УРМАН БУЕНДА БЕР БАКЧА
Сарман буйлары ла, ай киң алап.
Печәннәре җитәр бер заман...
I
Бу яклар безнең күңелдә чын халыкча матур, моңлы көе белән, ягымлы җырлары, матур хезмәте белән сөйкемле һәм күркәм бер як булып гәүдәләнеп калган. Беренче карауга һәммә ягы да җырдагы шикелле үк соклангыч та булмасын, әмма шулай да халык күңеле Сарман көен юкка чыгармаган, һәрьякның табигате үз матурлыгы белән матур. Сарман ягының да үз матурлыгы бар, колхозла-рында җырга ошаган матурлыкка таба омтылучы алтын куллы кешеләре, аларның җыр булып җырланырлык күркәм эшләре бар.
... Сарман яклары «Азалак» кол-хозының чүмәләләр белән чуарланган бодай кырларыннан башлана. Аннан сөзәк юл белән су буена килеп
Урмай буепда бер бакча 99
төшәсең. Анда яшел таллык, иртә- сен-кичен тыймыйча, болын буйларына ямь биреп, үзенә бер вәкарь белән шаулап аккан тегермән суы, малай чактагы әкиятләрне хәтерләтеп дөбер-дөбер тартып яткан карт тегермән, кашларына он тузаны кунган яшь тегермәнче. Артта арык шаулавы тынып өлгерүгә, күз күреме җирне биләп, Яндус, Сарман буйларын ямьләндереп узган яшел болынга килеп чыгасың. Әнә болын тугайларында печән кибәннәре, әнә ак, кызгылт төстә җанлы ташлар булып тау кырыена сибелгән таркау көтү, әнә уңда таш юлны яшел аллеясыман ике ягыннан бөркәп алган авыл урамы, авыл өстенә калкып чыккан биек силос башня- сы, яшеллек арасыннан, Украинадагы кебек, җете ак стеналары белән ялтырап, үзенә өндәп торган кечерәк ак өйләр...
Юк, Сарман көе юкка гына шулай киң тын белән матур яңгырамый икән. Бу тирәләр шундый күркәм, шундый ягымлы, — чит илләрдә сугышып йөргән Сарман егетләре, барыннан да бигрәк үзләренең менә шушы су буйларын сагынганнардыр, 'җырларына шушы тугайларны кушып җырлаганнардыр шикелле.
Кама буеннан ук килеп гел эчкә- рәк керә барган озын таш юл, болын буйларыннан уздырып, кечкенә инешләр кичтереп бервакыт сөзәк үргә алып менә. Тирә-юнеңә күз салуга, күз күременең киңлегенә, кырдагы игеннең муллыгына сокланып каласың. Бер ягында, берсен-берсе алмашып, ун-унбиш километрларгача сузылган сары, яшькелт, кызгылт төсле иген кырлары, сары камыл өстендә утырган озынча эскертләр, күп булып сибелгән вак чүмәләләр. Кырларның да аргы ягында, бик еракта, кызлар кашысыман сызылып кына киткән, зәңгәрсу урман. Икенче ягында — ыргылып барган көенә катып калган зур дулкыннарсыман киртләч-киртләч булып, кыргый борып гы л ык 11 ы х эте р л әтә то р га н күп өркәчле карт тау башлары. Боларныц һәммәсе өстендә — өзлексез тирбәнеп торган рәшә тул- кыннары белән, эссе кояш нурлары белән бергә, әнә шул эскерт- ле кырларны иңләп, киртләч тау башларында дулкынланып, шушы кырлар шикелле киң сулышлы, озын бер җыр агыладыр кебек. Кем белә, бәлки халыкның билгесез музыканты Сарман көен иң беренче мәртәбә әнә шунда, киңлегенә күзләрең рәхәтләнә торган әнә шул иген кырларына, әнә шул өркәчле тауларга карап җырлап җибәргәндер...
Озын таш юл һаман көньякка таба әйди. Менә монысы таштан өйгән коймалары, таш каралтылары белән бераз Кавказ якларын искә гөшереп, үзәк урамнарында шәһәрчә булырга тырышу сизелә торган авыл, магазинлы, зур мәктәпле авыл — Сарман үзе инде. Әнә тегесе — бәйрәмчә бизәлгән ак өйләре, терлек каралтылары белән дала җирендәге сыман дөньядагы һәммә җилләрнең җиде юл чатына — үр- кырыендагы яшел битләүгә менеп утырганы Бикәсаз була. Менә бусы — аркасы белән тау куенына сыенып утырганлыктан, кояшы һәр көнне күршеләреннән берәр сәгатькә иртәрәк байый торганы — ике колхозлы зур авыл — Иске Кәшер була.
Алардан узгач тагын шул ук озын эскертләр. Алар янында ашлык сугып яткан машиналар, бөтен юлны тутырып. Чаллыга, Идел буена таба агылган ашлык төягән машиналар, атлар, үгезләр... йөкләре яныннан җәяүләп атлаучы ярым хәрби киемле медальле егетләр, алар шикелле үк кара күн .итек кигән, җиңнәрен сызганган колхоз кызлары...
Ниһаять, бу якта сирәк очрый торган тансык урман. Шул урман буена кечкенә инешнең ике ягына тезелеп утырган сирәк йортлар.
Бу — Салкын Алан * авылы, «Политотдел» колхозы.
II
Халыкның басуда чагы, авыл урамы буш. Инеш буенда, сирәк
HQ Г. Бәширов
агачлар арасында утырган сушилка түбәсеннән сыек төтен күтәрелә, \л яктан кызган арыш исе, салат исе бәреп тора. Аннан өстәрәк икс тимерче, алмаш-тилмәш көйгә сугып, тимер чыңгылдаталар: сугу .машинасына нидер булган, шуны төзәтеп яталар. Ындыр ягыннан тагын берме, икеме машинаның тонык гүләве, ат куучы малайларның ара-тирә дәртләнеп кычкырып җибәрүләре ишетелә.
Кызу эш өсте булуга карамастан, авылның урамында булсын, уку өе, колхоз канцеляриясе, ашлык амбары кебек җәмәгать йортлары тирәсендә булсын — һәркайда үзенә бер җыйнаклык, күңелле бер пөхтәлек күзгә бәрелә. Мул һәм иркен тормышның тагын бер билгесе булып, урамның әле бер ягында, әле икенчесендә бөтен каралтысы белән яңа йортлар күренеп кала.
Партия оешмасының секретаре Фатиха Гатиятуллина:
— Яңа йортларга күзегез төштеме? — ди. — Аларның барысы да быел салынды. Ничә йорт иде соң әле?.. Ие. уналтыга чыгардык шикелле... Кирәк бит. Кайсысының өе тузган, кайсы армиядән кайтып өйләнде дә башка чыкты. Арада инвалидлар да бар. һәммәсенә дә бик нык булышырга туры килде. Колхоз аты белән агачын ташу дисеңме, осталар кушу дисеңме...
Гатиятуллина — ярым шәһәрчә киенгән, ачык чырайлы, урта яшь-ләрдәге кеше. Аның исемен кол-хозчылар арасында бик еш ишетәсең.
— «Фатиха ни әйтер бит әле...» — диләр.
— «Менә Фатихага киңәш итеп карыйм тагын...» — диләр.
Үзеннән яшьрәкләр ана:
— «Фатиха түти» дип олылап дәшәләр.
Сораша калсагыз, сезгә Фатиха Гатиятуллинаның моннан җидс-си- гез ел гына элек гади бер йорт хатыны, кечкенә генә бер өйдә кеч-кенә балалары белән ирдән калган гади бер тол хатын булуын сөйләр-ләр. Авылның басынкы тормышына шаулап килеп кергән Сталин бишь-еллыклары бу тол хатынны, яңа дөнья төзү дәрте белән рухландырып, кечкенә учагы яныннан, халыкка хезмәт юлына җитәкләп чыгарган. Фатиха үзләренең колхозы белән бергә үскән, сугыш елларының иң авыр, иң кыен якларын үз җилкәсеннән уздырган. Колхозның һәр эшенә үзенең дәртен, көчен, тормыш тәҗрибәсен бирә барып, берәр баскыч-берәр баскыч атлый торгач, партия оешмасын җитәк-ләрлек сәләт һәм авторитет казанган. *
Гатиятуллина сезгә, тормыштан акыл өйрәнгән олы кешеләргә хас бер иплелек һәм тыңлаучыга ихтирам белән, «Политотдел» колхозының сугыш кыенлыкларын ничек җиңеп чыгуын сөйләр, киләчәк үсешендә аның кая таба йөз тотуы, аның алдынгы кешеләре, аның коммунистлары, аның яшьләре турында сөйләр.
Сез бу колхозда сыерсыз хуҗа-ларның бөтенләй юклыгын, колхозның хуҗалыкны сыерлы итүен, чәчү планын һәр елны арттырып үтә- вен, колхозлар арасындагы социалистик ярышта бу колхозның һәр елны җиңеп чыгуын һәм тагын шундый күңелгә ятышлы күп хәлләрне белерсез.
— Кайчакны шулай арттарак ба-ручы күршеләребез сорыйлар: «Сез ничек болай да, без ничек барыбыз да алай ук түгел? имеш. Безнең я чәчү планы тулмый, я терлекчелек аксый, я бүтән шундый берәр хәл...» Секретарь, күршеләренең шуны да төшенмәүләренә гаҗәпләнгәнсыман көлемсерәп үзе сорау бирә:
— Аларга ни дин җавап бирәсең? Мин әйтәм: без тырышып эшлибез, дим, булсын дип, бөтен көчебезне салып эшлибез! Безнең колхозда иртә белән тәрәзә кагып эшкә өндәү гадәте бервакытта да булганы юк. Бер кайчан да! Нигә, һәммә колхозда да шулай булырга тиеш бит! Шунсыз мөмкинмени?!
Чыннан да, бик гади, бик ачык нәрсә ләбаса! Колхозың төзек ху
Урман буенда бер бакча 101
җалык булып, дәүләт алдында да йөзе ак булсын, үз членнарының да тормышы яхшырсын өчен бары бер генә нәрсә — тырышып эшләргә генә кирәк бит! Безнең илдә, хезмәт үзе дә дан эше, намус эше булып саналган бер заманда башкача мөмкинмепи? Колхозның ничек тә булса артык тир түкмичә, үзеннән-үзе алга китүен көтеп яту оят түгелмени. Ул безнең илдә та-мырлары кортылган паразит сый-ныфлар гадәтенә иярү түгелмени?
Сугыштан соңгы бишьеллык ту-рында, колхозның киләчәге һәм ул киләчәкнең ни төслерәк булырга тиешлеге турында сүз кузгалса, «Политотдел» кешеләре бу юлда .иң беренче эшләре итеп быел нигез салган җиләк-җимеш бакчаларын телгә алалар. Аларның киләчәккә юнәлә торган уйлар сукмагы шул яшь бакчаның алма һәм карлыган куаклары арасыннан уза...
Менә колхоз канцеляриясенең артыннан ук башланып киткән яшь усаклык. Колхоз җитәкчеләренең әйтүенә караганда, монда озакламыйча колхозның культура паркы оештырылачак. Шул булачак паркның күләгәле куелыгыннан узуга, урман белән авыл арасындагы зур гына бер мәйданны әйләндереп алган яңа ихата буена килеп чыгасың.
Фатиха Гатиятуллина җиңел кап-каны ачып җибәреп,
— Безнең бакчабыз менә шушы инде, — ди.
Уртадагы яшел юлдан башына соры эшләпә киеп, алдына күн алъяпкыч япкан берәү каршыга килә. Бу кеше — шушы бакчаны юктан бар итүче, аңа нигез салып җан кертүче дәртле бакчачы Хәмит Маликов була. Ул чылгыйлары салынып торган калын коңгырт мыегына ара-тирә бармак очы белән кагылгалап шушы яшь бакча ту-рында сөйли. Күренеп тора, аңа бу турыда сөйләве бик күңелле. Хәтта ул шәп-шәрә бер урында шундый тиз арада моның кебек зур бакча барлыкка килүгә әле үзе дә гаҗәпләнеп бетә алмый төсле, җимеш куакларының яшь яфракларын кулы белән сыйпаштыргалап, эчке бер тулылану белән сөйли.
— ... Болары алмагач була инде моның, иптәш. Хәзергә монда йөз төп кенә әле, көзгә ул ике йөз төп булыр. Менә монда, түбәнгәрәк. дүрт йөз төп кара карлыган утырттык. Менә монысы кура җиләге — өч йөз төп. Анысы инде пешеп тә өлгерде. Әнә нинди кызарган...
Бакча өчен бик һәйбәт урын бу, иптәш, җаны гына юк. Әнә теге агачлар арасыннан кечерәк кенә чишмә тибеп чыга. Сугарырга бик җайлы. Без ул буйга быел яшелчә утыртыйк дидек. Әнә анда шикәр чөгендере, шалкан, тәмәке. Менә болары тагын кишердер, кыярдыр, кәбестәдер, фәләндер — җаның ни тели. Әнә теге түтәлләрдә, мактанмыйча гына әйткәндә, хәзер үк йөз центнер суган үсеп утыра. Ие, йөз центнер! Беренче ел гына бит әле. иптәш, бу җирләр яз көне шәп-шәрә иде бит әле...
«Политотдел» кешеләре бу бак-чаларын сугыштан соңгы яңа бишь-еллыкның карлыгачы дип карыйлар. Шуңа күрәдерме, монда беркетелгән иптәшләрнең аеруча бер дәрт белән, сөеп эшләүләре күзгә үк бәрелеп тора.
Менә сугыш инвалиды Габден- насыйр Шакиров. Ул көн озын бакчада эшли дә төн буе урманнан бакча ихатасына дип киртәлек ташый. Дүрт гектарлык бакча мәйданын койма белән әйләндереп алганнан соң, ул, үзләренең эшләренә сокланып,
— Карасана, Хәмит абый, дөнья җирләр әйләндереп алдык бит, буш урында нинди бакча ясадык бит! — ди.
Аның 6v сүзләрендә хезмәт ке-шесенең иң саф, иң мөкатдәс хисләр белән сугарылган зур куанычы, үзенең хезмәте белән горурлану хисе яңгырый.
Хәмит абзый әйтә:
— Мин шулай уйлыйм, ди: бишь-еллык план ул безнең барыбызның да уртак эше ләбаса. Ул планга һәркем кулыннан килгәнчә үз өле-
102 Г. Бәшцро*
шен кертергә тиеш. Берәүләр эшче, икенче берәүләр колхозчы. Берәү иген остасы, икенче берәү—терлек үрчетү остасы, һәркем үз эшенә бөтен көчен салып эшләсен, бөтен сәләтен бирсен... Минем үземнең бишьеллык планым шул: 1950 нче елда мин колхозга шушы бакчадан аз дигәндә бер йөз мен сум керем алып бирмәкче булам.
Хәмит Маликов бу сүзләрне шун-дый тирән ышаныч белән, шундый чын күңелдән әйтә, әгәр аның бу сүзенә ышанмыйрак карасалар, яисә уйлап җиткермичә җиңелчәрәк әйтелгән сүз дип аңласалар, ул рәнҗер иде.
Бакчачы үзенең йомшак, басынкы тазышы белән дәвам итте:
— Аннары менә, партия оешма-сында иптәшләр белән бу якларын да уйлашып куйдык: моны бакча гына итеп калдырмаска, бер өлешен питомник итәргә. Шулай бит, иптәш, күрше колхозларны бакчалы итәргә булышсаң, бик яхшы эш эшләнгән була бит! Менә тагын үзебезнең колхозчылар хуҗалыгын алыйк. Шушы елларда һәркемнең кечкенә генә җимеш бакчасы булырга тиеш дип куйды. Авыл да ямьләнсен, һәркем җиләк-җимешле дә булсын... Мул тормышка таба бараЗыз икән, аның бит инде һәммә ягы да мул булырга тиеш...
Фатиха Гатиятуллина:
— «Ие, шулай шул, дөрес әйтәсең, Хәмит абзый» дигәнсыман башын иеп куйгалый.
Калдау урыннарда бакчалар үсә башлый, аның төрле җимешләре пешә, яшелчәсе өлгерә. Әмма Га- тиятуллинаиы барыннан да бигрәк куандырганы шул: шул бакчалар белән бергә колхозның кешеләре дә усә, яңа тойгылар белән, күмәк хуҗалыкны алга җибәрү, тормышны тагын да ямьләндерү үе белән рухланып, колхоз кешесенең күңеле яшәрә, алар яңара баралар.
Менә кояш баеп бакча һавасы дымсулана, аның салкын агымы йомшак кына биткә сыйпала. Бакчачы Хәмит Маликов, үз эшенә чын күңелдән гашыйк булган яшь йөрәкле бу олы кеше, иңенә тунын салып, шалашы каршындагы бүрәнә өстенә чыгып утыра да, күңелле һәм тынгысыз уйларга тала:
— Менә монда... — ди ул, урта бер җирдәге калку урынга ымлап куя. — ... Менә монда парник эшләсәм ничегрәк булыр икән? Безнең якның җәе кыскарак бит, кайбер үсемлеккә җылы җитенкерәми. Күрәсең, җәйне үзебезгә кирәгенчә озайтырга туры килә. Ничек итеп? Менә әлеге парникта үстереп... — Әнә анда, түбәнге капка уңаенда, һәрвакыт яшәреп тора торган бер урын бар. — Хәмит абзый анда суның бик сай узуын уйлап алды. — «Ничек булыр икән, әгәр мин, анда кое казып, сугару арыклары эшләсәм? Бөтен бакчаны шул арыклар белән сугара торган итсәм?..»
Аннары ул, быел көздән калдыр-мыйча бакча уртасына лаборатория өе салырга кирәк булыр (аның бинасы әзер дә инде), хәзер фән кушканча эшләмәгәндә яхшы бакча үстерү турында хыялланырга да ярамый дип уйлап куйды. Тагын аның башына, бу бакчачылык эшенә яшьләрдән дә һәйбәт кенә бер-ике егетне өйрәтәсе иде бит, дигән уй да килде...
Үзе үстергән шушы бакчасы, үзенең колхозы, аның киләчәге турында Хәмит агай күңелендә береннән- бере яхшы уйлар туа, ул уйлар аның күңелен тагын да канатландырып җибәрәләр иде...