„КЫРЫК ЯШЬ“
Г. КАНДРИНСКИИ
*
Трагедия бер пәрдәдә.
Катнаша:
Әхмәт Фәйзи — шагыйрь һәм драматург, фәйләсуф, һәм киносценарист,
публицист һәм либреттист, флейтист, ләкин музыкант түгел.
Пәрдә ачылганда Әхмәт Фәйзи Тукай кабере рәшәткәсенә ябышып күтәрел- мәкче була, ләкин хәлсезләнеп
ава да моңлы монологын башлый:
Әхмәт Фәйзи (Тукай каберен
кочаклап).
Син, аз гына яшәп, ил күгеннән Якты
йолдыз булып атылдың. Ә мин инде
кырык яшьне кичтем, Шигырьгә дә
күптән тотындым. Шулай да мин
зәгыйфь чыктым бугай* Йөри алмыйм
хәтта тәпиләп, Үттем тормышымны
атлап түгел, Түшем белән шуып,
мүкиләп. Зур эш итеп түгел,
төчкергәндәй, Мине тапкан анам, Туып
куйганмын эш арасында Ашык-пошык
кына.
Үз яшьлегем яклап...
Соңгы Дон-Кихотның хыялларын
Күңелемнән ятлап.
Эшем кайда? Бармы, күпме, азмы?
Каерылып карыйм артыма: Язганнарым
«Илиада» түгел, һомер дияргә дә күңел
тартына.. Мин егерме җиде яшьлек
Тукай һәм күңелле Такташ булмадым.
Күп көч куеп, бик-бик аз эшләдем,
Шигырьләремнән дә уңмадым.
Сүнәр-сүнмәс кенә чаткы булды Мин
кабызган шәмнең чаткысы. Аһ, аһ! Ник
аз гына бүлеп бирмәде икән —'
Дәвер кояшы үз яктысын!..
Минем дә бит ялтырыйсым килә Бөек
чорның иркен күгендә. Шуып түгел,
атлап йөрисем килә, Ак эз салып
калдырасым килә Халкыбызның бөек
күңелендә! Синең урның, Тукай, кабер
түгел,- Җырың белән син һаман тере.
Мин дә тере, әмма шигыремнең Тересе
юк икән ник бере?!. Авыруын яшергән
үлә, диләр, Мин үләсем килми (хотя инде
миңа
40 яшь! Во!) Мин бәйлисем килә, Тукай,
сезнең белән Калган гомерем җебен.
Мин яшисем килә, моңа хәтле һич
килмәгән кебек!
Мин шат... Бүген үкенеч игәве йөрәгемне
кырмый (нигә үкенергә,/ 3?)
Мин шат... Бүген үлүемне түгел,
Тууымны җырлыйм.
Тукай абзый, ал син мине Үзең яныңда,
ТУЫЙМ МИН кабаттан, даһи булып Шушы
дөньяга...
Моңсу гтна пәрдә төшә.
Тик тарихның гаҗәп дәверенә Туры
килү белән уңдым мин. Бөек кеше
була алмадым, әмма Даһилыкка кулны
суздым мин. Мин тилелек даһие,
ертышканмын