәрләре кебек әсәрләрне күздә тотам. Садофьев һәм Комиссарова үзләренең кайбер шигырьләрендә Ахматовага кушылып җырлый башладылар, Ахматова күңеленә бик ошый торган боеклык, эч пошу һәм ялгызлык настроениеләрен үстерә башладылар.
Әйтеп тә торасы юк, мондый настроениеләр яки мондый настрое- ниеләрне өндәү яшьләребезгә начар йогынты гына ясый алачак, алар- ның аңын һәм идеясезлек, политикадан читтәлек һәм боеклыкның черек рухы белән агулаячак.
Әгәр без яшьләребезне боеклык һәм үз эшебезгә ышанмау рухында тәрбияләгән булсак, нәрсә килеп чыккан булыр иде? Без Бөек Ватан сугышында җиңеп чыкмаган булыр идек. Нәкъ менә Совет дәүләте һәм безнең партиябез, совет әдәбияты ярдәме белән, яшьләребезне күтәренке күңел, үз көчләренә ышаныч рухында тәрбияләгәнгә күрә, нәкъ менә шунлыктан без социализм төзелешендә гаять зур кыенлыкларны җиңеп чыктык, немецларны һәм японнарны җиңүгә ирештек.
Боларның бөтенесеннән нәрсә килеп чыга? Болардан шул килеп чыга: үз битләрендә яхшы, идеяле, күтәренке күңелле әсәрләр белән беррәттән, идеясез, әшәке, реакцион эчтәлекле әсәрләр урнаштырган «Звезда» журналы юнәлешсез журнал булып әверелде, дошманнарга безнең яшьләребезне бозуда ярдәм иткән журнал булып әверелде. Ә безнең журналларыбыз эклектика, идеясезлек һәм аполитицизм белән түгел, бәлки һәрвакытта да үзләренең күтәренке рухлы, революцион юнәлешле булулары белән көчле булып килделәр. «Звезда»да идеясезлек пропагандасы тигез хокук алган. Ул гына да түгел, хәзер мәгълүм булуынча, Ленинград язучылары оешмасында Зощенко шул кадәр көч алган ки, хәтта риза булмаган кешеләргә кычкыра торган булган, тәнкыйтьчеләргә чираттагы әсәрләреннән берсендә язып чыгу белән яный торган булган. Ул ниндидер бер әдәби диктаторсымак нәрсә булып әверелгән. Аны бер төркем иярченнәре чолгап алган, алар аңа дан тудырганнар.
Сорау туа: нинди нигездә? Ни өчен сез табигатькә каршы һәм реакцион бу эшкә юл куйдыгыз?
Ленинградтагы әдәби журналларда көнбатышның хәзерге түбән сортлы буржуаз әдәбияты белән мавыга башлаган булулары очраклы хәл түгел. Безнең кайбер әдипләребез үзләрен остазлар итеп түгел, бәлки буржуаз-мещан әдипләрнең шәкертләре итеп карый башладылар, чит илләрдәге мещаннар әдәбияты алдында баш ию һәм тез чүгү юлына таба тәгәри башладылар. Безгә, совет патриотларына, нинди генә буржуаз стройдан да йөз кат югары һәм яхшы булган Совет строен төзегән кешеләргә мондый баш ию килешәме? Безнең алдынгы совет әдәбиятына, дөньяда иң революцион булган әдәбиятка көнбатыштагы чикләнгән мешан- буржуаз әдәбияты алдында баш ию килешәме соң?
<3везда> һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 19
Шулай ук хәзерге заман совет тематикасыннан читкә китү, бер яктан тарихи тематика белән генә мавыгу, ә икенче яктан, тик күңел генә ача торган, коры-буш сюжетлар белән шөгыльләнергә маташу язучыларыбызның эшендәге зур җи-тешсезлек булып тора. Кайбер язучылар совет тормышындагы хәзерге зур темалардан үзләренең артта калуларын аклау өчен: халыкка күңел ача торган бушрак әдәбият бирергә кирәк булган вакыт, әсәрләрнең идеяле булуы белән хисаплашмаска мөмкин булган вакыт килеп җитте, диләр. Бу безнең халкыбыз турында, аның ихтыяҗлары һәм интереслары турында тирәнтен ял-гыш караш. Безнең халкыбыз Бөек Ватан сугышында халык туплаган гаять зур тәҗрибәнең мәгънәсенә совет язучыларының төшенүләрен һәм аны гомумиләштерүләрен көтә, дошманны куганнан соң хәзер илнең халык хуҗалыгын торгызу өстендә эшләгәндә халык күрсәтә торган геройлыкны тасвир итүләрен һәм гомумиләштерүләрен көтә.
«Ленинград» журналы турында берничә сүз. Монда Зощенконың позициясе, шулай ук Ахматованың да позициясе «Звезда»да булганга караганда да «ныграк» булган. Бу журналларның икесендә дә Зощенко һәм Ахматова актив әдәби көч булып әверелгәннәр. Шулай итеп, «Ленинград» журналы үзенең битләрен Зощенко кебек пычрак табигатьле кешеләргә һәм Ахматова кебек салон шагыйрәләренә биргән өчен җаваплы.
Ләкин «Ленинград» журналының башка ялгышлары да бар.
Менә, мәсәлән, Хазин дигән берәүнең «Евгений Онегин»га язган пародиясе. Бу әйбер «Онегинның кайтуы» («Возвращение Онегина») дип атала. Бу нәрсә еш кына Ленинград эстрадаларында башкарыла диләр. Халык алдындагы трибунадан Хазин кебек кешеләргә Ленинградны мәсхәрә итәргә ленинградлылар ни өчен юл куялар? Аңлашылмый. Әдәби «пародия» дип аталган бу нәрсәнең мәгънәсе хәзерге Ленинградка килеп чыккан Онегин кичергән маҗаралар уңае белән коры теш ыржайтуда гына түгел бит. Хазин язган пасквильнең мәгънәсе менә нәрсәдә: ул безнең хәзерге Ленинградны Пушкин зама-нындагы Петербург белән чагыш- тырмакчы һәм безнең гасыр Онегин гасырыннан начаррак дип күрсәт- мәкче була. Бу «пародия»нең кайбер юлларына гына булса да күз төшерегез. Безнең хәзерге Ленинградта булган нәрсәләрнең берсе дә авторга ошамый. Ул явызларча көлә, совет кешеләренә, Ленинградка яла яга. Кайда инде ул Онегин гасыры, Хазин фикеренчә, ул алтын гасыр булган имеш. Хәзер инде элекке заман түгел—торак бүлеге, карточкалар, пропусклар килеп чыккан, заманында Онегинны сокландырган, фәрештәдәй җиңел җан ияләре булган кызлар хәзер урамнарда хәрәкәтне тәртипкә салучы булып әверелгәннәр, Ленинград йортларына ремонт ясыйлар һәм башкалар һәм башкалар. Бу «пародия»дән бер урынны гына укып күрсәтергә рөхсәт итегез:
Евгений бер трамвайга менде, Аһ, мескенем! Мондый чараны Күчеп йөрүдә бит белми иде Аның мәгърифәтсез заманы. Евгенийны язмыш калды саклап, Тик аягын аның берсе таптап, Корсагына төртеп берсе тик Атадылар аны: «Ахмак!» дип. Искә төшеп иске тәртипләр, Чишим бәхәсне, дип, дуэль белән, Кесәгә кул сузды... ләкин күптән Перчаткасын суккан иделәр. Булмаганга перчатка кулда, Тынып калды сүзсез ул шунда. Менә Ленинград нинди булган һәм хәзер ул нишләгән: мескен, сөйкемле Онегин алдына ул начар, культурасыз, тупас һәм ниндидер күңелсез кыяфәттә килеп баскан. Менә пычрак табигатьле Хазин Ленинградны һәм ленинградлыларны нинди итеп күрсәткән.
Бу яла ягулы пародиянең мәгънәсе әшәке, пычрак, черек!
Ленинградка һәм аның гүзәл ке-шеләренә ташланган бу явыз яланы
20<3везда^ һәм с Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
«Ленинград» редакциясе ничек күрми калган сон?! Хазиннарны Ленинград журналлары битләренә ничек үткәрергә мөмкин соң?!
Алыгыз икенче бер әсәрне — Некрасов турындагы пародиягә па-родияне. Бу нәрсә шундый итеп тө-зелгән ки, ул бөек шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булган Некрасов истәлеген турыдан-туры мыскыллый, мәгърифәтле һәрбер кеше мондый мыскыллауга ачуланырга тиеш булыр иде. Ләкин «Ленинград» редакциясе үзенең битләрендә бу пычрак боламыкны бик теләп урнаштырган.
«Ленинград» журналында без тагын нәрсәләр табабыз? Мәгънәсез һәм әшәке чит ил анекдоты, ул үткән гасыр азагындагы анекдотлар җыентыкларыннан алынган булса кирәк. «Ленинград» журналына үзенең битләрен тутырырлык әйберләр юкмыни? «Ленинград» журналында язарлык темалар юкмыни? Ленин-градны торгызу темасын гына булса да алыгыз. Шәһәрдә гүзәл эш бара, шәһәр блокада ясаган яралардан терелә, ленинградлылар сугыштан соңгы торгызу дәрте һәм пафосы белән тулганнар. Бу турыда «Ленинград» журналында нәрсә булса да язылдымы? Ленинградлылар үзләренең хезмәт батырлык ларының журнал битләрендә чагылуын кайчан булса да күрә алыр-лармы?
Аннары совет хатын-кызы турын-дагы теманы алыгыз. Гомумән хәзерге совет хатын-кызы турында, аерым алганда, сугыш елларында гаять зур авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәреп үткән, хәзерге вакытта хужалыкны торгызуның кыен бурычларын хәл итү өстендә үз-үз- ләрен аямыйча эшләүче Ленинград кызы һәм герой хатын-кызы турында чын, дөрес караш бирми торып, хатын-кызның роленә һәм бурычына Ахматовача, оятсыз карашларны совет укучылары арасында җәелдерергә мөмкинмени?
Күрәсез, Язучылар Союзының Ленинград бүлегендә эшләрнең то-рышы шундый хәлдә ки, хәзерге вакытта ике әдәби-художество журналы өчен яхшы әсәрләр һич тә җитәрлек түгел. Менә шуңа күрә дә, партия Үзәк Комитеты, барлык иң яхшы әдәби көчләрне «Звезда» журналында туплау өчен, «Ленинград» журналын ябарга карар бирде. Билгеле, бу әле тиешле шартларда Ленинградның икенче жур-налы яки хәтта өченче журналы булмас дигән сүз түгел. Мәсьәлә югары сыйфатлы яхшы әсәрләрнең саны белән хәл ителә. Әгәр дә алар җитәрлек кадәр күп чыга башласалар һәм аларга бер журналда урын җитәрлек булмый башласа, икенче һәм өченче журнал төзәргә мөмкин булыр, тик безнең Ленинград язучылары идея һәм художество ягыннан яхшы продукция генә бирсеннәр.
«Звезда» һәм «Ленинград» жур-налларының эше турында ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында әйтелгән һәм күрсәтелгән тупас ялгышлар һәм кимчелекләр әнә шундыйлар.
Бу ялгышларның һәм кимчелекләрнең тамыры нәрсәдә?
Бу ялгышларның һәм кимчелек-ләрнең тамыры шунда: бу журнал-ларның редакторлары, безнең совет әдәбияты эшлеклеләре, шулай ук безнең идеология фронтыбызның Ленинградтагы җитәкчеләре лени-низмның әдәбият турындагы кайбер төп положениеләрен онытканнар. Күп кенә язучылар һәм җаваплы редактор булып эшләүчеләр яки Язучылар Союзында әһәмиятле постларда торучылар политика — хөкүмәт эше. Үзәк Комитет эше дип уйлыйлар. Ә инде әдипләргә килсәк, политика белән шөгыльләнү алар эше түгел, имеш. Кеше яхшы, матур, художестволы итеп язган икән, анда безнең яшьләребезнең карашын чуалта торган, аларны агулый торган черек урыннар булуга да карамастан, аларга юл бирергә кирәк, диләр. Без таләп итәбез: безнең иптәшләребез, әдәбият җитәкчеләре дә, шулай ук язучы иптәшләр дә совет строе анардан башка яши алмый торган нәрсәне, ягъни политиканы кулланып эш итсеннәр, безгә яшьләрне төкереп ка-
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 21
pay Һәм идеясезлек рухында түгел, бәлки күтәренке күңел һәм револю-ционлык рухында тәрбияләү кирәк.
Мәгълүм ки, ленинизм үзендә JXIX гасырдагы рус революцион де-мократларының барлык иң яхшы традицияләрен туплады һәм безнең •совет культурасы үткәндәге куль-тураның тәнкыйть аша үзләштерелгән мирасы нигезендә туды, үсте һәм чәчәк атты. Әдәбият өлкәсендә безнең партиябез, Ленин һәм Сталин теле белән, берничә тапкырлар, ‘бөек рус революцион-демократ язучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең — Белинскийның, Добролюбовның, Чернышевскийиың, Салтыков-Щед- ринның, Плехановның гаять зур ^әһәмиятен таныды. Белинскийдан алып, революцион-демократ рус ин-теллигенциясенең иң яхшы вәкилләре берсе дә «саф сәнгать», «сәнгать — сәнгать өчен» дип аталган нәрсәне танымадылар һәм сәнгатьнең халык өчен булуын, аның югары идеялелеген һәм иҗтимагый ^әһәмиятен игълан иттеләр. Сәнгать үзен халыкның язмышыннан аера алмый. Белинскийның «Гогольгә хат» дигән атаклы әсәрен искә төшерегез. Бөек тәнкыйтьче үзенең 'бу. хатында Гогольне халык эшенә хыянәт итәргә һәм патша ягына күчәргә маташкан өчен үзенә хас ‘булган бөтен дәрт белән камчылый. Ленин бу хатны цензурасыз демократик матбугатның иң яхшы әсәрләреннән берсе, хәзердә дә әле гаять зур әдәби әһәмиятен саклап калган әсәр дип атады.
Добролюбовның әдәби публицистик мәкаләләрен искә алыгыз. Бу мәкаләләрендә ул әдәбиятның иҗ-тимагый әһәмиятен гаять зур көч белән күрсәтә. Безнең бөтен рус революцион-демократик публицистикабыз патша строена каршы иң ачы дошманлык белән сугарылган Ъәм халыкның төп интереслары өчен, аны агарту өчен, аның культурасы өчен, патша режимы богауларыннан аны азат итү өчен изге көрәшкә омтылу белән сугарылган. Рус әдәбиятының бөек вәкилләре әдәбиятка һәм сәнгатькә халыкның
иң яхшы идеаллары өчен көрәш алып баручы сугышчан сәнгать дип карадылар. Утопик социалистларның барысына караганда да фәнни социализмга якынрак килгән һәм, Ленин әйткәнчә, үзенең әсәрләреннән «сыйнфый көрәш рухы аңкып торган» Чернышевский, сәнгатьнең бурычы—тормышны аңлау өстенә, кешеләрне теге яки бу иҗтимагый күренешләргә дөрес бәя бирергә өйрәтүдән дә гыйбарәт, дип өйрәтте. Аның якын дусты һәм көрәштәше Добролюбов «Тормыш әдәби нормалар буенча бармый, бәлки әдәбият тормыш юнәлешләренә яраклаша» диде һәм әдәбиятта реализм һәм халыкчылык принципларын бик нык пропагандалады, сәнгатьнең нигезе — чынбарлык, ул—иҗат чыганагы һәм сәнгать җәмәгать тормышында актив роль уйный, иҗтимагый аңны формалаштыра, дип санады. Добролюбов фикеренчә, әдәбият җәмгыятькә хезмәт итәргә тиеш, хәзерге заманның иң үткен сорауларына карата халыкка җаваплар бирергә тиеш, үз чоры идеяләре дәрәҗәсендә торырга тиеш.
Белинскийның, Чернышевскийиың, Добролюбовның бөек традицияләрен дәвам ит+гефүче марксистик әдәби тәнкыйть һәрвакытта да иҗтимагый юнәлешле реалистик сәнгать өчен көрәшеп килде. Плеханов әдәбият һәм сәнгать турында фәнгә каршы булган идеалистик карашны фаш итү өстендә һәм әдәбиятка халыкка хезмәт итә торган куәтле чара дип карарга өйрәткән бөек рус революционер-демократларыбызның төп положениеләрен яклау өчен бик күп эшләде.
В. И. Ленин, беренче буларак, алдынгы җәмәгатьчелек фикеренең әдәбиятка һәм сәнгатькә булган мөнәсәбәтен чиктән тыш ачыклык белән билгеләде. Ленинның 1905 нче ел ахырында язылган «Партия оешмасы һәм партия әдәбияты» дигән мәгълүм мәкаләсен сезнең исегезгә төшереп үтәм. Бу мәкаләсендә ул, үзенә хас булган көч белән, әдәбиятның партиясез була алмавын. аның гомуми пролетар эшнең
<3везда> һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады^
әһәмиятле состав өлеше булырга тиешлеген күрсәтте. Ленинның бу мәкаләсендә безнең совет әдәбиятының үсешенең барлык нигезләре салынган. Ленин болай дип язды:
«Әдәбият партияле булырга тиеш. Буржуаз гадәтләргә ’ каршы, буржуаз хуҗалар, сәүдәгәрләр матбугатына каршы, буржуаз әдәби карьерачылыкка һәм индивидуализмга каршы, «бояр анархизмы»на һәм табыш артыннан кууга каршы — социалистик пролетариат партияле әдәбият принцибын китереп куярга, бу принципны үстерергә һәм аны тормышка мөмкин кадәр тулы һәм бөтен рәвешендә үткәрергә тиеш».
«Бу партияле әдәбият принцибы нәрсәдән тора соң? Социалистик пролетариат өчен әдәбият эше аерым кешеләрнең һәм группаларның табыш алу коралы була алмавында гына түгел, гомумән ул гомуми пролетар эштән бәйсез индивидуаль эш була алмый. Бетсен партиячел булмаган әдипләр! Бетсен кешелектән өстенлек дәгъва итүче әдипләр! Әдәбият эше гомуми пролетар эшнең бер өлеше булып әверелергә тиеш...»
Аннары, шул ук мәкаләдә:
«Җәмгыятьтә яшәп тә, җәмгыятьтән азат булу мөмкин түгел. Буржуаз язучының, художникның, актрисаның азатлыгы акча янчыгына, сатылуга, асыралу расходларына бәйлелекнең ишерелгән (яки ике йөзлеләнеп яшерелә торган) формасы гына», диелә.
Ленинизм: безнең әдәбиятыбыз политикадан читтә була алмый, — ул «сәнгать өчен сәнгать» була алмый, бәлки иҗтимагый тормышта әһәмиятле алдынгы роль уйнарга тиеш, дигән караштан чыгып эш итә.
Ленинның әдәбият партияле бу-лырга тиеш дигән принцибы — әдә-бият турындагы фәнгә В. И. Ленин керткән гаять әһәмиятле хәзинә әнә шүны күздә тота.
Димәк, совет әдәбиятының иң яхшы традициясе — XIX гасырдагы рус әдәбиятының иң яхшы тради-цияләрен дәвам иттерү булып, безнең бөек революцион демократларыбыз — Белинский, Добролюбов, .Чернышевский, СалтыковЛЦедрин тудырган, Плеханов дәвам иттергән, Ленин һәм Сталин тарафыннан фәнчә эшләнгән һәм нигезләнгән традицияләрне дәвам иттерү булып тора.
Некрасов үзенең поэзиясен «үч һәм көенеч музасы» дип атады. Чернышевский һәм Добролюбов әдәбиятны халыкка изге хезмәт дип санадылар. Россия демократик ин-теллигенциясенең иң яхшы вәкилләре патша строе шартларында шушы югары һәм изге идеяләр өчен һәлак булдылар, каторгага, сөргенгә бардылар. Бу данлыклы традицияләрне ничек онытырга мөмкин соң? Ничек аларны игътибарга алмаска мөмкин, ахматоваларның һәм зо- щенколарның идеясезлек битлегенә яшеренеп, совет халкына чит булган идеяләрне тагу өчен, «сәнгать— сәнгать өчен» дигән реакцион ло- зунгыны өстерәп кертүләренә ничек юл куярга мөмкин?!...
Ленинизм безнең әдәбиятыбызның гаять зур иҗтимагый үзгәртү әһәмияте барлыкны таный. Әгәр дә безнең совет әдәбияты үзенең бу гаять зур тәрбияви ролен түбәнәйтүгә юл куйса иде, бу артка таба чигенү, «таш гасырына» кайту дигән сүз булыр иде.
Иптәш Сталин безнең язучыла- рыбызны кеһиеләр рухының инже-нерлары дип атады. Моның тирән мәгънәсе бар. Ул кешеләрне тәр-бияләү өчен, совет яшьләрен тәрбия-ләү өчен, әдәби эштә бракка юл куймау өчен совет язучыларының гаять дәрәҗәдә җаваплы икәнлекләре турында сөйли.
Үзәк Комитетның әдәбият мәсьә-ләсе буенча ни өчен шундый каты чаралар күрүе кайберәүләргә гаҗәп тоела. Моңа бездә күнекмәгәннәр. Производствода брак ясалган икән, яки киң куллану товарлары буенча производство программасы үтәлмәгән икән, яисә агач хәзерләү планы үтәлмәгән икән, — моның өчеи шелтә белдерүне табигый эш дип саныйлар (залда хуплап көлү),
<3везда> һәм <Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 23
менә кешеләр рухын тәрбияләүгә карата брак эшләнгән икән, яшьләрне тәрбияләү эшендә брак ясалган икән, монда инде түзеп торырга да мөмкин дип уйлыйлар. Хәлбуки, бу исә производство программасы үтәлмәүгә яки производство зада- ниесе өзелүгә караганда да авыррак гаеп түгелмени? Үзәк Комитет үзенең карары белән идеология фронтын безнең эшебезнең барлык башка тармаклары дәрәҗәсенә җиткерүне күздә тота.
Соңгы вакытларда идеология фронтында зур өзеклекләр һәм ким-челекләр ачылды. «Звезда» һәм «Ленинград» журналларында булган хәлләр турында әйтеп тә тор- мастан, безнең кино сәнгатенең артта калуы турында, безнең театр- драма репертуарының начар сыйфатлы әсәрләр белән чүпләнүе турында искә төшереп үтү дә җитә. Үзәк Комитет катнашырга һәм эшне кискен төстә төзәтергә мәҗбүр булды. Халыкка карата, яшьләрне тәрбияләүгә карата үзләренең бурычларын онытучы кешеләргә каршы үзенең ударын йомшартырга аның хакы юк иде. Әгәр дә без үз активыбызның игътибарын идеология эше мәсьәләләренә борырга һәм монда тәртип урнаштырырга, эштә ачык юнәлеш бирергә телибез икән, без, совет кешеләренә хас булганча, большевикларга хас булганча, идеология эшендәге ялгышларны һәм кимчелекләрне бик нык тәнкыйть итәргә тиешбез. Без эшне шул чагында гына төзәтә алачакбыз.
Кайбер әдипләр болай фикер йөр-тәләр: сугыш вакытында халык әдәбиятка сусады, китаплар аз чы-гарылды, шунлыктан, укучы нинди генә товарны да, хәтта ул черек булса да, йотачак. Хәлбуки бу һич тә алай түгел һәм без үзебезгә талымсыз язучылар, редакторлар, из- дательләр сылый торган теләсә нинди әдәбиятка түзеп тора алмыйбыз. Совет халкы совет язучыларыннан УЫН идея коралы, бөек төзелеш планнарын үтәүгә, илебезнең халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү планнарын үтәүгә ярдәм итәрлек рухани азык көтә. Совет халкы әдипләр алдына югары таләпләр куя, үзенең идея һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерүләрен тели. Сугыш вакытында, авыр шартлар булу аркасында, без бу әһәмиятле таләпләрне тәэмин итә алмадык. Халык агымдагы вакыйгаларның мәгънәсенә төшенергә тели. Аның идея һәм культура дәрәҗәсе үсте. Ул бездә чыга торган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең сыйфатыннан еш кына канәгатьләнми. Кайбер әдәбият работниклары, идеология фронты работниклары моны аңламадылар һәм аңларга теләмиләр.
Безнең халкыбызның таләпләре һәм зәвыклары бик югары күтәрелде һәм шушы дәрәҗәгә кадәр күтәрелергә теләмәүче яки күтәрелә алмаучы кешеләр артта калдырылачаклар. Әдәбият халык таләпләре дәрәҗәсендә барырга гына түгел, бәлки халыкның зәвыкларын үстерергә, аның таләпләрен югары күтәрергә, аларны яңа идеяләр белән баетырга, халыкны алга алып ба-рырга тиеш. Халык белән бер эздән бара алмаучы, аның үсеп киткән таләпләрен канәгатьләндерә алмаучы, совет культурасы үсеше бурычлары дәрәҗәсендә тормаучы кеше котылгысыз рәвештә тиражга чыгачак.
«Звезда» һәм «Ленинград» жур-налларының җитәкче работникларында идеянең җитәрлек булмавыннан икенче бер зур ялгыш килеп чыга. Бу ялгыш түбәндәгедән гыйбарәт: безнең кайбер җитәкче работникларыбыз үзләренең әдипләр белән булган мөнәсәбәтләренең үзәгенә совет кешеләрен политик тәрбияләү һәм әдипләргә политик юнәлеш бирү интересларын куймадылар, бәлки шәхси интересларны, әшнәлек интересларың куйдылар. Идея ягыннан зарарлы һәм художество ягыннан йомшак булган күп кенә әсәрләр теге яки бу язучының хәтерен калдырырга теләмәү аркасында матбугатка үтәләр, диләр. Мондый работниклар күзлегеннән
24 ^Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
караганда, кемнең дә булса хәтерен калдырырга теләмәү хакына халык интересларына, дәүләт интересларына зыян китерү яхшырак. Бу бөтенләй дөрес булмаган һәм политик ялгыш караш. Бу бер миллионны бер тиенгә алмашу белән бер.
Партия Үзәк Комитеты үзенең карарында әдәбиятта принципиаль мөнәсәбәтләрне әшнәлек мөнәсәбәт-ләре белән алмаштыруның гаять дәрәҗәдә, зарарлы икәнлеген күрсәтә. Безнең кайбер язучыларыбыз арасындагы принципсыз әшнәлек мөнәсәбәтләре тирәнтен тискәре роль уйнадылар, күп кенә әдәби әсәрләрнең идея дәрәҗәсе түбәнәюгә китерделәр, совет әдәбиятына чит кешеләрнең әдәбиятка үтеп керүләрен җиңеләйттеләр. Ленинградта идеология фронты җитәкчеләре та-рафыннан, Ленинград журналлары җитәкчеләре тарафыннан тәнкыйть-нең булмавы, принципиаль мөнәсә-бәтләрне халык интереслары исәбенә әшнәлек мөнәсәбәтләре белән алмаштыру гаять зур зыян китерде.
Иптәш Сталин безне, әгәр дә без кадрларны саклап калырга, аларны өйрәтергә һәм тәрбияләргә теләсәк, кемнең дә булса хәтерен калдырудан курыкмаска тиешбез, принципиаль, кыю, ачык һәм объектив тәнкыйтьтән курыкмаска тиешбез, дип өйрәтә. Тәнкыйть булмаганда, нинди генә оешма да, шул исәптән , әдәбият оешмасы да, черергә мөмкин. Тәнкыйть булмаганда нинди генә авыруны да тирәнәйтергә мөмкин һәм аның белән көрәшү кыенрак булачак. Безнең кешеләребезгә үсәргә бары тик кыю һәм ачык тәнкыйть кенә ярдәм итә, бары тик ул гына алга барырга, эшебездәге кимчелекләрне бетерүгә дәртләндерә. Тәнкыйть булмаган урында сөрсегәнлек һәм торгынлык тамыр җәя, анда алга таба хәрәкәт итүгә урын юк.
Иптәш Сталин берничә тапкырлар. безнең үсүебезнең иң әһәмиятле шарты — һәрбер совет кешесенең үзенең эшенә көн саен йомгак яса-выннан, үзен бер дә курыкмыйча тикшерүеннән, үзенең эшенә анализ ясавыннан, үзенең кимчелекләрен һәм ялгышларын кыюлык белән тәнкыйть итүеннән, үзенең эшендә ничек итеп тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнлекне уйлавыннан һәм үзен үстерү өстендә туктаусыз эшләвеннән гыйбарәт икәнлекне күрсәтте. Бу нәрсә әдипләргә барлык башка работник-ларга кагылган дәрәҗәдә үк кагыла. Үз эшен тәнкыйть итүдән куркучы кеше җирәнгеч куркак, ул совет халкының ихтирамына лаеклы түгел. (Көчле кул чабулар).
Үз эшенә тәнкыйть белән карамау, әдипләргә карата принципиаль мөнәсәбәтләрне әшнәлек мөнәсәбәт-ләре белән алмаштыру Совет Язу-чылары Союзы Правлениесендә дә киң җәелгән. Союз правлениесе һәм, аерым алганда, аның председателе иптәш Тихонов «Звезда» һәм «Ленинград» журналларында ачылган ярамаган эшләрдә гаеплеләр, совет әдәбиятына Зощенконың, Ахматованың һәм советчы булмаган башка язучыларның үтеп керүләренә киртә куймауда гына түгел, бәлки безнең журналларыбызга совет әдәбиятына чит тенденцияләр һәм гадәтләр үтеп керүгә юл куйган булуда да гаеплеләр.
Ленинград журналлары редак-цияләрендәге шартларда — бөтен журнал өчен һәм аларның бүлекләре өчен кем җаваплы икәнлеге билгеле булмаган, аларда иң гади генә тәртип тә була алмаган шартларда, журналларның җитәкчелегендә • туган җавапсызлык системасы да, Ленинград журналларының кимчелекләрендә үзенең ролен уйнады. Бу кимчелекне төзәтергә кирәк. Менә шуңа күрә дә, Үзәк Комитет үзенең карары белән «Звезда» журналына баш редактор билгеләде, ул журналның юнәлеше өчен, журналда урнаштырыла торган әсәрләрнең идея һәм художество сыйфаты өчен җавап бирергә тиеш.
һәрбер эштәге кебек, журналларда да тәртипсезлек һәм анархия булмаска тиеш. Журналның юнәле
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 25
ше өчен һәм басыла торган мате-риалларның эчтәлеге өчен ачык җаваплылык кирәк.
Сез Ленинград әдәбиятының һәм Ленинград идеология фронтының данлыклы традицияләрен тергезергә тиешсез, һәрвакыт алдынгы идеяләр, алдынгы культура үрчеткечләре булып килгән Ленинград журналларының идеясезлекне һәм әшәкелекне сыендыра торган урын булып әверелүләре аяныч һәм күңелсез. Идеология һәм культураның алдынгы үзәге сыйфатында Ленинградның данын кайтарырга кирәк. Ленинградның большевистик ленинчыл оешмалар бишеге булганлыгын истә тотарга кирәк. Биредә Ленин һәм Сталин большевиклар партиясенең нигезләрен, дөньяга большевистик караш, большевистик культура нигезләрен салдылар.
Ленинград язучыларының, Ленин-град партия активының намус эше—Ленинградның бу данлыклы традицияләрен кайтару һәм тагын да үстерү. Идеология фронтының Ленинградтагы работниклары һәм беренче чиратта язучыларның буры-чы—Ленинград әдәбиятыннан идея-сезлекне һәм әшәкелекне куу, алдынгы совет әдәбияты байрагын югары күтәрү, идея һәм художество ягыннан үсү өчен бернинди мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмау, хәзерге' тематикадан артта калмау, халык таләпләреннән артта калмау, үз кимчелекләреңне кыю-лык белән тәнкыйть итүне барйык чаралар белән үстерү, ялагайлык тәнкыйтен түгел, төркемчелек һәм әшнәлек тәнкыйтен түгел, бәлки чын, кыю һәм бәйсез тәнкыйтьне, большевистик идеяле тәнкыйтьне үстерү.
Иптәшләр, хәзер инде сезнең өчен партиянең Ленинград шәһәр коми-тетының һәм бигрәк тә аның пропаганда һәм агитация бүлегенең һәм пропаганда буенча секретарь иптәш Широковның, иделогия эшенең башына куелган һәм журналларның УҢЫШСЫЗЛЫГЫ өчен җаваплылык беренче чиратта аңа төшә торган кешенең никадәр тупас ял-гышлык эшләгәнлекләре ачык булырга тиеш. Партиянең Ленинград комитеты июнь ае ахырында «Звезда» журналы редакциясенең яңа составы турында кабул иткән карары белән тупас политик ялгышлык эшләгән. Бу составка Зощенко да кертелгән булган. Партиянең шәһәр комитеты секретаре иптәш Капустинның һәм шәһәр комитетының пропаганда буенча секретаре иптәш Широковның мондый ялгыш карарны үткәрүләрен бары тик политик сукырлык белән генә аңла-тырга мөмкин. Кабатлап әйтәм, партиябезнең идея тормышында Ленинградның ролен яңадан кайтару өчен бу ялгышларны барысын да мөмкин кадәр тизрәк һәм кискенрәк төзәтергә кирәк.
Без барыбыз да Ленинградны яратабыз, без барыбыз да партиянең Ленинград оешмасын безнең партиябезнең алдынгы отряды буларак яратабыз. Ленинградта, әдәбиятка сырышкан һәм үз максатлары өчен Ленинградтан файдаланырга теләүче төрле узгынчыларга сыену урыны булмаска тиеш. Зощенко, Ахматова һәм башка шуның кебек кешеләр өчен Совет Ленинграды кадерле түгел. Алар анда башка төрле иҗтимагый-политик тәртипләрнең һәм башка төрле идеологиянең гәүдәләнүен күрергә телиләр. Борынгы Петербург һәм бу борынгы Петербургның образы булып. Бакыр җайдакчы (Медный всадник), — аларның күз алларында менә нәрсә тора. Ә без Совет Ленинградын, совет әдәбиятының алдынгы үзәге булган Ленинградны яратабыз. Ленинградтан чыккан бөек революцион һәм демократ эш- леклеләонең данлыклы отряды — болар безнең турыдан-туры бабала-рыбыз, безнең нәсел җебебез niv- лардан килә. Хәзерге Ленинградның данлыклы традицияләре — ШУШЫ бөек революцион демократик традицияләр үсешенең дәвамы. Бо- ларны без башка бернәрсәгә дә алмаштырмабыз. Ленинград активы, эшне мөмкин кадәр яхшыпак һәм тизрәк төзәтү өчен һәм безнең
26 ^Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
идея эшебезне алга этәрү өчен үзенең ялгышларына кыюлык белән, артка таба карамыйча, «рессорлар куймыйча» анализ ясасын. Ленинград большевиклары совет идеологиясен, совет иҗтимагый аңын формалаштыру эшендә башлап йөрүчеләр һәм алдынгылар сафларында яңадан үз урыннарын алырга тиешләр. (Көчле кул чабулар.)
Идеология фронтында мондый хәлгә партиянең Ленинград шәһәр комитетының юл куюы ничек килеп чыга алган соң? Ул шәһәрне торгызу буенча, аның промышленностен күтәрү буенча агымдагы практик эш белән мавыккан һәм идея- тәрбия эшенең әһәмиятен оныткан, күрәсең. Һәм бу оныту Ленинград оешмасына кыйбатка төште. Идея эшен онытырга ярамый! Безнең ке- шеләребезнең рухи байлыклары материаль байлыклар шикелле үк әһәмиятле. Материаль производство өлкәсендә генә түгел, бәлки идеология өлкәсендә дә иртәгәге көн турында кайгыртмыйча, сукыр бу-лып яшәү ярамый. Безнең совет кешеләре шул кадәр үстеләр ки, алар үзләренә бирелә торган һәрбер рухи азыкны «йотмаячаклар». Үзләренең эшләрен яңадан үзгәртеп кормаучы һәм халыкның үсеп киткән ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы культура һәм сәнгать работниклары халык ышанычын бик тиз югалтулары мөмкин.
! Иптәшләр, безнең совет әдәбияты халык интереслары белән, Ватан интереслары белән яши һәм яшәргә тиеш. Әдәбият — ул халык өчен иң якын эш. Менә шуңа күрә дә, сезнең һәрбер уңышыгызны, әһәмиятле һәрбер әсәрегезне халык үзенең җиңүе дип карый. Менә шуңа күрә лә, һәрбер уңышлы әсәрне сугышта жинеп чыгу белән яки хуҗалык фронтында зур җиңү белән тиңләштерергә мөмкин. Киресенчә, совет әдәбиятындагы һәрбер уңышсызлык халык өчен, партия һәм дәүләт өчен тирәнтен аяныч һәм күңелсез. Үзәк Комитет карарында нәкъ менә шул нәрсә күздә тотыла да. Үзәк Комитет халык интереслары турында, аның әдәбияты интереслары турында кайгырта һәм Ленинград язучыларында туган хәлгә чиктән тыш борчыла.
Әгәр дә идеясез кешеләр совет әдәбияты работникларының Ленинград отрядын аның нигезеннән мәх- рум итәргә телиләр икән, аларның эшендә идея ягын какшатырга,. Ленинград язучыларының иҗатын җәмгыятьне үзгәртү әһәмиятеннән мәхрум итәргә телиләр икән, Үзәк. Комитет, Ленинградның әдәби отрядын, аның журналларын идеясезлек, принципсызлык, политикадан читләшү юлына алып китәргә маташучыларга чик кую өчен Ленинград әдипләре үзләрендә көч ’ табарлар, дип ышана. Сез идеология фронтының алгы линиясенә куелгансыз, сезнең алда халыкара әһәмияте булган гаять зур бурычлар тора һәм бу нәрсә һәрбер чын совет әдибенең үз халкы, үз дәүләте,, үз партиясе каршында җаваплылык хисен күтәрергә, үзе башкара торган бурычның әһәмиятен аңлавын күтәрергә тиеш.
Буржуаз дөньяга безнең ил эчендәге уңышларыбыз да, халыкара мәйдандагы уңышларыбыз да ошамыйлар. Икенче бөтен дөнья сугышы йомгагында социализмның позицияләре ныгыды. Социализм турындагы мәсьәлә Европаның күп илләрендә көн тәртибенә куелды. Бу хәл һәртөрле империалистларга ошамый, алар социализмнан куркалар, бөтен алдынгы кешелек дөньясы өчен үрнәк булган социалистик илебездән куркалар. Импе-риалистлар, аларның идея ялчылары, аларның әдипләре һәм журналистлары, аларның политиклары һәм дипломатлары безнең илебезгә төрлечә пычрак ташларга, аны бозып күрсәтергә, социализмга яла ягарга тырышалар. Мондый шартларда совет әдәбиятының бурычы—безнең совет культурасына һәм социализмга ясала торган бу кабахәт яла ягуларга һәм һөҗүмнәргә каршы ударга-удар белән җавап бирүдән генә түгел, бәлки таркалу һәм черү хәлендә булган буржуаз культура
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады 27
ны кыюлык белән камчылаудан һәм аңа һөҗүм итүдән дә гыйбарәт.
Хәзерге буржуаз Көнбатыш Европа һәм Американың модалы әдипләренең шулай ук кино-режиссерла- рының һәм театр режиссерларының иҗаты тышкы яктан нинди генә матур формага төренмәсен, алар үзләренең буржуаз культураларын барыбер саклап кала алмаячаклар һәм күтәрә алмаячаклар, чөнки аның мораль нигезе черек һәм таркалган, чөнки бу культура хосусый капиталистик милекчелеккә, җәм-гыятьнең буржуаз югары катлавының эгоистлык, комсызлык интересларына хезмәткә куелган. Буржуаз әдипләрнең, кино-режиссер- ларның, театр режиссерларының бөтен төркеме җәмгыятьнең алдынгы катлауларының игътибарын политик һәм социаль көрәшнең үткен мәсьәләләреннән читкә борырга һәм игътибарны гангстерлар белән, варьете кызлары белән, адюльтер- ны мактау белән һәм һәртөрле авантюристларның һәм узгынчыларның маҗаралары белән тулган, идеясез пычрак әдәбият һәм сәнгать юлына борып җибәрергә ты-рыша.
Безгә, алдынгы совет культурасы вәкилләренә, совет патриотларына, буржуаз культура алдында тез чүгү роле яки шәкертлек роле килешәмени?! Билгеле, нинди генә буржуаз демократик стройдан да югарырак булган стройны, буржуаз культурага караганда күп тапкырлар югары булган культураны чагылдыручы әдәбиятыбызның башкаларны яңа, гомуми-кешелек мораленә өйрәтергә хакы бар. Бездәге кебек халыкны һәм шундый илне сез кайдан табарсыз? Бөек Ватан сугышында безнең Совет халкы күрсәткән кебек гүзәл сыйфатларны, хуҗалыкны һәм культураны тыныч үстерүгә һәм торгызуга күчкәннән соң хезмәт эшләрендә һәркөнне ул күрсәтә торган сыйфатларны сез кайдан табарсыз! һәрбер көн безнең халкыбызны 19.гаРЬ1Дан'югары күтәрә бара. Бүген инде без кичәге кешеләр түгел һәм иртәгә бүгенгечә булмабыз. Хәзер инде без 1917 нче елга кадәр бул-ган руслар түгел һәм хәзер инде безнең Русь тә элекке түгел, характерыбыз да ул чактагы түгел. Без илебезнең йөзен тамырыннан үзгәрткән гаять зур үзгәрешләр белән бергә үзгәрдек һәм үстек.
Совет кешеләренең бу яңа югары L сыйфатларын күрсәтү, халкыбызны аның бүгенге көне белән генә тү- ’ гел, бәлңи аның иртәгәге көненә дә күз салып күрсәтү, алга таба бару юлын прожектор белән яктыртуга ярдәм итү — менә һәрбер намуслы совет язучысының бурычы шул. Язучы вакыйгаларның коерыгында сөйрәлеп бара алмый, ул халыкка | аның үсеш юлын күрсәтеп, халык- | ның алгы сафларында барырга тиеш. Язучы социалистик реализм ■ методын кулланып, безнең чынбарлыгыбызны намус һәм игътибар { | белән өйрәнеп, безнең үсешебез процессларының асылына тирәнтен төшенеп, халыкны тәрбияләргә һәм аны идея ягыннан коралландырырга тиеш. Совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап алып, аның алдында аның иртәгәге көнен ачып биреп, без шул ук -вакытта үзебезнең кешеләребезгә аларның нинди булмаска тиешлекләрен күрсәтергә, кичәге көннең калдыкларын, совет кешеләренә алга баруда комачаулык итә торган калдыкларны камчыларга тиешбез. Совет язучылары безнең яшьләрне күтәренке күңелле итеп, үзләренең көчләренә ышана торган итеп, бернинди кыенлыклардан курыкмыи торган итеп тәрбияләүдә халыкка, дәүләткә, партиягә булышлык итәргә тиешләр.
Буржуаз политиклар һәм әдипләр совет строеның һәм совет культу-расының, уңышлары турындагы ха-кыйкатьне үз халыкларыннан никадәр генә яшерергә тырышсалар да, алар Советлар Союзы турындагы хакыйкатьне чит илләргә чыгармас-лык тимер пәрдәне ничек кенә ко-рырга маташсалар да, алар совет культурасының чын үсешен һәм колачын ничек кенә киметеп күр
28 ^Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында иптәш Жданов доклады
сәтергә азаплансалар да, — бу ма-ташулар барысы да уңышсызлыкка дучар ителгәннәр. Без үз культура-бызның көчен һәм өстенлеген бик яхшы беләбез. Чит илләргә барган культура делегацияләребезнең ис-киткеч уңышларын, безнең физ-культура парадыбызны һәм башка-ларны искә төшерү дә җитә. Безгәме соң һәртөрле чит ил нәрсәсе алдында баш ияргә яки пассив оборона позициясендә торырга!
Феодаль строй, ә соңыннан бур-жуазия үзләренең чәчәк атулары чорында яңа строй урнашуны раслый торган һәм аның чәчәк атуын җырлый торган сәнгать һәм әдәбият тудыра алганнар икән, борынгы заманнарның иң яхшы иҗат үрнәкләрен дә б!гк ерак артта калдырачак әдәбиятны һәм бөтен дөньяда иң алдынгы булган әдәбиятны тудырырга кешелек цивилизациясе һәм культурасы тарихында булган бөтен яхшы нәрсәләрне гәүдәләндерүче яңа социалистик строебызның көче бигрәк тә җитәчәк.
Иптәшләр. Үзәк Комитет нәрсә таләп итә һәм нәрсә тели? Партия Үзәк Комитеты безнең идея эшебезне югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк булган вакыт килеп җиткәнлекне Ленинград активының һәм Ленинград язучыларының яхшы аңлауларын тели. Яшь совет буыны алдында социалистик совет строеның көчен һәм куәтен ныгыту бурычы, безнең тормышыбызны һәм культурабызны тагын да тиңдәшсез үстерү өчен совет җәмгыятенең хәрәкәтләндерүче көчләреннән тулы- сынча файдалану бурычы тора. Бу бөек бурычлар өчен яшь буын киртәләрдән курыкмый торган, бу киртәләргә каршы бара ала торган һәм аларны җиңә ала торган, тотрыклы, күтәренке рухлы итеп тәрбияләнергә тиеш. Безнең кешеләребез белемле, югары культурасы, мораль таләпләре һәм зәвыклары булган, югары идеяле кешеләр булырга тиешләр. Бу максат өчен безнен әдәбиятыбыз^ |Журналларыбыз хәзерге заман бурычларыннан читтә тормаска, бәлки яшьләрне совет строена чһш-күңелдән бирелгәнлек рухында, халык интересларына чын күңелдән хезмәт итү рухында тәрбияләүдә партиягә һәм халыкка ярдәм итәргә тиешләр.
Хәзер совет кешеләре һәм безнең барлык идеология работникларыбыз утның алгы линиясенә куелганнар, чөнки тыныч үсеш шартларында идеология фронтының һәм беренче чиратта әдәбият фронтының бурычлары алып ташланмыйлар, бәлки киресенчә, тагын да үсәләр. Халык, дәүләт, партия әдәбиятның хәзерге заманнан читләшүен теләми, бәлки әдәбиятның совет тормышының барлык якларына актив үтеп керүен тели. Большевиклар әдәбиятка югары бәя бирәләр, аның бөек тарихи бурычын, халыкның мораль һәм политик бердәмлеген ныгытудагы, халыкны туплаудагы һәм тәрбияләүдәге ролен ачык күрәләр. Партия Үзәк Комитеты бездә рухи культура муллыгы булуны тели, чөнки ул шушы культура байлыгында социализмның төп бурычларыннан берсен күрә.
Партия Үзәк Комитеты совет әдәбиятының Ленинград отряды, мораль һәм политик яктан сәламәт булган отряд үзенең ялгышларын тиз төзәтер һәм совет әдәбияты сафларында үзенә тиешле урынны алыр, дип ышана.
Үзәк Комитет Ленинград язучы-ларының эшендәге кимчелекләрнең бетереләчәгенә һәм Ленинград партия оешмасының идея эше иң кыска вакыт эчендә хәзерге вакытта партия, халык, дәүләт интереслары өчен кирәк булган югарылыкка күтәреләчәгенә ышана. (Көчле кул чабулар. Барысы да урыннарыннан торалар).