Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА


СОВЕТЛАР СОЮЗЫНДА
ГРУЗИЯ СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ СЪЕЗДЫ
Сентябрь ахырларында Тбилисидә Грузия совет язучыларының III съезды булып узды. Съездга Грузия язучыларыннан тыш рус әдипләре һәм тугандаш республикаларның вәкилләре катнаштылар.
Сьезд Грузия совет язучылары Союзы правлениесе председателе Симон Чикованиның отчет докладын тыңлады.
Съездга катнашучылар, соңгы вакытларда Грузиянең кайбер ша-гыйрьләре (Амо Машашвили, Колау Надирадзе, Григол Абашидзе, Георгий Шатберашвнли) «саф ли-рика» теориясе тәэсиренә бирелеп, үзләренең иҗатларында җитди ха-талар ясаганлыгын, идеясез, поли-тикадан читләшкән әсәрләр тудыр-ганлыгын әйттеләр. Съезд, шулай ук, Грузия әдипләренең иҗатларындагы зур кимчелекләрне дә күрсәтеп үтте.
Съездда Грузия КП(б) Үзәк Ко-митетының пропаганда буенча сек-ретаре П. А. Шария иптәш «Грузия совет әдәбиятының үсү юллары» дигән темада доклад белән чыгыш ясады.
ӘРМӘНСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ II СЪЕЗДЫ
Ереванда Әрмәнстан совет язу-чыларының икенче съезды булып үтте. Съездга, әрмән язучыларыннан башка, рус әдәбияты вәкилләре һәм кайбер тугандаш республикаларның язучылары, шулай ук Америкадан, Франциядән, Сириядән, Ираннан килгән прогрессив
Хроника 123
әрмән әдәбияты эшлеклеләре кат-наштылар.
Съезд Әрмәнстан совет язучылары со{озы секретаре Р. Григорян- ныц хәзерге әрмән әдәбияты, аның үсү юллары турындагы докладын һәм художестволы проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть турында өстәмә докладлар тыңлады.
Фикер алышуларга катнашучылар Маро Маргарян, Геворка Әминнең шигырьләрен һәм Дереник Де- миерчянның кайбер соңгы әсәрләрен бик нык тәнкыйтьләп үттеләр, аларда идея ягыннан зарарлы, совет чынбарлыгын бозып күрсәтә торган фактларны ачып салдылар. Прозаикларның тарихи темалар белән артык мавыгуларын күрсәттеләр.
Съезд Әрмәнстан совет язучылары Союзы президиумы председателе итеп, Сталин премиясе лауреаты шагыйрь Аветик Исаакянны сайлады.
РУС ЯЗУЧЫСЫ ФЕДОР ПАНФЕРОВНЫ БҮЛӘКЛӘҮ
Матур әдәбият өлкәсендәге хез- веты Президиумы язучы Федор мәтләре өчен, тууына 50 ел тулу Иванович Панферовны Хезмәт Кы- уңае белән, СССР Верховный Со- зыл Байрагы ордены белән бүләк-
ТӨНЬЯК КОРЕЯНЕҢ КУЛЬТУРА ЭШЛЕКЛЕЛӘРЕ МОСКВА ЯЗУЧЫЛАРЫНДА КУНАКТА
Москваның язучылар клубында Төньяк Кореянең культура эш-леклеләре делегациясе белән Москва әдипләренең очрашуы булды. Кунакка Төньяк Корея язучы- ларыннан Ли Гиен (делегация баш-лыгы), Ли Чан, Ли Тха-дюн һәм Хе Деи-сук әфәнделәр килгәннәр иде.
К. Симонов кунакларны язучылар Союзының эше һәм төзелеше белән таныштырды, аларга совет , әдипләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлекләре турында сөйләде. Ли Гиен һәм Ли Тха- дюн Кореянең әдәбият дөньясы турында сөйләделәр.
Кунаклар үзләренең чыгышларында Корея интеллигенциясенең совет әдәбияты әсәрләренә булган аеруча кызыксынуына тукталдылар һәм рус әдәбияты белән танышу мөмкинлегенең бары тик Кызыл Армия Кореяне азат иткәннән соң гына тууын әйттеләр.
«ТЫН ДОН» РОМАНЫ УРДУ ТЕЛЕНДӘ
һинд язучысы Сәид Муталаби Фаридабади Совет язучылары Сою-зына хат җибәргән. Бу хатында ул «Тын Дон» романын урду теленә тәрҗемә итүен белдерә.
Сәид Муталаби Фаридабади, Ми-хаил Шолоховка мөраҗәгать итеп, бодай яза:
«Сез ихтимал, үзегезнең «Тын
Дон» дигән мәшһүр романыгызның инглиз теленнән һиндстан телләренең берсенә — урду теленә тәрҗемә ителүен белгәч, күңелле гаҗәплә-нерсез. Бу эшне мин үз өстемә алырга’ батырчылык иттем. Романга «Елга ага» дип исем бирдем. Роман ике кисәктә басылып чыга... »
12 ’ Хроника
«СУГЫШ ҺӘМ СОЛЫХ» РОМАНЫ КЫРГЫЗ ТЕЛЕНДӘ
Мәшһүр рус язучысы Л. Н. Тол- стойның «Сугыш һәм солых» дигән эпопеясы кыргыз теленә тәрҗемә ителә. Беренче томы якын көннәрдә басылып чыгачак. Эпопеяны кыргызстанныц иң яхшы тәрҗемә- челәреинән берсе — Суюнбәк Бек- турсунов тәрҗемә итә. Ул үзенеи. эшен 1947 елның маена тәмамларга уйлый.
15 ИЛНЕҢ МАЯКЛАРЫ БУЙЛАП
Күптән түгел безнең хәрби ко- рабларыбызның бер отряды Балтик диңгезеннән Кара диңгезгә зур поход ясады. Европаны тирәли әйләнеп чыккан һәм 15 илнең портларына кереп үткән бу походта язучылардан Лев Кассиль һәм Сергей Михалков иптәшләр катнаштылар. Походтан кайтканнан соң, Москваның язучылар клубында кичә булды. Кичәдә Л. Кассиль һәм С. Михалков иптәшләр үзләренең истәлекләрен сөйләделәр, юл язмалары» һәм шигырьләрен укыдылар.
ТАТАРСТАНДА
М■■ ШГ- >
ИПТӘШ СТАЛИН ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ ТОМЫН ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТҮ
Татгосиздатның политик әдәбият секторы, иптәш И. В. Сталин Әсәр-ләренең беренче томын татарчага тәрҗемә итү эшенә кереште. Әсәр-ләрне аеруча квалификацияле тәр-җемәчеләр эшли. Иптәш Сталин Әсәрләренең беренче томының та-тарчасы ел ахырында басыла баш-лый.
«ВКП(б) ТАРИХЫНЫҢ КЫСКАЧА КУРСЫ» 100.000 ТИРАЖ БЕЛӘН ЧЫКТЫ
Бөек юлбашчыбыз Иосиф Висса-рионович Сталинның «ВКП(б) та-рихының кыскача курсы» дигән даһи әсәрен Татгосиздат быел яңадан басып чыгарды. Бу басма
И. В. СТАЛИН
Татгосиздатның политик әдәбият секторы И. В. Сталинның түбәндәге әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарды:
1. И. В. Сталин — «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында». 5 нче басма. Тиражы 40.000.
2. И. В. Сталин — «Пролетарий-лар сыйныфы һәм пролетарийлар партиясе». Күләме 1,5 басма табак.
«ВКП(б) тарихының кыскача кур- сы»ның татар телендә өченче басмасы инде. Быелгы басманың тиражы 100.000 экземпляр.
ӘСӘРЛӘРЕ
3. И. В. Сталин — «Социал-демо-кратия милли мәсьәләне ничек аң-лый?» Күләме 1,5 басма табак.
4. И. В. Сталин — «Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең Лондон съезды (Делегат язмалары)».
5. «Иосиф Виссарионович Сталии» (автобиография). Күләме 5 басма табак.
Хроника[25
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ СЕКЦИЯЛӘРЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫЛАР
Шушы елның сентябрь аенда язу-чылар союзының секцияләре тәртипле рәвештә үзләренең эшләрен башлап җибәрделәр. Сентябрьдә үткәрелгән утырышларда секцияләрнең эш планнары расланды һәм «бюролары сайланды.
Проза секциясенең җитәкчесе итеп Мирсәй Әмир, шагыйрьләр секция-сенең җитәкчесе итеп Әхмәт Исхак, драматурглар секциясенең җитәкчесе итеп Р. Ишморат, балалар әдәбияты секциясенең җитәкчесе итеп Гариф Гобәй, яшь һәм башлап язучыларның җитәкчесе итеп Габ- драхман Әпсәләмов иптәшләр билгеләнделәр.
«ӘДӘБИ ҖОМГАЛАР»
Җәйге ялдан соң, Татарстан совет язучылары союзы каршындагы «Әдәби җомгалар» яңадан эшли башладылар.
Сентябрь аенда үткәрелгән «Әдәби җомгалар»ның берсендә фронтовик шагыйрь Гали Хуҗи иптәш үзенең «Карпат», «Ул һәр кайда», «Шинель», «Яз», «Кулъяулык», «Солдат», «Сайрый тургай», «Альп карлары», «Без солдатлар әле» дигән шигырьләрен һәм «Гражданин, солдат, шагыйрь» дигән озын поэмасын укыды.
Сүз алып сөйләүчеләр Гали Ху-җиның сугыш елларында нык үсүен, «Россия» кебек зур-зур поэмалар тудыруын, шигъри осталыгының һаман күтәрелә барганлыгын әйттеләр. Шуның белән бергә, сөйләүчеләр Гали Хуҗи иптәш шигырьләрендәге күп кенә кимчелекләрне — аерым образларның, сүзләрнең артык күп кабатлануын, сугыш бетүгә икенче ел булуга карамастан, аның иҗатында бүгенге көн темасы, аерым алганда сугыштан соңгы Кызыл Армия темасы булмавын күрсәтеп үттеләр.
Сентябрь аенда үткәрелгән икенче әдәби җомга язучы Габдрахман Әпсәләмовның яңа хикәяләрен укуга багышланды. Әпсәләмов үзенең «Инженерлар» һәм «Якты юл» дигән хикәяләрен укыды.
Сүз алып сөйләүчеләр бу хикәя-ләрнең яхшы яклары итеп, аларның бүгенге көн темаларын күтәрүен әйттеләр. Сугыш елларында бары тик сугыш темасына гына* язып килгән Әпсәләмов хәзер үзенен иҗатында борылыш ясарга — производство темасын чагылдырырга тырыша.
Тәнкыйтьче Г. Кашшаф, язучы-лардан Шамов, А. Әхмәт, X. Садри иптәшләр авторга хикәяләрен тагын да яхшырту өчен конкрет киңәшләр бирделәр.
В. КАТАЕВНЫҢ «ПОЛК УЛЫ» ДИГӘН ПОВЕСТЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Рус әдәбиятының күренекле язу- чыларыинан, Сталин премиясе лау-реаты Валентин Катаевның «Полк улы» дигән повестен балалар гына түгел зурлар да чиксез кызыксынып укыйлар. Бу әсәр 1945 елда чыккан иң яхшы проза әсәрләре рәтенә кертелеп, икенче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнде. Бу гүзәл китапны татар теленә балалар язучысы Гариф Гобәй тәрҗемә итеп, басып чыгару өченТат- госиздатка тапшырды.
Хроника
Л. Н. ТОЛСТОЙНЫҢ «ТЕРЕЛҮ» РОМАНЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Рус әдәбияты классигы Лев Ни-колаевич Толстойның «Терелү» («Воскресенье») романы аның «Су-гыш һәм солых», «Анна Каренина» кебек мәшһүр романнары белән бер рәттә тора торган гүзәл әсәр.
Л. Н. Толстойның күп кенә вак хикәяләре һәм повестьлары татар теленә күптән тәрҗемә ителгән булсалар да, аның зур полотнолы әсәрләре һаман кул тидерелмәгән көенә калдылар. Бу хәл татар әдәбияты өчен зур кимчелек иде. «Терелү» романын татарчага Афзал Шамов тәрҗемә итә.
Роман тулысынча 1947 елда ба-сылып чыгачак.
ХӘЛИЛ ӘБҖӘЛИЛЕВКА 50 ЯШЬ
Татарстан АССР ның халык ар-тисты, РСФСР ның атказанган ар-тисты орденлы Хәлил иптәш Әб- җәлилевның тууына быел сентябрь аенда 50 яшь тулды. Ул элекке Оренбург шәһәре һәм өязе (хәзерге Чкалов өлкәсе), Мостафа авылында туган.
1916 елда фронтта каты яраланып инвалидлыкка чыккач, яңадан Оренбургка кайта. Биредә «Ширкәт» труппасында үзенең беренче артистлык адымнарын башлап җи-бәрә.
Революция башланганнан соң, Хәлил Әбҗәлилев башта гражданнар сугышы фронтларында, соңыннан Ташкент, Бохара һәм Астрахань шәһәрләрендә театрлар оештырып, анда артист һәм режиссер булып эшли. Шулай ук Үзбәкстан- да кино артисты булып та хезмәт итә.
1928 елда X. Әбҗәлилев Татар Дәүләт Академия театрына чакырыла һәм бүгенгә кадәр шунда эшли. Ул татар, рус һәм Көнбатыш Европа классикларының һәм совет драматургларының әсәрләрендә зур, җаваплы рольләрне гаҗәеп осталык белән башкара.
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ҖЫЕНТЫГЫ
Татгосиздат һәм язучылар Союзы каршындагы әдәби консультация бюросы быел яшь язучыларның шигырь һәм поэмаларыннан тупланган җыентык хәзерләде. Җыентыкның исеме «Күтәрелештә», күләме 5 басма табак. Аңа Ватан сугышы елларында әдәбиятка килгән яшь язучылардан Гиз Эль- Габид, Әнәс Кари, Зәки Нури, Нур Шәриф, М. Хөсәен, Т. Фәттах, Н. Вафин һәм башкалар катнашалар. Барлыгы 25 авторның шигырь һәм поэмалары кертелгән.
Җыентыкның төзүчесе Р. Гыйз- зәтуллина. Редакторы Әхмәт Исхак. Җыентык 1946 елның ахырында басылып чыгачак.
«КОРЫЧ НИЧЕК чыныкты»
Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты» дигән мәшһүр ро-маны әле сугышка кадәр үк татар теленә тәрҗемә ителеп, Татгосиздат тарафыннан басып чыгарылган иде. Бу китапның беренче басмасы күп-
РОМАНЫНЫҢ ЯҢА БАСМАСЫ
тән инде халык арасында таралып беткәнлектән, Татгосиздат быел аның икенче басмасын чыгарырга кереште. Тәрҗемә яңадан каралды. Роман, язучы Афзал Шамовның гомуми редакциясендә чыга.
Хроника 127
«КОРОЛЬ ЛИР»
Дөнья классикларыннан Вильям Шекспирның «Король Лир» дигән трагедиясе Европадагы барлык телләргә дә диярлек тәрҗемә ителеп, гасырлар буенча сәхнәдән төшмичә килә. «Король Лир» Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә дә уйналды. Ак шигырь белән язылган бу әсәрнең татарча тәрҗемәсен драматург Нәкый Исәнбәт эшләде.
Хәзерге көндә «Король Лир» Нәкый Исәнбәт тәрҗемәсендә, Ибраһим Газый редакциясендә Татго- сиздатта аерым китап булып басылып ята һәм якын араларда матбугатка чыгачак.
L
КАЗАНДА А. М. БУТЛЕРОВКА ҺӘЙКӘЛ
Русның атаклы химия галиме, безнең якташыбыз Александр Ми-хайлович Бутлеровның үлүенә быел 60 ел тулып үтте.
1849 елда Бутлеров Казан уни-верситетын тәмамлый. Соңыннан Казан һәм Петербург университет-ларының химия профессоры булып эшли һәм академик исемен ала.
Татарстан хөкүмәте, мәшһүр рус галименең исемен мәңгеләштерү өчен, А. М. Бутлеровка һәйкәл- бюст ясатып, В. И. Ульянов—Ленин исемендәге Казан Дәүләт университеты бинасы алдына куярга карар чыгарды.
һәйкәлне ясау эше Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе скульптор Садри Ахун иптәшкә тапшырылды.