Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛК УЛЫ

в. КАТАЕВ

о, повестьның авторы Валентин Петрович Катаев 1897 елда туган. Катаев русның карт язучыларыннан берсе. Ул 1914 елдан би>рле язып килә.
Валентин Катаев нигездә повестьлар язучы. Шул ук вакытта аның күп кенә пьесалары да бар. Аның «Акча туздыручылар», «Чәчәкләр юлы», «Авангард», «Квадратура круга» исемле пьесалары Москва сәхнәләрендә озак вакыт куелып килделәр.
«Мин .хезмәт халкының улые», «Вакыт, алга», «Җилкәнле бер көймә күренә» исемле повестьлары В. Катаевка аеруча дан китерделәр.
Ә журналыбызның бу санында бер өлеше урнаштырылган «Полк улы» позесте эчен В. П. Катаев Сталин премиясе лауреаты дигән бөек исемне алды.
Бу повесть шулай башланып китә:
Совет разведчиклары зур саклык белән немец тылыннан кайтып килгәндә 12 яшьләр чамасындагы бер рус малаен күрәләр. Төн. Салкын көз. Малай пычрак чокыр төбендә авыр саташып, йоклап ята. Ул авыру, ач. 3 елдан бирле шулай каңгырып йөргән бу малай. Аның әти-әнисен немецлар үтергәннәр. Малай 3 ел буена немецлардан үч алырга хыялланып йөргән.
Малайны разведчиклар үзләре белән частька алып кайталар.
Ваня Солнцев разведчиклар па-латкасында чыршы ботаклары өстендә аякларын бөкләп утырган да ?ур агач кашык белән котелоктан, гадәттән тыш кайнар, дуңгыз ите, бәрәнге, суган, борыч, сарымсак, лавр яфрагы салып пешерелгән гадәттән тыш тәмле аш ашый иде.
Ваня шул кадәр ашыгып, ком-сызланып ашый, чәйнәмәгән ит ки-сәкләре аның бугазына утыра иде. Күптәннән бирле алынмаган озын соры чәчләре астындагы колаклары селкенеп-селкенеп китә иделәр.
Абруйлы крестьян семьясында тәрбияләнгән Ваня Солнцев үзенең әдәпсез кыланып ашаганын яхшы белә. Әдәп буенча ул ашыкмыйча, кашыгын ипи йомшагы белән сөрт- кәләп, авызны артык чапылдатмыйча, мышнамыйча ашарга тиеш .иде. Әдәп буенча ул бераз ашагач котелокны үз алдыннан этеп куярга да, «ипи тозыгыз өчен бик рәхмәт.
Бик туйдым» дияргә тиеш, һәм «рәхим итегез, тагы ашагыз» дип өч тапкыр әйтмичә торып, яңадан ашый башламаска тиеш. Ваня бо- ларның барысын да аңлый, ләкин үзен үзе тыя алмый, ачлык барлык тәртипләрдән һәм әдәпләрдән көчлерәк шул.
Ул бер кулы белән котелокны тоткан, икенчесе белән кашыгын җитез хәрәкәт иттерә. Шул ук вакытта озын-озын телемле арыш ипиләреннән дә күзен алмый, ләкин аларына сузылырга Ваняның өченче кулы юк иде.
Ара-тирә аның ачлык аркасында нурын җуйган зәңгәр күзләре үзен сыйлаучы солдатларга гафу үтенүле итеп кыймыйча гына карап алалар.
Палаткада ике солдат: болар сержант Егоров белән бергә Ваняны урманнан табып кайткан разведчиклар иде. Берсе эре сөякле, тырма шикелле гадәттән тыш озын
Полк_улы
37
куллы, великан гәүдәле ефрейтор Биденко; кушаматы — «Шкелет». Икенчесе да ефрейтор, анысы да великан. Ләкин бөтенләй башка төрле великан. Дөресрәк итеп әйткәндә, великан гына да түгел, ә баһадир: шома, симез түгәрәк битле, бит урталары куе алсуланып тора, керфекләре аксыл. Алсу башында чучка баласыныкы шикелле ялтырап торган каты чәч. Үзе се- бердән. Фамилиясе Горбунов, ку-шаматы Чалдон.
Бу ике великан алты кешегә чаклап эшләнгән палаткага читенлек белән генә сыялар иде. һәр хәлдә, аларга тышка чыгып китмәсеннәр өчен, аякларын җыеп ятарга туры килә иде.
Биденко сугышка кадәр Донбасс шахтеры була. Таш күмер тузаны аның кара кучкыл тәненә шул кадәр нык сеңгән, тәне әлегә кадәр зәңгәрсу булып тора.
Ә Горбунов сугышка кадәр Бай-калдан ары җирдә урман кисүче була. Аңардан хәзер дә яңа гына ярылган таза нарат утыны исе килеп тора шикелле. Гомумән аның бөтен җире ак, каенга ошаган.
Алар икесе дә баһадир җилкәләренә сырган пиджакларын салып, хуш исле чыршы ботаклары өстенә утырганнар да Ваняның ашны сыптырганын рәхәтләнеп карап торалар.
Кайчакта малайның күп ашавыннан оялганын сизеп, сүзчән Горбунов яхшылап кына әйтеп куя:
— Син, көтүче малай, бер дә оялып торма. Туйганчы аша. Җитмәсә тагы салырбыз. Бездә ашау ягы яхшы куелган.
Ваня кашыгын ялый-ялый ашый, йомшак, әче солдат ипиен зур итеп каба. Ул үзен бу яхшы великан- нарда бик күптәннән бирле торган төсле хис итә.
Өч ел буена мохтаҗлыкта, һаман куркыныч эчендә йөргәнлегенә, кимсетелеп, изелеп яшәгәнлегенә ышанасы да килми аның хәзер.
Кичә төнлә белән генә, бөтен дөньяда бер ялгызы калып, алдында Һәлакәттән башка нәрсә күрмичә, ач бүре баласы шикелле җафа чигеп, куркыныч урманда йөргәненә, аның хәзер, ышанасы да килми.
Бу соңгы өч ел эчендә ул шушындый куркынычсыз кешеләр арасына беренче тапкыр килеп керде. Палаткада бик рәхәт иде. Тышта һава начар, салынкы булса да, палаткага сары киндер аша кояш нурларына ошаган тигез, күңелле яктылык төшә.
Дөрес, великаннар булганлыктан палаткада тыгызрак иде. Аның каравы бар нәрсә дә җыйнак итеп, акыл белән тезеп һәм элеп куелган иде.
һәрбер нәрсә үз урнында тора. Бик яхшылап чистартылган һәм майланган автоматлар сары шүрлекләргә элеп куелганнар. Шинель һәм плащ-палаткалар чыршы һәм артыш ботаклары өстенә тигез итеп, бер дә бөкләмичә җәеп салынганнар. Баш очларына мендәр4 урнына противогазлар куелган,, аларга чиста киндер сөлгеләр ябылган. Палаткадан чыккан җирдә өсте фанер белән томаланган чиләк тора. Фанер өстенә консерва банкасыннан ясалган кружкалар, сабын савытлары, трофей алынган теш пасталары, теш щеткалары зур тәртип белән тезеп куелганнар. Фанер өстендә хәтта кырыну өчен алюмень савыт белән пумала да бар, һәм трофей немец машинасыннан алынган түгәрәк көзге эленеп тора. Фанерда болардан башка кыллары белән бер-берсенә кадалып куелган итек щеткалары һәм алар янында бер банка вакса ята.
Әлбәттә, «ярканат» фанарь да бар.
Палатка эченә яңгыр суы кермәсен өчен, әйләнә тирәсенә тигез генә итеп канау казылган. Палатка казыкларының барсы да тирән һәм нык итеп җчргә кагып куелганнар, палатка киндере тыгыз итеп тарттырылган, һәр нәрсәдә инструкциядә әйтелгәнчә төгәллек күренеп тора.
Шуңа күрә дә разведчиклар үз-ләренең хуҗалык итүләре белән бөтен батареяда дан казандылар. Аларның һәрвакыт мул гына шп-
38 В. Катаев
кәрләре, сохарилары, дуңгыз майлары була. Кирәк икән хәзер инәсе, җебе, төймәсе табыла, ә эчәсең килдеме — чәе җитәрлек була. Тәмәке турында сөйләп тә торасы юк, тартырга бик күп, һәм нинди кирәк шундый бар: фабрика махоркасы да, Пенза самосады да, җиңел Сухум тәмәкесе, «Путина» папирослары да, кечкенә трофей сигаралар да бар. Сигараларны развед-чиклар яратмыйча, ахыр чиктә генә, анда да җирәнеп кенә тарталар.
Ләкин разведчикларның даннары батареяга болар белән генә таралмаган. Алар, сугышчан эшләре белән үзләренең частьларыннан читтә дә дан тоталар. Разведка вакытында батырлыкта, осталыкта алар белән бер кем дә тиңләшә алмый. Дошман тылыннан алып кайткан кайбер мәгълүматларны күреп дивизия штабында да исләре китә. Ә икенче бүлек начальнигы аларны «капитан Енакеев профессорлары» дип кенә йөри иде.
Бер сүз белән әйткәндә, алар батырларча сугышалар иде.
Аның каравы авыр һәм куркыныч эштән соң ялны да әйбәтләп итәргә күнеккәннәр иде. Сержант Егоровны исәпләмәгәндә, алар барысы алты кеше. Разведкага пар- пар булып, нәүбәт белән йөриләр, бер көн йөриләр, ике көн ял итәләр. Ә сержант Егоровка килгәндә, ул кайчан ял итә торгандыр, анысын бер кем дә белми иде.
Бүген Горбунов белән Биденко ял итә. Алар бик яхшы дуслар һәм разведкага да бергә йөриләр. Иртәдән бирле сугыш барса да, урманда һава тирбәлеп, ж.ир тетрәп торса да, өстән минут саен эшкә баручы һәм эштән кайтучы штурмовиклар колак тондыргыч үкереп узып торса да, разведчиклар үзләренә тиешле ялны Ваня янында рәхәтләнеп уздырдылар. Ваняга инде алар «көтүче малай» дигән кушамат та биреп өлгерделәр.
Чыннан да Ваня үзенең суган кабыгына манылган киндер — штаны, ертык пиджагы, иңенә асылган капчыгы, ялан аягы, тузган чәчләре белән иске әлифбалардагы көтүче малайга бик ошый. Хәтта аның тонык коры йөзе, туры борны, иске салам түбәне хәтерләтә торган чәчләре астындагы зур күзләре дә нәкъ көтүче малайныкына ошап тора иде.
Котелокны бушатканнан соң Ваня аны ипи катысы белән коры итеп сөртте, шул ук ипи катысы белән кашыгын да сөртеп алды һәм ипи катысын кабып җибәрде. Аннан урыннан торды. Бөтен шартын китереп великаннарга баш иде һәм күз керфекләрен түбән төшереп әйтте:
— Бик рәхмәт, бик рәхмәт сезгә.
— Бәлкем тагын ашарсың.
— Юк, туйдым.
Горбунов бераз мактанып, күз кысып куйды:
— Булмаса, без сиңа тагы бер котелок салып бирик, — ул безгә берни тормый, аша көтүче малай,— диде.
— Эчемә шуннан артык сыймый, — диде Ваня оялып, — аның зәңгәр күзләре керфекләре астыннан шаян карап куйдылар.
— Теләмисең икән, ихтыярың,— диде Биденко.
Ә, шөһрәт яратучы, разведчиклар тормышы белән бөтен кешене шак катырырга йөрүче. Горбунов болан диде:
— Я, Ваня, безнең аш синеңчә ничегрәк шикелле?
— Яхшы аш, — диде малай. Ка-шыгын котелокка сабы белән салып куйды. Эскәтр урнына җәелгән «Суворовский натиск» газетыннан ипи валчыкларын җыеп алды.
— Чынлап та яхшымы? — Горбунов дәртләнеп китте. — Син, агай- эне, мондый ашны бөтен дивизиядән эзләсәң дә таба алмыйсын. Атаклы аш бу. Син, агай-эне, барыннан да бигрәк, безгә ябыш, разведчикларга. Безнең белән беркайда да әрәм булмассың. Безнен янда каласыңмы?
— Калам, — диде малай шатланып.
— Дөрес эшлисең, әрәм булмас-
£ Io л к улы 39
еың. Без сине мунча кертербез, чәчләреңне китәрербез. Нинди дә булса хәрби кием табып бирербез. Хәрби төскә кертергә кирәк сине.
— Ә разведкага алып йөрерсезме, абый?
— Разведкага да алып йөрербез, Атаклы разведчик итәрбез без сине.
— Мин, абый, кечкенә. Мин теләсә кайсы җирдән үтә алам, — диде Ваня шатланып. — Мин бу тирәдәге һәрбер куаклыкны беләм.
— Шунысы кыйммәт тә.
— Автоматтан атарга да өйрәтерсез, яме, абый?
— Ник өйрәтмәскә. Вакыты җиткәч, анысына да өйрәтербез.
Ваня бер туктаусыз туп атылып тору аркасында эленгән җирләрендә селкенгәләп куйган автоматларга кызыгып карап торды.
— Миңа, абый, бары бер генә тапкыр атарга кирәк.
— Атарсың. Курыкма. Аннан эш калмас. Без сине хәрби фәннәрнең барысына да өйрәтербез. Иң элек без сине тәэминатның бөтен төрләренә дә яздырырбыз.
— Ә ничек була ул, абый?
— Ул, туганкай, бик асат. Сержант Егоров синең турыңда лейтенант Седыхка белдерер. Лейтенант Седых батарея командиры капитан Енакеевка белдерер. Капитан Енакеев сине тәэминатка кертү турында приказ бирергә кушар. Шул көннән башлап, димәк, сиңа тәэминатның бөтен төрләре килә башлар: әйбер дә, аш пешерә торган нәрсәләр дә, акча да. Аңлашыламы сиңа?
— Аңлашыла, абый.
— Менә ничек эшләнә ул бездә, разведчикларда... тукта! Син ниш- ләмәкче буласың?
— Табак-савытны юмакчы булам, абый. Безнең әни һаман да үзең ашагач, табак-савытны юарга да шкафка куярга куша иде.
— Дөрес эшләгән әниең, — диде Горбунов җитди генә итеп. — Хәрби хезмәттә дә шулай кирәк.
— Хәрби хезмәттә швейцарлар «ок, — диде туры сүзле Биденко.
— Ләкин табак-савытны юмый тор әле, хәзер без чәй эчәбез, — диде Горбунов кәпрәеп, — чәй яратасыңмы?
— Яратам, — диде малай.
— һәм дөрес эшлисең. Бездә, разведчикларда тәртип шундый: аш артыннан чәй эчәбез. Шунсыз ярамый! — диде Биденко, — әлбәттә, шикәрне чәйгә салып эчәбез, — дип өстәде күңел бирмичә генә, — без шикәр белән исәпләшеп тормыйбыз.
Тиздән палаткада разведчикларның мактанычы һәм батареяда- гы башка солдатларның күзләрен яндыручы бакыр чәйнек күренде.
Разведчиклар чыннан да шикәр белән исәпләшеп тормыйлар икән.
Әз сүзле Биденко үзенең капчыгын чиште дә «Суворовский натиск» өстенә бер уч шикәр алып куйды.
Ваня күз ачып йомганчы Горбунов аның кружкасына зур-зур ике шакмак шикәр салды. Малайның чиксез шатланганын күреп тагы бер шакмак тондырды; имеш, бел безнең разведчикларның кем икәнлекләрен!
Ваня калай кружкага ике куллап ябышты. Рәхәтлектән ул, хәтта күзләрен йомды. Малай үзен искиткеч әкият дөньясында шикелле хис итте.
Ваняга бөтен нәрсә әкияттәгечә булып күренде. Кояш нурлары белән яктыртылган шикелле булып күренгән бу палатка да, сугыш алдыннан була торган туп тавышлары да, шикәрне бернигә санамаучы әйбәт великаннар да, «тәэминатның бөтен төрләре» дә, хәтта кружкага зур хәрефләр белән язылган «дуңгыз тушенкасы» сүзе дә— һәммәсе дә Ваняга әкияттәгечә булып күренде.
Малай чәйне бик рәхәтләнеп, иреннәрен алга сузып эчте. Аны кызыксынып карап торган Горбунов һаваланып әйтеп куйды.
— Ошыймы?
Бу сорауга Ваня хәтта рәтләп җавап та бирә алмады. Аның иреннәре ут шикелле кайнар чәй белән көрәшәләр иде. Ә йөрәге чәчен
40 В. Катаев
китәрергә, солдатча киендерергә, автоматтан аттырырга вәгъдә иткән шушы гүзәл разведчиклар янында калу шатлыгы белән тулы иде.
Аның башындагы барлык сүзләр дә чуалышып беттеләр. Ул бер сүз дә әйтә алмады, башын гына селкеп куйды. Кашларын дугаландыр- ды, күзләрен акайтты, шуның белән үзенә бик рәхәт икәнен белдерде, разведчикларга зур рәхмәтен аңлатты.
Биденко кызганып, авыр сулап куйды.
— Бала бит.
Ул үзенең көеп беткән тупас бар-маклары белән кисетыннан сакланып кына Пенза самосады салып, тәмәке төрде.
Бу арада атыш тавышларының характеры берничә тапкыр үзгәрде.
Атыш тавышлары башта якын, дулкыннар шикелле тигез булып ишетелделәр. Аннан бераз ераклаш-тылар һәм әкренрәк булып ишетел-деләр. Ләкин шунда ук берничә тапкыр катырак итеп дулый башладылар. Алар арасында авиабомбаларның ашыгыч һәм тәртипсез гөрселдәүләре ишетелде. Авиабомбалар барысы да бер өемгә төшкән шикелле булып, дерелдәп торган җиргә искиткеч зур чүкеч белән суккан шикелле булып ишетеләләр.
Биденко тыңлап-тыңлап торды да сүз арасында гына әйтеп куйды:
— Безнекеләр пикировать1 2 итәләр.
Горбунов Биденконың сүзен куәт-ләп җибәрде:
— Яхшы кундыралар.
Бу атыш та шактый озак дәвам итте. Аннан соң кыска гына вакытка тынлык урнашты. Шул кадәр тын булып китте, Морзе хәрефләре буенча телеграмма суккандагы шикелле итеп тукранның урманда агач тукуы да ачык булып ишетелде.
Тын чакта барысы да сөйләшмичә тыңлап тордылар.
Аннан еракта мылтык аткан та-вышлар ишетелде; Мылтык тавышлары көчәйгәннән көчәя бардылар.
Аерым мылтык тавышлары бер- берсенә кушыла башладылар. Ниһаять, алар кушылып беттеләр. Бөтен фронт
1 Пикировать итү — аэропланның җитез рәвештә җиргә якын төшеп очуы.
* Газета басу машинасы.
ө Пехота.
4 Артиллерия.
буйлап уннарча урында еш-еш пулеметлар тыкылдарга» тотындылар һәм кинәт кенә сугышның дәһшәтле машинасы ыңгырашырга тотынды, сызгырды, үкерде, тулы ходка эшләгән ротацияг машинасы шикелле дөберди башлады.
Бу рәхимсез механик тавыш эчендә кешеләрнең кайдадыр еракта бергә кушылып «а-а-а» дип җырлауларын бары бик тәҗрибәле колакның гына ишетә алуы мөмкин иде.
— Кыр патшасы 3 атакага китте,—: диде Горбунов, — хәзер аның җырына сугыш алласы 4 кушылыр.
Горбунов сүзләрен раслап һәр яктан төрле калибрдагы йөзләрчә- туплар ата башладылар.
Биденко колагын сугыш барган якка борып озак һәм игътибар белән тыңлап торды.
— Ә безнең батарея ишетелми әле.
— Әйе, тавышы юк.
— Курыкма, җае чыкканын көтеп тора торгандыр әле.
— Анысы әлбәттә шулай. Анык каравы соңыннан шундый итен сиптерә башлар...
Ваня зәңгәр күзләре белән ве- ликаннарның әле берсенә, әле икен-чесенә карады, сугышта хәзер безнең өчен яхшымы икән, начармы икән, аның шуны беләсе килде. Ләкин великаннарның чырайларыннан моны аңлый алмады. Ә сорарга батырчылык итмәде.
—' Абый, — диде ул, ниһаять, үзенә юашрак булып күренгән Гор- буновка карап, — кем кемне җиңә, без немецларнымы, әллә немецлар безнеме?
Горбунов малайның муен тамырына әкрен генә шапылдатып куйды да көлеп җибәрде.
— Әх, син!
Полк улы 41
Биденко җитди итеп әйтте:
— Син, чалдон, чыннан да ра-диостанциягә, радистлар янына барып кайтсаң икән, ниләр ишетелә икән анда.
Ләкин шул чакта казь\кларга абына-сөртенә атлаган аяк тавышлары ишетелде, һәм гәүдәсен иеп палаткага сержант Егоров килеп керде.
— Горбунов!
— Мин.
— Җыен. Әле генә пехота тез-мәсендә Кузьминский һәлак булды. Аның урнына барасың.
— Безнең Кузьминскиймы?
— Әйе, автомат пуляларыннан. Унбер пуля тигән. Тизрәк.
— Есть.
Горбунов бөгелеп шинелен киде һәм автоматын баш аркылы муенына асты. Бу арада сержант Егоров белән ефрейтор Биденко Кузьминскийның урнына тын гына карап тордылар.
Ул башка урыннардан бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Аңарга да бик пөхтә итеп бер җыерыксыз плащ-палатка җәелгән. Баш очында солдат капчыгы, аның өстенә киндер сөлге ябылган. Сөлге өстендә өч почмаклы ике хат һәм төрле буяулы «Красноармеец» журналы. Аларны Кузьминский чыгып киткәч кыр почтальоны китергән иде.
Ваня Кузьминскийны бер генә тапкыр, таң атканда күрде. Кузь-минский сменага ашыга иде. Ул да хәзер Горбунов шикелле бөгелеп башы аркылы автоматын муенына асты, шинеленең револьвер кобурасы астындагы катлавын төзәтеп куйды. Шул чакта Ваня Кузьминский револьверының зур җиз алкалы шомполын күрде. Кузьмин- скийның шинеленнән тәмле солдат щие исе килеп тора иде. Ләкин Ваня Кузьминскийның үзен күрә алмыйча калды. Чөнки ул бик тиз чыгып китте. Ул тиз әйләнеп кайтачагына ышанганга күрә беп кем белән дә саубуллашмады. Хәзеп палаткадагылар Кузьминскийның һичбер вакыт әйләнеп кайтмаячагын беләләр һәм аның ятим калган урнына сүзсез генә карап торалар иде.
Палаткада ничектер буш булып, күңелсез һәм салкын булып китте.
Ваня кулын әкрен генә сузып, өр яңа, әле буявы кулга ябышып торган «Красноармеец» журналын капшап карады. Сержант Егоров Ваняны шул чакта гына күреп алды, Ваня аның елмаеп җибәрүен көтте һәм үзе дә елмаерга хәзерләнде. Ләкин сержант Егоров- аңарга усал итеп карады, һәм Ваня берәр ярамаган хәл килеп чыккан булуын сизеп алды.
— Син әле биредәмени?
Малай үзендә һичбер гаеп сиз- мәсә дә, гаепле кешеләрчә пышылдап куйды:
— Биредә.
— Озатырга туры килер аны, — диде сержант Егоров, ул капитан Енакеев шикелле итеп чыраен сытты. — Биденко!
— Мин.
— Җыен.
— Кая?
— Батарея командиры малайны тылга озатырга кушты. Юл уңае туры килгән машина белән фронтның икенче эшелонына илтәрсең. Анда комендантка тапшырырсың. Тапшырганлыгыңа язу ал. Комендант малайны берәр балалар йортына озатыр. Селкенеп йөрмәсен монда. Ярамый.
— Менә сиңа кирәк булса! — диде Биденко; аның ачуы йөзенә» чыкты.
— Капитан Енакеев кушты.
— Ә кызганыч. Шундый җитез малай иде.
— Кызганычмы, түгелме, ярамый.
Сержант Егоров чыраен тагы да күбрәк сытты. Малай белән аерылышу аның үзенә дә кызганыч иде. Кичә төнлә белән ул Ваняны үзләрендә связной итеп калдырырга, берникадәр вакыт үткәч аңардан яхшы разведчик ясарга карар кылган иде.
Ләкин командир приказы турын
42 J3. Катаев
да бәхәс итәргә ярамый. Капитан Енакеев яхшырак белә. Әйтелгән — үтә.
Егоров мәсьәләнең тәмам хәл кылынганлыгына басым ясап, кискен һәм хаким тавыш белән тагын бер мәртәбә әйтте:
— Ярамый. Җыен, Биденко!
— Тыңлыйм.
Горбунов тузып, кыршылып бет- •кән наган кабурасы астындагы шинель бөрмәләрен төзәткәләп әйтте:
— Менә нинди хәлләр... Кайгырма, көтүче малай, капитан Енакеев кушкач, үтәргә кирәк. Хәрби дицип- лина шундый. Ахыр чиктә, ичмаса, машинага утырып барырсың. Шулай ич? Хуш, туган.
һәм шул сүзләр белән Горбунов тиз, ләкин ашыкмыйча гына палаткадан чыкты.
Ваня кечкенә булып, кайгылы һәм каушаган кыяфәттә басып тора. Бизгәк чабырып чыккан иреннәрен тешли-тешли әле киенеп торган Биденкога, әле Кузьминский койкасында утырган сержант Егоровка карый. Егоров кулларын ике тез арасына салган да, буш вакыттан файдаланып, күзләрен йомар-йоммас черем итә иде.
Малайның эчендә ниләр барын алар икесе дә яхшы аңлыйлар. Әле генә, ни бары ике минут элек кенә барысы да шундый яхшы, шундый гүзәл иде, һәм кинәт барысы да начарланып китте.
Ах, нинди яхшы, нинди сокла-нырлык тормышка кереп бара иде Ваня: батыр, киң күңелле разведчиклар белән дуслану, алар белән бергә аш ашау, шикәр салып чәй эчү, алар белән бергә разведкага йөрү, мунча керү, автоматтан ату, бер палаткада йоклау; итек, гимнастерка, пушкалы погоннар, шинель киеп җибәрү; бәлкем компас, револьвер һәм патроннар да бирерләр иде әле...
Ваня өч ел буена урам эте шикелле яшәде. Торырга йорты, семьясы булмады. Ул кешеләрдән курыкты, һәрвакыт ач булды, коты очып йөрде. Ниһаять, ул яхшы, киң күңелле кешеләргә очрады. Алар Ваняны коткардылар, елыт- тылар, ашаттылар, яраттылар. Барсы да менә дигән булып киткән шикелле булгач кына, ниһаять, туган семьясына килеп эләккәч кенә шарт итте! — бер нәрсә калмады. Барсы да томан шикелле таралды да китте.
— Абзыкай, — диде Ваня күз яшьләрен йота-йота Биденконың шинеленә әкрен генә кагылып, — абзыкай дим! Карагыз әле, мине алып китмәгез. Кирәк түгел.
— Боерык булгач бүтәнчә ярамый.
— Егоров абзый... иптәш сержант! Мине озатмаска кушыгыз әле. Мин сезнең янда торыйм, — диде малай ярсып, — мин сезнен котелокларыгызны чистартып, сезгә су ташып торырмын...
— Ярамый, ярамый, — диде Егоров арган тавыш белән. — Я, нәрсә, син, Биденко! Хәзерме?
— Хәзер.
— Алайса малайны ал да юлыңда бул. Хәзер полкның алмашыну пунктыннан, атылган гильзалар төяп, автомашина китә. Әле өлгерәсез. Юк исә безнекеләр дүрт километр алга киттеләр. Хәзер позицияне ныгыталар. Озакламыйча тылны да алгарак тарттыра башларлар. Ул чакта без кечкенәне кайда куярбыз? Әйдә, бар, алла юлдаш булсын!
Ваня кычкырып җибәрде:
— Абзыкаем!
— Ярамый, — диде Егоров һәм үз кәефен җибәрмәс өчен бер читкә борылды.
Малай барысы да беткән икәнен аңлады. Бу кешеләр аны әле күптән түгел генә үз уллары шикелле күреп яраталар иде, аны яратып, көтүче малай дип эндәшәләр иде. Ә хәзер малай алар белән үзе арасында стена барлыкка килгәнне аңлады.
Күз карашларыннан, тавышла-рыннан һәм хәрәкәтләреннән малай аларның үзен әле дә сөюләрен сизде. Ләкин шул ук вакытта үзе белән алар арасындагы стенаның
Полк улы 43
җимерелмәслек нык икәнен дә тәмам сизенде.
Шул чакта кинәт малайның җанында горурлык туды, йөзе усалланды, ябыгып киткән төсле булды. Кечкенә ияге тартылып китте, күзләре үҗәтләнеп ялтырап киттеләр. Тешләре кысылдылар.
— Ә мин бармыйм, — диде малай ачу китерерлек тупас итеп.
— Исең китмәсен, барырсың, с— диде Биденко йомшак күңел белән. — Кара син аны, нинди усал— «Бармыйм!» Машинага утыртам да алып китәм. Барырсың да барырсың.
— Ә мин барыбер качам.
— Ну, туган, анысы ай-һай. Минем кулдан әлегә кадәр берәүнең дә кача алганы юк. Китсәк яхшырак булыр, югыйсә машинага өлгерми калырбыз.
Биденко әкрен генә малайның җиңеннән тотты, ләкин малай ачу-ланып ычкынып китте.
— Тимәгез миңа, мин үзем барам,— диде һәм ялан аяклары белән нык атлап палаткадан урманга чыкты.
Урманда инде обозчылар арбаларга йөк төйиләр, шоферлар машиналарын хәзерлиләр, солдатлар җирдән палаткаларының казыкларын суыралар, телефонистлар кәтүкләргә телефон чыбыкларын чорныйлар иде.
Шинель өстеннән ак халат кигән повар агач төбенә салып, кып- кызыл сарык пте чаба иде.
Кайда карама, буш ящиклар, салам, кырыйлары киселгән консерв банкалары, газета кисәкләре аунап яталар, һәрбер нәрсә һөҗүм итеп баручы частьлар артыннан тылның да кузгалганлыгы турында сөйли аде.
* Sjc *
Икенче көнне кич белән соң гына Биденко үзенең частена кайтты. Биденко усал һәм ач иде.
Ул киткәннән бирле фронтта зур үзгәрешләр булды, һөҗүм бик тиз җәелде. Кызыл Армия немецларны куа-куа көнбатышка таба шактый ерак китте.
Кичә сугыш барган җиргә бүген икенче эшелоннар урнаштылар. Ә кичә икенче эшелоннар торган җирләр бүген инде буп-буш иде, тын иде. Ә алгы сызык кичә немецларның тирән тыллары булган җирдән үтә иде.
Урман инде бик артта калды. Урманда башланып киткән сугыш, хәзер ачык җирдә, кырда сазлыклар арасында, куаклыклар белән капланган кечкенә таулар арасында бара.
Хәзер инде разведчиклар командасы палаткада тормый, ул немец офицерларының менә дигән блин-дажына урнашкан. Блиндаж зур, әйбәт, дүрт кат калын бүрәнә белән ябылган, бүрәнәләр өстеннән кәс җәелгән.
Хуҗалыклы разведчиклар бу блиндажны ул әле немецлар ягында булып, аңарда немец офицерлары торган чакта ук карап киткәннәр иде. Немецларның ут позицияләрен үтеп чыккан чакта, кирәк булып куйса, дип бу блиндаж яныннан да узганнар иде. Блиндаж ул чакта ук разведчикларга бик ошаган иде.
Биденко юлда беркемнән дә со-рашмыйча бары үзенең разведчик сизгерлеге белән генә блиндажга килеп җиткәндә инде бөтенләй караңгы иде.
Көнбатыш офык туктаусыз күкрәп, улап тора.
Анда бер туктаусыз шомлы бо-лытларда чагылып озын куе кызыл балкыш шәүләсе кабынып китә.
Биденко такта түшәлгән җир баскычлар буйлап аска төште дә иркен блиндаж эченә килеп керде.
Аның күзенә беренче 6УЛЫП яңа карбид лампа чагылды. Лампа тү-шәмнән бик көчле, ләкин күзне әчеттерә торган, ниндидер химик, сыек яшел яктылык сибә. Күрәсең, немецлар бик ашыкканнар, лампаны үзләре белән алып китәргә өлгерми калганнар.
Стена эченә кертеп ясалган махсус агач шүрлекләрдә китаплар
В. Катаев
шикелле пөхтә генә итеп рәт-рәт тезелгән кул гранаталары ята.
Блиндаж уртасында аяклары җиргә кертеп эшләнгән нык кына өстәл тора. Бер почмакта кызарганча кыздырылган чуен мич янып утыра, бу немецларның, поход мичләре. Аның янында немецлар әзер- ләп куйган әз генә утын өелеп тора.
Күренүенә караганда, немецлар биредә, хуҗаларча ныклап урнашкан булганнар, кыш чыгарга исәп иткәннәр. Алар хәтта стенага агач рамалы картина да элеп куйганнар. Бу—готика стилендәге түбәле кечкенә матур бер йортның буяу белән чуарланып беткән зур гына’ фотографиясе иде. Портны чәчәк аткан алмагачлар әйләндереп алганнар. Бу ак-ал төстәге бик күркәм картина аркылы кызыл басма хәрефләр белән язылган сүзләр ялтырап ята: «Фрюлинг им Дейтчланд». Ягъни, «Германиядә яз».
Блиндажда шулардан башкасы инде күз тәмам күнегеп беткән чын рус әйберләре иде:
Койкаларга рус артиллеристла-рының бер дә таушалмаган ши-нельләре, палаткалар, ат япмалары җәелгән; койкаларның баш очларында яшел солдат капчыклары. Аларга чиста сөлгеләр ябылган. Мич өстендә атаклы бакыр чәйнек кайный, «Суворовский натиск» газетасы җәелгән өстәлдә зур бөтен ипи әйләнәсенә бик тәртипле итеп агач кашыклар, кружкалар тезеп куелган, ә яхшылап чистартылган, куе итеп майланган рус кораллары поч?лакларда. яшел шлемнардан астарак эленеп торалар.
Блиндажда халык тулы. Сирәк очрый торган хәл: разведчиклар барысы да бергә җыйналганнар. Биденко блиндажда разведчиклардан башка да шактый кеше күрде. Болар башка взводлардан килгән якташлар иде. Алар ипи-тозлы, таза тормышлы разведчиклар янына әйбәт тәмәке тартырга, атаклы чәйнектән шикәр салып чәй эчәргә килгәннәр.
Шушыларга карап Биденко үзе югында дивизиядә частьлар алма-шынганлыкны, үзләренең батарея- лары хәзер резервта икәнлекне аңлады.
Барсы да диярлек тәмәке тарталар, һәм шуңар күрә кызу итеп ягылган блиндажда балта элеп куярлык төтен иде.
Горбунов үзенең яраткан эше — кунаклар сыйлау белән мәшгуль иде. Ул дусты Биденконы күргәч эндәшеп куйды:
— Ә, Вася, исән генәме!
Ул ипине корсагына терәде дә зур-зур телемнәр кисеп өстәлгә куйды.
— Я, ничек, малайны илтеп тап-шырдыңмы? Өстәл янына утыр. Нәкъ чәйгә туры килдең.
Горбунов гимнастеркасыз, эчке бәс күлмәктән генә. Күлмәгенең якасы төймәләнмәгән һәм көчле симез күкрәге күренеп тора иде.
— Без, туганкай, бүген резервта. Күңел ачабыз. Чишен, Вася, елын. Синең койкаң шушы. Җыештырып куйдым инде мин аны. Я, ничек, сиңа безнең яңа квартира ошыймы? Мондый квартираны, туганкай, дивизиядә бер кемдә дә таба алмассың. Аеруча әйбәт!
Биденко сөйләшмичә генә чишенде. Үзенең койкасы янына килде, автоматын ачулы итеп атып бәрде, мич янына чүгәләп утырды да зур кара кулларын сузды.
— Я, Фронт штабында ниләр сөй-лиләр, Вася? Немецлар солых со-рамыйлармы әле?
Биденко эндәшмәде. Чыраен сытты да беркемгә дә карамыйча- мышнарга кереште.
Горбунов, дустының бик каты борчылганын күреп, тагы эндәшеп куйды:
— Бәлкем, тартып җибәрерсең.
— Ә, шайтан янына чәнчелеп кенә китсен лә, — диде Биденко, кинәт мырылдап куйды. Үз койкасы янына килде дә аңарга йөз түбән сузылып ятты.
Биденконың ниндидер күңелсез- леккә очраганлыгы күренеп тора иде. Ләкин разведчиклар кеше эше белән артык кызыксынуны ярат* мыилар, аны соң дәрәҗәдә килеш**
■Полк у ль; -15
ми торган эш итеп саныйлар. Кеше эндәшми икән, димәк ул сөйләшергә кирәк дип саиамый. Шулай булгач, кирәк түгел. Теләсә, үзе дә сөйләп бирер. Кешенең теленнән тартырга кирәкми.
Шуңар күрә Горбуновның Биден- кога әз генә дә хәтере калмады, бернәрсә дә төшенмәгән шикелле итеп, хуҗалыгын кайгырта бирде. Батареячыларга, кичә һәлак булган Кузьминский урныиа баргач, үзенең дә үлә язып калуы турында сөйләве н дәвам итте.
— Мин, беләсеңме, ракетницага тотынган гына идем. Безнекеләр •ераккарак ата башласыннар өчен бер зәңгәрне җибәрергә җыена идем. Кинәт якынга гына бер мина килеп төште дә—шарт! Аяк астында ук ярылып китте. Мине һава дулкыны белән бәреп екты. Күтәрелә дә алмыйм. Кайда ас, кайда өс икәнен дә төшенә алмыйм. Хәтта башым әйләнеп китте. Күземне ачып җибәрдем, җир — менә генә, нәкъ күз төбендә үк. Нишләмәк кирәк — ятам...
Горбунов шатлыклы көлү белән •көлеп җибәрде.
— ... Сизәм — бөтен гәүдәм ва-тылган. Беттем, дип уйлап алдым. ‘Тора алмам инде, дим. Үземне капшап карыйм, бер дә андый-мондый нәрсә сизелми. Бер җиремдә дә кан-мазар юк. Җир белән бәреп •еккан инде мине, дип уйлап алдым. Аның каравы шинельдә алты тишек. Шлемым йозырык сыярлык булып иңеп кергән, һәм, төшенәсеңме син, уң итегемнең үкчәсен куптарып алып киткән. Анда үкчә бер кайчан да булмаган, диярсең. Әйтерсең инде бик оста итеп бритва белән кисеп алганнар. Шундый мәгънәсез эшләр дә була бит ул! Ә тәнемдә, юри шулай эшләнгән диярсең, тырнау эзе генә дә юк. Үкчәне менә ничек эләктереп алын киткән. Карагыз әле, егетләр.
Горбунов шатлыклы елмайган хәлдә кунакларга үзенең үкчәсез калган итеген күрсәтте. Кунаклар итекне җентекләп карадылар. Кайберләре ягымлы гына итеп куллары белән дә тотып карадылар.
— Әйе, эт эше, — диде берсе эш-лекле итеп.
— Андый хәлләр була, — диде икенчесе һәм Горбуновның өстәлгә шикәр салганын астан гына карап алды. — Шундый ук хәл бездә дә булган иде. Борисово янында Бе- резна аша чыккан чакта, безнең взводта кызылармеец Теткинның каешын снаряд кыйпылчыгы кисеп китте. Ә үзенә хәтта әз генә дә кагылмады. Белеп булмый шул аны.
Биденко үзенең койкасында яткан хәлдә каты авыру кеше төсле көчәнеп кинәт кенә эндәшеп куйды:
— Кузьма, кара әле, Кузьма, сержант Егоров кайда?.
— Сержант Егоров бүген дежур-да,—дип җавап бирде Горбунов, — постларны тикшерергә китте.
— Тиз кайтыр, алайса.
— Чәйгә кайтып җитәм, дигән иде.
— Алай, — диде Биденко һәм теше сызлаган кеше төсле ыңгырашып куйды.
Ул шактый каты ыңгырашты. Аның бу ыңгырашуында үзен кызгануларын сорау аерым ачык сизелеп тора иде.
— Син нәрсәдән борчыласың? — диде Горбунов салкын гына итеп. Ул үзенең бөтен кыяфәтенә кызыксынудан бигрәк гади салкын әдәплелек билгесе чыгарды.
Биденко караңгы чырай белән яңадан әйтеп куйды:
— Ә, шайтан янына чәнчелеп китсен лә барысы да!
— Чәй эч,—диде Горбунов аңарга, — бәлкем җиңелрәк булып китәр.
Биденко өстәл янындагы урындыкка утырды. Ләкин кружкага кагылмады. Ул мичкә карап озак кына тын торды.
— Беләсеңме нинди әкәмәт килеп чыкты,—диде ул, ниһаять, табигый булмаган нечкә тавыш белән, ■— белмим инде, сержант Егоровка ничек итеп кенә сөйләп бирермен.
Ә нәрсә булды?
46 В. Катаев
— Приказны үтәмәдем.
— Ннчек үтәмәдең?
— Малайны фронт штабына илтеп җиткерә алмадым.
— Шаяртасың!
— Дөресен әйтәм. Колак кагып калдым. Ычкынды.
— Кем ычкынды?
— Шул малай инде. Безнең Ваня. Көтүче малай.
— Димәк, юлда барганда качты?
— Качты.
— Синең кулдан?
— Әһә.
Горбунов башта берникадәр вакыт эндәшмичә торды, аннан кинәт үзенең зур, симез гәүдәсен селке- тә-селкетә көлеп җибәрде.
— Ничек ялгыштың соң син, Бася, ә? Ну Егоров үзеңнең дә кирәгеңне бирер. Ничек булды соң ул?
— Шулай булды да куйды. Качты да китте.
— Менә сиңа, кирәк булса, атаклы разведчик. Ә үзең «Миннән бер кемнең дә кача алганы юк» дип мактанган идең. Ә малайны качыргансың. Ай, Ваня, Ваня! Ай, көтүче малай!
— Акыллы малай, — диде Биденко сүрән генә көлеп.
— Мондый профессорны да алдый алгач, күрәсең акыллыдыр шул. Син шулай да, Вася, ничек булганын әйбәтләп сөйләп бир инде.
— Качты да китте инде. Аның нәрсәсен сөйләп торасың.
— Ә шулай да. Син, туганкай, дөресен сөйләп бир. Барыбер белербез.
— Ә шайтан янына чәнчелеп китсенче! — диде Биденко. Кулын өметсез селкеде. Үзенең койкасына килде дә йөзе белән стенага таба карап ятты, һәм анардан бер кем бер суз ала алмады.
Бу тиңе булмаган маҗара бары тик соңыннан гына тулысынча билгеле булды.
♦ * *
Эш шулай булды.
Грузовик урман буенча агач та-мырларына бәрелеп сикерә-сикерә, атылган гильзаларын шалтыратып, биш километр китүгә Ваня куллары белән биек бортка ябышты, йөзен усалландырды, машинадан сикерде һәм мүкләр арасына мәтәлде.
Бу шундый тиз һәм көтелмәгәндә булды, Биденко башта хәтта каушап калды. Беренче секундта анарга малай борылышта егылып төшкән шикелле булып тоелды.
— Әй, әкренрәк син анда!—дип кычкырды Биденко йозырыгы белән шофер кабинасына дөбердәтеп. — Туктат, шайтан! Малайны төшереп калдырдык.
Шофер кызу барган машинаны туктаткан арада Биденко малайның сикереп торып капчыгын алганын һәм бөтен көче белән урманга йөгереп кергәнен күреп калды.
Ефрейтор ярсу тавыш белән кыч-кырып салды:
— Әй! Әй!
Ләкин Ваня әйләнеп тә карамады.
Кул-аяклары белән тегермән ши-келле җемелдәп, куаклык һәм түм-гәкләр арасыннан йөгерә-йөгерә чуар куе урман эченә кереп югалды.
Биденко үзенең зур кулларын авыз әйләнәсенә куеп—Ваня-а-а!— дип кычкырды. — Көтүче мала-ай! тукта-а!
Ләкин Ваня җавап кайтармады. Бары Биденконың үз тавышы гына көчле яңгырап, юлда очраган агачларга бәрелә-бәрелә яңадан үзенә әйләнеп кайтты:
«А-о-и! А-о-и?»
— Ну, шайтан баласы, тукта мин сине!, — диде ачуланып Биденко һәм шоферның әзрәк туктап торуын үтенде. Зур-зур атлап, ауган агач ботакларын басып сындыра-сынды- ра, Ваня артыннан урманга кереп китте.
Ул малайны бик тиз эләктереп алачагына ышана иде.
Чыннан да, карт, тәҗрибәле раз-ведчик, капитан Енакеевның атаклы «профессорларыннан» берсенә урманга качкан малайны эзләп табу читен эшмени ул!
Полк улы 47
Бу турыда сөйләп торуы да көлке.
Ефрейтор Биденко, Ваня җүләр сатып йөрмәсен, кайтсын дип һәр якка карап кычкырды да, сугыш фәненең бөтен кагыйдәләре буенча эзләү эшенә кереште.
Барыннан да элек ул грузовик туктап торган урынны кирәк вакытта асат кына табу өчен компас буенча аныклады. Аннан соң ул компас линейкасын малай качып киткән якка таба борып куйды. Ләкин Биденко азимут буенча китмәде, чөнки ул малайның урманда компассыз барганлыктан һич шиксез уңга таба кереп китәчәген яхшы белде.
Моны Биденко тәҗрибәдән чыгып белде. Караңгыда, яки ачык күренеп тормаган урында компассыз килеш барган кеше һәрвакыт сәгать теле юнәлешендә әйләнеп йөри башлый.
Шуңар күрә Биденко бераз уйлап торды һәм вакытны чамалап алды һәм әзрәк уңга борылып тавыш- тынсыз гына малайның каршысына таба китте.
Биденко кәефле уйлап алды: «Мин сине, күгәрченкәйне, нәкъ шул төштә эләктереп алырмын.»
Ул үзенең куаклык артыннан ничек итеп әкрен генә Ваня алдына килеп чыгачагын, кулыннан эләктереп алып ниләр әйтәчәген күз алдына китерде:
«Җитәр, дускай. Урманда күңел ачып алдың, җитеп торыр. Әйдә әле, яңадан машинага барып утырыйк. Чөнки болай йөреп барыбер һич нәрсә килеп чыкмый. Ефрейтор Биденкодан кача алырлык кеше дөньяга килмәгән әле. Син моны һәрвакыт исеңдә тот» — һәм Биденко үзенең шушы татлы уйларына шатланып елмаеп куйды.
Ефрейтор Биденко Ваня турында уйлагач үзенең бик кечкенә чагын, сыерлар көтеп йөргән чагын исенә төшерде.
Биденко тонык кына .итеп, таң белән ямь-яшел болында сөт шикелле җәелеп яткан томанны хәтерләде. Чыкның җете яшел, сыек шәмәхә, уттай кызыл төсләрдәге очкыннарын хәтерләде. Үзенең кулындагы карга миләшеннән эшләнгән боргысын, шул боргы белән, саф, ягымлы, шат, ләкин гел бер төрле тавышлар чыгарып сызгыртканын хәтерләде.
Ваняны ул тулы ходка барган машинадан сикереп төшеп калганнан соң аеруча яратып җибәрде.
«Кыю, шайтан баласы! Бернәрсәдән дә курыкмый. Чын солдат, — дип уйлады Биденко. — Аны тылга илтү кызганыч, бик кызганыч. Ләкин бер нәрсә дә эшләп булмый. Приказ шундый».
Шулай уйланып бара-бара разведчик урманга шактый тирән кереп китте. Аның исәбе буенча ул инде малайны - күптән очратырга1 тиеш иде. Ләкин малай әле һаман да күренми.
Биденко еш кына туктап, көзге урман тынлыгын игътибар белән тыңлап торды. Биденко урманда күп кенә сизелер-сизелмәс тавышлар ишетте. Ләкин алар арасында бер генә тапкыр да кеше аяк тавышлары ишетә алмады.
Малай югалды.
һичбер кайда кечкенә генә эз дә юк. Биденко юкка гына һәрбер куаклыкны, һәрбер агач кәүсәсен караштырып барды. Юкка гына ул. коелган яфракларны, үләннәрне,, мүкләрне җиргә ятып тикшерде.
һич кайда, һич нәрсә юк. Малайны һавага очып киткән дип уйларга мөмкин иде.
Биденко, әллә нинди оста разведчик та болай оста кача алмас, дип уйлап алды.
Ул берникадәр каушап торды. Әле бер якка әле икенче якка таба1 борылды.
Бер тапкыр ул үзен шул кадәр түбәнәйтте, ялган, хатыннар тавышы белән кычкырып куйды.
— Ванюшка-а-а! Ау-у-у! Җитәр шаярма-а-а! Кайтырга вакыт-ы-ы-тГ һәм шунда ук үзеннән үзе җирәнеп куйды.
Ул сәгатеңә- карап алды. Малай
48 В. Катаев
ны эзли башлаганына ике сәгатьтән артык киткән. Хәзер Биденкога малайның качканлыгы һәм аны инде табып булмаячагы ачык иде.
Күпне күргән разведчикның бу кадәр хурлыкка калганы юк иде әле. Инде хәзер ул сержант Егоровка ни дип җавап бирер? Ул аның күзләренә ничек оялмыйча карар? Иптәшләре турында әйтеп тә торасы юк: көләрләр. Ул чакта җир ярылса, җиргә кереп китәрлек булырсың.
Ләкин бер ни дә эшләп булмый. ’Шүрәле шикелле төн буе йөрмәссең бит инде монда!
Биденко компасына карап алды. Ах-ух килеп яңадан машинага таба китте. Нәкъ ул уйлаганча, анда инде машина юк иде. Киткән. Сугышчан ашыгыч задание үтәүче шоферның алай озак көтеп торырга, әлбәттә, хакы юк. Аннан соң хәзер инде ул машинаның Биденко эчен кирәге дә калмады, аңарга хәзер частька кайтырга кирәк булачак.
Ләкин кайтырга чыгудан элек Биденко берне тартып алырга һәм чолгауларын яңадан чорнарга булды.
Ул җайлы гына бер агач төбе табып шунарга утырды.
Ләкин кәҗә аягы ясап бетерүгә, янчыгын әкрен генә каккалап тәмәке тутыра башлауга, агач тармакларында кинәт нәрсәдер кыштырдап куйды, һәм Биденконың башына ниндидер әйбер килеп төште.
Биденко аны берәр коштыр дип уйлады. Ә карагач, ах итте. Бу көтүче малайның һәрвакыт капчыгында йөри торган катыргы тышсыз әлифбасы иде.
Шул чакта Биденко югары күтә-релеп карады һәм агач башында, агачның яшел чуклары арасында үзенә таныш булган кызыл көрән төстәге киндер штанны күрде. Штанның балакларыннан бәрәңге шикелле пычрак аяклар чыгып тора иде.
Биденко корт чаккан кеше төсле ■ялт итеп сикереп торды, янчыгы белән тәмәкесен, кәҗә аягын, хәтта әзерләп куйган зажигалкасын да атып бәрде, һәм минут тормый агачка менеп китте.
Ваня селкенми иде. Биденко анарга якын күтәрелде һәм аның йоклап утырганын күрде. Ваня сумалалы ал-сары ботакта утыра, алсу-зәңгәр төстәге тәнкәле кәүсәне кочаклаган да башын шуңарга салган һәм балаларча рәхәтләнеп йоклый иде. Зәңгәрсу яңагына керфекләренең күләгәсе төшкән. Бизгәк чабырып чыккан иреннәрендә сизелер-сизелмәс кенә гаепсез елмаю катып калган. Шул ук вакытта малай әкрен генә гырылдый да иде.
Биденко барысын да хәзер аңлап алды. Көтүче малай аны иң гаепсез һәм иң гади рәвештә бармагы тирәсендә әйләндереп йөрткән. Разведчиктан урман буе чабып йөрисе урында, күздән югалуга шушы биек агач башына менеп утырган һәм ыгы-зыгы беткәнче шунда торырга уйлаган, ә аннан соң төшәргә дә тыныч кына үз юлына китеп барырга булган. Әгәр дә капчыгының ертыгыннан әлифбасы төшеп китмәгән булса, һич шиксез ул шулай булып чыгар да иде.
Биденко Ваняга сокланып караган хәлдә исе китеп уйлап торды:
«Ах, хәйләкәр! Ну, мин сезгә әйтим, төлкенең-төлкесе. һич ни әйтеп булмый, — хәйләгә көчле!»
Биденко саклык белән генә малайны иңнәреннән каты итеп кочып алды, аның йоклаган йөзенә иркә күзләре белән якын ук килеп карап куйды һәм әйтте:
— Әйдә әле, туганкай, көтүче малай, аска төшик.
Ваня күзләрен тиз генә ачып җи-бәрде. Солдатны күрде дә ычкынырга теләде. Ләкин Биденко аны нык кысып тоткан иде.
Малай үзенең ычкына алмаячагын хәзер аңлап алды.
— Ярар инде, — диде ул тонык, йокыдан карлыккан тавыш белән әйтеп куйды.
Полк улы 49
* * *
Бер биш минуттан алар әлифбаны, тәмәкене, зажигалканы җирдән алдылар да, фронтның икенче эшелонына бара торган берәр машина очратып утыру өчен, урман буенча олы юлны эзләп киттеләр,
Ваня алдан барды, ә Биденко аңардан бер адым артка калып атлады. Ул бер генә секундка да малайдан күзен алмады.
— Җитәр, дускай, — диде Биденко Ваняны үгетләп, — урманда күңел ачып алдың — җитеп торыр. Чөнки болай йөреп барыбер һич нәрсә чыгара алмыйсың. Минем кулдан ычкынырлык кешенең дөньяга килгәне юк әле. Син моны һәрвакыт исеңдә тот.
Ваня Биденкога борылып та ка-рамыйча ачуланып җавап бирде:
— Сез ялганлыйсыз, әгәр әлифбам төшеп китмәгән булса, сез мине беркайчан да таба алмый идегез.
— Барыбер таба идем.
— Сез ялганлыйсыз.
— Дөресен әйтәм мин сиңа. Минем кулдан беркемнең дә ычкына алганы юк.
— Ә мин ычкындым.
— Ычкына алмас идең.
— Идең дә идем.
— Менә сиңа «идем»!
— Сез ялганлыйсыз.
— Такылдадың бер сүзне.
Ваня киреләнеп үз сүзен кабатлады:
— Сез ялганлыйсыз. Сез ялган-лыйсыз.
— Бөтен урманны актарып чыгар идем, ә тапмый калмас идем.
— Ә нигә актармадыгыз соң?
— Димәк, актармадым. Күп со-рашсаң, телең тетелеп бетәр. Мин сине билгеләр буенча тапкан булыр идем.
— Ә нигә соң тапмадыгыз?
— Мин сине таптым.
— Сез ялганлыйсыз. Мин сездән хәйләкәррәк. Сез мине компас буенча эзләп тә таба алмадыгыз.
— Нәрсә такылдыйсың, син! Кайчан мин сине компас буенча эзләдем?
— Ә мин әйтәм, эзләдегез. Сез мине күрмәдегез, ә мин сезне гел күреп тордым.
— Нәрсә күрдең соң син?
— Компасны ничек итеп минем эземә турылаганыгызны күреп тордым.
«Менә шәйтан баласы, барысын да белә!» — дип, Биденко сокланып уйлап алды. Ләкин җитди тавыш белән әйтте:
— Анысы, туганкай, синең акылың гына җитә торган эш түгел. Мин компаска бары машинаны җуймас өчен генә карадым. Анысы синең эш түгел.
Бу урында Биденко әзрәк ялганлап җибәрде. Ләкин ялганлау да аңарга ярдәм итмәде.
— Сез ялганлыйсыз,—диде Ваня үз сүзендә торып, — сез мине компас буенча тотарга йөрдегез. Мин беләм, ләкин сезнең эшегез барып чыкмады. Чөнки мин сезне оста- рак хәйләләдем. Ә мин сезне бернинди компассыз да теләсәгез нинди урманнан эзләп тапкан булыр идем. Көндез булса да, төнлә булса да тапмый калмас идем.
— Ну, энекәш, бусын син арттырып җибәрдең.
— Әйдәгез бәхәсләшәбез.
— Синең белән бәхәсләшеп тор-мыйча соң! Бик яшь әле.
— Алайса бәхәсләшмичә генә сынап карыйк. Сез берәр нәрсә белән минем күзләремне бәйләгез дә еракка китегез. Мин сезне биш минуттан эзли башлармын.
— һәм таба алмассың.
— Ә менә табармын.
— һичбер вакытта.
— Сынап карыйк.
— Әйдә алайса, Биденко кинәт разведчикларча кызып китте, — һич таба алмыйсың, — диде ул. Аннан соң кинәт шикләнеп әйтеп куйды.
— Тукта, тукта... Бу ничек булып чыга. Мин урманга кереп китәм, ә шул арада син тагы миннән качасың? У, юк инде, кечкенә, карап- карап торам да син бик хәйләкәр.
Ваня көлеп җибәрде:
— Качар дип куркасызмы?
4. >с. ә. м 9
5U В. Катаей
— Мин бер нәрсәдән дә курык- мыйм,— диде Биденко сүрән генә итеп, — Ә син менә бик күп лыгырдыйсың. Минем инде башым авырта башлады.
— Сез курыкмагыз, — диде малай күңелле итеп. — Мин сездән болан да барыбер качам.
Ефрейтор Биденко малайның бу күңелле сүзләрендә шундый тирән ышану, шундый нык карарга килү ишетте, ул эндәшми калса да, һәрвакыт сак булырга кирәк дип уйлап алды.
Малай Биденко алдыннан үзенең көчле ялан аяклары белән нык басып бара һәм үзен җәберләүчеләрдән үч алган шикелле итеп Биденконың ачуын китереп бер үк сүзләрне кабатлый иде:
— Күр дә тор, качам! Үзегезгә бәйләп куйсагыз да качмый калмыйм. Барыбер качам.
— Бәйләмәс дип уйлыйсыңмы әллә? Бәйләрмен дә. Анысы озак түгел. Ничек качканыңны шул чакта күрербез.
Биденко уйга калды.
— Валлаһи, — диде ул кинәт ка-рарга килеп, — Валлаһи дип әйтәм менә, тотам да бау белән бәйләп куям!
Биденконың, чыннан да, һәрбер запаслы разведчиктагыча биш метрлап нык кына нечкә бавы бар иде. Ул, машинага утыргач малайны әллә үземә бәйләп куяргамы? — дип чын-чынлап уйлый башлады. Барасы юл шактый ерак. Юлда яхшылап черем итеп алырга мөмкин булыр иде. Ә малайның һәр минутта машинадан сикереп төшеп калуы мөмкин икән, ничек черем итәсең!
«Ә нәрсә, әгәр чыннан да, шулай итсәм? Бәйләп куям да бетте китте, — дип уйлап алды Биденко, — ә барып җиткәч, чишәрмен. Бер нәрсә дә булмас».
һәм чыннан да, юл уңае туры килгән машинага менеп утыргач, Биденко кесәсеннән пөхтә итеп төрелгән бау чыгарды.
— Инде саклан, көтүче малай, мин хәзер сине бәйләп куям, — диде ул күңелле итеп. Ул бу сүзләрне, шаярып кына бәйлим мин сине, дигән шикелле итеп, малайның хәтерен калдырмаска тырышып әйтте.
Ләкин Ваня үпкәләү турында уйлап та карамады. Ул Биденконың, имештер, шаярып кына эшләячәк эшенә шаярып караган шикелле итеп җавап бирде:
— Бәйләгез, абзыкай, бәйләгез. Ләкин төенен ныгырак итегез. Мин чишәрлек булмасын.
— Минем төенне чишә алмассың, туганкай. Мин диңгезчеләр шикелле, ике кат төйним.
Биденко шул сүзләр белән бауның бер очын Ваняның терсәгеннән югарырак бәйләп куйды. Нык итеп, диңгезчеләрчә ике кат төен белән бәйләде. Икенче очын үзенең йозы- рыгына чорнады.
— Хәзер, көтүче малай, синең эшең начар. Кача алмыйсың.
Малай эндәшмәде. Аның күзләренә ачу чыкты.
Ваня күзләрен керфекләре белән томалады. Грузовикның бик яхшысы туры килде. Зур, брезент белән ябылган «Студебеккер» исемле яңа Америка машинасы иде бу. Аның, йөге юк һәм ул нәкъ фронтның икенче эшелонына кадәр бара иде. Башта Биденко белән Ваня машинада икәү генә булдылар. Алар кабина янындагы буш капчыклар өс- тенә бик әйбәтләп урнаштылар. Биредә бөтенләй диярлек селкетми иде.
Биденко малай белән берничә тапкыр сөйләшергә теләп карады. Ләкин малай һаман да эндәшмәде.
«Карагыз әле сез аны, зинһар өчен, нинди тәкәббер малай, — дип уйлады Биденко, — кечкенә булса да усал. Холкы бәйсез бу егетнең. Күрәсең дөньяның әчесен-төчесен шактый татыгандыр.»
Биденконың күз алдына тагып үзенең бала чагы килеп басты. Ул арада машинага һәрбер контроль- тикшерү пункты янында яңа кешеләр төялә бардылар. Тиздән машина кешеләр белән тулып китте.
Биредә алгы сызыктан килүче, әле генә сугыштан чыккан берничә солдат бар. Аларның яңа гына су-
■tw'
Полк улы
гыштан чыккан булулары шлемна-рыннан, пычранып беткән кыска плащ-палаткаларыннан күренеп тора.
Тар шинель кигән, көмеш погон таккан, бер дә таушалмаган яңа фуражкалы ике интендант офицеры бар.
Военторгта эшләүче бер кыз бар. Аның өстендә макинтош, аякларында кыска итекләр, төп-түгәрәк, кып- кызыл» бите хатыннарча бәйләгән яулыгы эчендә кәбестә шикелле күренеп тора.
Шат күңелле берничә очучы- истребитель бар. Алар авиация за-водында броня пыяладан эшләнгән калын портсигарларыннан алып бер туктаусыз папирос тарталар.
Бер олы яшьтәге хатын да бар — хәрби хирург. Хатын юан гәүдәле, түгәрәк күзлекле, кыска ак чәчле, башына тирән итеп зәңгәр берет кигән.
Кыскасы, биредә юл уңае килгән машиналарга утырып, хәрби юллар буенча йөреп торучы кешеләрнең һәр төре бар иде.
Караңгы төште.
Брезент түбәдә яңгыр шыбырдады. Барып җитәргә ерак иде әле. Кешеләр ничек кирәк алай җайланып, әз-мәз йокыга тала башладылар.
Ефрейтор Биденконың да күзләрен йокы басты. Ул бау чорналган кулын баш астына куйды да йоклап китте. Ләкин аның йокысы бик сизгер иде. Ул әледән әле уянып китте һәм бауны тартып карады.
Ваня йокы аралаш аңарга эндәшеп куйды:
— Нәрсә кирәк соң сезгә, абзый? Мин бер кая да китмәгән әле.
— Йоклыйсыңмы, көтүче малай?
— йоклыйм.
— Ярый, йокла-йокла. Линияне тикшерүем генә бу минем.
Биденко тагы йокыга китте.
Бер тапкыр аңарга кинәт кенә янында Ваня юк шикелле тоелды. Биденко торып утырды, тиз генә бауны тартып карады, ләкин бер төрле дә җавап булмады. Ефрейторның маңлаена салкын тир бәреп чыкты. Ефрейтор тезләнде, һәрвакыт әзер тотып барган фонарен яктыртып җибәрде.
Юк, зарарсыз. Бар да тәртипле. Ваня баягыча ук тезләрен эченә- терәп Биденко янында йоклап ята иде.
Биденко фонарь утын аның йөзенә төшерде. Йөз тыныч иде, гаепсез иде. Ул шул кадәр каты йоклый иде, хәтта электр фонареннан күзләренә туп-туры төшкән яктылык та аны уята алмады.
Биденко фонарен сүндерде дә Ваняны урманнан табып алгандагы төнне исенә төшерде. Ул чакта да аның битенә фонарь яктысы төшереп караганнар иде. Ләкин ул чагында аның йөзе әнә ничек җәфаланып беткән иде, авыру, куркыныч иде. Ул чагында Ваня әнә ничек калтыранып, сискәнеп киткән иде. Күзләре әнә ничек кыргый булып ачылганнар иде. Ничек курык-каннар иде бу күзләр ул чакта. Ул эшкә бит әле нибары берничә көн үтеп китте. Ә хәзер малай әнә ничек тыныч йоклап ята һәм рәхәт төшләр күрә.
Ниһаять, үзеңнекеләргә килеп эләгү менә нишләтә бит ул. Уз йортыңның стеналары да шифалы була, дип белми әйтмиләр шул кешеләр.
Биденко ятты. Грузовикның бер көйгә генә тирбәлеп баруына йо-кымсырый башлады.
Бу юлы ул шактый озак һәм тыныч йоклады. Шулай да уянып киткәч бауны тартып куярга онытмады. Ваня эндәшмәде.
«Йоклый торгандыр, — дип уйлады Биденко. — Аллага шөкер, алҗыган».
Биденко икенче ягына борылып ятты да тагын бераз йоклап алды, ә аннан соң ул-бу булмасын дип тагы бауны тартып куйды.
Шул чакта караңгылык эчендә бер хатын-кызның калын, усал тавышы ишетелде:
— Карагыз әле, мин төшенмим, бу нихәл бу? Ахры булырмы моның юкмы? Ни өчен миңа бау
52 В. Катаев
такканнар? Нәрсәгә дип мине өстериләр? Кем миңа баядан бирле йокы бирми?
Биденко суынып китте.
Электрик фонарен яндырган иде, күз аллары караңгыланып китте. Малай юк иде. Ә бау хирург хатын итегенә бәйләп куелган иде. Хатын идәндә утыра һәм туп-туры төшкән фонарь яктысы аның күзлекләрендә дәһшәтле ялтырый иде.
— Әй, туктат! — дип кычкырып җибәрде Биденко куркыныч тавыш белән һәм шофер кабинасына йо- зырыгы белән дөбердәтергә тотынды.
Машинаның туктап җиткәнен көт-мичә кемнәрнеңдер кул, аякларына, башларына басып, капчыкларын, чемоданнарын таптап машинаның артына килде, бер селтәнүдә ма-шинаның биек борты аша сикерде һәм таш юлга барып төште.
Төн кап-кара, дөм-караңгы. Салкын яңгыр яза. Көнбатыш офыкта ерактагы артиллерия утлары җемелдәп китәләр иде.
Таш юл буйлап уннарча, йөзләрчә грузовиклар һәм җиңел машиналар әрле-бирле йөреп торалар. Транспортерлар, тягачлар, пушкалар, бензин машиналары, узып китәләр. Аларның фараларыннан чокырга җыелып торган суларга, көчле яуган яңгыр тамчыларының ка-бырчыкларына яктылык сибелеп китә.
Биденко, машинадан сикереп төш-кәч, кул-аякларын әз генә як-якка җәеп торды, аннан соң бик каты итеп төкерде дә әйтте:
— Ә чәнчелеп китсенче барсы да шәйтан янына!
һәм ашыкмыйча гына артка, бе-ренче очраячак регулировщикка таба китте. Аннан ул, фронт ягына таба узып баручы берәр машина туры китереп, кайтып китәргә булды.
* * «
— Әй. син, малай, кжт капка яныннан! Биредә чит иегиеләргә
туктап торырга ярамый.
— Ә мин чит кеше түгел.
— Ә нинди соң син?
— Мин үз кеше.
— Нинди үз кеше?
— Совет кешесе.
— Совет кешесе булсаң ни. Ярамый дигәч, ярамый. Бар, юлыңда бул.
— Ә биредә штабмы, абзыкай?
— Теләсә нәрсә булсын.
— Миңа начальник янына керергә кирәк.
— Нинди начальник янына?
— Иң зурысы янына.
— Бер нәрсә дә белмим. Юлыңда бул.
— Кертегез инде, абзыкай. Кертсәгез нәрсә була инде.
— Бар, кит. Миңа синең белән сөйләшеп торырга ярамый. Күрми-сеңмени — мин постта торам.
— Ә сез, абзыкай, минем белән сөйләшеп тормагыз. Начальник янына кертегез дә җибәрегез: бетте-китте.
—Иһи, син нинди җитез! — диде часовой көлеп, һәм шунда ук ачу-ланып кычкырып салды: — Биредә бернинди дә начальник юк!
— Ә сез дөрес әйтмисез. Биредә начальник бар.
— Ә син кайдан беләсең?
— Күренеп тора инде, йорты әйбәт. Ишек алдында иярләгән атлар торалар. Бер апай өйалдыннан самовар алып кереп китте. Капка төбендә часовой тора.
— Барысын да күреп тора. Ка- рап-карап торам да, бик тере малай син.
— Кертеп җибәрегез инде, абзыкай!
— Менә хәзер свисток биреп ка-равыл начальнигын чакырыйм әле. Ул сине моннан хәзер алып китәр.
— Кая алып китәр?
— Тиешле җиргә. Я, мин сиңа әйтәм түгелме? Кит капка яныннан. Ярамый.
Ваня бер якка китте. Ул иске тегермән ташына утырды, ияген йозрыкларына куйды да, күзләрен капкадан алмыйча, сабыр гына көтә башлады.
Полк улы ___________ _________________ __
Часовой муенындагы автомат ременен төзәтте. Кызгылт күн салган ак .итекләре белән йомшак басып, өй түрендәге бакча буеннан арлы-бирле йөрүен дәвам итте.
Биденкодан икенче тапкыр кач-каннан соң Ваня разведчиклар па-латкасы урнашкан урманны эзләргә тотынды. Эзләп табу өчен Ваняның билгеле бер планы юк иде. Ваня- ның үзе белән башта шундый яхшы, иркә мөгамәләдә булган разведчиклар янына кайтасы килде.
Үзен тылга озатуларын ул зур бер аңлашылмау гына дип һәм моны бик җиңел төзәтеп була дип уйлады. Тагын бер тапкыр яхшылап сорасаң, үз яннарына алырлар дип белде.
Ләкин малай үзе булган урынны никадәр яхшы танып белсә дә, юлны никадәр оста таба белсә дә, әлеге урманны, әлеге палатканы һич кенә дә таба алмады, һәр нәрсә көнбатышка таба ерак күчеп киткән. Барсы да бик күп үзгәргән, танымаслык булган иде.
Ваня шул тирәдә генә, бәлкем, бик якын гына йөргәнен белә. Ләкин әлеге урман да, палатка да юк. Урманы шул шикелле, ләкин ул хәзер бөтенләй бушап калган һәм анда палатка юк иде.
Малай үзенә таныш булмаган хәрби юллар буйлап, баткаклыклар аша салынган юллар буйлап ике тәүлек йөрде, яндырылган авылларга кереп йөрде, һәм үзенә очраган хәрби кешеләрдән разведчиклар палаткасын ничек табарга дип сорашты.
Ләкин Ваня үзенә кирәк развед-чикларның кайсы частьныкы булу-ларын белмәгәнгә күрә бер кем дә әйтеп бирә алмады. Җитмәсә, хәрби кешеләр барсы да шикләнеп караучылар, әз сүзлеләр иде.
Аларның күбесе Ваняның сорау-ларына шулай дип җавап бирделәр:
— Белмим.
— Сиңа нигә кирәк ул?
— Бар, коменданттан сора.
— Әйтергә ярамый.
Барсы да шундыйрак итеп әйттеләр.
Ваня инде тәмам өметен җуйган иде. Әллә чыннан да тылдагы берәр шәһәргә барып балалар йортына керим микән, дип уйлый башлаган иде.
Әгәр дә кинәт бер малай белән очрашмаган булса, Ваня үз сүзле- булуына карамастан, могаен, ахыр, чиктә, шулай эшләгән дә булыр: иде.
Бу малай Ванядан әллә ни зур- түгел. Ундүрт яшьләр чамасында. Ә карап торырга аннан да кимрәк иде. Ләкин, ай аллам, нинди генә- малай иде бу!
Мондый купшы киемле малайны- Ваняның әле бер кайчан да күргәне юк. Аның өстендә гвардия кава-леристларының походта кия торган киемнәре: үкчәгә җиткән озын шинеле; кара бәрән тиресеннән тегелгән кызыл түбәле кубан бүрек; иңбашларында погон; погоннары өзән- геле, ике кылычлы, итекләрендә' шпорлар; аркасында шушы хәрбй зиннәтнең таҗы булган кызыл башлык.
Малай бөдрә чәчле башын эре генә итеп артка җибәргән дә, кыска казак кылычын сабына җиткәнче йомшак сары туфракка кадый-ка- дый чистартып тора.
Берәү булса мондый малай белән сөйләшү түгел, янына барырга да куркыр иде. Ләкин Ваня куркаклардан түгел. Ул бер дә исе китмичә купшы малайга якын килде. Ялан аякларын як якка җәеп куйды, кулларын аркасына салды да аны җентекләп карарга тотынды.
Ваня эндәшмәде. Малай да эн-дәшмәде. Болай тору шактый озакка сузылды. Ниһаять, хәрби малай түзмәде.
— Нәрсә эшләп торасың биредә? — диде ул сүрән генә.
— Торасым килгәнгә торам.
— Бар, кайдан килдең, шунда кит.
— Үзең кит. Синең урманың түгел.
— Ә менә минеке.
— Ничек синеке?
— Шулай. Биредә безнең под
В. Катаев
разделение гора.
— Нинди подразделение?
— Анысы сиңа кирәк түгел. Без- мең атлар әнә генә.
Малай башын артка таба чайкап куйды. Баня чыннан да агачлар аранда атлар бәйли торган урын, атлар, ат караучыларның кара бурка һәм ал башлыкларын күрде.
— Ә син кем? — дип сорады Ваня.
Малай саксыз гына итеп, оста кыйландырып, кылычын кынысына төшереп җибәрде.
— Дәрәҗә билгеләрен таныйсыңмы? — диде малай Ваняны мыскыл итеп.
Ваня бер нәрсә белмәсә дә, тә-кәбберләнеп әйтеп куйды:
— Таныйм.
— Танысаң, менә шул, — диде малай тупас тавыш белән һәм аркылы ак тасма тегелгән погонына төртеп күрсәтте. Гвардияче кавалерия ефрейторы. Аңлашыламы?
— Әйе! Ефрейтор — диде Ваня үчекләп елмаеп. — Синең шикелле ефрейторларны күргәнебез бар безнең.
Малайның хәтере калды, кылыч чугын селкеп куйды.
■ — Әллә ышанмыйсыңмы? Ефрейтор шул.
— Болай дип әйтү генә анарга әз булып күренде. Ул шинелен чишеп җибәрде. Ваня малайның гимнас-теркасында соры җефәк ленталы медаль күрде.
— Күрдең?
Ваня җиңелде. Ләкин ул сиздер-мәде.
— Харап икән! — дип елмаеп куйган булды, һәм көнләшүеннән елап җибәрә язды.
— Харапмы, харап түгелме — медаль, — диде малай. — Сугышчан хезмәтләр өчен. Бар, башың исән чакта ычкын моннан.
•— Бик мактанма. Үзеңә эләкмәсен.
Купшы малай күзләрен кысты.
— Кемнән?
• — Миннән.
— Синнән? Башың яшь әле.
— Ә син кем? — дип сорады Ваня.
— Синнән дә яшь түгел.
— Ә сиңа ничә яшь?
— Ундүрт, — диде малай, әзрәк арттырып әйтте.
— Фу! — диде Ваня һәм сызгырып җибәрде..
— Нәрсә — фу?
— Шулай булгач нинди солдат соң син.
— Гади солдат. Гвардияче кавалерия солдаты.
— Лыгырда! Ярамый.
— Нәрсә ярамый?
— Бик яшь әле.
— Синнән олырак.
— Барыбер ярамый. Синең ши-келлеләрне алмыйлар.
— Ә менә мине алдылар.
— Ничек алсыннар ди сине.
— Ә менә шулай, алдылар да куйдылар.
— Тәэминатка да теркәделәрме?
— Нишләп теркәмәсеннәр.
— Шомартасың.
— Андый түгел мин.
— Ант ит.
— Честное гвардейское.
— Тәэминатның һәр төрлесенә теркәделәрме?
— һәр төрлесенә.
— Аш пешерә торган әйберләргә- дәме?
— Әйе.
— һе!
— Менә сиңа «һе».
— Корал да бирделәрме?
— Ник бирмәсеннәр! Нәрсә тиеш, барсын да бирделәр. Минем кылычны күрдеңме? Атаклы кылыч ул, агай-энем. Злотоустныкы. Аны, әгәр беләсең килсә, тәгәрмәч шикелле итеп бөгеп була, анда да сынмый. Кылыч нәрсә ул! Бурка бар әле минем. Менә дигән бурка! Шундый матур! Мин аны бары сугыш вакытында гына киям. Ә мон-дый вакытта ул минем арттан обозда йөри.
Ваня төкереген йотты һәм обозда йөри торган бурка иясенә кызганычлы карап куйды.
Полк улы 55
— Ә мине алмадылар, — диде Ваня үтә борчылып. — Башта алганнар иде дә, аннан соң ярамый диделәр. Мин бер тапкыр аларнын палаткаларында да йокладым. Артиллерия разведчиклары палаткасында.
— Алайса син аларга ошамагансың, — диде купшы малай коры гына итеп. — Ошаган булсаң, үзләренә ул итеп алган булырлар иде.
— Ничек инде ул итеп? Нинди ул итеп?
— Билгеле нинди ул. Полк улы итеп. Ә ансыз ярамый.
— Ә син — улмы?
о — Мин — ул. Мин, агай-энем, икенче ел инде үзебезнең казакларның уллары булып йөрим. Алар мине Смоленск янында вакытта ук алганнар иде. Мине, агай-энем, майор Вознесенский үз фамилиясенә яздыртты. Чөнки мин әтн-әнисез, ятим. Мине хәзер гвардияче ефрейтор Вознесенский дип йөриләр. Үзем мин майор Вознесенский янында связной булып хезмәт итәм. Ул мине, агай-энем, бер тапкыр үзе белән рейдка 1 да алды. Анда безнең казаклар немец тылында төнлә белән зур та-выш куптардылар. Әй, немецлар штабы урнашкан авылга килеп керделәр бер заман. Ә немецлар күлмәк-штаннан урамга йөгереп чыктылар. Әй, көлке дә булды соң. Без анда аларның йөз ил-ледән артыгын үтереп бетердек. Кәбестә урнына турадык.
Малай кынысыннан кылычын тартып чыгарды һәм үзләренең не-мецларны ничек итеп тураганнарын Ваняга күрсәтте.
Ваня соклануыннан дерелдәп куйды.
— Син дә турадыңмы?
Малай «турамый ни» дип әйтмәкче булган иде дә, әйтмәде. Ахыры аны гвардеецлык намусы тыеп калды.
— Юк, — диде ул уңайсызланып. — Дөресен генә әйткәндә мин тура-
Реид —бу урында атлы гаскәрнең дошман гаскәрләре тылына үтеп, һөҗүм итүе.
мадым. Ул чакта минем кылычым юк иде әле. Мин бары станоклы пулемет янына тачанкага гына утырып бардым... Я, ярый, килгән юлыңа китә бир, — диде ефрейтор Вознесенский кинәт кенә. Ефрейтор Вознесенский кайдандыр килеп чыккан бу яхшы ук шикле гражданин белән кирәгеннән артык дусларча мыгырдап торуын исенә төшерде. — Хуш, туганкай.
Ваня боегып кына әйтеп куйды:
— Хуш.
— «Алайса мин разведчикларга ошамаган икәнмен» дип әрнеп куйды ул. Ләкин шунда ук бөтен йөрәге белән моның дөрес түгел икәнлеген сизде. Юк, юк. Аның йөрәгенең ялгышуы мөмкин түгел, йөрәге аңарга разведчикларның Ваняны өзелеп яратулары турында сөйләп тора. Монда гаепле кеше батарея командиры капитан Ена- кеев. Ваняны алырга шул кушмаган. Ә үзенең Ваняны күргәне дә юк.
Шуңар күрә Ваняның башына уй килде: иң зур начальникны эзләп табарга да, Енакеев өстеннән сөйләп бирергә.
Шулай уйлап йөри торгач ул ахырда әлеге өй янына килеп чыкты. Аның фикеренчә, бу өйдә нинди дә булса бик зур начальник тора иде.
Купшы малай яныннан киткәч ул тагын тегермән ташына барып утырды һәм начальник килеп чыкмасмы дип өйдән күзен дә алмыйча сабыр гына көтә башлады.
Берникадәр вакыттан соң баскыч төбенә бер офицер чыкты. Ул йомшак күн перчаткаларын кия-кия кычкырып җибәрде:
— Соболев, атны китер!
♦ * *
Солдатның иярле атларны әзер тотуына һәм йөгәннәреннән җитәкләп почмактан тиз генә килеп чыгуына карап, Ваня бу офицерны иң зур начальник булмаса да, һәр хәлдә, капитан Енакеевның гына кирәген бирә алырлык зур начальник дип уйлап-алды.
го В. Катаев
Погоннарындагы йолдызлары да аның зурлыгы турында әйтеп торалар иде. Аның алтын погоннарында йолдызлар бик күп: пушкаларыннан башка да погон саен дүрт йолдыз иде.
«Карт булмаса да, генералдыр ахыры бу» дип уйлап алды Ваня. Ул аның әйбәтләп чистартылган юка итекләренә, шпорларына, иске булса да өстенә гаҗәп яхшы ятып торган поход шинеленә, икенче төймәсендәге электрик фонарьга, компаслы кыр сумкасына һәм муенындагы бинокленә ихтирам белән карап торды.
Солдат, атларны зур капкадан алып чыкты да, ян капка алдына китереп туктатты. Офицер үз аты янына килде. Ләкин, атланудан элек ул атның атлас муеныннан иркәле сыйпап куйды, һәм аңарга бер шакмак шикәр каптырды.
Офицерның кәефе яхшы икәнлеге күренеп тора иде.
Бүген полк командиры үз янына чакыргач, дөресен әйткәндә, ул бераз борчылган иде. Хезмәте буенча, үзендә һичбер җитешсезлек сизмәсә дә командирының орышуын көткән иде.
Ләкин таләп итүчән командир аңарга бернинди дә кисәтү ясамады. Киресенчә, аның батареясының яхшы сугышканлыгын әйтте, һәм соңгы сугышта үзләрен аеруча күрсәткән бер унлап артиллеристны бүләкләүгә тәкъдим итәргә кушты.
Капитан Енакеевның җентекләп хәзерләве аркасында немецларның танк резервларына искәртмәстән ясалган җимергеч һөҗүм нәтиҗәдә бөтен эшне хәл иткән иде. Корырак һәм мактауга саран полковникның хәзер нәкъ шул һөҗүмгә югары бәя бирүе Енакеевка аеруча күңелле булды.
Полковник үзенең поход само-варыннан Енакеевка чәй эчертте, ә самовардан чәй эчү полкта бик зур бәхет санала иде. Полковник Ена- ксевны өй алдына кадәр озата чыкты һәм тагы бер мәртәбә әйтте:
— Гомумән, яхшы сугышасыз. Егетләрчә сугышасыз, капитан Ена- кеев.
Капитан Енакеев каушавыннан кызарып җавап бирде:
— Советлар Союзына хезмәт итәм, иптәш полковник!
Барысы да гадәттән тыш күңелле булды.
Частька кайткач капитан Енакеев полк командирының үз батарея- лары турындагы фикерен офицерларга әйтәчәк. Енакеев, шул вакытта булачак күңеллелекне күз алдына китереп, татлы хыялга* чумды.
Кинәт ул кемнеңдер,
— Абзыкай! — дип эндәшкәнен ишетте һәм борылып карады.
Анда кулларын бот буена сузып, зәңгәр керфекләрен бер дә селкетмичә Ваня басып тора иде.
Ваня булдыра алган кадәр солдатка охшарга тырышып әйтеп куйды:
— Сорарга рөхсәт итегез.
— Я, сорап кара, — диде капитан күңелле генә итеп.
— Абзыкай, сез начальникмы?
— Әйе. Командир. Ә нәрсә?
— Сез кемнәргә командир?
— Батареяларга, үземнең сол- д а тл а р ы м а, туплар ьгм а.
— Офицерларга да командирмы?
— Офицерларына карап командир. Мәсәлән, үз офицерларыма командир.
— Ә капитаннарга да сез коман-дирмы0
— Юк, капитаннарга мин командир түгел.
Малай күңелсезләнеп китте.
— Ә мин сезне капитаннарга да командир дип торам!
— Минем капитаннарга командир булуым нигә кирәк сиңа?
* — Кирәк.
— Я, шулай да?
— Әгәр сез капитаннарга командир түгел икән, сөйләшеп тә торасы юк. Миңа, абзыкай, капитаннарның барсына да приказ бирә ала торган командир кирәк.
— Ә капитаннарның барсына да нинди приказ бирергә кирәк сон? Бу бик кызык.
— Капитаннарның барсына
Полк улы 57
түгел, бары берсенә генә.
— Ә кемгә?
— Капитан Енакеевка.
— Ничек, ничек дидең әле?—дип кычкырды капитан Енакеев, — кемгә?
— Енакеевка.
— һем... Нинди капитан соң ул?
— Ул, абзый, разведчикларга ко-мандалык итә. Разведчикларның иң зурысы. Ул нәрсә кушса да развед-чиклар хәзер утиләр.
— Нинди разведчикларга командир соң ул?
— Ниндиләргә икәне билгеле инде. Артиллерия разведчикларына. Алар немецларның ут нокталарын җимереп йөриләр. Ай, абзы- кай, усал да соң аларның капитаннары! Коточкыч.
— Ә синең шул усал капитанны кайчан булса да күргәнең бармы?
— Бәла дә шунда шул, күргәнем юк.
— Ә ул сине күрдеме?
— Ул да мине күрмәде. Ул мине тылга илтеп комендантка тапшырырга гына приказ бирде.
Офицер күзләрен кыса төште һәм кызыксынып малайга карады.
— Тукта әле. Тукта... Ә син ни исемле?
— Минме? Ваня.
— Ваня гынамы?
— Ваня Солнцев, — дип төзәтеп куйды малай.
— Көтүче малаймы?
— Әйе! — дип кычкыоды малай Рчаңеевның белүенә исе китеп. — Мине разведчиклар көтүче малай дип атадылар. Ә сез кайдан беләсез?
— Мин, туганкай, капитан Еиа- кеев батареясында эшләнгән эшләрнең барысын да беләм. Ә син, сөекле дустым, миңа шүны әйт әле, әгәп капитан Енакеев сине тылга җибәрергә приказ биргән икән, ничек итеп син бирегә килеп чыктың?
Малайның күзләрендә шаян зәңгәр очкыннар җемелдәп китте. Ләкин малай шунда ук керфекләрен төшерде. Ул оялчан кеше кыяфәтенә керергә тырышты. Тыйнак кына итеп әйтеп куйды:
— Ә мин качтым.
— Ах, әнә нәрсә! Ничек качтың соң син?
— Тоттым да качтым.
— Хәзер уйладың, хәзер качтың?
— Юк, алай түгел, — диде Ваня. аягы белән аягын кашып куйды.— Мин аңардан ике тапкыр качтым. Башта бер качкан идем дә, тапты. Икенчесендә шундый итеп качтым, һич таба алмады.
— Кем таба алмады?
— Биденко абзый. Ефрейтор. Аларның разведчиклары. Бәлкем белә торгансыздыр.
— Ишеткәнем бар, бар, — диде капитан Енакеев кашларын тагы да катырак җыерып, — ләкин синең Биденкодан качкан булуыңа минем бер дә ышанасым килми. Андый кеше түгел ул. Минемчә, күгәрченкәй, син әкият сөйлисең шикелле, ә?
— һич юк, — диде Ваня гәүдәсен катырып, — бер дә әкият түгел. Дөп-дөрес.
Капитан үзенең ординарецына эндәште:
— Ишеттеңме, Соболев?
Үзенең командиры белән малай арасындагы сүзне бчк кызыксынып тыңлап торучы Соболев җавап бирде:
— Так точно, -ишеттем.
— Шунао каршы син нәрсә әй-терсең? Малайның Биденко кулыннан качып китә алуы мөмкинме?
Соболев рәхәтләнеп елмайды да кычкырып җибәрде.
— Гомердә дә 'буласы юк! Би-денкодан бу пистолет түгел, олы кешеләр дә кача алмыйлар. Бу малай, иптәш капитан, шундый, сүзем өчен гафу итегез, әз-мәз төтен җибәрә.
Ваняның хәтере калды. Ул агарып китте.
— Баскан урнымнан купмыйм, — диде ул нык итеп һәм Соболевка салкын нәфрәт белән тулы караш ташлады.
Аннан соң ул бөтенләй кабынып китте. Бите кызарды. Карт разведчикны ничек алдалавы турында тиз-тиз, ничек эләкте шулай сөйләп
58 В. Катаев
китте.
Ә инде бау турында сөйли башлагач, капитан артык түзеп тормады. Ул күзләренә чыккан яшьләрен перчаткасы белән сөртеп алды һәм шундый каты кычкырып көлеп җибәрде, атлар колакларын торгыздылар һәм тынычсызланып таптана башладылар. Ә Соболев үзенең начальнигы алдында артык кычкырып көләргә кыймыйча, — бу ярамый да иде, — бары башын чайкап кына торды, йозырыгын авызына куеп пырхылдады һәм бер үк сүзләрне кабатлады:
— Ай, Биденко! Ай, атаклы раз-ведчик! Ай, профессор!
Ә Ваня хәрби малай белән оч-рашканын сөйли башлагач, капитан Енакеев кинәт караңгыланып китте, уйга калды, күңелсезләнде.
Ваня хәрби малай турында тәэ-сирләнеп сөйләде:
— Алар мине үзләренә ул итеп алдылар, ди. Мин хәзер аларның полк улы, ди. Мин алар белән бер тапкыр хәтта рейдка да бардым ди. Тачанкага, станоклы пулемет янына утырып бардым ди. Чөнки мин үзебезнекеләргә ошадым, ди. Ә син үзегезнекеләргә ошамагансың, ди. Алар сине шуңар күрә тылга озатканнар, ди.
Шунда җиткәч Ваня бик каты көрсенеп куйды, һәм капитан Енакеев күзләренә үзенең гаепсез матур күзләре белән карап зарланып алды:
— Ләкин, абзыкай, ул малай, имештер, мине үзебезнекеләр ошат-маганнар дип ялганлый. Мине үзе- безнекеләр ошаттылар. Дөресен әйтәм. Алар мине кызгандылар. Ләкин алар капитан Енакеевка каршы берни дә эшли алмадылар.
— Алайса син барысына да «ошагансың», бары бер капитан Енакеевка гына «ошамагансың», шулаймы?
— Шулай, абзыкай, — Ваня үзенең керфекләрен гаебе бар кеше төсле җемелдәтеп куйды, — барысына да ошадым, ә капитанга юк. Ә ул үзе мине бер тапкыр да күрмәде. Кешенең үзен күрмичә, анын турында хөкем йөртергә буламы соң?
Әгәр дә ул миңа бер тапкыр карап куйса, бәлкем мин аңарга ошап та китәр идем. Дөресме, абзыкай?
— Син шулай дип уйлыйсыңмы? — диде капитан көлемсерәп. — Я ярар алайса. Карарбыз.
Ул бер аягын тиз генә өзәңгегә куйды да атка атланды. Атның тезгеннәрен рәтли-рәтли Ваняга сорау бирде. Аның тавышы җитди, ә күзләре елмая иде:
— Малайлар белән ат сакларга барганың бармы?
— Ник булмасын! Бар, абзыкай.
— Ат өстеннән егылып төшмәс-сеңме? Я. Соболев, ал әле малайны үз яныңа.
Ваня күзләрен ачып йомарга өл-гермәде, Соболев аны көчле куллары белән җирдән эләктереп алды да үзенең алдына атка атландырды.
— Разведчиклар янына!—дип команда бирде капитан Енакеев. һәм алар атларын сикертә-сикертә чаптырып китеп тә бардылар.
Гариф Гобәй тәрҗемәсе.