ЯШЬ ГВАРДИЯ
(ШУЛ ИСЕМДӘГЕ РОМАННАН ӨЗЕКЛӘР)
Күренекле рус совет язучысы А. Фадеевның «Яшь гвардия» дигән романы, 1945 елда иҗат ителгән әсәрләр арасында, беренче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүтәнләнде.
Тирән мәхәббәт һәм ялкынлы нәфрәт белән, кайгы һәм ачу белән янган, бер үк вакытта үтә нәфис тә һәм кырыс та булган бу монументаль әсәрдә сугышның дәһшәтле сынауларын намус белән кичкән геропк совет яшьләре тасвир ителә.
‘ «Яшь гвардия» романында чын-чыннал яшәгән һәм фашист илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып барган Краснодон егетләре һәм кызлары хәрәкәт итәләр, lop- мыш тарафыннан көрәш һәм үлем алдына китереп бастырылган бу гүзәл совет яшьләре бөтен бөеклекләрёндә гәүдәләнәләр, без Совет Ватаны өчен тормышларын аямаган бу rip йөрәкле яшьләрнең ягымлы, батыр тавышларын ишетәбез, кыю, фидакарь эшләрен күрәбез.
Зур талант белән язылган бу ромай геройларында совет строеның бөтен бөеклеге, совет строе принципларының көче, аның нигезләренең какшамас ныклыгы гәүдәләнә.
«Яшь гвардия» романының авторы Александр Александрович Фадеев 1901 елда Себернең Кимры шәһәрендә, крестьян семь- ясында туган. Ул 16 яшьтән революция юлына керә, партизан отрядларында акларга каршы с>гыша, Кызыл Армия частьларында хезмәт итә. 1921 елда Кронштадт мятежын бастыруга катнаша. 1918' елда ВКП(б) сафына керә.
Совет әдәбиятының актив язучыларыннза берсе булган А. Фадеев киң катлау укучылар массасына үзенең «Тар-мар», «Удеге- ■ләрнең соңгысы» романнары белән таныш.
А. Фадеев Ленин ордены белән бүләкләнгән һәм СССР Верховный Советы депутаты.
Түбәндә без «Яшь гвардия» романыннан аерым өзекләр урнаштырабыз.
Олег әнкәсе белән сөйләшеп аң-лашканнан соң, аның эшчәнлегенә бер нинди дә каршылык калмады: аңарга бөтен өй эче кушылды, Олегның барлык туганнары аңарга ярдәм итә, һәм әнкәсе беренче кеше булып булыша иде.
Өлкән буыннарның иң кыйммәтле тәҗрибәләре аркылы, китаплар, үги атасы сөйләгәннәр аркылы, җиңелүнең һәм беренче башлап тормышка ашырылган уйларның ул үзе һәм иптәшләре кичергән бик кыска вакытлы, ләкин гадәттән тыш интенсив булган тәҗрибәләре аркылы сизелмәстән үзләштерелеп, бер бөтен булып тупланган нәрсә ун алты яшьлек егетнең йөрәгенең кай җирендә бергә укмашканын бер кем дә әйтә алмас иде. Ләкин «Яшь гвар- дия»нең эшчәнлеге киңрәк җәелә барган саен Олегның иптәшләренә булган йогынтысы үсә бара һәм ул үзе моны торган саен тирәнрәк төшенә бара иде. Олег кеше арасында булырга бик ярата, тормышны бирелеп сөя, үзен бик гади тота, иптәшләре өстеннән хөкем сөрү турында фикер йөртү генә түгел, бәлки иптәшләренә карата, аларнык фикерләренә карата хәтта гади игътибарсызлык күрсәтү генә дә анык өчен бик ямьсез, чирканыч булып тоела иде. Ләкин ул үзләренең эш- чәйлегенең уңышы һәм уңышсыз- лыгы куп өлешендә нәкъ үзенен, Олегның, барлык иптәшләре арасында бөтенесен дә алдан күрә белә
‘Яшь гвардия 37
алуына яки ялгышуына бәйле булганын торган саен ныграк төшенә бара иде.
Ул үзенә караганда яшь ягыннан өлкән булган кыз белән, аз сүзле, романтикалы һәм курыкмас кыз белән, авыр кара чәч толымнары түгәрәкләнеп килгән көчле җилкәлә- ренәтөшеп тора торган, карасу туткыллы, матур куллы, карасу төстәге киң ачылган зур күзләре өстеннән сызылып киткән кашларында чакыру, дәрт, очыну чагылган кызга дуслык җебе белән бәйләнгән иде. Нина Иванцова Олегның һәрбер күз карашын, хәрәкәтен алдан сизеп тора һәм аның теләсә нинди йомышын да карулыксыз, куркусыз һәм төгәл үти иде.
һәрвакытта да я листовкалар белән, я нинди дә булса җирнең планы белән, я өлкә партизаннар штабына донесение белән, я вакытлыча булган комсомол билетлары белән мәшгуль килеш алар һичбер эч пошуны белмәстән сәгатьләр буенча дәшмичә бергә утьюа алалар иде. Ә инде сөйләшә башласалар алар җир өстеннән югарыда очалар, кеше рухы иҗат иткән һәм балалар күзе җитә алган бар нәрсә дә алао- ның хыялыннан кичә иде. Ә кай- чакны һич сәбәпсез-нисез аларга шундый күңелле ' булып китә, алар бары тик көләләр генә —Олег бармак очларын уа-уа малайларча, тыелмастан, күзләреннән яшь чыкканчы көлә, ә Нина кызларга хас булганча: акрын гына, ышанган күңеллелек белән, яисә хатын-кызларга хас булганча, Олегдан нәрсәдер яшергәндәй, хәтта бераз серле дә итеп көлә иде.
Шулай итеп, тормышның бу иң авыр вакытында Олег үзенең яшьлек көчләренең барсының да чәчәк аткан иң бәхетле чорына керде. Ул һәрвакытта да әсәрләнгән, җанлы, һәрвакытта да шат һәм шул ук вакытта исәптә ялгышмңй, төгәл таләпчән була иде. Эш аның үзенә генә кагылган җирдә анарда әле малайлык сизелә, — аның үзенең листовкалар ябыштырып, иген эс- кертләренә ут төртеп, корал урлап, немецларны почмактан үтереп йөрисе килә. Ләкин Туркенич белән Ваня Земнухов суз куешып штаб утырышларының берсендә аны җиңел акыллылыкта гаепләгәч, Олег шаярып тотылган мәктәп баласы төсле оялды.
Алтынчы ноябрьда, Октябрь бәйрәме алдыннан, көндез, «Яшь гвардия» штабы бөтен составы белән Кошевойлар квартирасына җыелды. Элемтәчеләр — Валя Борц, Нина һәм Оля Иванцовалар да шунда булдылар. Олег бу көнне Радик Юркинны тантаналы рәвештә комсомолга кабул итү белән билгеләргә булган иде. Радик Юркин Жора Арутюнянцка: «Мин иртә Тюкларга ятарга күнеккән бит» дип әйткән, тыныч һәм тыйнак күзле малай түгел иде инде. Фоминны хөкем итү карарын җиренә җиткерүгә катнашканнан соң, Радик Юркин Тюленинның сугышчан группасына кертелгән һә'м төнлә белән немецларның йөк машиналарына һөҗүм итүгә катнашкан иде. Ул ишек янында, урын- 'дыкта* шактый ышанычлы, нык утыра һәм Олег кереш сүз сөйләгән, ә аннан соң Тюленин үзенә, Радикка характеристика биргән арада, күзен дә йоммастан, бүлмә аркылы туп- туры каршыдагы тәрәзәгә карый иде. Кай арада аңарда минем язмышымны нинди кешеләр хәл итәләр икән дигән кызыксыну уяна, һәм ул соры төстәге озын керфекләре астындагы тыныч күзләрен кунаклар чакыргандагы кебек та-бын хәзерләнгән зур түгәрәк өстәл тирәсендә утырган штаб членнарына юнәлтә. Ләкин ике кыз — алар- ның берсе сары чәчле, икенчесе кара чәчле иде — шунда ук анарга карап, ягымлы игеп елмая башлыйлар, алар үзләре шундый матурлар иде, Радик кинәт оялып „китә һәм күзен читкә ала иде.
— Радик Юркин иптәшкә сораулар бармы? — диде Олег.
Берәү дә дәшмәде.
— Биографиясен сөйләсен,—диде Ваня Туркенич.
— Биографияңне сөйлә...
' Алекса ндр__Фадеев
Радик Юркин урыныннан торды һәм, тәрәзәгә караган килеш, гадәттә класста дәрестә булгандагы- дай, яңгырап торган тавыш белән, сөйли башлады:
— Мин Краснодон шәһәрендә, мең тугыз йөз егерме сигезенче елны туганмын. Горький исемендәге мәктәптә укыдым...—Радик Юркин. ның биографиясе шунда бетте, ләкин ул үзе дә моның аз икәнен сизде һәм ышанычсызрак тон белән: — ә немецлар килгәч, хәзер укымыйм... — дип куйды.
Якадан барысы да тынып калдылар.
Ваня Земнухов:
— Җәмәгать эшләре алып бар-мадыңмы? — дип сорады.
Радик Юркин, малайларча тирән сулап:
— Юк, алып бармадым, — дип җавап кайтарды.
Ваня, үзенең сөяк кырыйлы күзлекләре аркылы күзләрен өстәлгә текәп,
— Комсомолнын бурычларын бе-ләсеңме? — дип сорады.
Радик КВркин бик ачык итеп:
— Комсомолның бурычы — немец-фашист илбасарларны берсен дә калдырмыйча кыйнап бетерү, — диде.
— Ярый, егетне политик яктан тулысынча хәзерлекле дип табам мин, — диде Туркенич.
Радик Юркинның барлык эше дә яхшы чыксын иде дип бөтен йөрәге белән янып утырган Любка:
— Әлбәттә, ’ кабул итәргә кирәк! — диде.
Штабның бүтән членнары да:
— Кабул итәргә кирәк! — диделәр.
Олег, кин итеп елмаеп:
— Кем Радик Юркинны комсомол членлыгына кабул итәргә ди?— диде ,һәм үзе кулын күтәрде.
Барысы да кулларын күтәрделәр.
— Бер тавыштан, — диде Олег һәм урыныннан торды: — Монда кил әле...
Радик аз гына агарынып китте һәм, үзенә юл бирү өчен читкәрәк тайпылган һәм үзенә бик җитди караган Туркенич белән Уля Громова арасыннан үтеп, өстәл янына килде.
— Радик! — диде тантаналы итеп Олег. — Штабның тапшыруы буенча, сиңа вакытлыча булган комсомол билеты тапшырам. Аны намусың кебек сакла. Членлык взносларын үзеңнең бишлегеңдә түләрсең. Ә Кызыл Армия кайткач, комсомолның райкомы бу вакытлы билетны сиңа даими билетка алыштырып бирер...
Радик, кояшта янып каралган нәзек кулын сузып, билетны алды. Билет чын билет зурлыгында булып. планнар һәм карталар сызыла торган калын кәгазьдән ясалган һәм икегә бөкләнгән иде. Аның беренче битендә өстә төрле якка чабыша торган вак типография хәрефләре белән: «Немец оккупантларга үлем!» дип, ә бераз астараЛ «Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы» дип басЫлган. Ә тагы түбәнрәк, бераз эрерәк хәрефләр белән: «Вакытлы комсомол билеты» диелгән. Билетның эчке ягында, сул кырыйда, Радикның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туган елы, түбәнрәк — комсомолга кергән вакыты: «6 ноябрь 1942 ел», ә тагын да түбәнрәк — «Краснодон шәһәрендәге «Яшь гвардия» комсомол оешмасы тарафыннан бирелде. Секретарь: Ка- шук» дип язылган/ Билетның уң ягында членлык взнослары түләү өчен графалар сызылган иде.
Радик, чак-чак кына ишетелерлек тавыш белән:
— Мин* аны курткама тегәрмен һәм Һәрвакытта- да үзем белән бергә йөртермен, — диде һәм куртка^ сының эчке кесәсенә яшереп кунды.
— Китәргә мөмкин,—диде Олег.
Барысы да Радик Юркинны котлап, аның кулын кыстылар.
Радик Садовая урамына чыкты. Яңгыр туктаган, ләкин бик җилле һәм салкын. Караңгы төшеп килә иде. Бу төнне Радик зур бәйрәм заданиесен үтәү өчен өч малайдан торган группага җитәкчелек итәргә тиеш иде. Күкрәгендә билетны сиз-
‘Яшь гвардия 39
гәи Радик, кырыс һәм бәхетле төс белән, урам буйлап өенә кайтып китте. Икенче переездка төшә .торган җирдә, элек район башкарма комитеты булган, ә хәзер авыл хуҗалыгы комендатурасы урнашкан бина янында, Радик ияк сөяген чак кына кыса төшеп, иреннәрен аерды һәм, үзенең дөньяда яшәгәнен немецлар белсеннәр диц, әче итеп сызгырып җибәрде.
Бу төнге зур бәйрәм заданиесенә бер Радик Юркин гына түгел, бәлки бөтен оешма катнашты дияргә ярый.
— Бушаган кеше туп-туры миңа килергә тиеш — онытмагыз! — диде Олег. —- Беренчемайчылар килмиләр!
Беренчемайчылар үзләре ике кыз туган Иваннхиналарда Октябрь кичәсе үткәрәләр иде.
Бүлмәдә Олс^г, Туркенич, Ваня Земнухов һәм элемтәчеләрдән Нина белән Оля калды. Олегның йөзенә кинәт дулкынлану билгесе чыкты. Ул бик нык тотлыга-тотлыга:
— Кыз-з-з-лар, ка-дер-ле-ләрем, вакыт, — диде һәм Николай Николаевич ишеге ягына барып шакыды: — Марина апай! Ва-кыт...
Шәлен бәйли-бәйли бүлмәдән, өстенә пальто кигән Марина, ә аның артыннан Коля абый чыкты. Вера әби белән Елена Николаевна да шулап ук бүлмәләреннән чыкты, лар.
Марина, Оля һәм Нина өйдән чыктылар, алар якын тирәдәге урамнарны саклауны тәэмин итәргә тиешләр иде.
Әле кешеләр йокламаган һәм урамнарда йөреп торган бер да- кытта мондый эшкә керешү куркыныч кыюлык иде, ләкин форсатны кулдан ычкындырырга ярыймы соң!
Караңгылык көчәя төште. Вера әби, тәрәзәдәге караңгылату пәрдәсен төшереп, сукыр лампаны кабызды. Олег Марина янына, ншек .алдына, чыкты. Марина өйнең стенасыннан аерылды.
— Бер кем дә юк.
Коля абый, форточкадан башын тыгып, тирә-якка каранды да, Олегка тимер чыбыкның очын бирде.
Олег аны таякка эләктерде һәм таякны багана янындагы чыбыкка асып куйды, караңгыда ул багана белән бер бөтенгә кушылды.
Олег,-Туркенич һәм Ваня Земнухов, карандашларын тотып, Коля абый бүлмәсендә утыралар. Нәрсә уйлаганы һич беленми торган кыяфәтле, төз буйлы Вера әби белән беркатлы һәм чак кына куркынган төстәге Елена Николаевна кроватьның бер читендә, аппаратка төбәлеп утыралар иде.
Бары тик төгәл һәм тыныч куллы Коля абый гына тиешле дулкынны болай бик тиз һәм тавыш-тынсыз тота ала йде... Ул туп-туры алкышларга барып керде... һавадагы шыпырдаулар сөйләүченең тавышын тиешенчә ишетергә ирек бир-миләр иде, ләкин алар сөйләүченең исемен ишетә алдылар. Монда, бүлмәдә, диңгез кабырчыгы эченнән чыккан тавыш кебек тоела торган алкышлар бүлмәь эчен берюлы тутырдылар Һәм бик озак яңгырап тордылар. Ара-тирә шулай да ае-рым авазларны, хәтта кул чабуларны да аерырга була иде. Менә барысы да тынды, Һәм ара-тирә һава шытырдаулары белән бүленә торган тынлык эчендә, әкрен, ләкин тыныч һәм батыр тавыш яңгырый башлады:
— Иптәшләр... Бүген без илебездә совет революциясе җиңүнең егерме биш еллыгын 'бәйрәхм итәбез. Бездә совет строе урнаштыоылган вакыттан бирле егерме биш ел үтте. Без совет строе яшәүнең алдагы, егерме алтынчы елы бусагасында торабыз...
Үткән елны җиденче ноябрьдә, Москвада Кызыл мәйданда, Кызыл Армия парады вакытында сөйләгән рече тапшырылганнан бирле, алар- ның аның тавышын ишеткәннәре юк... Аны танымаска мөмкин түгел. Шулай булса да, аның ул икәнлегенә ышануы кыен иде. Елена Николаевна, тагын да алга- рак иелә төшеп:
— Чыннан да улмы? — дип сорады.
40
Александр Фадеев
Олег күзләреннән дәртле очкыннар снбеп:
—-Әйе... Акрынрак! — дип ысылдады.
Туркенич тыныч һәм җитди кыяфәт белән, ә Ваня күзлекләрен дәфтәргә ук терәгән хәлендә, тиз- тиз язалар. Язуы кыен түгел: ул ашыкмый сөйли иде. Кайчагында ул бераз вакытка тынып кала һәм шул чакны аның стаканга су салганы, стаканны кире урынына куйганы ишетелә иде. Шулай булса*да башта аларның барлык рухи көчлә-' ре. бер нәрсәне дә ычкындырмаска иде, дигән теләккә китә иде. Со- ңыннанрак алар речьнең җаена төшә алдылар, һәм шуннан соң алар- кы хәзер үзләре катнаша торган эшнең гадәттән тыш, хәтта бөтенләй мөмкин түгел нәрсә икәнлеген аңлау биләп алды. Аларның һәр- кайсысы: «Әйе, бу ул... ул! һәм мин монда, Краснодонда аны тыңлыйм һәм язам! Чыннан да бу мөмкин- мени?» дип уйлый иде.
Тышта көзге салкын котырынган, кеше хур ителгән, кеше аяк астына салып тапталган чакта, ягылмаган бүлмәдә яки блиндажда, сукыр лампа яктысында, суыктан күшеккән кулы белән яшерен радио янында’ үзенең туган иленең азат дулкынын тотып утырмаган кеше аларның бу салмак һәм тыныч речьне нинди тойгы белән тыңлаганнарын бер кайчан да аңлый алмаячак...
Бу кешеләрнең — ун алты яшьлек малайдан башлап авыл столяры кызы булган карт хатынга тикле — барысының да патриотик тойгыларында аңланып җитмәгән хәлендә яши торган бар нәрсә дә хәзер киләчәккә бөркетләрчә карау белән рухландырылган хәлдә, фактларның, саннарның гади, туры хакыйкате рәвешендә аларга кире кайта иде...
Бу сүзләрне хәзер алар — үзләре өстенә шундый чиксез газаплар һәм авырлыклар төшкән гади кешеләр аның авазы белән бөтен дөньяга сөйлиләр иде:
•— Гитлерчы кабәхәтләр... безнең илебезнең оккупацияләнгән терри-торияләрендә граждан халкын, ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, ир һәм хатын-кыз туганнарыбызны газаплыйлар һәм үтерәләр... Гаепсез һәм коралсыз кешеләргә карата мондый әшәкелекләрне бары тик намусларын югалткан һәм хайваннар дәрәҗәсенә төшкән түбән кешеләр һәм кабахәтләр генә эшли алалар... Бу кабахәтлекләрдә гаепле булган кешеләрне, «Европада яңа тәртип» төзүчеләрне, яңа пешеп чыккан бу барлык генерал-губёрнаторларны һәм гади губернаторларны, комендантларны һәм подкомендантларны без беләбез. Аларның исемнәрен газапланган ун меңнәрчә кешеләр беләләр. Бу палачлар белеп торсыннар, алар үзләренең җинаятьләре өчен җаваплылыктан кача алмаслар һәм газапланган халыкларның җәзалаучы кулыннан котыла алмаслар...
Бу сүзләрне кешеләр арасындагы иң кешелекле кешенең авызы белән аларның үче сөйли иде.
Бүлмәгә дошман солдатларынып итекләре астында пычракка салып тапталган аларның кечкенә генә шәһәрен чолгап алган гаять зур дөнья сулышы, төнге Москваның, йөрәк тибеше атылып килеп керде, һәм аларның йөрәкләрен үзләренең, шул дөнья кешеләре икәнлеген аңлау бәхете белән тутырды.
Аның реченең дан белдерә торган һәрбер сүзен алкышлар каплый иде-
— Партизаннарыбызга һәм пар-тизанкаларыбызга дан!
— Сез ишеттегезме?.. Моны ул әйтте бит! — Коля абый радионы туктатты, һәм кинәт куркыныч тынлык урнашты. Әле генә ул бар иде, һәм м*енә бер ни дә юк инде... Форточка шылтырый. Тәрәзә артында көзге җил сызгыра. Ярым j караңгы бүлмәдә алар бер ялгыз утыралар, Һәм әле генә шаулап үткән дөньядан аларны йөзләрчә километрлар кайгы аерып тора иде...
| * I
**
Кызыл флаглар бары тик «котырган барин» бинасы белән Вороши
‘Яшь гвардия 41
лов исемендәге мәктәп бинасы өстендә генә җилфердәмиләр.^ Кызыл флаглар дирекцион өстендә дә, элекке райпотребсоюз өстендә дә, № 12, № 7-10, № 2-бис, № 1- бис шахталары өстендә дә, Пер- вомайка шахталары өстендә дә, Краснодон поселогы өстендә дә җилфердиләр иде.
Флагларны карар өчен шәһәрнең бар ягыннан да халык агыла. Биналар һәм пропуск будкалары янына зур-зур төркемнәр җыела. Жандармнар белән полицейскилар халыкны куа-куа аяктан яздылар, ләкин бер кем дә флагларны алырга бармый, флаг эленгән һәрбер урынга түбәндә «мина куелган» дигән кара язулы ак материя кисәге беркетелгән иде.
Ворошилов исемендәге мәктәп бинасы түбәсенә менгән унтер Фен.- бонг флагтан чарлак тәрәзәсенә сузылган тимерчыбыкны тапты, һәм чыннан да, түбә астында мина ята — ул хәтта маскировать та ителмәгән иде.
Жандармериядә дә, СС командасында да миналар белән эш итә белә торган бер кеше дә юк иде, гауптзахтмайстер Брюкнер минерлар алып килү өчен Ровенькига, округ жандармериясенә үзенең машинасын җибәрде. Ләкин Ровень- кида да минерлар юк булып чык-ты, шуннан машина Ворошилово- градка чапты.
Ворошиловоградтан килгән минерлар көнДезге икедә мәктәп чарлагындагы минаны зарарсызлан- дырдылар, ә калган бүтән җирләрдә мина табылмады.
Бөек Октябрь революциясе хөрмәтенә эленгән кызыл флаглар турындагы хәбәр Донец бассейнының барлык шәһәрләре һәм поселокларына таралды. Немец жандармериясенең хурлыкка ’ калуы өлкәнең Юзовкадагы фельдкоменданты генерал-майор Клердан яшерелә алмый иде инде. Майстер Брюкнер идән асты оешмасын ничек кенә булса да ачарга һәм тотарга приказ алды, моны үтәмәсә аның кошлы погоннарыннан калак кагасы һәм гади солдат булып китәчәге белдерелде.
Тотарга тиешле оешма турында бер нәрсә 'ДӘ белмәгән майстер Брюкнер үзе урынында булган барлык жандармерияләр һәм гестаполар эшләгәнне эшләде, — ул кайчандыр Сергей Левашов «еш җе- лем» дип атаган нәрсәсен тагын ходка җибәрде: шәһәрдә һәм районда дистәләрчә гаепсез кешеләр кулга алынды. Ләкин җелем ника-; дәрле еш булмасын, ул «Яшь гвардия» членнарыннан бер кемне дә эләктерә алмады. Немецлар бу оешма малайлар белән кыз балалардан тора дип уйламыйлар да иде.
һәм чыннан-да иң куркынычлы кулга алулар барган төндә күренекле подпольщик Степа Сафонов,, аксыл чәчле башын кырын салып һәм карандашын төкрекләп-төкрек- ләп, көндәлегенә: «Сәгать бишләрдә Сенька керде, Голубятникига кунакка барырга чакырды, яхшы кызлар булачак диде. Бергә бардык, бераз утырдык. Кызларның ике- се^өчесе ярыйсы, ә калганнары рәтсез...» дип язып утыргаИда, бо- лай уйлавы да кыен иде шул.
22 ноябрьдә Олег белән Коля абый Совинформбюроның Сталинградтан төньяк көнбатыштарак, Серафимович шәһәре районында немецларның фронты өзелүе, һәм Сталинград янында немецлар фрон. тын тәэмин итә торган ике юлның киселүе, бик күп пленныйлар алынуы турындагы «Соңгы сәгатьтә» дигән белдерүең тоттылар.
Любка ахылдап ук куйды: элек Үсть-Медведицкая станциясе дип аталып йөртелгән Серафимович шәһәре районы Любка безнең фронт радиостанцияләребезнең берсенең чакыруына хәбәрләр тапшыра торган район үзе иде.
29 ноябрьда Совинформбюро безнең гаскәрләребезнең Донның көн-> чыгыш ярына чыгуын белдерде. Фронтның Донецка килеп җитүен көтә торган Ваня Туркеннч шәһәрдә кораллы восстание планын эшләргә тотынды.
42
Александр Фадеев
Бу чакны шәһәрдә һәм шәһәрдән шактый ерак булган урыннарда «Яшь гвардия»нсц даими өч сугышчан группасы хәрәкәт итә иде инде.
Бер группа Краснодон белән Ка-менское арасындагы юлда эшли,* ул башлыча немец офицерлары йөри торган җиңел машиналарга һөҗүм итә. Бу группа Виктор Петров җитәкчелегендә эшли иде.
Икенче группа Ворошилово- град — Лихая юлларында хәрәкәт итә, ул цистерналы машиналарга һөҗүм итә. машиналарны йөртүчеләрне һәм сакчыларны юк итә. ә бензинны җиргә агыза иде. Бу группа Кызыл Армиянең пленнан коткарылган лейтенанты Җепя Мошков җитәкчелегендә эшли иде.
Өченче группа Тюленин группасы булып, ул бар җиргә дә җитешә, ул немецларның корал, азык, кием- салым төягән йөк машиналарын туктата, аерылып калган һәм артка калган немец солдатларын аулый,— ул аларны хәтта шәһәр эчендә дә аулый иде.
Группаларның сугышчылары за- даниеләрне үтәгәндә бергә җыелалар һәм задание үтәлгәннән соң берәм-берәм таралалар: һәркем үзенең коралын далада, билгеле бер урында күмеп саклый иде.
Ноябрь ахырларында хуторлардагы үзенең кешеләре аркылы «Яшь гвардия», немецларның Ростов өлкәсеннән тылга мең ярым баш эре терлек көтүе куып килгәннәрен белде. Көтү инде Каменское янында күпер аркылы Донец аша уң як ярга чыккан һәм елга белән Каменское— Гундоровская таш юлы буйлап килә. Көтү белән бергә, Дон украинеиларьг — чабаннарыннан тыш кораллы сакчылар — хуҗалык командасыннан алынган, винтовкалар белән коралланган өлкән яшьләрдәге унике-унөч немец солдаты да килә иде. генә елга буена, таш юл елганы кисеп үтә торган агач күпер янына, урманлы чокырга җыелдылар.
Разведка көтүнең үзләреннән биш километрларда, чабаннар белән солдатлар хайванарга ашатыр өче?* туздырган иген эскертләре арасында кунганын хәбәр итте.
Кар катыш салкын, эре яңгыр ява. кар эреп, аяк астында юеш пычрак буткасы хасыйл булган. Даладан аякларына потлап-потлап пычрак ияртеп кайткан егетләр бер төркемгә өелешеп, бер-берсен җылытып, шаярып:
— Менә нинди курортка тан булдык! — дип сөйләшәләр иде.
Таң алды үтә караңгы, болганчык, йокычан булды, ул, гүя «мондый кабахәт көнне торыргамы, кире кайтып йокларга ятсаң яхшырак булмасмы!» дигән шикелле^ бик озак яктырмый торды. Ләкин бурыч хисе аңардагы йокы арасындагы бу иренчәк уйларны җиңде, һәм Донец җире өстендә таң атты. Яңгыр, кар һәм томан кушымтасы эчендә өч йөз адымнан күз күрә алырлык иде инде.
Өч группага да җитәкчелек итү- че Туркеничның боерыгы белән егетләр, күшеккән һәм бөгелми торган бармаклары белән винтовкада-- рын атарга хәзер хәлдә тотып, елганың немецлар күпергә килеп чыгарга тиеш булган уң як яры_ буена яттылар.
Операциягә катнашкан Олег та, сугышчан эштә сынап карарга дип алынган Стахович та шул ук яо- да, аз гына түбәнрәктә, елга борылып килгән җирдә яталар иде.
Стахович (штабтан) куып чыгарылган көннән бирле «Яшь гвар- дия»нең күп кенә эшләренә катнашкан һәм үзенең яхшы исемен кайтара алган дияргә ярый иде ин. де. Бу аңарга шактый җиңел бул-ды, чөнки аның гаебен «Яшь гвардия» членнарының күпчелеге белми дә иде.
Кешенең табигатенә хас булган яхшы бер сыйфат аркасында кешеләр, гәрчә һич инкарь итүе мөмкин булмаган фактлар ул кешенең
Көтү килүе турындагы хәбәр билгеле булу белән үк, шул ук • төнне, Тюленин, Петров һәм Мош- ковның группалары, винтовкалар һәм автоматлар белән коралланып, Төньяк Донецка ага торган кечкенә
‘Яшь гвардия 43
башта шулай булып тоелганча түгел икәнлеген күрсәтсәләр дә, берәр кешегә карата инде гадәткә кереп киткән көнкүрешкә кереп урнашкан мөнәсәбәтне теләр-теләмәстән үзгәртәләр, аны үзгәртүне хәтта оө- тенләй уңайсыз да саныйлар, by нәрсә принциплы кешеләрдә дә була. Кешеләр мондый вакытта: «Тө-зәлер... Безнең барыбызның да йомшак ягыбыз бар ич» диләр.
«Яшь гвардия»нең Стахозич турында бер ни дә белмәгән гади .членнары гына түгел, ә штабка якын булгапнарының да күбесе, гадәт буенча, Стаховичка аның бе-лән бер ни дә булмаган төсле карыйлар иде. Стахович оешманың барлык эшләрен * элеккечә белеп тора иде.
Олег белән Стахсивич куаклыклар эчендә, коелган яфраклар өстендә яталар һәм томан эчендәге яңгыр белән кар катышудан хасил булган тетрәвек челтәр аша мөмкин кадәр ераграк күрергә тырышып, вак-вак калкулыклардан торган шәрә юеш җирне күзәтәләр. Ә ■аларга таба, йөзләрчә баш хайваннарның гүя шайтан үзенең бор- гысында уйнаган шикелле яңгыраган ниндидер музыкага кушыла торган, һаман үсә барган мөңрәве ишетелә иде.
— Эчәселәре килә, — диде акырын гына Олег. — Алар малларны елгада эчерәчәкләр. Бу безгә бик уңай булачак...
Дәртләнгән Стахович:
— Кара! Кара! — диде.
Алда, алардан сул яктарак, томан эченнән кызыл башлар килеп чыгалар — бер, ике, өч, ун, егерме, •бөтенләй туп-туры ук диярлек үскән һәм үткен оллары эчкә бөгелеп килә торган гаҗәп нечкә мө- (тезле бик күп башлар килеп чыгалар. Бу башлар сыер башларына ■ошаганнар, ләкин мөгезсез, мүкләк сыерларның колаклары арасында .да соңыннан мөгез үсеп чыга торган калкулыклары була, ә җирнең өстенә үк диярлек сылашып килгән куе томан эчендә гәүдәләрен күрү лөмкнн булмаган бу җанварларның мөгезләре тип-тигез булып баш өстеннән үк үскән иде. Бу җанварлар томан эченнән гыйфритләр кебек килеп чыгалар иде.
Алар көтү эчендә беренчеләр булып килмиләр, ә көтүнең сул як канатында кырыйдан киләләр иде булса кирәк: эчтән, алар артыннан куәтле үкерү ишетелә һәм бер-бер- сенә ышкыла торган гәүдәләрнең көчле хәрәкәте һәм җирне тетрәтә торган меңнәрчә тоякларның дөбердәве сизелә иде.
Шул чакны Слег белән Стахо- вичның колагына юлның уң ягын- нанрак якыная барган немецча кы- зу-кызу сөйләшү ишетелде. Тавышлар немецларның ял иткәнлеген һәм кәефләре яхшы булганын белдерә иде. Алар башмаклары белән пычракка бик дәртләнеп чапылдатып басалар иде.
Башка егетләр яткан җиргә Олег белән Стахович иелеп, бөтенләй диярлек йөгереп үттеләр. '
Туркенич ярның кырт киселеп кңлгән, кызыл балчыклы җирендә, күпердән ни барысы ун метрда, автоматын сул кулына тоткан килеш тора һәм, корган үләннәр арасыннан башын чак кына сузып, юл буйлап еракка карый. Аның нәкъ аяклары янында ук дияргә ярый, шулай ук сул кулына асып автоматын тоткан, бик ачулы йөзле, сап сары чәчле Женя Мошков утыра һәм күпергә карый. Егетләр яр буйлап диагональ рәвешендә, баскыч-баскыч булып ятканнар. Бу линиядә иң алда Сережа, ә иң артта Виктор ята — алар да шулай ук автомат белән коралланганнар иде.
Олег белән Стахович Мошков белән Тюленин арасына яттылар.
Инде шактый олы яшьтәге немец солдатларының гамьсез, салмак сөйләшүе нәкъ баш өстендә генә диярлек ишетелә иде. Туркенич бер аягына тезләнде һәм автоматын хәзерләде. Д1ошков, чабуы уңайсыз кайтарылган юеш сырма-' сын рәтләп, шулай ук автоматын алга сузды.
Олег балаларча беркатлы төс бе
4^
Александр Фадеев-
лән күпергә карый иде-. Кинәт күпер такталары өстендә ботинкалар шакылдады һәм пычракка баткан шинель кигән, кайсысы винтовкасын игътибарсыз гына каешыннан тоткан, кайсысы аркасына асып күтәргән немец солдатлары төркеме күпергә килеп керде.
Ландскнехтларга хас булганча, калын сары мыеклы, озын ефрейтор алдагы солдатлар арасында бара һәм, арттагылар да ишетсен өчен артына әйләнә-әйләнә, нидер сөйли иде. Ул йөзен җирдә яткан егетләргә таба борып артына карый, солдатлар да, узгынчы кешенең яңа җирне һичбер аңсыз-нисез кызыксынып караганы кебек, сул яктан елгага һәм уң яктан күпергә карыйлар. Ләкин, монда партизаннарны көтмәгәнгә, немецлар аларны күрмиләр иде.
Шул секундта бер линиягә тоташа торган колак тондыргыч әче тавыш белән Туркеничның автоматы. аның артыннан АТюшковныкы һәм тагын, тагын башкаларныкы эшли башлады, тәртипсез рәвештә винтовкалардан ату китте.
Барысы да шундый көтелмәгәндә килеп чыкты, барысы да Олег үзенә сурәтли торганга ошамый иде. Ул хәтта атарга да өлгермәде, беренче секундта ул боларның барысына да балаларча гаҗәпләнеп карап торды, аннан соң үзендә атарга тиеш икәнлеген белдергән эчке бер этәрү сизде, ләкин шул секундны барысы да беткән иде инде. Күпердә инде бер солдат та күренми: солдатларның күбесе
егылганнар, ә әле генә күпергә кереп баскан икесе юл буйлап кирегә йөгерәләр иде. Сережка, аннан соң Мошков, алар артыннан Стахович, өске ярга сикереп менделәр дә, аларга атып җибәрделәр.
Туркенич белән бер ничә егет йөгереп күпергә керделәр. Аида бер немец бөгәрләнеп ята иде, аның эшен бетерделәр. Аннан соң алар юлдан күренмәсеннәр өчен солдатларның барысын да, аякларыннан сөйрәп, куаклыклар артына илтеп ташладылар, ә коралларын үзләре белән алдылар.
Көтү, елга буйлап берничә километрга сузылып су эчә—хайваннар туп-туры ярдан ук, яки алгы аяклары белән, я булмаса барлык дүрт аяклары белән суга кереп, яки теге як ярга чыгып, — юеш танауларын киңәйтеп, берничә насос эш-ләгән кебек итеп, су эчәләр иде.
Гаҗәп зур булган бу көтүдә гади- эш үгезләре, бик акрын кыймылдый торган, юан мөгезле, киң күкрәкле, корычтай гәүдәләрендә коеп куелган кебек? булып күренә торган кызыл, ала-кола төстәге нәсел үгезләре, төрле сыерлар, зифа сынлы таналар, ян яклары күпереп торган, савылмаганга күрә имчәкләре кызарып шешенгән сыер, лар, тип-тигез булып килгән маңгайларыннан туп-туры үсеп чыккан мөгезле, кып-кызыл төстәге, үзлә-ренә аерым тора торган сәер сыерлар, зур гәүдәле кара-чуар һәм кызыл төстәге һәм үзләренең аппаю түшләре белән һәм кашкалары белән чепчик киеп, алъяпкыч япкан төсле булып күрОнә торган эре кыяфәттәге голланд нәселе сыерлары барысы бергә буталган иде.
Үз гомерләрендә көткән малларының акрын-салмак хәрәкәтләрен үзләштергән кебек булып күренә торган яки, гади генә итеп әйткәндә сугыш вакытында язмышның төрле хәлләренә күнеккән көтүче — картлар яннарында булган атышка игътибар итмәстән, көтү артында, юеш җиргә түгәрәкләнеп утырып, тәмәке тарталар иде. Шулай да, кораллы кешеләрне күргәч, алар бердән торып бастылар.
Егетләр, хөрмәт белән бүрекләрен салын, исәнләштеләр.
Өстенә киндер күлмәк һәм иләмәгән тиредән тегелгән җиңсез туң кигән, гөмбәгә ошашлы, кыек тәпи, ле бер карт:
— Исәнмесез, әфәнде. — иптәшләр! — диде.
Кулында башкаларыныкы кебек озын көтүче чыбыркысы урынына үрелгән камчы булуына караганда, ул алар арасында өлкәне иде бул*
‘Яшь гвардия 45
са кирәк, ул үзенең картларын тынычландырырга, теләгәндәй, алар_ га таба борылды да:
— Болар партизаннар ич!.. — диде.
Олег яңадан бүреген салып һә.м киеп,-
— Яхшы кешеләр, гафу итегез, без немецларның сакчыларын кырып салдык, маллар немецларга тимәсен өчен аларны далага таратырга булышуыгызны үтенәбез, — диде.
Бәләкәй сынлы, җитез хәрәкәтле икенче бер карт бераз дәшми торганнан СОҢ:
— Хм... Таратыргамы? — диде.— Алар бит безнең мал, Доннан алып -килдек без аларны, нигә дип чит җирдә таратыйк?
Олег киң елмаеп,
— Ничек соң, әллә сез кире куып алып китәсезме? — диде.
Бәләкәй гәүдәле карт шунда моңсу гына ризалыгын белдерде:
— Анысы шулаен шулай инде, кире куып китеп булмый шул.
— Ә таратсак, бәлки, үзебезнеке, ләр алырлар...
Бәләкәй гәүдәле карт ачыргаланып һәм шатланып:
— Айяй-яй, нинди көч! —"Дип, башын тотты.
Менә шушы гаять зур көчкә ия булган маллар көтүен туган илдән читкә, немец җиренә куарга мәҗбүр ителгән бу картларның кичерешләре шунда ук ап-ачык булып китте... Егетләргә маллар да, картлар да кызганыч булып калды. Ләкин ашыгырга кирәк иде.
— Бабай, чыбыркыңны миңа бир әле! — диде Олег һәм, бәләкәй сынлы картның кулыннан чыбыркысын алды да, көтү янына китте.
Үгезләр белән сыерлар эчеп туя барган саен көтү акрын-акрын елганың теге як ярына чыга, аның бер өлеше коры үләң эзләп, юеш шәрә җиргә сулап, читкә таркалган, бер өлеше, аркаларын яңгырга куеп, яки «чабаннар, сез кайда, без нишлик соң?» дигәндәй, артына әйләнә-әйләнә, боегып тора иде.
Олег, үзенең стихиясенә эләккәндәй, гадәттән тыш һәм тынычлык белән1 кай җирдә кулы белән төр-, теп, кай җирдә терлекнең корсагына яки муенына суккалап, кай җирдә чыбыркысын шартлатып көтү арасында үзенә юл бушата-бу- шата, елга аркылы чыкты һәм көтүнең иң куе җиренә үтте. Җиңсез сарык тун кигән карт камчысы белән аңарга ярдәмгә килде, аның артыннан калган картлар белән егетләр дә кузгалдылар.
Алар кычкыра-кычкыра һәм чы-быркыларын шартлатып, шактый озак маташканнан соң, кыенлык белән генә, көтүне икегә аердылар.
Өстенә җиңсез сарык туны кигән карт әйтә куйды.-
— Юк, юк, бу эш түгел! Автоматтан бәрегез, барыбер әрәм булалар...
— АЙ-Я--ЯЙ! — Олег берәр җире авырткандай чыраен сытты, һәм шул ук сенкүндта аның йөзе ихтыярсыз ерткыч бер кыяфәткә керде. Ул җилкәсеннән автоматын тартып алды да көтүгә бер очередь җибәрде.
Берничә үгез белән сыер егылды, яраланган берничәсе, үкереп һәм ыңгырашып, далага ыргылды, һәм көтүнең бу яртысы, дары белән кан исен сизеп, җилләгеч кебек далага ыргылды, җир гүләп китте. Сережка белән Женя МошкЬв көтүнең икенче яртысына автоматлардан очередь җибәрделәр һәм ул да кузгалды.
Егетләр көтү артыннан йөгерәләр һәм берничә дистә баш мал бергә җыелган җиргә аталар иде. Бөтен дала атыш тавышы, хайваннарның мөңрәве һәм үкерүе, дөбердәп чабуы, чыбыркылар шартлавы ҺӘхМ кешеләрнең куркыныч һәм кызганыч тавышлары » белән тулды. Чабып барганда атылган кайбер нәсел үгезе кинәт туктап кала да,- алгы аякларын акрын гына бөгеп, авыр итеп, танавы белән алга ава. Атылган сыерлар, мөңрәп башларын югары күтәрәләр һәм хәлсезләнеп түбән төшерәләр иде. Томан эчендә бөтен тирә-яктагы кара җир кызарган түшкәләр белән капланды... f
46 Александр Фадеев
Егетләр һәрберсе үз юлы белән берәм-берәм таралышканда далада һаман да, әле монда- әле тегендә, үгезләр белән сыерлар очрый иде.
Олег белән Туркенич бергә киттеләр.
Олег әсәрләнгән иде, ул:
— Син мөгезләре бөтенләй баш артларыннан ук диярлек үсә пәм югарыда эчкә бөгәрләнеп тоташып килә торган сыерларны күрдеңме? — дип сорады. — Алар Сальск даласының көнчыгыш ягыннан бит, ә бәлки Астрахан даласыннан уктыр. Бу бит һинд малы... Алар Алтын Срда заманыннан калганнар...
Туркенич ышанмыйча:
— Син каян беләсең? — дип сорады.
— Бала чагымда, үги атам, мал эше белән йөргәндә һәрвакытта да мине үзе белән бергә ала иде, ул бу эшне бик яхшы белә иде.
— Ә Стахович бүген үзен егет итеп танытты! — диде Түркенич.
— Әйе...—диде ышаныр-ышан- мастан Олег. — Без ул чакны үги әтием белән бергә йөри идек. Беләсеңме, Днепр, кояш, далада искиткеч зур көтүләр... Һәм кем безне менә болай йөрер дип уйлаган...
Олег, берәр җире авырткандай, тагын чыраен сытты да кулын селкеп куйды һәм өйгә кайтып җиткәнче’ дәшмәде.
Фронттагы хәрәкәт турында иң күп белгән Олег, кайдадыр Гун- доровская районында каткан Төньяк Донецны кичәр һәм Воронеж — Ростов тимер юлындагы Глубокая станциясенә чыгар өчен, группаны бөтенләй төньякка таба ук алып китте.
Алар төне буе бардылар. Алар һаман да туганнары һәм иптәшләре турында уйлыйлар иде. Алар бөтен юл буе сүзсез бардылар.
Таңга таба алар, Гундоровская- ны әйләнеп үтеп, һичбер каршылыксыз Донец аркылы чыктылар һәм җылынып, тамак ялгап алыр өчен, күзләре белән далада нинди дә булса торак эзләп, хәрби юл буйлап киттеләр.
һава яхшы, җил юк иде. Кояш чыкты, җылыта башлады. Дала үзенең чокыр-чакырлары һәм курганнары белән ап-ак булып ялтырап тора. Чаналар йөреп шомарып беткән юл эри башлаган, аның читләрендә канау кырыйлары ачыл- галаган, җир күренгәли, туфрак исе аңкый иде. • •
Алар бара торган юлда, шулай ук ерактан, бигрәк тә калкулыклардан күзгә ташлана торган кырый һәм ерак юлларда да немецлар агыла. Болар Сталинград камалышының бөек боҗрасына эләкми калган һәм аннан соң Донда һәм Морозовка янындагы сугышларда тар-мар ителгән немец пехотасы, артиллериясе подразделениеләре, интендантство частьларының таркалган калдыклары иде. Болар инде румыннар түгел. Болар инде моннан биш ай ярым меңнәрчә гру-зовикларга төялеп килә торган немецларга ошамаганнар, болар чи1- генә торган немецлар иде. Аларның өсләрендә таушалып, беткән шинель, җылы булсын өчен, ботинкалары өстеннән иске чүпрәкләр ураганнар, йөзләрен сакал-.мыек баскан һәм әле генә мич морҗа-сыннан чыккансыман битләре һәм куллары кап-кара булып пычракка буялып беткәннәр.
Бер көнне безнең егетләрнең юлын бер төркем итальян солдатлары аркылы кисеп үтте. Аларның күбесенең мылтыклары юк, ә мылтыклары булганнары аларны, таяк тотып барган төсле, ложалары белән югары тотып, җилкәләренә салып баралар. Солдатлар арасындагы офицер өстенә җәйге накидка кигән, кыйшаеп беткән ярым ФУ7 ражка, ярым кепкасы өстеннән башына җылы балалар штаны ураган, ул иярсез ишәккә атланган һрм гаять дәү башмаклары белән бөтенләй диярлек җир сөреп бара иде. Җылы Көньяк иленең борын төбенә маңкасы каткан бу кешесе Россия карлары эчендә көлке һәм
‘Яшь гвардия 47
символик иде. Безнең егетләребез, бер-берсенә карашып, шаркылдап көлеп җибәрделәр.
Туган җирләреннән сугыш тара-фыннан куптарылган тыныч халык та юлда күп кенә очрый. Аркаларына юл каггчыгы асып, кышкы юл буйлап бара торган ике егет белән өч кызга бер кем дә игътибар итми иде.
Болар барысы да безнең егетләрнең күңелен күтәреп җибәрде. Яшьлекнең куркынычны реаль рәвештә күз алдында китерми торган гамьсез батырлыгы белән исергән бу егетләр үзләрен фронтның теге ягында итеп тоялар иде инде.
Аякларына киез итекләр кигән, башында колакчын бүрек булган һәм авыр чәч толымнары чыгып, җылы пальтосы якасына төшеп тора торган Нина хәрәкәттән кызарган иде. Олег һаман анарга карап ала. Алар, күзләре очрашкач, бер-берсенә елмаялар иде. с> бер урында Сережка белән Валя хәтта кар бәрешеп уйнарга тотындылар һәм. бер-берсеи куышып йөгерешә торгач, иптәшләрен ерак артта кал.- дырдылар. Алар арасында иң өлкән кеше булган һәм бөтенләе белән карадан киенгән, тыныч һәм сүзгә саран Оля бу ике парга юл куючан ана шикелле карый иде.
Дубовая хуторында, фронт турында бик төпченеп сораша-сора- ша, бер тәүлек чамасы тордылар.
Ниндидер кулсыз бер инвалид, ул көз көне «камалуда» калган-» нардан булса кирәк иде, аларга төньякка таба арырак, Дячкино авылына барырга киңәш итте.
Ул авылда һәм тирәсендәге хуторларда алар немец частьларының буталып беткән тыллары һәм подвалларга качкан халык арасында берничә көн булашып йөрделәр. Алар хәзер -орудиеләрнең бер өзлексез гөрселдәве ишетелеп тора торган һәм туп авызларыннан чык-, кан утлар төнпә янгын шикелле булып күренә торган сугыш линиясенә бик якын килеп җиткәннәр. Авиация немецларның тылларын бомбага тота, тирә-як га барлык немец көчләре хәрәкәтләнеп, көнбатышка . агылганга күрә, фронтның совет гаскәрләре басымы астында кысыла барганы күренә иде.
һәрбер узгынчы солдат аларга кырын карый, ә халык, аларның кем икәнлекләрен белмәгәнгә күрә, өйләренә кертергә курка ид,е. Бишәү бергә фронтны аркылы үтү кая, монда йөрүе дә куркыныч иде. Хуторларның берсендә аларга бик үк дусларча карамаган хуҗа хатыны, төнлә- белән кинәт Гкеңә ;торып, җылы төренеп, киенеп чыгып китте. Йокламыйча утырган Олег үзенең иптәш-ләрен уятты да, алар тизрәк хутордан далага чыгып киттеләр. Кичәге көнне купкан җил йокыдан соң аларны бик азаплый, аңардан ышыкланыр җир юк иде. Алар әле бер вакытта да үзләрен бу тикле ярдәмчесез һәм ташландык итеп сизгәннәре юк иде. Шуннан алар арасында иң өлкән кеше булган ’ Оля сөйләргә тотынды.
Ул, яңагын җиңе белән каплап, бер кемгә дә карамастан:
— Мин әйткәнгә хәтерегез кал-масын,’— дип сөйли башлады: — Без мондый зур компания белән фронт аркылы чыга алмаячакбыз. Аннан соң хатын-кызга, яки кыз кешегә фронт аркылы чыгу авыр да булса кирәк... — Ул, алар каршы төшәрләр дип көтеп, Олег' белән Сережкага карап куйды, ләкин Оля әйткән сүзләр хакыйкать бул-ганга күрә, алар дәшмәделәр.— Безгә» кызларга, үзебезнең малай- ларыбыздан аерылырга кирәк, — диде нык итеп ул. Нина белән Валя аның үзләре турында әйтүен төшенделәр. — Нина, бәлки, каршы килер, ләкин әңкәң сине миңа тапшырды, без Фокино авылына барырбыз, анда минем институтта бергә укыган иптәш кызым бар, ул безне үзенә кертер, һәм без фронтны шунда көтеп алырбыз.
Олег аңарга каршы бер ни дә әйтә алмады. Сережка белән Валя дәшмәделәр. Нина чак-чак кына җыламастан,
— Мин нигә каршы килим ди? Юк, мин каршы түгел, — диде.
48 Александр Фадеев
Алар бишәү газапланып һәм, соңгы адымны атларга кыймастан» шулай һаман басып тордылар. Аннан соң Олег:
— Сля хаклы. Кызларның күп өлеш җиңелрәк юллары булган хәлдә, нигә Дип аларны куркыныч астына куярга? Аннан соң, дөресендә безгә дә җиңелрәк булыр. Сез-з бары-ы-гыз, — диде ул кинәт тотлыга башлап, һәм Оляны ко-» чаклап үпте.
Аннан соң ул Нина янына килде. ә бүтәннәр барысы да читкә борылдылар. Нина атлыгып килеп аны кочып алды һәм аның бөтен битен үбәргә кереште. Олег аны кочаклап иреннәреннән үпте.
— ?<әтерлисеңме, бер вакытны мин сиңа бәйләндем, Һаман яңагыңнан үбәргә рөхсәт итүеңне үтендем, һаман: «Яңагыңны . гына" үптер, яңагыңны гына» ди идем мин... һәм менә кайда үбешергә туры килде бит. — Ул балаларча бәхетле кыяфәт белән: — Син хәтерлисең-ме? — дип пышылдый иде.
— Мин хәтерлим, мин барсын да хәтерлим, син уйлаганга караганда күбрәк нәрсәне хәтерлим... Мин сине һаман исемдә тотармын. Мин сине көтәрмен,—дип пышылдый иде Нина.
Олег, аны тагын үпте дә, аңардан аерылды.
Бераз киткәннән соң Оля белән Нина аларга тагын кычкырып карадылар, ә аннан соң алар бердән үк күренмәс тә, ишетелмәс тә булдылар, бары тик җил генә кар көртләрен себерә иде.
Олег Валя белән Сережкадан:
— Сез ничек соң? — дип сорады.
Сережка гаепле төс белән:
— Ә без шулай да бергә үтәргә тырышып карыйбыз, — диде. — Без фронт буйлап Глүбокаяга якынрак барырбыз, бәлки кайда да булса үтәрбез. Ә син ничек?
— Ә мин шулай да монда сынап карыйм. Монда мин ичмасам урынны беләм, — диде Олег. Тагын авыр тынлык башланды.
Сережкаиың йөрәге нишләгәнен бик яхшы төшенгән Олег:
•— Сөекле дускаем, оялма, башың салма... Я-я? — диде.
Валя кызу итеп Олегны кочаклады. Ә һәртөрле нечкәлекләрне яратмаган Сережка Олегны җилкәсеннән чак кына этәрде дә, әйләнеп тә карамастан, китеп барды, Валя аның артыннан куып җитте.
Бу җиденче январь көнне иде.
Ләкин Сережка белән Валя икәү фронт аша чыга алмадылар. Алар авылдан авылга йөри-йөри Камен- скоега җиттеләр. Алар үзләрен, Урта Дон районында сугышлар барганда семьяларыннан а’ерылган бер туган ага белән сеңел, дип таныталар. Кешеләр аларны кызганалар, кайда да булса салкын җир идәндә урын җәеп яткыралар һәм алар, бәлага очраган ага белән сеңел шикелле, кочакланышып йоклыйлар. Ә иртә белән торып тагын юлга чыгалар. Валя Сережкадан теләсә кайда булса да фронт аркылы чыгарга тырышып каравын таләп итә, ләкин Сережка реалист һәм һаман да фронт аркылы чыгарга теләми иде, •
Ниһаять, Валя үзе аның белән бергә йөргән чагында Сережканың фронт аркылы чыгарга базмавын аңлады: Сережка теләсә кай җирдә дә фронт аркылы чыга ала, ләкин ул аны, Валяны, хәрап итүдән курка иде. Шуннан соң Валя Сережкага:
— Мин ялгызым монда, авылда кайда да, булса урнашып, фронтның бу җир аркылы үтүен көтә алам "бит, — диде.
Ләкин Сережка моны тыңларга да теләми иде.
Шулай да Валя хәйлә белән җиңде. Аларның барлык эшчәнлек- ләрендә, бигрәк тә барысын да бергә уртаклаша башлагач, . Сережка һәрвакыт бар нәрсәдә дә башлап йөри һәм Валя аңарга буйсына, ләкин шәхси эшләрендә Валя аңардан өстенлекне үзенә ала һәм сережка үзенең ничек итеп Валя артыннан барганын үзе дә сизми кала иде. Хәзер дә Валя Сереж-кага: аның Кызыл Армия частена эләгә алуын, анда Краснодондагы
49
С. Ә.- №‘7-8
Яшь гвардия егетләребезнең ничек һәлак булуларын -сөйләп, Кызыл Армия часть-лары белән бергә килеп, егетләрне һәм шул уңайдан үзен дә коткаруын мөмкин икәнлеген әйтте һәм:
— Мин сине шушы тирәдә якында көтеп торырмын,—диде;
Көне буе йөреп, чиксез арыган Валя бик каты йоклап китте, ә, ул таң алдыннан уянганда Сережка юк иде инде. Сережка саубуллач шу өчен аны уятырга кызганган иде.
һәм Валя бер ялгызы калды.
Елена Николаевна бу салкын төнне бөтен гомеренә хәтеренә беркетеп калды: ул унберенче январьдан уникенче январьга каршы* төн иде.
Бөтен семья йоклап ята иде инде.: Кемдер урам як тәрәзәне әкрен4 тенә чиертә башлагач, Елена Николаевна тәрәзә каккан тавышны тиз үк ишетте һәм аның Олег .икәнен бердән үк төшенде.
Яңаклары өшегән Олег арганлыктан хәтта бүреген дә салып тормады, урындыкка ауды. Барысы да уянды. Әби сукыр лампаны кабызды һәм, урамнан якты күренмәсен өчен, аны өстәл астына куйды: аларга полиция бер көн эчендә әллә ничә тапкыр кереп чыккан иде инде. Олег астан яктыртылган хәлдә утыра, аның йөзе тирәсендә бүреген бәс сарган, яңак очлары кара таплар белән капланган, ул ■арыгаеп киткән иде.
Олег берничә тапкыр фронтны үтеп чыгарга азапланып карады. Ләкин ул обронадагы подразделениелар * белән группаларның, хәзерге ут системасын һәм урнашуларын белми. Аннан соң кар өс-теннән сиздермичә үтәр өчен ;уд> ;артык зур гәүдәле һәм кара киемле иде. 'Шәһәрдә егетләрнең хәле ничек икән дигән уй аны һаман борчый иде. Ниһаять, шул кадәрле вакыт үткәннән соң ул, сиздер-; мичә генә шәһәргә керә алам, ди-, тән фикергә үз-үзен.ышандыра( алды.
— Земнухов турында нәрсә ишетелә? — дип сорады ул.
Әнкәсе күзләрен аның белән очратмаска тырышып:
— һаман да шул инде... — диде.
Әнкәсе аның бүреген; курткасын салдырды. Анарга хәтта чәй кай-i натырлык нәрсә- юк, ләкин өйдә1- геләр, аны монда менә-менә тотып алмагайлары дип, болай да як-1' якларына караналар йде.
— У ля ничек? — дип сорады Олег.
Берәү дә дәшмәде.
— У ляны кулга алдылар, —*
диде әнкәсе.
— Любканы?
— Аны да алдылар...
Олегның йөзе үзгәреп китте, ул бераз дәшми торганнан соң-
— Ә Краснодон поселкасында ничек?1—дип сорады.
Аны- болай тамчы-тамчылап га-» запларга ярамый иде, Коля абый:
— Кулга алынмаган кешеләрне санавы җиңелрәк, — диде.
Олег башын түбән иде һәм инде бер нәрсә дә сорашмас булды.
Киңәшкәннән соң, алар Олегны бүген төннә белән авылга, Маринаның туганнары янына озатырга булдылар. Коля абый аны озатырга алынды.
Ровенькига алар кар өстенә зәңгәрсу, тыныч якты сибә торган йолдызлар астында еракка үк күренеп торган буш дала буйлап бардылар.
Еш кына ач килеш; һәм йокы күрмәстән шул хәтле озак көннәр каңгырап йөрүенә; ниһаять өйгә кайткач та, өстенә яңа кайгылар өелүгә карамастан, Олег үзен ту- лысынча кулга алгач иде, ул юлда барышлЫй Коля абыйдан «Яшь гвардиямнең туздырылуының барлык якларын тӘфсыйльләп сорашты. Үзе дә Коля абыйга башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.
Алар сөйләшеп бара торгач юл- 1 ның сөзәкләнеп килеп, шактый кү^ тәрелә торган өлешен үткәннәрен сизми дә калдылар. Алар аның иң калку җиренә җиттеләр һәм үзләре каршында караеп торган зур авыл кырыеннан илле метрлар читтәрәк булган текә бер җирдән төшә башладылар.
50 Александр Фадеев
— Авылга болан бәреп керергә ярамас, уратып үтәргә иде, — диде Коля абый.
Алар юлдан читкә борылдылар һәм шулай ук авылдан илле метрлар читтә булган сул як кырыйдан киттеләр, — кар көртләрдә генә тирән ята иде. «
Аларның авылга илтә торган ян як юлларның берсен кисеп чыгулары булды, кырыйдагы йорт артыннан аларның юлына аркылы берничә соры фигура ташланды. Алар йөгерәләр һәм бик карлыккан тавыш белән немецча нидер кычкыралар иде.
Коля абый белән Олег, бер сүзгә килмәстән үк, алардан кирегә,% юлга таба чаба башладылар.
Олег йөгерергә хәл калмаганын сизә, үзен куып җиткәннәрен ишетә иде. Ул соңгы көчләрен җыеп карады да таеп егылды. Шунда ук аның өстенә ташландылар, кулларын аркасына каерып салдылар. Ике кеше Коля абый артыннан куып китте, алар аның артыннан револь-вердан берничә тапкыр аттылар. Бераздан алар, куып тотып булмады бит дип көлешә-көлешә, кире әйләнеп кайттылар.
. Олегны элек авыл советы булган, ә хәзер староста канцеляриясе урнашкан зур өйгә алып керделәр. Идәндә, салам өстендә, берничә жандармерия солдаты йоклап ята. Өстәл өстендә кара күн футлярлы кыр телефоны тора иде. Олег үзләренең жандармнар постына килеп чыкканнарын аңлады.
Ефрейтор лампаның филтәсен күтәрде һәм, ачуланып кычкырып,; Олегны тенти башлады.
Шикле бер нәрсә дә тапмагач, ул Олегның тужуркасын салдырды да аның һәрбер җөен капшарга кереште. Аның кулының баш барачаклары яргаланып, тырнак тирәләрендә киңәеп киткәннәр, ул алар белән бик җитез хәрәкәт итә иде.
Шулай капшый торгач, * аның бармаклары комсомол билеты ка-тыртасына төртелделәр, Олег барысы да беткәнен аңлады.
Ефрейтор, өстәлгә җәеп салынган комсомол билетын һәм вакытлыча комсомол таныклыклары бланкла- ларын кулы белән каплап, төелә- төелә, карлыгып телефон аркылы сөйләште. Аннан соң ул трубканы куйды да, Олегны алып килгән солдатка нәрсәдер әйтте.
Авыл чанасында ефрейтор һәм кучер урынына утырган солдат бары* тик икенче көннең төненә таба гына Олегны Ровеньки шәһәре жандармериясе һәм полициясе бинасына алып килделәр һәм дежурдагы жандармга тапшырдылар.
Олег караңгы камерада, тезләрен кулы белән кочаклап, бер ялгызы- утырды. Әгәр дә Олегның йөзен күрергә мөмкин булса, аның тынуч һәм кырыс икәнен күреп булыр иде. Уд староста канцеляриясендә утырганда һәм үзен монда алып килгәндә юлда Нина турында, әнкәсе турында, үзенең нинди җүләр рәвештә килеп кабуы турында бик иркенләп уйларга өлгергән, һәм хәзер болар барысы да үткән иде инде. Ул үзен нәрсә көткәнен уйламый, ул аны яхшы белә. Ул үзенең озакка сузылмаган бөтен гомеренә йомгак ясаганга күрә, ты-ныч һәм кырыс -иде.
«Мина ун алты яшь була бирсен,, гомер юлым шундый кыска булуга мин гаепле түгел ич... Мине нәрсә куркыта ала соң? Үлемме? Газаплармы? Мин аларга түзә алам..- Әлбәттә, мин үземнән соң кешеләрнең йөрәкләрендә истәлек калырлык итеп үләргә теләр идем. Ләкин мин танылмыйча үлә бирим... Минем кебек көч тулган һәм тормышка мәхәббәт ташып торган миллионнарча кешеләр хәзер шулай үләләр ич. Мин үземне нәрсә белән битәрли алам соң? Минем алдаганым юк, мин тормышта җиңел юл эзләмәдем. Кайчакны мин җиңел акыллы булдым, ләкин ул минем артык яхшы күңелле булуымнан* килгәндер... Сөекле Олежка-кадер- лем! Ун алты яшьлек егеткә бу ул тикле зур гаеп түгел инде... Мин үз өлешемә тигән барлык бәхеттән авыз итәргә дә өлгермәдем. Шуңар карамастан, мин барыбер бәхетле-
‘Яшь гвардия 51
мен! Мин аяк астында корт шикелле аунамадым, мин көрәштем, мин шуның белән бәхетле... Әни миңа һәрвакытта да: «Бөркетем!..» ди торган иде. Мин әнкәмнең һәм иптәшләремнең ышанычына хыянәт итмәм! Үлемем яшәвем кебек үк саф булсын — мин үземә болай дияргә оялмыйм. Олежка-кадер- лем, син лаеклы рәвештә үләрсең...»
Олегның йөзе матураеп китте, ул бүреген баш астына салып, бозланып каткан тайгак идәнгә ятты да бик нык йокыга талды.
Олег, янында кемдер басып торганын сизеп, күзләрен ачты. Таң аткан иде инде. Олегның каршында камера ишеген бөтенләй каплап диярлек бер карт басып тора. Ул өстенә казаклар шинеле, зур башына чак-чак кына сыйган поляк конфедераткасы кигән, бөтен би-; тен эре сары сипкелләр баскан,, зур, күк борынлы, яшь агып торган котырган Күзле, таза гәүдәле иде. *Олег, аңарга гаҗәпләнеп караш .идәнгә утырды.
— Ә мин Кошевой дигәннәре нинди икән дип уйлыйм тагын?.. Ә ул менә нинди икән... Кабәхәт! Ах көчек!.. Сине гестапо өйрәтүе бик .кызганыч, — миндә сиңа яхшырак булыр иде. Мин бик сирәк хәлләр-/ дә генә кыйныйм... Әнә син нинди икәнсең! Синең турыда Дубровский турындагы кебек дан таралган ич. Пушкинны укыганың бардыр бит? У, кабәхәт... Синең миндә булмавың кызганыч. — Карт, Олег өстенә иелеп, яшь агып торган шашкан күзен кысып, аракы исе аңкытып, серле итеп пышылдарга тотынды: — Син мине бу нигә болай иртә килде дип уйлыйсыңдыр? — Ул бик үз .итеп тагын күзен кысып кунды.—’ Бүген тегендә бер партия оза-там... — Ул шешенгән бармагын боргалап каядыр күккә күрсәтте... — Парикмахер белән барысын да кырырга дип килдем, мин күккә озатыр алдыннан һәр вакытта ДД кырам, — дип пышылдады ул гәү-дәсен турайтып һәм тамагын кырып куйды. Аннан соң баш барма
гын югары күтәрде: — Культуралы була... Ә син гестапо буенча китәсең, көнләшмим синнән. Аревуар!— диде шешенгән карт һәм кулын конфедераткасы козырегына куеп чыгып китте. Кемдер шартлатып камера ишеген япты.
Ерак җирләрдән җыеп китерелеп ябылган, үзенә таныш булмаган кешеләр» утыра торган гомуми ка-i мерага күчерелгәч кенә Олег ул картның элекке Ден”кин офицеры, хәзер Ровеньки полициясе началь-^ нигы, куркыныч палач һәм газаплаучы ОрлоЬ икәнлеген белде.
Ике-өч сәгатьтән Олегны допрос- ка алып киттеләр. Допросны немецлар гына алып баралар, тәрҗемәче дә немец ефрейторы иде.
Олегны алып кергән кабинетта немец жандарм офицерлары бик күп иде. Алар барсы да аңарга ачыктан-ачык кызыксынып, ә кайберләре хәтта зур бер кешегә карагандай гаҗәпләнеп карыйлар иде. «Яшь гвардия»нең даны никадәре киң таралганын һәм Стахович күрсәтүе буенча һәм шулай озак тотылмыйча килүе аркасында үзенең легендар фигурага әйләнүен Олег дөньяга үзенең әле күп өле-шендә балаларча булган карашы белән башына китерә алмый иде. Допросны минога балыгы кебек бөтенләй сөяксез булгандай сыгылма гәүдәле, күз төпләрендәге бөтенләй диярлек кап-кара кабаклары астыннан чыгып, яңак сөякләрен уратып килгән һәм яңакларында үлекнеке шикелле караеп торган шәмәхә түгәрәк таплар баскан битле, бары тик куркыныч төшкә генә керә ала торган өрәк сыман немец алып барды.
«Яшь гвардия»нең бөтен эшчән- леге турында сөйләп -бирүне һәм аның барлык членнарын һәм катнашучыларын әйтүне таләп иткәч, Олег болай дип җавап бирде:
— «Яшь гвардия»гә мин бер ялгызым җитәкчелек иттем. Аның членнары минем кушуым буенча башкарган эшләр өчен мин җаваплы... Әгәр дә мине ачык суд хөкем итсә, мин «Яшь гвардня»нең. эч
Александр Фадеев
тәлеге турында сөйли алган булыр идем. Ләкин гөнаһсыз кешеләрне дә үтерә торган... — ул бераз дәшмичә, офицерларга карап алды Да, — Һәм үзләре инде үлек булган кешеләргә оешманың эшчәнлеге турында 'сөйләүнең оешма өчен бер төрле файдасы да юк...
Чыннан да үлеккә ошаган немец шулай да тагын нәрсәдер сорады.
Олег:
— Бу минем соңгы сүзем, — диде һәм керфекләрен түбән төшерде.
Аннан соң Олегны гестапо зинданына ташладылар һәм Жаны булган кешегә чыдау түгел, бәлки аның турында язуы да мөмкин булмаган куркыныч көннәр башланды.
Ләкин Олег ахрына кадәрле чыдады, аны әлегә үтермиләр, чөнки оешманың башлыкларыннан үзе сорау алырга һәм оешманың язмышын үзе хәл итәргә теләгән өлкә фельд- коменданты генерал-майор Клеркың килүен көтәләр иде.
Аларны ай яп-якты итеп яктырткан ташландык җиргә алып чыгып, ике грузовикка утырта башладылар. Башта барлык көчләрен җуйган, акылыннан язган хәлсез Ста- ховичны алып чыктылар да, куллары белән аякларыннан тотып селкеп, грузовикка ташладылар. «Яшь гвардиячеләрнең күбесе үзләре атлап бара алмыйлар иде. Аяк табаны кисеп ташланган Анатолий Поповны күтәреп алып чыктылар. Күзләре төртеп тишелгән Витя Петровны Рагозин белән Женя Шепелев җитәкләп китерделәр. Володя Осьмухинның уң кулы кисеп алынган иде, ләкин ул үзе килде. Ваня Земнуховны Толя Орлов белән Ковалев күтәреп алып килделәр. Алар артыннан, үлән сабагы шикелле чайкала-чайкала, Сережка Тюленин килде.
Егетләрне үзләренә, кызларны үзләренә аерым-аерым машиналарга утырттылар. Солдатлар, грузо-викларның ян як стеналарын күтәреп беркеттеләр дә, кеше белән тулган машиналарга бортлары аркылы сикереп менделәр. Унтер Фенбонг 'алдагы грузовикка, шофер янына утырды. ААашинаЛар күз- га’лдылар. Аларны балалар больницасы һәм Ворошилов исемендәге мәктәп биналары яныннан, ташландык җир аркылы алып бардылар. Кызлар утырган машина алдан бара иде. Уля, Саша Бондарева һәхм Лиля җырларга тотындылар:
Замучен тяжелой неволен, Ты славной смертью почил... -
Кызлар барсы да җырга кушылдылар. Арттагы машинадагы егетләр дә җырлый башладылар. Алар- ның җыры салкын, тымызык һара- да еракка яңгырый иде.
Грузовик, соңгы йортны сул якта калдырып, 5 нче номерлы шахтага илтә торган юлга чыкты. ‘
Грузовикның арткы стенасына кысылып утырган Сережка комсызланып һаваны йота иде... Менә грузовиклар Выселкига таба борыла торган юлны да уздылар, тиздән алар чокырны 'үтәргә тиеш... Юк, Сережка үзенең моны эшләргә көче җитмәгәнен белә. Ләкин аның ал-дында тезләнгән хәлендә, куллары артка каерып бәйләнгән* Ковалев бара*. ул көчле әле, куллары тикмәгә генә бәйләнмәгән. Сережка башы белән аның аркасына төртте. Ковалев әйләнеп карады.
— Толька... Хәзер чокырга җитәбез... — дип пышылдады Сережк» һәм башын бер якка селкеп куйды.
Ковалев җилкәсе аша аркасына кырын гына карады да, бәйләнгән кулларын селкетте. Сережка Ковалевның кулларын бәйләгән бауга тешләре белән кадалды. Сережка шундый хәлсез иде, ул берничә тапкыр грузовик стенасына аудьц аның маңгаена тир бөртекләре тибеп чыкты. Ләкин ул үзенең азатлыгы өчен көрәшкән кебек көрәште. Һәм менә бау чишелде. Ковалев кулларын, элеккечә артында тот-кан хәлендә, селкетеп куйды.
Кызлар белән егетләр:
... Подымется мститель суровый, И будет он нас посильней... —
дип җырлыйлар иде.
Яшь гвардия 53
Грузовиклар чокырга төштеләр, һәм аларның алдагысы югарыга менеп! бара иде инде. Икенче машина taa, фырлап һәм буксовать итә-итә, төшә башлады. Ковалев,; арткы стенага аягы белән басты да, 'сикереп төшеп, кар ерып йөгерергә тотынды.
Беренче аптырашу секундлары үтте, ул арада грузовик чокырдан чыккан һәм Ковалев күренми иде инде. Калган тоткыннарның да качуыннан шикләнгән солдатлар машинадан төшәргә базмадылар, алар тисә дә тимәсә дә грузовиктан атарга керештеләр. Атышны ишеткәч, Фенбонг, машиналарны туктатып, сикереп төште. Грузовиклар туктадылар. Фенбонг үзенең хатыннарча тавышы белән зә* һәрләнеп сүгенә иде.
Сережка әйтеп бирүе мөмкин булмаган көчле тантаналы, нечкә тавыш белән.-
— Качты!.. Качты!.. — дип кычкыра һәм белгән барлык иң куркыныч сүзләр белән сүгенә иде. Ләкин бу сүгенүләр Сережканың абызында хәзер изге бер ант булып яңгырыйлар иде.
Менә 5 нче номерлы шахтаның шартлатылганнан соң бер якка кыйшаеп авып калган коперы да күренә инде.
Егетләр белән кызлар «Интерна-ционал» җырлый башладылар.
Аларның барысын да шахта янындагы катып беткән салкын мунчага бушаттылар да бераз вакыт шунда тоттылар: Брюкнер, Балдер һәм Стеценконның килгәнен көтәләр иде. Жандармнар өсләрендәге киемнәре һәм аяк киемнәре яхшырак булган тоткыннарны чишендерергә тотындылар.
«Яшь гвардия»челәр бер-берсе белән саубуллашырга мөмкинлек алдылар. Клава Ковалева Ваня белән янәшә утырырга, кулын аның маңгбена куярга һәм инде аерыл-< маска мөмкинлек алды.
Аларны кечкенә-кечкенә партияләргә бүлеп алып чыгалар һәм берәм-берәм шурфка тёртеп төшерәләр иде. Булдыра алган һәркем үзе дөньяга әйтеп калдырырга теләгән сүзен әйтергә өлгерә иде.
Берьюлы берничә дистә гәүдә ташланган бу шурфта алар барысы да үлмәсләр дип шикләнеп, немецлар алар өстенә ике вагонетка төшерделәр. Ләкин ыңгырашкан' тавышлар берничә тәүлек буена шахта эченнән ишетелеп торды.
Куллары сындырылган, яңаклары э^кә баткан, һәм шуңар күрә яңак сөяк^әое тагы да ачыграк беленгән Олег фельдк-змендант Клер алдында басып торды. Аның чигә чәчләре бэтенләй агарганнар. Ләкин алтынсу керфекләре астындагы зур күзләре һәрвакыттагыдан да ачыграк карыйлар иде.
Гомерендә кеше үтерүдән башка бер нәрсә дә эшли алмаганга күрә йөрәге катып калган Клер каршында уналты яшьлек малай түгел, бәлки тормышта бары тик үзенең юлын күреп кенә калмаган, ә башкалар арасында үз халкының һәм бөтен кешелек дөньясының юлын да күрә алган яшь халык җитәкчесе басып тора, һәм ул болай дип сөйли иде:
— Сез куркыныч түгел—сез инде туздырылган һәм хөкем ителгәнсез, — менә кешеләр җир йөзендә күптәннән инде яшәп килгән һәм фикер белән хезмәт өлкәсендә шундый ачык биеклекләргә ирешкәннең соңында сезне тудырган нәрсә куркыныч... Кеше ашаучылык зәһәрё аерым кешеләрнең җанын агулап кына калмый, ул бөтен бер халыкларның җаннарын да агулый, ул кешелек дөньясының яшәвен курч кыныч астына куя... Дөньядагы байлыклардан аларны булдыру өчен көч салмаган кешеләр файдаланганда, үз кулларына дөньяның барлык байлыкларын туплаган адәм актыклары кешеләр өстеннән чик-* ләнусез хуҗалык сөргәндә чума, авыруыңнан да куркынычрак булган бу зәһәрле авыру дөньяны агулап, таркатып торачак... Кар кебек ап-ак күлмәкләр кигән бу әфәнделәр тарих хөкеменнән котылуларына юкка гына ышаналар. Канга.
54 Александр Фадеев
пычранган ул бәндәләр ул хөкемнең дәһшәтле карашы’ алдында торалар инде. Мин үземнең халкым һәм бөтен кешелек дөньясы сафында тормышның гадел, намуслы строе өчен инде көрәшә алмавым өчен генә үкенәм. Шул гадел строй өчен көрәшүчеләргә’ мин соңгы сәламемне җибәрәм...
Олег Кошевойны утыз беренче январьда көндез аттылар һәм аның гәүдәсен шул көнне атылган башка кешеләрнең гәүдәләре белән бергә, гомуми чокырга күмделәр.
Ә Люба Шевцованы җиденче февральга тикле газапладылар, һаман да аңардан радиотапшыргычны таптырырга тырыштылар. Атылу алдыннан Люба иреккә, әнкәсенә язу җибәрә алды. Ул аңарда «Хуш, әнкәй, синең кызың Люба кара җиргә китә» дип язды.
Любаны атарга алып чыккач, ул үзенең
На широких московских просторах... дип башланган яраткан җырын җырлап җибәрде.
Любаны атарга алып бара торган СС ротенфюреры аны тезләндерергә һәм баш артына атарга < теләде, ләкин Люба тезләнмәде, пуляны йөзе белән каршы алды.
Краснодон халкы качып бара торган герман армиясе үзе белән алып килгән тагын бик күп бәла- ларны кичерде. Чигенә торган немецлар шәһәрдә һәм бөтен районда шахталарны, предприятиеләрне, барлык зур биналарны шартлаталар иде. Люба Шевцова Кызыл Армия частьлары Краснодонга һәм бер үк вакытта Ворошиловоградка кергән көнгә кадәр яши алмады, аны аңарга бер атна калганда үтерделәр. Ундүртенче февральдә шәһәргә совет танклары бәреп керде, һәм алар артыннан ук шәһәргә совет ,вла*сте кайтты.
Бик куп халык җыелган хәлдә, ун көн буе, шахтерлар 5 нче номерлы шахта шурфыннан һәлак булган «Яшь гвардия»челәр . гәүдәләрен чыгардылар, һәлак булган яшьләрнең әнкәләре ул ун көн буе шахта стволыннан китмәделәр, алар балаларының имгәтелеп бетерелгән гәүдәләрен алалар иде. Әле Олег исән чакны ук Елена Николаевна Ровенькига килгән иде. Ләкин ул баласы өчен бер нәрсә дә эшли алмады, һәм Олег әнкәсенең үзенә шундый якында булганын белмәде-
Олегның әнкәсе һәм барлык кар-дәшләре булган хәлдә, Ровеньки халкы Олег белән Люба Шевцова- ның гәүдәләрен чокырдан казып алды һәм шунда Ровенькида ук күмде.
Яңаклары караеп эчкә баткан, күзләрендә бөтен табигатьле кешеләрдә аеруча көчле гәүдәләнә торган эчке газап сурәтләнгән, картаеп киткән, кечкенә генә буйлы бу хатында элекке Елена Нико-лаевна Кошеваяны тануы да кыен иде. Ләкин шушы айлар эчендә аның улының ярдәмчесе булуы, бигрәк тә аны газапларга салып улының үлүе Елена Николаевнада аны үзенең шәхси кайгысыннан күп югары күтәрә торган рухи көчләр ачтылар. Аңардан, әйтерсең кешеләрнең көрәше, көч салулары һәм.дәртләренең зур дөньясын каплап торган көндәлек гади нәрсәләр пәрдәсе төшкәндәй булды... Ул Олег артыннан шушы дөньяга керде һәм аның алдында җәмгыятькә хезмәт итүнең зур юлы ачылды.
Шул көннәрне немецларның икенче бер җинаятенең дә сере ачылды: паркта шахтерларның кабере табылды. Каберне казый башлагач үлекләр анда да шулай аяк үрә басып торган хәлләрендә булып чыктылар, башта башлар, аннан соң җилкәләр, гәүдәләр, куллар ачыла иде. Алар арасында Валько, Шульга һәм кулында баласы белән Вдовенко гәүдәсе дә табылды. Бишенче номерлы шахта шурфыннан казып алынган «Яшь гвардия» членнарын парктагы туганнар каберлегенә күмделәр.. Күмүгә «Яшь гвардиямнең исән калган барлык членнарЫ: Иван Туркенич, Валя
‘Яшь гвардия 55
Бори, Җора Арутюнянц, Оля һәм Нина Иванцовалар, Радик Юркин һәм башкалар барысы да катнаштылар.
Валя Бори Каменскоедан өенә кайткан, Мария Андреевна аны •якыннарына Ворошиловоградка җибәргән һәм Валя Кызыл Армияне шунда каршы алган иде. Валяның әтисе шулай ук исән, ул Сталино- да хатынының кардәшләрендә яшеренеп яткан, ләкин ул чакны Сталино әле немецлар кулында булганга күрә, Мария Андреевна да, Валя да бу турыда белмәгәннәр иде. Иван Туркенич фронт аркылы чыга алган, һәм туган шәһәрендә булу өчен частеннан отпуск алган. Ә Сергей Левашов фронт сызыгын үткәндә үтерелгән иде.
Степа Сафонов та һәлак булган. Ул штурм ясалган беренче төнне Каменскоеның Кызыл Армия алган •өлешендә булган подразделение- ләрнең берсе составында сугышка катнашкан һәм һәлак булган иде.
Анатолий Ковалевны Выселкида- гы бер эшче яшергән. Ковалевның көчле гәүдәсе шундый кыйналган ки, тоташ бер яра булып күренә. ■Аны бәйләү һич мөмкин булмый, шуңар күрә эшче һәм эшченең, хатыны Ковалевны җылы су белән юып, җәймәгә төрәләр. Ковалев аларда берничә көн яшеренеп ята, ләкин аны артык монда асрау куркыныч булганга, ул Донбассның бу көннәрдә әле азат ителмәгән өлешендә яши торган туганнары янына киткән иде.
Иван Федорович ПроценИо Кызыл Армияне Марфа Корниенко яши торган авылда каршы алды- Ул соңгы атналарда немецлар тылындагы партизаннар группалары эшенә җитәкчелек иткән. Бу эштә аңарга Нижне-Александровкада укыткан хатыны Катя, Нарежный карт, Марфа һәм аның «Яшь гвардия» тарафыннан пленнан коткарылган ире Гордей Корниенко ярдәм иткәннәр иде.
Авылны совет гаскәрләре алудан бер көн элек Иван Федорович, «айчандыр Кошевойларның туганнарын- китергән һәм Иван Федоровичка үзенең киемен биргән бабай белән бергә, авыл советы бинасына барды. Монда Донец артыннан качкан немец жандармериясе һәм полициясе чиннары тукталганнар иде. Авыл советы янында Кызыл Армия еракмы яки якынмы икәнен белергә теләгән, яки гади генә итеп әйткәндә, качып бара торган.немецларга карап кәефләнер өчең дип җыелган бик күп авыл кешесе кайнаша иде.
Иван Федорович белән әлеге бабай шунда торган арада авыл чанасында руслардан булган ниндидер полиция чины чаптырып килеп туктады. Чанадан бабай янына ук сикереп төшкәч ул, акылдан язган кешенекедәй акайган күзләре белән каранып, бабайдан ашыгып,
— Начальник әфәнде кайда? — дңп сорады.
Бабай күзен кыса төшеп:
— Әфәндесен әфәнде, ә күрәсең, иптәшләр арттан куып җитәләр ахрысы?.. — диде.
Полиция чины сүгенде, ләкин ул шундый ашыга иде, хәтта бабайга сукмады да, йөгереп өйгә кереп китте.
Жандармнар белән полицейски^ лар, аяк өстән икмәк чәйни-чәйни,, өйдән йөгереп чыктылар һәм тиздән берничә чанага төялед чаптылар, алар артыннан бары тик кар тузаны гына бөтерелеп калды. Ә икенче көнне авылга Кызыл Армия керде.
Иван Федорович, партизаннар группасы белән бергә, Донец елгасын кичеп чыкты һәм Митякинская станицасы янында, ташландык карь, ер артыннан үзенең автомобилен казып чыгардьк Автомобиль төзекр бензины тулы, хәтта запас багы да бар иде. Ул үзен тудырган заман кебек үк мәңгелек иде. Әле яңа гына кайткан властьның машиналары булмаган беренче көннәрне Ворошиловоградта бар кеше дә Иван Федоровичтан көнләшә иде. Иван Федорович Краснодонга, «Яшь гвардия»челәрне искә алырга менә шул машинада килде.
56 Александр Фадеев
Аның монда эше дә бар: -«Крас- нодонуголь» трестың яңадан торгызырга, шахталарны төзәтергә кирәк иде. Аннан соң ул «Яшь гвардия» членнарының ничек һәлак булганнарын үзе тәфсыйльләп белергә тели иде.
Стеценко белән Солнковский не-мецлар белән качтылар, ләкин сле-дователь Кулешов тотылды, халык аны таныды һәм советның гадел хөкеме кулына тапшырды, һәм аның аркылы Стаховичның күрсәтүләре, Вырнкова белән Лядская- ның «Яшь гвардия»челәрнең һәлакәтендә нинди роль уйнаганлык- лары билгеле булды. Исән калганнар һәлак булган «Яшь гвардия»- челәр кабере өстендә дуслары өчен үч алырга ант иттеләр/ Кабер өс- тенә вакытлы һәйкәл, агач обелиск куелды. Аның кырыйларына «Яшь гвардиямнең Ватан өчен Нәлак булган барлык членнарының исемнәре язылды.
Менә алар, ул исемнәр:
Олег Кошевой, Иван Земнухов, Ульяна Громова, Сергей Тюленин, Любовь Шевцова, Анатолий Попов, Николай Сумской, Владимир Ось- мухнн, Анатолий Орлов, Сергей Левашов, Степан Сафонов, Виктор Петров, Антонина Елисеенко, Виктор Лукьянченко, Клавдия Ковалева, Маня Пегливановна, Алек-сандра Бондарева, Василий Бондарев, Александра Дубровина, Лидия Андросова, Антонина Мащенко„ Евгений Мошков, Лилия Ивани- хнна, Антонина Иванихина, Борис Гловань, Владимир Рагозин, Евгений Шепелев, Анна Сопова, Владимир Жданов, Василий Пирожок, Семен Остапенко, Геннадий Лукашев, Ангелина Самошина, Нина Минаева, Леонид Дадышев, Александр Шищенко, Анатолий Николаев, Демьян Фомин, Нина Герасимова, Георгий Щербаков, Нина Старцева, Надежда Петля, Владимир Куликов, Евгения Кийкова, Николаи Жуков, Владимир Загоруйко, Юрий Виценовский, Михаил. Григорьев, Василий Борисов, Нина Кезикова, Антонина Дьяченко, Николай Миронов, Василий Ткачев, Павел Палагут.а, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин.
Л. ГОМӘР ТӘРҖЕМӘСЕ.