Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

ЗӘКИ НУРИ

ТӘРӘЗӘ ЯНЫНДА
Чәчәк ата кебек үзе күңел, Таң шикелле хис саф, уй якты; Мине бүген, бомба шартлап түгел, Сандугачлар сайрап уятты!
Тәрәзәмне тулы ачтым,—күрәм: Таныш урман, камыш, күл әнә; Ничек рәхәт, җәйнен җиле керә Блиндажга түгел, бүлмәмә.
Күгәрченнәр гөрләп оча җимгә, Тыңлыйм—гүя, аңлыйм серләрен:
Алар сөйли бу иртәне җиргә Китерде дип җинү көннәре.
Кинәт томан сирәгәеп китте, Күз алдымда — уяу, зур шәһәр. Әнә юллар, беләм, шулар илтте Мине моннан Эльбага кадәр.
...Мәйдан итеп уйларым кошына Шул юлларын үткән арамның — Мин сокланып, тыныч тормышыма Ачык тәрәзәдән карадым.
Май, 1946.
ДНЕПРГА
Мин яшь коеп, ул кан агызып, Аерылышкан идек бер вакыт. Үткән юллар булса да озын Очрашабыз менә җырлашып;
Болын яшел шәл-яулык япкан, Тагын камыш һәм тагын үлән. Комлы ярга кагылып аккан Дулкынлы һәм сай агым күрәм. Күктәге ай суда да тулган һәм иярткән йолдызларын да; Менә сукмак килә уң кулдан — Узар юл да бу, узганым да.
Чык җемелди киң яфракларга Сандугачлар кунганча кунып, Күңелле һәм җиңел атларга Кайткангадыр җиңүче булып!
Декабрь, 1945.

РОБЕРТ БЕРНС*
А
ДЖОН—АРПА ОРЛЫГЫ
Өч корольнең кәефен бозган ул, Шундый булгач аның холыгы, — Корольләрдә тапмас кызгану — Безнең Джон — Арпа Орлыгы!
Сука белән казып күмәргә Боерганнар аны корольләр. Батыр Джон тиеш үләргә, Җир астыннан чыкмас ул, диләр.
Тау битендә язгы яшеллек, Елгаларда ташкын кызыгы;
Җир астыннан кинәт баш селкеп Чыга Джон — Арпа Орлыгы.
Элеккечә тинтәк һәм шаян,
Тау астыннан карап көлә дә, Дошманнарга яный ул һаман Сөңге сузып җәйге челләдә.
Килеп җитә ләкин көз ае, Басулардан салкын җил өрә. Джонда хәзер картлык чырае, Җиргә иелеп билен ул бөгә.
Вакыт җитте бугай үләргә, — Озакламас кышкы бураннар. Джон бабайга менә шул хәлдә Ябыштылар тагын дошманнар.
* Быел июль аенда Шотландия халкының бөек шагыйре Роберт Бернсның үлүенә 150 ел тулды. Ул гади фермер семьясында туып, кече яшьтән үк сука сукалап, иген игеп үсә. 1786 нчы елда басылып чыккан беренче китабы белән, Роберт Берне Шо: ландия әдәбиятында яңа сәхифә ачып җибәрә. Аның шигырьләрендә ярлы фермерлар, батраклар гәүдәләнә һәм ул үзенең әсәрләрен халык тедендә» халык тормышыннан алып яза. Байлар һәм түрәләр аны дәһрилектә, «шайтанга хезмәт итүдә» гаеплиләр. Франциядә революция башлангач, Берне революциягә дәртле җырларын багышлый һәм үзенең дуслары арасында ялкынлы политик җырлар белән тостлар күтәрә1. Хәтта, үз акчасына дүрт мортира сатып алып, француз революционерларына бүләк птеп җибәрә Бу хәлщән соң аны тагын да ныграк эзәрлекли башлыйлар Һәм ул, бик авыр тормыш шартларында күп михнәтләр чигеп, утыз счгез яшендә үлә. Журналыбызның бу номерында без, Роберт Берне иҗаты өчен характерлы әсәрләрдән берсен, хзлыкның бетмәс көченә дан җырлаучы «Джон — Арпа Орлыгы» исемле шигырьне урнаштырабыз.
Үткен пычак аны төптән үк Кисеп екты салкын, буш кырга һәм, сукбайны судка илткән күк, Китерделәр аны ындырга.
Тотындылар Джонны кыйнарга Ул явызлар иртә таңнан соң; Җил астына чөеп уйнарга Керештеләр алар шуннан соң.
Кап-караңгы кое суына Туры килде аның урыны. Батмады ул ләкин коеда — Безнең Джон — Арпа Орлыгы.
Кызганмыйча аның сөяген Ыргыттылар кайнар учакка. Тегермәнче Джонның йөрәген Ташка салып изде шул чакта.
Кыршаулаган казан эчендә Аның каны шаулап кайнады. Күбекләнеп өстәл өстендә, Шатландырды безнең җаннарны.
Егет кеше иде мәрхүм Джон Исән1 чагында ук бу җирдә, Хәзер дә ул, саклап кызуын, Безнең йөрәкләргә дәрт бирә.
Юл куймый ул илдә һичкемгә Хәсрәт чигеп, янып, кибәргә. Тол хатын да аны
эчүгә Шатлыгыннан җырлап җибәрә.
Ахыр замангача бетмәсен Хозурлыгы аның, зурлыгы! Мичкә төбең һичбер кипмәсен, Яшә, Джон — Арпа Орлыгы!
Татарчалаштыручысы: Кави Нәҗми.