Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР Совет язучылары Союзы Правлениесе Президиумының 1946 ел 4 сентябрьдә кабул иткән РЕЗОЛЮЦИЯСЕ


«Звезда» һәм «Ленинград» жур-наллары турында ВКП(б) Үзәк Ко-митетының шушы ел 14 август карары, Ленинградта чыга торган журналлар редакцияләренең эшендә идея ягыннан булган зур кимчелекләрен, язучылар оешмаларындагы тормышта бик зур кимчелекләрне һәм совет язучылары Союзының эш практикасындагы бозуларны бик дөрес күрсәткән бу карар безнең партиябезнең гаять мөһим документы булып тора, совет язучыла-ры Союзы Правлениесенең һәм иле-безнең барлык язучылар оешмала-рының алдагы эше өчен сугышчан программа билгели.
Үзәк Комитетның, совет язучылары Союзы Правлениесе һәм аның председателе иптәш Н. Тихонов союз журналлары «Звезда» һәм «Ленинград»ның эшен яхшырту өчен бернинди дә чара күрмәгән дип, Зощенко, Ахматова һәм алар- га ошашлы советча булмаган башка язучыларның совет әдәбиятына зарарлы йогынты ясауларына каршы көрәш алып бармаганнар гына түгел, ә хәтта совет әдәбиятына чит булган тенденцияләрнең һәм гадәтләрнең журналларга үтеп керүләренә ирек биргәннәр дип күрсәтүе тулысынча дөрес. Язучылар союзы органнары булган журналларның битләрендә, системалы рәвештә, Зощенконың совет кешеләренә һәм совет тәртипләренә әшәке һәм явыз яла яга торган язмаларының килеп чыгуы, Ахматованың төшенкелек һәм пессимизм рухы белән сугарылган буш һәм идеясез шигырьләренең басылуы — язучылар союзы Правлениесенең эшлексезлегенең, большевистик принципиальлек, политик үткенлек һәм тапшырылган эш өчен җаваплылык булмавының турыдан-туры нәтиҗәсе булып тора.
Союз Правлениесе, журналларның редакцияләре, нәшриатларның җи-тәкчеләре, әдәбият тәнкыйтьчеләре Зощенконың, совет әдәбиятына чит булган, совет халкының эшенә хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да оятсыз рәвештә берничек тә катнашмаган шушы кешенең язу-1 чылык йөзенә «Большевик» журна-лында ясалган анализдан тиешле нәтиҗәләр ясамадылар.
Буржуаз-аристократик салон поэ-зиясенең типик вәкиле булган, «сәнгать сәнгать өчен» кебек гаять зарарлы буржуаз теорияне, әшәке эстетлыкны һәм поэзиянең декадент таркалышын чагылдыручы А. Ахматова иҗатының мәгънәсе совет укучыларына бик күптән ачык инде.
Шушыларга да карамастан, советча булмаган бу язучыларның «иҗатының» безнең халкыбызны һәм, беренче чиратта, яшьләрне тәрбия итү эшендә ачыктан-ачык зарарлы икәнлегенә карамастан, аларның әшәке язмалары матбугатта басылып килделәр. Госиздатның Ленинград бүлеге 1946 нчы елда Зощенконың әшәке хикәяләре җыентыгын басып чыгарган, анда советка каршы дошманлык чыгышлары
сО СССР Сове г язучылары Союзы ПравленнесеПрезидиумы резолюциясе
белән тулган «Маймыл маҗаралары» дигән хикәясе дә кертелгән (редакторы С. Спасский), «Огонек» журналы «көтепханә»сендә Москвада Зощенконың шул ук хикәясе кергән китабы зур тираж белән басып чыгарылган (редакторы А. Сурков).
Ахматованың шигырьләре Ленин-градтагы журналларда гына түгел, Москвадагы «Знамя» һәм «Огонек» журналларында да басылган.
Совет язучылары Союзы Правле- ниесенең органы «Литературная га-зета» 1945 елның 24 ноябрендә Ахматова мнтервьюсын һәм рәсемен басып чыгаруны да мөмкин дип тапкан, ә совет язучылары Союзы Правлениесенең рөхсәте белән Ах-матованың Москвада оештырылган чыгышлары аның иҗатын лаексыз рәвештә мактау шартларында үткән.
Аңлашыла ки, Союз Президиу-мының журналларда, нәшриятларда, әдипләр арасында чит йогынтыларга каршы көрәш алып бармавы союзның барлык идея тормышында һәм аның оешмаларының эшчән- легендә начар нәтиҗәләр китереп чыгарды. «Звезда» һәм «Ленинград» журналларында тө-шенкелек, пессимизм белән сугарылган шигырьләрнең, әшәке пьесаларның, буш һәм бернигә яраксыз хикәяләрнең басылып чыгуы нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Б. Пастернакның политикадан читләшкән, халык тормышыннан аерылган, идеясез поэзиясенең киң таралуы, кайбер тәнкыйтьчеләрнең аны рекламалавы («Знамя» журналында басылган А. Тарасенков мәкаләсе) нәкъ менә совет язучылары Союзы Правлениесендә чын җитәкчелек һәм юнәлеш бирү эшенең булмавы нәтиҗәсендә мөмкинлек тапты.
Әдәби оешмаларда һәм жур-налларның, нәшриятларның редак-цияләрендә әдәбият белән җитәкчелек итүгә җаваплы кешеләр, әдәбият — ул, совет кешеләрен, һәм бигрәк тә яшьләрне, тәрбияләүдә куәтле корал икәнлеген һәм алар совет строеның тормыш нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын үз эшләрендә кулланма итеп алырга тиеш икәнлекләрен оныттылар. Бу хәл тупас политик хаталарга китерде.
Совет әдәбияты, үзенең чирек гасыр үсеше чорында, безнең халкыбызга, эпохабызны һәм аның кешеләрен ачык һәм дөрес чагылдырган күп кенә гүзәл әсәрләр бирде. Сугыш елларында һәм шуннан соңгы вакытларда совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләре халык массасын коммунизм рухында һәм социалистик Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүгә ярдәм итте. Ләкин, шундый әсәрләр белән беррәт- тән, начар эшләнгән, эчтәлексез һәм халтур әсәрләр дә килеп чыга (Александр Гладковның «Яңа ел төне» дигән пьесасы, Райтоновның «Нәкъ төн уртасында» дигән повесте, Нилинның «Зур тормыш» дигән киносценарийсы — 2 иче серия).
Драма театрларының репертуарлары турында ВКП(б) Үзәк Комитетының 26 август карары, бик дөрес рәвештә, драматурглар эшендәге гаять зур уңышсызлыкларны күрсәтеп үтә. Водопьянов һәм Лаптевның «Ирексездән җиргә төшү», бер туган Турның «Гадәттән тыш закон», Погодинның «Каекчы кыз», Рахманов һәм Рыссның «Урмандагы тәрәзә», Рыбак һәм Савченко- ның «Самолет бер тәүлеккә кичегә» дигән пьесалары политикадан читләшү, тормышның зур темаларын өстән-өстән һәм тонык итеп трактовкалау, идея бушлыгы белән ае-рылып торалар.
Тормышны һәм материалны бик йомшак белеп язылган, идея һәм художество ягыннан зәгыйфь булган әсәрләр (В. Ивановның «Новый мир» журналында басылган «Берлинны алганда» исемле романы, Веледницкаяның «Октябрь» журна-лында басылган «Көнчыгыштан ко-яш» исемле әсәре), тарихи ялгыш карашта торып язылган әсәрләр (Сергеев — Ценскийның «Брусилов прорывы» исемле романы) килеп чыгалар. Журналларда шапшак, игътибарсыз язылган, авторларның
СССР Совет язучылары Союзы ПравлениесеПрезидиумы резолюциясе 31
эчтәлек һәм форма өстендә күңел куймыйча эшләүләренә шаһит булып торган әсәрләр, ә кайчакта хәтта җитәрлек грамоталы булмаган, рус телен чүпләндерә торган әсәрләр басыла.
Кайбер яшь шагыйрьләрнең иҗа-тында (мәсәлән, А. Межиров ши-гырьләрендә) сызлану белән газаплы мавыгу, сыкрану күренешләре бар. Карт буын шагыйрьләр мондый мотивларга отпор бирмиләр. Кайбер тәҗрибәле шагыйрьләрнең иҗатында сыкрану-пессимизм наст- роениеләре (П. Антокольскийның «Знамя» журналында басылган «Мәңгелек истәлек түгел» исемле шигыре), шигырьнең идея юнәлешен түбәнәйтә торган формалистик тәҗрибәләр белән мавыгу (С. Кирсановның «Октябрь» журналында ■басылган «Александр Матросов» исемле поэмасы) күренгәли.
Журналларның редакцияләре тарафыннан әдәби әсәрләр авторларына карата таләпчәнлекнең түбәнәюе нәтиҗәсендә, кайбер язучылар үз әсәрләрен камилләштерү өстендә, үз мастерлыкларын күтәрү өстендә эшләүдән туктыйлар.
ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында күрсәтеп үтелгән, совет кешеләренә хас булмаганча көнбатыш буржуа культурасы алдында баш ию рухы драматургия өлкәсендә бигрәк тә ачык күренде. Драматург Александр Гладков тарафыннан бер буржуаз язучының повестен, имештер хәзерге совет кешеләре турында итеп, пьесага әйләндерүе кебек оятсыз факт («Яңа ел төне») — моның иң ачык шаһиты булып тора. «Искусство» нәшрияты инглиз һәм американ драматургларының безнең кешеләребезнең аңын совет җәмгыятенә дошман булган караш бе-лән агулаучы, түбән сыйфатлы, әшәке пьесалары җыентыгын басып чыгарган.
Безнең әдәбиятыбызга чит йо-гынтыларның, политикадан читләшкән, идея һәм художество ягыннан йомшак булган, әшәке әсәрләрнең үтеп керүе өчен җаваплылыкның зур өлеше безнең әдәби тәнкыйтебез өстенә төшә, бу тәнкыйть, еш кына, рус тәнкыйтенең бөек традицияләрен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов, Горький традицияләрен оныта. Тәнкыйть үзенең практик эшендә Ленинның һәм Сталин-ның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге гениаль хезмәтләрен һәм күр-сәтмәләрен һич тә җитәрлек рәвештә тормышка ашырмый. Совет Язу- чыларының Беренче Бөтенсоюз съездында иптәш А. А. Ждановның ясаган докладыннан тәнкыйтьчеләр бүгенге көнгә кадәр әле тиешенчә нәтиҗә ясамаганнар. Күп кенә тәнкыйть мәкаләләренең теоретик дәрәҗәләре түбән, әдәби әсәрләрнең идея юнәлешенә анализ ясауга тиешенчә игътибар ителми. Зур язучылар тәнкыйть мәкаләләре белән чыкмыйлар; шуның белән алар рус әдәбиятының яхшы, гүзәл традицияләрен бозалар.
Совет әдәбияты үсешенең иң мөһим проблемаларын җитди тикшерү урынына, еш кына, язучыларны хәзерге заманның төп проблемаларыннан читкә алып китә торган икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләр буенча дәгъвалы шау-шулар белән шөгыльләнүләр була. «Литературная газета» һәм «Советское искусство» битләрендә драматургия мәсьәләләре буенча алып барылган дискуссия моның характерлы мисалы булып тора. Кайбер тәнкыйтьчеләрнең (мәсәлән, А. Гурвичның) әйткән фикер-ләрендә эстет субъективизм, хәзерге заманыбызның агымдагы политик проблемаларыннан аерылганлык идеяләре чагылып үтә. Кайбер тән-кыйтьчеләр һәм язучылар арасында хәзергә кадәр әле формалистик концепцияләр яшәүдә дәвам итәләр.
Тәнкыйтьчеләр әдәби үсеш про-цессын ныклап тикшерү, әдәби тәҗ-рибәләрне тирәнтен аңлау һәм го-мумиләштерү буенча җитди омтылыш ясамыйлар. «Литературная газета» да Борисовның Грин турында язган китабы уңае белән Л. Рахма- новның принципсыз һәм дорфа фикерләре басылып чыкты, Смеляков турында Данинның урынсызга мак-. таучы һәм эстет мәкаләсе урнаш-
сО СССР Сове г язучылары Союзы ПравленнесеПрезидиумы резолюциясе
тырылды. Газетадагы күп чыгыш-ларның теоретик дәрәҗәләре түбән, газета союз тормышыннан аерылган, язучыларны идеологии тәрбияләүнең төп мәсьәләләрен читләтеп үтә, зарарлы әсәрләрне һәм әдәбияттагы чит йогынтыларны принципиаль һәм үткен рәвештә тәнкыйть итә алмый, әдәби оешмаларда тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне оештыра алмый.
Язучылар арасында, имештер, хә-зерге заман язучыларыннан безнең бүгенге көн турында лаеклы әсәрләр таләп итү гаделлек булмас, имештер андый әсәрләр алдагы вакытларда гына килеп чыга алачаклар, дигән зарарлы теория мәгълүм күләмдә таралып йөри. Үзенең бөтен тарихы буена алдынгы һәм актуаль булган бөек рус демокра-тик әдәбиятының традицияләрен таптый торган бу зарарлы һәм буталчык теориячек матбугатта отпор алмады. Художество иҗаты методы булган социалистик реализмны «социалистик символизм» белән «алмаштыру»ны тәкъдим иткән И. Сельвинский чыгышы да тиешле отпор алмады. Украина язучысы Петро Панч «язучының ялгышырга хаклы булуы» турында «теория» күтәреп чыкты. Бу «теория» чит йогынтыларның әдәбиятыбызга үтеп керүенә ишекләрне ача. Шулай ук бу «теория» дә әдәби тәнкыйтьчеләр тарафыннан тиешле квалификацияне алмады.
Тәнкыйть һәм әдәбиятны өйрәнү фронтында теоретик фикернең арт-талыгы шуңа китерде ки, хәзергә кадәр бездә совет әдәбияты теориясе һәм тарихы буенча дәреслек китаплар юк, хәтта совет язучылары Союзының Әдәби институтында совет әдәбияты тарихын укыту өчен канәгатьләнерлек программа да юк.
Аерым тәнкыйтьчеләр, язучылар Союзы җитәкчеләре һәм аның ор-ганнарының редакторлары кебек үк, әсәрләргә бәя биргәндә совет әдә-биятының идея һәм художество үсеше интересларын түгел, дәүләт һәм халык интересларын түгел, ә группачылык, әшнәлек, шәхси исәп-ләрне кулланалар. Бу нәрсә, аерым алганда, шушындый интереслардан чыгып «үз» группасыныкы булган язучыларның хезмәтләрен күпертеп күрсәтүдә, чамасыз мактауда чагыла, моның өчен журнал һәм газета битләре файдаланыла. Бу бигрәк тә «Октябрь» журналы редакциясенә кагыла.
Президиум, тәнкыйтьнең артта калуының төп сәбәпләреннән берсе — союзда бу участок буенча эшнең бөтенләй ташландык хәлдә булуында, тәнкыйтьчеләр кадрларының теоретик үсүләре турында, тәнкыйтьчеләрне тәнкыйть итүне оештыру һәм тәнкыйтьчеләргә тиешле эш шартлары булдыру турында к а йгыртуча нлы кн ың булмавында дип саный.
Журнал редакцияләренә һәм практик эшендә күп кенә җитди кимчелекләре булган «Советский писатель» нәшриятына совет язучылары Союзы Президиумы тарафыннан җитәкчелек бөтенләй канәгатьләнмәслек. Мондый хәл журналларның һәм «Литгазета»ның редакцион аппараты работникларының җаваплылык тойгылары йомшаруга китерде һәм газета-журнал битләренә чит йогынтыларның үтеп керүенә булышлык итте.
Совет язучылары Союзы Прези-диумының һәм тулы килеш Союз Правлениесенең эшендәге бик зур җитешсезлек — СССР халыклары әдәбиятларына йомшак җитәкчелек итүендә булды һәм бу хәл аерым әдәбиятларда буржуаз-милләтчелек: тенденцияләренең яңадан тууына китерде (мәсәлән, Украина әдәбияты тарихы турында Кирилюк очерклары, Татарстанда һәм Башкырт- станда Идегәй турындагы ханнар- феодаллар эпосын күтәреп мактау). Союздаш республикаларда тәнкыйтьчеләрнең теоретик эшләре аеруча артта калып бара. СССР халыкларының кайбер язучыларында хәзерге заманның катлаулы темаларыннан бик ерак тарихи үткәнгә китү тенденцияләрен күрсәтеп үтәргә кирәк.
Әгәр дә совет язучылары Союзы
<2ССР Совет язучылары Союзы Правленяесе Президиумы резолюциясе 33
Президиумының һәм тулы килеш Правлениесенең җитәкчелек эше халыклар массасын, матур әдәбият чаралары белән, коммунизм рухында тәрбияләү өчен халык һәм партия алдында җаваплылык хисе белән, большевистик принципиальлек, намуслы тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть атмосферасы белән сугарылган булса, эштә бу барлык зур җи- тешсезлекләр һәм өзеклекләр килеп чыкмаган булыр иде. Ләкин совет язучылары Союзы Президиумы әдәби тормышта андый иҗади-җитәк- <че үзәк булмады, идея-иҗат мәсьәләләре белән аз һәм очраклы рәвештә генә шөгыльләнде, язучылар оешмаларында тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең җәелүен тәэмин итмәде. Президиумның эшендә коллективлык тәэмин ителмәде, язучыларның киң активы бу эшкә тартылмады. Союз Президиумы составында үзләренең әдәбиятның җитәкче эшчәннәре вазифаларын үтәмәүче язучылар аз түгел.
Кайбер язучылар хәзерге заманның төп мәсьәләләреннән читтә торалар, халыкның тормышын һәм сорауларын белмиләр, совет кешесенең иң яхшы якларын һәм сыйфатларын чагылдыра белмиләр. Совет язучылары Союзы Правление- се, язучыларның иҗатларын әдәбиятның алда тагын да үсүе интересларыннан чыгып юнәлдерү урынына, фактта, язучыларга иҗади җитәкчелек итү эшеннән читләшкән, языла торган әсәрләрнең идея- художество дәрәҗәләрен күтәрү өчен бернәрсә дә эшләмәгән, әдәбияттагы әшәкелек һәм халтурага каршы көрәшмәгән.
Язучылар союзының идея тормы-шында һәм эшендә тамырдан борылыш кирәк.
ВКП(б) Үзәк Комитеты, совет әдәбиятының, дөньяда иң алдынгы әдәбиятның көче шунда ки, аның халык интересыннан башка, дәүләт интересыннан башка һичбер бүтән интересы юк һәм булуы мөмкин түгел, дип күрсәтте. Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә ярдәм итүдән,
з ,С. ә.- № 9
яшьләрнең сорауларына җавап би-рүдән, яңа буынны көр күңелле итеп, үз эшенә ышанучы итеп, каршылыклардан курыкмаучы, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргЗ хәзер торучы итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.
Шул сәбәпле, идеясезлекне, по-литикадан читләшүне, «сәнгать сәнгате өчен» теориясен төрлечә таратуны ВКП(б) Үзәк Комитеты, совет әдәбиятына чит нәрсә дип, совет халкы һәм дәүләте интереслары өчен зарарлы дип хөкем итте. Андый зарарлы идеяләрне таратуга безнең журналларыбызда, китапларыбызда һәм әдәби оешмаларның тормышларында урын булмаска тиеш.
Союз Президиумы үзенең алдагы эшендә ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарында әйтелгән күрсәтмәләрне нигез итеп алырга һәм идея-художество җитәкчелеге методларын кискен рәвештә үзгәртергә кирәк дип саный. Әдәбиятта чит йогынтыларга каршы, идеясезлек һәм политикадан читтәлекнең төрлечә күренешләренә каршы көрәш, Совет Язучыларын чын-чыннан халык интересларын, совет дәүләте интересларын турылыклы һәм сизгер чагылдыручы итеп, халыкны коммунистик тәрбияләүдә партиянең ярдәмчесе итеп тәрбияләү— язучылар Союзының барлык эшенең төп эчтәлеге булырга тиеш.
Язучылар союзының җитәкче ор-ганнарының, аның журналларының һәм нәшриятларының, шулай ук барлык язучыларның игътибарын хәзерге заман темаларына, халкыбызның социалистик хуҗалыкны торгызу һәм үстерү буенча героик. хезмәте темаларына һәм совет кешесенең Бөек Ватан сугышында1 күрсәткән Һәм социалистик Вата-ныбызның куәтен ныгыту буенча хәзерге төзелеш эшендә яңа көч белән күрсәтеп килгән иң яхшы якларың һәм сыйфатларын чагылдыруга борып җибәрүне совет язучылары Союзы Президиумы үзенең иң мөһим бурычы итеп куя.
34 СССР С°зет язучылары Союзы Правление се Президиумы резолюциясе
Язучылар арасында эчке һәм халыкара тормышның төп мәсьәләләре буенча партиябезнең политикасын системалы рәвештә пропагандалау, партиянең һәм хөкүмәтнең карарлары турында язучыларга киң информация бирү эшләрен алып барырга кирәк.
Бу барлык эшләрне коммунизмның актиз һөҗүмчән идеологиясенең сугышчан рухы белән сугарырга кирәк.
Буржуаз Көнбатыш алдында совет кешеләренә бөтенләй хас булмаганча баш июнең теге яки бу күренеше чагылган әсәрләрне рәхимсез камчылап, Ленин — Сталин тәгълиматы белән коралланган язу-чылар үз әсәрләрендә капиталистик чолганышның табигатен фаш итәргә, аның таркаткыч йогынтысына каршы көрәшергә, үзендә яңа кан коешлы сугышлар куркынычын яшереп йөртүче хәзерге заман империализмының характерын аңлатып бирергә тиешләр.
Язучылар Союзы Президиумы әсәрләрнең художество сыйфатына барлык язучылар оешмаларының, журналларның һәм нәшриятларның таләпләрен көчәйтергә, начар язылган, шапшак әсәрләрнең, җитлек- сез, ашыгып эшләүнең шаһиты булган, әдәби телне чүпләндерә торган әсәрләрнең басылып чыгуына юл куймаска кирәк дип таба.
Язучылар Союзының бөтен эшендә шушы кискен борылышны тормышка ашыру бары тик язучылар арасында дөрес принципиаль тәнкыйтьне һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү нигезендә генә мөмкин булачак.
Президиум, якындагы практик чаралар сыйфатында, шушыларны кирәк дип таба:
1. Иптәш Н. С. Тихоновны Совет Язучылары Союзы Правлениесенең Председателе эшеннән бушатырга.
2. Союзның эшен, ВКП(б) Үзәк Комитетының күрсәтмәләренә туры китереп, яңа баштан кору мәсьәләсен карау өчен, октябрь аенда совет язучылары Союзы Правлениесенең Пленумын җыйнарга.
3. Республикалар союзларының правлениеләренә һәм совет язучылары союзының өлкә бүлекләренә, Үзәк Комитет карарын тикшерү өчен, сентябрь башларында язучыларның җы
с л ы шл а ры и үткәрүне тәкъдим итәргә. Үзәк Комитет күрсәтмәләрен тормышка ашыруда практик ярдәм күрсәтү өчен, урыннардагы зур оешмаларга совет язучылары Союзы Правлениесе членнарын командировкага җибәрергә. Шул ук вакыт эчендә Москва язу- чыларының гомуми җыелышын үткәрергә.
4. Якын көннәрдә «Октябрь», «Знамя», «Новый мир» журналлары редакцияләренең, «Литературная газета» редакциясенең һәм «Советский писатель» нәшриятының, аларның Үзәк Комитет карарын ничек итеп практик тормышка ашырулары буенча, докладларын тыңларга, «Звезда» журналына һәм совет язучылары Союзының Ленинград бүлегенә Үзәк Комитет күрсәтмәләре нигезендә эшне тамырдан үзгәртеп коруны иң кыска срок эчендә тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә.
5. Яшь әдәби кадрлар хәзерләү буенча язучылар союзының барлык эш системасын тамырдан үзгәртеп корырга. Әдәби институтның эшенә ярдәм күрсәтергә, андагы уку-укыту һәм иҗади тормыш өчен уңай шартлар тудырырга һәм институтның эшчәнлегенә союз Президиумының системалы йогынтысын тәэмин итәргә.
6. Тәнкыйтьчеләр кадрларының теоретик үсешләрен һәм политик чыныкканлыкларыи тәэмин итү һәм аларның эшләре өчен тиешле шартлар тудыру мәсьәләсен тикшерү һәм кирәкле чаралар билгеләүне союз Президиумына тапшырырга.
7. М. М. Зощенконы һәм А. А. Ахматованы, үзләренең иҗатлары белән союз уставының «совет власте платформасында торучы һәм социалистик төзелештә катнашучы» язучылар совет язучылары Союзы членнары була алалар дигән 2 нче параграфына җавап бирмәүләре-
Совет язучылары Союзы
Президиумында 35
сәбәпле, совет язучылары Союзыннан чыгарырга.
Союз Президиумы барлык язу-чыларны В1<П(б) Үзәк Комитеты куйган бурычларны үтәү тирәсенә тупланырга чакыра һәм, партиянең Үзәк Комитетын һәм иптәш Сталинны, язучылар оешмасы барлык ачылган җитешссзлскләрне бетерер һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының карарын большевикларча үтәр, дип ышандыра.