Россия Федерациясенең бишьеллык планы
Шушы елның 20 июненнән 25 июненә кадәр, бөек һәм җиңелмәс .Ватаныбызның башкаласында — Москвада — Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы Верховный Советының VII сессиясе булып үтте. Балтик һәм Ак диңгезләрдән Тын океангача җәелгән һәм Советлар Союзы территориясенең дүрттән өч өлешеннән артыграгын биләп тора торган Россия Федерациясенең барлык почмакларыннан — ерак Сахалиннан һәм ’Көньяктан, Ерак Көнчыгыштан һәм Идел буйларыннан — Ватаныбызның йөрәгенә — борынгы Кремльгә җиңелмәс халыкның вәкилләре килделәр. Гаять дәрәҗәдә күтәренке рух һәм бердәмлек белән үткән утырышларда Россия Федерациясенең Верховный Советы: «1946— 1950 нче елларда РСФСР халык хуҗалыгын торгызуның һәм үстерүнең бишьеллык планы турында Закон»ны, «РСФСР ның 1946 нчы елгы дәүләт бюджеты турындагы Закон»ны кабул итте, Верховный Совет Президиумы Указларын раслады, РСФСР ның Министрлар Советы председателен раслады һәм РСФСР Верховный Советы Президиумы председателен сайдалы.
Верховный Совет тарафыннан каралган һәм хәл ителгән мәсьәләләрне санап чыгу гына да алариың Россия Федерациясе халыклары өчен чиксез әһәмиятле икәнен күрсәтә. Әйе, бу бишьеллыкта Россия Федерациясе халыклары алдында зур һәм данлы эшләр тора. Биш ел эчендә ул, немецлар һөҗүменнән
• зыян күргән районнарны тулысынча торгызырга, промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсешенең сугышка кадәрге дәрәҗәсенә ирешергә, ә аннары бу дәрәҗәне шактый узып китәргә тиеш. Бишьеллык план беренче чиратта аһыр
промышленность һәм тимер юл транспортым торгызуны һәм тагын да үстерүне, авыл хуҗалыгын һәм куллану әй-
• берләре җитештерүче промышлен-ностьны күтәрүне, халык тормышының материаль дәрәҗәсен күтәрүне, халык хуҗалыгының барлык тармакларында техник прогрессны,, социалистик сума туплауда югары темплар тәэмин итүне, Советлар Союзының оборона сәләтен тагын да күтәрүне күздә тота.
1950 нче елны РСФСР да чуен, җитештерү сугышка кадәрге дәрәҗәгә чагыштырганда 66 процентка үсәчәк, корыч кою 67 процентка артачак, күмер һәм нефть чыгару ике өлеш, электр энергиясе җитештерү 85 процентка үсәчәк. Металл кисә торган станоклар эшләп чыгару 1,9 тапкыр, автомобильләр эшләү 3,1 тапкыр, тракторлар эшләп чыгару 3,9 тапкыр артачак. Бишьеллек дәвамында 13 домна миче, 35 прокат станы, күп санда корыч коя торган агрегатлар, күмер шахталары һәм электр станцияләре төзелеп ходка җибәреләчәк. Киң куллану товарлары һәм азык продуктлары эшләп чыгаруның сугышка кадәрге дәрәҗәсе шактый узып кителәчәк. РСФСР да капиталь эшләрнең гомуми күләме бишьеллык эчендә 145 мил-
РСФСР Верховный Советының VII сессиясе 125
лиард сум, ягъни өченче бишьеллыкта бөтен Советлар Союзында булган капиталь эшләр күләменнән артыграк булачак.
Бу бишьеллыкта иске промыш-ленность районнарын тагын да үстерү белән беррәттән, гаять бай табигый ресурслары булган яңа районнар үзләштереләчәк. Совет строе, социалистик хуҗалык системасы илебездә җитештерү көчләренең куәтле һәм гармоник төстә үсүен, аның барлык байлыкларын халык файдасына дөрес файдалануны тәэмин итәләр. Аерым алганда РСФСР составына кергән яңа территорияләрне — Калининград (элекке Кенигсберг) өлкәсен, Көньяк Сахалин өлкәсен һәм Печенга (Петсамо) районын хуҗалык һәм культура ягыннан үстерүгә игътибар биреләчәк.
Эре промышленностьны үстерү, илнең бөтен экономикасында авыр промышленностьның тоткан урынын туктаусыз күтәрә бару совет строе шартларында җирле промышленностьны һәм промысло кооперациясен читкә этәрми, киресенчә, барлык чаралар белән үстерүне күздә тота.- Бишьеллык азагына алар халык ихтыяҗлары өчен киң куллану товарларын, 1940 нчы елга — су-гышка кадәргегә караганда, 54 процентка артыграк эшләп чыгарачаклар.
Бишьеллык планда авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур һәм җаваплы бурычлар билгеләнгән. Бөртекле ашлык, техник культуралар һәм бигрәк тә терлек азыгы культуралары мәйданы шактый киңәйтелә. Барлык авыл хуҗалыгы культураларының уңышын җитди төстә үстерү билгеләнә. Бу — колхозчыларның Һәм колхозчы хатын-кызларның, МТС һәм совхоз эшчеләренең, жирле советларның, фән учреждениеләренең агрономия фәненең өрь- яңа казанышларын һәм социалистик игенчелек алдынгыларының тәҗрибәсен авыл хуҗалыгы производствосы практцкасына кертү буенча бик нык эшләүләрен таләп итә.
РСФСР халык хуҗалыгын тор
гызу һәм үстерүнең бишьеллык планы халык тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсен күтәрү турында коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең Ста линча кэйгыртучанлыгын ачык чагылдыра. Республикада дәүләт торак фонды шактый арттырыла — җирле советларның торак төзелеше буенча капиталь эшләр күләме өченче бишьеллыктагы күләмнән дүрт тапкыр артып китәчәк. Бу төзелешне тормышка ашыру һәм . торак фондка капиталь ремонт буенча зур эшләр хезмәт ияләренең торак шартларын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Коммуналь хуҗалык, шәһәр транспорты, шәһәрләрнең һәм авылларның төзеклеге өлкәсендә бик күп эшләр эшләргә билгеләнгән. Мәктәпләр, балалар учреждениеләре, клублар, театрлар һәм башка культура учреждениеләре санын тагын да арттыру күздә тотыла. Товар әйләнеше күләме, сугышка кадәрге 1940 нчы ел белән чагыштырганда, 28 процентка арта.
Немецлар оккупациясенә дучар булган районнарда хуҗалыкны торгызуга бишьеллык планда аеруча игътибар бирелгән. Россия Федерациясенең күп кенә районнарына дошман гаять зур зыян китерде. Бу зыян 249 миллиард сум белән билгеләнә. Бу районнарны торгызу инде сугыш вакытында ук башланган иде. Ләкин эшләргә кирәк булганның бик азы гына эшләнгән. Бишьеллык планда бил-геләнгәннәр совет строеның көчен һәм куәтен ачык күрсәтәләр. Кешелек тарихында булган иң ерткыч һөҗүм белән җимерелгән шәһәрләрне һәм авылларны кыска срок эчендә торгызу бурычын бары тик безнең социалистик дәүләтебез генә үти ала.
РСФСР ның оккупациядә булган районнарында биш ел эчендә 34.600 миллион сумлык капиталь эшләр тормЪппка ашырылачак. Бу — җирле советларның 2.643 мең квадрат метр торак мәйданы, 342 мең бала укырлык мәктәпләр,
РСФСР Верховный Советының VII сессиясе
19 мең койкалы больницалар экс- нлоатациягә кертеләчәк, авыл җир-ләрендә колхозчылар өчен 403 мен торак йорт төзеләчәк дигән сүз. Бишьеллык план илебезнең мактанычы булган Ленинград шәһәрен Ватаныбызның гаять зур индустрия һәм культура үзәге сыйфатында тулысынча торгызуны, Сталинград, Ростов-Дон, Краснодар, Новороссийск. Ставрополь, Севастополь, Симферополь, Воронеж, Орел, Курск, Калинин, Великие Луки, •Брянск, Смоленск, Псков, Новгород, Вязьма кебек борынгы рус шәһәрләренең һәм башка шәһәрләрнең торак һәм коммуналь хуҗалыгын торгызуны күздә тота. Немец- фашист юлбасарлар тарафыннан хәрабә хәленә китерелгән бу шәһәрләр әкияттәге феникс кебек көлдән күтәрелеп чыгарлар, элек- тәгегә караганда да матуррак һәм төзегрәк булырлар!
Бишьеллык план совет кешесенең аңында аның предприятиедәге, колхоздагы, гыйльми учреждениедәге бүгенге хезмәтеннән аерылмый. Бу хәл Россия Федерациясенең иң югары дәүләт власте органы — РСФСР Верховный Советының бишьеллык планны раслаган-нан соң бу бишьеллыкның беренче елы өчен дәүләт бюджетын тикшерүгә күчү фактында да бик ачык чагыла. Бюджет саннарында совет кешеләре бишьеллык планның көн- нән-көн тормышка ашырыла баруын, инде бу ел эчендә үк бик күп нәрсәләр реаль булып әверелә-чәген күрәләр. Шуның белән бергә, бюджет безнең социалистик дәүлә-тебезнең куәтле көчен, большевиклар партиясенең, совет хөкүмәтенең һәм иптәш Сталинның халык бәхете турында туктаусыз кайгыртуын, халыкның материаль һәм культуралы торхмыш шартларын туктаусыз яхшырта баруын күрсәтә.
РСФСР ның 1946 нчы елгы дәүләт бюджеты — 33 миллиард 201 миллион сум, ягъни 1945 нче ел бюджеты белән чагыштырганда 22,6 процентка артык.
Бу зур сумма нәрсәләргә тотылачак?
5\830 миллион сум халык хуҗалыгын финанслаштыруга билгеләнә. Бер миллиард сум торак йортлар фондын ремонтларга, коммуналь хуҗалыкны яхшыртуга билгеләнә. 22 миллиард сум социаль- культура чараларын финанслаштыруга тотылачак. Халык мәгарифе ихтыяҗларын каплау өчен китә торган расход, үткән ел белән ча-гыштырганда, ике миллиард сумнан артыгракка, балалар учреждениеләрен тоту расходлары ’642 миллион сумга, гыйльми учреждениеләрне тоту расходы 123 миллион сумга, халык сәламәтлеген саклау расходлары ярты миллиард сумга диярлек үсәчәк.
Бу саннардан күренә ки, партия һәм совет хөкүмәте бишьеллык планны тулысынча тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырган. Хәзер эш совет кешеләренең үзләрендә. Бу мактаулы һәм җаваплы бурычны алар,’һич-< шиксез, үтәячәкләр. Бөек һәм даһи, юлбашчыбыз иптәш Сталин җитәк-челегендә РСФСР халыклары үз хуҗалыкларын торгызуның һәм үс-терүнең бишьеллык планын тормышка ашырырлар һәм шуның белән илебездә бөтен халык эшенә — коммунизмның тулы җиңүе өчен көрәшкә гаять бай хәзинә- кертерләр.