ПОЭЗИЯ
ТУГАН ЯК
1.
Әүвәлге гадәт буенча Борылдым сиңа тагын, Исәнме, җанга газиз җир, Илһамым — туган ягым. Туңмыйча үттем фронтның Буранлы озын юлын, Мин ялан аяк вакыттан Ук кереп калган җылың. Балаңнан, ап-ак сакаллы Картыңнан оялмадым, Туфрагың күңелем эретте — Яшьләрем тыялмадым.
Узса да гомерем яртысы Синнән гел аерым минем, Тик бергә булды һаман да Шатлыгым, кайгым минем. Якын, бик якын тәгәрәп һәм аунап йөргән болын, Кунычын капшый итекнең Сукмакка үскән солың, йортларың сыйдыра, вакытсыз Ишеген каксам да мин, Яңа җыр синдә табармын Көн саен кайтсам да мин.
iwe.
БАЛТА ОСТАСЫ
Янтаеп тора иңбашы, Электән калган диләр, Ул якка бүрәнәләрнең Двырын салган диләр. Юнарга, балта чабарга Бик иртә тотынган ул, Кул җаен сынап караган Әүвәл үз йортыннан ул. Интегеп бура күтәргән, Өрлеклек табалмаган, Куллары алтын булса да, Түбәсен ябалмаган. Күршегә койма төзәткән һәм корып биргән әвен, Аннары бүтән авылдан Алган ул эшнең дәвен: Байга тегермән эшләгән, Остасы булган моның, Дан, шөһрәт хәтта казанган, Күрмәгән тарткан онын. Ичмасам туган авылында Бар дип тә саналмаган, Октябрь килгәч, борылган һәм йортын тәмамлаган. Күңеле үскән останың
Яшәгән, торган саен, Өр яңа өйләр калыккан Тыкырык, урам саен. Тик хәзер ия булалган Тиешле кыйммәткә ул, Намуслы хезмәт күрсәткән һәртөрле милләткә ул. Бәйрәмне бергә үткәргән Марилар, руслар белән, Югалмам, дигән, гомергә Мин шундый дуслар белән. Ул иҗат иткән туктаусыз, Урнында таптанмаган, Магарыч куйган көнне дә Аз гына мактанмаган. Болай ул таза-сәламәт, Түгәрәк битле генә,
— Кем инде көчен куймаган, Ди, — минем тикле генә.
— Тормышы көйле колхозның, Барасы юлы тигез, Какшамый чыкты сугыштан Сталин корган нигез.
______ 1946.