БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕ ЯШИ
Гыйльми көтепханәнең фольклор әдәбияты шүрлегендә, башка бик күп китаплар арасында, кечкенә генә бер бәет китабы саклана. Ул китап моннан кырык еллар элек Казанда басылган. Еллар үтү белән бергә аның битләре саргайган, гарәп хәрефләре белән басылган юллары үзенең ачыклыгын югалткан, ләкин аның эчтәлеге безнең һәркайсыбызның да хәтерендә он- тылмаслык булып яши. Ул бәетне безнең, балачагыбызда, йомшак күңелле әбиләребездән, аналары- быздан һәм канлы сугышларда кат-нашкан өлкән агаларыбыздан бик куп мәртәбәләр ишеткәнебез бар.
Ул бәет:
«Тугыз йөздә дүртенчедә Сугышырга башладык, Сугышка дип хәбәр алгач. Вольный киемнв ташладык»,
дип башлана. 1904-5 нче елларда булып үткән, халкыбыз күңелендә бик авыр, күңелсез истәлек булып калган Рус — Япон сугышы турындагы бәет ул. Халыкның билгесез шагыйрьләре бу сугыш турында бик күп бәетләр, җырлар иҗат иткәннәр. Шул бәетләр белән алар рус армиясе солдатының ба-вырлыгын, аның чыдамлыгын, аның Ватанына турылылыгын әдәби образлар аша тасвирлаганнар. Бу бәетләр, җырлар белән алар гади солдат батырлыгын халык күңелендә мәңгеләштереп калдырганнар. Чыннан да, ул сугышта Россия солдатлары һәм офицерлары бөтен дөньяны таңга калдырырлык батырлыклар күрсәттеләр.
Моннан кырык ике ел элек, 9 нчы февральгә каршы төндә, империа-листик Япония һич тә көтмәгәндә^ алдап игълан итмичә торып, Россиягә каршы җинаятьчел рәвештә сугыш башлады. Япония беренче адымы белән үк үзенең ерткыч,, кабахәт һәм бертөрле сугыш кагыйдәләре белән дә хисаплашмаучы намуссыз дошман икәнен күрсәтте.
Мәкерле дошманның беренче ударларын Ватаныбыздан бик еракта булган, аз санлы Порт-Артур гарнизоны каршылады. Японнар, Россиянең сугышка хәзер түгелле-геннән һәм үзләренең бик зур көч туплауларыннан файдаланып, бу рус крепостен бик тиз генә басып алмакчы булганнар иде. Ләкин алар анда рус армиясенең таш кыядай ныклыгына, чамасыз батырлыгына очрадылар. Порт-Артурның ялангач кыяларында тарихта булмаган каты сугышлар башланып китте.
Диңгездән һәм коры җирдән бө-тенләй камалып алынган Порт- Артурда 328 көн, 328 төн каты һәм тигезсез сугыш дәвам итте. Биек тау, Зур Кара кош оясы дип аталып йөртелә торган кыя таулар өстендә, фортларда һәм башка ныгытмалар өстендә снарядлар төн- көн өзлексез ярылып торды. Рус солдатлары бу корыч өермәсе эчендә әкияттәге батырлардай сугыштылар, алар, җир шарының нинди генә ноктасында басып то-руларына карамастан, Ватан алдында биргән антларына мәңге турылыклы икәнлекләрен һәм аның намусы, аның даны өчен иң соңгы
Ватырлар_даны мәңге яшм гулышларына кадәр сугышканлык- ларын күрсәттеләр. Алар дошманның бер-бер артлы ясаган атакаларын баһадирларча кире кайтардылар. Аларны үлемнән башка бернәрсә дә, дошман көченең, зурлыгы да, аның давыллы уты да, яралану да урыннарыннан кузгата алмады.
Соңгы кырык ел эчендә рус мат-бугатында Порт-Артурның героик оборонасы турында бик күп тарихи документлар, мәкаләләр, тикшере-нүләр, аерым китаплар һәм андагы сугышларда турыдан-туры катна-шучыларның күп кенә истәлекләре басылып чыкты. Ул әсәрләрнең һәркайсы да Россиядә яшәүче күп милләтле халыклардан төзелгән рус армиясе солдатларының һәм офи-церларының чамасыз батырлыклары турында сөйлиләр.
Менә шул батырлыклардан берничә мисал.*
Порт-Артур гарнизонындагы «Страшный» миноносецына ачык диңгездә японнарның уналты мино-носецы һөҗүм итә. Рус корабле, ике көч арасында шундый зур аерма булуга карамастан, тигезсез сугышка керешә. Моряклар бу сугышның корабльләр сугышы гына булмавын, ә бәлки рус армиясенең гүзәл хәрби традициясен саклау өчен барган изге сугыш булганын бик ачык аңлыйлар. Сан белән түгел, ә осталык, сәләтлелек һәм батырлык белән җиңү традициясе ул! «Страшный» моряклары бу традицияне соңгы сулышларына кадәр исләрендә тоталар һәм, аңа турылыклы булып, батырларча һәлак булалар. Миноносецның һәр кешесе соңгы мөмкинлеккә кадәр сугыша. Менә бик күп урыннан зарарланган корабль батуга таба бара, ләкин әле аякларында басып тора алган моряклар дошманга каршылык күрсәтүләрендә дәвам итәләр. Өлкән офицер лейтенант Малеев иң соңгы минутына кадәр орудие яныннан китми һәм төз атып, японнарның бер миноносецын батыра. Бераздан мина аппаратына дошман снаряды тия, корабльдә бик каты шартлау хасыйл була.
ill
Мина аппараты расчеты члены Дмитриевның башы өзелә, һәм баш. түбәнгә таба, Малеев янына тәгәрәп килә. Корабль язмышы өчен иң дәһшәтле минутта офицер Малеев. Дмитриевның башын кулына ала һәм аны үбеп, югары күтәрә:
— Дустыбызның бу канлы башы дошманнан үч алуны таләп итә, үч алуны! — ди.
Батып бара торган корабльнең су-гышчылары яңадан орудиеләре янына ташланалар.
Корабль инде су астына күмелеп бара. Малеевка саклану кругы китерәләр, ләкин ул аны матрос Большаковка бирә һәм үзе миноносец белән бергә су төбенә китә.
Корабль бата, аның сугышчылары һәлак була, ләкин алар җиңелеп түгел, ә җиңеп һәлак булалар. Алар үзләренең үлемнәре белән дә рус халкының дошманнан һәрвакытта да өстен торганлыгын күрсәтеп үләләр.
«Стерегущий» миноносецы мо-ряклары да шундый ук шашкын ба-тырлыкны кабатлыйлар. Каты сугышта корабльнең барлык матрослары һәм офицерлары диярлек һәлак булалар. Корабль дошман кулына эләгергә тиеш була. Ләкин моряк вөҗданы рус корабленең дошман кулына бирелүенә һич тә риза була алмый. Алар корабльнең японнар кулына эләгүенә караганда, диңгез төбенә китүен, ә үзләренең, исән калып, пленга бирелү-ләренә караганда, намуслы үлемне артыграк саныйлар. Федя һәм Вася исемле ике матрос (аларның фа-милияләре билгеле түгел), трюмга төшеп, кингстоннарны ачалар һәм корабльне батыралар.
Легендар «Варяг» миноносецы моряклары күрсәткән батырлыкларда. шулай ук, һич тә онытылачак түгел.
Россия халыкларының турылыклы уллары, безнең аталарыбыз һәм бабаларыбыз, менә шулай сугыштылар, үз илләренең данын, ’ аның намусын менә шулай сакладылап.
Порт-Артур гарнизонының яр буе- моряклары да һәм андагы пехота
112 Афзал Шамоз
да бу батырлыкларны бнк күн төрле мисаллар белән кабатладылар. Алар японнарның. Порт-Артур крепостена кат-кат ясаган штурмнарын кире кайтару өчен кеше кулыннан килә торган барлык мөмкинлекләрне эшләделәр. Алар дошман солдатларын якыннан, бөтенләй төбәп диярлек, п\ шкалардан кырдылар, утлы керосин белән яндырдылар, сугыш припаслары беткәч, «ура» кычкырып, бердәм саф белән штык сугышына ташландылар, хәтта алар дошманны кыру өчен кыя ташларыннан да файдаландылар һәм самурайларның атакаларын кире кайтардылар.
. Бу сугышларда катнашучылар дошман атакаларын кайтару сә-гатьләрендә күп кенә яралыларның сугыш кырыннан китүдән баш тартулары, ә госпитальдә дәваланып ятучы яралылардан кайберлә- ренең. һичбер нәрсәгә карамастан, качып чыгып, үз иптәшләре янына барып басулары һәм яңадан сугышка керешүләре турында бик күп мисаллар китерделәр.
Бу сугышларда рус матрослары, солдатлары һәм офицерлары дошманга каршылык күрсәтүдә яңа- дан-яиа чаралар эзләп табалар, тимер чыбык киртәләргә электр тогы жибәрәләр. консерва банкаларыннан гранаталар ясыйлар. Шартлагыч матдә тутырылган һәм сугышта беренче мәртәбә кулланылган бу примитив гранаталар эфтектлы нәтижәләр бирәләр.
Шулай ук бу сугышларда беренче буларак миномет та кулланалар. Моны дингез офицеры Подгурский уйлап таба.
Бу иҗат эшләре, рус сугышчы-ларының батырлыклары белән бөтен дөньяны танга калдырды.
Б\ батырлык безнең өлкән ту-ганыбыз булган рус халкының һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның рухларына, каннарына салынган һәм ул аларның героик тарихы буенча сузылып килә. Ул батырлыкны рус армиясе бик күп сугышларда кабатлады. Безнең хәрби тарихыбыз 1812 нче елдагы Ватан сугышы, Севастополь оборонасы һәм башка шуның кебек гүзәл батырлык фактлары белән бизәлгән. Ф. Энгельс үзенең. «Европа коралсызлана аламы? —» дигән мәкаләсендә, рус солдатының характерына тукталып, бу турыда мактаулы сүзләр язып үтә.
Унбер ай буена барган каты оборона сугышларында безнең баһадир солдатларыбыз япон армиясенең 112 мең кешесен юк иттеләр һәм яраладылар. Шул ‘вакыт эчендә рус армиясенең югалтуы (үлгәннәрне һәм яраланганнарны бергә кушканда) бары 26 мең генә булды.
Ахыр чиктә Порт-Артур японнарга бирелде. Ләкин аны рус солдаты, рус халкы түгел, патша хөкүмәте һәм аның рус армиясендә хезмәгтә булган хаин немец генералларыннан Стессель һәм Фоклар дошман кулына тапшырдылар.
нус халкының батыр уллары белән берлектә, аның җитәкчелегендә, Порт-Артур оборонасында безнең ата-бабаларыбыз да баһадирларча сугыштылар. Алар рус армиясенең даны, аның шанлылыгы Һәм намусы өчен үзләренең каннарын, җаннарын кызганмыйча, рус халкы белән татар халкының тарихи какшамас дуслыгын каты сугыш кырларында тагын бер мәртәбә исбат иттеләр.
Алар өчен Ватан интересы барлык нәрсәдән дә өстен тора иде. Алар Япониянең Россиягә җинаятьчел рәвештә һөҗүм итүенә бәет теле белән.-
«Ташлап чыгу җиңел түгел
Йорт тулы балаларны. Ник бармаска сугышка, Алганнар калаларны».
дип җавап бирделәр һәм Порт-Ар- турның героик оборонасында кат-наштылар.
«Утыз алты көн булганда Порт-Артурга җиттек без, Ашамыйча-эчмичә Сугышырга киттек без. Японнар туп аталар, Порт-Артурны ваталар, Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз Тәгәрәшеп яталар. J
Батырлар даны мәңге яши 113
Маньчжурия жлрендэ Аршнн ярым кар булды, Без атарга керешкәч, Японнарга тар булды», дигән бәет юллары шул оборонада катнашкан татар солдатларының теле белән әйтелгән сүзләр алар.
Әйе, японнар Порт-Артурны ват-тылар, безнең гаскәрләребезне Кореядә һәм Манҗурия далаларында чигенергә мәҗбүр иттеләр, ләкин алар рус армиясенең батыр рухын вата һәм сындыра алмадылар. Рус — Япон сугышында рус армиясе түгел, ә черек патша хөкүмәте, аның талантсыз һәм намуссыз генераллары җиңелделәр.
Рус — Япон сугышы безнең хал-кыбыз күңелендә бик авыр һәм кү- нелсез истәлек булып калды. Бу җиңелү безнең илебез өстенә кара тап булып төште.
«Безнең халкыбыз Япония тар- мар ителәчәк көн килер һәм кара тап бетерелер, дип ышанды һәм көтте. Без, карт буын кешеләре, бу көнне кырык ел көттек, һәм менә бу көн килеп җитте» (Сталин).
Ул моннан бер ел элек килде. Илебез өстендәге ул кара тапны батыр совет халкы, аның Верховный Баш Командующие Советлар Союзы Генералиссимусы иптәш Сталин җитәкчелегендәге Кызыл Армиясе юды. Кызыл Армия, безнең ата-ба- баларыбызның каннары белән суга-рылган Манҗурия буйлап каты су-гышлар белән үтеп, Сары диңгез буена барып чыкты һәм рус халкы тарафыннан корылган, аның тара-фыннан ныгытылган Порт-Артур өстенә үзенең җиңү байрагын кадады.
Безнең героик армиябез борын-бо- рыннан безнен җиребез булган, ләкин японнар тарафыннан тартып алынган Көньяк Сахалинны һәм Куриль атауларын Ватаныбызга яңадан кайтарып алып бирде. Хәзер инде Көньяк Сахалин һәм Куриль атаулары Советлар Союзын аеру средствосы булып түгел, ә бәлки Советлар Союзын океан белән турыдан-туры бәйләү средствосы булып хезмәт итәләр, һәм шулай ук
,С. Ә-. № 9 алар Япониянең безнең Ерак Көн-чыгышыбызга һөҗүм итү базасы булып түгел, ә, бәлки, безнең илебезне Япония агрессиясеннән саклау базасы булып хезмәт итәләр.
Тарихи гаделлекне яңадан ур-наштыру, көнчыгыштагы агрессиянең оясын туздыру һәм бөтен дөньяда тынычлык булдыру өчен алып барылган бу сугышлар вакытында да совет солдатлары һәм офицерлары үзләренең батырлыклары, искиткеч омтылышлы һәм дәһшәтле һөҗүмнәре белән бөтен дөньяны яңадан таңга калдырдылар һәм Кызыл Армиянең шанлы байрагын яңа дан белән күмделәр. Безнең данлы гаскәрләребезнең омтылышлы һөҗүмнәрен бернәрсә дә, дошман ныгытмалары да, сусыз һәм очсыз-кырыйсыз ком сәхралары да, юл алмаслык табигый торган Зур Хинган Манҗурия тайгалары һәм сазлыклары да туктата алмадылар. Японнар безнең юл өстендәге коеларны агуладылар, юлларны боздылар, күперләрне шартлаттылар, озак еллар буенча җыелып яткан коры үләнле далаларны ут төртеп яндырдылар, ләкин героик Совет армиясенең алга баруын бернәрсә дә туктата алмады.
Батырлык, кыюлык күрсәтү һәм Ватаныбыз өчен бернәрсәне дә кызганмау ул көннәрдә совет сугышчыларының аерылмас гүзәл сыйфаты булды.
Муданьңзян шәһәре өчен барган сугышта ефрейтор Василий Колесник мәңге онытылмаслык батырлык күрсәтте. Шундый бөек фидакарьлекне көнбатышта, немец илбасарларына каршы барган сугышлар вакытында, Александр Матросов һәм сержант Газинур Гафиятуллин эшләгән иде. Монда, Маньчжурия далаларында, аны ефрейтор Колесник кабатлады. Подразделение атакага күтәрелер алдыннан ул япон доты янында иде. Тирәли ата ала торган дот безнең сугышчыларыбызның алга баруына киртә булып тора вде.
өстендә үтә киртә булып таулары да,
114 Афзал Шамоз
Ефрейтор Колесник, кулына гранаталар бәйләме тотып, дотка ташланды һәм аны дот амбразурасына ыргытты. Безнең сугышчылар, япон ут точкасы юк ителде дип уйлап, атакага ташландылар, ләкин нәкъ шул вакыт доттагы пулемет яңадан атарга кереште. Бу моментта сугышчылар барсы да ачык урында һәм дошман утыннан алар һәлак булырга тиешләр иде. Моны күреп алган Василий Колес-ник, һич тә икеләнеп тормыйча, дот амбразурасына ташланды һәм үзенең гәүдәсе белән дошман пулеметын каплады. Ул үлде, ләкин ул үзенең үлеме белән коралдаш иптәшләрен һәлак булудан саклап калды һәм безнең сугышчылары- бызга алга баруны тәэмин итте.
Барлык совет халыклары белән берлектә татар халкының турылыклы уллары да Ватаныбызның даны өчен үзләренең каннарын һәм тормышларын кызганмадылар.
Байкал арты фронты гаскәрләр© сафында, Себер егете сержант Габ-дулла Хисамов та үтте. Көнбатышта ул Берлин шәһәрен штурмлауда катнашкан иде, ә монда, көнчыгышта, самурайлар белән тарихи исәп-хисапны өзү өчен барган изге сугышларда катнашу бәхетенә иреште. Япон империалистларына карата аның, гомуми Ватан исәп- хисабы белән берлектә, үзенең шәхси исәп-хисабы да бар иде. 1904-5 нче еллардагы Рус — Япон сугышында самурайлар аның ба-басын үтергәннәр. Ул, японнарны тар-мар итү һәм илебез өстендәге кара тапны юып ташлау теләгенә ашкыну белән бергә, үзенең күңелендә әле ул бабасының каберен табу һәм аның туфрагына башын ору өмете белән дә яши иде.
Сержант Хисамовка, бабасының каберенә барып җиткәнче, күп кенә яңа сынауларны үтәргә гуры килде. Зур Хинган таулары арасындагы разведка вакытында аңа уннан артык самурай һөҗүм итте. Алар аны тере килеш алырга, «тел» итәргә тырыштылар һәм ана, совет солдатыда, бирелергә тәкъдим иттеләр. Батыр егет аларга автомат уты һәм граната белән җавап бирде:
— Юк, совет сугышчысы берва-кытта да плен бирелми! — диде ул аларга нәфрәт белән.
Ахырда, самурайлар аны юк итәргә теләделәр, кысрыкларга керештеләр, ләкин совет солдаты, унбишләп самурайга караганда, җитезрәк, гайрәтлерәк һәм сугышка остарак булып чыкты. Ул аларны җиңде, җидесен үтерде, ә калганнарын качарга мәҗбүр итте.
Бер атнадан соң ул Мукден шәһәре янындагы рус солдатлары зыяратында бабасының каберен эзләп тапты. Дөресе, ул бабасының каберен генә түгел, ә бабасы хезмәт иткән полкның батырларча корбан булган солдатларының туганлык кабере иде. Хисамов, чирәм баскан, җир белән тигезләнә төшкән кабер янында туктап, үзенең каскасын салды, җиргә тезләнде һәм берничә минутка тынып калды. Бу минутларда ул бабасын күз алдына ки-терергә тырышты. (Ул аны бары атасының сөйләве буенча гына белә иде) һәм үзенең сугышчан юлын хәтерләде. Аның юлы зур, данлы сугышчан юл иде. Ул Сталинград оборонасында катнашты, Одер ел-гасының суын эчте, үзенең подраз- делениесе белән бергә Берлин шәһәрен штурмлау бәхетенә иреште. Менә хәзер ул Манҗурия буйлап данлы җиңүләр белән Порт-Артурга таба бара.
— Бабам, — диде ул, кабер өс- тснә иелеп, — без, совет сугышчылары, синең үчеңне алырга, тарихи гаделлекне урнаштырырга килдек. Тыныч йокла, бабам, синең үчең алыныр!
Ул көннәрне японнарга карата булган мондый исәп-хисапны үз күңелләрендә кемнәр генә саклап йөртмәде. Менә Татарстанның Норлат районы Татар Танай авылының Сәләхетдин Хисаметдинов кызы Фәрхенур, әнә Иркутск шагыйре капитан И. Луговской һәм башкалар, һәм башкалар. Аларның һәркайсы да үз күңелләрендә саму-
Батырлар даны мәңге яши 115
райларга карата шундый зур исәп- хисапларны алып баралар иде. Бу тарихи көннәрдә хәрби частьлар са-фында атлаган гади татар кызы Фәрхенурның бабасын 1920 нче елда, Чита шәһәре янында японнар суйганнар. Әйе, алар аны самурайлар кылычы белән терлекне суйган кебек суйганнар. Ә капитан Лугов- скойиың атасын шул ук елны, шул ук японнар ерткычларча җәзалап үтергәннәр.
1918 нче елда империалистик Япония безнең илебезгә яңадан һөҗүм иткән һәм безнең Ерак Көн-чыгышыбызны оккупацияләгән иде. Юк, ул гади оккупацияләү белән генә калмады, ул безнең халкыбызны газаплады, канга батырды һәм Ерак Көнчыгышыбызны талады. Совет халкы гражданнар сугышы герое Сергей Лазоны паровоз мичендә тереләй яндырган самурайларның ерткычлыгын бервакытта да онытачак түгел. Шулай ук совет халкы самурайларның 1918 нче елда Төньяк Сахалиндагы Ивановка авылындагы һәм башка бик күп урыннардагы ерткычлыкларын да онытачак түгел. Генерал-майор Ямада командасындагы солдатлар Ивановка авылында 257 кешене атып, суеп һәм кадап үтергәннәр. Үлгәннәр арасында карт-карчыклар һәм бала-чагалар да бик күп иде. Ул авылның гаебе нәрсәдә иде ton? Аның «гаебе» бары авыл халкының яшь совет властен яратуда, аны үз власте итеп күрүдә һәм үз Ватанына турылыклы булуда гына иде.
Узган елны Маиҗурия туфрагына аяк баскан совет сугышчылары моны беләләр иде һәм алар аны океан ярларына кадәр үзләренең күңелләреннән чыгармыйча алып бардылар, ләкин алар үзләренең дөньядагы иң алдынгы һәм иң культуралы армиянең сугышчылары икәнлекләрен бер генә минутка да I исдәреннән чыгармадылар. Алар бары кораллы дошманга каршы гына сугыштылар, аны җиңделәр һәм бер сүзсез капитуляция ясарга мәҗбүр иттеләр.
Ул көннәрне безнең сугышчыла- рыбызны Ватан наказы, бөек Сталин приказы һәм илебез өстендәге- кара тапны бетерүгә ашкыну теләге яңадан-яңа батырлыкларга рухландырды. Ул көннәрне Кызыл Армиянең гомуми даны белән берлектә, аерым сугышчыларның даны да: якты йолдыз кебек балкып янды. Ул көннәрне көнбатышта, немец илбасарларына каршы сугышта корбан булган аерым батырларның нурлы образлары да Манҗурия далалары һәм шәһәрләре буйлап балкып үттеләр.
Таонань шәһәре янында сугышлар барганда, миңа гвардия өлкән лейтенанты Бухтояровның подразделениесен күрергә туры килде. Бу подразделение белән электә, 1943 нче елга кадәр, ӨЛКӘР лейтенант Рахман Шәрипов командалык иткән. Офицер Шәрипов Великие Луки өчен барган сугышлар вакытында батырларча һәлак булган. Ләкин аның подразделение- сенең сугышчылары бу баһадир офицерның данлы исемен еллар буенча үз күңелләрендә саклап килгәннәр. Алар үзләрен шәриповчы- лар дип атыйлар.
Алар немец илбасарларына каршы Калинин өлкәсендә, Литва кыр-ларында, Көнчыгыш Пруссиядә, Кенигсберг шәһәре янында сугыш-каннар. Ютазы районы Яңа Мортаза авылы укытучысы Шәрипов исемен алар, гел йөрәкләрендә саклап, шулай ук Манҗурия кырларында да сугыштылар. Аның даны подразделение даны белән берга яшәде, бергә үсте.
Хәзер инде сугышлар тынды,, каты көрәш көннәре еракта калды, ләкин батырлар даны халык телендә һаман яши. Алар турында яңа бәетләр, яңа поэмалар, яңа шигырьләр иҗат ителер. Алар Ватаныбызның азатлыгы, бәйсезлеге өчен, бөек Сталин эше өчен көчләрен, каннарын һәм тормышларын биргән батырларның данлы исемнәрен гасырларга алып китәрләр, чөнки ба-тырлар даны югалмый, ул мәңге яши, мәңге сүнмәс нур булып балкый.