КОЛХОЗ УТЛАРЫ
Г. МАНСУР
☆
су ярларына тиз генә кайтмый. Урамнан урамга, амбардан амбарларга үтү өчен, кырларга чыгар өчен күперләр эшләргә туры килә. Ә җәй җитүгә, аяк-асты кипкәч, ул күперләрне яңадан сүтеп алырга кирәк. Алмасаң г.рамый, чөнки язгы ташкын вакытында Чирмешән аны агызып китәчәк. Ә бит күпер төзү уен эш түгел — аңа әллә никадәр хезмәт салына. Бәлки, шуңа күрәдер дә, колхозчылар кайвакытта: «бу елга булмаса, ичмасам, бер эшебез ким булыр иде» дип куялар.
Яр башына баскан кеше менә шул турыда уйлады. Ләкин аның кырыс йөзендә бу елгага ачудан битәр аны кулга алырга теләү, аның әрәмгә аккан суларын колхозчылар файдасына хезмәт иттерү теләге көчлерәк иде.
— Юк, — диде ул, — карап торып кына эш чыкмас. Буйсынмас елганы үзебезгә буйсындырырга кирәк. Әнә тегендәрәк аның агы-
колхоз
Чирмешәннең сөзәк ярында, кул-ларын аркасына куеп, бер кеше басып тора. Аның агара башлаган^ кашлары астындагы кечрәк күзләре, игътибар белән, Чирмешән буен күзлиләр. Әнә ул : дулкыннарын дулкыннарга кага-кага салмак кына ага да, колхозның умарта бакчалары яныннан борылып, Дәү- ләкидән бер ярым километрда Зөягә барып кушыла. Чирмешән аръягында ямь-яшел болынлык, арырак әрәмәлек. Әйләнә-тирә, өстәл шикелле, тип-тигез, күзләр һичнәрсәгә туктатылмыйча еракка- еракка карый алалар. Дәүләки МТС ына авылдан шактый гына ара булса да, ул уч төбендәге шикелле күренә.
Дәүләкидә Чирмешән авыл ур-тасыннан агып үтә. Колхозга аның файдасы таман, ә зарары күп. Яз көннәрендә Чирмешән чамадан тыш ташып, күп кенә бәрәңге бакчаларын басып китә. Ташу беткәч тә
Колхоз утлары _ 95
мын кисеп, буа бусак, менә моннан канау казып, суның агымын үзгәртсәк, ипләп кенә, күркәм генә бер гидроэлектростанция корып булыр иде...
Шушы матур һәм якты уйларга чумган кеше үз янына гыжлап беткән бер малайның йөгереп килүен сизми дә калды. Малай борынын тарта-тарта:
— Гафият абзый... Гафият абзый дим, яңа ындырда молотилка ни... ватылды, — диде. Гафият ага Сай- хуновны — «Яңа ил» колхозының председателен — малай алып килгән хәбәр калтыратып җибәрде.
— Ни сөйлисең с.ии!—диде ул, . малайга кычкырды һәм ашыга-ашы- га ындырга юнәлде.
Шушындый кызу эш вакытында сугу машинасының ватылуы колхоз өчен бик зур бәла иде. Дәүләткә ашлык тапшыру, көзге чәчү өчен орлык хәзерләү — барысы да вакытында үтәлмәү куркынычы астында калачаклар.
Машинаны төзәтеп, ходка җибәр-гәнчегә кадәр Гафият абзый ындырда калды. Ул җитәкчелек тә итте, кулына чүкеч, ачкыч тотып эшләде дә. Аның алдында берәү дә әкрен кыймылдарга батырчылык итмәде. Аз сүзле, сүзне бик уйлап, әйтсә үзәккә үтәрлек итеп әйтеп бирә торган бу карттан берәү дә шелтә алырга теләмәде. Тик олырак яшьтәге колхозчыларның берсе генә:
— Уйлап карасаң, Гафиятулла, гаеп үзебездә дә бардыр инде, — диде. — Ләкин әлеге дә, баягы — таякның юан башы шул атларга төшә. Тигез йөрмиләр бит, каһәрләр. Хайван шул, мотор түгел. Мотор булсын иде, электромоторы!
Гафият абзый сыиаучан күзләре белән картка карады да,
— Вакыты килер, моторы да булыр әле, — диде.
Инде караңгы төшкәч кенә Гафият абзый өенә кайтып китте. Кичә генә яңгыр явып үткәнгә, урамнарда, базлы-чокырлы урыннарда яңгыр сулары җыелган. Караңгыда алар тонык кына ялтырап торалар, күләгәлерәк урыннарда бө-- тенләй күренмиләр. Сакланып кына атлаган Гафият абзый, күпер башына җиткәндә ничектер ялгышты, бер аягы тубык тиңентен суга төшең китте. Резин галош эченә пычрак су тулды, мамык оекбаш аркылы үтеп, картның бөтен тәнен чемердә- теп җибәрде.
— Ах, бу караңгылыкны! — дип сукранды председатель.
Өенә кайткач, Гафият абзый кесә-сеннән көндез карый алмаган яңа газетасын чыгарып, укый башлады. Иң элек ул фронт хәлләре турында укыды. Кызыл Армиянең көннән- көн алга баруын, шәһәрләр артыннан шәһәрләр алуын укыгач ул, үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйды:
— Болай булса германың бик тиз. егылыр, бер елга да чыдый алмас*— диде. Аннары аның карашын колг хоз электр станцияләре турындагы бер мәкалә тартты. Күңеленә хуш килгәнгә ул аны ике тапкыр укып чыкты. Укыгач киң учын каш өс- тенә куеп бераз уйланып утырды,. Соңыннан кечкенә блокнотына бер үзенә генә аңлашыла торган ниндидер билгеләр ясап куйды.
Лампаның мае бетмәсә Гафият абзый бик озак утырган булыр иде әле. Лампаның мае бетүе аны ирек- сездән урынга ятарга мәҗбүр итте. Әмма елы түшәккә яткач та ул бик озак — икенче әтәчләр кычкырганчыга кадәр йокламады. Аның күз алдына электр утлары белән яктыртылган йортлар, клублар, фермалар, ындырлар, урамнар чайкалды. Электр мотор белән эшләгән сугу машинасының барабаны күз иярмәс тизлек белән әйләнде...
Шул көннән башлап Гафият абзый Чирмешәндә электр станциясе кору уе белән йөри башлады. Иң элек үзенең уйларын авыл советы председателе Хәнәфи Сафин белән уртаклашты. Хәнәфи «Яңа ил» колхозы председателенең уйларын яхшы дип тапты, үз ягыннан барысын да эшләргә вәгъдә итте. Дартия оешмасы секретаре укытучы Маһруй Заһидуллина беләң
96 Г. Мансур
сөйләшкәннән соц, Гафият абзыймын ышанычы тагын да артты. Ул канатланган кебек булды.
— Рәхмәт, сеңлем, рәхмәт, — диде ул.
— Дәүләки коммунистлары, ком- сомолецлары, Гафият абзый, сезнең бу тәкъдимегезне күтәреп алачаклар, — дип сүзендә дәвам итте партоешма секретаре. — Партиясез большевикларны да күтәрәчәкбез. Бик яхшы эш башлагансыз.
Мәсьәләне правлениегә куяр алдыннан Гафият абзый алдынгы колхозчы Мифтах Камалов белән дә ипләп сөйләшеп алды. Мифтах Кызыл Армия мәктәбен үткән кеше. Ул Хасан, Халхин — Гол сугышларына катнашкан. Аның танкысы, ут һәм корыч бөркеп, самурайлар өстенә омтылган, аларны сытып, изеп үткән. Шул сугышларда каты яралануы сә-бәпле Мифтах Ватан сугышына катнаша алмаслык булып калса да, колхозда бик тырышып эшли.
— Син, — ди ГафияГг абзый аңа, — Мифтах туган, машина һөнәре буенча инженер дисәм дә ярый. Танкист булгач, моторны да беләсең инде. Чирмешәннең әрәм булып аккан суларын богаулап, гидроэлектростанция корып җибәрсәк, ничегрәк булыр, ә?
— Шәп! — ди Мифтах кулын те-зенә сугып алып. Шләпәсе астыннан аның кара күзләре ялтырап куялар. — Шәп, үзем машинист булачакмын!
Бер көнне Гафият абзый правление җыеп, Чирмешәндә гидро-электростанция төзү эшен правление членнары алдына куйды.
— Уйлашыйк, иптәшләр, — диде. — Уйлашып эшләнә торган эш.
Правление членнарының күбесе Гафият абзый ягында булалар. Тик кайберәүләр генә: «Электр станциясе төзү яхшы эш, ләкин булдыра алырбызмы? Аңа мастерлар, техниклар кирәк бит. Аннары көчебез дә аз. Ир-ат бар да фронтта. Электростанция төзү эше белән мавыгып, башка эшләребез өзелмәгәе иде» диләр.
Күп тә үтми, бу мәсьәлә колхоз-чыларның гомуми җыелышына да куела. Гафият абзый ул көнне тыштан гадәттәгечә тыныч булса да, эчтән бик борчыла, бик дулкынлана. Көч бит халыкта. Халык эшлим дисә — аның кулыннан бөтен нәрсә килә.
Чирмешән, Зөя белән чагыштыр-ганда, кечкенә елга, ләкин ялгыз- ярым аны да буалап булмый. Ә ил тотынса, Чирмешән аның ихтыярына бик тиз буйсыначак, ул кая борып җибәрсә — шунда агачак.
— Безнең халык эшли алмаган эш юк, — дип Гафият абзый үзенең фикерен тирәннәнрәк ала, — әнә үзегез барып, кайтып йөри торган Казан — Ульяновка тимер юлы күз алдыгызда ята. Электә, бәлки, безнең арабызда, үз җирләребез өстеннән тимер юл үтәр дип, авыл башында гына станция булыр дип уйлаган кеше дә булмагандыр. Ә ул 6 ай эчендә эшләнеп бетте. Беренче караганда электр станциясен төзү дә шулай. Булмас кебек күренә. Чарасына керешкәч булачак. Булачак дим, җәмәгать, чөнки безнең моның өчен материалларыбыз да, малыбыз да бар. Аннары без үзебез генә түгел. Безнең партиябез, безнең хөкүмәтебез бар. Алар безгә ярдәхМ итәчәкләр. Без үзебезнең шеф заводыбыз белән сөйләштек. Завод техник, прораб, мастерлар һәм электр материаллары җибәрергә булды.
— Я, иптәшләр, сезнең фикерегез ничек? Ничек уйлыйсыз? Әйтегез!
Бөтен колхозчылар өчен 60 яшьлек Кәбир абзый Нуриев җавап бирде:
— Хәзер безгә электрсыз яшәү һич мөмкин түгел, кем Гафиятулла. Шулай булгач, халыкның сүзе бер генә: салырга кирәк ул станцияне!
Икенче көнне ук Гафият абзый районга барды. Анда райком секретаре, район советы башкарма комитеты председателе янына кереп, колхозчыларның электр станциясе төзү турындагы теләкләрен белдерде. Бу теләкне тормышка
Колхоз утлары 97
7 .с. Ә.“ №9
ашыру өчен алардан төзү мате-риаллары һәм башка кирәк-яраклар табуда ярдәм күрсәтүләрен сорады.
Аңа вәгъдә бирделәр. Ә райком секретаре аның кулын кысып,
— Эшегездә кыенлыклар бул- танда хәбәр итегез, шалтыратыгыз, ярдәм итәрбез, — диде.
Бу вакытта 1944 елның көзе иде. -Көз һәм кыш көннәрендә «Яңа ил» колхозчылары булачак гидроэлек-тростанция өчен кирәкле төзү мате-риалларын хәзерләделәр. Ә 1945 елның җәендә, Кызыл Армиянең бөек җиңүе белән рухланып, колхозчылар электр станция төзү эшен бөлеп киңлеккә җәелдереп җибәрделәр. Матур Чирмешән буйлары йөзләрчә колхозчы апаларның, карт бабайларның һәм яшүсмерләрнең шат тавышлары белән яңгырап торды. Шеф заводтан техник, прораб, белгеч эшчеләр килделәр. За-вод директорының электр тәэминаты буенча урынбасары да килеп китте. Алар, Гафият абзый һәм авыл советы председателе Сафин белән бергәләп, бөтен төзү участокларында йөрделәр. Чирмешәннең суын күтәрер өчен ясала торган буада, суны икенче якка борып җибәрер өчен казыла торган тирән канауда, турбина куяр өчен хәзерләнә башлаган котлаванда да булдылар. һәр җирдә балта, пычак, җыр, көлү тавышлары ишетелде, аларга чыбык, бүрәнә ташучы малайларның һай-һулап ат әйдәүләре кушылды...
Колхоз электростанциясенең бе-ренче сынау утлары 1945 елның җәй ахырында кабындылар. Бу көн «Яна ил» колхозчылары өчен чиксез зур бәйрәм, шатлыклы җиңү иде. Алар буйсынмас Чирмешәннең стихиясен үз кулларына алганнар иде инде.
Ул арада данлы Кызыл Армиябез Ерак Көньчыгышта япон саму-райларын тар-мар итте. Бөтен Ев-ропаны диярлек һәм Манжурия белән Кореяне гизеп чыккан сугышчылар, демобилизацияләнеп, туган-үскән җирләренә күбрәк кайта башладылар. Дәүләки урамнарында да хәрби киемле, медальле, орденлы егетләр көннән-көн күбрәк күренә бардылар. Шул чакларда Гафият абзый Сәйхуновны да хөкүмәтебез «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде. Аннары зур бер бәйрәм булып, СССР Верховный советына сайлаулар үтте. Дәүләки колхозчылары зур горурлык белән үзләренең тавышларын СССР Верховный Советына депутат итеп билгеләнгән авылдашлары Хәнәфи Са- финга бирделәр. Ә бераздан тыныч хезмәт дәверенә күчкән илебез дүртенче сталинчыл бишьеллык планны кабул итте...
Гафият абзый бишьеллык план турындагы законны бик җентекләп өйрәнде, аны правление утырышла-рында, бригадаларда һәм колхоз-чыларның гомуми җыелышларында өйрәнүне оештырды. Шуның нәти-җәсендә «Яңа ил» колхозы үзенең бишьеллык планын төзеде. Бу бик күп, зур һәм мөһим эшләрне эченә алган колхоз бишьеллыгы планының беренче елында колхозчылар үз алларына электр станциясен төзүне төгәлләү, аны урып-җыюга төшкәнче эксплоатациягә бирү бурычын куйдылар.
Язгы ташулар үтеп, җир кипкәч тә колхоз электр станциясе тирәсендә яңадан эшләр гөрләп китте. Электр уты кертү өчен, фермалар, терлек абзарлары, колхоз правле- ниесе, авыл советы, уку йорты, элемтә бүлеге, балалар тудыру йорты, көтепханә йорты алдында гына түгел, һәрбер колхозчы өе каршында да каерысы яңа суелган баганалар утыртылды.
Ниһаять, бер көнне Дәүләки урамнарындагы төнге караңгылыкны мәңгегә куып, Ильич лампалары кабындылар. Авыл матур гына бер шәпәргә ошап китте. Дәртле хезмәттән соң ял иткән колхозчы абыйлар һәм апалар, аяк бөкләп, электр яктысында тәмләп-тәмлән чәй эчтеләр, газета-журналлар укыдылар.
98
$ * *
Электр станциясе яныннан тезелеп киткән баганалар кыр уртасында туктап калалар. Як-якта тау-тау булып, ашлык эскертләре өелеп тора. Алардан ерак түгел «Яңа ил» колхозының катлаулы сугу машинасы урнаштырылган. Машинист Гыйният Хөсәенов машинасын тагын бер тапкыр тикшереп чыга да. майлы кулларын сүскә сөртә-сөртә, телефон янына килеп, электр станциягә шалтырата:
— Без хәзер, /Мифтах ага, — дп ул Камаловка, — ток бир!
Камалов, һөҗүмгә боерык биргән шикелле:
— Әзер булыгыз, хәзер бирәм,— дип җавап кайтара.
Озак та үтми — сугу машинасы гөрләп китә. Бөтен ындыр берьюлы хәрәкәткә килә. Авыр башаклы бодай көлтәләре көчле куллар аркылы, барабанга агылып кына торалар.
Молотилка тигез һәм җитез эшли. Атлар белән тарттырып сугу түгел шул бу! Колхоз председателе Гафият абзый Сайхунов сугу ма-
_____ ____ _ _________ Г. Бәширос ишиасының тавышына бераз колаь салып тора да:
— Әмма дә шәп гөрли! — дип куя. Бу вакытта ул ашлык сугуны тизләтер өчен колхозның икенче кырындагы ындырга да электр үткәрү турында уйлый иде.
Күп тә үтмәде, председательчек бу уе да тормышка ашты. Икенче ындырдагы сугу машинасы да гөрләп эшли башлады.
Аннары Гафият абзый электр те-гермән турында уйларга тотынды һәм колхозчылары белән киңәшеп, алар ярдәме белән аны да тормышка ашырды. Моннан башка колхоз терлекләргә салам турау, коедан су чыгару, терлекләрне су беләк тәэмин итү эшләрен дә шул ук электр уты көче белән башкаруны планлаштырды. Якын киләчәктә болар барысы да тормышка аша- чакларына «Яңа ил» колхозында берәүнең йә шиге юк.
...Г омер-гомердән әрәмгә акка н Чирмешән суы, колхозчыларның якты акылына буйсынып, хәзер бөтен көче белән аларга эшли. Ә колхоз утлары көннән-көн яктырак яналар.
Лпас районы, .Яна ил" ко-’хози 1946 ел, август.