Логотип Казан Утлары
Публицистика

УҢЫШСЫЗЛЫК ҺӘМ АНЫҢ СӘБӘПЛӘРЕ


1
«Звезда» һәм «Ленинград» жур-
наллары турындагы карардан соң ук
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма
театрларының репертуары һәм аны
яхшырту чаралары турында» яңа карары
игълан ителде. Бу тарихи карарлар
коммунизм өчен идеологии көрәшнең
сугышчан программасын ачып салалар.
Әдәбият — язучының хосусый эше
түгел. Аның әсәрләре дә хәзерге
тормышның политик проблемалары
белән сугарылган булырга, югары идея
белән сугарылган булырга тиешләр.
ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында
журналларның политикадан читтә яши
алмаулары турында әйтелә: «...совет
кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне
тәрбияләү эшендә безнең
журналларыбыз Совет дәүләтенең
куәтле коралы булып торалар һәм шуңа
күрә совет строеның тормыш нигезен
тәшкил иткән нәрсәне — аның
политикасын эштә кулланма итеп алырга
тиешләр».
Совет әдәбиятының халык ин-
тересыннан, дәүләт интересыннан башка
интересы булырга мөмкин түгел. Ул
шуның белән көчле, ха- лыкчанлыгы
белән, идеялелеге белән алдынгы
әдәбият.
Партия совет әдәбиятына гаять югары
бәя бирү белән бергә, аның
җитешсезлекләрен дә кискен рәвештә
әйтеп китә. Зощенконың совет
тәртипләреннән, совет кедтелә- реннән
мыскыллап көлгән әсәрләре, Ахматованың
пессимизм, төшенкелек белән сугарылган,
буржуаз- аристократ салоннарының
эстетлык вкусында язылган шигырьләре
бары тик ленинизмның әдәбият турындагы
кайбер төп положениеләрен оны- ; ту
аркасында гына, ягъни әдәбиятның
партияле булырга тиеш дигән принципын
истән чыгару нәтиҗәсендә генә басылып
чыга алдылар.
Ләкин матур әдәбиятта булган хаталар,
җитешсезлекләр Ленинградта чыга торган
журналлар белән генә чикләнми. Ул-
җитешсезлекләр безнең әдәбиятта, театр,
кино, эстрада эшендә дә шактый зур.
ЕКП(б) Үзәк Комитеты драма теат
рларында барган репертуарның зур
җитешсезлекләрен күрсәтте. Хәзерге
темага язылган әсәрләрнең театр
репертуарыннан этәрелеп чыгарулары
безнең Татар Дәүләт Академия театры
эшендә дә бар. Шулай ук, бик аз санда
гына' булган хәзерге темадагы драма әсәр-
ләренең идея-художество ягыннан
зәгыйфь булуларын әйтергә кирәк.
ВКП(б) Үзәк Комитеты күп кенә
драматургларның хәзерге тормыш
мәсьәләләрен яктыртудан ерак торуларын
күрсәтеп уза. Ул’ драматурглар
тормышны белмиләр, халыкның
сорауларын белмиләр, совет кешеләренең
иң матур сыйфатларын гәүдәләндерә
белмиләр.
ВКП(б) Үзәк Комитеты карарлары-
безне идея ягыннан коралландырып,
идеология фронтындагы алдагы эшебезне,
алдагы үсешебезне яктыртып торалар.
Шул яктылыкта идея һәм художество
офыкларының киңәйгән яңа югарылыгы
фонында без алга карарга һәм булган
байлыгыбызны тикшереп чыгарга
тиешбез.
Бу мәкалә әле быел гына сәхнәгә менгән
«Изге әманәт» драмасының уңай
образлары бирелешен күзәтүне максат
итеп ала. Драматург Таҗи Гыйззәт бу
әсәрендә совет кешеләренең күркәм
сыйфатларын сурәтли белмәгән, чөнки ул
Донбасс партизаннары өчен хас булган
типик вакыйгаларны, типик деталь
гази Кашшаф
ләрне өйрәнмәгән. Шулай ук Татар
Академия театры да совет тормышы
турындагы спектакльне куюга җавапсыз
караган һәм театр кол- лективының
көчләрен уңышсыз юлдан алып киткән.
Соңгы ун ел эчендә татар совет
сәхнәсендә Таҗи Гыйззәт әсәрләре төп
урынны алып килделәр. Татар Дәүләт
Академия Театрының репертуарында ул
иң күренекле урында торды һәм
тамашачыларның да сорауларын
канәгатьләндерә иде. Шул рәвешчә. Таҗи
Гыйззәт иҗаты татар театрының үсү
тарихында билгеле бер чорны чагылдыра;
дияргә кирәк.
Таҗи Гыйззәт әсәрләре аша та-
машачылар коллык дәверенең бер кисәген
күз алдына бастырдылар. Шул тормышта
җәберләнгән крестьяннарның кешелек
сыйфатларын, иреккә, як1 ылыкка
омтылуларын күрделәр. Аның
әсәрләрендә беренче бөтендөнья
сугышының илгә алып килгән
бәхетсезлекләре, авыл халкының
катлаулану процессы, фикер үсеше,
ниһать, гражданнар сугышы чагылды.
Крестьян массасы аңында туган
үзгәрешләр турында. яшь совет властен
урнаштыру өчен барган фидакарь көрәш
һәм хезмәт турында Т. Гыйззәт уңышлы
гына әсәрләр бирде. «Наемщик»,
«Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк»
кебек әсәрләре киң масса арасында
популяр булып китте.
Менә шуның өчен дә киң совет
җәмәгатьчелеге Т. Гыйззәтнең яңа әсәр
бирүен түземсезлек белән көтеп торды.
Бөек ватан сугышы еллары дәвамында
язылган һәм партизаннар хәрәкәтен
яктыртуга багышланган «Изге әманәт»
драмасына халыкның өмете зур булды.
Халык бу драмадан, дөньяны таң
калдырган героик вакыйгалар белән тулы
партизаннар хәрәкәтенең җанлы
сәхифәләрен күрергә омтылды; совет
патриотлыгының иң мөкатдәс үрнәкләрен
биргән партизаннарның
типиклаштырылган батыр образларын
карарга ашкынды. Тамашачы, Таҗи
Гыйззәт кебек, танылган драматургдан
шуннан да кимне көтмәде. «Изге әманәт»
драмасын, совет тамашачысы, моңа чаклы
уңыш белән килгән иҗатның яңа бер
күтәрелеше итеп каршы алырга хәзер иде.
Бу әсәр мәйданга чыкканчы ук
язучылар җәмәгатьчелегендә тикшерелде,
кызу-кызу гына фикерләр ишетте.
Кайберәүләр «Изге әманәт» драмасының
Таҗи Гыйззәт иҗаты өчен яңа булуын,
бөтенләй. оригинал бер метод белән
язылуын әйттеләр, кайберәүләр исә,
киресенчә, авторның элекке иҗат
юлыннан баруын күрсәттеләр.
Әсәр үзенең уңышсыз якларының
өстенлек алуы белән сәхнәгә менде.
Режиссер-постановщик (Ш. Сарым- саков)
һәм артистлар коллективы яңа спектакль
өлгерттеләр. Хәзер тамашачының төпле
фикере дә үсеп чыкты.
«Изге әманәт» постановкасының
уңышлы яки уңышсыз спектакль булып
оешуын авторга яки ре; жиссер хезмәтенә
генә кайтарып калдыру бер ядлылык
булыр иде. Әсәрдә" дә, постановкада да
уңышлы кисәкләр бар, әмма җитешсез-
лекләр тагын да күбрәк. Алар ВКН (б)
Үзәк Комитетының «Драма театрлары
репертуары һәм а*ны яхшырту чаралары
турында»гы 26 август карары
яктылыгында ачыграк күренәләр.
Татар Дәүләт Академия Театры
эшендә яхшы әсәрләрнең дә бозылып
куелу вакыйгалары булды («Рус
кешеләре», «Варварлар»). «Изге
әманәт»кә карата башкача, сөйләргә туры
килә. Алда күрербез, бу постановкага
режиссер һәм артистлар коллективының
иҗат көче салынган һәм аларның хезмәте
белән әсәр шактый яхшыра төшкән.-
Шулай булуга да карамастан, «Изге
әманәт» драмасының төп кимчелеге
йомыла алмады, чөнки бу актерлар эшенә
түгел, тулысы белән авторның иҗат
принципларына бәйләнгән нәрсә иде.
Нәрсәдә соң ул төп кимчелек?
Тамашачыда ни өчен кәнагатьсез. лек
туды? Әсәр драматургның иҗа

Уңышсызлык һәм аның
сәбәпләре
135
тында нинди урын тота?
Алда без бу сорауларга тулы Җавап
бирергә тырышырбыз.
Беренче сорауга җавап бирү өчен
драматургның нинди юнәлештә үскәнен
күз алдына китерү зарар итмәс.
Татар халкының тормышына эз салган
тарихи-революцион вакыйгалар Таҗи
Гыйззәт әсәрләренә нигез булып яталар.
Тик автор шул тари/и вакыйганың үзен
түгел, бәлки анда катнашуы мөмкин
булган кешеләрнең реаль тормышларын,
көнкүрешләрен үзәк урынга куя. Тарихи
вакыйгаларның ситуацияләреннән бигрәк,
аларның тормышка ясаган йогынтылары
беренче планга алына. Аның әсәрләрендә
ситуацияләр, характерлар көрәше
бирелми, аңа бытовизм, жанризм хас,
шуңа күрә Т. Гыйззәт әсәрләрендә татар
халкының гореф-гадәтләре, җолалары
шактый зур урын тоталар. Дөрес, автор
геройларның психологияләрен
этнографик парчалар белән күмеп
калдырмый, аларның киләчәккә
омтылышларын, аң дәрәҗәләрен күрсәтә.
Шулай да бу семья трагедияләренең, нәсел
маҗараларының үзәк урында торуы —
вакыт-вакыт иҗтимагый- политик
ситуацияләрне тирәннәнрәк һәм киңрәк
күләмдә яктыртуга комачаулый.
«Изге әманәт» драмасы үзенең
материалы белән үк яңа бер әсәр булырга
тиеш. Бу драма чит ил баскыннарына
каршы көрәшкән партизаннар хәрәкәтен
гәүдәләндерүгә багышланган. Монда
камчы һәм кылыч астында мәйданга кил-
гән вакыйгалар дәһшәте бирелә. Бу
моментны бик нык истә тотарга кирәк.
Мондагы көрәш тә, алпавытларга,
царизмга каршы көрәштән бик нык
аерыла. «Фашистлар Германиясенә каршы
сугышны гадәттәге сугыш дип санарга
ярамый. Ул ике армия арасындагы сугыш
кына түгел. Шуның белән бергә ул немец-
фашист гаскәрләренә каршы бөтен совет
халкының бөек сугышы. Фашист
изүчеләргә каршы бөтен халык
тарафыннан алып барыла тор,- ган бу
ватан сугышының максаты — безнең
илебезгә килгән куркынычны бетерү генә
түгел, бәлки Германия фашизмы изүе
астында ыңгырашучы барлык Европа
халык, ларына ярдәм итү» — диде иптәш
Сталин.
Фашистлар аяк баскан җирдә тормыш
юклыгын, яшәү мөмкин түгеллеген совет
патриотлары ачык күрделәр, СССР
халыкларына совет властеннан башка
сулыш алу мөмкин түгеллеген тирәннән
аңладылар. Шуңа күрә дә, тылдагы барлык
совет халкы белән беррәттән, немецлар
коллыгына төшкән һәрбер совет гражданы
да үзен фашистларга каршы көрәшүче
итеп таныды. Совет кешесенең барлык
табигате, рухы, көче, сулышы немецларга
каршы тору теләге белән сугарылган иде.
Көрәш тә рәхимсез булды, совет
халыклары җаннарын аямадылар, рухлары
белән нык, бөек булдылар. Көрәш — гади
көрәш кенә булып калмады, немецлар
котырынган саен совет халкының
көрәшкә, җиңүгә омтылышы көчәя барды,
һәрбер намуслы совет гражданы,
йөрәгендә нәфрәт уты кабызганы хәлдә,
иҗат көче салып көрәште. Иң читен
хәлләрдән дә ул үзенең зирәклеге,
тәвәккәллеге аша җиңеп чыгарга
омтылды. Шушы1 омтылыш аңа көч
бирде, ул ачы газапларны сизмәскә
тырышты, чиксез кайгысын йотып калды
һәм фашистлар җәзалаган вакытта да, ул
дошманны куркуга салган җиңелмәс
рухын күрсәтте.
Монда художник өчен чиксез күп
материал бар, иҗат фантазиясе о>чып
чыга алмаслык киң мәйдан бар, кеше
рухының тирән тамырларыннан әлегәчә
күрелмәгән кичерешләр акканын күрсәтү
өчен мең төрле ситуацияләр бар. Без
беләбез, алар турында дистәләрчә
романнар, повестьлар, драмалар язылыр,
һәм алар язылып торалар. Таҗи Гыйз-
зәтнең «Изге әманәт» драмасы да совет
халкының немец оккупантларына каршы
көрәшен, аның рухи ныклыгын, мораль
сафлыгын гәүдәләндерүгә багышланган.
Автор бу*.
136 : Гази ^Кашшафг
көрәшне төбендә бер семья, бер нәсел
эчендәге каршылыклар аша, семья өстенә
төшкән бәхегсез- лекләр фонында
күрсәтүне күздә тоткан, шул юл белән
немецларның кабахәт эшләрен фаш итәргә
уйлаган.
Әсәрдә бытовизм, жанризм эле-
ментларының басымы нык сизелеп тора.
Шуның нәтиҗәсендә «Изге әманәт»
драмасының семья эчендәге
конфликтлары иҗтимагый көрәш
проблемаларына бик йомшак бәйләнәләр.
Әсәрнең төп сызыгы семья эчендәге эчке
каршылыкларны ачу юлыннан бара, алар
социаль югарылыкка күтәрелеп җитмиләр,
партизаннар көрәше, оккупацияләнгән
Донбасс халкының ялкынлы хәрәкәте
икенче планда бирелә. Иҗти- магый-
политик вакыйгалар,, оккупацияләнгән
шәһәрдә барган большевистик көрәш —
әсәрнең үзәгенә кереп утырмаган, ул
читтән ябыштырылган төсле күренә. Без
беләбез, иптәш Сталинның чакыруы
буенча партизаннар «басып алынган
районнарда дошман өчен һәм аның барлык
ярдәмчеләре өчен түзәргә мөмкин
булмаслык шартлар» тудырдылар. «Изге
әманәт» драмасында да немец
илбасарларына каршы оештырылган
көрәш бара; әсәр <Совет Информбюро
белдерүләренең халыкка таратылуын
әйтеп китә, электростанциядә авария ясалу
турында белдерелә, биржаны яндыру
турында хәбәр алына һ. б. Ләкин болар
әсәрдә катнашучыларның хезмәте, героик
көрәшнең нәтиҗәсе итеп күрсәтелмиләр,
алар төп ва- гыйгаларга ясалма рәвештә
ябыштырылып биреләләр. Шуңа күрә дә
реаль көрәшнең политик әһәмияте
төссезләнә, зәгыйфьләнә. Немецларның
үзләрен янар тау эчендә кебек хис итүләре
йомшак чыга.
2.
Таҗи Гыйззәт пьесалары өчен хас
булган сюжет катлаулылыгы «Изге
әманәт» әсәрендә дә күренә Донбасс
шахтеры Галимҗановның семьясы
шәһәрдән чыгып китәргә өлгерә алмый
кала. Немецлар фронтны өзеп, чигенү
юлларын кисәләр.
Гыйннять Г алимҗановның улы Фоат
— шахтаның директоры булып эшли һәм
ул эвакуацияләнү мөмкин түгеллеген
белгәч тә, шахтаның һәм яңа табылган
антрацит участкасының планын әтисенә
изге әманәт итен тапшырып, үзе парти-
занлыкка китә. Фоат отрядының тар-мар
ителүе һәм үзебезнең $җка чыга алмавы
турында хәбәрләр йөри. сһэатны үлгән
дип белеп аның хатыны Асия «үз көнен
үзе күрергә» керешә. Ул немецларга
яллана һәм гестапо начальнигының сөяр-
кәсе була. Ул арада 1 ыйниятьне
немецлар кулга алалар һәм Фоат
калдырган чертежны сорыйлар. Ул
чертежның барлыгын Әбүзәр Абу-
шахманов немецларга әйткән була.
Әбүзәр үзе теләп немецларга шпионлык
итә. Немецлар белән мөнәсәбәттә торуы
аркасында ул, немецларда пленда яткан
улын — танкист Асфанны өенә кайтарта.
Асфан исә үзенең кодасы Гыйниять
кызын — Наҗияне сөя һәм пленнан кайту
белӘн Наҗия аша, үлүе турында хәбәре
таралган Фоат белән бәйләнеп,
немецларга каршы көрәшә башлый. Фоат
немецларның стратегик планнарын кулга
төшерергә йөргәндә, узё гестапо тозагына
эләгә. Асфан аны коткаруда катнаша. Тик
аны гестапочылар сизәләр һәм асалар.
Асфанны асу кайгысыннан Наҗия дә
акылдан шаша. Гыйниять шахтаны аякка
бастырып, гитлерчылар карарга килгәч
кенә аны шартлату нияте белән,
немецларга эшләргә сүз бнрә һәм
төрмәдән чыга. Ләкин Наҗиянең акылдан
язуы һәм үлүе, аны үз ниятен үзгәртергә
мәҗбүр итә, ул эшләүдән баш тарта.
Шунын ; өчен аны немецлар атып
үтерәләр. Әсәрнең финалында Кызыл
Армия килә, Фоат командалыгындагы
часть шахтерларны немец коллыгыннан
азат итә.
Ачык әйтергә кирәк, бу сюжет
драматургии яктан уңышсыз түгел,
тамашачыны кызыксындыра торган
ДУШСЫЗЛЫК ҺӘМ аның сәбәпләре 137
; рлләре бар, интригасы бар. Зур {ер
семья алынган. Карт патриот Гдче
бирелгән. Бу — гадел, намус- •у семья. Бу
семья — ил өстенә ; гешкән бәхетсезлекме
үз җилкә- ] 1ендә күтәрергә хәзер тора
кебек, i дошманны җиңү өчен бер нәрсәсен
19 кызганмый төсле. Ләкин аларга ;
уалашкан, кан кардәше булып кит- . дон
Әбүзәр семьясы бар. Әбүзәрнең ; сенлесе
Асия — Фоатның хатыны !9.м ул —
патриотлык хисләреннән ерак торган
мещанка булып килеп j чыга, сатлык җан
булып очлана.
Әбүзәр үзе—немецларның уң кулы
булып йөри һәм советның иң явыз
• дошманы төсендә гәүдәләнә. Ә уенә
аның үз улы — Асфан — совет
i зластена тәмам бирелгән, батыр ,
көрәшче, куркусыз егет булып та- 1 ныла
һәм ул гестапо начальнигын ! үтергәне
өчен асалар да.
| Менә щушы семья, шушы нәсел j
эчендәге каршылыклар — ситуацияләр,
характерлар көрәше булып килеп чыга
алмыйлар. Болар шул ук бытовизмның
күренеше; драматик конфликтларны семья
эчендәге мөнәсәбәтләрдән генә эзләнеп тә,
аны I социаль югарылыкка күтәрә алмау-
• ның нәтиҗәсе. Шуңа күрә әсәрнең
художество сыйфаты түбәнәя һәм идеясе
зәгыйфьләнә.
Безнең фикерләргә каршы килүләре
мөмкин. Әсәрдә бер нәсел генә
катнашмый, башка халыклар да бар,
диярләр. Дөрес, әлбәттә. Осәрдә идея
җитәкчелеген чагылдырырга тиеш
булган партия вәкиле ' Мартынов
бирелгән. Ләкин ул йомшак, схематик
алынган образ. Ул Үзе иҗтимагый
мотивларга нигез- •Шгән яңа сюжет
тармагы сызып к,<леп чыга.‘Ләкин бу
сюжет әсәрен үзәгенә алынмаган,
Г'алимж.а- Новларның семья маҗаралары
да шУШы үзәккә буйсындырылмаган.
. киресенчә, автор Мартынов образы ^ЫП
килгән сюжетны Галимҗанов- ,1аР
семьясының иллюстрациясе тө-
файдаланган. Автор семья ^ендәгс
каршылыкларны беренче >'РЫцга Куйган
һәм анардан еракла- ^сы килмәгән.
Әсәрнең Мартынов °бразы\ирәсендәге
вакыйгалар аша тулылану, яхшыру
мөмкинлеге бар. Ләкин автор төп
сюжеттан ераклашасы килми һәм ике
сюжетны, яраштыру башлана. Мартынов
Фоатка зур эш тапшыра. Ләкин
Мартыновның барлык эшләре кебек үк, бу
нәрсә дә әсәрдән тыш эшләнә, Фоатның эш
башкаруын тамашачылар күрйи калалар.
Билгеле, Мартынов сузып җибәргән'
җепкә әсәрнең вакыйгалары тезелеп барса,
оккупацияләнгән шә_ һәрдәге партизаннар
көрәше көчле һәм тулы канлы булып
гәүдәләнә- алыр иде. Бу килеш тамашачы
Мартыновның эшен хыял белән генә күз
алдына китереп утыра. Аның немец
оккупантларына каршы көрәш оештыруы,
яшьләрне туплавы, немец
командованиесенең планын кулга
төшерүләре һ. б. — үзләренең үтәлү
процессында түгел, сүз белән генә
әйтеләләр.
Драмада Остап, Панас, Шәйх;и кебек,
патриот картлар, Фоат һәм /Чартыновка
ярдәм итүче шахтерлар бирелгән. Ләкин
Панас белән Шәйхигә багышланган аерым
картиналар шулай ук төп сюжетка органик
бәйләнеп тормыйлар. Боларны әсәрдән
сызып калдырырга мөмкин, тик аңардан
сюжет үзгәрмәячәк.
Болар һәркайсы әсәрнең сәнгатьчә
эшләнешендәге кимчелекләре турында
сөйлиләр.
«Изге әманәт» драмасының тышкы
күренеше, композициясе шул рәвешле
тора.
• 3.
Инде әсәрнең эчке мәгънәсенә, күчик.
«Изге әманәт» драмасының үзәк
фигурасы — Гыйниять. Фоат шахта
планын аңа биреп калдыра. Ләкин план
кулдан кулга күчкән вакытта Әбүзәр бу
эшне күреп кала. Вакыйгаларның
төенләнүе дә шуннан башлана.
Гыйниятьне план өчен кулга алалар,
төрмәгә ябалар, җәзалыйлар. Ләкин
Гыйниятыгең чыдамлылыгын, рухын
сындыра алмыйлар. Карт шахтер үзен
батыр итеп тога, дошманнарга нәфрәт
белән карый,.
138
_ Гази Кашшаф
үч алу тойгысы белән яна башлый.
Г ыйниятьнең мондый кешелек
сыйфатлары тамашачыларда яхшы тәэсир
калдыра. Гыйнпятьне сөясен, аталарча
хөрмәт һәм ихтирам итү күзе белән
карыйсың.
Бу кадәресе шулай. Ләңин шушы үзәк
фигураның хәрәкәтсез калуына, төбендә
пассив бер карт булып торуына күңелдә
ризасызлык күзгала. Чыннан да, Гый-
ниятьне без ни партизанлык эшендә, ни
башка берәр төрле диверсиягә катнашучы
итеп күрмибез. Аңарда гражданлык хисе
уяна алмый кала. Вакыйгалар аның эчке
кичерешләреннән алдарак баралар, ҮЛ
вакыйгалар артыннан өлгерми. Менә. II
картинада, инде немецлар шәһәрне
басканнар, Гыйниятьнең хатынын
вәхшиләрчә атып үтерергә дә өлгергәннәр,
ә карт әле һаман төпле карарга килә алмый
йөри. Ул инициативасыз. Ул нәрсәдер
көтә.
Драманың темпы бу карарсыз- лыкны
сыйдырмаска ' тиеш иде. Монда
Гыйниятьнең гражданлык хисе чын-
чынлап чәчәк атарга, һәркемне
дулкынландырырлык кызу темп һәм
дәртлелек белән үсәргә тиеш иде. Ә бит
моның өчен Гыйниятьнең килмәгән җире
юк, автор, ның хыялында ул чыннан да ха-
лыкның вөжданын сурәтләүче тип
булырга тиеш. Чөнки Гыйниять әле кичә
генә дуслары, танышлары белән,
балалары, кардәшләре белән серләшә һәм
сөйләшә ала иде. көлешә һәм бәхәсләшә
ала иде. Үзенә дан һәм бәхетле картлык
алып килгән хезмәтне мактарга, хезмәг
игүчеләрне хөрмәтләргә хаклы иде,
улының намуслы хезмәте аша дәрәҗәгә
ирешүен күреп, горурлана ала иде, ә инде
немецлар шәһәргә аяк баскач.
Гыйниятьнең һәм меңнәрчә башка совет
патриотларының шатлыгы, кешелек
тойгылары җиргә салып таптала: хәзер
алар хезмәт иткән урыннарының
зурлыгын йөрәкләре белән генә сизәләр,
айда аларның сулышы, яшәве булган.
Хезмәттә анын көче генә түгел, аңа аның
җаны, рухы салынган.
Гыйниять шундый хисләр белән
янамы? Ул советтан башка үзенә сулыш
алырга да мөмкинлек булмаганын йөрәге
белән тояТиы? • Бу нәрсә ачыкланып
тамашачыларга килеп җитми.
Гыйниятьнең гражданлык намусы бик
сүлпән кабына... Немец оккупантларына
каршы көрәшне чагылдыруга
багышланган зур күләмле драмада,
Гыйниять кебек төп геройның реаль
тормышта, гыча хәрәкәтчәң булуын күрәсе
килү бик табигый нәрсә. Гыйниять- кә
билгеле бер идея куеп көрәшкә чыгу яки
шул көрәшне оештырырга керешү яки
оештыручылар артыннан. китү җитми.
Актив көрәшкә тотыну кирәклеген
Гыйниять бары төрмәдә төшенә, төрмәдән
ул шул фикер белән кайта. Ләкин өенә
кайткач, ул-үзенең уйларын тормышка
ашырмый, ул яңадан .пассивлык юлына
баса, кечерәя. Менз шуның өчен дә
Гыйниять образы Донбасс
партизаннарының типиклаштырылган
вәкилләре булып күз алдына басмый.
Аның эчке дөньясы бары төрмәдә
утырганда .гына ачыла башлый һәм
объектив тестә бер яклы һәм йомшак обртз
булып кала. Гыйниятьнең немецларга кар-
шы көрәшкә алып бара торган адымнары,
аны партизанлыкка китереп бәйли торган
җепләре күрсәтелмәгән. Гыйниять
образының үсешендә логика юк һәм шуңа
күрә дә ул тиешле югарылыкка күтәрелә
алмаган.
Гыйниятьнең кызы Наҗия дә,
партизанка булаоак. ачылмаган.
Немецларга каршы көрәшүдә ул да
активлык күрсәтми. Драмада аның эше
Асфаниы Фоат белән куреште: рүдә генә
чагылып кңтә. Наҗияне — көрәшкә
хәзерләнгән, корбаннарга әзер торган
батыр, тәвәккәл совет кызы итен күз
алдына китерү * кыен. Киресенчә, ул
йомшак, хискә бирелеп, аек акылын
югалтучан, үзенең күркәмлеге, матурлыгы
өчен генә янып йөри торган иркә бер кыз
булып гәүдәләнә.
Немецлар килгәч, Наҗияне бойняда
эшләргә билгелиләр. Шул вакыйганы ул
өзгәләнеп сөйли. Ләкин
Уңы шс ы_з л ык һәм апың сәбәпләре 139
аның тавышында коллыкка каршы протест
яңгырамый, аның рухи каршылыгы,
кешелек горурлыгы кузгалмый, объектив
рәвештә аның сүзләре, ертык киемнәр
киеп, пычрак эштә йөрергә мәҗбүр
булудан әйтеләләр. Көчләп эшләтүгә,
коллыкка каршы, җәбер-золымнарга кар-
шы совет патриотындагы бөек рухның
көйдергеч нәфрәт һәм үч алу тойгысы
белән баш күтәрүе тирәннән бирелми.
Шушы иң җаваплы урында Наҗиядә
протестка караганда буйсыну чанлык,
ихтыярсызлык өстенлек ала. Соңыннан да
кызнын бу сыйфатлары аның өчен
файдалы якка таба ус'милэр. Асфанны
немецлар асып үтергәннән сон, Наҗия
акылдан ук яза, ул үзен нәфрәт белән, үч
алу тойгысы белән коралландыра алмый.
Ул йомшак, зәгыйфь килеш кала. Совет
халкының корыч ихтыярын, кешелек
дөньясын таң калдырган чыдамлылыгын
без Наҗия адымнарында күрмибез, ул
чыдамлылыктан ерак йөри һәм хисенә
күмелеп, тәкатьсез үлеп китә. Шуннан соң
Наҗияне ничек итеп типик бер көрәшче,
совет кызларына хас булган күркәм
сыйфатларны чагылдыручы характерлы
образ итеп кабул итәсең? Юк, аңарда
характерлы сыйфатлар күрсәтелмәгән!
Шул рәвешчә әсәр совет кешеләрен
"үрнәк булырлык образлар итеп
гәүдәләндерә алмаган. Мартынов та,
Гыйниять тә, Наҗия дә совет кешеләренә
хас сыйфатлар белән ачылмаганнар.
Аеруча, Наҗия образы гарип, карикатура
формасында килеп чыккан.,
ВКП(б) Үзәк Комитетының 26 август
карарында хәзерге чор темасына язылган
кайбер пьесалардагы җитешссзлекләргә
түбәндәгечә характеристика бирелә:
«Кагыйдә буларак, бу пьесаларда совет
кешеләре гарип-карикатура формасында,
примитив, түбән культуралы итеп,
обыватель зәвыклы һәм обыватель гадәтле
итеп сурәтләнәләр, сәлби персонажлар исә
характерның матуррак сыйфатлары белән
бүләкләнәләр, көчле, ихтыярлы һәм
булдыклы итеп күрсәтеләләр».
Бу характеристика «Изге әманәт»
драмасына карата да бик тапкыр туры
килә. Совет кешеләре зәгыйфь бирелгән
вакытта, чит образлар, дбшман образлар
әсәрдә тулы чагылалар, хәрәкәтчән һәм
җитез итеп күрсәтеләләр.
«Изге әманәт» драмасында геройлар
каршылыклы бирелгәннәр. Автор, бер
яктан сыйнфи принципны басым ясап
күрсәтергә тырышкан. Шуның өчен ул
Асияны агасы Әбүзәр белән бер мәсләктә
итеп гәүдәләндергән. «Алма — алма
агачыннан ерак төшми» мәкале нигезендә,
Асия да агасының кабахәтлеген, сатылып
яшәү юлын бик тиз кабул итә. Икенче
яктан, автор Әбүзәрнең үз улы Асфанны
гәүдәләндерүдә сыйнфи приципны юкка
чыгара. Менә бу каршылык тамашачыны
бары саташтыра гына һәм ул
персонажларның реальлегенә ышанмый
башлый.
Чыннан да, түбәндәге хәлгә тамашачы
ничек карарга тиеш? Әбүзәр, Донбасстан
тылга эвакуацияләнү мәсьәләсе килеп
баскач, ненецлар ягында калырга карар
кыла. Ул үзе белән бергә Асияны да
немецлар ягында калырга димли. Асия,
билгеле, риза түгел. «Бу — нң днг.ән сүз!
Мөмкинме соң!» һәм ул үз сүзенә үзе
ышанмаган кыяфәттә агасына сыенып
карый. Әбүзәр аңа тыныч кына:
«нәселебезнең кемлеген аңларга вакыт
инде» дигән реплика ташлый. Шушы
сүзләр Асияның йомшак «каршылыгын»
бетерергә җитә. Асия күңеле белән күптән
инде немецлар ягында калу юлын эзләгән
кеше, ул үзен аңа хәзерләгән хатын булып
сурәтләнә. Тамашачы аның фронт
якынлашкан саен таркала баруың күрә,
аның совет семьясыннан читләшүен сизә.
Фоат һәм аның әтисе семьясына
эвакуацияләнергә мөмкин булганда да,
Асия немецлар ягында калган булыр иде.
Чөнки, автор әйтүенчә, ул чит нәселдән.
Шуннан соң Асфанны Әбүзәрнең улы
итеп бирүдә ни мәгънә кала?
140 Гази _Кашшаф
Ни өчен автор Асфанны җанын аялаган
фидакарь партизан сыйфатында сурәтли?
Авторга биредә сыйнфи принцип кирәк
булмаган, ул семья эчендәге
каршылыклар нигезендә корылган
хисләнү, эчке кичерүнең тирәнлеген
бирергә тырышкан. Әтисенең немец
шпионы икәнен белгән партизанның рухи
хәлен сурәтләү өчен Таҗи Гыйззәт
ышандырмый торган психологизм юлына
баскан. Шуның өчен булса кирәк,
Асфанның әтисенә каршы килерлек, аны
хурлык баганасына •кадакларлык,
дөньядан юк итәрлек көчкә ия булуын
күңелгә беркетү кыен.
Тамашачыларның тойгылары белән
уйнау, тышкы эффектларга гына игътибар
итү, кеше характерын бер генә сызыктан
күрсәтү нәтиҗәсендә, геройлар тулы
канлы булып гәүдәләнмиләр. Автор,
явызлык белән гаделлекне алдан ук ачык
һәм рельеф төстә билгеләп куя икән, анын
биргән характерлары да сай һәм схематик
килеп чыгалар. «Изге әманәт» драмасын-
да да характерлар алдан ук билгеләнеп
куелганнар. Аларның характеры теге яки
бу ситуация белән үзгәрми, алар аңа әзер
багаж белән килеп керәләр.
Персонажларны шул рәвешчә туры
сызыклы итеп бирү аркасында, аларның
эчке дөньялары, кешелек сыйфатлары
зәгыйфь һәм фәкыйрь килеп чыга һәм ул
художество, дөреслегеннән читләшә.
Менә Әбүзәр. Ул сатлык образ.
Немецларны ул көтеп ала, үзе теләп аларга
яллана һәм сонгы моментка чаклы ул
үзгәрми. Асия да шулай ук. Ул да үзе теләп
немецларга сатыла, һичбер көчләүсез
пычрак эшкә колач җәеп килеп керә.
Әбүзәр немецларга колларча хезмәт
итеп йөри, аны яңаклыйлар, улын исә асып
үтерәләр. Немецлардан күргән җәбер-
золымнар аиьГП фикерен үзгәртә
алмыйлар, ул көчле характер иясе булып
кала.
Шуны әйтергә кирәк, Әбүзәр Гый-
ниятькә каршы куелган үзәк образларның
берсе, ана әсәрдә бик зур урын бирелгән.
Автор Әбүзәрнең, психологиясенә кереп
актарынган, теләпме, теләмичәме, аның
кешелек сыйфатларын, эчке кичерешләрен
гәүдәләндергән.
Авторга шундый пычрак җәнлекләрне
беренче планга куеп сурәтләү ни өчен
кирәк булган? Ни өчең автор сатлык
җаннарны намуслы совет кешеләре белән
җанлы элемтәдә, кардәшлек бәйләнешендә
итеп гәүдәләндерә? Җирәнгеч кеше
калдыкларына Асфанның нинди
мөнәсәбәте бар, болар барысы да совет
тамашачыларының хисләрен җәберли
түгелме?!
Билгеле, тормышта Әбүзәр кебек,
үзләре теләп немецларга хезмәткә
керүчеләр булгандыр. Социаль де-
генератлар булды. Үз гомерендә кешелек
җәмгыятенә зарардан башка бер тиенлек
эш күрсәтмәгән бандитлар, караклар,
юлбасарлар — немецларга хезмәткә
килделәр. Ләкин бу хәл аларны беренче
планга куеп яхшыртуга һәм аларның пси-
хологияләрендә эзләнергә хокук бирми.
Социаль дегенератлар халыкны
характерлый алмыйлар, алар дөреслекне
күрсәтмиләр, алар бнк- бик аз санда
иделәр. Немецлар үзләренә ялчыларны
бик авыр юл белән таптылар: шантаж,
провокация, куркыту, алдау, көчләү
юллары белән эш иттеләр. Әгәр чыннан
да Әбүзәр белән Асия кебек немецларга
ашкынып торучылар типик хәл булса, бик
аяныч нәтиҗәләр килеп чыгар иде...
Әсәрнең төп геройлары белән эш әнә
шулай тора.
4.
«Изге әманәт» драмасында немецлар
ни рәвешле гәүдәләнә?. Билгеле, автор
немецларны бирүдә краскалариы
кызганмый. Немец илбасарларының
ерткычлыгы, кан- сызлыгы, кабахәтлеге,
явызлыгы тулы күрсәтелә. Гестапода
кеше җәзалаулар, кешенең
сызлануыннан рәхәт табып торулары
чыннан да нәффәт тудыра торган итеп
бирелгәннәр. Бу картиналар, тамашачы-
ларның хисләрен немецларга кар
Уңышсызлык һәм аның
сәбәпләре
141
шы тәрбиялиләр, аларның нәфрәтләрен
куерталар. Әсәрнең мөһим һәм
кыйммәтле картиналары шул.
Ләкин немецларны сурәтләүдә автор
кайбер моментларны искә алып
бетермәгән. Нәтиҗәдә немецлар турында
дөрес булмаган фикерләрнең җәелүенә юл
ачыла.
Гестапода эшләүчеләргә хас бул-
маганча, немецлар бик тиз ышану- чан
булып күренәләр һәм үзләрен рус
кешеләре чолганышында калдыралар.
Үзләренә эшләргә килгән. Пәрбер кешене
тикшермичә, эшкә алалар. Лидия Машко,
Асфан,. Әбүзәр, Асия немецларга үзләре
теләп килеп керәләр. Башка юллар белән,
пычрак методлар кулланып ялчылар
туплау күренешләре әсәрлән төшеп
калган. Автор, немецларның шпионнар
җыйнаудагы төп .методларын
сурәтләмәгән. Бу хәл әсәрнең политик
кыйммәтен йомшату белән бергә,
художество чынлыгыннан да
ераклаштыра.
Лидия Машко гестапо начальнигына
килеп, үзен Машковский фамилияле
фабрикант-помещик кызы итеп таныта,
һуберт! кул астында эшләүче Розенбах та,
аны помещик- фабрикант кызы булуын
белеп, ■сөяргә, мәхәббәт тотарга керешә
һәм планны зурга җибәреп, өйләнергә
йөри. һуберт Лидиянең ке^млеген белгәч,
аны үзләренә элемтә бүлегенә эшкә ала, бу
— иң җаваплы урыннарның берсе. Шуның
өстенә ул Розенбахны «перспективалы
невеста» табуы белән котлый. Янәсе, ,
Розенбах, сугыш беткәннән соң, Лидия
Машковская- га өйләнеп, аларның
имениеләренә, фабрикаларына хуҗа
булачак.
Мондый хыяллар белән куанып йөрүче
Розенбах та, шул хыялларны тәбрик итүче
һуберт та художество чынлыгына
ябышмыйлар. Моның белән типик немец,
талаучы, илбасар, ерткыч бандит
күрсәтелми. Бандитларның чын йөзләрен
Ню- ренбергтагы суд процессы бөтен
дөньяга фаш» итте. Немец фашистлары,
бигрәк тә гестапода зур Урын тоткан
талаучылар, бандитлар, кеше суючылар,
үзләренең- тормыш проблемаларын
фабрикант кызларына өйләнү белән хәл
итәргә җыенмадылар.
Немецларны «Изге әманәт»тәге
сыйфатларда күрсәтү белән, автор
оккупантларның табигатен бозган, аларга
кешелек сыйфатлары таккан,'тарихи
чынлыкны яңлыш каналлардан алып
киткән.
5.
Югарыда әйтелгәннәргә кыскаңа
йомгак ясарга мөмкин.
Без әсәрнең яхшы ният белән
язылганлыгын инкарь итмибез. Авторның
теләге матур, ул совет халыклары
тарафыннан кичерелгән фаҗигале
вакыйгаларны сурәтләргә һәм шул
фаҗигаләргә каршы үзенең көчен туплап
көрәшкә чыгуын, v явызлыкка каршы
кабынган нәфрәтен гәүдәләндерергә
омтылган. Урны-урны белән автор
максатына якынлаша, совет халкының
вөҗдан сафлыгы чаткыларын бирә, немец
илбасарларының кансызлыкларын
күрсәтеп, аларга каршы нәфрәт уята.
Ләкин идея матурлыгы художество
чынлыгы белән бирелгәндә генә
камилләшә ала. Әсәрнең эчке һәм тышкы
гармониясе, форма һәм эчтәлекнең
берлеге — дөреслектән тыш мөмкин түгел.
Әсәрнең темасы матур булыр! a
мөмкин; әсәрнең мәкъсады көчле булырга
мөмкин; ләкин алар вакыйгаларның логик
үсеше һәм эчке бәйләнеше белән тәэмин
ителмәсә, идея югарылыгы художество
чынлыгы белән беркетелмәсә — ул тема
тулы канлы була алмый. Ялангач
идеяләрне, актуаль темаларны да үзенең
итеннән аерып, художество көченнән,
тормыш логикасыннан аерып мактауның,
безнеңчә, кирәге юк. «Изге әманәт»
драмасына карата Фатих Хөсни һәм Якуб
Агишев иптәшләр нәкъ әнә шул тема
матурлыгын, идея ялангачлыгын мактап
чыктылар. Фатих Хөсни «Изге әманәт»
драмасын «үтәли сузылган шул әһәмиятле
идея лейтмотивы аркасында, әсәрдә
булган кайбер кимчелекләрне күрмәскә ты
142 Г азИ—Кашшаф?
рышып булса да, аны торып-торып
алкышлый».
Я. Агишев, Галимҗановлар семь-
ясының тәкъдире Донбасс шахтерлары
өчен типик булуы турында язды.
«Тәкъдире» типик тә булырга мөмкин,
ләкин әнә шул «тәкъдиргә» алып килгән
юллапныц типик түгеллеген, эчтәлекнең
формага ябышмавын рецензент әйтергә
тиеш иде.
Билгеле, Ф. Хөсни һәм Я. Агишев
иптәшләрнең тәнкыйтьләре Таҗи Гыйззәт
иптәшнең иҗатындагы кимчелекләрне
бетерүгә ярдәм итмиләр һәм гомуми совет
сәнгатен үстерүгә булышмыйлар. Алар
бары җәмәгатьчелек фикеренә бер б\;та-
лыш кына кертәләр.
Югарыда без «Изге әманәт» дра-
масының матур темасын, әһәмиятле
идеясен бозып, ямьсезләп торган
моментларны карап уздык. Алар шактый
зур, һәм сәламәт тәнне зәгыйфьләндерә
торган, аны көчсезләндерә торган
нәрсәләр. Шуңа күрә дә «Изге әманәт»
драмасын Т. Гыйззәтнең иҗат УҢЫШЫ дип
булмый. Бу әсәр Т. Гыйззәт иптәшнең
иҗат ’ итү принциплары тиешле юлга
утырып җитмәгәнлеген күрсәтә, хәзерге
чынбарлыкның төрлелеген туплый
алырлык куәт белән сугарылмавын сөйли.
Максим Горький драма турында болай
дип яза: «Драма — хәрәкәт, геройларның
активлыгын, көчле хисләр,
кичерешләрнең тизлеген, сүзләрнең кыска
һәм ачыклыгын сорый. Аңарда болар юк
икән — драма да юк. Саф сүз — диалог —
белән боларның барсын әйтеп бирү
гадәттән тыш авыр, хәтта тәҗрибәле
язучыларга да бу нәрсә сирәк бирелә.
Әйтергә .кирәк, әдәби таланттан башка,
драма өчен тагын бер нәрсә: дәрт,
теләкләрнең бәрелешүләрен иҗат итүнең
бөек осталыгы, юкка чыгарып булмый
торган логика белән алэрны тиз хәл кыла
белү сорала. Ләкин мондый логика белән
авторның башбаштаклыгы түгел, бәлки
фактларның, характерларның, хисләрнең
үз көче җитәкчелек итәргә тиеш».
«Изге әманәт» драмасында нәкъ әнә
шул фактларның, характерларның,
хисләрнең үз көче җитәкчелек итә алмый.
Дәрт һәм теләкләрнең, бәрелешүләре,
идеяләрнең көрәше тиешле югарылыкта
һәм корыч логика белән сурәтләнми.
Тамашачыда ризасызлык тудырган сәбәп
тә шунда.
6.
Үзенең художество төзелеше белән һәм
логик юнәлеше белән уңышсыз оешкан
драманың поста- новкасы турында бер сүз'
дә әйтми •китү ярамый. Әсәрнең эчтәлеге
зур җитешсезлекләр белән тулы икән һәм
театр аны шул килеш сәхнәгә куярга
керешкән икән, димәк ул үз эшенә
җавапсыз караган. Дөрес,
постановщикның (Ш. Сарымсаков) һәм
режиссерның (X. Сәлимҗанов) уңышлы
постановка бирергә омтылуларын юкка
чыгарып булмый. Ачык әйтергә кирәк,
әгәр режиссер постановщикның,
артистлар коллективының зур көче салын-
мыйча гына спектакль куелса, зарарлы бер
постановка килеп чыгар иде. Чынында исә
постановкада кайбео уңышлы моментлар
юк түгел. ТАССР ның атказанган сәнгать
эш- леклесе Ш. Сарымсаков Мартынов-
ның партизанлык эшенә бәйле сюжетка
нык игътибар иткән, политик көрәш
элементларын көчәйтергә тырышкан.
Шуңа күрә дә спектакльнең аерым
кисәкләре яхшы яңгырыйлар, күңелле
тәэсир калдыралар. Драманың күп кенә
вак кимчелекләре сизелми узалар,
спектакль җанлана, дәртләнә төшә. Хәзинә
карчыкның Асияга, Әбүзәргә мөнәсәбәте,
Шәйхи картның Әбүзәргә каршы ярсып
сөйләве, Лидиянең . гестапода җәзалау
вакытындагы j ныклыгы шундыйлардан.
Ләкһн болар аерым кисәкләр, аерым
парчалар булып калалар. Әсәрнең үзәк
персонажларына бәйле вакыйгалар бу
югарылыкка күтәрелә алмыйлар һәм
постановка да моңа ярдәм итеп бетерми.
Тексттагы зур кимчелекләр сәхнәдә дә

Уңышсызлык һәм аның сәбәпләре из
яшиләр Һәм алар тамашачыларның
настроениеләрен бозалар. Бер-ике адрдә
әсәрдәге җитешсезлек спектакльдә
тирәнәя төшә. Шундыйларның берсен без
II картинада күрдек.
Наҗия үзенен бойняга эшләргә
билгеләнүе турында кайтып, сөйли. Ул
немецларга коллыкка төшү өчен
хурланудан бигрәк, пычрак эштә йөрүе
өчен зарлана. Бу моментны артистка М.
Миннибаева тагын да басым ясабрак әйтә.
3. Басыйрова башкаруында исә, бу эпизод
тирәнрәк бирелә һәм коллыкка төшү хур-
лыгын күрсәтү юлыннан бара. Ул
немецлар тарафыннан муенга ки- дерелгән
127 нче номерны нәфрәт белән атып
ташлый. Бер караганда кечкенә генә
штрих, ә ул Наҗиянең коллыкка каршы
кузгалган протестын уңышлы итеп сурәт-
ләүдә зур эш эшли.
Шундый күзгә чалынмаслык
штрихларны кирәк урында таба белү
артистның зур иҗат көче салуын сөйли-.
Сүз уңаенда тагын шундый бер штрих
турында әйтеп үтәргә кирәк. Асия үз көнен
үзенчә күрергә теләп, немецның сөяркәсе
булып яшәү өчен йортын ташлап китә.
Аның җирәнгеч кыланышларын карап
торган Хәзинә (Г. Болгарская) көчле
нәфрәттән сүз таба алмый тора һәм кинәт
кенә исенә килеп, Асия басып торган
урынны себереп чыгара. Бер сүзсез, бары
хәрәкәт белән генә эшләнгән бу штрих
гаять уңышлы һәм тамашачының көчле
алкышлавы астында бара.
Кызганычка каршы, детальләргә
игътибар итү һәрбер артистта күренми.
Кайвакыт режиссер да тиешле юнәлеш
биреп бетерми калдыра. Наҗиянең
акылдан ша- ШүР картинасы, аеруча
финал, эшләнмәгән дияргә кирәк. Лидия
’белән һубертның очРашУ күренеше
постановщик һәм артистлар тарафыннан
эшләнеп җитмәгән. Монда х гТ бандит
кыяфәте тирәнрәк Еергә тиеш иде. М.
Ильдар да, Ilf Мәжитов та бу рольне яхшы
темп бел011» пя<ат дәрте салып уйныйлар,
тик шушы эпизод эшләнеп бетмәү
аркасында, бер күләгә кала.
Артистлар үзләренә бирелгән* текст
өстендә тырышлык күрсәтеп уйныйлар.
Ләкин бөтен фаҗига да шунда ки,
аларның талантлары дошман образларын
гәүдәләндерүгә, тискәре рольләрне
тулырак ачуга юнәлдерелгән. Әсәрнең
тексты һәм режиссерның эше артистларга
шул юлдан барырга ярдәм иткән. Нәти-
җәдә, Гыйният (ТАССР ның халык
артисты X. Упазиков). кебек, Мартынов
(ТАССР ның атказанган артисты Н.
Гайнуллин һәм К. Бариев) кебек үзәк
образлар, артистларның тырышлыгына да
карамастан, канәгатьләнерлек килеп чыкһ
мыйлар. Гыйниятнең нәфрәт хисләре,
сыкрану, газапланулары белән янәшә
пассивлыгы, ихтыярсызлыгы да сәхнәдә
яши. Мартынов та схематик образ булып
кала. Фоат әсәрдә бик аз урын ала, артист
та <ТАССР ның атказанган артисты X.
Сәлимҗанов) аны тулыландыра алмый,
билгеле. Фоатта совет җитәкчеләренә хас
булган сыйфатлар юк, аның
оештыручанлыгы, кискенлеге.
эшлеклелеге ачылмый. Асфан (ТАССР
нын халык артисты Камал III һәм И.
Гафуров) образы тулысынча уңай
сыйфатта’ чагылмый, артистлар аны
үзенең әтисе өендә меланхолик итеп
бирәләо.
Авторның психологизмга бирелүен
әйткән идек, постановка бу моментны
көчәйтеп күрсәткән. .
Сатлык әтисе өендә партизанның
хисләнуләое күңелсез тәэсир калдыра,
Асфанның сугышчан характерын боза,
аның реаль батырлыгын җуя.
Әсәрнең идея эчтәлегенә һичнәрсә
өстәми торган Заһидә образы (ТАССР ның
атказанган артисткасы Г. Камская) текст'
ярлылыгы белән үк сәхнәгә менгән. Унай
образ итеп бирелергә уйланган Заһидә,
Асфанның эчке трагедиясен, йөрәк
хисләренең катлаулыгын күрсәтү өчен
кирәк булган. Моның белән автор семья
эчендәге каршылыкны басым ясап әйтә,
постановщик исә аны куәтли. Нәтиҗәдә
Заһидә ике
H I Гази Кашшаф
ут уртасында пошынып йөри торган,
ләкин һичбер яхшылык эшләргә сәләте
булмаган хатын булып сурәтләнә. Ул
яхшы күңелле кеше, ләкин барлык эше
сатлык иренә, партизан улына карап
пошынудан. хисләнүдән гыйбарәт.
Дөрес, әсәрдә Остап. Шәйхи, Па-
нас кебек картлар бар. Тик ала э
эпизодик образлар, күренеп-күренел
кенә киткәлиләр. Арада тик Остап
кына бераз җәелеп бирелә (Остап
ролен М. Надрюков көчле башка-
ра. Г. Хабибов исә җиңел хәрәкәт-
ләре белән Остапны бик күпкә
яшәртә, аның табигыйлеген боза).
Бу эпизодик рольләрнең башкары-
луы турында начар сүз әйтеп бул-
мый. алар постановкада үз урын-
нарын алганнар. Панас картны
Т. Гыйззәт, Шәйхи картны Ә. Ягу-
дин башкаралар. Шәйхи ролендәге
1 . Фәтхуллин, Сәхибә ролендәге
1АССР ның атказанган артисткасы
Ф. Камалова, Лидия ролендәге
ТАССР ның халык артисткасы
Г. Булатова һәм Р. Җиһаншина
күңелле генә тәэсир калдыралар.
Ләкин болар бөтен спектакльне
тутыра алмыйлар, спектакльдән туган
гомуми канәгатьсезлекне юкка чыгара
алмыйлар, чөнки төп персонажлар, уңай
образлар зәгыйфь, эшләнмәгән килеш
калалар.
Тискәре образларның бәрелеше
бөтенләй башкача, немец образлары да.
Әбүзәр (РСФСР ның атказанган. ТАССР
ның халык артисты 3. Солтанов һәм Г.
Мохтаров), Асия <Г. Нигматуллина) да
тулы бирелгәннәр һәм яхшы
башкарылалар. Аеруча Г.
Нигматуллинаның уены көчле, ул
образлы, үткен итеп, барлык талант көчен
күрсәтеп уйный. Артистканың
мастерлыгы, психологик тирәнлекне
сурәтли белүе фонында, уңай образларның
йомшаклыгы тагын да ныграк күзгә таш-
лана. Шуңа күрә дә постановкадан начар
тәэсир кала. Артистларның иҗат көчләре
уңай образларны бирүдә . эшчәнлек
күрсәтсеннәр иде, дигән фикер бөтен
күңелне чолгый.
Художник П. Сперанскийның эше
табигый, вкус белән, нигездә реаль
буяуларда чагыла. Аеруча гестапо бүлмәсе
декорациясе уңышлы. Караңгы шомлыкны
күз алдына бастыра торган сызыклар аша
золым һәм җәза, мәрхәмәтсезлек һәм кан-
сызлыкны сизәсең. Тышкы яктан тәрәзә
аша күренеп торган рәхимсез солдат
итекләре һәм винтовка приклады —
гомуми авырлыкны тулыландыра торган
бер деталь. Омшанник күренеше кебек
аерым декорацияләрнең уңышсыз ‘булуын
әйтү белән бергә, П. Сперанскийның
костюмнарга игътибарсыз булуын
күрсәтергә кирәк. Ул үз эшен һәрвакыт
декорация белән чикли. Әм-' ма
персонажларның кием-салымнарына
игътибар итү кирәклеге күптәннән сизелә.
* *
*
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып,
«Изге әманәт» драмасының һәм аның
постановкасының гаять уңышсыз,
тормышны бозып күрсәтә торган
спектакль булулыгын әйтергә кирәк. «Изге
әманәт» ВКП(б) Үзәк Комитетының 26
август карарына һичбер ягы белән дә
җавап бирә алырлык түгел. Әсәрдә пар-
тизаннар хәрәкәте йомшак, уңай образлар
булдыксыз һәм зәгыйфь бирелгәннәр,
дошман образлар исә кешелек
сыйфатлары белән сыгын- дырылып
сурәтләнәләр. Автор тормышны өйрәнеп,
аның хосусиятләренә төшенеп язмаган, үз
эшенә җиңел караган. Шуның нәтиҗәсен-
дә, совет тамашачысы спектакльдән көрәш
рухы белән дәртләнеп китә алмый,
батырлык, тәвәккәллек үрнәкләрен,
булдыклылык үрнәкләрен күрә алмый.
Әсәр яшьләргә коммунистик тәрбия
бирүдән ерак тора.
Шуңа күрә дә аны шул килеш сәхнәдә
калдыру дөрес булмас иде.