Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТИМЕРКӘЙ

СЭГЫЙТЬ КАРАТАЙ
Кәефе килгән вакытта А-ә-ә, дип ул җырлый.
— Тимеркәй! — дип дәшсәгез Очына сезгә таба ул,
— Саумы? — дип кул бирсәгез Нәни кулын суза ул.
Үзеннән зур балалар Сикереп биеп алсалар; Чыр-чу килеп каршында Кулларын да чапсалар,
Тимеркәең бу чакны Ша'ркылдап көлә башлый; Кәефе бик килгәнгә Башлыгын салып ташлый.
Атландырып муйнына Чабып йөри әтисе;
— Тотам, тотам! — дип шаулап Йөгереп йөри әнисе.
Син, кадерле, укучым, Бишеккә сал күзеңне. Утыра анда Тимеркәй, Таныштырыйм үзеңне.
Аңа бер яшь тә әле Тулганы юк, шуны бел; Яратмый ул еларга, Авызын җәеп көлә гөл.
Матур кулларын чайкап Очкан кебек кылана;
Ни куйсаң да алдына Шуның белән юана.
Әгәр газет тоттырсаң Шатыр-шотыр китерә; Аннан туктап ала да Укыган күк итенә.
Гармонь тартса әтисе Рәхәтләнеп ул тыңлый: