Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИНЖЕНЕРЛАР


I
Лобачевский урамы чаГгында инженер Шакир Дәүләтшин үзенең җиңел машинасын туктатты.
— Кайтыгыз, — диде ул шоферга,— мин җәяү генә барырмын.
Ул машинадан төште, ялтырап торган кара буяулы ишекне көмеш- сыман тоткасыннан тотып япты, хәрбилектән калган гадәте буенча шоферга честь бирде, аннары Ло-бачевский урамы буйлап, Ленин бакчасына таба атлады. Күкрәге медальләр белән тулы шофер, машинасын кузгатмыйча, берничә секунд чамасы аның артыннан карап торды. Инженер озын буйлы, киң җилкәле. Өстендә кара клеенка плащ, башы яланбаш, кара шляпасын кулына тоткан. Үзе уң аягына чак кына аксый төшә.
— Нәкъ безнең полковник шикелле, — дип уйлады шофер. — Аягын да нәкъ аның кебек сөйрәп атлый.
Шакир ашыкмыйча гына барды. Аңа бу яшел, үзенчә тын һәм саф һавалы урам ошый иде. Монда җанга рәхәтлек бирә торган ниндидер бер ямь бар иде кебек.
Шакир башын күтәрде һәм яшел бакча эчендә, кара мәрмәр постаментта Лобачевскийның бюстын күрде. Ул һәрвакыт аның яныннан якты уйлар белән үтә. Бу бөек галим аның җанын кузгата, тынычсызлыкка, эзләнүләргә, хезмәткә чакыра иде. Аның тирән уй белән иелгән башы гүя кеше акылының иге дә, чиге дә юк дип әйтә иде шикелле.
Әллә Лобачевский, әллә бүтән бер галим, кеше акылының зурлыгын һәм бөеклеген океанга тиңли. Ләкин океаннар матурлыкларын һәм куәтләрен җуймыйча кайчагында тып-тын булып, кузгалмыйча яталар. Ә кеше акылы тынычланса, үзенең бөтен матурлыгын, барлык кодрәтен җуя.
— Юк, — ди Шакир гүя кем бе-ләкдер бәхәсләшкән кебек. — Кеше акылы мәңге җанлы, мәңге хәрәкәттә булырга тиеш. Бигрәк тә совет кешесенең.
Шакир үзе белгән, үзе аралашкан инженер-техникларны, мастерларны, эшчеләрне хәтерләде. Алар җанлы булып, нәкъ чертеж өстәле артындагыча, нәкъ мастерның пыяла бүлмәсендәгечә яисә станокка, верстакка иелгәндәгечә күз алдына килеп бастылар. Аеруча ул фрезе-ровщик Сергеевны хәтерләде. Чегән кебек кара, куе һәм бөдрә чәчле бу егет һәркөн саен диярлек хезмәт могъҗизалары күрсәтеп килә. Ул металлны кыру тизлеген) минутына 180 метрдан 250 метрга җиткергән кеше. Бу бик зур казаныш, чөнки күптән түгел генә 200 метр соңгы чик булып санала иде. Моторны шуннан да кызуырак итеп әйләндергәндә фрезлар чыдамас, янарлар дип исәплиләр иде.
— Нинди кыю кешеләр бар бездә!—дип уйлады Шакир.
Шул уйлар эчендә ул бакчага җитте. Хәзер инде аның квартира-
64 Г. Әпсәләмен
сы да ерак түгел иде.. Эштән ал- данрак кайтып киткән иптәше Фәүзия аны күптән көтә торгандыр.
Алар, Шакир һәм Фәүзия, һөнәрләре буенча икесе дә инженер- конструкторлар иде. Бергә укыдылар, бергә диплом алдылар. Сугыш башланганчы өч ел буенча бергә, бер заводның конструкторлар бюросында эшләделәр. Төннәр буенча алар яңа машиналарның чертежлары өстендә утырдылар, үлчәделәр, исәпләделәр, уннарча калын томнарны, йөзләрчә журналларны актардылар. Алар гашыйк булган кешеләр кебек эшләделәр һәм бу эштә йөрәкнең иң тирән кылларын тибрәтерлек ләззәт таптылар. Ә хыялда, исәпләрдә гәүдәләнгән машиналарның бер заман чынга әверелеп, эшли башлауларын күрү алар өчен тагын да зуррак шатлык, тагын да ямьлерәк бәйрәм була торган иде.
Шул минутлардагы Фәүзияне онытырга мөмкин түгел. Ул ниндидер бер рухи нур белән балкый иде. Фронтларда йөргән чагында да Шакир аны фәкать шулай гына — бөек хезмәт белән янган, биеккә, югарыга ашкынган итеп кенә күз алдына китерә торган иде.
Фронттан кайткач, Шакир Фәүзиядә ниндидер үзгәреш сизде. Аның әүвәлге ярсу романтикасы сүрелгән, техника яңалыклары, яңа машиналар, уйлап табулар турында сөйләгәндә әүвәлгечә кабынып китми, бәхәсләшми иде.
Заводта Фәүзия һаман да әле яхшы инженер итеп исәпләнә. Шулай да аның халәте Шакирны бик тирән борчуларга төшерде. Ул Фәүзиядә ижат утының сүнеп китүеннән курыкты.
— Нигә сон Фәүзия болай үзгәргән? — дип Шакир үз-үзенә сорау бирә һәм аның сәбәпләрен табарга тырыша иде.
Сугыш елларында Фәүзия ханым бик күп эшләгән, заводка бик күп кыйммәтле тәкъдимнәр керткән. Шуның белән бергә шәхси тормы-шында зур авырлыклар кичергән, сөекле әтисе белән сөекле әнисе үлгәннәр, бердәнбер энесе сугышта югалган. Шакирның үле хәбәре килгән булган. Болар, әлбәттә, аңа йогынты ясамый калмаганнар, ләкин аның иҗат эше кимүгә болар гына сәбәпме?
Бер көнне шул турыда сөйләшеп киткәч, Шакирның соравына каршы Фәүзия болай диде:
— Сине фронтка озатканнан сон, мин үзем өчен генә түгел, синең өчен дә эшли башладым. Бүтәннәр кебек үк, мин дә заводтан чыкмый яшәдем. Шатлыгым, кайгым — һәммәсе шул заводта иде. йөрәгемне, хисләремне, мәхәббәтемне, теләкләремне барысын да бер учка җыеп, үземне боргычлап кысылган пружина хәленә китердем. Ул чактагы киеренкелеккә хәзер, уйласам, үзем дә гаҗәпләнәм. Алда бөек максат — җиңү булганга гына, шуңа җан-тән белән ышанганга гына без бу киеренкелеккә түздек. Шуннан соң, ничектер кинәт кенә 9 нчы май килде. Бер көн эчендә барсы д}а үзгәрде. Көн саен булып тора торган җан борчылулары, ул тең- кәгә тигән маскировкалар, тревогалар — берсе дә калмады. Инде күңел канәгать. Бәйрәм настроение- се. Ял итәсе, күңел ачасы килә башлады...
— Әйе, анысы дөрес. Ләкин яч- нан соң байтак вакыт үтте бит. Хәзер илебез алдында яңа, искиткеч зур бурычлар тора. Шундый чакта...
— Беләм. Әгәр әйтергә яраса минем бөтен фаҗигам да шунда. Бәйрәм настроениесеннән бик озак аерыла алмыйм.
Кинәт Фәүзия урыныннан торды да, ашыгып икенче бүлмәгә таба китте. Ишек төбендә туктады һәм яртылаш борылып,
— Шак1ир, әгәр дә син мине сөйсәң, бу турыда тагын һичкайчан сорашма! Миңа авыр... — диде һәм ишекне япты. Шакир бик уңайсыз хәлдә калды.
Ул бер нәрсәне белми нде. 1945 елның кышында Фәүзия ашыгыч йомыш белән Москвага очты. Ярты
Инженерлар 65
юлны үткәч, кинәт кенә, самолетның моторы эшләүдән туктый, ^л коточкыч тизлек белән түбәнгә төшә башлый. Фәүзия шашып тирә- ягына карана.
— Сикер! — дип кычкыра пилот. Ләкин Фәүзиянең гомердә парашют белән сикергәне юк. Ул күзләрен йома һәм сулышын туктатып, самолетның җиргә бәрелүен көтә...
Ахыр чиктә очучы самолетны ниндидер могъҗиза белән ватмый- җимерми җиргә утырта. Фәүзия исән кала, ләкин ничектер бөтенләй үзгәреп китә. Шуннан бирле аңа элек бик җиңел бирелә торган нәрсәләр, зур кыенлык белән генә бирелә башлыйлар. Ул үзе дә моны' сизә һәм бөтен җаны белән шуңа газаплана. Ә ул арада заводның уннарча инженер-техниклары, йөзләрчә, меңнәрчә эшчеләре яңадан яңа, берсеннән берсе яхшырак, кыйммәтлерәк нәрсәләр иҗат итәләр, уйлап табалар. Фәүзия боларны күрмичә кала алмый. Ул боларны күрә һәм үзе дә, әүвәлге кебек, иҗат мәйданына омтыла. Ләкин, каты куркудан калган көчле тәэсир аның акылын бәйли, ул канаты сынган кош кебек талпына гына.
Үзенең кәйсезлеген сизү аның йөрәген өзгәли. Үзенең бу хәлен! ире Шакирдан яшереп, вөҗдан газабын тагын да арттыра. Ул артык гасабилашучаи, борчылучан булып китә.
Фәүзияне бу хәлендә калдырмас өчен, аңарда яңадай иҗат уты кабызып җибәрү өчен нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Нәрсә? Шакир моны әле үзе дә белми иде. Бер көнне аңа яңа бишьеллык план буенча завод эшләп чыгара торган машиналарның эш процессын тизләтү өчен яңа станок конструкцияләргә куштылар. Бу эшкә ул шатланып тотынды һәм башы белән шуңа чумды. Завод өчен бик кирәкле эш эшләү белән бергә, Фәүзияне дә «уятып» булмасмы дигән уй аның миенең иң тирән бер почмагында өзлексез яктыра иде.
Әле хезмәткә урнашып, эшлп башлаганчыга кадәр үк Шакир
5 .С^ә.- № 9 берничә тапкыр заводта булып кайтты. Сугыш елларында заводның бик нык үсүен күреп, чын күңеленнән шатланды һәм сокланды. Шул көнне кичен эштән кайткан Фәүзиянең үтә күренмәле плашен салдыра-салдыра ул:
— Фәүзия, мин артык эшсез тора алмыйм. Җенләнеп бетәчәкмен, — диде. Фәүзия тигез һәм ак тешләрен күрсәтеп елмайды да, иренең киң, матур маңгаеннан үпте.
— Дүрт елга бер ай ял итү күп түгел, Шакир, — диде ул һәм чигә тирәләрендәге коңгырт чәчләренә кунган яигыр тамчыларын кага- кага, комод өстендәге озынча түгәрәк көзге янына барды. Көзгедән алсу һәм түгәрәк яңаклы, сызылып киткән кара кашлы, киң маңгайлы, әле яшьлек матурлыгын җуеп бетермәгән сөйкемле йөз карый иде.
Шакир, кулындагы китабын язу өстәленә куйды да, бер кулын кара костюм кесәсенә тыгып, идән буйлап йөренә-йөренә:
— Үзем дә аңламыйм. Фронтта чакта бер ай түгел, ике, өч ай ял итәрмен дип уйлый торган идем. Ә кайткач менә эшкә тарта, — диде.
Фәүзия көзгедән аерылып, тер-сәкләре белән комод өстенә таянды да, иренә текәлде:
— Шакир, мин һаман студент чагындагыча җүләр, — диде.
Фәүзиянең бу сүзләре Шакирның йөрәген чәнчеп алдылар. Ул күзләрен йомып, кулы белән каплады.
— Юк, студент чаклар бик еракта калдылар.
Өч көн үткәннән соң Шакир заводка эшкә керде һәм кич белән үк Фәүзиядән:
— Инженер һашимов нинди кеше? — дип сорады. Хатын бераз шаяртыбрак җавап бирде.
— Игътибар иттең мени? Әллә- ние юк. Бүтәннәр шикелле бер кеше. Тәҗрибәле карт инженер. Шук, бераз шаян да. Бик җанлы.
— Юк, минемчә ул ярым үлек!
Фәүзия гаҗәпсенеп иренә карады. Шакир исә тиз-тиз атлап, тәрәзә яңагына барып сөялде.
66 Г. Әпсәләмов
— Бу артык кискен характеристика түгелме соң, Шакир? Әллә һашимовның физиономиясе сиңа ошамадымы?
Шакир, сүз белән җавап бирмичә, башын гына чайкады. Ә күзләре елмаялар иде һәм аның чын фикерен һич тә ачык белергә мөмкин түгел иде.
Шуннан соң, ничектер бер дә сизелмәстән, атна-ун көн вакыт үтеп китте.
II
Шакир таш баскычлардан өченче катка күтәрелде. Баш бармагы белән ак төймәне басты. Эчтә электр звонокның нечкә чыңлавы, аннары аяк тавышлары ишетелде. Ишекне Фәүзия үзе ачты. Ул чәчләренә биек прическа ясап, өстенә җиңел маркизет күлмәк кияргә өлгергән иде.
— Тышта шул хәтле бөркү, ахрысы бик ныклап яңгыр явар, — диде Шакир. Фәүзия аның плащы белән шляпасын алып чөйгә элде.
— Бик яхшы, яңгырдан соң һава сафлана, — диде ул.
Шакир, уң аягына аксый төшеп, эчке бүлмәгә үтте. Диванга утырды. Фәүзия дә аның янына килде.
— Бик арымадыңмы?
Шакир көлемсерәде.
— Заводта синең турыда бик күп сөйли башладылар, Шакир. Син нәрсә эшләргә уйлыйсың соң? Нигә һашимовны кыерсытасың? Аңа нинди булса үчең юктыр бит?
Бу сүзләр җиңел елмаю белән әйтелгәнлектән Шакир гаҗәпләнмәде. Шулай да ул җитди итеп җавап бирде.
— Мин андый түбән кеше түгел һәм һашимовны кыерсытырга уйлаганым да юк. Нигә алай дисең?
— Бәлки, шулайдыр, — диде Фәүзия елмаюын яшереп. — Ләкин фактта башкача килеп чыга. Сүз җиткереп тору яхшы эш булмаса да әйтим инде: — гайбәт дип уйлама — бүген без һашимов белән эштән бергә кайгтык. Аның кәефе бик нык кырылган. Дәүләтшин баш инженерның ярдәмчесе булгач, бик һаваланып китте, ди. Миңа бәйләнүләре урынсыз, ди. Армиядәге кебек командовать итмәкче ул. Анда шулай килешә, анда шулай кирәк, ә монда... завод, ди.
— Шулай, туп-туры, завод дип әйттемени?
— Әйе.
— Кызганыч. Кичә мин аның белән бер сәгать буенча сөйләшеп утырдым. Ул мине аңлаган кебек иде.
Шакир папирос кабызды һәм, шырпысын пепельницага салыр өчен урыныннан торып, өстәл янына барды. Фәүзия аның артыннан күзләре белән күзәтеп, ирендә элек һич тә күрелмәгән сыйфатларны табарга тырышты. «Көнләшәме әллә?» дип уйлады Фәүзия. Әмма бу фикере аның үзенә дә шыксыз булып тоелды.
Шакир яңадан диванга утырды һәм хатынының кулларыннан алып,
— Сугышта чакта миңа бик күп мәртәбәләр дошманның көчле уты астында булырга туры килде, — диде. — Үлем якын чакта кешенең тойгылары гына түгел, зиһене дә ничектер аеруча көчле һәм үткен эшли. Менә шундый чакларда мин кайчак үзебезнең сугыштан соң ничек яшәвебезне, ничек эшләвег безне уйлый торган идем һәм снарядлар ярылуыннан түгел, ә киләчәкнең матурлыгыннан һәм бөеклегеннән дулкынланып калтырана идем. |
Шакир фикерләрен туплап, тәмә-кесен берничә тапкыр суырды даи сүзен дәвам иттерде. Ул бөек төзелеш чорында иҗат эшенең бик зур роль уйнавы, бөек төзелеш елларында иҗат эше өчен аеруча киң юллар ачылуы турында дәртләнеп, ашкынып сөйләде. Фәүзия аны бүлдермичә тыңлады, аннары кулларын иренең кулларыннан алып,
— Син бик томанлы сөйлисең,! Шакир, — диде, — синеңчә бөтен кеше уйлап табучы булырга тиеш, шулаймы?
— Әйе, — диде Шакир тирән
И и ж ене р л а р 67
ышаныч белән. — Бу минем идеалым!
Фәүзия ихтыярсыз көлеп җибәрде.
— Көлмә, көлмә, — диде Шакир әүвәлгечә җитди тавыш белән. — Бу шулай. Ә инде синең сөекле һашимовың шикелле бер урында катып калган, күнеккән эшен заводной машина кебек эшләүче кешеләрне минем җенем сөйми, һа- шимов иртә белән цехка яңа уйлар, яңа фикерләр белән килми. Юк, Фәүзия, һашимов, бәлки, болай бик яхшы кешедер, инженер буларак та белемле. Шулай да мондый кешеләргә минем хөрмәтем аз. Әнә фрезеровщик Сергеевны яисә ин-женер Вавиловны алыйк. Алар икесе дә һашимов цехында эшлиләр. Мин аларның соңгы биш-алты ай эчендәге рационализаторлык тәкъдимнәре белән танышкач, просто шаккаттым. Алар цех өчен генә түгел, бөтен завод, хәтта бөтен бер промышленность өлкәсе өчен чиксез зур әһәмиятле әйберләрне күтә-рәләр. Ә прекрасный һашимов кайда? Югары белемле инженер һашимов нишли?
Фәүзиянең йөрәге ташый башлаган иде инде. Кечкенә колак очлары кызардылар. Ул инде сүзнең күптән бер һашимов турында гына бармавын, һашимов монда күбрәк мисал өчен генә алынуын аңлый иде. Шулай да ул нәрсәдер көтеп түзде.
— Син, — диде Фәүзия, эчке дулкынлануын яшерергә тырышып, — кешеләр турында, минемчә, бик җиңел фикер йөртәсең. Син һашимовны белмисең, белсәң башкача сөйләр идең. Сугыш елларында ул атналар буенча цехтан чыкмыйча эшләде. Ә хәзер... хәзер сугыш юк ич!
— Сугыш юк?! — дип басым ясап, кайтарып сорады Шакир. — Дөрес түгел! Онытма, без һаман да әле капиталистик чолганышта. Шулай булгач, туплар белән булма- са да ике дөнья арасында бик зур сугыш дәвам итә. Безнең, әгәр Ватаныбызны чын күңелдән сөябез икән, беребезнең дә, бер генә минутка да тынычланырга хакыбыз юк. һашимовның сугыш вакытында ничек эшләвен беләм, шулай ук производствоны тизләтү өчен бик күп тәкъдимнәр кертүен . Дё> беләм, — Фәүзия, чыннан да беләсеңме, дигән шикелле, күз кырыйлары белән карап торды, ә Шакир, гүя аның сынаучан карашын сизмә- гәнсыман, сүзен дәвам иттерде: — Ләкин сугыштан соң үткән бер елдан артык вакыт эчендә бер генә тәкъдим дә кертмәвен, инерция буенча гына, үткән дан белән генә яшәвен мин тынычлану һәм хәтта бераз масаю итеп карыйм...
— Масаю? — дип бүлдерде Фәүзия.
— Әйе, масаю, тынычлану. Ә совет кешесенә бу килешми. Менә Вавиловлар, Сергеевлар, Галимов- лар, заводның йөзләрчә башка ста-хановчылары эшлиләр бит. Сугыш елларында да алар һашимовтан ким эшләмәгәннәрдер.
— Ташла, Шакир, син һаман шул һашимовны чәйнисең, — диде Фәүзия ачуланып. — Просто һашимовның салкын канлылыгы синең эчеңне пошыра. Монда принцип юк
— Юк, бар! — диде Шакир кыза төшеп. — Әгәр дә мәсьәлә безнең тормышыбызның бер ягына кагыла икән, димәк, принцип бар.
Фәүзия урыныннан торды.
— Гафу итәсең, Шакир, — диде ул үзен чак-чак тотып. — Минем турымда нигә бер сүз дә әйтмисең? Мине кемнәр рәтенә куясың? Мин дә инженер ич! Минем дә соңгы вакытта уйлап тапканнарым юк диярлек. Димәк, мин дә инерция буенча агучы, димәк мин дә заводной машина?
Шакир моңа гаҗәпләнмәде. Ул моны көткән иде. Шулай да:
— Фәүзия, син минем сүзләремне йөрәгеңә шулай якын аласың? — диде.
— Чөнки, йөрәккә якын алырлык нәрсәләр турында сөйлисең, Шакир!
Фәүзия иреннәрен тешләде, күз
Г. Әпсәләмов
ләре ялтырады. Ул урыныннан торды һәм тиз-тпз атлап икенче бүлмәгә чыгып китте. Шакир аны туктатмады да, юатмады да. Чөнки бу файдасыз иде. Фәүзия бик сирәк дулкынлана, ә бер дулкынланса тиз генә тынычлана алмый. Мондый чакларда ул ялгыз калырга тырыша, терсәгенә таянып, һичнәрсә күрмичә, бик озак тәрәзәдән карап тора. Бүген дә ул шулай итәчәк иде.
Шакир өстәле янына килде. Ләкин сыза башлаган чертежларына да, исәп-хисапларына да кул тидерергә күңеле күтәрелмәде. Ул уйга калып, озын бармаклары бе- 1ән өстәлне дөбердәтә башлады. Кинәт аңа шул хәтле күңелсез, ачы булып китте, әйтерсең, ниндидер бик әшәке эш эшләде.
Ill
Икенче төнне Шакир бары өч кенә сәгать йоклады. Төне буе чертежлары өстендә үткәрде. Ә иртәнге сигездә ул заводта иде инде. Көн урталарында заводның баш инженеры белән һашимовның механический цехында булдылар.
— Эшләр ничек, Ибраһим Ва- лиевич? — дип сорады баш инженер һашимов белән кул кысышып күрешкәннән соң. Шакир да аның боламык кебек йомшак кулын кысты.
— Эшлибез әкрен генә, — диде һашимов, Шакирга күз сирпеп. — һаман искечә. Әллә ни яңалык юк шикелле.
Шакир, сүзгә керешмичә, Сергеев станогы янына үтте, һәм аның эшләре турында сораша башлады.
— Эшләр шәп, иптәш Дәүләт- шин, — диде фрезеровщик. — Менә бүген яңа җайланманы сыныйм. :Үзем хәзерләгән яңа фрезлар белән эшләргә булдым. Бара шикелле. Дүртенче сәгать тоткарлык юк.
-—Я, я,—диде Шакир кызык-сынып һәм яңа җайланманы тикшерә башлады.
Мотор минутына 1.300 әйләнеш >тсый. Сергеев өсләренә сабынлы су коелып торган фрезларны якынайта һәм алар корыч тешләре белән ме- талны кыра башлыйлар. Фрезлар астында көзге кебек шома деталь ялтырый. Кисү тизлеге ике мәртәбә артуга карамастан, станок тигез эшли.
Шакир баш инженерны чакырды:
— Александр Парамонович, карагыз әле безнең Сергеев нәрсә уйлап тапкан, — диде, һашимов тик баш инженерга хөрмәт йөзеннән генә алар янына килде һәм кулларын аркасына куеп, читтән карап торды. Ул әле үзе дә сизми иде, ләкин аның эчендә дә сабырсызлык туа башлаган, күңеле нәрсәдәндер канәгатьсезләнә, борчыла иде. Шакир Дәүләтшин аның эчке дөньясына да килеп керде, анда да ниндидер давыл күтәрде. «Нәрсә кирәк бу солдатка?» дип сорый һашимов үз-үзеннән һәм җавап тапмыйча кулын селти иде. Ләкин кул селтәп кенә моннан котылып булмавын да аңлый. Кичә аңа үзенең яңа җайланмасын күтәреп Сергеев килде. Ул аны бик озак карап, тикшереп утырды. Аннары башын күтәрде һәм ничектер очраклы рәвештә аларның күзләре очраштылар. Сергеевның иҗат җиңүеннән туган эсселек белән янган күзләре аны тетрәтеп җибәрделәр. Бу тирән һәм татлы тойгы һашимовка никадәр таныш иде! кайчандыр үзенең дә күзләре шундый ук ялкын белән януларын хәтерләде һәм аңа бик моңсу булып китте. Аның Дәүләтшин тарафыннан кузгатылган күңеленә Сергеев җайланмасы яңа бер чаткы булып төште. Ләкин бу турыда һичкем, һичнәрсә белми иде әле.
— Менә һашимов иптәш әкрен генә, искечә эшлибез дип әйтте. Юк, монда кызу эшлиләр һәм яңа- ча эшлиләр! — диде Шакир, һашимов эндәшмәде.
Баш инженер белән Шакир цех-i тан чыгып киткәч, һашимов үзенен бүлмәсенә кереп бикләнде дә, стенага эленгән чертежларга, схемаларга карап, уйга чумды. Тәрәзәдән кергән кояш нурлары аның көмеш-
Инженерлар
ләнгән чәчләрендә, тулы ак йөзендә уйнадылар.
«1Ок, болай булмый... Мин артта калып барам. Хурлык! Каян миндә бу әшәке тынычлану?!» — дип уйлады ул. Тагын аның күз алдына Шакир килеп басты. Ләкин бу юлы ул ничектер башкача, «солдат» булып түгел. «Юкка мин аңа үпкәлим, — дип уйлады һашимов. — Дәүләтшинның гаебе юк. Мине ул түгел, мине минем үз кул астымдагы эшчеләрем, инженер-техник- ларым алга куалар, тормыш дулкыннары мине алга этә. Дәүләт- шин монда бер винтик кына. Ул булмаса да мин бу йокымсырага’н хәлемдә озак кала алмас идем. Чөнки заводта бу мөмкин түгел... юк, җитдирәк уйларга кирәк, болай ярамый!» дип кабатлады һашимов һәм тәрәзә янына килеп, аны ачып җибәрде. Җиләс җил аның йөзенә килеп орынды. Алда, яңа салына торган зур цехның монтажында, тимер балкага атланган электросварщик күз камаштыргыч утлар чыгарып эшли иде.
IV
... Кич белән Шакир өйгә кайтканда Фәүзия һаман күңелсез, уйчан иде. Аштан соң ул гадәтенчә рояльдә дә уйнамады, бик иртә үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Шакир исә аштаң соң ук эшкә утырды. Сәгать төнге уникене сукканда Фәүзия үз бүлмәсенең ишеген ача төшеп, Шакирның кабинетына карады. Ул чәчләрен тузгытып, ике кулы белән башын йомарлап, уйга чумып утыра иде.
Фәүзия, аны борчырга базмыйча, ишеген япты. Ярты сәгать чамасы башлаган китабын укыды. Ләкин зиһене таркалганлыктан, укыганнары башына кермәде. Аның җаны буш, салкын иде. Ниндидер бик зур, бик кирәкле бер нәрсә аңа җитми иде шикелле. Нәрсә? Сөйгән кешесенең назлары, иркәләүләреме? Юк, алай дисәң сугыш елларында, Шакирны өзелеп сагынганда, Фәүзия бу турыда бөтенләй икенче тор- ле хисләр кичерә иде.
Шул борчылулы сораулар беләк Фәүзия йокларга ятты. Тышта бик каты яңгыр ява. Ара-тирә күк күкрәп, яшен яшьнәп куя. Бүлмәнең утын сүндергәч, Фәүзиягә куркыныч, булып китте. Караңгы бүлмәвен вакыт-вакыт яктырып китүләре, аннары яңадан караңгылык диңгезенә чумулары, ниндидер фантастик күләгәләрнең озаюлары хатынның күңелен кузгаттылар. Ул күзләрен зур ачып, хәрәкәтсез ятты...
Фәүзия йокысыннан сискәнеп уянганда Шакирның урыны һаман да буш иде. Хатын ялангач кулын сузып, өстәлдәге будильникны үзеш> таба борды. Дүрт булып килә иде. Тышта тәмам яктырткан, яңгыр туктаган. Фәүзия тиз генә урыныннан торып, өстенә буй-буй халатын киде дә, Шакир бүлмәсенә чыкты.. Шакир тәрәзә яңагына сөялеп, тәмәке тарта иде. Ачык тәрәзәдән кергән иртәнге җил тәрәзә пәрдәләрен тибрәтә. Алар җилкән кебек киереләләр дә Шакирның тузгып беткән чәчләренә яталар, муенына уралалар.
— Син һаман эшлисеңмени әле, — диде Фәүзия ягымлы тавыш белән. Шакир аңа борылды. Төнне йокысыз үткәрүенә карамастан, аның йөзе якты һәм шат иде.
— Юк, бетердем, — диде ул һәм Фәүзияне кочаклап, элекке еллар-дагыча күтәреп әйләндерә башлады.
— Чү, җитәр, Шакир.
— Юк, юк, җитми!
— Җүләрләнмә.
Шакир тагын да кызуырак әй-ләндерде дә, яңаклары алсуланган Фәүзияне идәнгә бастырды.
— Бу минутта килеп керүең өчен рәхмәт. Фәүзия. Мин сине уятырга да теләгән идем. Кара, мин бит бетердем, бәгърем, бетердем!
Иренең нинди эш өстендә утыруын Фәүзия белә иде. Ләкин Шакир дәрт белән аңлата һәм әзер чертежларын күрсәтә башлагач, аның күзләре торган саен көчлерәк
70 _____ Г. Әпсәләмоп
очкынлана бардылар. Ахырда ул чиксез соклануын эчендә генә калдыра алмыйча:
— Шакир! Бу... бу бит искиткеч нәрсә! Ничек син моны бу кадәр тиз эшләдең? Бу хезмәтең белән син заводның бөтен инженерларын гаң калдырачаксың! — диде.
Шакир бик сөйкемле елмайды. Ул Фәүзиянең күзләренә карады һәм аларда элекке еллардагы очкыннарны күрде. Фәүзиянең яңадан уяна башлавы аның өчен чиксез зур шатлык иде.
— Юк, Фәүзия, берәүне дә таң калдырырга теләмим мин. Тик ке-шеләрнең тынгысыз иҗат белән януларын, иҗат ләззәтен татуларын телим мин.
Ул Фәүзиянең иңбашларыннан кочаклап, тәрәзә янына алып килде.
— Кара нинди матур таң ата! — диде ул һәм алар ачык тәрәзәдән, Казан өстенә тын гына җәелгән гүзәл таң манзарасына карый башладылар. Бу якты таң ниндидер бик матур өметләрнең, хыялларның якын киләчәктә тормышка ашуын вәгъдә итә иде.
Бер-ике минут вакыт үткәч, тәрәзә турындагы тын ҺӘхМ буш бакчада бер кеше күренде.
— Кара, бу һашимов ич! — диде Фәүзия һәм тәрәзәдән иелеп, — Иптәш һашимов! — дип кычкырды. Ара шактый гына булса да иртәнге тынлыкта һашимов аны ишетте һәм тиз генә башын күтәреп карады да, тәрәзә турысына килде.
— Нишләп бу кадәр иртә тордыгыз? — дип сорады Фәүзия, һашимов аны хәерле иртә белән тәбрикләгәннән СОҢ:
— Заводка барышым. Кичә ашыгыч эш бетми калган иде, — диде.
— Ләкин бик иртә бит әле.
— Никадәр иртә булса, шул хәтле яхшырак, Фәүзия ханым, — диде һашимов көлемсерәп һәм җитди итеп сорады: — сезнең утыгыз төне буенча янды, бугай. Шакир иптәш эшләп утыргандыр?
— Әйе, — диде Фәүзия елмаеп. — Ул һаман яшь чагындагыча.
— Гомергә яшь булып калу әйбәт нәрсә ул, Фәүзия ханым. Шакир иптәшкә әйтегез, мин аны бүген бик күрәсем килә. Мөһим эш буенча...
Почмактан җиңел автомобиль килеп чыкты да, һашимов янында туктады.
— Ярый, Фәүзия ханым, заводта очрашканчыга кадәр, — диде һашимов һәм машинага кереп утырды.
Машина киткәч, Фәүзия башын күтәрде һәм артына борылды. Шакир, кулларын чалбар кесәләренә тыгып, идән уртасында елмаеп басып тора иде.
— Нинди яхшы иртә бүген, — диде Фәүзия. — Бу иртә безнең һәм- мәбез өчен дә истәлек булып калыр.
Бүлмәгә иртәнге кояшның нурлары тулалар. Җил тәрәзә пәрдәләрен тибрәтә. Алар, гүя Шакир белән Фәүзияне үзләренә тартып алыр өчен, эчкә сузылалар иде.
1946 ел.