Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИНГРАД ПАРТИЯ ОЕШМАСЫ АКТИВЫНЫҢ ЖЫЕЛЫШЫ


Шушы көннәрдә Ленинград партия оешмасы активының җыелышы булып үтте. Җыелышта ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре иптәш Жданов ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында» 1946 ел 14 август карары- турында доклад ясады. Җыелыш, доклад буенча фикер алышканнан соң, түбәндәге карарны кабул итте:
ВКП(б) ҮК-нын, „Звезда" һәм „Ленинград" журналлары турындагы карарына багышланган иптәш Жданов доклады буенча, Ленинград партия оешмасы активы кабул иткән
РЕЗОЛЮЦИЯ
Ленинград партия оешмасы активы, ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 августта, Ленинград шәһәрендә басыла торган «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары ту- рында чыгарган карары буенча, ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре иптәш Ждановның докладын тыңлап, фикер алышканнан соң, бу карарны тулысы белән дөрес дип таба, тулысынча аңа кушыла һәм аны тайпылышсыз үтәү өчен кулланма итеп ала.
Партия активы җыелышы, ВКП(б)ның шәһәр комитеты практик хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнеп, шуның белән идеология эше мәсьәләләрен үзенең игътибарыннан төшереп калдырган, журналларга җитәкчелек итүдән читләшкән, редакцияләрнең эшендәге бик зур хаталарны күрми калган, шуның белән Зощенко һәм Ахматова кебек, совет әдәбияты өчен ят булган кешеләргә журналларда җитәкче урынны үз кулла-рына алырга мөмкинлек биргән, дип саный. ВКП(б) ның шәһәр комитеты бюросы һәм аның сскре- тарьлаоы Капустин һәм Широков иптәшләр ВКП(б) Үзәк комитеты Журналы «Большевик»ның Зощен- кога, аның идеясез, әшәке язмаларына карата кискен тәнкыйть бирүен онытып, Зощенконы «Звезда» журналы редколлегиясе соста-вына кертү белән тупас политик хата ясаганнар.
Партиянең шәһәр комитеты һәм беренче чиратта аның пропаганда һәм агитация бүлеге Ленинның һәм Сталинның күрсәтмәләрен: әдәбият ул партиянең һәм дәүләтнең бик мөһим эше, әдәбиятның ” бурычы совет строен ныгытудан, хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирү эшендә партиягә һәм дәүләткә .булышудан, яшь буында совет кешеләренең иң яхшы сыйфатларын — көр күңеллелекме, үз эшенә ышануны, социалистик ватанга мә-хәббәт һәм бирелгәнлекне, теләсә нинди кыенлыкларны җиңүгә сәләтлелекме һәм осталыкны тәрбияләүдән гыйбарәт дигән күрсәтмәләрен онытканнар. ВКП(б) ның шәһәр комитеты тарафыннан көндәлек җитәкчелекнең булйавы шуңа алып • килгән ки, Ленинград журналлары совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тирән идеяле, совет чынбарлыгын дөрес чагылдыра торган хәзерге заман әсәрләрендә тәрбияләү эшендә куәтле корал булу
Ю Ленинград партия оешмасы активының җыелышы
упьшына, совет кешеләрен яла ягып тасвирлаган һәм совет укучысын мыскыллаган, черек идеясезлекно, әшәкелекне, политикадан читләшүне тараткан Зощенко кебек әшәке бән-дәләргә һәм әдәбият актыкларына үзләренең битләрендә киң урын биргәннәр. Журналлар безнең хал-кыбызга ят булган буш поэзиянең типик вәкиле Ахматованың әсәрләрен һәрьяклап популярлаштырганнар. Журналларда шулай ук Ягд- фельдның формалистик ялтыравыклы һәм фальш әсәрләре, Садофь- евнын, Комиссарованың төшенке, сагыш белән сугарылган шигырьләре һәм идея, художество ягын- ман йомшак булган башка әсәрләр басылганнар.
Партия активы җыелышы күрсәтеп үтә: Ленинград язучылары байтак кына яхшы, идея ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудырган булсалар да. язучыларның гомуми иҗат дәрәҗәсе совет әдәбиятының үсеп киткән бурычларыннан артта кала. Күп кенә коммунист язучылар җаваплылык тойгысын һәм совет әдәбиятының бөек бурычы турында большевистик кайгырту- чанлыкны югалтканнар. Ул гына да түгел, аларның кайберләре әшәке язучыларның һәм әдәбият белән алыш-биреш итүчеләрнең коерык- ларына тагылып барганнар. Совет язучылары Союзының Ленинград бүлегендә шундый обстановка килеп туган ки, дәүләт һәм партия интереслары шәхси интереслар бе-лән, әшнәлек мөнәсәбәтләре белән алмаштырылган, агай-энелек һәм үзаоа макташу обстановкасы туган.
Болар барысы да шуңа алып килгәннәр ки, Ленинград язучыла- рының әсәрләрендә совет халкының героик эшләре, аның сугыштан соң завод һәм фабрикаларны, колхозларны, шәһәрләрне, фән һәм культура учреждениеләрен торгызу буенча илһамлы иҗади хезмәте чагылмый калалар. Ватан сугышы утында чыныккан һәм хәзер үзләренең туган шәһәрен, герой-шәһәр- не, торгызу өстендә эшләүче, Ватаныбызның көчен һәм куәтен тагын да ныгыту өстендә эшләүче Ленинград хезмәт ияләренең хезмәт ба-тырлыклары һәм тормышлары матур әдәбият әсәрләрендә чагылмыйлар.
Партия активы җыелышы күрсәтеп үтә: «Звезда» һәм «Ленинград» журналларына җитәкчелек итү буенча ВКП(б) ның шәһәр комитеты эшендәге ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында ачылган кимчелекләр идеология эшенең башка участокларына! — театрларга', радиотапшыруларга, киноларга җитәкчелек итүгә дә тулысынча кагыла.
Партия активы җыелышы, Ленин-градның идея тормышындагы бу бозык күренешләр Ленинград матбугаты тарафыннан тиешле кискен бәяне алмыйлар, дип күрсәтеп үтә. «Ленинградская правда», «Смена», «Вечерний Ленинград» газеталары язучыларның иҗатларындагы ким-челекләргә карата принципиаль большевистик тәнкыйтьне оештыр-маганнар. Ул гына да түгел, «Ленинградская правда» газетасы редакциясе үзенең битләрендә Ю. Германның Зощенко иҗаты турында хата һәм зарарлы рецензиясен һәм башка хата рецензияләрне бастырып чыгарган.
Партия активы җыелышы күрсәтеп үтә: ВКП(б) ның шәһәр комитеты ВКН(б) райкомнарының һәм барлык партия оешмаларының игътибарын идеология эшенең мөһим участокларына көндәлек большевистик җитәкчелек күрсәтү бурычларына җитәрлек дәрәҗәдә юнәл-дермәгән’.
Партия активы җыелышы, ВКП(б) Үзәк Комитетының карары Ленинград партия оешмасы өчен, аңардан барлык идеология эшләрен тамырдан яхшырту ягына борылыш ясауны таләп итүче гаять мөһим программ документ булып тора, дип саный. Актив ВКП(б) ныц өлкә һәм шәһәр комитетлары бюроларының, ВКП(б) райкомнарының һәм барлык партия оешмаларының игътибарларын әдәбиятка, театр- га, лкино сәнгатенә — хезмәт ияләренә һәм, барыннан да элек, яшь
Ленинград партия оешмасы активының җыелышы II
ләргә коммунистик тәрбия бирү буенча партиянең шушы гаять мөһим эш участокларына кызыксынмый карауга чик куюга юнәлтә.
Актив җыелышы ВКП(б) ның өлкә комитеты һәм шәһәр комитеты бюроларына ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында күрсәтелгән кимчелекләрне тиз вакыт эчендә бетерүгә юнәлтелгән конкрет чаралар хәзерләүне һәм ВКП(б) ның өлкә һәм шәһәр комитетларының пропаганда һәм агитация бүлекләрен теоретик яктан хәзерлекле һәм ква-лификацияле работниклар белән ныгытуны йөкли. Партия оешмаларында ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарын киң күләмдә аңлатырга кирәк. Актив җыелышы язучылар, сәнгать ра-ботниклары һәм идеология, культура өлкәләрендә эшләүче башка работниклар арасында идея-политик эшләрне кискен рәвештә көчәйтүне кирәк дип саный.
Совет язучылары Союзы правле- нкесенең һәм, аерым алганда, аның председателе иптәш Тихоновның язучылар Союзының Ленинград бүлеге эшенә җитәкчелек итмәүләрен, советчы булмаган язучыларның зарарлы йогынтыларына каршы көрәш алып бармауларын, «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының эшләрен яхшырту буен-ча һичнинди чаралар күрмәүләрен һәм совет әдәбиятына ят булган тенденцияләрнең һәм гадәтләрнең журналларга үтеп керүенә юл куюларын күрсәтеп, партия активы ВКП(б) Үзәк Комитетыннан Союз правлениесе башына Союз эшен юнәлдерергә сәләтле булган тотнаклырак җитәкчене кую белән совет язучылары союзы җитәкчелеген ныгытуны сорарга кирәк дип таба.
Партия активы җыелышы Ленинград шәһәренең барлык язучыларын, ВКП(б) Үзәк Комитеты таләп иткәнчә, үз эшләрен кискен рәвештә яхшыртырга, марксизм-ленинизмны тирәнтен өйрәнергә һәм үзләренең идеялелекләрен үстерергә, халык һәм дәүләт интересларын чагылды-рырга, хезмәт ияләрендә, яшьләрдә совет патриотизмының югары тойгыларын тәрбияләргә тиеш булган совет әдәбиятының яңа күтәрелешенә һәм чәчәк атуына юнәлтелгән киеренке иҗат* хезмәтенә чак’ыра.
Партия активы җыелышы. Ленинград партия оешмасының барлык коммунистларын совет халкы алдында торган тарихи бурычларны1 уңышлы үтәр өчен үзләренең идея- политик һәм культура дәрәҗәләрен күтәрү буенча эшне көчәйтергә чакыра.
Партия активы җыелышы партиянең Үзәк Комитетын һәм иптәш Сталинны, Ленинград партия оешмасы күрсәтелгән җитешсезлек- ләрне бетерер һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының карарын большевик-ларча үтәр, дип ышандыра.
«Культура и жизнь» газетасы № 7, 30 август, 1946 ел.
ЛЕНИНГРАД ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ГОМУМИ ШӘҺӘР ҖЫЕЛЫШЫ
Шушы көннәрдә Ленинградта язучыларның гомуми шәһәр жыелышы булып узды. Җыелышта ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре иптәш Жданов ВҢП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарына багышлангав доклад белән чыкты. Ленинград язучыларының гомуми шәһәр җыелышы, иптәк Ждановның доклады буенча фикер алышулардан соң, түбәндәге резолюцияне кабул итте:
Ленинград шәһәре язучыларының гомуми җыелышында иптәш Жданов доклады буенча кабул ителгән
РЕЗОЛЮЦИЯ
Ленинград язучыларының гомуми шәһәр җыелышы, ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 нчы ел 14 августта, «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында чыгарылган карары буенча ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре иптәш Ждановның докладын тыңлап, фикер алышканнан соң, бу карарны тулысы белән дөрес дип таба, аңа тулысынча кушыла һәм аны Ленинград язучыларының бөтен эшчәнлеге өчен сугышчан программа дип саный.
ВКП(б) Үзәк Кохмитеты, матур әдәбият журналлары — «Звезда» һәм «Ленинград»ның барышы һич тә канәгатьләнерлек түгел, дип таныды.
Әһәмиятле һәм уңышлы әсәрләрне басу белән беррәттән «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары редакцияләре журнал сәхифәләрен безнең халкыбызга ят булган язучы Зощенко һәм шагыйрә Ахматованың идеясез, идеология ягыннан зарарлы әсәрләре өчен киң ачканнар һәм шуның белән тупас политик хата ясаганнар.
Совет властеның беренче елларында ук, совет халкына һәм совет әдәбиятына ят булган «Сера- пион туганнары» дигән әдәби группаның сафларында тыкшынып йөргән Зощенко буш, эчтәлексез һәм әшәке әйберләр язуда һәм совет яшьләрең дөрес юлдан яздыруга, аларның аңнарын агулауга исәпләнгән черек ндеясезлекне һәм политикадан читләшүне алга сөрүдә шомарды.
Бөек Ватан сугышы елларында Зощенко, {совет халкына аның дошманга каршы көрәшендә бер ничек тә ярдәм итмичә, бу көрәштән читтә торды һәм пычрак, яла яга торган «Кояш чыгу алдыннан» исемле әсәрен язды. Бу әсәрнең зарарлы һәм советка каршы юнәл- телгән асылы, Зощенконың бэтен «иҗаты» кебек үк, «Большевик» журналы битләрендә фаш ителгән иде.
Соңгы вакытларда Зощенко, совет әдәбиятына ят булган карашларында һәм установкаларында торуны дәвам итеп, «Маймыл маҗаралары» дигән хикәясен һәм башка күп кенә пычрак хикәяләрен, пьесаларын бастырды һәм аларда совет кешеләрен яла ягып, примитив, түбән культуралы, аңгыра кешеләр итеп, обыватель зәвыклы һәм обыватель гадәтле кешеләр итеп бозып сурәтләп, карикатура формасында күрсәтте.
Язучылар җыелышы Зощенконың

Ленинград язучьгларьшыц гомуми шәһәр җыелышы 13
бу яла ягучы язмаларында совет әдәбияты белән бер нинди дә уртаклык юк һәм аның ул әшәке язмалары безнең партиябезнең, халкыбызның эшенә зарар китерүче язмалар дип саный.
Җыелыш, Ахматова кебек, безнең заманыбызга ят һәм революциягә чаклы булган типик ари- стократик-салон .шагыйрәсен популярлаштыруны «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының тупас хатасы булды, дип таба. Ахматованың һәр ике журналда да басылып килгән шигырьләре совет яшьләрен тәрбияләү эшенә зарар китерүгә юнәлтелгән пессимизмны һәм төшенкелекне. идеясезлекне һәм мистиканы алга сөрү булып торалар. Журналларның редакцияләре Ахматованың күпертелгән «авторитеты» алдында әсир булганнар, совет* әдәбиятына үтәдән- үтә ят булган — «сәнгать сәнгать өчен» дигән декадентлык теориячекләрен өстерәп кертүдә Ахматовага мөмкинлек биргәннәр һәм- аның «иҗатының» политик зарарлы юнәлешен күрмичә калганнар.. Зо- щенкога һәм Ахматовага журналларда актив роль биреп, журнал-ларның җитәкчеләре аларның тар- каткыч йогынтыларын күп кенә Ленинград язучыларының эшенә җәелдерүгә булышканнар. Журнал битләрендә формалистик характерда булган идеясвө әсәрләр, Көнбатышның хәзерге буржуаз культурасы алдында баш ию рухын чәчүче язмалар килеп чыга башладылар (Ягдфельдның «Заман юлы» дигән әсәре, Д. Островның «Качу» һәм «Лили Марлен»ы, Геннадий Горның повестьлары һәм хикәяләре).
Шулай ук журналларда, Са- дофьев һәм Комиссарова шигырьләре кебек, төшенке рухлы, сагыш һәм пессимизм белән тулган ши гырьләр килеп чыктылар. «Ленинград» журналында, әдәби пародия дигән исем астында, Ленинградка, ленинградлыларга усал рәвештә яла белән сугарылган, Хазин дигән берәү тарафыннан әвәләнгән «Оце- гинныц кайтуы» исемле «шигырь» басылып чыкты. Журналлар күп кенә чиле-пешле әйберләр, идея һәм художество сыйфатлары ягыннан зәгыйфь булган әсәрләр урнаштырдылар (Слонимскийның «Заставада булган хәл», Штейнның «Аккош күле», Варшавский һәм Рест- ның «Берлин өстендә булган бер хәл» дигән әсәрләре һәм башкалар).
Шулай итеп, совет чынбарлыгын дөрес чагылдыручы тирән идеяле әсәрләр белән совет кешеләрен һәм, бигрәк тә, яшьләрне тәрбия итү эшендә көчле корал .булу урынына, журналлар үзләренең йөзләрен югалттылар һәм идея художество ягыннан түбән дәрәҗәдә алып ба-рылдылар.
Безнең шәһәребездә, күп ун еллар буена алдынгы рус әдәбиятының үзәге булып килгән шәһәрдә, алг дынгы җәмәгатьчелек фикере һәм социалистик культура! шәһәрендә әдәби трибунага, Зощенко кебек әшәкеләрнең һәм әдәбият актыкларының, Ахматова кебек идеясез һәм безнең халкыбызга ят булга язучыларның килеп чыга алуларына сәбәп нәрсәдә булды? Ленинградта чыга торган матур әдәбият журналларында совет әдәбиятына ят булган идеясез һәм яолитика- дан читтә торган әсәрләрнең үзләренә урын табу фактын вәрсә белән аңлатырга?
Бу шуннан килеп чыкты ки, ВКП(б) Үзәк Комитеты карары күрсәткәнчә, «Звезда» һәм «Ленинград» журналларының •; җитәкче работниклары һәм, беренче чиратта, аларның редакторлары Саянов һәм Лихарев иптәшләр ленинизмның шундый бер положениесен: журналлар алар гыйлмиме яки әдәбиме, барыбер, политикадан читтә тора алмыйлар, дигән положениесен онытканнар. Алар совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тәрбия итүдә безнең журналла- рыбызн|ың совет дәүләте кулында куәтле корал булып торганлыгын һәм шунлыктан, совет төзелешенең яшәү нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә

ЛенннграД-ЯзучыларыныҢ—ГОмуми шәһәр җиглышы
кулланма итеп алырга тиешлекне онытканнар.
Язучылар Союзының Ленинград бүлеге правлениссе һәм журналларның редакцияләре Зощенко «иҗатларына» үз вакытында безнең матбугатта бирелгән бәяне онытканнар, Ахматова шигырьлә-ренең буржуаз-аристократик асылын күрмәгәннәр Һәм, аларның әсәрләрен үтергеч тәнкыйть астына алу урынына, аларга ярарга тырышып журнал битләрендә аларга трибуна биргәннәр, Зощенконы «Звезда» журналының редколлегияле составына тәкъдим иткәннәр, Зощенконы һәм Ахматованы язучылар оешмасының җитәкче пост-ларына күтәргәннәр.
Ленинград язучылары арасында Зощенконың һәм Ахматованың < авторитетын» күпертүче һәм аларның әшәке язмаларын пропагандалаучы кешеләр (Берггольц, Орлов, Герман, Добин һәм башкалар) табылуын җыелыш аеруча билгеләп үтә.
Язучылар Союзында булган идея таркалышы һәм группачылык, күп кенә дәрәҗәдә, Зощенко, Ахматова һәм аларның ишләре тарафыннан алып барылган «эшчәнлек» белән аңлатыла.
Совет язучылары Союзының Ле-нинград бүлеге правлениесе, секция-ләрнең бюролары, журналларның редакцияләре үзләренең әдипләр белән булган мөнәсәбәтләрен, аларны дөрес политик тәрбия итү һәм җитәкләү нигезендә түгел, ә бәлки шәхси интереслар, әшнәлек интереслары нигезендә төзегәннәр. Ачыктан-ачык яраксыз әсәрләр, бары тик әшнәләрнең хәтерләрен калдырудан курку аркасында гына, матбугатка чыгарылганнар. Шулай итеп дәүләт һәм халык интереслары әшнәлек мөнәсәбәтләре белән алмаштырылганнар, тәнкыйть томаланып калган, язучыларның ил алдында, партия алдында булган җаваплылыкмы аклаулары югалган.
Язучылар җыелышы ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарын гаять зур принципиаль һәм программ әһәмияткә ия булган һәм совет әдәбиятының юнәлешен һәм үсеш юлын билгеләүче документ^ итеп карый.
В1\П(б) Үзәк Комитеты үзенең карары белән безгә, Совет әдәбиятының, дөньяда! иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының, көче аның өчен халык интересларыннан, дәүләт интересларыннан башка интереслары булмавында икәнлеген күрсәтә. Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес итеп тәрбияләүдә дәүләткә булышлык күрсәтүдән, яшьләрнең сорауларына җавап бирүдән, яңа буынны көр күңелле, үз эшенә нык ышанган, кыенлыклардан курыкмаучы, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә хәзер торучы итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.
Язучылар җыелышы, партиянең бу күрсәтмәләре яктылыгында, Ленинград язучыларының хәзерге иҗади эшчәнлек дәрәҗәләре канәгатьләнерлек булмаганны бөтен ачыклыгы белән таный.
Күп кенә Ленинград язучыларының әсәрләрендә сугыштан соң хуҗалыкны һәм культураны торгызу буенча совет халкының героик эшләре, илһамаланып эшли торган иҗади хезмәтләре, аерым алганда, ленинградлыларның хезмәтләре үзләренең чагылышын тапмыйлар.
Идея дәрәҗәсенең түбәнәюе әдәби бракның саны артуга, ашык- пошык язылган түбән сыйфатлы әсәрләр килеп чыгуга, шушылар белән журналларның һәм нәшриятларның чүпләнүенә китерде.
Үзләрен совет халкы алдында зур бурычлы итеп санап, Ленинград язучылары, иҗадй эшләрендә ВКП(б) Үзәк Комитетының карарын — Совет язучылары турында, совет әдәбиятын нык үстереп җибәрү турында партиянең һәм иптәш Сталинның үзенең кайгыртучанлы- гы белән сугарылган бу зур әһәмиятле политик документны нигез итеп алып, үз эшләрендә булган зур җитешсезлскләрне тиз вакыт эчендә бетерергә сүз бирәләр.

Ленинград язучыларының гомуми шәһәр җыелышы 15
Җыелыш һәрбер Ленинград язу-чысыннан үезнең барлык иҗади көчен безнең җиңүебезнең бөеклеген, сугыштан соң булган хуҗалыкны торгызу һәм социалистик төзелеш пафосын, сталинчыл яңа бишьеллык планны үтәү һәм арттырып үтәү буенча совет кешелә-ренең героик эшләрен чагылдыручы, идея ягыннан тулы кыйммәтле һәм художество сыйфаты югары булган әсәрләр тудыру эшенә бирүне таләп итә. Большевиклар партиясе тәрбияләгән, Ватан сугышы утында чыныккан, үзенең барлык көчләрен һәм талантларын бөек социализм төзелеше эшенә бирүче, теләсә нинди кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле булган совет кешесе образы безнең әсәрләребездә үзенең лаеклы һәм якты чагылышын табарга тиеш.
Ленинград язучылары алдында торган бурычларны уңышлы рәвештә хәл кылуны тәэмин итү өчен, җыелыш Ленинград язучылары оешмасының бөтен эшчәнлеген кискен рәвештә яңадан төзәргә, совет әдәбиятына һәм совет халкына ят булган гадәтләрне һәм тенденцияләрне тамырыннан йолкып ташлар-' га, идеясезлеккә, әшәкелеккә, политикадан читләшүгә һәм «саф» сәнгать позициясенә шуып төшүләргә каршы рәхимсез көрәш ачарга кирәк дип саный. Җыелыш язучылар союзының һәрбер членыннан һәм, беренче чиратта, Союз прав- лениесеннән һәм «Звезда» журналы редакциясеннән, иҗат эшенең идея дәрәҗәсен күтәрүдә иң мөһим шарт буларак, туры, объектив һәм прин-ципиаль тәнкыйтьне җәелдерүне таләп итә. Союз правлениесе язучыларның киң катлау хезмәт ияләре белән булган бәйләнешләрен ныгыту өчен бөтен чараларны күрергә тиеш, киң катлау хезмәт ияләренең сорауларын һәм дөрес тәнкыйтьләрен һәрбер язучы үз эшендә кулланма итеп алырга тиеш.
ВКП(б) Үзәк Комитетының карарын тормышка ашыру һәм журнал тирәсенә совет язучыларының иң яхшы көчләрен туплау, «Звезда» журналын илебезнең алдынгы матур әдәбият журналларыннан берсе итү — Ленинград язучыларының намус эше булып тора.
Язучылар җыелышы, марксизм' ленинизм теориясен тйрәнтен өйрәнмичә, партиянең һәм Совет дәүләтенең политикасын ачык аңламыйча бу җаваплы бурычларны үтәү мөмкин түгел дип саный һәм союз членнарын үзләренең идея- теоретик дәрәҗәләрен армый-тал-мый күтәрергә, әйләнә-тирә тормышта булган мөһим хәлләрнең политик мәгънәләренә тйрәнтен керә белергә мәҗбүр итә.
Җыелыш, Ленинград язучылары үз эшләрендә булган зур җитеш- сезлекләрне тиз вакыт эчендә бетерә алырлар һәм, партиянең Ленинград оешмасы җитәкчелеге астында, бөек Сталин эпохасына лаеклы әсәрләр тудыру эшендә үзләрендә көч һәм мөмкинлек табарлар дип ВКП(б) Үзәк Комитетын, иптәш Сталинны бердәм рәвештә ышандыра.
«Культура и жизнь» газетасы № 7, 30 август, 1946 ел.