Логотип Казан Утлары
Хикәя

СИРТМӘЛЕ КОЕ


1
Җәйнең матур айлы бер кичендә авылның Сыер сукмагы дип йөртелә торган тар гына тыкрыгы буйлап ике кеше төшеп килә иде. Алар, читән белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчасының буага тоташкан урынына килеп җиткәч, .туктадылар. • Урам тын иде, ләкин шул вакыт урамның аргы башыннан килгән ат-арба тавышлары төн тынлыгын бозып җи-бәрде. Арбалылар минут саен якынлашып, йөк өстенә утырган хатын-кызларның сөйләшкән тавышлары ачыграк ишетелә башлады.
Читән буенда туктаганнарның берсе янындагы малайга:
— Я, улым, Володя, әнә атлар да килеп җитте, мин китим инде, әниеңне яхшы кара, аны ташлап китмә, Маняны юат, без тиз кайтырбыз,— дип аның битеннән үпте Ъәм, аркасындагы сумкаеын рәтләп, аңа тагын борылып карады. Ул, улының дәшми торганын күргәч:
— Я, Володя, ник дәшмисең?.. Әллә елыйсыңмы? Пионерга елау бер дә килешми инде... — диде. '
Володя:
— Мин еламыйм, мин тик' шуңа борчылам, әни бик авырый бит,— лип икенче якка карады. ,
Сүзләр шунда киселде. Партизан отрядына кушылу өчен җыйналган колхозчылар төрле азык-төлек төялгән арбалар белән су буена якынлашып киләләр иде инде. Авыру аналары белән ике баласын калдырып китәргә мәҗбүр булган авыл советы секретаре Кузьма Макаренко үзен озата килгән унике яшьлек улына тагын бер күзен тутырып карады:
— Я, Володяп сау бул!..
Бер кулы белән читән чыбыкларын сындыргалап торган Володя, әтисенә күтәрелеп карады да, үзе генә ишетерлек тавыш белән:
— Сау бул, — диде.
Кузьма улының аркасыннан йомшак кына кагып куйды:
— Курыкма, улым, Степан бабагыз да монда кала әле, — диде һәм улын тагын бер кат үбеп алды. Шуннан аоң ул тар кукмак буйлап ашыгып китеп барды. Аның артыннан Володя теләр-тёләмәс кенә аякларын кузгатып, өйгә таба бер-ике адым атлады да тагын әтисенә борылып карады. Бу вакыт әтисе яр кырыендагы читәннәргә тотына-тотына тар сукмак буйлап түбәнгә таба төшеп бара иде инде.
Володя әтисе киткән якка бик озак карап торды. Су ерып чыккан ат аягы тавышлары акырын- лап ераклаша бардылар. Иң соңгы арба да ерактагы караңгылык эченә кереп югалды. Ләкин Володя һаман читән буенда басып тора иде әле.
Менә әле узган ел гына нинди күңелле идё. Иртән кояш чыкканда авыл көтүе әнә шул яр буенда җыела, көтүче матур гына итеп боргысын кычкырта, аңа кушылып көр тавышлы сыерлар, сарык-
1US. Г. Бакиров
лар авылны яңгырата. Шул вакыт колхозчылар iuay-гөр килеп кырга эшкә китәләр. Трактор, машина тавышлары гөрли, һичбер кайгысыз Володя иптәшләре белән шул тау итәкләрендә куыша-куыша уйнап йөри торган иде. Ул уйнап аргач, инешкә төшеп су керә, үзе ясаган җәтмә белән вак балыклар тота. Кич кырын тын бакча буйлары яшелчәләргә су сибүче хатын- кызлар белән гөр килә, яшел чирәм өстендә авыл яшьләре җыелып .гармонь уйныйлар, кызлар кичке тын һаваны яңгыратып җырлыйлар...
Быел бары да бетте... Авылның гармонь уйнап, шаулап йөргән егетләре сугышка киттеләр. Эшкә яраклы ирләр, яшь кызлар авылны ташлап, менә тагын каядыр китеп баралар. Авылда бары тик карт- коры^ бала-чага, авырулар гына калды.
Шундый гөрләп торган авылның матур тормышын җимергән фашистларга каршы Володяда бик каты ачу уты кабынды. Әгәр мин згррак булсам, әнием дә авыру булмаса, мин дә әтиләр белән, партизаннар белән китәр идехМ, фашистлардан үч алыр идем. — дип уйлады ул һәм авыр гына ат-лап кайтып китте.
Володя өйгә күңелсез генә кайтып керде. Өй эче караңгы диярлек, тик ул тәрәзә аша төшкән ай яктысы белән бераз яктыра төшкән иде. Бер почмакта авыр-авыр сулап әнисе ыңгыраша, икенче бер читтә кечкенә кроватьта сеңлесе Маня ята, алар икесе дә йокламыйлар иде әле. Володя килеп керү белән әнисе:
— Володя, синме бу, улым?
— Мин, әни.
— Әтиең киттеме?
— Китте.
— Тышта яңгыр яумыймы?
— Юк, яумый, төн бик матурланып китте, ай яктысы бар.
Володя шулай сөйләнә-сөйләнә өстен чишенә башлады:
— Авылда бер дә рәтле кеше калмады инде, барсы да китеп бетте, мин дә әти белән киткән булыр идем, — диде ул күңелсез генә.
— Ай, улым, — диде әнисе,.— син анда нишләр идең, алар анда кунакка бармыйлар' бит..
Авыру ана сыкрана-сыкрана икенче якка борылып ятты.
Сүзләр шуннан артык озакка Сузылмады, Маня да ахры йоклап китте, ләкин күңелсез уйларга баткан авыру ана белән Володя бик озакка кадәр йоклый алмый яттылар. Өй эче күңелсез тынлык эченә чумды. Мич артында чырылдаган чикерткә эч поштыргыч тавышы белән бу күңелсезлекне тагын да тирәнәйтә иде.
II
Володяның әтисе, авылның башка кешеләре белән,, партизаннар1 отрядында калу өчен урманга киткәч, авыл тирәсендә сугыш әйберләре төялгән йөкләр, кызылар-меецлар,.. машиналар күренә башлады, ара-тирә туп тавышлары гөрелдәп ишетелде, һавада бер-бер артлы самолетлар очып үттеләр..
— Сугыш якынлаша!—диделәр авылда калган кешеләр.
Авылда калган халык барлык* игеннәрен, кадерлерәк күргән әйберләрен җыя, яшерә, малларын урманга куа башлады. Ара-т\1рә аьыл читләренә туплар төшеп ярыла,, янгыннар чыга. Володя ня булса да бергә булыр дип авыру әнисе янында .утырды. Маня да урамга чыкмады. Күрше балалары да1 кермәде, урамда да кешеләр күренмәде, тик өй тәрәзәләрен дер1 селкетеп әрле-бирле танклар, ма-шиналар гына үткәләп торды.
— Сугыш якынлаша!—диде- Володя да.
Кичкә таба олы урам буенча яралылйр сөялгән берничә йөк үтеп китте. Алар ак марля белән кайсы кулларын, кайсы аякларын, башларын бәйләгән иделәр. Яра-лылар, тәрәзәдән карап утырган Володяны күргәч, атларын туктатып, су сорадылар. Володя кулына чиләк тотып чыгып,, сиртмәле кое

Сиртмәле кое 109
дан сап-салкын су алып бирде. ТузанлангаИ, Телләре кипкән яра- йылар йотлыга-йотлыга салкын су эчтеләр. Шуннан соң Володя алар- га юл өйрәтеп, озатып калды.
Караңгы төшкәч, күктә сызылып төшкән ниндидер ак. нурлар күренде, авыл өстендә самолет очкан тавышлар ишетелде, күктә, төрле төстә ут очкыннары чәчеп, снарядлар ярылды. Төн буе туп тавышлары гөрелдәп торды.
Володя да, әни|?е дә төне буе Тюкламадылар. Урамда туктаусыз ниндидер арбалар, машиналар үтеп торды, кайдадыр янгыннар күренде. Володя һаман да йокламады. Бер яктан Маня, икенче яктан Володя авыру әниләрең кочып, төн буе елашып чыктылар. Тик таң алдыннан гына ниндидер бер тынлык вакытында балалар йоклап киттеләр.
III
Володя өй түрендә ниндидер ят телдә кычкырган тавышларга уя- 21ып китте. Әле һаман да йоклый алмый яткан әнисе куркынган тавыш белән.-
— Немецлар! — диде. Володя- ның эче жу итеп китте.
Әнисенә таба тагын да кысыла төште. Ул:
— Немецлар! Фашистлар! — дип авыз эченнән кабатлады.
Тәрәзәдән үткән аксыл таң яктысы өй эчен яктырта башлаган иде инде. Володя кинәт урыныннан сикереп торды да стенада эленгән яңа пальтосын баш астына бөгәрләп салды, өсте яртылаш ачылып яткан Маняның одеалын рәтләп, башыннан ук каплап кунды. Китап сумкасы янында! эленеп торган пионер галстугын кадерләп төреп, мендәр эченә тыкты.
Шул вакыт Володяның авыру әнисе үзенең хәлсез куллары белән ике баласын куйнына кысты да:
Тик ятыгыз, тышка чыкмагыз, ни булса да бергә күрербез... — диде.
Урамда ят тавышлар ераклашты, кайдадыр туплар гөрселдәп ярылды, автомат тавышлары тыкылдап куйды. Ниһаять, ул да бераздан тынды.
Кинәт кемдер ишекне бик каты тартып жибәрде, аңлашылмаган телдә нәрсәдер әйтеп кычкырКан тавышлар ишетелде. Володя урыныннан сикереп торды да Маня белән әнисенең өстен одеал белән каплады. Үзе ишеккә таба йөгерде» тагы юлда туктады. Ишекне вата башладылар. Володя Кире чигенде. Ул әнисенең аяк очына килеп басты да:
— Керәләр, ишекне ваталар? — дип авыз эченнән пышылдады. Маня елый ук башлады. Ул арада булмады, тышкы ишек дөбердәп бер якка авып китте дә, өй ишеген ачып, ике немец солдаты килеп керде. Аның берсе русча вата- сындыра:
— Өйдә кем бар?.. Рука верх!— дип кычкырды.
Авыру ана ^урыныннан кузгалмады, Маня тагын да кычкырыбрак елый башлады. Володя ‘бер читтә баскан килеш катып калды. Солдатлар өйнең астын өскә китереп актара башладылар. Башта, кем. недер эзләгән шикелле, бөтен почмакларны актарып чыктылар, аннан соң авыру янына килеп, аның өстеннән одеалын тартып алдылар.
— Ауф, тор!
— Мин авыру, тора алмыйм...— диде ана көчкә генә һәм, акырын елаган Маняны юатырга тырышып:
— Елама, балам, бернәрсә дә булмас — дип аның башыннан сыйпый башлады.
Җитү сакаллы һәм эре тешләрен ыржайткан немец солдаты А бер почмакта басып торган Володяны күреп:
— Пионеррр! — дип аның кар- шысына килеп акырды, ләкин Володя дәшмәде. Солдат тагын тамак төбе белән:
— Әтиең кайда? — диде.
— Белмим, ул сугцшгга...
Солдат, эчкә батып кергән күзләрен тегәп* бүлмә тактасына

1’0 Г. Бакиров
эленгән рәсемнәрне карый башлады. Аннары пияла раманы штык белән бәреп төшерде; рамалар идәнгә очып төшеп челпәрәмә килделәр.
Бу вакыт солдатларның, икенчесе бик тырышып комод эчен актара башлады, төрле чүпрәк белән идән тулды, ул күзгә күренерлек барлык кием-салымны одеалга төрә башлады. Володя түзмәде:
— Алмагыз! — дип кычкырды һәм солдатнык кулына килеп ябышты. Солдат аның күкрәгенә тупас кына итеп төртеп җибәрде. Володя стенага башы белән килеп бәрелде. Ана сыкранып:
— Балама тимәгез! Бу ни эш, нигә талыйсыз? — дип кычкырды.
Солдат мъизкыллы тавыш белән:
— һаа, ррусс... — дип тагын нәрсәдер мыгыртады һәм өйне актаруда дәвам иттех бер дә ки- рәкмәсә дә Володяның постелен идәнгә алып бәрде, Володяның мендәре астыннан чыккан яңа пальтосын одеалга төрелә торган әйберләр өстенә ыргытты. Володя тагын солдатка таба омтылган иде, әнисе:
— Володя!.. Кирәкмәс', алсыннар,— дип аны туктатты. Идәндә аунап яткан чүпрәк һәм пыяла кисәкләре өстеннән таптап, әрле-бирле актарынып йөргәч, солдатлар төеннәрен күтәреп, башка йортларга киттеләр.
— Бандитлар! — диде Володя алар артыннан, артык берни дә әйтмәде. Елаудан туктап,, үксеп торган Маняның башыннан сыйпап:
— Елама, Маня! Әти кирәкләрен бирер әле аларның, — диде.
Бераздан Володя, берни дә булмаган шикелле, өйне җыештырып чыкты. Чөйдә эленеп калган бер иске бишмәтне әнисенең өстенә китереп япты.
Ул көн башка кем дә килеп борчымады. Тик ишек алдында ара-тирә немец солдатларының тавыклар куып йөргәннәре генә ише- телгәләп торды. Ләкин Володя инде, аларга игътибар итмәде, ишек алдында бандитлар йөри дип кенә- ка1рады.
Бераздан Володя йортка чыгып керде, йорт бакчасыннан бәрәңге* китереп, өйдә булган су белән чистартты да, ашарга хәзерләде.
IV
Икенче көн иртә үк күрше хатыны Александра килеп керде. Аның төсе агарган, йөзе ачулы иде:
— Марфа, хәлең ничек, син әле һаман авырып ята|гың„ мин тагында ямьсез хәбәрләр белән килдем» нишлибез?! Теге кабахәтләр талау белән генә калмаслар ахры, йорт саен кереп штабка куып йөриләр ди, анда партизанга киткән кеше-ләрнең исемлеген төзегәннәр.
Марфаның тәненә салкын йөгерде, ул калтырап китте, башын көч- хәл белән генә күгәреп, салкын су соран алып эчте:
— Начар безнең хәлләр, күрше», бик начар. Син нигә калдың монда?.. Мин авыру булмасам, балаларымны алып кайда булса да киткән булыр идем. Менә хәзер инде ул кәбахәтләрдән барын да көтәргә була...
Марфа һәм Александра бу кыен мәсьәләне чишә алмый, озак вакыт бер-бергенә карашып тордылар. Аналары янына сырышкан балаларда аптырашып, куркулы күзләре белән әниләренә карадылар.
— Әтинең партизаннар отрядына киткәнен белсәләр, безне нишләтерләр, әни? — диде Володя, һу сүзләргә Марфа да, Александра да җавап бирә алмадылар. Аптырап озак кына утыргач, күрше хатын, Марфаның урынын - рәтләштереп:
— Тизрәк терел инде, Марфуша!— дип юату сүзләре әйтеп,, чыгып китте.
V
Александраның ишеткәннәре дөрес булып чыкты. Кичкә таба- урамда чыр-чу килеп елашкан ха
ill
Сиртмәле кое
тын-кыз, бала-чага тавышлары, ят телдә кычкырган немец солдатларының кырыс акырулары ишетелде. Володя белән Маня түр тәрәзәгә йөгереп килделәр. Алар анда куллары бәйләнгән хатын-кызларның, карт-корыларның урам буйлап куып китерелүен, алар артыннан бала-чагаларның елашып баруларын күрделәр. Бу. кешеләрне төрле яктан мылтыклы солдатлар алып баралар, алар ямьсез* кырые тавышлар белән кычкыралар, артта- рак калганнарны мылтык көбәге белән, төрткәләп куып баралар иде.
Володя аларның барсын да таныды. Әнә алдан барганы ‘Коля- ның әнисе, Наталия Михайловна, аның куллары артка каерып бәйләнгән, чәчләре тузгып йөзенә төшкән, әнә аның артыннан Степан бабай, колхоз амбарын саклаучы карт, аның аппак чәче җил белән тузгып, җилфердәп * бара... әнә тагы...
Маня әнисен кочаклап елый башлады.
— Әнием, сине дә шулай алып китсәләр, без нишләрбез?
Володя, тупсалары каерылган ишекне рәтләмәкче булып, тышка чыкты, ләкин бик тиз борылып керде, ул ишек төзәтүнең файдасыз икәнен исенә төшерде. Ничек тә булса башка бер төрле чара күрү кирәк иде, ул, акрын гына сулап яткан авыру әнисенең бер күтәрелеп, бер төшеп торган күкрәгенә карап тор"ды да, бик тиз генә тышка чыгып китте һәм утын сарае ишеген ачып керде, андагы артык-портык сәләмәләрне бер поч-макка авыштырды, кочак белән салам китереп җәйде, шуннан соң йөгереп өйгә керде дә, үзенең кроватена җәелгән постсльне күтәреп, тагы ишек алдына чыкты, ләкин шул вакыт аның каршысына кулларына автомат тоткан ике немец солдаты белән бер офицер килеп басты. Володяның кулындагы пос- тельләре җиргә төшеп китте. Офицер җирдә яткан постел’ьгэ, кулындагы камчы кебек нәрсә белән төртеп, бик кырыс кына:
— Син кая барасың болай, ә? — диде.
Володя: .
— КипГерергә чыгара идем...
— һем!..
Офицер автоматлы солдатларга, немецчә ;нәрсәде(р әйтте, шуннан соң барысы да бер-бер артлы өйгә- кереп киттеләр. Офицер өйгә кереп,, бөтен өйне күзе белән айкап чыкты, шуннан соң Марфа янына кңлеп басты да:
— Бу кем монда ята, тор!!.—дип акырды!
Авыру хатын урыныннан кузгалмады. Маня кычкырып елый- башлады. Солдатларның берсе тупас кына итеп аны читкә этеп җибәрде. Солдатлар артыннан йөгереп кергән Володя:
— Ул авыру, аны борчымагыз, — диде һәм әнисен каплады. Офицер кулындагы камчысын учлап әрле-бирле бөтергәләде дә,, теш арасыннан гына чыккан әче тавыш белән:
— Ирең кайда? — диде.
Марфа күзләрен көчкә генә ачып, хәлсез тавыш белән:
— Белмим, — диде һәм икенче якка борылып ятты.
Офицер, кан баскан күзләр]ен' акайтып,k тапын шул ук сүзләрне кабатлады:
— Ирең кайда!.. Партизан?..
Марфа җавап бирмәде.
Кинәт офицерның камчысы чыжылдап китте, ЛТарфа йөрәк әрнеткеч бер ачыну’ белән кычкырып җибәрде, аның бишмәт белән капланып бетми калган җилкәсе * өс-тендә юка күлмәк аша ал кан эзләре тибеп чыкты. . Балалар елашып, ике яктан әниләрен кочтылар:
— Әнигә тимәгез, ул авыру, —' дип ике яктан әниләренең тәнен капларга тырыштылар.
Марфа сулгып-сулгып елый башлады:
— Ерткычлар сез!..
Марфаның шул сүзләреннән роң»
12 Г. Бакир эз
офицерның камчысы тагуын чыжылдады, бу юлы камчының күп өлеше әниләрен кочаклаган балаларның нечкә беләкләрендә канлы эзләр калдырды. Балалар баягыдан да катырак кычкырып елый башладылар. Солдатлр аларны тартып-йолкып аналарыннан аерырга тырыштылар, ләкин балалар аналарына шул кадәр нык сырышканнар, аларны аерып алу һич мөмкин түгел иде.
Офицер тешләрен кысып, чыраен сыттыр камчысын йомарлап кулында әрле-бирле китергәләде дә:
— Әйтмисең?.. Ярар, әйтерсең -әлэ, әйтерсең!..
Ул солдатларга карап ишеккә таба башың изәде дә, эре-эре атлап ишектән чыгып китте, аның артыннан автоматлы солдатлар да чыгып киттеләр. Өй эче тынып калды, тик беләкләре әрнегән бала-лар әле һаман әниләрен кочып, үксеп елыйлар, авыру ана бу кабахәтлектән йөрәге әрнеп, авыз эченнән ачу катыш нәрсәдер сөйләнә, хәлсез куллары белән балаларының башларын сыйпап,, аларны юатырга тырыша .иде:
— Еламагыз, җаннарым, еламагыз, бу кабахәтләрнең башларын бетерерләр әле.
Шулай көн үтте, караңгы төште, ләкин өйгә ут яндырылмады, балалар әле һаман да авыру әниләре яныннан китмәделәр. Бүген кичке аш та хәзерләҢмәде, аны кирәксенүче дә булмады, тик авыру ана гына ара-тирә су сорап алып эчте. .Аның хәле начарланганнан начарлана бара иде. Ул үз янына сырышып утырган балаларны юатырга тырышты:
— ... Бу кабахәтләрдән үч алыныр, җаннарым, сугыш бетәр, әтиегез дә кайтыр, тагын матур тормыш башланыр, сез тагын тынычлап укый башларсыз...
Шулай да Володя әнисенең хәле һаман начарлана баруын сизенә, еш-еш кына аның башын, кулларын тотып карый, әледән-әле, су кирәкмиме, дип сораштырып тора, ләкин күрше хатыны Александраны чакырырга бара алмый, чөнки караңгы урамда мылтыклы сол-датлар йөреп торганга,, тышка чыгарга курка иде.
Төн уртасы булуга карамастан, Володя әле һаман да йокламады, тик Маня гына өс-башын да чи- шенмиче әнисе янында бер читтә чүмкәеп йокыга китте.
Өй эче эч пошыргыч тың иде. Әниләре лампага ут кабызырга, аны басып кына куярга кушты. Володя тәрәзәләрне каплап, өстәл өстенә лапма кабызып куйды. Авыру ана йоклап яткан кызчыгының йөзенә озак кына карап ятты да, аны уятырга кушты...
Балаларга бу төн бик озын тоелды. Алар тәне суынган әниләре янында елап та ардылар. Володя зуррак булганга Маняны юатырга тырышты, аңа йокларга урын түшәп бирде, ләкин ул да йокламады.
Таң аткач, Володя күрше хатыны Александраны чакырып килде, тагын күршедән бер-ике кеше керде. Кичкә таба әниләрен бергәләп күмеп тә кайттылар.
VI
Икенче көн Володя нигәдер телен йоткандай берни дә сөйләми өйдә утырдых еламады да', хәтта көне буе бүлмә почмацЬшда үксеп утырган Маняны ачуланып та алды.
Ул урамга караган тәрәзә алдына килеп утырды. Урамда ара- тирә үтеп киткән кораллы солдатларны, машиналарны игътибарсыз гына күздән кичерде.
Нигә хәзер урамда аазыл кешеләре бер дә күренми, һәр көн анык яныннан чыкмый торган Колян|ык нигә бу арада эзе дә юк, нигә беркем дә аларга килеп чыкмый сон! Хәер, үзенең дә бер кая да барга-, ны юк ич. 1
Володяның күзе кинәт өй яныннан үтеп киткән бер мотоциклетка төште. Мотоциклет пырылдап тар тыкрыкка борылды да, авыл мәктәбенә бара торган юл белән үргә менеп китте, аның артыннан тузан күтәрелеп калды.

I fjpTMa.ie кое 113
Авылның калку бер урынында f кцң мәйданга салынган кызыл тү- мәктәп бинасы Володяларның тур тәрәзәләреннән бик ачык күренә иде. Володя тузан туздырып pen киткән мотоциклетның мәктәп янында туктаганын, анда тагын берничә машина туктап торуын күрде. Машиналар тирәсендә соры киемле немец солдатлары әрле- бирле йөриләр, мәктәпкә бер кереп, бер чыгып торалар, мәктәп ишегенә ниндидер язулар, кәгазьләр ябыштырылган иде.
Володя бер көнне Александра апасының штаб турында сөйләгәнен исенә төшерде һәм, немецлар безнең мәктәпне штаб иткәннәр икән, диде эченнән.
Мәктәпнең бай көтепханәсе, стенага эленгән Ленин, Сталин рәсемнәре* матурлап җыештырылган залы, ниһаять, үзе утырган парталары күз алдыннан үттеләр. Мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәр, күңелле кичәләр, анда иптәшләре белән булган шат уеннар бер-бер артлы искә төштеләр. Хәзер аңа мәктәп бик кызганыч күренде. Аны эштән чыгарып бетерерләр инде, диде ул.
Кинәт шул вакыт аның күзе сиртмәле коеның сураеп торган 6’ганасына төште. Ул аңа тегәлеп карап торды, аннан соң түр. тәрәзәдән күчеп, ян тәрәзә янына килде, тагын түр тәрәзәгә күчте. Бик озак һәм текәләп мәктәпкә карап торды да, бу һичшиксез немецларның штабка сузылган телефон җепләре* булырга кирәк,, диде Володя эченнән.
Кыр уңаеннан килеп, бакча буйларыннан үткән, аннары урам аша чыгып киткән телефон чыбыклары кое баганасының бер кырыена кеч- кеИә таяк белән эләктереп куелган иде. Володя моны хәзергә кадәр күрми торуына гаҗәпләнеп китте. ’Володя түземсезлек белән кичне көтте, ниндидер • планнар корды, лэкин ШУЛ вакыт урамда күз алдында булып үткән бер күренеш ВолоДЯПЫЦ бөтен уйларын чуалтып киборг < ,с ° *' ‘
Ул төрле планнар корып утырганда, мәктәп тыкрыгыннан бер төркем халыкны куып алып чыктылар. Алар аякларың бик кыенлык белән генә өстерәп баралар, аларның өйләрендәге киемнәре тет-кәләнгән* битләре канланган иде. «Атарга алып баралар булыр» диде Володя, эче жу итеп китте.
Ул арада булмады, бу кешеләрне кое каршындагы колхоз амбары алдына китереп туктаттылар. Солдатларның берсе бушап калган бу амбарның ишеген төртеп җибәрде, шуннан соң куып Китерелгән ха-лыкны автоматлар белән төрткәләп, амбарга кертә башладылар. Сыкраган, ыңгырашкан халык берәм-берәм ишектән кереп югала башлады. Иң соңгы кеше кереп беткәч, ишекне яптылар да, өстенә аркылы тимер кисәге салып куйдылзр. Мылтыклы солдатларның берсе ишек төбендә басып калды, башкалары тагын килгән юл белән штабка таба китеп бардылар.
Караңгы төшкәч, Володя кулына чиләк тотып сиртмәле коега таба китте* ләкин немец солдаты аны күр!еп туктатты:
— һальт!
Володя кулындагы чиләген күрсәтеп, су кирәклегең аңлатырга тырышып карады, ләкин солдат аны коега якын да җибәрмәде, кулына автоматын тоткан килеш башын изәп, киое китәргә ишарә итте. Володя тагын ,да ялынып карады, ләкин голдат башын гына селекте.
Володя бик күңелсезләнеп коры чиләк белән кире кайтты. Өйгә кайткач, ут алынмаган караңгы өйнең тәрәзә төбендә бик озак аптырап утырды. Ахырда аның күзләрен йокы басты, ул тәрәзәгә башын төртеп йокыга китте.
Кинәт кемдер ишекне кага башлады. Володя сискәнеп йокысыннан уянды. Ул ишекне ачаргамы, юкмы дип икеләнеп торганда* ишекне тагын да кактылар. Володя урыныннан торып, ишеккә килде. Ул шикләнеп кенә.-
Кем бар анда? — дип кычкырды.
114 Г. Бакиров
Тышта немец солдатының тавышы ишетелде:
— Рус, эчәргә су бир!
Володя ишекне аз гына ачып тышка күз салды һәм каршында әлеге солдатны, моннан бер-ике генә сәгать элек үзен коега якын җибәрмәгән немец солдатын күрде. Ул кулындагы автоматына таянып ишек төбендә басып тора иде.
Володя ишектән башын чыгара төшеп:
— Су юк минем*—диде һәм моңа Ышандыру өчен баягы буш чиләкне күрсәтте. Бая гына үзен су алырга җибәрмәгәнгә, каравылчы солдат моңа тиз ышанды һәм:
— Әйдә, .рус малай, коега! — дип башын коега таба изәде, үзе кире амбарга таба ашыгып китеп барды. Володя аның артыннан чиләк тотып коега таба китте.
Колхоз амбарыннан ерак та түгел бер урында казылган сиртмәле коеп чиләк тагыла торган буш чылбырын асып, караңгылык эчендә сураеп тора иде. Володя буш чиләкне чылбырга тагып, * сиртмәне тарткандай итте, ләкин, сиртмәнең авыр имән бүкән тагылган икенче башы кузгалмады. Моннан бер-ике көн генә элек Володя шуннан бик җиңел генә су чыгарып,, яралыларга су эчергән иде, ә бүген ул нигәдер Володяга буйсынасы килмәде.
Володя озак маташты, моны көтеп, сусаган каравылчының түземе беттеь ул кое янына килеп, Володяга булыша башлады. Ул бер кулы белән автоматына таянып, икенче кулы белән чиләк тагылган чылбырны тартышты. Шуннан £оң гына, коега төшәргә карышкан буш чиләк җиңел генә төшеп югала башлады. Ләкин шунда да ул үзенең кирелеген итә бирде әле. Солдат сыңар кулын алмаштырып, чылбырның югарырак урыныннан тотыйм дигәндә* кире беткән чиләк тагы югарыга күтәрелде. Володя моны күреп эченнән кинәнеп торды, сусаудан теле кипкән немец солдаты, киресенчә, кое чиләгенең мондый «кирелегеннән» каны кызды, ул ачуланып, немецча 'әллә нәрсәләр әйтеп сүгенде дә, автоматын кое бурасына сөяп куеп, ике кулы белән алмаш-тилмәш чыл-бырны тарта башлады. Шуннан соң гына су чиләге бик тиз тирән коеның төбенә таба, караңгыга кереп югалды.
Бу вакыт тезләре белән кое бурасына сөялеп,, бөтен көче белән чылбыр тарткан |солдатның ике аягы да җирдән бик тиз ычкынырга тора иде. Володя хәзер бер генә секундка да кичегергә, вакытны югалтырга ярамаганын аңлады һәм кинәт бөтен көче белән немец солдатының җилкәсеннән этеп җибәрде:
— Мә, кабахәт, кирәгеңне алГ
Солдат ни булганын да белми калды, әллә нинди кыргый бер тавыш чыгарып, караңгы кое эченә очып төшеп китте. Буш чиләк бә- релә-сугыла кире атылып чыкты. Володя кое тирәсендә яткан зур гына бер ташны алып, кое эченә тондырды:
— Әни өчен! — диде.
Шуннан соң Володя, кое бурасына сөяп куйган автоматны алыпг бик тиз генә колхоз амбары ишеге төбенә килде һәм ишек бигенә аркылы салган калын тимерне ычкындырып, амбар ишеген ачты. Караңгы амбар эчендә ыңгырашып, үлем көтеп яткан тоткыннар, ишек ачылуга сискәнеп киттеләр. Володя:
— Степан бабай, Алексндра апаг тиз чыгыгыз, тиз! — дип пышылдады.
Амбар эчендә ничек туры килсә шулай аунап яткан тоткыннар хәрәкәткә килделәр.
— Кем бу, ничек |син монда, Володя? — дигән сораулар белән тоткыннар ачык ишек авызына җыелыштылар.
— Тиз z булыгыз — диде, Володя* — тиз чыгыгыз да, таралыгыз!
Кыйналган, ачлыктан хәлсезләнгән тоткыннар •; берәм-берәм урамга чыктылар.
— Монда җыелып тормагыз, тиз абзар артына* бәрәңге бакчасына, — диде Степан бабай.
Сиртмәле кое _ 115
Алар бер-бер артлы читән аркылы сикереп, бәрәңге бакчасына кереп югалдылар. Степан бабай гларга чокырлар, канаулар буйлап берәм-берәм авылдан чыгарга һ£м күл буендагы куаклыкка җые-лырга кушты. Володя автоматны Степан бабайга биреп, өйгә кереп китте, анда һич нәрсәдән хә-* бәрсез йоклап яткан Манян^ы уятып, ашыктыра-ашыктыра киендерә башлады:
— Хәзер әтиләр янына барабыз, тиз бул, Маня! — диде.
Үзе шул арада өстәл ящигын ачып,, баркадәр икмәкне бер төенгә җыйды һәм тиз генә эшен бетереп, Маняны җитәкләп тышка чыкты. Степан бабай аларны көтеп тора иде:
Тизрәк китәргә кирәк мон
нан! — диештеләр алар. Ул арада- Володя, онтылган эше калган шикелле, ашыгып кына коега таба китеп барды:
— Хәзер килермен...
Чыннан да ул озак тормады,, бер-ике минут эчендә йөгереп килеп җитте. Ул кое баганасы буенча үрмәләп менеп, анда беркетелгән телефон җепләрен өзеп төшкән иде.
Володя үз-үзеннән бик канәгатьләнеп:
— Әйдәгез, киттек!—диде.
Алдан кушына автомат тоткан Степан бабай, аның артыннан Маняны җитәкләп Волбдя, бәрәңге бакчасы буйлап^ елгага таба төшеп киттеләр.
Озак та үтмәде, тоткынлыктан котылган халыкның барсы да күл буендагы куаклыкка җыелдылар, үзләренең- кая барырга тиешлекләре турында киңәштеләр.
Күпне күргән, тәҗрибәле авыл карты Степан бабай, Зәңгәр елга аркылы үтеп, урманга керергә, шуннан дилянка арасындагы җәяүле юл .белән китеп, партизаннар урнашкан Малиновкага барырга киңәш бирде.
— Төн кыска хәзер, таң атканчы урманга барып керергә ашыгырга кирәк, — диештеләр башкалары.
Кыр казлары шикелле бер-бер артлы тезелгән шәүләләр а'шыгыч адымнар белән Зәңгәр елгага таба юнәлделәр.