Иптәш Сталин исеменә „Сандей Таймс“нык Л^осквадагы хәбәрчесе Александр Верт әфәнде тарафыннан 2946 елның 17 сентябрендә бирелгән язма сорауларга иптәш И. В» Сталинның җаваплары
Сорау. Хәзерге вакытта «яңа сугыш» турында бөтен дөньяда бик күп җавапсыз сөйләнүләр алып барыла, Сез моның реаль куркыныч булуына ышанасызмы? Әгәр дә шундый куркыныч яши икән, сугышны булдырмау өчен нинди адымнар ясарга кирәк булыр иде?
Җавап. Мин «яңа сугышның» реаль куркыныч булуына ышанмыйм.
«Яңа сугыш» турында хәзер баш-лыча хәрби-политик разведчиклар һәм аларның гражданлык чиннары сафларында булган аз сандагы та-рафдарлары шаулыйлар. Аларга бу шау-шу һич югында менә нәрсәләр өчен кирәк: а) үзләренең контр-агентлары сафындагы кайбер беркатлы политикларны сугыш шәүләсе белән куркыту һәм шулай итеп үз хөкүмәтләренә контрагентлардан күбрәк ташламалар эләктерү өчен; б) беркадәр вакытка үз илләрендә сугыш бюджетларын кыскартуны кыенлаштыру өчен; в) гаскәрләрне демобилизацияләүне тоткарлау һәм шулай итеп үз илләрендә эшсезлек- нең тиз үсешен булдырмау өчен.
Хәзер «яңа сугыш» турында алып барыла торган шау-шуны «яңа су-гышның» хәзерге вакытта яшәми торган реаль куркынычыннан бик нык аерырга кирәк.
Сорау. Сез Бөек Британия белән Америка Кушма Штатлары Советлар Союзы өчен аңлы рәвештә «капиталистик чолганыш» тудыралар дип саныйсызмы?
Җавап. Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатларының идарәче даирәләре, хәтта алар моны теләгәндә дә, «Советлар Союзы өчен»* «капиталистик чолганыш» тудыра: алырлар, дип мин уйламыйм, ләкин аларның моны теләүләрен мин раслый алмыйм.
Сорау. Уоллес әфәнденең соңгы речендәге сүзләре белән әйткәндә, Англия, Көнбатыш Европа һәм Кушма Штатлар, Германиядә Совет политикасы русларның Көнбатыш Европага каршы юнәлдерелгән омтылышлары коралына әйләнмәс, дип ышана алалармы?
Җавап. Мин Германиянең Көнба-тыш Европага һәм Америка Кушма Штатларына каршы Советлар Союзы тарафыннан файдаланылуын мөмкин булмаган эш дип саныйм. Германия агрессиясенә каршы Советлар Союзының Бөек Британия һәм Франция белән үзара ярдә.м турындагы договорга, ә Америка Кушма Штатлары белән өч бөек державаның Потсдам конференциясе карарларына бәйле булганлыгыннан гына түгел, бәлки, Германияне Көнбатыш Европага һәм Америка Кушма Штатларына каршы файдалану политикасы Советлар Союзының үзенең төп милли интересларыннан читләшүе дигән
6 аСандсй Таймс» хәбәрчесе сорауларына иптәш II. В. Ста л и и н ы ң җаваплары
сүз булганлыктан да, мин моны мөмкин булмаган эш дип саныйм.
Кыска гына әйткәндә, Германия мәсьәләсендә Советлар Союзының политикасы Германияне демилита-ризацияләүгә һәм демократияләш-терүгә кайтып кала. Германияне демилитаризацияләүне һәм демо-кратияләштерүне мин ныклы һәм озак тынычлык урнаштыруның иң мөһим гарантияләреннән берсе, дип уйлыйм.
Сорау. Көнбатыш Европаның коммунистик партияләре полити-касының «Москва тарафыннан би-релүе» турындагы гаепләүләр уңае белән Сезнең фикерегез ничек?
Җавап. Бу гаепләүне мин, мәгънәсез дип, Гитлер — Геббельсның банкротлашкан арсеналыннан алын-ган, дип саныйм.
Сорау. Идеологии каршылыклар яшәүгә карамастан, Советлар Со-юзының һәм көнбатыш демократия-ләрнең дусларча һәм озак хезмәт-тәшлек итүләре мөмкинлегенә һәм ике система арасында Уоллес үзенең речендә әйтеп үткән «дусларча ярышка» Сез ышанасызмы?
Җавап, һичсүзсез ышанам.
Сорау. Биредә лейбористлар пар-тиясе делегациясе булган вакытта, Сез, минем аңлавымча, Советлар Союзы белән Бөек Британия арасында дуслык мөнәсәбәтләре мөмкинлегенә ышаныч белдергән идегез. Англия халкының киң массалары кайнар рәвештә тели торган шушы мөнәсәбәтләрне урнаштыруга нәрсә ярдәм итәр иде?
Җавап. Советлар Союзы белән Бөек Британия арасында дуслык мөнәсәбәтләре мөмкинлегенә мин чыннан да ышанам. Бу илләр арасында политик, сәүдә һәм культура элемтәләрен көчәйтү мондый мөнә-сәбәтләрне урнаштыруга шактый булышлык итәр иде.
Сорау. Кытайдан Американың барлык гаскәрләрен бик тиз чыгарып бетерүне Сез киләчәк тынычлык өчен гаять кирәкле дип саныйсызмы?
Җавап. Әйе, саныйм.
Сорау. Сез атом бомбасын АКШ ның фактта үзенең генә биләвен тынычлыкка каршы төп куркыныч-ларның берсе дип саныйсызмы?
Җавап. Мин атом бомбасын, кайбер политик эшлеклеләр санарга уйлаганча андый җитди көч дип санамыйм. Атом бомбалары йомшак нервылыларны куркыту өчен билгеләнгәннәр, ләкин алар сугышның язмышын хәл итә алмыйлар, чөнки моның өчен атом бомбалары гына һич тә җитми. Әлбәттә, атом бомбасының серенә монополь хуҗа булу куркыныч тудыра, ләкин моңа каршы, һич югында, ике чара бар: а) атом бомбасына монополь хуҗа булу озак дәвам итә алмый; б) атом бомбасын куллану тыелачак.
Сорау. Советлар Союзының ком-мунизмга таба алга хәрәкәт итүе белән тышкы дөнья белән тыныч хезмәттәшлек мөмкинлекләре, бу мәсьәләгә карата Советлар Союзына килгәндә, кимемәячәк дип уй-лыйсызмы? «Бер илдә коммунизм» мөмкинме?
Җавап. Тыныч хезмәттәшлек мөмкинлекләренең кимемәвенә генә түгел, бәлки хәтта арта алачагына мин шикләнмим.
«Бер илдә коммунизм» бик мөмкин, бигрәк тә Советлар Союзы шикелле илдә.