Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИНЕШ БАСМАСЫ

М. МӨНИР


Яңа борын төрткән үләннәргә Зәңгәр күзе белән кысышып, Челдер-челдеә ага бер инешчек Күбәләкләр белән узышып.
Аккан саен аның дәрте арта, Аккан саен тавышы көчәя.
Ташлар аша сикереп чаба-чаба, Борылмалар ясый, ишәя.
Бер тыңлыйсың, көйләп җырлый төсле, Бер тыңлыйсың, тынып кала ул. Киртәләргә очрап, туктап тормый, Әллә кайдан таба яңа юл.
Менә басма, кызлар керләр чайкый, Менә читтә казлар коена.
Менә аның салкын суын эчеп, Зыйфа таллар үскән буена.
Киткәндә мин шул басмадан чыгып Киткән идем җиңү яуларга.
Шул басманы күз алдымда тотып. Керә идем канлы яуларга.
Мин ант иттем: очраган дошманны Изеп, сытып җиргә таптарга.
Илгә кайтып, кабат шул басмага Насыйп булсын өчен басарга.
Хәзер кайтып киләм туган җиргә,— Ш*/л басмага басып узамын.
Шунда кактым, шунда калсын дидем, Сугыш елларының тузаны.