Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛ АВАЗЫ БУЛЫП ЯҢГЫРЫЙ АЛМАГАН ҖЫЕНТЫК**


Совет әдәбиятының нигезе — большевистик идеялелектән гыйбарәт. Совет поэзиясендәге лирика да большевистик идея белән сугарылган булырга тиеш Шагыйрьнең тормышта үзен сиземли белүе генә җитми, бәлки тормышның героик барышын, җиңү сулышын тоя белергә һәм аны аңлата белергә дә тиеш. Совет поэзиясенең көче дөньяны социалистик нигездә яңа баштан төзү идеясе белән сугарылган булуында, халыкны батырлыкка, иҗтимагый яктан күркәм адымнар ясауга рухландыруында. Шуңа күрә дә совет поэзиясе, совет әдәбиятының бер жанры буларак, партия тарафыннан югары бәя алды. ВКП(б) Үзәк Комитеты «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарында совет әдәбиятын «дөньяда иң алдынгы әдәбият» дип күрсәтте.
Чын халык шагыйрьләре, рево-люциягә чаклы ук, тормышның иң карангы чорларында да, кешенең талант көче, фикери эшчәнлеге богауланган вакытта да, тормышның үз эченнән матурлык табарга, халыкның яхшы сыйфатларын күрергә тырыштылар һәм күрсәгә белделәр. Хәзер исә, коллык, караңгылык дөньясы юкка чыгарыл^ ганнан соң, кешенең таланты кү-релмәгән киңлектә җәелүе өчен, кешенең иҗтимагый аңы күрелмәгән югарылыкка күтәрелүе өчен барлык шартлар тудырылган вакытта, шагыйрьнең тормышны то; белү осталыгы да, идея-пафо: көче дә бик күп мәртәбәләр күтәрелергә тиеш: совет кешесенен рухи дөньясындагы байлыкны тулы чагылдырырга, бөек
** С. Урайский. <Яз таңында». Шигырьләп /Кмептыгы. Таггосиздат басмасы. 1946 ет Редакторы Ә. Фәйзи. Бәясе 4 еум.
мораль сыйфатларының куәтен эмоциональ- фәлсәфи тирәнлектә, сәнгатьчә нечкәлек белән бирергә тиеш. Безнен тормыш бөек идеяләр белән тук-таусыз алга бара, безнең тормышГ2 героик вакыйгалар, фидакарь адымнар тулып ята: болар шагыйрь иҗаты өчен иксез-чиксез тема материал, илһам, поэтик дәрт һәм омтылыш бирәләр. Бөек Ватан сугышы еллары совет халкының никадәр югары күтәрелгәнен, идея- мораль һәм рухи сыйфатларынык ни кадәр үскәнлеген бөтен дөньяга танытты. Совет язучысы, Ленин — Сталин партиясе тарафыннан жи- тәкләнә торган совет халкыньн эшлеклелек колачын, алга таба омтылышының перспективасын күр сәтүне үзенең изге бурычы ите< саный. Бу исә «чынбарлыкны аньи) революцион үсешендә чагылдыру (А. Жданов) дигән сүз, ягъни социалистик реализм методы белән иҗат итү дигән сүз.
Ләкин Сахаб Урайский үзенен бурычларын, шагыйрь буларач. аңлап бетермәгән. Аның «Яз таңында» исемле җыентыгын укыс чыкканнан соң, ихтыярлы-их тыярсыз, шагыйрьнең сугыш елларында совет халкының эшчәнлек колачын, омтылышының перепек тивасын күрсәтә белмәве турынд уйланырга мәҗбүр буласың, чонк; С. Урайский биргән җыентыкта гы шигырьләрдә тормышыбызны^.
Ил авазы булып яңгырый алмаган җыентык 117
героик үсеше бик сыек чагыла, бик примитив бирелә.
С а х а б У р а й с к и й н ы ң җы е и т ы г ы н •• да күзгә бәрелеп торган бер мотив бар: ул халык җырчысы булырга, бөтен ил тарафыннан сөелергә тели:
Бу җыр минем ил авазы булып Җитсә иде сезгә, туганнар...
ди ул һәм бу сүзләр бер гене тапкыр әйтелмиләр:
Ил авазы булып тавышым сезгә Ишетелсен җырлар аркылы.
Бу яхшы омтылыш, билгеле, ләкин алда күрербез, аның поэтик көчсезлеге дә шунда.
С. Урайский безгә нинди иҗти-магый мотивлар, көрәш моңнары алып килә? Аның бу җыентыгында хәзерге таләпчән совет укучысы үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба аламы, үзенең катлаулы, бай тойгыларының чагылышын күрәме?
Ачык әйтергә кирәк, С. Урайский Ватан сугышы тудырган тойгылар-ны, социалистик ватанчылык той-гыларын бик йомшак чагылдыра яки киң, катлаулы иҗтимагый мотивларны читләтеп үтә. Җыен-тыкның исеме астына, «Ватан су-гышы елларында язылган җыентык» дип аңлатма бирелгән әсәрдән безнең күп нәрсә көтәргә хакыбыз бар. Эшче, колхозчы массасының героик хезмәте, дошманга каршы юнәлгән көйдергеч нәфрәте һәм патриотик адымнары, фронттагы тиңсез батырлыклар, совет кешесенең соклангыч мораль өстенлеге, кешелек сыйфатлары — болар совет шагыйренең сугыш дәвамында иҗат ителгән җыентыгына нигез булып ятырга тиешләр иде. Ләкин без, болар урнына башка нәрсәләр кү-рәбез.
Шагыйрь үз темасында бик вак-лана һәм үзенең лирик образын иҗтимагый җирлектән аерып, интим тойгылар эченә китереп кыса. Лирик герой хезмәтеннән, көндәлек ( тормышыннан аерылып бирелгәнгә, ! шигырьнең вакытын, урынын бил-геләве читен була: ул предметсыз лирика булып кала, дулкынландырмый торган, абстракт декларатив салкын юллар килеп чыга. Чыннан1 да, шагыйрьнең лирик җылылыгын табу кыен, поэтик җылылыкка, күңелне иркәли торган хисләргә автор бик саран. Бу нәрсә бөтен җыентыкның гомуми тонына эз салмый калмаган.
Автор шигырьләрен сугышучы солдат тойгылары итеп тәкъдим итәргә тырыша, ләкин ясалмалык монда да күренә. Анда сугышучы солдат образын табып булмый, ул читтән торучы кешенең, авторнын үз сүзе белән әйтсәк, «ялгызлыкта үткән минутларның» сагышы төсендә, авторның сугыштан читкә алып китә торган хисләре булып килеп чыгалар. Шуңа күрә дә су-' гыш обстановкасы, фронт тормышы салкын регистрация төсендә генә бирелә дә-
Сугыш бара немец җирләрендә — Илебезнең чиге артында.
Фашизмның сытылып җаны чыга:
Безнең танкларның астында.
Сугыш бара немец җирләрендә — Якынаеп Берлин янына.
Җир тетрәтә анда авыр туплар Үлем китереп дошман явына.
Снарядлар шартлый, бомба ярыла Бәхет яулап дөнья халкына.
Соңгы фашист тиздән өтелер анда «Катюшаалар сипкән ялкында.
Билгеле, мондый юллардан ша-гыйрьнең күзәтүчәнлеген дә, тирән фикерләрен дә табып булмый, шуның өстенә анда сугыш тәҗрибәсеннән килеп чыккан гомумиләштерү (обобщение) юк, ул эчтәлексез бер шигырь булып кала.
Җыентыкта бердәнбер дип әйтерлек конкрет образ турында сүз барган шигырь дә көчсез чыккан. «Партизан кыз» исемле бу шигырьдә немецлар тарафыннан җәзаланган партизанканы күмү турында сүз бара.
Без очраттык шунда яшь бер кызнын Күмерләнгән зифа гәүдәсен, —
ди автор. Күмерләнгән гәүдә ничек зифа була торгандыр, сүзне ул турыда сузып тормастан, партизанка образының бирелеше зурында гына әйтеп китәргә кирәк.
lib ГаэиКашшг*
Партизан кыз, Немец каршысында Горур башын түбән имәгән; Офицерның һәрбер соравына: — Белмим.
Башка берни димәгән.
Партизанканың героик адымы, аның ихтыярын көченең куәге шул рәвешчә салкын гына терхәлеп кителә. Укучы аның хисләрен тоймый, түземлелегенең искиткеч бер көч белән эшләнүен, образ буларак, Зся Космодемьянская шикелле, җәзалаучы дошманның үзен тетрәтерлек бөеклеккә күтәрелүен сиз-ми. Шуңа күрә ул истә калмый, дулкынландырмый. Шагыйрь үзе дә максатына ирешә алмавын:
Эх.
Шул гомергә тиңдәш була торган Җырлар яза алса идем мин! —
дигән юллар белән белдереп китә. Хикмәт тә шунда, совет батырын бирү, аның типик образын тудыру мактаулы, ләкин авыр эш. Аны ярлы гына сурәтләү чаралары белән, кеше авызыннан ишеткәнне •сөйләү юлы белән генә тулыландыру мөмкин түгел. Шагыйрьгә темперамент та, күзәтүчәнлек тә, поэтик сиземләү дә кирәк Шагыйрьнең йөрәген авырттырып чыккан хисләре, тормыш фәлсәфәсе белән, тирән фикерләр белән сугарылуы кирәк.
Җыентык эчендә «Аерылу ми-нутында» исемле шигырь бар. Шагыйрь аны Тымытык районы, «Кызыл юл» колхозчыларына багышлап язган. Ватан сугышы чорындагы колхозны, колхозчыларны гәүдәләндерергә тырышкан бердәнбер шигырь шушы. Ләкин ул нәрсә күрсәтә, нинди хисләр бирә? Сахаб Урайский колхозның патриот образларын бирү түгел, аларның кайбер штрихларын да сызмаган. Шагыйрь колхозның эшен, аның батыр йөрәкле кешеләрен бирүдә конкрет сурәтләр эзләмәгән; ул беренче планга үзен китереп куйган:
Колхоз картлары:
— Апаем/,— диде, Колхоз кызлары:
— Җанкаем, — диде;
Сез мине сөйгән, Яраткан кебек, Сезне до җырчы. Эчкерсез сөйде.
Шул рәвешчә автор, колхозчы-ларның героик эшен, ватанчыл хисләрен . түгел, бәлки шагыйрьгә булган мөнәсәбәтләрен генә яза; аларның каз-үрдәкләр белән сыйлап, шигырьләрен «яраткан күк тыңлап» калуларын гына әйтеп китә.
Сахаб Урайскийның бу шигырендә генә түгел, башка шигырьләрендә дә колакка ят тоела торган эрелек, начар мәгънәдәге горурлык, шагыйрьнең үз-үзенә гашыйк булу чаткылары сизелә. Җыентыкта урнашкан шигырьләрнең юл араларына яшерелгән интонациясе дә шул ук нәрсәне тоярга ярдәм итә.
«Хат яз иркәм!» шигырен генә укып карагыз:
Шагыйрь гомере кыска була, диләр, Мин үлсәм — син исән калырсың. Минем сине өзелеп сөюемне Шул җыр белән искә алырсың.
Альбом юлларына ошаган мондый тойгылап бик күп кабатлана. Сөйгәненнән аерылган кешенең ялгызлыкта туган кайгысын, сагышын бирергә омтылып,
Ялгызлыкта үткән минутларның Авырлыгын татып караган һәр кешенең уртак кайгылары, Сагышлары миндә бар алар, —
ди шагыйрь. Бу бик характерлы юллар. Шагыйрь үзен гомуми тормыштан, гомуми көрәштән аерылган итеп бирә. Аның хисләре, үзләрен тудырган җирлектән аерылганга күрә дә, алар индивидуалистик бер төс алып китәләр, сугышчы урынын иркәләнүгә теләүче шагыйрь ала. Ә бит шагыйрь Ватан сугышы солдатының эчке дөньясын, аның кешелек сыйфатларын бирүне күздә тоткан. Ләкин дөрес булмаган интонация белән бирелүе аркасында, автор теләгенә ирешә алмаган.
Илавазы булып яңгырый алмаган җыентык_ 119
«Яз килә» исемле шигырендә дә сугышчының үз сүзләре, үз хисләре юк. Ул шагыйрьнең васыяты төсле яңгырый башлый:
Язлар килер тиздән, матур язлар, Мин ул көнне әгәр күрмәсәм...
Яки:
Яшьлек гомерем сынган чәчәксымаи Өзелеп калса сугыш кырында...
Гомумән Сахаб Урайскийда «әгәр кабат күрешә алмасак», «мин үлсәм» кебек юллар еш кына очрыйлар. Ләкин алар сугышның рәхимсез чынбарлыгында туган табигый тойгылар булып, сугышчының нәфрәте белән формалашкан хисләре булып чыкмыйлар, алар сугыш турында сөйләүче кешенең ялгыз уйлануы һәм иркәләнүе булып яңгырыйлар.
Шушындый хисләрне чагылды-ручы шигырьләрнең таҗы рәвешендә «Тау кызы» тора. Бу шигырьне автор биш ел дәвамында язган (шагыйрь 1936—41 еллар датасын күрсәтеп китә), ләкин аңа карап кына совет кешесенең хисләре ачылмаганнар. Бер яклы мәхәббәтнең, тау кызы тарафыннан кабул ителгән мәхәббәтнең ялкынын сурәтләргә омтылып, автор «ташка язып бер җыр» калдыра:
«Тау гөлләре.
Гүзәл таң гөлләре, Аны зурлап сез баш иегез, — Син гүзәлне сагынып көткән җырчы Бик еракка китте, — диегез!»
Шагыйрьнең үзенә язган эпитафия-сенә ошашлы бу җырның сыйнфый табигатен билгеләү бик читен. Моңардан идея, иҗтимагый пробле-малар эзләү — мәгънәсез бер эш булыр иде. Бары авторның вакыт тойгысын югалтуы турында гына әйтергә туры килә.
Җыентыкның күпчелек өлеше мәхәббәткә багышланган. Такташ әйткәнчә, һәрбер йөрәк тарафыннан | яңартыла торган мәхәббәт темасы— зур тема, мәңгелек тема. Ләкин С. Урайский бу матур теманы баетып, аның совет кешеләренә генә хас үзлеген ачып, күркәмлеген сурәтләп бирә алмаган. Бу тема иҗтимагый югарылыкка кү-тәрелмәгән, ул ялгызлык, тормыштан аерылган төче мәхәббәткә («Тау кызы» һ. б.) яки альбомнарга языла торган флиртларга ошатып бирелгән.
Язаргамы әллә, май аеның Әкияттәге төсле кичендә, Пароходта очрашуны, сеңелем, Бик кыска бервакыт эчендә.
Язаргамы, төпсез күзләреңнең Онтылмаслык серле карашын... Ни язсам да„ барыбер, юлчы дустым, Син аерылып миннән каласың Ни язсам да миннән аерылып Син каласың Кама буенда.
Яратсам да, өзелеп сөйсәм дә мин Тик булмамын синең туеңда.
Бу юлларны шагыйрь пароходта очраган «бер кызның блокнотына» язып калдыра һәм шуңа күрә аның характеры да очраклы һәм төче чыккан, чын хисләрне, саф тойгыларны гәүдәләндерә алмаган. Шагыйрь монда да үзенең кәйсезлеген раслап китә:
Син сылуга тиңдәш була торган Нинди матур сүзләр табарга?
Яки менә, «мәңге дәрт биргән», «сихри бер төш кенә» булып калган мәхәббәткә карагыз («Сәрвиназ»). Мондагы «сугыш кырлары» дигән сүз мәсьәләне хәл итә алмый, шигырь интимлыктан чыга алмый. «Язгы хисләр», «Килдем сиңа», «Кайтуыңны көтәм», «Аерылу минутында» кебек шигырьләр, альбомнарга языла торган интим истәлекләр дәрәҗәсеннән күтәрелә алмаганнар. Аеруча «Килдем сиңа» шигыре зәгыйфь. Аның иске мә-хәббәтне яңартырга теләп, хыялында яшәгән лирик образга эндәшүләреннән бик күп мәхәббәтне сы: нап караган кешенең ялыну интонациясе ишетелә.
1942 елны язылган «Ил кызларына» исемле күп нәрсәгә өметләндерә торган шигырьне алып карыйк. Биредә шагыйрьнең киләчәккә ышанычы, «тантаналы җиңү көне» килүеннән хәбәр бирүе әйтелә. Ул анда «күкрәкләрне бизәп орден белән», данга күмелеп кайту турында яза
120 Гази Кашшаф
Һәм кызларны егетләрне каршы алырга хәзерләнергә чакыра. Шагыйрь үз бурычын шуның белән чикли. Билгеле, алдагы кавышу турында матур хыяллар кору мөмкин, ләкин поэзиянең бурычы моның белән чикләнми, шагыйрь ил кызларының иҗтимагый йөзләрен ча-гылдырырга, аларның яңа обста- новкада, сугыш елларында килеп чыккан яңа хисләрен, йөрәкләрендәге елылык бетмәгән катлауларын ачарга тиеш иде; шагыйрь аларны җиңү эшенә катнашырга чакырырга тиеш иде' Монда да халыкның матур хисләре аның хезмәтеннән, конкрет көрәшеннән аерылып бирелгәнгә, интимлык буявы каплый һәм авторның үзеннән башка кешене дулкынландыра алмый.
Тел, сурәтләү чараларының яр-лылыгын күрсәтеп торган, яки гомумән йомшак эшләнгән «Алмагачлар алма койганда», «Мәхәббәт хикәясе» кебек шигырьләргә аерым тукталуның кирәге юк. Шагыйрьнең үткән заман сыйфат фигыльләре белән поэтик образлар бирергә тырышуы бик күңелсез һәм ямьсез килеп чыккан. Гомумән, авторга поэтик лексика, метафора, троплар турында күп эшләргә кирәклеген әйтәсе килә. Шигыри юлларның музыкасы, эчке матурлыгы җитәрлек сизелми.
Безнең өскә ярсып ыргый, Ажгыра фашист — елан. Ул аяк астында кала Сытылган елансыман,
кебек, еланны елан белән чагыштыру шикелле уңышсызлыклар,
Тау буенча ялгыз каен үсә.
Күп елларга яшьтәш бу каен, шикелле дорфалыклар җыентыкта урын алганнар. Билгеле ич, каен һ. б. үсемлекләр, шулай ук кешеләр күп нәрсәгә яшьтәш була алалар, ә күп елларга яшьтәш булу мөмкин түгел.
«Яшьлегемә яз китергән көннәр», «авылыбызга яз китергән кошлар», «яшьлек язлары», «тиңсез матур-лыгы», «керсез мәхәббәт», «керсез йөрәк» һ. б. ш. сүзләрнең кабатланып килүе дә авторның шигыри образлар өстендә эшләп бетермәве турында сөйлиләр.
Сахаб Урайский үзенең иҗатын Такташ поэтик мәктәбе юлыннан үстерергә омтыла. Ул кайвакыт Такташны иҗади эшләп түгел, хәзер килеш алудан да тартынмый:
Уйларыма якты маяк иде Иркәләвең мине, сөюең;
Я әйт кызый, шулмы булды синең — Онытмамын мәңге, — диюең?!
Такташ поэзиясен иҗади үзләштерү яхшы нәрсә. Ләкин бер нәрсәне истә нык тотарга кирәк: Такташ социалистик реализм методына күчкәч, тышкы форманы эчтәлектән аерып карамады. Ул үз иҗатына иң элек политик идеяләр салырга омтылды, үзен партия эшчесе итеп күрергә тырышты, совет чынбарлыгының конкрет күренеш-ләрен, конкрет вакыйгаларын як-тыртты, совет халкының коммунизмга булган омтылышын ташып торган дәртлелек белән сурәтләде. Такташтан өйрәнгән вакытта да бу якка бик нык игътибар итәргә кирәк!
С. Урайскийның без күп кенә уңышлы әсәрләрен беләбез, ләкин бу җыентык авторның ашыгуын күрсәтеп тора. Шагыйрь иҗатын иҗтимагый мотивлар белән, бөек идеяләр белән сугаруда җиңел караган; тормыш фактларыннан типик күренешләрне бирүгә игътибар итмәгән. Аның бу шигырьләрендә совет халкының хезмәт һәч көрәшендә туган бөек хисләр, тирән фикерләрне без әле күрмибез. Шагыйрьнең тавышы «ил авазы булып» яңгырый алмаган әле! Бу авторның омтылышы—барлык укучыларның кайнар теләге булып кала! Әйе, шигырьләр ил авазы булып ишетелсеннәр! Җәйге чәчәкләр йөрәгеннән чыккан юллар да — ке-шенең күңелендәге катлаулы хисләрнең башында йөргән тирән фикерләрнең дөрес чагылышын бөркеп торырга тиеш!