Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДАЛАДАГЫ СУГЫШ

НӘФИКЪ ЯҺУДИН


Көн урталары. Август кояшы үзенең көйдергеч нурлары белән җирне, меңнәрчә снарядлар шартлавыннан сең имгәнеп, яраланып беткән карт Украина даласын, бер өзлексез кыздырып тора...
Миңлегол, акрын гына атлап, окоп әйләнәсендә йөри. Хәрби кешеләр өчен ят бер нәрсә буларак, Миңлеголның уң кулы кесәсендә, сул кулы белән билендәге киң, сары каешын кысып тоткан, шулар өстенә, аның башы түбән иелгән, яшел гимнастеркасының иң югарыдагы ике төймәсе ычкындырылган.
Навэдчик Рәхмәтулла, орудие көпшәсенә таянган килеш, Миңлеголга озак кына карап торды. Орудие командирының мондый моңсу хәлдә булуын Рәхмәтулла беренче тапкыр күрә иде. Ул, тавышына • ярым шаярту-уен төсе биреп:
— Иптәш командир, сылу кыз Хәдичәне сагындыгызмы әллә? — дип сорады.
Миңлегол аңар җавап кайтармады. Шулай ук уң кулын кесәсеннән, сулын бил каешыннан алмады. Әмма ул Рәхмәтулланың сүзләрен ишеткән иде. Ул йөрүеннән тукталып калды һәм башын кинәт кенә югары күтәрде. Ул сракка-еракка карап торды. Анда дала, җир белән күкнең кушылган шикелле булып торган урынына кадәр, тип- тигез кин бушлык иде. Шул чик- сез-кырыйсыз күренгән киң даланы иңеннән иңенә сап-сары көнбагыш чәчәкләре каплаган.
— Эх, дустым! — диде Миңлегол. — Мин тауларны, биек-биек Ирәндек тауларын сагындым!
Ул, күз карашы белән киртләч- киртләч Ирәндекнең биеклеген үл-чәгәндәй, башын һаман югарыга, һаман югарыга таба күтәрә барып
— Әнә шул мамык шикелле ап ак күпертмә болытларга тиеп торган Ирәндеккәй тауны сагындым! — дип өстәде.
— Курае да юк бит ичмасам. Уйнап җибәрсәң, эч пошуы басылыр иде, бәлкем.
Рәхмәтулла:
— Минемчә, көнбагыш сабагыннан курай ясап булса кирәк. Кая әле, берәр корырак сабакны кисеп китерим, — диде.
**
Землянкада капитан Морозов ялгыз үзе генә иде. Ул, кем беләкдер кызып-кызып сүз көрәштергәндәй, комсу балчыклы җир идән буйлап ишекле-түрле атлап йөри. Ул җитди фикерләр йөртә. Ара-ти- рә аның үз-үзе белән бәхәсләшүе чиктән аша, һәм ул тынычсызлык белән кулын селтәп куя. Шулай уйланып йөри-йөри дә, капитан яңадан өстәл янына килеп туктый. Өстәл өстендә зур гына карта җәелеп ята. Капитан, күзләре белән әнә шул картага ныклап текәл- гән килеш, шактый вакытлар хәрәкәтсез тора. Шулай уйчан кыяфәттә акрын гына борыла да, салмак акрын адымнап белән ишеккә
Даладагы сугыш
73
таба бара, тагын өстәл янына килә, тагын, картадагы һәрбер сызык һәм һәрбер ноктага игътибар итеп, бер урында уйланып кына карап тора.
Менә киң җәелеп яткан сазлык. Зур таш юл шушы сазлык аша кисеп үтә. Сазлыкның теге ягында, таш юл күпереннән чыккач та уң якта, кечкенә генә авыл. Разведканың белдерүе буенча, соңгы көннәрдә дошман танклары әнә шул авылга җыелалар. Аларның һөҗүмгә килүләре өчен бердәнбер юл — әлеге таш юл күпере. Башка урыннан сазлык аша танклар үтә алмаячаклар. Әйе, разведчикларның ныклы ышаныч белән әйтүләренә караганда, дошман танкларының бүген таңнан да калмыйча һөҗүмгә килүләре, көтелә. Башта дошманның танклар дулкыны кире кайтарылырга һәм аның пехотасының көче сындырылырга, ан-нан соң безнең кавалерия үзе һөҗүмгә күчәргә тиеш...
Капитан Морозов, картага озак кына карап торганы хәлдә, әнә шуларны — дивизион . командирының күптән түгел генә әйткәннәрен хәтерләде. Ул: «Әйе, төп мәсьәлә дошман танклары һөҗүмен юкка чыгара алу-алмауга кайтып кала»,— дип уйлады. Ахыр килеп, землянканың тышкы ягындагы ординарецына:
— Лейтенант Харисовны минем янга!—дип боерды. Ишек артында ординарецның җавап сүзләре һәм землянкадан ераклаша барган аяк тавышы ишетелде.
Батарея командирына озак көтәргә туры килмәде. Берничә минуттан, рөхсәт сорап, ишек шакылдады. Капитан һаман да өстәл янында басып тора иде. Ул, башын тиз генә ишеккә таба борып һәм сул кулы белән чәчен артка сыйпап,
— Рәхим итегез! — диде.
Ишектән озын буйлы таза гына яшь егет килеп керде. Аның фуражкасын күтәреп торган бөдрә кара чәче, чалбар балакларындагы кызыл лампаслары, шома итек кунычына аяк атлаган саен тиеп-тиеи ала торгаң кылыч кынысы — болар барсы да егеткә килешеп торалар иде. Ул?
— Иптәш капитан! Сезнең чакы-руыгыз буенча, беренче взводның командиры лейтенант Харисов! — дип белдерде.
— Яхшы, утырыгыз!
Капитан Харисовка өстәл яныннан урын күрсәтте. Ләкин, Морозов үзе утырмагач, Харисов та утырырга уңайсызланып калды. Алар икесе дә өстәл янында басып торган килеш сөйләштеләр.
Капитан Морозов:
— Иртәгә дошманның көчле танклар һөжүме көтелә... — диде.
Бу әле капитанның төп мәсьәләгә кереш ясавы гына. Ул Харисовны дошманның булачак һөжүме турында белдерү өчен генә чакырмаган, әлбәттә. Харисов моны яхшы аңлый һәм командирның төп мәсьәлә турында сөйли башлавын тыныч кына көтә. Капитан Морозов урындыкка утырды. Харисовның да утыруын сорады.
— Гаять җаваплы аерым бурыч үтәү өчен, безнең батареядан иң булдыклы бер расчетны билгеләргә кирәк, — диде. — Монда, картага, карагыз! Менә көнбагыш сабаклары арасында без, кавалерия дивизиясе, торабыз. Бездән өч чакрым алда- рак алдынгы сызык — анда пехота урнашкан... Аерым бурыч йөкләнәчәк расчет, үзебезнең пехотаны узып, менә бу таш юл күперенә якын ук урнашырга тиеш. Бу—сул яктан. Уң яктай да шундый ук хәл оештырыла: анда кырык биш миллиметрлы ике орудие куелачак...
Капитан, аз гына тукталып тор-ганнан СОҢ:
— Уйлап карагыз, лейтенант! Сез-нең взводтан шундый җаваплы бу-рычны үти алырлык расчет табылыпмы икән? — дип сорады.
Харисов шунда ук җавап кайтарды:
— Иптәш капитан! Миндә теләсә нинди җаваплы бурычларны да үти алырлык орудие расчеты бар.
— Мәсәлән?
_________ ____ ____________________________________________________ bL_ Яһудин
— Старшина Арсланов расчеты.
Капитанның көнгә пешкән кара- кучкыл йөзенә алсу кан йөгерде. Ул, мәгънәле генә итеп елмаеп куйды да:
— Шулай. Үзем дә Арсланов рас-четын әйтерсез дип уйлаган идем, — Диде.
— Ни өчен алай дисез, иптәш капитан? Бу расчет сез йөкләячәк бурычны үтәү өчен яраксызмы әллә?
— Яраксыз дип әйтүем түгел. Ләкин...
Капитан Морозов кинәт кенә х рыныннан кузгалып китте һәм зем-лянканың җир идәне буенча арлы- бирле йөри башлады. Харисов: «Бу нинди хәл? Миңлегол Арсланов расчетына карата шундый шик-шөб- һәдә булырга мөмкинме соң? Бернәрсә дә аңламыйм», — дип уйлады. Капитан Морозов исә, идән буенча арлы-бирле йөргәне хәлдә: «Әйе, безнең кешеләрнең кайсысын гына алып карасаң да, бик яхшылар. Кешеләр бик тә яхшылар безнең, — дип фикер йөртә иде. — Менә шуны аңлый һәм белә торып, яхшылар арасыннан, тагын да яхшырак булганнарын сайлап алырга һәм, аларны, ачыктан-ачык күренеп торган үлем куркынычы астына ташларга туры килә. Ләкин, нишлисең бит, максатка ирешү өчен, бары тик шулай гына эшләргә мөмкин. Бүгенге көннең бурычлары бездән шуны таләп итә. Әйе, моны бездән сөекле ватаныбызның бүгенге хәл- әхвәле таләп итә... Ватан, сөекле һәм изге Ватан!..»
Бу сүз, «Ватан» сүзе, капитан Морозовның йөрәгенә ныклык ур-наштырды. Ул, ничектер чуалыбрак торган уйларының какшамас тоткасын табып, эләктереп алгандай, ышанычлы һәм кискен тавыш белән:
— Димәк, шулай хәл иттек. Орудие командиры Арслановны монда чакырыгыз, — диде.
Капитан үзенә мөрәҗәгать итеп сөйли башлауга, Харисов утырган җиреннән сикереп торды һәм бөтен гәүдәсе белән тартылып куйды.
Капитанның сүзләре беткәч тә, уң кулын каш өстеиә кадәр күтәреп,
— Есть, иптәш капитан! Орудие командиры Арслановны монда ча-кыртырга, — дип җавап кайтарды. — Китәргә рөхсәт итегез?
— Рөхсәт.
**
• *
Рәхмәтулла, сайлап йөри торгач, картаеп китә башлаган көнбагыш сабагын тапты, һәм аны кисеп Миңлеголга китереп бирде. Курай ясау эше белән Миңлегол үзе шөгыльләнде. Ул, көнбагыш сабагының яхшы гына урыныннан җиде ярым тотам озынлыкта кисеп алды да, сабакның эчен шомпол белән чистартты. Аңар биш тишек ясады: өстән дүрт тишек, астан берәү. Ләкин курай көткәнчә яхшы булып чыкмады. Аны тәмам корыганга кадәр киптерергә кирәк иде. Шулай да, Миңлегол аңардан берничә көйне уйнап карады. Башта, моңсу гына уйга бирелеп, Ашказар көен, аннан соң, дәртләнеп-дәртләнеп, озак кына-вакыт төрле-төрле кыска көйләрне уйнады. Ярсып-ярсып уйный торгач, курайның килешеп җитмәгән урыннары да онытылдылар һәм сизелмәс булып калдылар. Миңлегол, йөрәкне бер өзлексез җилкендереп тора торган кыска көйдән, кинәт кенә бер озын көйгә күчеп, сагышлы курай тавышы йөрәк кылларын телгәләп-телгәләп үтәрдәй оста итеп уйный башлады.
Курай моңы Рәхмәтулланың иң нечкә тойгыларын кузгатты. Ул башта тын гына уйланып утырды. Аннан соң, Миңлегол кыска көйдән кинәт кенә озынга күчеп уйный башлагач, курай тавышына кушылып, акрын гына җырларга кереште:
Ирәндеккәй тауның, әй, башына, Исемемне яздым ташына...
Миңлегол үзе курай уйный, үзе, авыз кырые белән генә елмая төшеп, җырга кушыла иде.
— Старшина Арсланов! Батарея командиры янына! — дигән тавыш ерактан яңгырап ишетелде.
Даладагы сугыш
75
Миңлегол утырган җиреннән кинәт кенә сикереп торды. Бил каешын кысып, гимнастерка итәген тарткалый-төзәткәли:
— Син, дустым, мондагы эшләрне караштыргалап куй. Егетләрне уят — җитәр, яхшы ял иттеләр. Хәзер барсы да орудие янында булсыннар. Орудиенең тузан-фәлә- нен сөрткәләп, снарядларны тагын бер мәртәбә барлап куегыз. Атлар эчерелгән булсын, — диде. Аның киң ялпак бите бүртеп, кара-кучкыл йөзенә куе кызыллык йөгерде. Сул күз кабагының нәкъ өстендәге зур йөнтәс кара миңе, куе киң кара кашын күтәреп, калтыранып куйды. Ул, Рәхмәтуллага якын ук килеп һәм аның бил каешыннан ТОТЫП:
— Берәр ашыгыч хәл булырга кирәк — әзер торыгыз! — диде.
Рәхмәтулла, шундый ук акрын тавыш белән, ләкин кемгәдер үпкәләгән шикеллерәк итеп,
— Нинди ашыгыч хәл булыр икән соң? Безнең дивизия ялга •чыга дип әйтәләр иде бит әле? — дип куйды.
Рәхмәтулланың шулай җитди һәм балаларча үпкәчел кыяфәте Миңлегол өчен кызык тоелды. Ул, үзен- үзе тота алмыйча, кычкырып көлеп җибәрде дә:
— Әй, дустым, кайда ул ял! Фашист кабахәтне җир йөзеннән юк итмичә торып, нинди ял булсын инде ул! Безнең өчен хәзер сугышырга да сугышырга! Көненә бер генә немецны үтерсәң дә, күңел күтәрелеп китә, дәртләнеп йөрисең.
Рәхмәтулла да, бу темага сүзне куерта төшеп, тагын нәрсәләрдер әйтмәкче булды, — «әйе, һәрбер не-мецны үтергән саен җиңү һәм азатлык көне якыная бара, илебезнең сулышы киңәя — менә шуңардан безнең дә күңелләр шатлана, йөрәкләр дәртләнеп тибә!» — дип тә өстәмәкче иде. Ләкин Миңлегол артык аны тыңлап тора алмады. Миңлегөлга тизрәк батарея командиры янына барырга кирәк иде... Ул, үзен чакырып ишетелгән тавыш ягына таба борылды да, траншея эченнән йөгерә-атлый көнбагыш са-бакларына капланып, шунда ук күздән югалды.
**
I Я:
Төн кыска булганлыктан, көндездән үк кайбер чаралар күрелеп куелырга тиеш иде. Дивизион, көнбагыш сабакларына каплана-кап- лана һәм һәрбер орудие аерым- аерым хәрәкәт итеп, кичкә кадәр алдагы солы басуы кырыена -күчеп өлгерде. Солы басуының теге ягында кечкенә генә куаклык кисәге бар икән. Кайбер орудиеләр көнбагыш һәм солы басуы кырыена, кайберләре әнә шул куаклык арасында урнашырга тиешләр иде. Моннан инде алдынгы сызык ерак түгел. Әнә уң яктагы таш юл, әнә таш юл күперенең аргы ягындагы кечкенә генә авыл — ул һичбер бинокльсез дә күренеп тора. Дошман танклары әнә шул авылга тупланганнар...
Миңлеголның орудие расчеты, пехотаның әлеге куаклык артына урнашкан алдынгы һәм аңардан да арырак булган сазлык-уйсулыкны узып, солы басуы уртасындагы бәләкәй генә калкулыкка урнашырга тиеш иде... Арсланов һәм аның сугышчылары беренче бурычны — дошманга сиздермичә генә барып, аның борыны астына ук урнашу бурычын — уңышлы үтәделәр. Төн урталарында алар орудие өчен дә, шулай ук үзләре өчен дә окоп казып, солы арасындагы бәләкәй генә калкулыкның бу як итәгенә урнашып өлгерделәр. Атлар өчен окоп казырга кирәк булмады. Атларны алдынгы сызыкның теге ягында, куаклык арасында калдырганнар һәм орудиене үзләре сөйрәп китергәннәр иде. Миңлеголның орудие расчетына ярдәмче көч итеп беркетелгән пулеметчылар да, үзләре өчен орудиедән егерме метрлар читтәрәк окоп казып, билгеләнгән вакыт эчендә эшләрен бетерделәр.
Эш беткәч тә тупчылар окоп эченә — орудие әйләнәсенә җыелдылар. Алар тәмам арганнар һәм
76 Н. Яһудин
Миңлеголның яңа боерыгын көтәләр иде. Миңлегол аларны озак көттермәде. Рәхмәтуллага якын ук барып,
— Дустым, ике савыт консерва- ны ачыгыз да, тамакланып алырга кирәк булыр. — диде.
Миңлеголның боерыгы шунда ук җиренә җиткерелде. Араларында иң яшь егет Андреев, кесәсеннән сөяк саплы кара пәкесен чыгарып, Рәх-мәтулла китергән консерва савытларын тиз-тиз генә ача башлады. Миңлеәхметов та аңардан ким ачыкмаган иде. Ләкин ул Торопов- ның башы Андреевка таба борылуын күреп калды. Яшь егетнең шулай сабырсыз кыланмы картка ошамады булса кирәк. Тороповның йөзен ачык күрмәсә дә, мондый чакларда аның ризасызлык белдереп карый торган гадәте барлыгын Миңлеәхметов яхшы белә иде Шунлыктан. һәрбер хәрәкәте белән үзенең сабыр табигатьле кеше булуын күрсәтергә тырышып, Миңлеәхметов кынысыннан озын финкасын чыгарды һәм ашыкмыйча гына ипи телемнәргә кереште.
Миңлеголның уң ягында Рәхмә-тулла. сул ягында Торопов утыоа иде. Миңлегол, беләкләреннән ипле генә итеп тотты да, аларны үзенә таба тартып куйды. Аннан сон. та- бындагыларның һәммәсенә дә мөрә-җәгать итеп,
— Бурыч билгеле, иптәшләр, ка-батлап тормыйм! — диде. — Безнең орудие расчетына бөтен дивизия игътибар итәчәк. Кавалерия һөҗүменең уңышы безгә аерата бәйләнгән. Бүген дә, иптәшләр, без үзебезне башка вакыттагыча нык тотарга тиешбез: соныннан искә алганда, бер дан итеп сөйләрлек булсын.
Миңлегол ашамый утыра иде. Рәхмәтулла, ипи кисәге өстенә консерва якты да, аны Миңлеголга сузды. Миңлегол ипи кисәген кулына алды һәм, бу юлы кубрәк Рәхмәтуллага карап, сүзен дәвам итте:
— Менә бу инде, дустым, Күси ташына язып калдыру ише генә булмаячак. Бу — киң сугыш кырына утлы корыч белән язылган дан, мәңгелек дала даны булачак.
Берәр минут тын гына утырдылар. Барсы да ашап-тукланып алганнар иде. Тынлыкны яңадан Миңлегол бозды:
— Хәзер инде, иптәшләр, теләсәгез — ятып, теләсәгез — утырып, ял итеп алыгыз, йоклау өчен бер сәгать вакыт бирәм.
Рәхмәтулла:
— Ә каравыл мәсьәләсе? — дип сорады.
— Каравылда хәзер пулеметчы-лардан ике кеше тора. Шуның өстенә, мин үзем дә йокламаячакмын.
— йптәш командир! — диде То-ропов. — Сезгә ял итеп алырга кирәк. Сез үткән төн дә дежур тордыгыз һәм көндезен дә ял итмәдегез. Ә мин, сез курайлар ясап йөргән вакытта, йоклап, ял итеп алдым. Иптәш командир, сакта торырга миңа рөхсәт итегез!
Миңлегол, сул кулы белән кинәт кенә билен капшап, көндез көнбагыш сабагыннан ясаган кураен барлап куйды. Курай үз урынында һәм ул ватылмаган иде әле.
Тупчылар орудие әйләнәсенә яки снаряд ящикларына аркалары белән сөялеп утырган килеш, барсы бер кешедәй, шул ук минутта йокыга киттеләр. Игнат Торопов, дошман урнашкан авылга таба текәлеп һәм игътибар белән тыңлап, орудие- янында сакта торды.
Тирән тынлык. Яңа гына казылган җирдән, окоп эчендә ял итүчеләрнең йөзләренә салкын гына дым бәрелде.
Миңлегол аркасы белән орудие- тәгәрмәченә сөялеп утырган. Ул Рәхмәтулланың акрын гына мыш- лап йоклавын, сакта торучы Тороповның аяк алыштыргалап куюын ишетә. Аның күзләренә һич тә йокы керми. Аның йөрәге тынгысызлык белән ярсып тибә. Аның уйлары бу тар окоп эченә генә сыеп кала алмыйлар. Аның уйлары берничә
Даладагы сугыш
77
сәгатьтән соң башланып китәчәк каты сугыш вакыйгаларын күз алдына китереп бастыралар. Аның уйлары, яшен кызулыгы белән моннан меңнәрчә чакрым ераклыкка китеп, Башкортстан илендәге Куш- түбә авылына кадәр барып җитәләр. Аның уйлары, кинәт кенә йомшак ак мамыкка әверелеп, әнә шул Куштүбә авылында эштән соң ял итеп яткан гүзәл кыз Хәдичәнең чәчләреннән сыйпаган кебек булалар.
Шулай уйланып утыра торгач, Миңлегол йокымсырап китә, һәм ул төшендә сөекле Хәдичәсен — сылу башкорт кызын күрә. Әнә, ул, куе кара чәч толымнарын җилкәсенә җәеп-сүтеп салган да, кайгылы башын түбән иеп, Ирәндек тавына менеп бара...
Миңлегол, имештер, кыя ташның артына яшеренеп тора. Ул, көтмәгәннән кинәт кенә йөгереп чыгып, Хәдичәне шатландырырга тели. Ләкин... сакта торучы Торопов Миңлеголны шинель җиңеннән тартып уята... Торопов, Миңлеголның колагына кадәр иелеп,
— Иптәш командир, безнең ору- диегә таба кемнәрдер киләләр! — дип пышылдый...
Миңлегол акрын гына тора башлый. Ул кузгалуга Рәхмәтулла да уяна. Миңлегол, бер кулы белән Рәхмәтулланың, икенче кулы белән Тороповның беләгеннән кысып тотып, аларга баскан урыннарында тып-тын калырга ишарә .итә. Үзе бер адым алга атлый һәм җентекләп күзәтергә керешә.
Аксыл болыт артына яшеренгән айның сыек яктысы Миңлеголга әйләнә-тирәне яхшылап күзәтергә мөмкинлек бирә. Миңлеголның үткен күзләренә, зур таш юлның бу ягында, ниндидер кара күләгәләр барлыгы күренә. Ул күләгәләр, солы арасына кереп, берәм-берәм югала торалар. Алар гаять зур саклык белән эш итәләр. Ләкин ара-тирә генә булса да,' солылар калтыранып-селкенгәләп куялар. Шуңар карап, күләгәләрнең Миңлегол орудиесенә таба килүләрен анык билгеләргә мөмкин иде.
Миңлегол, Тороповның беләген кыса төшеп,
— Мин егерме биш күләгә санадым, — диде.
Торопов:
— Сезгә кадәр унау үтте, — дип белдерде.
— Димәк, утыз биш, — диде Миңлегол. — Боларның немецлар булулары турында, әлбәттә, шик булырга мөмкин түгел. Дуслар алай килмиләр.
Рәхмәтулла, бик сак кына тавыш белән:
— Сазлык аша күпер салучы үзебезнең саперлар булмасын, — дип куйды.
Торопов:
— Булмаска кирәк. Болар таш юл күпере ягыннан чыктылар, ә үзләре туп-туры безгә таба хәрәкәт итәләр, — диде.
— Дөрес, — диде Миңлегол, — болар безнең саперларга һич тә ошамыйлар.
Миңлеголның расчеты аерым кө-чәйтелгән расчет булып, аның ка-рамагында бер кул пулеметы, бер станоклы пулемет бар. Миңлегол яшеренеп килгән дошман солдатларын үз көче белән генә дә юк итүенә ышана. Ләкин аның орудиесенә һәм кешеләренә, дошманның танклары күренгәнгә кадәр, үзләренең монда булуларын ничек тә белдермәскә кирәк иде.
Миңлегол, аз гына уйлап торгач, ашыгыч карар кабул итте: Рәхмәтуллага барлык сугышчыларны да уятырга кушты. Ничектер телефон аша сөйләшергә аның күңеле тартмады. Тороповның колагына нәрсәләрдер пышылдады, һәм аны артка, куаклык арасында урнашкан взвод командирына җибәрде. Аңар:
— Кара аны, ялгышуың мөмкин, телефон чыбыгыннан бер тотам да аерылма — чыбык буенча бар, — дип кисәтте. — Башка юнәлештән китсәң, үзебезнең алдынгы сызыктан үтә алмассың: алар безнең тугрыда белми торганнардыр әле.
78
♦ * &
Миңлегол үзенең ничек хәрәкәт итәргә теләвен Торопов артыннан әйтеп җибәргән иде. Взвод һәм батарея командирлары аның белән килешкәннәр икән. Шуның өстенә, ул тирәдә саперлар булмавын Миңлеголның исенә төшергәннәр. Торопс-вка ияреп, орудие расчетына ярдәм өчен бирелгән алты сугышчы да килде. Озакламый артта, көнбагыш һәм солы басуы кырыенда калган орудиеләрдән, кинәт кенә көчле ут ачылды. Саран айның булыр-булмас барлык яктылыгын үзенә суырып торгандай агарып яткан зур таш юл белән Миңлегол орудиесе арасында, утлы- ялкынлы буран, дөресрәге, кайнар чуеннан торган калын ут стенасы хасыйл булды; ул стена/ Миңлегол орудиесенә якыннан гына башланып, акрын-акрын гына дошман ягына таба авыша һәм күчә барды.
Миңлегол:
— Пулеметчылар, әзер булыгыз! — дип боерды. Үзегездән ун метр ераклыктан башлап, таш юлга кадәр — ут!
Кул пулеметыннан һәм станоклы пулеметтан көчле ут ачылды. Миң-легол, Рәхмәтулланы үз янына чакырды да:
— Торопов, Андреев һәм пуле-метчылар синең белән монда калалар. Димәк, син үзең наводчик, үзең орудие командиры! Сәгатеңә кара! Без китеп ике минут узганнан соң, пулемет уты тукталырга тиеш, һәм орудие белән пулеметлар тирәсендә һичбер хәрәкәт булмасын, — диде. — Калганнар, ун кеше, минем белән, киттек!
Рәхмәтулла нәрсәдер әйтмәкче булды. Ләкин Миңлегол аңар сөйләргә ирек бирмәде. Ул Рәхмәтулланың нәрсә әйтергә теләвен алдан ук сизә иде. Ул, кулы белән Рәхмәтулланың авызын каплап,
— Авызыңны да ачма, наводчик орудие янында булырга тиеш! — диде. — Мондый операцияләргә бару орудие командирының бурычы.
Миңлегол белән барачак солдат
______________________________ Н. Я Һу дин лар һәммәсе дә граната һәм автоматлар белән коралланганнар иде. Миңлегол, аларны тигез өч төркемгә бүлде дә, һәр төркем эченнән берәрсен башлык итеп билгеләде. Алар алдында торган бурыч-ны аңлатып,
— Фашистлар төркеме безнең орудиегә якын ук килеп җитте. Аларның безне күргән булулары мөмкин. Шунлыктан фашистларның, берсе дә кире китәргә тиеш түгел, — диде.
Алар, мүкәли-мүкәли, солы арасына кереп югалдылар.
Ике минут үтте. Рәхмәтулла, пулемет утын туктатырга һәм пулеметчыларның үзләренә яшеренергә кушып, боерык бирде. Куаклык арасындагы орудиеләр исә, бер генә дә дошман солдаты исән кала алмаслык ут стенасы ясап, һаман аталар иде. Ә монда якында гына, өзек-өзек очередьлар белән автоматтан атулар һәм граната шартлаулары көчәеп китте. Ара-тирә берәр яралы немец ямьсез ачы тавыш белән кычкырып җибәрә...
Рәхмәтулла, окоп эчендә утырганы хәлдә, боларның барсын да игътибар белән тыңлый. Ул Миңлеголның әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтә. Ул: «Ничек болай килеп чыкты соң әле? Нишләп соң әле моның бер дә очы-кырые күренми?» — дип борчыла. Аңар бу вакыйга бик озак, әйтерсең лә, берничә көннән бирле шулай дәвам итә кебек тоела иде.
Орудие атуларын туктатырга кушып, солы арасыннан бер-бер артлы ике яшел ракета күтәрелде. Бу сигналны Миңлегол яки, әгәр дә аңа берәр хәл була калса, аның беренче ярдәмчесе Беляев бирергә тиеш иде... Рәхмәтулла: «Нәрсә булып бетте икән инде? Ракета сигналын кем бирде икән?» — дип күңеленә китерде...
Озакламый Миңлегол әйләнеп тә кайтты һәм туры окоп эченә — ору- I дие янына төште. Рәхмәтулла аның кайтуына ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырап, азрак кына карап торды да, Миңлеголны ко
Даладагы сугыш
79
чаклап алды. Учы белән аның маң-гаендагы тир тамчыларын сөртә- сөртә:
— Ә калган иптәшләрнең хәлләре ничек? — дип сорады.
Миңлегол тиз генә җавап кай-тармады. Аның кашлары төелгән, чырае сытык иде. Рәхмәтулла, Миңлегол әйтмәсә дә, эшнең бик үк яхшыдан түгеллеген аңлый иде инде. Тик күпме иптәш һәлак булган һәм кемнәр алар? — Рәхмәтулланың әнә шуны тизрәк беләсе килә иде.
Миңлегол, Рәхмәтулланың түзем-сезлек белән көтүенә җавап итеп,
— Барабанов, Миңлеәхметов һәм Базаров иптәшләр корбан булдылар. Өч иптәш яраланды. Калганнар — корбан булган иптәшләрнең гәүдәләрен артка алып чыгып киттеләр, — диде. — Аннан безнең янга берәү дә килмәячәк. Димәк, орудие янында без дүртәү калабыз. Пулеметчылар белән — тугыз. Ләкин сугышчан бурыч ничек тә үтә-лергә тиеш!..
Миңлегол сөйләвеннән кинәт кенә тукталып һәм янында утырган Тороповның тезенә кулын салып,
— Сез күпме күләгә санаган идегез әле? — дип сорады.
— Ун күләгә, иптәш командир!
— Ун да, егерме биш — утыз биш күләгә. Без анда нәкъ утыз биш үләксә, утыз биш фашист үләксәсе санадык. Менә монысы яхшы булды. Димәк, безнең орудие дошман өчен һаман да билгесез булып кала.
I л .
Иртәнге дымсу салкынча һава. Җирне сулкылдатып килгән дошман танкларының тавышы ерактан ук ишетелә башлады. Озакламый танклар үзләре дә күренделәр. Немецлар кулындагы авылдан чыккан танклар, кинәт кенә уңга борылып, таш юлга төштеләр дә, бер-бер артлы кызулап бара бирделәр.
Дошман танкларының килүен Миңлегол пулеметчылар янындагы зур таш артыннан карап ятты. Алар якынлашкан ; саен, Миңлеголның ялпак йөзе башта куе кара көйде, аннан соң, колак яфракларына кадәр, (уттай кызарды. Сул күз кабагы өстендә кабарып торган зур йөнтәс кара миңе селкенгәләп- калтыранып куйды. Уң һәм сул колаклары янында, шулай ук яңагында булган кечкенә-кечкенә миң-нәре исә, үзләреннән-үзләре бүртеп киткәндәй булдылар.
Ләкин Миңлегол үзен-үзе кулга алырга тырышты. Ул, аскы иренен тешләре арасына кысып, орудиедән ут ачу өчен боерык бирмичә тыелып ятты. Әйе, дошман танклары алдан билгеләнгән урынга килеп җиткәнгә кадәр, ничек тә түзәргә кирәк иде.
Рәхмәтулла, Миңлеголның кушуы буенча, орудиесен таш юлга таба турылап һәм аны броня ватучы снаряд белән корып куйган иде. Дошман танклары, чыннан да алар көткәнчә, орудиегә яннары белән килеп чыктылар. Хәлнең шулай үзләре алдан уйлаганча булып чыгуы егетләрнең куанычын арттырды. Аларның күңелләре күтәрелде һәм үз-үзләренә ышанычлары тагын да ныгый төште.
Миңлеголга шушы торган уры-ныннан гына да боерыклар бирергә мөмкин иде. Ул таш юлдан килгән дошман танкларына тагын бер мәртәбә карап алды да:
— ... ут! — дип боерды.
Рәхмәтулла шунда ук атып җибәрде. Бөр якка янтая төшеп, дошман танкысы тукталып калды. Танк өстендә килгән немец солдатлары ашыга-ашыга сикерешеп төштеләр һәм юл буендагы солы эченә кача башладылар. Танк башнясы Миңлегол орудиесенә таба борылды һәм аңардан бер-бер артлы снарядлар оча башладылар...
Андреев, чираттагы снарядны ку-лына тоткан хәлдә, үзеннән снаряд сорауларын көтеп кенә тора иде. Торопов кинәт кенә әйләнеп карауга, Андреев кулындагы снаряд шунда ук аның кулына күчте, һәм ул орудиене тиз-тиз генә корып та өлгерде. Рәхмәтулла орудиене таш
80 Н. Яһудин
юлдан килгән икенче танкка төбәп атты. Ләкин танк гаять дәрәҗәдә кызу килә иде. Бу атуда Рәхмәтулла аңар тидерә алмады. Алар ору- днене тагы кора башладылар... Шул арада, теге кызу килгән танк, юл уртасында тукталып калган беренче танкның артына ук килеп җитте. Рәхмәтулла, шул тирәдә монысы да бару тизлеген киметә төшәр, бәлки, дип өмет иткән иде. Ләкин ул көткәннең киресе булып чыкты. Немец танкисты үзеннән алда гына һәлакәткә очраган танкның хәлен’ күргән һәм үзенә бер уй-плаи корып килгән икән. Ул әлеге тукталып калган танкның янына килеп җиткәч тә, тагын да кызурак хәрәкәт белән ашкынып алга омтылды. Рәхмәтулла аңар атарга да, атмаска да белмичә аптырап калгандай булды. Миңлегол нәкъ шул вакыт:
— Ут! — дип боерды.
Рәхмәтулла, гадәттә, орудиене шнурдан тартып ата иде; ә бу юлы исә, ату тоткасына нинди тизлек белән ябышуын һәм аны таргып җибәрүен, атылган уңайга бик нык артка этәрелгән орудиедән сакланып, шул үк секунд эчендә үзенең читкә тайпылуын сизми дә калды. Рәхмәтулла яңадан орудие янына килеп караган вакытта, дошман танкысыннан кап-кара сөрем баганасы күтәрелгән; ул танкның башнясы каядыр кубарып ташланган; танк эчендәге снаряд һәм патроннар өзлексез шартлап — атылып торалар иде... Таш күпердә дошманның тагын биш танкысы күренде. Алар үзләре генә түгел. Алар белән бергә дошманның пехотасы да кузгалган. Пехотачы сол-датларның кайсылары танкларга сыенганнар, кайберләре арттан ияреп киләләр. Танклар пехотадан аерылмас өчен, акрын гына хәрәкәт итәләр; алар, юл буендагы вак- вак куаклыкларга һәм солы араларына, өзек-өзек кенә пулемет очереды биргәләп алалар. Танклар артыннан, куе томан шикеллерәк булып, соргылт тузан болыты күтәрелә. Тегендә дә, монда да янган танкларның төтеннәре кушылып, тузан болытын тагын да зурайта һәм куерта төшәләр. Дошман пехотасы әнә шул болытларга капланып килә. Миңлегол, күзләре бик үткен булуга карамастан, дошман солдатларының күпме булырга тиешлеген һич тә чамалый алмый. Ул бинокльдән карарга керешә...
Танклар һаман якыная баралар. Алар пулеметтан атуларын тагын да ешайталар, юлның ике ягына да снарядлар яудыра башлыйлар. Алар аткан снарядлар Миңлегол орудие- сенә я килеп җитмиләр, яки орудиедән читкәрәк, шундагы иңкел эченә үк, төшеп шартлыйлар.
Миңлегол, бу юлы инде орудие ягына таба борылып карап,
— Дустым, осколочныйлар да әзер булсын! — диде.
Ләкин Рәхмәтулла бу юлы да җавап кайтармады. Игътибар бе- ләнрәк карагач, Миңлегол аның яраланган булуын күреп алды. Торопов Рәхмәтулланың күкрәгенә марля чорный, Андреев ялгызы гына снаряд китереп һәм орудиене корып азаплана иде. Миңлеголга күзәтү урыныннан китәргә һәм орудие янына барырга мөмкин түгел. Ул чиксез бер борчылу белән:
— Дустым, нәрсә булды сиңа? — дип сорады.
Рәхмәтулла тизрәк аны тыныч-ландырырга тырышып һәм, күкрәген кулы белән кыса төшеп:
— Булды, иптәш командир, барысы да әзер! — диде.
— Хәлең ничек?
— Артык әллә нәрсә юк. Бер саташкан пуля күкрәкне азрак кына тырнап үтте...
Миңлегол, Рәхмәтулланың ярасы шактый авыр булуын, аның хәлсез-ләнеп калган юаш тавышыннан ук аңлый иде. Ләкин башкача һичбер чара юк: кешеләр гаять аз... Алар, тәмам хәлсезләнеп аяктан егылганга кадәр, орудие янында үз ц бурычларын үтәргә тиешләр. Бу — һәммәсе өчен дә аңлаешлы. Ә бо- лай, күңел өчен генә дип, нәрсә булса да әйтү — Рәхмәтулланың хәтерен калдыруы мөмкин иде.
6 „с. ә.- № 9
Даладагы сугыш _____________________ _
.Миңлегол, тышкы яктан, Рәхмә-тулланың үз хәле турында әйткән сүзләренә ышанган кебек булды. Ул, яңадан таш юл ягына таба борылып, дошман танкларының хәрәкәтен күзәтүне дәвам итте. Алар, җир тетрәтеп һәм тузан тузгытып, таш юлда янып торган баягы танклар янына килеп тә җиткәннәр иде инде; менә, әүвәлге шикелле үк орудиеләрдән ата-ата, теге янып торган танкларны әйләнеп тә уза башладылар. Аларның дүртесе янып торган танкларның аргы ягыннан, берсе — Миңлегол орудиесе ягыннан уза башлады. Бу танкларнын юлдан чыгулары һәм солы арасына таралып китүләре — коточкыч авыр хәлләрнең башлануы дигән сүз; шунлыктан, моңар ничек тә ирек куймаска кирәк иде.
Миңлегол, барлык игътибарын туплап, дошман танкысының һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. Менә, танк уңга борылды; менә, кинәт кенә кызу хәрәкәт ясап, юл буендагы канауны үтә башлады. Миңлегол, нәкъ менә шушы моментны ычкындырырга һич тә ярамый, дигән мәгънәне аңлатырлык дулкынлы тавыш белән:
— ... Ут! — диде.
Рәхмәтулла атып җибәрде. Алгы өлеше канаудан чыккан вакытта гына, урталай сыгыла төшеп, танк тукталып калды...
Юлның сул ягында безнекеләр кырык биш миллиметрлы орудие- ләрдән һәм танкка каршы мылтык-лардан ата башладылар... Уң якта дошманның өч танкысы сафтан чы-гарылды. Зарарланып калган дүртенче танк янып торган танклардан ун метрлар чамасы узып киткәч тә, кискен кызу хәрәкәт белән юлга чыкты. Инде сулга борылам, таш юл буйлап китеп барам, дигәндә генә, әнә шул әйтеп бетергесез аз тукталыш моментын файдаланып, Рәхмәтулла бу танкка да туры төбәп атты, һәм танк шунда ук яна башлады...
Дошман өчен һич тә көтелмәгән бер хәл туды. Миңлеголның орудие расчеты, дошман уена да китермәгән урыннан һәм гаять җитез хәрәкәт итеп, немецларның бу юнәлештән ясаган танклар һөҗүмен өзү дәрәҗәсенә китереп җиткерде. Дошман, үзенең төп игътибарын, шушы орудие расчетын җир йөзеннән юк итүгә юнәлдерде. Дошманның пехотасы һәм танклардан төшкән десанты, автомат һәм гра-наталар белән коралланган солдатлар, Миңлегол орудиесенә таба килә башладылар.
Миңлегол:
— Ишбулатов! Осколочный белән!.. — дип кычкырды. — Орудие- дән ут алып баруны сезнең карамакка калдырам...
Бер төркем немец солдаты, таш юлның бу ягындагы иңкүлектән узып, орудиегә тәмам якынлашып калды. Алар, орудие тирәсендәге- ләрнең танклар белән мавыгуларын күреп булса кирәк, һичбер саклану чарасын күрмичә, аяк үрә баскан хәлдә йөгерә-йөгерә киләләр. Аларның муеннарына автоматлар асылган, граната тоткан куллары алга сузылган яки югары күтәрелгәннәр. Рәхмәтулла аларга кинәттән генә осколочный снаряд белән атты. Снаряд немецларның нәкъ уртасына төшеп шартлады. Немецлар җиргә егылдылар. Аларның кайберләре үлеп, кайберләре яраланып, кайберләре куркудан һәм саклану өчен ауганнар иде. Рәхмәтулла аларга тын алырга да ирек бирмәде: осколочный снаряд белән коендырып торды. Ләкин немецларны моның белән дә туктатып калырлык түгел иде. Аларның бер төркеме җиргә авып кала, алары артыннан икенче төркемнәре килеп керәләр һәм алга омтылалар. Алар мүкәләп тә, шуышып та, ара-тирә йөгергә- ләп тә киләләр. Шуның өстенә, таш юлдан дошманның танклары бер өзлексез үтеп торалар. Рәхмәтулла, немец пехотасы хәрәкәтсез генә ятып торырга мәҗбүр булган араларда, юл буендагы танкларга да аткалап ала... Шулай да берничә танк алга таба үтеп китә. Миңлеголның орудие расчеты ярым ка-малу хәлендә кала башлый...
82 H. Яһуди!
Миңлегол тар гына тирән чокыр эченнән иелә-иелә йөгереп, яңадан пулеметчылар яткан зур соргылт ташка таба китте. Ул пулеметчылар янына барып җитәргә бер ике адым ара калу белән:
— Станоклы пулемет, тыңла! — диде. — Фашистлар беренче ариен- тирга килеп җитүгә ут ачыгыз!
Ул инде пулеметчылар янына барып та житте. Андагы зур ташка ышыкланып кына карап алды да:
— Икенче ориентир, кул пулеме-тыннан — ут! — диде.
Кул пулеметыннан ут ачылды, шул ук вакытта, станоклы пулемет та телгә килде...
Автоматчы солдатлар белән дә алдыра алмагач, Миңлегол расчетына каршы дошман башка чаралар күрергә кереште.
Озакламый дошманның снаряд һәм миналары ява башладылар. Немец снарядлары орудиенең барлык әйләнә-тирәсендә шартлыйлар иде*, пулеметчылар янында, орудие- дән ерак түгел генә урыннарда, сугыш кирәк-яраклары тутырылган чокыр-казылмалар янында... Корыч китекләре исә, морҗа башында уйнаган кышкы ачы җил шикелле ажгырып яңгыр урынына коеп торалар иде.
Менә бер снаряд пулеметчылар яшеренгән ташның аргы як кырыена төшеп шартлады. Ташның бу ягына сыенган пулеметчылар ул снарядның зәһәрле ачуынан сакланып кала алдылар. Әмма шуннан соң икенче снаряд станоклы пулеметның нәкъ өстенә килеп төште. Пулемет та, аның янындагы пулеметчы егетләр дә, исәпсез-хисапсыз корыч китекләре белән бергә буталып, шул ук секундта юкка чыктылар. Миңлегол станоклы пулеметтан читтәрәк ята иде. Бу урыннан пулеметчыларга да, орудиегә дә бер тигез дәрәҗәдә диярлек якын бу-лып, Миңлеголга боерыклар бирү өчен бик тә җайлы иде. Миңлегол, шушы тар гына чокырга яшеренеп, күренеп торган һәлакәттән сакланып кала алды.
Пулеметчылар, кирәк булганда пу-леметтан ату өстенә, сугыш кырын күзәтү һәм күргән-белгәннәрен Миң-леголга хәбәр итеп тору хезмәтен дә башкаралар иде. Алар, еш кына, бу гарасат мәйданында Миңлегол күреп өлгермәгән хәлләрне аңар белдереп тордылар. Ә хәзер, пулеметчылар һәлак булганнан сон, сугыш кырын күзәтү эше шактый катлауланды. Сугыш кырын мөмкин кадәр тулырак күзәтергә, орудиенең ут көчен әһәмиятле нокталарга гына юнәлдерергә кирәк иде. Моның өчен бердәнбер уңайлы урын — әлеге зур таш яны. Миңлегол, ярым мүкәләгән хәлдә берничә мәртәбә сикерде дә, зур таш янына барып җитте һәм яңа гына хасыйл булган снаряд казылмасына төшеп урнашты.
Ул шунда ук орудиегә игътибар итте: бу вакытта орудие атудан тукталган, Рәхмәтулла уң кулы белән орудие көпшәсенә таянып тора, аның сул кулы күкрәген нык кына кысып учлаган... Миңлегол орудие тирәсендәгеләргә ишеттерергә ты-рышып:
— Сакланыгыз! — дип кычкырды. Кулын югарыдан түбәнгә кискен генә селтәп, окопларга яшеренү кирәклеген күрсәтте. Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. Якында гына снаряд шартлады, һәм зур балчык кисәге Миңлеголның башына сугылды. Миңлегол, кызганыч бер кыяфәттә авызын зур итеп ачкан хәлдә, тезләнеп утырган килеш кул-лары белән җиргә таянды да, шунда ук йөзе белән җиргә ауды. Нәкъ шул ук вакытта, кул яссуы кадәр чуен китеге Рәхмәтулланың башын өзеп китте... Андреев орудиегә таба снаряд китерә иде. Ул снарядны коручы Торопов янынача китереп җиткерә алмады. Аның терсәгенә зур гына корыч китеге бик каты сугылды, һәм кулындагы снаряды ычкынып китте. Андреев әрнүле ачы тавыш белән кычкырып җибәр- , мәс өчен, аскы иренен тешләре ара- ' сына кысты да, окоп төбенә — әле генә үзе күтәреп килгән снаряд янына чүкте...
Миңлегол боларны күрә алмады.
i —...«. - —-w •* >i д */• * ~—г~тт г_1~и —rue J i штат j- im nnrT-T.u N ~~пин Hi—HI r‘i !■■■ WI~I~H~I ■■ №izn ка i ■_ «
Даладагысугыш S3
Ул, әлеге зур соргылт таш янында йөзе белән җиргә капланып ауган килеш, балчык-ком астына күмелеп калды, һәм байтак вакытлар аңына килә амыйча шунда ятты.
Әйе, Миңлегол байтак вакытлар аңына килә алмады. Ул шулай яткан арада, сугыш кырында күп кенә хәлләр булып алды. Башта, Миңлеголның орудие расчетына ярдәм итеп, капитан Морозов ба- тареясы үзенең барлык орудиелә- реннән атып торды. Алар Миңлегол орудиесеиә бер генә дошман танкысын да җибәрмәделәр. Ләкин соңрак, Миңлегол орудиесен кулга төшерү теләге белән, дошманның җәяүле солдатлары бер-бер артлы агылып килә башладылар, Боларын снаряд көче белән генә туктатып калырга һич тә мөмкин түгел иде. Монда инде, автомат һәм пулемет-лардан атып, пехотачы кызылар-меецлар да ярдәмгә килделәр. Шул арада көчле генә һава сугышы да булды... Бу сугышларда дошманның тәмам хәлсезләнүе сизелгәч, пехотачы кызылармеецлар һөҗүмгә күчтеләр, һәм алар шактый гына алга киттеләр... Ләкин берничә минуттан соң хәлләр яңадан үзгәрде. Дошман сугышка һич тә көтелмәгәндә, күп санд& өстәмә танклар кертте, резервта торган барлык солдатлары шул танклар артыннан куа башладылар...
Кызылармеецлар киредән үзләренең элекке урыннарына чигенделәр...
Лейтенант. Харисов Миңлегол орудиесе расчетының хәлен белү һәм аңар ярдәм оештыру теләге белән, бер-бер артлы өч кеше җибәргән иде. Аларның баштагы икесе, дошман пулясыннан авыр яраланып, орудие янына барып та җитә алмыйча корбан булдылар. Өченче кызылармеец, орудие янына барып һәм андагы хәлләрне күреп кайтты да, Миңлегол җитәкчелегендәге орудие расчетының тулысы белән һәлак булуы турында белдерде. Моны ишеткәч, Харисовта икенче бер фикер туды. Ул, тагын берничә кеше җибәреп, Миңлегол орудиесеннән атып торуны яңадан оештырырга уйлаган иде. Моңйр капитан Морозов та рөхсәт итте. Ләкин тиздән, пехота һөҗүм итеп дошманны куа киткәч, артиллерия' дивизионы тулысы, белән алар артыннан күчәргә җыена башладьи Харисов взводы нәкъ Миңлегол орудиесе расчеты биләгән калкулыкка барып урнашырга тиеш иде. Ә менә хәзер, пехота көтмәгәннән генә чигенеп куйгач, хәлләр бөтенләй үзгәрде. Харисовның баягы уйлары да юкка чыктылар. Хәзер аларның орудие расчетларына аерым бурычлар йөкләнелде. Аларга дошман танкларын ничек тә аЛһа җибәрмәскә кушылды. Шуңар күрә мондагы орудиеләр яныннан бёр генә кеше дә артмый иде.
Тупчылар гаять кызу эшкә ке-рештеләр. Алар немец танкларыма таш юл күпереннән чыгарга, хәт!в Миңлегол орудиесе урнашкан кал-кулык турыннан да азрак кына үтә төшәргә ирек бирәләр, шуннан соң кинәт кенә өермәле ут ачалар дК дошман танкларын бер-бер артлы кырып торалар. Шулай да хәзер бер уңайсызрак хәл бар иде: Миңлеголның орудие расчеты эшләмә1 гәч, дошман танклары пехотага якын ук киләләр, тезмә арасына үтүләре дә мөмкин... Әйе, Д1йңле- гол орудие расчетының теге калкулыктан атып торуы гаять зур уңай1 лыклар тудырып торган икән. Моны хәзер, барлык командир һәм су-гышчылар да, аерата сизә башладылар. Миңлеголның орудие рас; четын юксыну торган саен көчәя генә барды.
Әмма Миңлегол бөтенләй үк һә- ләк булмаган иде әле. Ул, шактый озак яткач, акрын гына кузгалып, балчык-ком астыннан чыга башлады. Ул — куллары белән башТа җиргә, аннан соң әлеге зур саргылт ташка таяна-таяна күтәрелә башлады. Аның бөтен тәне авырта, барлык сөяк-санаклары сызлыйлар иде.
Ләкин Миңлегол үзенең бу авыр- ту-сызлануларын тиз онытты. Әйләнә-тирәдәге күренешләр^ энә бе
лән чәнечкәләп-чәнечкәләп алгандай, Миңлеголның йөрәген әрнеттеләр: аның сугышчан дусларыннан бер генә исән калучы да күренми иде. Аның әйләнәсендә кан белән кушылып укмашкан кисәк-кисәк балчыклар, өзгәләнеп беткән кеше аяк куллары яталар. Шул ук вакытта, таш күпер янындагы әлеге янган танкларны кырыйдан үтеп, дошман танклары үрмәләп киләләр. Юлның теге ягындагы кырык биш миллиметрлы орудиеләр дә бәхет- сезлеккә очраганнар булса кирәк. Аларның да тавыш-тыннары ишетелми. Ә дошман танклары һич тә тартынмыйлар, һичбер саклану чарасын күрмиләр иде. Бу хәл Миңлеголның дошманга булган нәфрәтен арттырды. Аңар кайдандыр яңа көч, яңа энергия өстәлгәндәй булды.
Миңлегол, хәлнең ничек торуын аңлатып, иң элек телефон аша штабка хәбәр итәргә теләде. Ләкин ул моны эшли алмады, снаярд-ми- на китекләре белән телефон аппараты теткәләнеп беткән, телефон чыбыгы бөтенләй күренми дә иде. Миңлегол үзен ерак утрауда ялгыз калгандай сизде. Әмма ул, моңар карап кына дошманга каршы хәрәкәт итүдән тукталып калырга һич тә җыенмады.
Ул, гаять нык авырткан аяклары белән акрынлап аксаклый-аксаклый тар һәм тирән чокыр эченнән орудие янына барды. Орудие өстендәге балчыкларны тиз-тиз генә алып ташлап, аның уң якка кыйшаеп ауган көпшәсен таш юлга таба борды. Ашыга-ашыга снаряд ящикларын барлый башлады. Окоп төбенә күмелеп, барлыгы биш снаряд калган икән. Миңлегол аларның өчесен орудие янына китереп куйды. Тагын бер мәртәбә орудие- не барлап, күз йөртеп чыкты. Орудие артык зарарланмаган һәм аңардан атарга мөмкин иде әле.
Дошманның алты танкысы, Миң-легол турыннан узып, аңардан шак-тый артта булган куаклар тәцгеле- нә якынлашты. Рәхмәтулла яндырган танклар һаман да төтенләп яталар иде. Яңадан дүрт танк бу корыч үләксәләрен кырыйлап уза
_Ң-_Яһудин
башлады. Миңлегол бу ун танкны шулай тыныч кына үткәреп җибәрергә булды. Ул: «Миндә болай да снаряд күп түгел. Үземне ачамын, ә файдасы аз булыр», — дип уйлады. Нәкъ шул вакыт, куаклык арасындагы орудиеләрдән ут-ялкын өермәсе күтәрелде. Дошманның таш юлдан кузгалып барган танклары башта төрле якларга таралып китәргә мәҗбүр булдылар. Ләкин, таралып өлгергәнгә кадәр үк берничә танк сафтан чыгарылган иде инде. Калганнары да ерак бара алмадылар. Алары да берәм-берәм тукталып калдылар һәм яна баш-ладылар.
Миңлегол, шатлыгыннан акылын югалта язып,
— Яшәгез, иптәшләр! Әһә, менә шулай, менә шулай кирәк! — дип кычкырды. Аңар, куаклык арасындагы орудиеләрдән аткан иптәшләре, Миңлеголның һәрбер хәрәкәтен күреп, аның һәрбер сүзен ишетеп торалар кебек тоела иде. Шу- ңардан, Миңлегол үзенең хәлен җиңеләеп киткәндәй итеп сизде.
Ул орудиесен әлеге янган танк-ларны яңа гына узып килгән ике танкка каратып турылады, һәм аларның алданрак барганына төбәп, атып та җибәрде. Ләкин тидерә алмады. Орудиене тиз генә корып, тагын шул ук алдан барган танкка төбәп атты. Бу юлы дошман танкы тукталып калды. Миңлегол өченче снарядны корып атты, шуның белән арттанрак килгән икенче танк та кинәт кенә тынды һәм яна башлады...
Миңлегол тиз-тиз барып дүртенче снарядны алып килгән һәм орудие корган арада, бөтенләй көтелмәгән яктан дошман танкы килеп чыкты. Миңлегол орудие көпшәсен ашыга- ашыга сулга борып, шул ук секунд эчендә диярлек, атып та җибәрде. Танк шунда ук тукталды. Миңлегол, куана-куана барып, бишенче снарядны китереп корды. Ләкин шул вакыт ул яңа гына тукталган танкның кузгала башлачзын, акрын- зкрын гына үзенә таба борылуын күрен өлгерде. Танк ватылмаган, ул карау һәм күзәтү өчен генә тук*
Даладагы сугыш
85
талган икән. Танк түбәсендәге зур авыр көпшә, салмак кына кузгалып, Миңлеголга төбәлә иде. Бер генә секунд! Миңлеголның язмышын бары тик бер секунд, шул гаять кыска вакыт хәл кылачак иде...
Ләкин, әйтерсеңлә, ниндидер яшертен һәм серле көчләр, гаять ашыгыч рәвештә, Миңлеголга ярдәм кулын суздылар, — дошман танкыннан кинәт кенә кара сөрем баганасы күтәрелде. Миңлегол әйләнә-тирәне игътибар белән күзәтергә һәм бу соңгы танкның нинди көч, кемнең ярдәме белән шулай көтмәгәннән яна башлавын аңларга да өлгермәде, бу танкның арт ягыннан тагын бер кечкенә генә танк килеп чыкты. Ул, җиңел генә сикергәләп, чиксез кызу килә иде. Миңлегол, корып куелган соңгы снаряд белән йомгак уриына бө-терелеп килгән шушы танкка төбәп атты. Снарядның барып тиюе булды, әлеге кечкенә генә танк, ташка бәрелгән уенчык туп шикелле сикереп, өске ягы белән җиргә капланды һәм ут-ялкын эчендә калды...
Бу танкка үзенең шулай тиз һәм оста тидерә алуына Миңлегол күңеленнән ышанып та җитә алмый иде. Монда да баягы серле хәлнең бәйләнеше бардыр кебек тоела иде аңар. Шуның өстенә әнә тегендә, запас снарядлар саклау өчен казылган чокыр эчендә, кемдер, тиз генә күтәрелгән һәм шунда ук ки-редән үз урнына яшеренгән- кебек күренеп калды. Бая да, нәкъ әнә шул урында, Миңлеголның күзләренә бер шәүлә чалынып үткәндәй булган иде.
Дошман танкистлары яна башлаган танкларын ташлап чыктылар. Алар, танкның кара сөремле куе төтененә яшеренеп, Миңлеголга таба килә башладылар.
Боларга каршы көрәшү өчен, Миңлеголның берничә патроны, ав-томаты һәм бер граната — «лимонкалы бар иде. Миңлегол, окоп эченнән мүкәләп, снарядлар өчен казылган чокырга таба — үзенә ташлану теләге белән килгән фашистларга каршы китте. Менә шунда ул үзенә ярдәм итеп торган әлеге «серле көч»нең чын мәгънәсен дә аңлый алды.
Монда, бик тирән итеп казылган чокыр эчендә, Миңлеголның иң-иң. якын дусларыннан берсе Торопов ята иде. Аның башы яраланган икән — каскасыз һәм пилоткасыз калган башы ап-ак марля белән калын итеп чорнап бәйләнгән. Миңлегол гаҗәпсенү һәм шатлыктан кычкырып җибәрә язды, тик ул моны булдыра алмады, әлеге немец, танкистлары төтен эченнән килеп чыктылар. Миңлеголның игътибары шунда ук аларга юнәлде.
Алдан борыолы дүрт немец килә иде. Алар төтенгә тончыгып, күзләрен угалап торган арада, Миңлегол автоматтан озын гына бер очередь бирде: шуның белән алдан килгән дүрт немец кырып салынды Калган өч немецка Миңлегол исләрен җыеп өлгерергә дә ирек бирмәде. Алар өстенә үзенең актык гранатасын ташлады. Әмма бу граната немецларның берсен генә аяктан ега алды.
Аларның калган икесе, граната шартлаган вакытта җиргә яттылар да, яңадан торып, туп-туры Миңлеголга таба йөгерә башладылар. Берсе алданрак, икенчесе, тегесеннән кыскарак гәүдәле булганы, аз гына арттанрак килә иде. Алдан килгәне үзенең таза һәм озын кулларын Миңлеголга таба сузган. Ул, Миңлеголның бугазына батыру теләге белән, бармакларын тырма тешләре шикелле итеп тырбайткан. Аңар ату өчен Миңлеголның беп генә патроны да калмаган иде.
Менә немец окоп кырыена ук килеп җитте. Ул, озын гәүдәсенең барлык авырлыгы белән, Миңлеголның өстенә ташланды. Ләкин үл үзенең шыксыз бармакларын Миңлеголның бугазына батыоа алмый калды. Бу юлы да Миңлеголга Торопов ярдәмгә килде. Торопов автоматтан бары тик бер генә патрон атты, әлеге Миңлеголга таш-ланган озын немец, кинәт кенә авып китте дә, бөгәрләнеп окоп төбенә^
Н. Яһудин
төште. Миңлегол, немец үләксәсе астында калмас өчен, тиз генә читкә тайпылып өлгерде.
Арттан килгән икенче немец үзен- үзе траншея эченә егылып төшү һәлакәтеннән тотып калу яки гәүдәсен Миңлегол авышкан якка таба юнәлтү хәлендә түгел иде инде. Ул, йөзе белән окоп кырыена капланды да, үзеннән алдагы немецның үләксәсе өстенә барып төште. Миңлегол бу немецка шунда ук ташланмады. Ул тәмам арган һәм, немец белән бугазга-бугаз килеп алышу өчен үзен гаять хәлсез сизә, шуның өстенә, аның автоматы теге озын немецның астына басылып калган иде.
Миңлегол дошманның кузгалып тора башлаган моментын көтеп тбрды. /Менә немец сакланып кына күтәрелә башлады. Миңлегол, булган кадәр барлык куәтен җыеп, кинәт кенә немецка таба ташланды һәм, башындагы корыч каскасының түбәсе белән, аның ияк астына ка- -ы итеп сукты. Чыркылдаган та- зыш ишетелде. Немец, салмак кына лртка чайкалып, яңадан ауды.
Л
Бөтен әйләнә-тирә тып-тын булып әверелгәндәй бер хәл туды. Миңлегол, әнә шул тынлык эчендә чайка- ла-чайкала атлап, Торопов янына таба бара башлады. Торопов Миңлеголдан өч-дүрт адым гына ераклыкта иде. Менә ул — Миңлеголны набат-кабат үлемнән коткарган һәм аңар дәрт, күңел күтәренкелеге биреп торган кеше! Миңлегол аның яяына килеп тә җитте. Тик, үзенең бдрлык уй һәм өметенең киресе буларак, Миңлегол Тороповны күкрәгенә кысып кочаклый, анар үзенең чиксез КУП рәхмәт сүзләрен ■әйтә алмады. Миңлегол аның янына килгән вакытта, Торопов һичбер хәрәкәтсез ята иде. Ул, йөзе белән җиргә капланган да, сул кулындагы автоматын күкрәгенә кысып, уң кулы белән башын кочаклаган, аякларын кин генә итеп җәеп җибәргән.
Миңлегол аның янына — окоп эченә тезләнеп утырды. Сакланып кына аның җилкәсеннән кочаклады. Мондый чын дусларча булган мөнәсәбәткә җавап итеп, Торопов акрын гына ыңгырашып һәм аякларын кыймылдатып куйды. Әйтерсең лә: «Юк әле, туганкаем, үлмәдем әле мин! Яшим, һаман да яшим әле мин!» — дип әйтергә тели иде ул.
Миңлегол нәкъ шул вакыт, кинәт кенә Рәхмәтулла белән Андреевны хәтерләде. Ул, дөньяда яшәүнең тәмен һәм ләззәтен хәзер тагын да яхшырак аңлап, бәхетле яшәүне саклап калу юлында корбан булган дуслары өчен, чиктән тыш газапланып борчылды. Әгәр дә тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, То- роповның да һәлак булуы мөмкин. Әйе, Миңлеголга хәзер Тороповта булган кан агуны тизрәк туктату чарасын күрергә кирәк иде.
Миңлеголның үз пакеты тотыл-маган иде әле. Ул, үз пакетыннан марля алып, Тороповның беләкләрендә һәм кул аркаларында булган яраларын бәйләргә кереште: аның башына чорналган марлясын мөмкин кадәр яхшырак итеп төзәткә- ләп куйды. Билендәге флягасын ашыга-ашыга чишеп алды да, аңардан Тороповка су эчертә башлады*. Торопов башта суны ике генә мәртәбә, аны да аз-азлап кына йотты. Аннан соң, алып китә күрмәсеннәр тагын, дигәндәй итеп, фляганың башын тешләре арасына кысты да йотлыга-йотлыга эчәргә кереште. Ләкин су ярты флягадан да азрак иде. Торопов ул суның барысын да эчеп бетерде, шулай да аның сусыны басылмый калды...
Су эчкәч, Тороповка бераз хәл кергәндәй булды. Ләкин үзе генә йөри алырлык түгел иде әле ул. Миңлегол аңар урыныннан кузгалырга ярдәм итте. Саклык белән генә култыклап һәм траншея кырыена таянып туктала-туктала, аны орудие янына кадәр алып барды. Тороповка бераз ял итеп алырга кирәк иде. Миңлегол аңар орудие урнашкан зур окоп эчендә ипләп
Даладагы
сугыш
Ь7
кенә ятарга булышты, һәм, ватык снаряд ящигын китереп, аның баш астына салды.
Бу вакытта кояш шактый югары күтәрелгән, ул инде нык кына кыздыра башлаган иде. Миңлегол, иреннәре тәмам кибеп, торган саен ныграк сусый һәм хәлсезләнә барды. Ләкин ул бирешмәскә тырышты. Ул, кулларын артка куеп һәм аякларын азрак җәя төшеп, талчыккан күзләре белән як-ягына ка- рангалап торды. Башта ул якын тирәдән су эзләгән шикеллерәк итеп карый башлады, ә соңыннан аның игътибары бөтенләй башка нәрсәләргә күчте.
Әнә, яңадан өч йөз метрлар ерак-лыкта гына, свастикалы фашист самолеты һәм дошманның ике тан- кысы пыскып кына төтенләп яталар. Самолетның һавадан янып төшүен Миңлегол күрми калды, ә танклар турында ул ачык хәтерли иде. Теге зур танкны, граната ташлап, Торопов яндырды, менә бу кечкенәсен исә, Миңлегол орудие- дән атып чәнчелдерде. Әнә, әлеге таш юл өстендә, Ирәндек түбәсеннән тәгәрәп-тәгәрәп төшкән зур-зур ташлар шикелле, дошманның утызлап танкысы хәрәкәтсез ята. Алар- ныц икесен Миңлегол, уннан артыгын Рәхмәтулла яндырды... Бу танк үләксәләренә карагач та, Миңлегол тагын Рәхмәтулла дустын исенә төшерде, һәм чиксез бер йөрәк әрнүе белән:
-- Рәхмәтулла, дустым, Рәхмә-тулла!— дип кычкырып җибәрде...
Кайдадыр атышлар дәвам итә. Кайдадыр, еракта-еракта шикелле булып, «ура» авазлары яңгырыйлар. Кайдадыр якында, менә монда гына* танклар гүлиләр. Снаряд һәм миналар шартлавы ишетелә.
Тагын, кинәт кенә, бөтен дөнья тынып калгандай тоела.
Шул ук минут эчендә диярлек, тынлык яңадан бозыла, ләкин бу юлы инде атыш тавышлары ишетелми. Бу юлы инде, кайдадыр, биск-биек күктә шикелле, әтәч кычкыруы, этләрнең өрүе, сыерлар мөцгсрәвс ишетелгәндәй була,
Миңлегол, кайда барганын, нәрсә эшләгәнен дә белмичә, орудие әйләнәсендә йөри башлый. Шул чак аңар Рәхмәтулланың дусларча ягымлы гына тавышы ишетелгәндәй була:
— Әмма үлгәннең соңында кү-мелмичә аунап ятсаң...
Миңлегол, куллары белән башын тотып һәм аңына килергә тырышып, байтак вакытлар хәрәкәтсез генә торды. Аннан соң, барын бер чокырга тутырып күмү теләге белән, иптәшләренең калдыкларын җыя башлады...
Миңлегол аларның һәммәсен дә гаять зур снаряд чокырына җыеп өйде. Шушы өем янына утырып, аның озын гына моңлы көйгә курай уйныйсы һәм җырлап җибәрәсе килә иде.
Ләкин җырларга аның хәле юк иде. Ә курай турында!.. Курай турында ул шунда ук онытты. Чән- чеп-чәнчеп аның башы авырта. Ул, көчсезләнгән аякларына басып тора алмыйча, чайкалып китте дә, куллары белән башын тотып торды. Бу вакытта ул бер нәрсәне, бары тик бер нәрсәне генә аңында саклый:
— Орудиене ташлап китәргә яра-мый.
Ул, бер генә адым алга атлады да, орудие көпшәсенә күкрәге белән капланып, башын беләкләре өс- тенә салды...
* ■ **
— Кавалерия! Ватан өчен алга! — дигән көчле калын тавыш * яңгырады. Ул тавышны тезмә буенча барлык эскадрон командирлары күтәреп алдылар:
— Ватан өчен, алга!
Атлы сугышчылар, җир астыннан кинәт кенә бәреп калыккан шикелле, көнбагыш араларыннан чыгып алга ябырылдылар. Аларның кулларындагы үткен кылычлар югары күтәрелгәннәр. Бу кылычларда дошманга ачу һәм нәфрәт очкыннары ялтырыйлар. Бу меңнәрчә кылычлар, тоташ бер диңгез дудт
8S Н. Яһуди»
кыны шикелле, һавада өзлексез селкенгәләп, янап баралар:
— Ватан өчен!
Беренче атлы лар Миңлегол белән Торопов яныннан узып киттеләр. Бу орудие яныннан үткән вакытта, атлы сугышчыларның гәүдәләре тагын да турылана төшә, кылычлары тагын да югарырак күтәреләләр. Алар бу орудиенең һөҗүмгә юл ачуда күрсәткән тиңсез хезмәтләрен аңлыйлар.
Бу орудие яныннан атлылар үтеп беткәнгә кадәр «Ура!» авазлары яңгырап торды.
Калын гәүдәле һәм киң күкрәкле рус егете. Миңлегол белән Торопов яныннан үткән вакытта, кылычын һавада болгап алды да:
— Молодцы, туганнар! — диде.
Аның белән янәшә үк татар егете Сәлимгәрәй бара иде. Ул, ак бәкәлле җирән атының ике як кабыргасын ялтыравык шпорлары белән кытыклап, җил кебек узып барышлый кычкырып җибәрде:
— Миңлегол! Рәхмәт, туган!
Атлы сугышчылар шулай узып тордылар. Аларның күбесе Миңле-голга таныш егетләр, ике ел буенча бер кавалерия корпусында, хәтта бер үк дивизиядә хезмәт иткән якын иптәшләр иде.
1945 Г4б ел .