Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ


И. А. ГОНЧАРОВ үлүенә 55 ел
Русның атаклы язучысы Иван Александрович Гончаров 1812 елда Сембер (хәзере Ульяновск) шәһәрендә туган һәм 1891 елда, 79 яшендә үлгән.
Гончаров Москва университетын тәмамлаганнан соң, озак еллар буенча казна хезмәтендә эшләп килә. Киң әдәбият мәйданына ул 1847 елда гына чыга. Шул елны, әле яңа гына Некрасов кулына күчкән «Современник» журналында аның беренче зур романы — «Гади вакыйга» («Обыкновенная история») басыла. Бу әсәр укучылар арасында бик зур уңыш казана. Бөек тәнкыйтьче В. Г. Белинский аңа яхшы бәя биреп үтә.
1852 елда Гончаров диңгез экс- педециясе белән җир әйләнәле сәяхәткә катнаша. Бу турыда ул соңыннан киң итеп, «Фрегат Паллада» дигән әсәрендә яза (1855—1857). Шул ук елларда Гончаров үзенең яңа романы өстендә эшли башлый. 1859 елда — «Отечественные записки» журналында аның икенче зур романы — «Обломов» басыла. Бу Гончаровның иң яхшы романы. Ул роман рус әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән бер сафта тора. Бөек тәнкыйтьче Добролюбов үзенең «Обломовщина нәрсә ул?» (1859) дигән мәшһүр мәкаләсендә романның иҗтимагый әһәмиятен тирәнтен ачып күрсәтте.
Гончаров бу романында гаять художестволы итеп, крепостник- алпавыт хуҗалыгының җимерелү процессын, дворянлыкның нигезе какшауны, аларда әхлакның бозылуын күрсәтә. Ул рус алпавытының — Обломовның — гомергә оны-тылмаслык портретын язып калдырды. В. И. Ленин һәр төрле катып калганлыкны, ялкаулыкны, бояр булдыксызлыгын рәхимсез тән-кыйтьләгәндә Обломов образын ми-салга күп тапкырлар китереп үтте.
Гончаровның «Обрыв» исемле өченче зур романы 1869 елда басылып чыкты. Бу аның соңгы зур әсәре булды. «Обрыв»тан соң Гончаров зур әсәрләр язмады, фәкать «Туган җирләрдә» дигән истәлеген һәм берничә тәнкыйть мәкаләсе генә бастырды. «Мильон сызланулар» дигән тәнкыйть мәкаләсендә ул Грибоедовның «Акыллылык бәласы» дигән комедиясе турында, «һич кайчан булмауга караганда, соң булса да яхшырак» («Лучше поздно, чем никогда») дигән тәнкыйть мәкаләсендә үз романнарына бәя бирергә тырышты.
Гончаровның язучы буларак гаять зур әһәмияте шунда, ул иҗатының чәчәк аткан елларында, үлеп барган крепостник боярлыкның киң, типик образларын гаять дәрәҗәдә зур осталык белән бирде. Ул бик зур реалистик язучы иде.
ДАНТЕ АЛИГИЕРИ
үлүенә 625 ел
Моннан 625 ел элек (1321) Ита-лиянең бөек шагыйре, итальян әдәби теленә нигез салучы, зур акыл иясе һәм политик эшлекле Данте Алигиери үлде.
Данте Алигиери 1265 елда Фло
122 Әдәби календарь
ренциядә туа. Беренче зур әсәре «Яңа тормыш» исемле лирик шигырьләр җыентыгыннан гыйбарәт. Бу әсәрендә Данте гаҗәеп бер нечкәлек һәм тирән хис белән Беатриче исемле кызга булган үзенең гүзәл мәхәббәт тарихын сөйли.
Данте шагыйрь генә түгел, ул үз заманының актив политик эшлекле- се дә була. Аның «Илаһи комедия» исемле иң зур поэмасы көрәш дәрте белән сугарылган; бу поэмада ул «теге дөнья» образларында урта гасырдагы Италияне сурәтләп, Римдагы бозыклыкларны, комсыз кешеләрне тәнкыйтьли, политик көрәш күренешләрен чагылдыра. Ул куркак җаннарга нәфрәт белән карый, үзенең ялкынлы нәфрәтен хыянәтчеләргә, сатлык җаннарга яудыра.
Урта гасыр карашлары белән әле нык бәйләнгән булса да Данте Уяну чоры әдәбиятына һәм философиясенә юл сала. Ул кешенең белеменә, энергиясенә югары бәя бирә.
Франческа да Римининың фаҗи- галы мәхәббәте турындагы атаклы эпизодта («Тамуг» әсәре) Данте урта гасыр чиркәвенең суфыйлык таләпләрен инкар итә.
Дантеның «Илаһи комедия» поэ-масы дөнья поэзиясенең иң зур һәм иң нык эшләнгән әсәрләреннән берсе булып тора. Бу поэма Карл Марксның яратып укый торган китапларыннан берсе булган. Маркс аны баштан ахрына кадәрле диярлек ядтан белгән.
Дантеның «Илаһи комедия»сен рус теленә, поэтик тәрҗемәнең иң карт һәм иң яхшы мастерларыннан берсе булган Михаил Лозинский тәрҗемә итте. Аның бу тәрҗемәсе совет матбугатында бик югары бәя алып, 1944 елда Сталин премиясе белән бүләкләнде.