ЗУР ХИНГАН АША
М. ГЫЙМАДИЕВ
☆ . •
1. Кызыл Армия алга бара
Меңнәрчә километрларга сузыл-, ган комлы далалар артта калдылар. Без *Халхин-Гол районнарына килеп җиттек. Бу —тарихи урын. Бу — генерал Камащубара командалыгы астында, Хинган таулары арасыннан чыгып, 1939 нчы елда Монголия халык республикасы җиренә бәреп кергән япон самурайлары тимер капкынга эләккән урын. Ярсып аккан көмештәй саф сулы Хал- хин-Гол елгасының көнчыгыш ягындагы шәрә барханнар, ком таулары арасынннан озак барырга туры килмәде, безнең колонналар Зур Хинган тауларына килеп җиттеләр. Төньяк Манжуриядәи алып көньякка таба Сары диңгезгә кадәр су-, зылган, киңлеге белән 250—300 ки-лометрларга кадәр җәелгән һәм хисапсыз күп тау сыртларыннан торган Зур Хинган бик борынгы заманнарда ук дошман көчләре арасында һәрвакыт табигый киртә булып торган. Аны үтүе авыр бул-ган һәм төрле куркынычлы хәлләр белән бәйләнгән. Әле хәзер дә аның бик күп өлешенә кеше аягы басарга өлгермәгән. Кеше аяк эзләрен тик аерым тау араларындагы үзәннәрдә генә очратырга мөмкин.
Соңгы елларда япон империа-. листлары Хинган тавының көнчыгыш итәгенә оборона корылмалары төзи башлагач, тыныч халыкны аннан да КУЫП җибәргәннәр. Анда тик япон солдатлары гына калган. J ау араларында төрле ерткыч җанварлар хөкем сөргәннәр, ә күгендә и тау бөркетләре, зур-зур канатларын салмак кына кагып, бер уаудан— икенче тахта гамьсез генә оча биргәннәр. Монда аларны артык борчучы булмаган.
Байкал арты фронты , гаскәрләренә японнарны Манжуриядәи куып алып китү өчен, башта япон гаскәрләренең табигый союзнигы булган Зур Хингаины һәм японнао тарафыннан төзелгән көчле оборона сызыкларын үтәргә кирәк иде. Мондый оборона корылмалары Төньякта Хайлар районында, үзәктә Халун-Аршан, Салунь районнарында, көньякта Чахар районында бигрәк тә көчле иде. Безгә Ха-лун-Аршан районы аша үтәргә туры килде.
Халун-Аршан районы, табигый комачаулыкларны искә алып, хәрби инженерлык фәненең соңгы каза-нышларын фа йдаланып төзелгән гаять көчле оборона сызыгыннан гыйбарәт. Монда үтә алырлык юл бары бер генә. Ике якта да бер- сеннән-берсе биек тау сыртларьь Юлның ике ягыннан сузылган тар гына араны японнар төрле оборона корылмалары белән тутырганнар. Танкка каршы баганалар, тимер чыбык киртәләр, тимер бетоннан эшләнгәң ут нокталары дисеңме — барысы да бар монда. Халун-Ар-' шанда куп санда казармалар ca-j лынган. Бу—япон империалистларының СССР га каршы монда зур көч тонулары турында җанлы шаһит. Ул казармаларның күбесе без* нсң авиациябезнең беренче һөҗүмнәреннән соң ук җимерелгәннәр якн янганнар, ә бу җирдә бары тик стратегик максат белән генә үткә
Зур Хипгав тша 87
релгән тимер юл буендагы корылмалар без үтеп киткәндә дә дөр-. ләп яна| иде әле.
Халун-Аршанны үткәч юл безне Зур Хинган тавы тармакларыннан берсе булган бер тауның башына алып менде. Тауның өсте тигез һәм урман белән капланган. Юл буенда вак куаклыклар арасында күренер-күренмәс кенә дотлар эшлән-, гән. Алар яшел һәм саргылт төскә буялганнар. Янына барып җитмичә аларны күрә алмыйсың. Бетоннан ут нокталары ясалган. Шуларның берсен күргәч, безнең шофер, гаҗәпсенеп,
— Кара әле, нинди биек тау ба-- шына кое казыганнар, юләр японнар, — дип кулы белән шул ут нокталарының берсенә күрсәтте.
Чыннан да, ул кое авызы кебек булып күренә иде. Бу тау башында мондый «коелар» шактый күп булып чыкты. Алар тауның көнбатыш ягыннан борыла-борыла юга-, рыга менгән юлны төрле яктан утка тотарлык итеп эшләнгәннәр.
Тау башына танкка каршы ата торган артиллерия урнаштырылган булган. Нәкъ шул урында август аеның яңгырлы көннәренең берсендә япон самурайлары белән безнең танклар арасында атыш башлана., Японнар, алдан хәзерләнеп куелган позицияләрдән торып, ут ачалар. Хинган тавы башына беренче булып менүче безнең танкларыбыз да снарядларны кызганмыйлар. Кара каршы атыш башланып китә. Туп тавышлары, таудан-тауга бәрелеп, бөтен Хинганпы яңгырата. Миллион еллар буенча тыныч кына яшәгән Хинган өстендә беренче тапкыр көчле туп тавышлары гөрселди. Тау хуҗалары булган ерткыч җайварлар бу тавышны ишеткәч, ачуланып, үзләренең өннәреннән чыгалар, як-якларына караналар. Тау бөркетләре дә, биек таш кыя өстенә кунып туп тавышларын тыңлый башлыйлар. Ләкин* Хинган бик зур. Ул җыерчыклы һәм кат-лаулы. Синең каршыңда бер генә тау. Тау башына менгәндә туктап түбән карыйсың да, авырлыкны җиңүең белән шатланасың. Менә тагы берничә минуттан тау башына менеп җитәм дә, авырлык бөтенләй артта калачак, дип уйлыйсың. Тик бу шатлык тау башына менеп җиткәч тә югала. Чөнки анда син инде икенче тауны күрәсең. Ә аның артында өченчесе, дүртенчесе... Ул таулар артында кемнәр яши, анда нәрсәләр бар һәм нишлиләр? Моны тик анда барып җиткәч кенә күрәсең.
Безнең танклар, юлда очраган каршылыкларны җимереп, бер тау артыннан икенчесен яулап алалар. Ләкин шул чакта аларның бензиннары бетә, ә бензин базалары кош юлы белән барсаң да, 300 чакрымда артта калган. 'Танклар алга да, артка да хәрәкәт итү мөмкин-легеннән мәхрүм булалар. Әлбәттә, бензин тиздән килеп җитәргә тиеш. Ә шуңа кадәр нишләргә? Танкистлар үзләренең танкларын тиз генә яшел агач ботаклары белән каплыйлар да самурайларга атуларын дәвам иттерәләр. Бераз вакыт үтә. Батыр танкистларга ярдәмгә безнең һава лачыннарыбыз килеп җитәләр. Алар, мичкәләргә тутырып, бензин алып килгәннәр. Ул мичкәләрне парашют белән җиргә ташлыйлар,, ә бер самолет, авиация тарихында беренче буларак, тау өстенә төшә. Ул да бензин алып килгән. Танклар ягулык белән тәэмин ителәләр һәм яңадан урыннарыннан кузгалып китәләр, дошманның ныгытмаларын җимереп, орудиеләрен сытып, самурайларны юк итеп, алга омтылалар. Каты сугыш белән тагын бер тау сырты яулап алына. Безнең танклар тау кырыеннан кыйгачлап аска таба төшкән юл буенча самурайларны куып китәләр. Берничә тәүлек буенча өзлексез яуган көчле яңгыр юлны тәмам из- рәткән. Танклар, кышкы юлда чана чалулаган кебек, чалулый башлыйлар. Аларның әйләнеп китеп, тау астына тәгәрәп төшү куркынычы туа. Подполковник Лппнчев танкистлары тау астына юлсыз җир-] ләрдән төшеп китәргә мәҗбүр булалар. Ә анда шаулап аккан тау суы. Ике тау арасындагы үзәнлектә сазлык. Үтеп китү өчен алар өч
метр биеклектә ташта>н дамба салалар. Ләкин тиздән сазлык ул дамбаны да йота. Танклар әйләнеч юл эзләп китәләр. Аларга текәлеге 40 градус булган тауга менәргә һәм шундый ук таудан төшәргә туры килә. Ләкин алар ярты юлда тук-талып калмыйлар. Теләсә нинди киртәләрне җиңеп, алга баралар. Монда япон самурайлары гына түгел, бәлки Зур Хинган да җиңелә^
Танкларның бу урыннан үтеп ки-түләренә һич тә* ышанасы килми.- Ләкин Хинган тавының текә кыя ташына чокып язылган: «1945 нче елның августында моннан совет танклары үтте», дигән сүзләрне укыгач, моңа ихтыярсыз ышанасың, һәм совет коралының көче, Кызыл Армия танкистларының осталыгы белән хаклы рәвештә горурланасың. Совет танкистларының бу батырлыклары алдында моңа кадәр җиңелүне белмәгән горур Хинган да, гүя ки үзенең башын ия.
Икенче бер тау башында, юлдан аз гына читтәрәк, яңа гына күмелгән кабер. Анда сержант Бянкин һәм: аның сугышчан дуслары күмелгән. Япон самурайларына каршы көрәштә Ватан өчен батырларча корбан булганнар алар.
Сержант Бянкин үзенең танкка каршы ата торган орудиесе белән Хинган тавы сыртына танкистлардан соң беренчеләрнең берсе булып менеп җитә. Ләкин аларны безнең танклар үтеп киткәндә тау араларында качып калган дошман солдатлары урап алалар. Самурайлар күп була. Аларны танкка каршы ата торган орудиедәи атып кына кырып бетерергә мөмкин булмыйк Батыр совет сугышчылары японнарның атакаларын винтовкадан атып, граната ыргытып кире кайтаралар. Бу тигезсез көрәштә артиллеристлар батырларча корбан булалар. Тик сержант Бянкин гына исән кала. А1енә бер дистәгә якын япон самурайлары, еланнар кебек, яңадан аңа таба шуышып килә башлыйлар. Ьянкин, кулына граната алып, урыныннан тора. Ләкин гранатаны японнарга ыргытырга өлгерә алмый. Арт яктан аның
___________________ М. Гыймадле»
янына ук килеп җиткән япон офицеры, кылычы белән сугып, Бян- кннның кулын чаба. Аның бөтен тәне буйлап җылы кан йөгерә. Ләкин әле ул ни булганын аңлап җиткерми. Ул шул секундта ук артына әйләнеп карый, аның каршысьп<да япон офицеры.
— Эх, син, елан!—ди Ьянкин япон офицерына һәм сул кулы белән аның якасыннан эләктереп ала.
Батыр сержантның беләгеннән атылып чыккан кайнар кан япон офицерының өстенә сиптерә. Шул чагында ул үзенең авыр яралануын сизә. Ләкин шулай да япон офицерын ычкындырмый, актык көчен җыеп, самурайны буа.
Күп кан агудан, кара-каршы көрәштә явыз дошманны җиңү өчен бөтен көчен куюдан, Бянкиннын хәле бетә. Аның зур гәүдәсе җиргә ава һәм ул үзе белән карсак японны да аудара. Шул чагында башка японнар, килеп җитеп, Бянкин-1 ның аркасына штык белән кадыйлар. Ул шунда батырлар үлеме белән һәлак була. Ләкин ул үлгәндә дә япон офицерын ычкындырмый, аның якасыннан тоткан килеш үлә.
Еллар үтәр, ләкин бу батырның даны онытылмас, аның данын чал башлы мәһабәт Хинган гасырлар аша мең елларга алып барыр.
Засададан чыгып һөҗүм итү японнарның иң яраткан методы,- Разведчик Габдуллин белән шун- дый хәл була. Берничә япон солдаты аның каршысына чыга, бер самурай аның артыннан килеп, Габ- дуллинны кадап үтермәкче була. Ләкин үткер разведчик дошманның мәкерле хәйләсен вакытында сизеп ала. Самурай инде аңа штык белә» кадыйм дигәндә, Габдуллин япон солдатының кулыннан винтовкасын тартып ала да шунда ук аның үзен кадап үтерә. Калганнарын, граната ыргытып, юк итә. Разведчик Габдуллин сержант Бянкин өчен дәг башкалар өчен дә үч ала.
Тау кырыеннан әйләнеп йөри торгач, юл безне тагын ике тау арасындагы бер үзәнгә алып төште. Гаҗәеп матур үзән. Ике яктз
Зур Хинган аша
да берсеннән-берсе матур тау сыртлары, тау кырыйлары нарат, каен һәм башка' агачлар белән капланган. Текә таш кыялар арасыннан эссе сулы чишмәләр кайнап чыга. <Халун-Аршан чыганагы» дип йөр-тәләр аларны. Төрле авыруларга шифалы булган бу эссе сулар, тау-: дан шаулап төшкән салкын сулар белән аралашып, үзәнлекнең уртасыннан боргаланып киткән кечкенә елгага килеп кушылалар. Яңа гына сусыз һәм җансыз ком даласына килеп кергәнгәме, бу үзән безгә сокландыргыч матур’ булып күренде. Ләкин табигатьнең бу матурлыгына карап сокланырга да, шифалы суда бит-кулларны юарга да солдатның вакыты юк. Ул алга омтыла. Алда әле хисапсыз күп санда тау сыртлары, алда Чыңгыз хан валы, Гаоличен стенасы, аларны үтәргә кирәк. Алда Чанчунь һәм Мукден шәһәрләре, аларны тизрәк азат итәргә кирәк. Алда Дальний һәм Порт-Артур.
Байкал арты фронты сугышчылары, юлда очраган бернәрсәгә дә карамастан, тизрәк Тын океанга барып җитәргә ашыгалар иде.
Таулар арасындагы бу үзән японнар өчен үлем үзәненә әйләнгән. Монда да каты сугыш булган. Японнар бар көчләрен туплап каршы торырга маташканнар. Ләкин һөҗүм итүче совет гаскәрләренең көчле ударлары астында алар монда да зир-зөбәр китерелгәннәр. Япон гаскәрләре солдатларның үлек гәүдәләрең, ватык техникаларын калдырып чигенгәннәр, яисә вак төркемнәргә ^бүленеп, тау араларына таралганнар. Алар ңөрәшне диверсия ясау юлы белән алып барырга уйлаганнар. Шундый бандитлардан 8 самурай, безнең часовойны үтереп, зур бер су аша са-лынган күперне яндырмакчы була. Ләкин аларның икесен совет пулясы шунда ук куып җитә. Калганнары тере килеш пленга алыналар.
Зур Хинган таулары арасыннан 100 чакрымнар чамасы баргач, без бер авылга килеп җиттек. Начар гына киенгән, зур камыш эш-
__ ______________________________________ Ь9_
ләпәле кытай крестьяннары, шыр ялангач бала-чагалар кулларын югары күтәреп, баш бармакларын күрсәтеп «Шанго!» дип кычкырып безне каршы алдылар. Алар безне тәбрик иттеләрме, әллә җәяүле кешеләр дә үтә алмаслык таулар аша үтеп чыккан машиналарыбызны мактап калдылармы, ул чагында баш бармакның мәгънәсен без аңламадык, әлбәттә.
Без Зур Хинган тауларының көнчыгыш итәгенб таба төшә башладык. Алга барган саен җирле халык та ешрак очрый башлады. Менә берничә кытай крестьяны., Ала;р' барысы да ялан аяктан, аркаларына биштәрләп капчык асканнар, ә капчык бауларына кечкенә- генә кызыл флаглар бәйләгәннәр. Бу кытайлар шул тирәдәге япон складларының берсеннән «трофей»- а:лып кайталар икән.
Без тагын каты бәрелеш булган * бер урынга килеп җиттек. Бер биеклек артына японнар, күп санда артиллерия туплап, безнең гаскәрләргә каршылык күрсәтергә уй-- лаганнар. Ләкин бу урын да япон артиллериясенең, япон солдатла-рының каберлегенә әйләнгән. Монда күп кенә япон солдатларының үлек гәүдәләре ята иде. Шул тирәдәге кытай крестьяннары аларның барысын да чишендергәннәр. Мәетне талау хәзерге заман кешеләре өчен хурлыклы күренеш. Ләкин бу хәлгә безнең артык исебез китмәде. Чөнки ул японнар үзләре’ Ре-сә^У вакытта» кытай халкын тередәй ^талаганнар бит. Шуңа күру монда халык ач һәм ‘ялангач.
Менә бер авылдан ерак түгел, олы юл буена бер төркем крестьяннар чыкканнар. Аларның күбесе* күлмәксез, өсләренә кигән киемнәре кыска ыштаннан һәм зур читле камыш эшләпәдән генә гыйбарәт. Алар кием-салымга алыштыру өчен карбыз, кыяр алып чык- ’ каннар.
Менә бер кытай крестьяны — .45г—50 яшьләрдә. Өстендә ак күлмәк. Бу күлмәкне аңа безнең сугышчыларның берсе биреп киткән. Кызыл Армия килгәнчегә кадәр
М. Гынмадиез
аның бөтен киеме житмеш жиде җиреннән теткәләнеп беткән кыска ыштаннан гына гыйбарәт булган. Алыштырып алырга аның карбозы да, кыяры да юк. Ул безнең сугышчылардан ыштан сорый. Без аңа чалбар бирдек. Ул, кат-кат рәхмәт әйтеп, безнең барыбызның да кулларыбызны кысты һәм баш барма-гын күрсәтеп.- «Руски шанго!» диде. Әйе. руслар яхшы, алар сезне азат итәргә килделәр, дидек без. һәм тагын алга киттек.
ж ж ж
Японнар Хинган тауларын безнең Байкал артына сикерү өчен трамплин итеп файдаланмакчы булганнар. Әгәр дә оборона сугышлары алып барырга туры килсә, безнең гаскәрләрне алар шунда озак вакытлар тотып торырга исәп тот-каннар. Ләкин булдыра алмадылар, кулларыннан килмәде.
Кызыл Армия көнчыгышка таба бару юлында гаять көчле бу кир-^ тәне берничә көн эчендә үтеп китте. Японнар мондый омтылышлы һөҗүмне һич тә көтмәгәннәр иде. Хинган таулары арасында безнең танкларны, автоматчыларны күргәч, самурайлар үз күзләренә ышанмыйлар. Моңа хәтта Квантуй армиясе штабының начальнигы генерал Хата да ышанмый. Чанчунь шәһәрендә плен алынгач, ул, безнең танкларның Хинган аша үтеп, Манжуриянец үзәгенә килеп җитүләре турындагы хәбәрне һич тә башына сыйдыра алмый.
— Ничек инде ул алай, без сез-' не Хинганда иң аз дигәндә ярты ел* тотып торырга уйлаган идек,— ди. •
^йе, японнарның табигый союз-, иигы гына түгел? бәлки хәзерге заман инженерлык корылмалары белән көчле ныгытылган оборона сызыгы булган Зур Хинган таула- рын да Сталин солдатлары берничә көн эчендә үтеп киттеләр. 2. Беренче Кытай шәһәрендә
Зур Хинганның көнчыгыш итә^ генә төшеп җиткәндә горизонтта, •'бер биеклек өстендә, ак манара күренде. Бу ниндидер бер шәһәргә якынаю билгесе иде. Картага карап, без Сииань (Хинган) провин-циясенең үзәге булган Ванемяо шәһәренә килеп җиткәнлегебезне белдек.
Манжурия чиген үткәч, 400 ки-лометрлар чамасы җир барсак’ та, безнең юл өстеңә очраган бу шә-.' һәр — күп халыклы беренче Кытай шәһәре иде. Шуңа күрә без аны бик ерактан ук күзәтә башладык. Тау башына салынган Будда монастыреның манара очыннан алып, үсеп утырган яшел әремнәр арасыннан түбәләре генә күренеп торган шәһәр читендәге фанзаларга ,кадәр, барысын да җентекләп күзәтеп бардык.
Ванемяо шәһәре безнең өчен бөтенләй башка бер дөнья иде. Шәһәрнең архитектурасы да, анда яшәүче халык та, аларның гореф- гадәтләре дә безнең өчен.ят һәм яңа бер күренеш булды.
Шәһәрнең төп өлеше балчык коймалар белән әйләндереп алынган бер катлы йортлардан гыйбарәт. Зур урамдагы йортларның урам як стеналарында бер генә тәрәзә дә юк. Капкаларның да кайдан ачылуын белүе читен. Стеналар кытайча, японча, монголча язылган вывескалар белән чуарланганнар. Кызыл Армия хөрмәтенә һәрбер капка өс.тенә эленгән кызыл флаглар бу чуарлыкны тагрш да көчәйтәләр, шәһәргә ниндидер бер бәйрәм күренеше биреп җилфердиләр иде. Урам кытай һәм монгол халыклары белән тулган. Алар, бөтенесе дә дип әйтерлек, кулларына кечкенә кызыл флаглар тотканнар, беләкләренә кызыл тасма бәйләгәннәр. Яннарыннан выжылдап үткән һәрбер машинаны, һәрбер җәяүле солдатны тәбрик итеп, «Шанго!» дип, баш бармакларын күрсәтеп каршы алып, озатып калалар.
СугЪгшка тикле бу Щәһәрцә 22 мең кытай, 13 мең монгол яшәгән. Японнарның саны бер меңнән аз
Зур Хинган аша 91
гына артык булган. Ләкин! шулай да монда япон империалистлары үзләрен чын хуҗа итеп хис иткәннәр. җирле халыкны нык изгәннәр, җәберләгәннәр.
Япон империалистлары изүеннән котылуның беренче көннәрендә үзен, гуяки албастыдан котылып, куркынычлы йокыдан яңа гына уянган кебек хис иткән халык тиздән аңына килә, үзләрен япон империалистларыннан азат итүдә Кызыл Армиягә бөтен көче белән ярдәм күрсәтә башлый. Шуның белән бергә, самурайларга карата еллар буе халык күңелендә җыелып килгән ачу ташып китә. Безнең гаскәрләр булмаган урыннарда кытай ҺӘ1М монгол халыклары очраган бер японга ташланалар, алар- дан үч алырга омтылалар.
Ванемяо шәһәрендә һәм шулай ук Хинган провинциясендә милли мәсьәлә кискен мәсьәлә булып тора. Кытайлар белән монголлар арасындагы милли аермалыктан* япон империалистлары үзләренчә, мәкер-» ле файдаланганнар. Японнар «эш башына» үзләренә • турылыклы булган .кытай чиновникларын да,- монгол феодалларын да куйганнар.
Провинциядә яшәүче халыкның шактый өлеше монголлар булуны искә алып, алар губернатор итеп. Баян-Маньду дигән монголны куйганнар. Ләкин фактта халыкның язмышы белән Харуспми дигән япон «киңәшчесе» идарә иткән. Харуспми, «Се-хэ-хой» (килешү 1 дигән оешма төзеп, аның председателе итеп, шул ук Баян-Маньдуны куйган. Тик кытайлар да, монголлар да, илбасарлар белән килешер^ гә теләмәгәннәр. Бу оешманың членнары йөз кешедән артмаган. Шәһәрнең ферничә дистә эре сәүдәгәре һәм провинциянең берничә' дистә феодалларыннан башка, бу оешмага член булып берәү дә кермәгән. Бу бик табигый. Колларның хуҗалар белән үзара килешкәнен кемнең күргәне бар, кемнең ишеткәне бар?
Менә күп колларның берсе, карт кытай — Чжен-фу. Ул шәһәр читендәге бер балчык ойдә тора.. Яңгыр яуганга күрә, үтеп барыш-, лый>, без аның өө янына килеп туктадык!. Кәгазь тәрәзәнең ертык өлгесеннән карап, Чжен-фу безне өенә чакырды. Без эчкә кердек. Ул безне.-
— Ашадыгызмы? — дип каршы алды. Бу аның.- «исәнмесез?» — дигән сүзе иде. Кытайлар үзара исәнләшкәндә: «Ашадыңмы? Тамагың тукмы?» дип исәнләшәләр икән.
Без кергәндә, Чжен-фу ялан өс иде. Ул да яңгырдан чыланып кайткан икән, шуңа күрә ул юеш күлмәген салып ташлаган. Ләкин алыштырырга аның икенче күлмә-ге юк икән. Тәрҗемәче аша ' без аның белән сөйләшә башладык.) Сүздән-сүз чыкты, сөйләшә торгач, җир мәсьәләсенә кереп .киттек. Бу якка ул җир эзләп үзәк Кытайдан күчеп килгән икән. Ләкин мон-да аңа дигән җир калмаган. Җир инде куптән князьләр, феодаллар кулында. Ә соңгы елларда җирнең иң яхшы өлеше японнар кулына күчә. Мәсәлән, 1932—1936 нчы ел-> лар эчендә генә дә япон колонизаторлары Манжуриянец җиреннән һәм табигый байлыгыннан файдалану өчен 2000 компания оештыра-лар. Алар 5 миллион гектар җирне үз кулларына алалар. Чжен-фулар- ның хәле тагын да авырая.
Соңгы елларда Чжен-фу бер князьдән арендага җир ала. Моның 'өчен Чжен-фу һәр елны уңышның 70 процентын натуралата хуҗага түли торган булган. Аның үзенә авыр хезмәт белән үстерелгән яшелчәнең бары тик 30 проценты гына кала. Ләкин японнар, коточкыч күп налог салып, карт кытайның калган уңышын да алып бетерә торган булганнар. Бу турыда ул болан ДИ:
— Өй өчен дә налог, кое өчен дә налог, эт асраган өчен дә налог, кеше үлсә дә налог, бала туса да налог, ашка тоз салып ашамаган өчен дә налог.
Ул урыныннан кузгалып, сәке астында сүлпән генә янып торган мичтән утлы чыбык алып, карандаш кебек нечкә генә трубкасына
92 М. Гынмадяез
тутырылган тәмәкегә ут кабызгач, авызыннан чыккан төтенгә күрсә
теп:
— Менә, моңа да налог алалар,- җитсен акча, чыдасын кесә, — ди карт Чжен-фу. Ул безне кунак итәргә теләп, кулындагы трубкасын тәкъдим итте, тәмәке тартырга кыстады. Кытайда гадәт буенча кунакны тәмәке белән сыйлыйлар икән. Шуңа күрә без аның трубкасын алып, берәр генә тапкыр булса да суырырга тиеш идек. Карт Чжен-фуның бердәнбер «сые» бул-ган тәмәке төтененнән баш тартырга безнең хакыбыз юк иде. Без төтен белән «сыйланган» арада, ул кулы белән сәкенең инде җылына башлаган урынын эзләп (мичнең трубасы сәке астыннан китә) юеш күлмәген балчык сәке өстенә җәеп куйды.
Аның өендә балчык сәкедән, берничә чүлмәк савыттан, кул тегермәне хезмәтен үти торган аслы- өсле куелган түгәрәк ике таштан һәм иске-москыдан гыйбарәт бул-ган урын-җирдән башка бер нәр^ сә дә юк. Бу күренеш бер очраклы гына хәл түгел, монда меңнәрчә Чжен-фулар шундый авыр тормыш изүе астында яшиләр.
Губернатор Баян-Маньду халыкның мондый авыр хәлдә яшәвендә үзенең гаебен аңлый. Безнең гаскәрләр шәһәргә якынаю белән ул шәһәрдән качып китә. Ләкин еракка түгел. Ул бераз вакыттан соң шәһәргә беренче булып килеп кергән частьның командирына язу җибәрә. Ул үзенең язуында «Әгәр дә җаныма һәм малыма тимәсә- гез, мин кире кайтыр идем, сезгә хезмәт итәр идем», дип яза. Ул моңа кадәр японнарда хезмәт ит-} кән, ә без килгәч совет гаскәрләренә хезмәт итәргә тели. Тик аның җаны белән малына гына тимәсеннәр. Ач-ялангач халыкта аның ни эше бар.
Соңыннан безгә бу губернатор-’ ны, күрергә туры килде. «Ник шу-, лай эшлисез?» — дигән сорауга ул,. ^ер дә борчылмыйча: «Без үзебез* генә ни эшли алабыз, кайсы як җиңсә, без шуңа баш ияргә тиешбез», дип җавап оирде.
Без аңа совет гаскәрләренең кытай һәм монгол халыкларын үзләренә баш идерү өчен түгел, бәлки япон импералистларыннан азат итү өчен килгәнлекләре турында әйттек. 3. Көньякка таба
Без утырган поезд елдам булып чыкты. Ул, каршыдан искән көчле җилне урталайга ярып, омтылышлы рәвештә алга чапты. Тимер юл буеңдагы телефон баганалары берсе артыннан берсе артка таба авып кына калдылар. Поезд үзәк Ман- журиянең тигез кырларын каплап үсеп утырган кукуруза һәм гаолян басуларын, тимер юлның ике ягына да сибелгән күп кенә кытай авылларын, разъездларны һәм станцияләрне үтеп, бер тәүлек эчендә күп алга китте. Офык артына кереп югалганчы артыннан озатып калган Хинган тауларының болытларга тиеп торган иң биек урыннары да күздән югалдылар инде. Поезд ашыга иде. Ачык платформаларга төялгән танкларны тизрәк Порт- Артурга һәм көньяк Манжуриягә илтеп җиткерергә ашыга иде ул.
Харбиннан көньяк Манжуриягә таба сузылган олы юлга килеп чыкканчы ул шулай кызу барды. Ләкин төп магистральгә килеп чыгу белән ул үзенең йөрешен әкренәйтте, станцияләрдә озак-озак туктап тора башлады. Я семафорны ачмыйча, станциягә кертми торалар, яисә япон диверсантлары бозып җимереп киткән юлны, күперләрне төзәтү аркасында поездларга трткарлык ясала.
Ванемяо станциясеннән утырып киткәнгә ике тәүлек булып килә иде инде. Безнең эшелон, ниһаять, зур бер станциягә килеп җитте. Ләкин бу станция төрле яктан килгән эшелоннар белән тулганлыктан, безнең эшелонга моннан тиз генә китә алу мөмкинлеге күренми иде әле. Шупа күрә без, үзебез утырып килгән ачык платформадан
Зур Хинган аша 93
төшеп, көньякка таба тагын да тизрәк китә торган икенче поездны эзләп, вокзалга таба киттек.
Вокзал янында юлчылар белән шыгрым тулган бер пассажир поезды тора иде. Мондагы озын җи- лән кигән кытайларның, ак киндердән тегелгән штаи кигән корея- лыларның, аркаларына балаларын аскан япон хатын-кызларының ыгы-зыгы килеп вагон тирәсендә йөгереп йөрүләренә караганда, поезд тиздән китәргә тиеш иде. Ва-, гон эчендә үзләренә урын таба алмаган кытайларның ашыга-ашыга вагон түбәләренә менүләре дә поездның шул минутларда ук кузгалып китәргә торуын күрсәтә иде. Ләкин сорашып белергә тел юк. Мондагы хальйс безнеңчә, без аларча белмибез. Менә поезд ку.з- (алып китте. Ул көньякка таба бара, безгә дә көньякка китәргә кирәк. Күп уйлап торырга вакыт юк. Барган уңайга без бер вагонга сикереп менәбез. Әйдә, кая алып барса да барыр, — станциядә ятуга караганда, гәрчә мәшәкатьләр күреп барсаң да, юл кешесенә юлда булу яхшырак, дидек без.
Вагонга керәбез. Монда капи-туляцияләнгән япон солдатлары булып чыкты. Билгеле, алар безне. авызларына су капкан кебек, берсүзсез каршы алдылар. Әле моннан берничә көн генә элек үзләрен җиңелмәүче «бөек Ямато солдатлары» дип масайган бу самурайлар, гүяки, балталары суга төшкән күпер салучылар кебек башларын түбән иеп, тирән уйга батып утыралар иде. Монда берничә япон офицеры да бар икән. Без шулар янына утырдык.
Без өчәү идек. Икебез татар офицеры, өченчебез — рус. егете — яшь лейтенант. Ул шаян телле, күп сөйләргә ярата торган егет булып чыкты. Юл йөргәндә яныңда шундый кешеләр булса, күңелле була һәм юл бермә-бер кыскарган кебек тоела. Монда, чит халыклар арасында йөргәндә, андый кешенең кирәклеге бик пык сизелә иде..
Без вагонга кереп утыргач та, лейтенант, үзенең гадәте буенча, япон солдатлары белән сөйләшергә кереште.
— Эх сез, самурайлар, башларыгызны салындыргансыз, какой самурай сез!—диде ул аларга.
Япон солдатлары лейтенантның нәрсә әйткәнен аңламасалар да, «самурай» дигән сүзне ишеткәч, аларның күбесенең чырайлары яктырып китте. Бу сүз безнең телдә кимсетү, хурлау, нәфрәт һәм җирә-нү сүзе булып кулланылса да, япон солдатлары өчен нәкъ киресенчә,— мактау һәм дан сүзе була имеш! Бу. сүзне алар безнең батыр сүзе кебек аерым бер горур- * лык белән кабул иттеләр дисәм дә ялгышмам. Менә алар, өтек «са-мурайлар»! Тәрәзә янында утырган урта яшьләрдәге бер япон офицеры.-
— Э, э, без самурай, самурай, — дип тә мыгырданып алды.
Борынгы заманнарда япон халкы өч сословиегә бүленгән. Фео-* даллар, самурайлар һәм кара халык. Самурайлар ил эчендә чикләнмәгән власть белән файдаланганнар. Хәтта яңа ясалган җәянең сыйфатын тикшереп карау өчен, самурайга кара халык сословиесеннән булган теләсә кемне ук белән атып үтерергә дә рөхсәт ителгән.. Самурайлар феодалларны эчке һәм тышкы дошманнарыннан саклауда рыцарьлык хезмәтен үтәгәннәр. Самурайларның «Бусидо» исемле закон кодекслары булган. Заманалар1 үтү белән «Бусидо» да һәрва-: кыт үзгәртелеп, янартылып торыл- ган. Бу закон буенча самурай фео-далларга, ә соңыннан инде мика-; дога (императорга) һичсүзсез буйсынган. Императорның приказын үтәү өчен ул ялганнарга да!, кеше үтерергә дә, кыскасы, бөтен кабахәтлекләрне эшләргә хаклы булган. Сугышта самурайлар үлгәнчегә кадәр сугышырга тиеш, ул плен бирелергә тиеш түгел. Әгәр дә сугышта авыр хәлдә калса, ул хара-. кири ясап (корсагын ярып) үзен үзе үтерергә тиеш. Әгәр дә инде исән килеш аны пленга алсалар,
91 М. Гыймадне»
ул барыбер пленнан кайткач, харакири ясарга тиеш булган.
Япон империалистларының хәзерге көндә дә яп-эд солдатларын «Бусидо» кодексы нигезендә, самурай намусы рухында тәрбияләүләре безгә билгеле инде. Шуңа күрә лейтенант сүзен дәвам итеп:
— Самураен самурай, нигә соң харакири ясамадыгыз? — дип япон солдатларына икенче сорауны бирде. ' ;
Самурайлар акламадылар..
— Ярый, хәзер аңларсыз, — диде лейтенант кесәсеннән пәкесен алып ачты һәм. сүзен дәвам иттереп: — самурай плен бирелми, ixa- ракири ясый, менә болай, — дип кулындагы пәкесе белән корсагын сызгандай итеп күрсәтте. Пленный- лар лейтенантның нәрсә әйтергә теләвен аңладылао.
— О, о, харакири начар, — диде, әле генә «Э, э, без самурай» дип мактанып утырган япон офицеры. Башка японнар барысы да шаркылдап көлеп җибәрделәр. Бу — шаркылдап көлү түгел, бәлки,i «Бусидо» кодексының, самурай ру-хының- гөрселдәп җимерелү билгесе иде. Совет! коралының япон самурайларына биргән сабакның нәтиҗәсе иде.
Инде җанланып бара торган безнең әңгәмә, шул урында өзелде. Берничә минут буена без сөйләшмичә генә утырдык.. Ярый әле лейтенант безне тагын «бәладән» коткарды, японнар белән булган гәпне яңадан-ялгап җибәрде. Ул, үзенең күкрәгендәге орденына күрсәтеп, мондый орденнарыгыз сезнең’ дә бармы, дип японнарга тагын бер сорау бирде. Япон офицерлары башларын иделәр. Алар орденнарын күкрәкләреннән алып, кесәләренә салып куйганнар икән.
Менә бер карт офицер алга чыгып торган һәм кырыйлары ак металл белән әйләндереп алынган ямаулы тешләрен күрсәтеп, елмайды да, кесәсеннән ак яулык алып, актара башлады.
— Монысы Шанхай өчен, монысы Филиппин өчен, монысы Сингапур өчен... 1
Аның биш ордены бар иде. Ул алтынчысын алу турында хыялланган. Бу теләгенә ирешү өчен ул «БусидохЧ кодексы буенча бөтен кабахәтлекләрне эшләргә хәзер булган. Ләкин Кызыл Армия самурайның- бу явыз уйларына балга чапты,- чик куйды. Шуңа күрәмег аның йөзенә ниндидер канәгатьсезләнү билгеләре чыккан иде.
Вагонның тирбәлүеннән безнеа күптән инде талчыккан тәннәр оеп киттеләр, күзләребез дә кысыла башлады. Без шулай да, йокламаска тырышып, талчыккан күзләребезне бер ачып, бер йомып, ара- тирә японнарга карап бара торгач,, поезд тагын зур бер станциягә килеп җитте. Бу станция авыл тибындагы станция иде. Шуңа күрә мондагы халык та юлчылар түгел, бәлки кулларына кәрзин күтәреп,, станциягә әйбер сатарга килгән кешеләрдән гыйбарәт иде. Алар станциягә йомырка, кыяр, помидор, папирос, монта һәм камырдан ишеп майда пешергән «бау» һәм башка ашамлыклар алып килгәннәр.
Менә урта яшьләрдәге бер кытай минем янга килеп, «Яйсо шан-.- го1» — дип бөтен көче белән кычкырды. Болай каты кычкыргач, алмый калырга ярыймы соң. Мин аннан, сораганын биреп, берничә- йомырка сатып алам. Уңышлы мая белән дәртләнеп бу кытай, икенче кешеләр янына барып, тагын да катырак кычкыра башлады. Ул китүгә минем янга икенчеләре, өченчеләре килеп җиттеләр. Кычкыруда алар беренче кытайдан да уз-дырып җибәрделәр. Алар инде әй-берләрнең русча исемнәрен дә белеп алганнар. Бер алучыга өч сатучы. Аларның күзләренә ак-кара күренми. I
Менә шул арада каяндыр ике полицейский килеп чыгып, бу кәр- зинлы сәүдәгәрләрне поезд яныннан куа башлады. Алар кулларындагы камыш таяклары белән берничә кытайның башларына да менеп төштеләр. Ләкин сатучы кытай
Зур Хинган аша 95
лар, хәтта артларына Да әйләнеп карамадылар, —кайсы акча саный, кайсы кыяр саный, һәркем үз эшеидә. Ә бер кытай, кәрзинын күтәреп. вагон түбәсенә үк менеп киткән, — ул шунда; сату итеп утыра.
Менә поезд әкрен генә кузгалып китте. Ә кәрзинлы кытайлар, эссе көнне урман буеннан үткәндә ат яныннан очкан кигәвеннәр кебек, поезд артыннан киләләр, һәр кайсы үзенең товарын мактап кычкыра.
— Агулисо шанго! Алыбуза шан- го!.. Шанго, шанго, шанголи! — Барысы да яхшы, һәркем) үз товарын мактап, сатып калырга тырыша.
Сыпингай станциясенә килеп җиткәч, без икенче поездга күчеп утырдык. Без вагонга кереп утыргач та, станция коменданты бу вагонга граждан киеменнән дүрт кешене алып керде һәм; пассажирларны кысрыклап, ул кешеләргә урын бирде. Өсләренә кара костюм, башларына кара шляпа кигән зур- зур гәүдәле бу кешеләрнең икесе Америка гражданы, икесе Канада кешеләре икән. Комендант бездән бу кешеләрне Мукденга кадәр үзебез белән алып баруны үтенде. Без риза булдык. Әйдә, барсыннар, 'бергә-бергә күңеллерәк булыр, дидек без. Боларның картрагы үзе-нең кем икәнен безгә белдерергә теләп:
— Москау Сергей, мин котолик миссионер... — дип инглизча сөйли башлады. Моның белән ул Моск-, вадагы Бөтен русь Митрополиты Сергей кебек үк без дә дин' әһелләре, котолик миссионерлары, дип әйтергә тели иде. •
Аларның берсе немецча белә икән. Немецча сүзләр запасы артык күп булмаса да, бездә дә бар иде. Сөйләшә башладык. Сугыш башлангач японнар бу миссионерларны кулга) алганнар һәм төр-мәгә ябып куйганнар икән, Кызыл Армия аларны төрмәдән азат иткән. Берсе Харбинда алган паспортын күрсәтте. Русча, кытайча.
,‘японча язылган.
Безнең әңгәмә җанлана башлады. Алар Совет — Кытай договоры турында, Порт-Артур, Дальний турында, маршал Жуков, турында, Сталинград турында кызыксынып сораштылар.
Синең белән сөйләшә торган кеше синең телеңне аңламаса яки син аның телен начар белсәң, сөйләшкәндә матур сүзләр эзләп тормыйсың, сүзгә осталыгың, акыллы фикерләр әйтүең белән тыңлаучыны шаккатырырга уйламыйсың, киресенчә, нинди сүз булса да ярый, тик син әйтергә теләгәнне аңлатсын гына. Безнең әңгәмә дә нәкъ шулай, кызык кына бер төстә барды, һәр-ике яктан ишарә, мимика хәрәкәтләре дә җитәрлек булды.
Бер мәсьәлә турында сөйләшә башлыйбыз, ләкин аның логик ахырына барып җитмәстән, сөйләгән сүзләргә нәтиҗә чыгармастан, икенче мәсьәләгә күчәбез, шул арада тагын кем дә булса өченче мәсьәлә турында сүз кузгата. Без-нең әңгәмә гомумән җанлы үтсә дә, арба белән түмгәкләр өстеннән барган кебек иде.
Менә миссионерларның берсе, тора торгач төрҗагун дигәндәй, безгә «сез коммунистмы»? дигән, сорауны бирде. Без: «коммунистлар» дидек, әлбәттә. «Бездә бөтен кеше большевик — картлар да, яшьләр дә! большевик. Совет кешеләре үз Ватаннарын бер үк дәрәҗәдә яралалар, без шуңа күрә җиңәбез», дигәч, миссионерлар тыштан елмайдылар, ләкин аларның йөзләренә ышанмаучылык һәм безнең җаваптан ризасызлык билгесе чыкты.
Шулай сөйләшә-сөйләшә без, ашарга утырдык. Булган байлыкны табынга чыгарып салгач, үзебез белән ашарга аларны да кыстадык.
Бәйрәм ашы кара каршы ди, миссионерларның берсе зур бер катыргы тартмадан төрле ашамлыклар алып, безне кыстый башлады. Без, тик бары берәр конфетларын алып авыз итеп карау
белән генә чикләндек. Алар кат- кат кыстасалар да, без түбәнчелек белән рәхмәт әйтеп җавап бирдек. Шуннан соц карт миссионер ящикны алып, безнең тирәдәге кысык күзләрен турсайтып утырган кытайларга сузды. Алар, әлбәттә, кыстатып тормадылар. Төрле яктан сузылган куллар күз ачып йомганчы ящикны бушаттылар, хәтта каберләренә җитми дә калды. Миссионер, аларга тагын бер ящик печенье өләште. Бу ашамлыкларны аларга төрмәдән чыккач, Америка кызыл хаҗ җәмгыяте биргән икән. Алар «җәмгыяти хәйрия» бүләген тараталар икән.
11мпериалистик илләрнең колониаль илләр халыкларына карата «прянник һәм камчы» политикасы кулланулары безгә электән үк билгеле иде. Шуңа күрә без бу миссионерларның «юмартлыгына» ко-лониаль ил халыкларын изү поли-тикасының тик бер күренеше, бер ягы итеп кенә карап' тордык.
Ашап беткәч миссионерларның берсе безгә матур кәгазьгә төрелгән бармак озынлыгындагы, ләкин юка гына, бер караганда шоколад, бер караганда конфет сыман бер нәрсә тәкъдим итте. Бик кыс-тагач, без аны алып чәйни башладык. Ләкин бу — шоколад та,1, конфет та түгел иде, тик шоколад кушып фабрикада эшләнгән гади нарат сагызы гына иде. Алар аны аштан соң авыз чистаоту өчен чәйниләр икән. Без үзебез дә моның сагыз икәнен бераз чәйнәгәннән соң гына, шоколады беткәч кенә белдек.
Шулай Америка сагызы чәйни- чәйни бара торгач, без /Мукденга да барып җиттек. 4. Мукденда бер көн
Тарихы ике мең еллар белән исәпләнгән бу борынгы шәһәр өч төп районга бүленеп йөртелә: иске шәһәр, яңа шәһәр һәм арсенал районы.
Манжуриядә яшәүче төрле кабиләләрне, князьләрне берләштер- *М. Гыймадиев гән һәм Дай-цзин династиясенә нигез салган Нурхаци 1625 нче елда Ляояннан Синан местечко- 'сына күчеп килгән, аны Мукден дип атаган һәм шул вакыттан башлап Мукденны үзенең башкаласы итеп игълан иткән. Башкала булгач. Мукден кызу рәвештә үсә башлый. Хәрби максат белән, шәһәрне 17 километр озынлыктагы биек стена! белән әйләндереп алганнар. Инде шул елларда ук шәһәр уртасына император өчен сарай салдырып, шулай ук аны да калын стена белән әйләндереп алганнар. Тыштан кирпеч белән тышланган бу стенаның биеклеге 7 метр, ә калынлыгы 6 метрдан алып 10 метрга кадәр Хитә. Хәзерге көндә аны «эчке шәһәр» дип йөртәләр. Иске шәһәр, Һәм шулай ук аның бер өлеше булган «эчке шәһәр» дә кытай стилендә салын- ган балчык йортлардан гыйбарәт^ Урамнары тар, тәртипсез һәм кәкре-бөкре.
Еллар артыннан еллар үтә. Дай- цзин династиясе үзенең властен көньякка таба җәелдерә, яңа җирләр яулап ала һәм 1644 нче елда Манжурия императоры Шун-Чжи Пекин шәһәрен үзенә буйсындыра. Тагын берничә елдан соң бөтен Кытай Манжурия императоры ку- льута күчә. Чит кабиләләрнең һө- җү?А итеп,' шәһәрне '^алап- ‘ китү куркынычы бетә, шәһәр халкы ка- лың стена тышына чыга башлый., 19 нчы гасырда чит ил империа-листлары Кытайга керә башлагач һәм ил эчендә сәүдә капиталының үсүе нәтиҗәсендә, тормыш феода- дализмның башлангыч дәверендә салынган стена эченә сыймый башлый. Борынгы крепость-шәһәр тышында яңа район барлыкка килә. Хәзерге көндә аны яңа шәһәр дип йөртәләр. Монда хөкүмәт учреждениеләре, төрле предприятиеләр, акционер җәмгыятьләре, банклар, чит ил илчелекләре, институтлар һәм башкалар урнашкан, йортлар Европа стилендә салынган, урамнар озын һәм киң.
Әле безнең заманда да билгеле
Зур Хинган аша 97
булган милитарист Чжан-цзо-лин 1920—1925 нче елларда Мукден арсеналын салдыра башлагач, борынгы Мукден шәһәренә тагын бер район — арсенал районы өстәлә. Японнар хөкем сөргән ва-кытта Мукден арсеналы тагын да үсә һәм киңәя. Арсенал районы завод, фабрикалардан, хәрби складлардан гыйбарәт. Монда өч авиация заводы, автомобиль заводы, металл эшкәртү заводы һәм күп кенә башка предприятиеләр урнаштырылган. Ул заводларда япон империалистлары өчен дары һәм винтовкадан алып, танк һәм самолетларга кадәр һәр төрле кораллар эшләнгән.
Монда кызыл кирпечтән салынган зур завод биналары белән кечкенә фанзалар аралашып киткәннәр. Ул фанзаларда кытай эшчеләре яши. Бу эшчеләрнең күбесен японнар, «халык хезмәтен үтәүчеләр» отрядына мобилизацияләп, илнең төрле почмакларыннан куып китергәннәр. Аларның тормыш шартлары чиктән тыш авыр.
Шулай итеп, Мукден озынлыгы 70 километрга сузылган, ә киңлеге 50 километрга җәелгән гаять зур .шәһәргә әйләнә. Анда яшәүче халыкның саны 2 миллионга җитә.
Без яңа шәһәрдәге «Хабиро» гостиницасына төштек. Бу гостиница Мукден шәһәрендәге иң биек зюрт булганга күрә, аны японнар шулай атаганнар, янәсе, «небоскреб» — түбәсе күккә тиеп торган йорт...
Японнар хөкем сөргән вакытта «Хабиро» гостиницасына төшүчеләр бөтенләй дип әйтерлек, япон колонизаторлары гына булганга күрә, барлык номерлар да дип -әйтерлек япон стилендә эшләнеп, японча- җиһазландырылганнар. Безне дә шундый номерларның берсенә урнаштырдылар.
Номерга керү белән безнең күз алдыбызга Германия килеп басты. Немецлардагы кебек үк монда да бөтен нәрсә стандарт буенча эшләнгән. Тик аерма формада һәм стилнең төрле булуында гына. Бүлмәнең идәненә татималар (камыш маталар) җәелгән, ырмау буенча шуып йөри торган җиңел стена артындагы төп стена эченә ләхет кебек итеп эшләнгән урынга куелган матрас һәм мендәрләрне алмаганда, бүлмәдәге бөтен җиһаз бер тәбәнәк өстәлдән һәм бер көзгедән генә гыйбнрәт. Бүлмәдә утырырга урындык та, ятарга кровать та юк. Без бу күренешне инде Ха- лун-Аршандагы япон казармаларында ук, Ванемяодагы япон бистәсендәге йортларда ук күргән идек.
Мукден шәһәрендәге иң зур гостиницаларның берсенә төшеп тә идәнгә ятып йоклауга безнең күңел һич тә риза түгел иде. Ләкин без артык талчыккан идек. Шуңа- күрә урын талымлап тормадык.
— Әйдә, ярар, солдатка кай* ларда гына йокларга туры килми аңа,—дип идәнгә яттык та, тәмле йокыга киттек.
Әле бик иртә иде. Безнең йокы туярга өлгермәгән иде әле. Ләкин ачык тәрәзә аша үтеп, йокы арасында колакны ярып кергән татарча җыр тавышы мине тәмле йокымнан уятты. Мин урынымнан сикереп тормыйча булдыра алмадым. Тәрәзә янына барып, моңлы һәм күңелгә ягымлы бу җыр тавышын комсызланып тыңлый башладык. Бик матур көй иде ул. Ул көйне тыңлаганда миндә Казанцы сагыну тойгылары уянды. Үземне Казан радиосын тыңлаган кебек хис иттем. Ләкин бу җыр кытайча булып чыкты. Тик кайбер урыннары белән «Комсомолка Нәфисә» көенә, ә кайбер урыннары белән «Галиябану» көенә ошый иде. Шулай да рәхәтләнеп тыңладым мин ул көйне. Ул җырны «Хаби- ро» янындагы икенче бер «ортта 6qp кытай кызы җырлый идей Тиздән җыр тавышы тынды. Ләкин яңадан ятып йокларга минем йокым качкан иде инде. Мин, алтынчы катның тәрәзә төбенә утырып, иртәнге йокыдан яңа гына
7 .C. Ә.- № 7-3
93 . М. Гыймадиев
уянып, хәрәкәткә килә башлаган Мукденны күзәтергә тотындым.
Менә бер кытай озын күсәк белән ике катлы бер йортның стенасына беркотеп куелган зур-зур язуларны ватып ята. Күрәсең, анда ниндидер япон учреждениесе булган булса кирәк. Ул йортның аръягындагы икенче бер йортның ишек өстенә кызыл фонарь куел-ган. Ул фонарь бу йортның фәхешханә икәнлеген белдереп тора. Мукденда мондый йортларның саны 300 дән артык булган икән. Бу йортларның күбесенең хуҗалары японнар булган.
Гостиница яныннан салмак кына йөгереп рикшалар үтеп китте. Аларның берсенең кечкенә генә арбасына зур гәүдәле юан кытай менеп утырган. Аның алдында зур төенчек. Чандыр ат кебек, тәнендә ит әсәре калмаган, тиресе сөягенә ябышып беткән мескен рикша бу юан кытайны көч-хәл белән генә тартып бара. Кытай аңа нәрсәдер әйтә, күрәсең, ашыктыра булса кирәк...
Кояш инде шәһәр өстенә күтәрелеп килә иде. Без Мукденга беренче булып килеп ’ кергән батыр сугышчылар янына киттек.
Мукденга беренче булып майор Челышев автоматчылары килеп төшкәннәр. Алар Мукден аэродромына килеп төшкәндә анда эш кызу була. Аэродромда хезмәт күрсәтүче япон солдатлары безнең автоматчылар килеп төшүдән әле берничә минут кына элек дүрт самолетка бомбалар төйиләр. Ул са-молетларның рульләренә «Изге җил уллары» японча әйткәндә, «Камикадзе» оешмасы членнары •менеп утыралар. Бу үлемдар самурайлар «Изге җил» оешмасына член булып кергәндә япон императоры өчен үләргә ант иткәннәр, ә «алла тарафыннан куелган» микадо исә аларның бөтен гөнаһларын ярлыкарга суз биргән. Шуңа күрә алар самолетларга менеп утырганда, бәхилләшеп, импера-тор,өчен үләргә хәзер булып китәләр.
Совет гаскәрләре килә торган як!ка таба очып киткән самолетлар күздән югалуга аэродромга Манжурия императоры Пу-И килеп • төшә. Аның янында императорның, баш «киңәшчесе» япон генерал- лейтенанты Иососика һәм башкалар булалар. Алар Япониягә ка-чарга кабаланалар, ләкин самолет хәзер булмый. Шуңа күрә алар, бер бүлмәгә кереп, сыра эчәргә утыралар. Ләкин аларга озак көтәргә туры килми, аэродромга бер-бер артлы берничә самолет килеп төшә, ләкин алар... совет самолетлары булалар. Аэродромга безнең автоматчылар хуҗа була. Пу-И турында «кайгырту» да совет офицерлары карамагына күчә, һәм плен алынган курчак императорны самолетка утыртып озаталар. Ләкин Япониягә түгел„ маршал Малиновский штабына.
Аэродромда бер-бер артлы безнең яңа самолетлар төшә башлыйлар, алар белән автоматчылар. Башта аэродромда, ә аннан соң Мукден тирәсендәге япон хәрби частьларында капитуляция башлана. Тиздән Мукден арсеналы да Кызыл Армия сугышчылары кулына күчә.
Арсенал районының корал складлары урнашкан җиргә беренче булып старшина Проскуров, рядовойлардан Никулин һәм Никаноров иптәшләр килеп җитәләр.
Старшина Проскуров арсеналга керә торган зур капка төбендә торучы япон часовоен коралсызландыргач, аның урынына автоматчы. Никоноровны куя да, үзе, Никулинны алып, эчкә кереп китә.
Бу чакырылмаган кунакларны күргән япон солдатлары, тыннарын да> алмыйча йөгереп, арсенал начальнигы полковник Самаучи кабинетына барып керәләр:
— Полковник әфәнде, руслар арсеналда, — диләр алар.
— Булмас! — дип кычкыра аларга полковник. — Паника таратып йөрмәгез, — дип ачуланып, солдатларны кабинетыннан куып чыгара.
Нәкъ шул вакытта1 аның каби
Зур Хинган аша 99
нетына старшина Проскуров һәм кызылармеец Никулин килеп керәләр. «Капитуляция», диләр алар полковник Самаучига. Ул аңлый һәм капитуляция ясарга мәҗбүр була.
Полковник Самаучи арсеналдагы япон солдатларына капитуляция турында приказ бирә. Шулай итеп, атаклы Мукден арсеналы да безнең кулга күчә.
Полковник Самаучи андагы ко-ралларны учетка алу һәм саклау эшләрен оештыруда старшина Проскуровка ярдәм итә башлый, Кызыл Армия старшинасы япон полковнигына поручениеләр бирә..* Шуңа күрә аның иптәшләре, шаярып, Ироскуровны «генерал- старшина», дип йөртә башлыйлар.
Бу зур шәһәрдә йөри торгач, без иске шәһәрнең базар мәйданына килеп чыктык. Кайнап торган көнчыгыш базары. Монда нәрсәләр генә эшләнми һәм ниләр генә юк. Менә бер карт кытай тирес өеме янына; казан асып пилмән пешереп утыра. Тирес өстендәге чебеннәр алмаш-тилмәш өстәл өстендәге камыр өстенә куналар. Бу кытай белән янәшә үк урам итекчесе иске итекләр төзәтеп утыра. Шунда ук конфет саталар, шунда ук иске- москы, шунда ук ит һәм башка нәрсәләр сатып утыралар.
Бара торгач, без берничә ит кибетен үтеп киттек. Бер кибет алдында безне карт кытай туктатып,
— Драс, луски шибыко шан- го, — дип безнең белән, бик озак еллар буена күрешмичә торган дуслар кебек, кулыбызны каты кысып, чын күңелдән күреште. Без башта аны бу инде ит кибетенең хуҗасы икән, бу карт инде якты чырай, төче тел, ягымлы сүзләр белән безгә итне кыйммәтрәк ( сатарга! уйлый ахыры дип уйладык. Ләкин безнең: «Бу кибетнең хуҗасы синме?» — дигән сорауга ул:
— Моя сюда, твоя ходет. Мая нало-мало Масыкавы жит, маломало работай, мало-мало купе- за. — дип сөйли башлагач, бу карт кытайның безне ни өчен туктатуын аңладык. Ул элек Москвада торган икән. Ул анда бераз кус-тарь булып эшләгән һәм бераз вакыт сәүдә итү белән шөгыльләнгән. Ул үзенең Москвада торган урам исемен, йорт номерын, таныш кешеләрнең исем фами-лияләрен, .базар исемнәрен әйтеп бирде. Ул русларны мактап сөйләде.
— Ә хәзер руслар тагын да яхшырак?, — диде ул, — сезнең солдатларыгыз да, офицерларыгыз да ялоннарпа бөтенләй ошамыйлар, простой халыклар, ә менә японнар бөтенләй башка иде, бик эре тоталар иде алар үзләрен, безне кешегә дә санамыйлар иде алар. Сезнекеләр алай түгел, яхшылар, диде ул. Бу безгә карата әйтелгән коры комплемент кына түгел, бәлки чын дуслык хисләре белән чын күңелдән әйтелгән сүзләр иде.
Бу карт кытай руслар турында, Москва турында әле тагын әллә нәрсәләр сөйләргә уйласа да, без вакытыбыз тар булганлыктан аны артык тыңлый алмадык.
Ит кибетләре яныннан үтеп, бераз баргач ниндидер театрсыман бер зур йортка килеп җиттек. Аның ишеге ачык иде. Шуңа күрә без туп-туры эчкә юнәлдек. Бездән билет-фәлән сорап тормадылар. Без кергәндә монда бер артист фокуслар күрсәтә иде. Тамаша залы шактый зур, тамашачылар да байтак иде. Тик ул театр булудан бигрәк башка бер урынны хәтерләтә иде. Монда ба-рыннан да элек безнең күзгә сату итеп йөрүче малай-шалайлар ташланды. Тамашачылар исә алардан карбыз һәм кабак теше, көнбагыш алып, үзләреннән алдагы рәттә утыручыларның аркаларына чиертеп утыралар. Хәтта’ берничә кытай бер почмакта чәй эчеп утыралар иде. Ә арткы рәттә берничә кытай, урынның буш булуыннан файдаланыгё, скамьяга сузылып ятканнар да гырылдап йокыга киткәннәр.
Бу театр, эссе кояш астында, базарда йөреп арганнан соң, кай
10о М. Гыймадиез
бер сәүдәгәрләр өчен ял итеп, йоклап чыгу өчен дә хезмәт итә икән. Шуңа күрә аның ишеге дә һәрвакыт ачык, теләгән вакытта кереп, теләгән вакытта чыга аласың. Без дә: «Әйдә, йоклаган кешеләргә комачаулап йөрмик», — дип, аннан чыгып киттек.
Без кич белән «Хабиро»га кайтканда яңа шәһәрдәге «Яхмато» гостиницасы каршындагы мәйданга килеп чыктык. Монда Мукденга беренче булып килеп кергән совет танклары торалар иде. Майор Устюжанин командалыгындагы бу танклар бик аз вакыт эчендә озын юл үткәннәр. Зур Хинганньг кичкәннәр, Таонань шәһәреннән алып Мукденга кадәр разведка ясап, алдан барганнар. Аларга берничә урында японнар белән бәрелешергә туры килә, ләкин һәр очрашуда японнарны җиңеп алга баралар.
Сугышта еш кынаг алдан күрелмәгән, алдан уйланылмаган «дошманнар» да очрый. Устюжанин танкистлары 'да, Мукденга якынлашып килгәндә шундый «дошманга» очрыйлар. Берничә көн буена өзлексез яуган көчле яңгырдан елгаларның сулары артып, ярдан чыга һәм берничә дистә километрларга җәелә. Паром белән дә, понтон күпере салып та үтәргә мөмкин булмый. Танкларга алга бару өчен бары бер генә юл була. Алар тимер юл өстеннән барырга карар кылалар. Ләкин ул да куркынычлы. Танкларны рельслар өстеннән алып бару өчен аеруча осталык таләп ителә. Рульне уң якка таба аз гына борсаң да, танкның гусеницасы өзелеп, бу дәһшәтле машинаның тукталып калуы мөмкин, ә рульне сулга борсаң, танк аска төшеп китә, һәм аның су эченә кереп бату куркынычы була. Совет танкистларының осталыгы, җиңүгә булган тимердәй нык ихтыярлары бу авырлыкларны да җиңеп чыгалар һәм билгеләнгән вакытта Мукденга килеп җитәләр.
Ул танкларның өстендә автоматчы десантчылар булалар. Алар арасында татар егете Ногманов та була. Ул Ватан сугышы вакытында бик күп шәһәрләрне алуда катнашкан. Ул Көнчыгыш Пруссия- нең башкаласы булган Кенигсберг шәһәрен штурмлауда катнашкан. Бу крепостьны штурмлау вакытында күрсәткән батырлыклары өчен ул Дан ордены белән бүләкләнгән. Ләкин ул, танк өстенә утырып, Мукден урамына кергәндәге кебек бер вакытта да дулкынланмаган. Чөнки ул Мукденны кечкенә вакыттан ук ишетеп белә. Моннан 41 ел элек Мукден янында барган каты сугышларда аның сөекле бабасы үлгән. Аларның семьясында япон сугышы бәетен һәркем белә. Мукденда аның бабасының каны түгелгән, гәүдәсе күмелгән. Ул Мукден янындагы рус солдатлары кабере өстендә башын ия. Кем белә, бәлки аның бабасы да шунда күмелгәндер.
Ләкин ул бүген шат. Ул моннан 41 ел элек үлгән бабасы өчен бүген японнардан үч алуы белән го- ‘Рурлайа.
Әйе, 1904 нче елгы сугышта Россия җиңелде. Ләкин рус халкы җиңелмәде. Ул талантсыз патша генералларының Россия өстенә төшергән бу кара тапны бетерү кө-нен кырык ел буена түземсезлек белән көтте һәм, бөек Сталин җитәкчелегендә', бер җиңүдән икенче җиңүгә барган Кызыл Армия бу кара тапны юып ташлады. Ногманов Рус коралының данын моңа кадәр күренмәгән югарылыкка күтәрүче Кызыл Армиянең бер солдаты булуы белән чиксез шатла- н*а.
• 5. Чанчуньда ике ай
Чанчунь — безнеңчә «озын яз» дигән үз. Монда яз иртә килә. Җәй көнендә һава уртача — артык эссе дә, салкын да түгел. Көз соң килә, кыш йомшак була. Монда җиде-сигез ай буена җир өстен яшел үлән каплап, киң ’яфраклы төрле агачлар, үзләренең яшел ботаклары белән шәһәр һәм авылларны бизәп, тирә-якка ямь биреп торалар.
Зур Хинган аша Ю1
Чанчунь — Маиҗоу-Гоның баш-каласы. Ә моннан 15 ел элек, японнар Манжурияне басып алганга кадәр ул бер өяз шәһәре булган. Анда яшәүче халыклар кытай кустарьларыннан, сәүдәгәрләреннән гыйбарәт булган. Алар үзләренең фанзаларында үз тормышлары белән яши биргәннәр.
Японнар, Манжурияне* басып алып, Манҗоу-Го «дәүләте» төзегәч, башкала өчен Манжурияне»! элекке административ, экономик һәм культура үзәге булган Мукден шәһәрен, ул көньякта булганга күрә. яраксыз тапканнар. Яңа башкала өчен, илнең урта бер җирендә торган Чанчуньны артыграк сана- ганнар1 Анда яңа йортлар салган-нар. Иске Чанчуньны «Синь-цзин» дип, ягъни «Яна башкала» дип атап йөртә башлыйлар. Ләкин шулай да Чанчунь шәһәрен кытай халкы Синь-цзин дип йөрми. «Яна башкала» дип атамый. Кытай халкы японнарның югары раса кешеләре булуын да, Маньҗоу-Гоның дәүләт ёулуын да танырга теләми. Нигә танысын? Монда салынган һәрбер яңа йортның һәрбер кирпече, һәрбер ташы кытай эшчеләренең кулы белән куелган, аларның маң- лай тирләре белән юылган. Ә йортлар салынып бетү белән үк аларга япон империалистлары, эреле-ваклы төрле чиновниклар күчеп килгәннәр. Ундүрт ел эчендә аларның саны 20Э меңгә җиткән -һәм шәһәр халкының 30 процентын тәшкил иткәннәр. Үзләрен Азиянең «югары расасы» дип атаган Ямато кабиләләре Чанчунь шәһәренә һәм шулай ук Манжуриянең башка шәһәрлә-ренә дә агылганнар. Алар «Азия халыкларын берләштерү» лозунгы- сы астында ил белән идарә итүне, илнең экономикасын, сәүдә эшләрен үз кулларына туплаганнар.
Японнар халыкны «тәрбияләү» эшенә зур әһәмият биргәннәр. Чан- чуньда кытайча, японча, монголча һәм корейча берничә газета чыгарылган. Халыкны дини хөрафәтләр белән агулауга зур игътибар бирәннәр. Дин башлыкларын сатып алып, үзләренә хезмәт иттерергә тырышканнар, күп кенә яңа гый-бадәтханәләр салдырганнар. Японнар хөкем сөргән вакыт эчендә бер Чанчуньда гына ике зур храм салына.
Пу-И 1941 нче елда япониядә йөреп кайткач, үзенең сарае янына «Кенкоку Синбио» храмын салдыра. Безнеңчә әйткәндә, бу дәүләт нигезе храмы дигән сүз. Бу храм японнарның хатын алласы Аматера- су Оомикалига багышланган. Икенче храм Чанчуньның көньяк бистәсендәге «Кенкоку Чурейбио» храмы. Бу храм 456 мең квадрат метр урынны алып тора. Аны салуда 150 мең кытай эшчесе катнашкан. Шунсы характерлы, бу храм 1931 нче елда японнар Манжуриягә басып керунең беренче көннәрендә японнар белән кытайлар арасында каты сугышлар булган урынга салынган. Монда кытай патриотлары япон империалистларына нык каршылык күрсәткәннәр, күп кенә са-мурайларны үтергәннәр. Японнар, Манжурияне басып алып, үзләренең кубызына биүче «курчак хөкүмәт» төзегәч, Манжурияне басып алуда үлгән самурайларны, Манжурияне азат итү өчен көрәштә корбан булган кешеләр итеп күрсәтергә тырышканнар. Нәкъ шул максат белән «Кенкоку-Чурейбно» гыйбадәтханәсен салдырганнар. Бу храмда Манжурия өчен сугышларда үлгән япон самурайларының һәм патриот кытайлар тарафыннан үтерелгән сатлык кытайларның исемнәре җыйналган. Аларның саны 25 меңнән артык. Аларның җаннары да шул храмда яшиләр имеш. Монда гыйбадәт кылганда шуларны искә алганнар һәм елына бер тапкыр алар өчен махсус гыйбадәт кылганнар. Дин башлыклары, башында дәүләт храмнары идарәсе президенты япон генералы Хасиммата торган хәлдә, манжур халыкларын шулар кебек фидакарь булырга һәм Манҗс.у-Го дәүләтен саклау өчен» (асылда, япон империалистлары интереслары өчен) бер нәрсәләрен дә кызганмаска, хәтта үләргә дә
102
М. Гыймадяев
хәзер торырга чакырганнар.
Кытай хезмәт ияләре өчен тормыш авыр булган. Аларның эчләрендә илбасарларга каршы ачы нәфрәт артканнан-арта барган, тешләрен кысып кына чыдаганнар алар.
Совет халкының һәм кытай халкының гомуми дошманы булган япон империалистларын куу өчен Кызыл Армия Манжурия җиренә аяк баскач та кытай халкы, җиңел сулап, тулы тавыш белән: «Җитәр!» ди. Үзенең муеныннан японнар киерткән агач камытны салып ташлый.
Кытай халкының японнарга ачуы чиксез зур була. Бу турыда алар болай ДИ:
— Әгәр дә Кызыл Армия килеп безне азат итмәгән булса, без ни эшләр идек икән? Коточкыч тормыш иде- бездә.
Синь-цзинь — яңа башкала. Яңа башкалада император өчен яна сарай салмый калырга мөмкинмесоң! Японнар кытай халкыннан таланган байлык һәм кытай халкының көче белән Чанчунь шәһәрендә императорга яңа сарай да салалар. Ул калын стена белән әйләндереп алынган. Тимер капка төбендәге совет часовое яныннан үтеп, без шул стенаның эченә керәбез. Монда ниндидер складлар. Асфальт җәелгән киң юл белән ике йөз метр чамасы баргач, икенче стена. Капка төбендә совет часовое тора. Документларны күрсәткәч без. аннан да үтеп, икенче стена эченә керәбез. Монда император сарае. Ул кытай стилендә салынган йортлардан һәм Европа стилендә салынган тагын бер йорттан гыйбарәт. йортларның тирә-ягында ясалма күл һәм бассёйннар булган. Аларда кызыл канатлы балыклар, озын муенлы аккошлар йөзгән, ә император хатыны исә тәрәзәне ачып, бассейнга җим атып, андагы балыклар һәм аккошлар белән шаяра торган булган, аларның җим очен талатуларыннан җанына ләззәт тапкан. Император Пу-И кытай халкын дөге ашаудан тыйган за-конга шушы сарайда кул куя. Ул закон буенча бары тик япон им-периалистларына турылыклы булган кытайларга гына дөге ашарга рөхсәт ителә. Аларга «Тэ-фу» дигән карточка бирелә. Ә «Шоу» карточкасы бирелгән кешеләргә гаолян гына ашарга рөхсәт ителә. Каян булса да алып, дөге ашаганын күрсәләр, ул кешене дәүләт алдында җинаять эшләүдә гаеплиләр, я булмаса күргән урында тотып кыйныйлар. Император хатынының анда ни эше бар? Ул дөгене учлап- учлап судагы балыкларга ыргыта бирә.
Безнең гаскәрләр Манжуриягә килеп керү белән Пу-И үзенең «киңәшчеләре» белән сарайдан кача. Кытай халкы үзләренә японнар тарафыннан көчләп тагылган «курчак император»дан котыла, һәркем сарайга кереп, үзенең өлешен кире алырга омтыла. Һәркем сарайдан нәрсә булса да эләктереп чыгарга тырыша. Бакчадагы ясалма күлләрнең суын агызып, андагы кызыл канатлы балыкларны да тотып алалар. Чанчуньдагы ярлы кытайларның күбесе ул көнне император сараеннан алып кайткан продукттан аш әзерләп, 4—5 елга1 бе- ренече тапкыр туйганчы тамакларын тукландыралар.
Без барганда император сараен совет сугышчылары саклый иде. Аларның командиры Башкортстан- нан килгән татар егете лейтенант- Таһир Фазлиев. Ул, император сараеннан чыгып, безне каршы алды. Без аңа сарайны күрү өчен килүебез турында әйттек, ул безне Европа стилендә салынган йортка алып китте. Ул ике катлы йорт. Аның түбәсе сарыга буялган. Янәсе алтын белән ябылган төсле итмәкче булганнар. Бу сарайда Пу-И чит ил дәүләтләре вәкилләрен кабул ит/кән. Бу сарайга кытайларга керергә ярамаган.
Сарайның эченә керәбез. Стеналары ялтырап торган мәрмәрдән эшләнгән. Бүлмәләр сөяктән кырып эшләнгән, Һәм төрле буяулы ефәктән тукып ясалган һәр төрле япон-
Зур Хинган аша
кытай рәсемнәре һәм портретлар белән бизәлгән. Пу-И шул сарайда торган. Монда кино залы да,к врач кабинеты да бар. Хәтта курчаклар өчен дә аерым кабинет булган. Ул кабинетта борынгы кытай солдатлары дисеңме, япон са-мурайлары дисеңме — эреле-ваклы һәр төрле курчаклар куелган. Сөйләүләренә караганда, Пу-И ул курчакларны кытай халкына кара,- ганда ныграк ярата торган булган1. Хәер, гаҗәп түгел, үзе «курчак император» булгач, кешеләргә караганда курчакларны ныграк яратуы бик табигый.
Без, бу сарайдан чыгып, кытай стилендә салынган икенче сарайга керәбез. Пу-И монда кытай чи-новникларын, «курчак хөкүмәте» министрларын кабул итә торган булган. Без кызыл палас җәелгән баскыч буйлап икенче катка күтәреләбез. Билгеле, без гадәттәгечә, ике аяклап мендек. Ә бит күптән түгел генә бу баскычтан, менгәндә кешеләр дүрт аякланып менә торган бул-ганнар. Император яныңа килгәндә кеше үзенең кешелек сыйфатларын югалтырга, һич сүзсез буйсынучы колга әйләнергә тиеш булган.
Икенче каттагы бер бүлмәдә сары ефәк белән тышланган китаплар тутырылган. Бу китапларда Пу-Илар династиясенең тарихы язылган. Имеш, «Пу-Илар нәсле бик борынгы заманнардан бирле үк патша булып килә. Патша булырга аларга алла кушкан. Аларның кулыннан бу хокукны тартып алырга омтылу — аллага хыянәт итү. Пу-Илар нәселе мәңгегә патша булырга тиеш». Бу китапларны алар мөмкин кадәр күбрәк таратырга тырышканнар. Нинди булса да берәр мәсьәләне хәл кылуны сорап килгән чи-новникларның да кулына'.сарайдан шушы китапларның берсен тоттырып чыгара торган булганнар.
Япон империалистлары үзләренең микадоларын алла дәрәҗәсендәге кеше дип дәгъва иткән кебек, Пу-i Ины да алла тарафыннан җибәрелгән кеше итеп, аның тәхетен какшамас тәхет итеп күрсәтергә тырышканнар. Ләкин ул тәхет Ман- җоу-Го җиренә безнең беренче снаряд килеп төшкәч тә чатный. Император аны ташлап кача. Хәзер ул тарихи бер урын гына булып калган.
Кытай бөтенләй башка ил, башка дөнья. Ул мең еллар буенча мөстәкыйль рәвештә тәрәкъкый иткән. Гарәп культурасы да, Европа культурасы да куп еллар буенча аның калын стенасы аша үтеп керә ал.маган. Шуңа күрә әле хәзер дә монда икенче илдән килгән кешегә һәр нәрсә ят Һәм киресенчә эшләнә кебек тоела. Мәсәлән, әле хәзерге көндә дә авыл җирләрендә хатын кызлар, кыска күлмәк киеп, ә ирләр исә озын җилән киеп йөриләр. Аш-суны да ирләр пешерә-ләр, тимер юлларда да, хәрәкәг бездәге кебек уң яктан түгел, киресенчә — сул яктан. Шулар кебек киресенчә эшләнә торган эшләр бик күп монда.
Кытайның теле дә саф, анда башка телләр йогынтысы бөтенләй сизелми. Аерым телләрдән аерым сүзләр кергән булса да ул сүзләр кытайлаштырылганнар. Европадагы барлык илләр өчен уртак булган сүзләр монда бөтенләй ишетелмиләр. Шуңа күрә монда халык белән аралашуы авыр. Бер сүз белән аңларга мөмкин булган вакыйганың мәгънәсенә төшенер өчен кай- чакта берничә сәгать вакытыңны әрәм итәсең. Уңайсыз хәлдә калган чаклар да була. Тик көләргә яныңда кеше генә булмый.
Чанчуньга килеп төшкәч тә безгә шәһәр комендатурасын эзләп табарга кирәк булды. Без бер кытай извозчигы янына килеп, безне комендатурага алып баруны сорадык. «Комендант» дигән сүзне ишеткәч тә ул «аа!» дип башын иде, ягъни беләм дигән мәгънәне аңлатты. Без бу кытай безне аңлады инде дип уйладык һәм һич тә шикләнмичә утырдык та киттек. Ләкин извозчик безне бөтенләй кире якка алып киткән булып чыкты. Атка утырып олы урам белән ярты сәгать вакыт барганнан соң, ул
104 М. Гыймадне?
извозчик безне тар урамдагы чүлмәк, чыпта, ит кибетләре каршындагы өч катлы бер йорт янына китереп төшерде һәм шул йортка кулы белән күрсәтте. Ләкин бу йортта комендант түгел, бәлки ниндидер әһәмиятсез бер кытай учреж-дениесе булып чыкты.
Бу әле бер хәл. Ә менә икенче бер кызык вакыйга. Ул болан булды. Бер көнне урта яшьләрдәге дүрт кытай матурлап ясалган, төрле буяу белән бизәкләнгән һәм ике колга өстенә беркетеп куелган ниндидер бер будка күтәреп урам буйлап баралар иде. Будка эчендә тәхетсыман итеп эшләнгән урындыкка матур һәм ‘ яшь бер кыз утырган. Моны күргәч извозчик кытайдан мин: «Бу кем?» дип сорадым. Ул русча белмәсә дә, минем сорауны аңлады һәм:
— Мадама шанго, — дип җавап бирде. Шуннан соң, гадәттәгечә дилбегәсен тартып, кулындагы чыбыркысы белән сугып, атын юырттыра башлады.
Юл уңае булганга без алар артыннан бардык һәм мин кызыксынып, үз-үземә шундый сораулар бирдем: «Кем ул Мадама шанго? Нигә ул япь-яшь башы белән кешеләрдән күтәртеп йөри? Нигә ул үз аягы белән бармый? Әллә югыйсә губернатор кызымы?»
Шау-шулы шәһәр урамы буй-’ лап шактый барырга туры килде безгә. Мин, бу кызның кем икәнен белергә теләп, кытайдан икенче кат сорадым. Ләкин ул бу юлы да шул ук «Мадама шанго» дан башка бер нәрсә дә әйтмәде. Хәер, нәрсә сөйләп торсын, чөнки ул минем кытайча анламаганлыкны белә иде. Ярый, шулай булсын, «Яхшы хатын», ди. Нигә соң ул атка яки машинага утырып йөрми?
Шулай уйланып бара торгач, «Мадама шанго»ны кытай стилендә салынган ике катлы бер йортның ишек алдына алып керделәр. Мин дә, аттан төшеп, алар артыннан йортның эченә кереп киттем. Ләкин «Мадама шанго» күздән югалган иде инде. Ул ниндидер бер өйнең эченә кереп киткән. Ишек алдында гик бары бер төркем кытайлар гына тора иде. Мин алардан сораштыра башладым.' Бу нинди кыз? Нигә ул үзен кешеләрдән күтәртеп йөри? Алар, әлбәттә, бер нәрсә дә аңла-мадылар. Минем яндагы кытайлар үзара нәрсәдер сөйләштеләр, миннән шикләнеп, борчыла да башладылар, ахрысы. Шул арада берсе йөгереп өйгә кереп китте һәм, үзе белән, 50 яшьләр чамасындагы бер кытайны алып чыкты. Ул туп-туры минем янга килеп:
— Люски холясо, китайски ко- лясо, — дип минем кулны кысты һәм аннан соң «японский холясо нето» дип өстәп куйды. Ул бераз русча белә икән. Башка кытайлар да: «Ниппонде пошанго» дип аның сүзен дөресләп куйдылар.
— «Мадама шанго» кем?
— Мадама шанго мая, — диде кытай.
— Син кем соң?
— Купеза, — дип җавап бирде ул. Бу аның мин купең, сәүдәгәр дигән сүзе иде.
Бу кытайга мин бер-бер артлы сораулар бирә башладым, һәм аның биргән җавапларыннан шул аңла-г шылды: бу кытай Ю—Жи-чан
исемле сәүдәгәр икән. Мадама шанго 19 яшьлек кыз булып чыкты. Аны кияү янына, Ю—Жи-чан янына алып килгәннәр икән. Ул бу Йортка өченче хатын булып килгән.
Ю—Жи-чан беренче тапкыр моннан 25 ел элек өйләнгән булган. Беренче хатыны белән ул 17 ел торган. Шул вакыт эчендә аларныц 8 балалары .булган, ләкин бөтенесе дә кыз бала булганнар. Ю—Жи-чан га 40 яшь тула. 40 яшькә җитеп тә. хатыны ир бала тудырмаса, кытай законы буенча ирнең икенче хатын алырга хакы бар икән. Ю—Жи-чан бу хокуктан файдалана,- әлбәттә. Ул икенче хатынга өйләнә. Аның белән 8 ел тора, яшь хатын 8 ел эчендә 3 бала таба, ләкин бер кил- мәсә килми бит. Хатыны авырга узган саен Ю—-Жи-чанның: «Монысы инде ир бала булыр», дип өметләнеп торуы юкка гына була. Яшь
Зур Хпнган аша һ
хатын да Ю—Җп-чанга ичмаса бер генә ир бала да китерми. Ике хатыннан унбер бала гуа, унбере дә кыз. Көннәрнең берендә Ю—Ди чан ике хатынын да чакырып китерә ДӘ: «Сез минем ышанычымны аклый алмадыгыз, мин сездән ир бала көттем, ә сез кыз китердегез, мин ир бала... Ә сез кыз... Юк, болай булмый, мин өченче хатынга әйләнәм, ир бала китерә торганга», ди. Беренче хатыны да. икенче хатыны да иренең ихтыярына каршы килмиләр. Шулай итеп, Ю—Җи-чан өченче хатынга өйләнә. Бүген Ю—Жи-чан янына шуны алып килгәннәр икән.
Икенче бер вакыйга. Шәһәрнең үзәк урамындагы бер зур йортның ишеге янына куелган афишада түбәндәге сүзләр язылган иде: «Русча җыр, русча бию... Украинача җыр... Татарча бию — Масуда».
Бу сүзләрне укыгач, минем яндагы иптәш гаҗәпсенеп:
— Татарча бию, Мәсгудә! — дип афишада язылган сүзләрне кабатлады.
Афишага караганда артистларның чыгыш ясау вакыты җиткән иде инде. Без Мәсгудәне күреп чыгарга булдык. Чанчуньда тора башлаганга шактый вакыт үтсә дә. безнең концертта булганыбыз юк иде әле.
Залга кергәч тә, уң яктагы почмакта утыручы кызлар арасыннан дүрт кыз, килеп, безгә түргә узарга тәкъдим иттеләр һәм без өсгәл янына утыру белән үк, алар да безнең янга килеп утыра башладылар. Юк, без үзебез генә утырабыз, дидек без аларга һәм шуннан соң ул кызлар кире урыннарына барып утырдылар. Сүз уңае белән шуны әйтеп китәргә) кирәк, бу кызлар залда бию белән бергә, шунда кер-гән кешеләрне кыстап ашату, эчертү-’ өчен килеп утыралар икән, чөнки кергән кешеләр никадәр күп ашасалар, никадәр күп эчсәләр, хуҗага файда шул кадәр күп килә һәм файданың ун проценты н/ул кыстап ашаткан кызга була икән.
Билгеле, без кызлар өчен дә, хуҗа өчен дә файдасыз кешеләр булып чыктык.
Кыйммәтле картиналар белән бизәлгән, яхшы җиһазланган бу зур залның уртасына таба сузылып киткән, тәбәнәк кенә рәшәткә белән әйләндереп алынган мәйданчыкка -артистлар, бер-бер артлы чыгып, үзләренең номерларын башкардылар. Менә Мәсгудә дә килеп чыкты, озын буйлы кара кыз. Ул ирләр киемендә, аның башында ука белән чиккән чуар түбәтәй, өстендә шундый ук камзул, аягында кызыл итек, кулында камчы. Шул камчы белән ул җиргә суга-суга ниндидер безгә билгеле булмаган татар көе- сыман көйгә бии башлады.
Берничә минуттан соң ул сәхнәдән йөгереп чыгып китте. Залдагы өстәлләр әйләнәсендә утыручылар кул чабып, озатып калдылар.
Без, бераз сөйләшеп утырмакчы булып, Д4әсгудәне үзебезнең янга чакырдык. Ләкин официант аның безнең янга килмәячәге һәм башка артистлар белән икенче җиргә барырга ашыгуы турында аңлатты. Шуннан соң без артистларның грим бүлмәсе янына барып, бер генә минутка Мәсгудәнең чыгуын сорадык. Ул, арткы ишектән чыгып, минем каршыма килеп басты. Мәсгудә әле костюмнарын алмаштырырга да, гримнарын юарга да өлгермәгән иде.
— Ватакуси Масуда, — диде ул японча. Бу аның Мәсгудә мин булам дигән сүзе иде. Үзем дә сизмәстән:
— Юк, син Мәсгудә түгел, — дидем мин аңа русча. Чөнки әле моннан бер генә минут элек камчы белән идәнгә суга-суга биегән, чуар түбәтәйле Мәсгудә татар кызы түгел, бәлки бер яшь егет булып чыкты. Русча беләсеңме. — дип мин аңа икенче сорауны биргәч, ул:
— Рюси вакаримас, — дип, • үзенең русча белмәве турында әйтте. Шулай итеп, «Мәсгудә» кытай артисты булып чыкты. Бу артистның фамилиясе Масуда булганмы, әллә
106 М. Гыймал»
алдап, халыкны күбрәк тарту өчен татарча бию булганга күрә татар кызы исемен кулланганнармы, тел белмәгәнлектән без бу турыда сораша алмадык.
Кытай халкы үзләрен азат итүче Кызыл Армияне чын күңелдән тәбрик итеп каршы алды. Менә берничә мисал.
Без Чанчуньда торганда шәһәр интеллигенциясенең митингысы булды. Митинг шәһәрдәге иң яхшы театрда үткәрелде. Монда катнашучыларның күпчелеге бу театрның бусагасыннан беренче тапкыр аяк атлап кергәннәр. Алар 14 ел буена анда керә алмаганнар. Хәзер генә алар үзләрен тулы хокуклы хуҗа итеп хис итәләр һәм тулы тавыш белән трибунадан сөйлиләр.
Трибунага Манжурия язучысы У — Инн күтәрелә. Ул японнарның манжур халкын ничек изүләре, хурлаулары һәм кимсетүләре турында сөйли. Ул бу изүләрне үз җилкәсендә татыган, үз күзләре белән күргән. Үзе хатын-кыз булганга күрә, японнар хөкем сөргән чорда кытай хатын-кызларының ничек изелүләре ана таныш. Ул үзенең әсәрләрендә дә кытай хатын-кызларының авыр тормышын чагылдырган. Залдагы халык аны яхшы белә. Аның: «Яшәсен совет халкы белән кыт‘ай халкы арасындагы дуслык?» дигән сүзләрең залдагы халык көчле кул чабулар белән озата.
Трибунага кытай драматургы Ля — Яшен менеп баса.
— Япония һәм Советлар Союзы — Кытайның күршеләре. Күршеләр тыныч яшәргә, тату торырга тиешләр иде. Ләкин Япония алай булып чыкмады. Ерак Көнчыгышта ул сугыш уты кабызып җибәрде һәм кытай халкын кол итәргә те-ләде. Тик безнең икенче күршебез генә безнең белән тату яшәде һәм безгә ярдәм кулын сузды. Хәзер инде кем безнең дустыбыз, кем безнең дошманыбыз, үзегез әйтегез!
Залдагы халык ораторның сүзләрен көчле кул чабу белән каршы ала. Өч меңгә якын кеше бер авыздан: «Вань — сюй СССР!» «Вань — сюй. Сталин!» дип кычкыра.
«Вань — сюй» — иң югары дәрәҗәдә тәбрикләү -(туры мәгънәсе — 10 мең ел яшә дигән сүз). Кытай халкы Кызыл Армиягә һәм совет халкына үзенең рәхмәтен җиткерер өчен барлык ^мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша, йорт стеналары, койма такталары, гүяки театр янындагы афиша такталары кебек. Совет — Кытай дуслыгы турындагы төрле лозунглар, плакатлар һәм урак-чүкеч рәсемнәре белән туты-рылганнар. Һәр урында «Ура-ура. СССР!» — дигән язулар очрый. Менә «Азия» рестораны. Аның тәрәзәсенә түбәндәге сүзләр язылган: «Горячая закуска, вкусный обед. Добро пожаловать. Заходите, будем говорить языком ласковых слов. Ура-ура СССР!» Өстән караганда бу колке һәм мәгънәсез сүзләр булып тоела. Ләкин бу сүзләрнең тирән эчтәлеге бар. Бу сүзләр аша кытайлар «Вань—сюй СССР!», «Яшәсен СССР»! дигән мәгънәне әйтәләр. Кызыл Армия үзенең тарихи миссиясен үтәгәч, Манжурия- дән китте. Үзләрен азат итүчеләрне озату хөрмәтенә Манжурия шәһәрләрендә кытай халкы гаять зур демонстрацияләр оештырды, һәр җирдә «Вань—сюй СССР!», «Вань— сюй, Сталин!» сүзләре яңгырады.
Хабаровск, 1946 ел