Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ШАРТЛАРДА ИДЕОЛОГИЯ ЭШЕНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ


Советлар иле үзенең үсешендә яна тарихи чорга керде. Совет халыкларының якындагы иҗади бурычлары күптән түгел СССР Верховный Советы кабул иткән бишьеллык планда билгеләнде. Халык хуҗалыгының яңа планының уңышлы үтәлүе хуҗалыкның һәм культураның торгызылуын һәм тагын да үстерелүен, совет халкының материаль һәм культура-көнкүреш дәрәҗәсенең тагын да күтәрелүен тәэмин итәчәк һәм сыйныфсыз социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм социализмнан теземле рәвештә коммунизмга күчү юлында алга таба зур адым булачак.
Яңа җәмгыять коручыларның коммунистик аңлылыгы һәм алар- ның культура дәрәҗәсе никадәр югары күтәрелсә, бу бөтен дөнья күләмендәге тарихи юлда совет халыкларының уңышлары шул кадәр зуррак булачак.
Хуҗалык үсеше өчен дә.. шулай ук дәүләт тормышының үсеше өчен дә Советлар илендә кешеләрнең акыл ягыннан өзлексез үсүләре сорала. Коммунизмның җитештерүче көчләрен тудыру социалистик җәмгыять хезмәт ияләренең барлык көчләре һәм сәләтләре һәрьяклап үскән чакта гына мөмкин. Совет политик строенын үсеше дә граж-даннарның культура өлкәсендә өзлексез үсүеннән башка, аларның политик дәрәҗәсе һәрвакыт күтәрелүеннән башка мөмкин түгел, чөнки социализм киң катлау массаларның дәүләт идарәсендә, барлык җәмәгать эшләрендә актив катнашуыннан гыйбарәт.
Совет халкы тормышындагы яңа чор массаны коммунизм идеологиясе рухында, дошман идеологияләренең калдыкларына һәм йогынтыларына каршы көрәш рухында тәрбияләү бурычын аерата көч белән алга сөрә.
Бу бурычны хәл итү өчен идеология эшенең барлык төрләрен бик нык күтәрергә кирәк, социалистик культура төзелешенең һәм аны җәелдерүнең барлык коралларыннан һәм ‘ чараларыннан файдаланырга кирәк. Совет матбугаты, пропаганда һәм агитация, фән, матур әдәбият һәм сәнгать, театр эше, кино һәм радио яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиешләр.
Барлык идеология эше хәзер совет халкы алдынд’а тора торган сугышчан бурычларга буйсындырылырга тиеш. Культура үсеше барлык өлкәләрдә тормыш белән бергә һәм һәрвакыт аның сорауларына җавап биреп барырга тиеш. Совет фәненең, совет сәнгатенең, бөтен социалистик культураның үсешен дөрес юлга юнәлтә торган чын большевистик принципиаль тәнкыйтьне үстерү бу уңай белән аерата нык әһәмият казана.
* * *
Тарих яңа иҗтимагый стройның урнашуы өчен яңа, тагы да югары культура булуы кирәклеген өйрәтә. Социализм нәкъ менә шундый, капитализм культурасына караганда, күп югары культура тудыра.
Социалистик җәмгыятьнең югары рухи культурасын булдыру өченн фәнне тормышка нык якынайту өчен, совет кешеләренең буржуаз
1 IS Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте
цивилизация кешеләренә караганда акыл ягыннан өстенлеген булдыру өчен мөмкинлекләр совет иҗтимагый һәм политик строеның өстенлекләре һәм СССР да иҗтимагый аң үсешенең шуннан килеп чыга торган үзенчәлекләре белән тәэмин ителгән.
СССР да иҗтимагый аң үзенең идея эчтәлеге. характеры" һәм структурасы ягыннан буржуаз идеологиядән тамырдан аерыла. Бу аерма иҗтимагый яшәешнең, җитештерү ысулының үзгәрүеннән килеп чыга, иҗтимагый аң ахыр чиктә иҗтимагый яшәешнең чагылышы булып тора да.
Безнең илдә җитештерүнең со-циалистик ысулы урнашуы нигезендә җәмгыятьнең рухи строенда тирән үзгәрешләр килеп* чыгарга тиеш булды һәм бу үзгәрешләр чыннан да килеп чыкты. Совет җәмгыятендә антагонистик сыйныфларның инде булмавын гәүдә-ләндерә торган мораль-политик бердәмлек иҗтимагый аңдагы тамырдан үзгәрешне күрсәтә.
Җитештерүдәге антагонизмга нигезләнгән барлык сыйнфи җәм-гыятьләрдә иҗтимагый аң да ан-тагонизмнар белән, капма-каршы сыйныфларның үзләрендә тудырылган капма-каршы психологияләре көрәше, бер-берсе белән сыешмый торган идеология системаларының бәрелешләре, идеалларның килеш- мәүчәнлеге белән үтә сугарыла.
Советлар җәмгыятендә эксплоа- татор сыйныфлар юк, иҗтимагый строй җитештерү мөнәсәбәтләрендә антагонизмнардан котылды һәм бу җәмгыятьтә иҗтимагый аң форма-ларының үсешендә элекке антаго-низмның нигезләре бетерелде, СССР да әле кешеләрнең аңында капитализм калдыклары яши һәм бу калдыкларга каршы каты көрәш алып барырга туры килә. Совет җәмгыятенең җитештерү процессында иптәшләрчә хезмәттәшлек белән берләшкән кешеләрнең шулай ук аң һәм ихтыяр бердәмлеге, иҗтимагый-политик һәм идея тормышы бердәмлеге белән дэ берек- кәнлекләре факты бу көрәшкә уңыш билгели.
СССР да иҗтимагый аңның ан-тагонизмсыз структурасы чагы- лышларыннан берсе — дөньяга алдынгы, фәнни караш * үсешенә бер нәрсә белән дә комачаулык ителмәвендә, Капитализмда эксплоата- тор сыйныфларның интересларын чагылдыра торган реакцион, фәнгә каршы идеология хөкем сөрә. Буржуаз җәмгыятьтә шуның аркасында алдынгы фән/ чын сәнгать, дөньяга фәнни караш үсеше һәр- төпле юллар белән тоткарлана һәм шул ук вакытта' чынбарлыкны ялганлап, бозып чагылдыра торган һәм хезмәт ияләренең сыйнфи аңын каралтуга хезмәт итә торган идеалистик философия, буржуаз хокук, буржуаз әхлак, юкбарга, хо- рәфәтләргә ~ ышанулар булышлык алалар һәм якланалар.
Совет җәмгыятендә кешеләр ара-сындагы яңа мөнәсәбәтләрне чагылдыра торган иң алдынгы идеология хөкем сөрә.
Җитештерүнең социалистик ысулына хас булган җитештерү мөнәсәбәтләре антагонизм мөнәсәбәтләренең нигезе түгел, бәлки бердәмлек нигезе, дошманлык нигезе түгел, бәлки иптәшләрчә хезмәттәшлек нигезе. Бу — эксплоатация. ләүчеләргә һәм эксплоатацияләнү- челәргә бүленүне белми торган һәм кешеләрнең тигезлеге: һәркемнең үз сәләтенә карап хезмәт итәргә тигез бурычлылыгы һәм хезмәтнең санына Һәм сыйфатына карап алуга тигез хокуклылыгы белән характер-лана торган мөнәсәбәтләр. Социалистик җитештерү мөнәсәбәтләре иҗтимагый аңда дөрес гәүдәләнеш алалар.
Мәсәлән, әхлак мәсьәләләрен алыйк. Социалистик җәмгыять әхлагында буржуаз әхлакны үтә сугарган барлык эчке уйдырма юк. Яхшылык һәм дөреслек принцибы итеп китерелә торган әхлак кагыйдәләре белән кешеләрнең факттагы мөнәсәбәтләре, — буржуаз җәмгыятьтәге кешенең кешене экспло- атацияләве һәм хосуси милек җир-
j^ggepre ша рт л а рда идеология эшенең әһәмияте
•Игендә конкуренция көрәше белән характерлана торган мөнәсәбәтләре арасындагы аерма күптән инде буржуаз әхлак өчен характерлы нәрсәгә әйләнде. Ике йөзле һәм ялган буржуаз әхлакка капма-каршы буларак, совет кешеләренең бердәмлек, үзара булышлык, уртак эшкә бирелгәнлек, бурычка турылык Һ. б. принципларны белдерә горган әхлагы кешеләр арасындагы факттагы мөнәсәбәтләргә тулысыңча ярашлы булып тора, бу мө-нәсәбәтләрне дөрес чагылдыра.
СССР да иҗтимагый аңның барлык формалары: фән, философия, сәнгать, хокук һәм башкалар — гомуми максатка — чынбарлыкны дөрес танып-белүгә, коммунизмны төзү эшенә хезмәт итүгә юнәләләр. Бу — фәннең чәчәк* атуы өчен һәм кешеләрне коммунистик агарту ечен иркен юл ача.
Иҗтимагый аңның күп төрле формаларына карата политиканың совет җәмгыятенә хас яңа мөнәсәбәте моңа гаять дәрә?ңәдә булышлык итә.
Идеология үсешенә политика һәр-вакыт йогынты ясый һәм аның йогынтысының нәтиҗәләре бу по-литиканың реакционлыгына яки .прогрессивлыгына карап билгеләнә. Хөкем сөрә торган политик карашлар фән һәм сәнгать тормышына,- •фәнни интересларның, эстетик зәвык һәм бәяләрнең формалашуына үз йогынтыларын ясыйлар. Җәмгыятьнең әхлак торышына, анда хөкем xJepo торган әхлакый карашларга политика тагы да ныграк йогынты •ясый һәм политика хокук идеологиясенә иң турыдан-туры җитәкчелек итә, аның үсешенә юнәлеш бирә. Иҗтимагый аңның бер генә өлкәсе дә политика йогынтысыннан тыш тормый.
Буржуаз җәмгыятьтә иҗтимагый аңның барлык өлкәләре фән, сәнгать һәм культураның башка тармаклары үсешен үзләренең комсызлык интересларына буйсындырган хакимлек итүче эксплоататор сыйныфлар политикасының турыдан- туры йогынтысы астында торалар.
Капитализм җимерелүгә таба йөз тота һәм аның хәрәкәте түбән тәгәри башлаган вакыттан алып культура өлкәсендә черү чоры башланды. Бу — дөньяга фәнни карашка каршы ачыктан-ачык сугыш походы алып бара торган төрле реакцион системаларны алга сөрү политикасында гәүдәләнә; бу черү шулай ук сугыш техникасы һәм фәннең шуца ярашлы тармаклары үсешенә өстенлек бирү, рухи җитештерүнең башка тармакларына игътибар итмәү һәм кимсетеп карау политикасында гәүдәләнә. Хакимлек итүче сыйныфлар политикасының иҗтимагый аң үсешенә йогынтысы капитализмның хәзерге ста-диясендә фәнне һәм сәнгатьне им-периалистик реакция максатларына буйсындыру юнәлешендә бара.
Советлһр иле чын прогресс аван-гардында, фәннең һәм культураның халык массасы интересы өчен чын үсеше авангардында тора. Совет дәүләте рухи культураның күп тармаклы үсешен, иҗтимагый аңның барлык формаларын: политика, фән, философия, художество, әхлак* хокук тармакларын алга сөрү поли-, тикасын тормышка ашыра. Содет дәүләте политикасының иҗтимагый аң үсешенә файдалы йогынтысы бу политиканың табигате белән билгеләнә. Большевиклар партиясенең, Совет хөкүмәтенең политикасы бөтен халыкның материаль һәм рухи интересларын чагылдыра торган политика ул. Совет дәүләте шунлыктан белемнең материаль кыйммәтләр булдыру өчен кирәкле тармаклары үсеше белән генә түгел, бәлки халыкны’рухи яктан баета, аны политик агарта, аның хокук аңын үстерә, аның акыл һәм әхлак тормышын югары күтәрә, торган тармаклары үсеше белән дә кызыксына.
Халыкны политик тәрбияләү, анда югары әхлаклы коммунистик аң тәрбияләү эшенә большевиклар партиясенең, совет хөкүмәтенең бертуктаусыз игътибар күрсәтүе аңлаешлы. Партиябезнең һәм совет хөкүмәтенең политик агарту, поли-

120 Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте
тик белемнәрне һәм дөньяга фәнни, марксистик-ленинчыл карашны про-пагандалау эшен бик киң җәелдерү турында кайгыртулары шуннан килеп чыга. Илебездә сәнгать үсешенә гаять зур әһәмият бирелүе һәм аның чәчәк атуы турында партиянең һәм дәүләтнең кайгыртуы да шуннан килеп чыга.
Совет дәүләтенең политикасы үзе фәнгә нигезләнгән, һәм шунлыктан ул һәртөрле фәнгә каршы бозып аң-латуларга, дөньяга буржуаз карашны сугарган һәм фәнни фикер йөртү һәм фәнни агарту юлында комачаулык булып тора’ торган бозуларга кискен дошман.
Фәнгә нигезләнгәнлектән һәм халык интересларын чагылдырганлыктан, Совет дәүләтенең политикасы дөреслек политикасы, капитализм дөньясында хакимлек итүче сыйныфларның политикасыннан тамырдан аерыла торган политика ул.{ Капитализм җәмгыятенең хакимлек итүче сыйныфлары политикасы массаны алдаудан һәм аларның аңын аздырудан башка үткәрелә алмый. Ьуржуаз дәүләтләрнең идеология аппараты массаның аңын каралтырга, аларның аңын эк с п л о а та тор с ы й ны ф л а р ы н ы д
идеологиясенә буйсындырырга хезмәт итә торган карашлар һәм фикерләр урнаштыру өчен яши. Фашизм — монополистик капиталның иң реакцион элементлары диктатурасы — үткәндәге барлык әшәке реакцион идеологияләрнең иң ка-’ бахәт һәм җирәнгеч нәрсәләрен үзенә җыеп, шовинизм, раса дош-манлыгы, кешене күрә алмаучылык җәелдереп, аларны * империалистик агрессия һәм дөньяда хакимлек яулап алу коралы итте. Немец-фашист илбасарлар үзләренең әхлак деградациясендә кешелек сыйфатларын югалттылар һәм кыргый ерткычлар дәрәҗәсенә төштеләр.
Совет идеологиясе буржуаз идео-логиягә тамырдай капма-каршы. Совет социалистик дәүләтенең ту- рыдан-туры максаты һәм аның төп бурычларыннан берсе — кешеләрне югары әхлак рухында — кешедә социаль хисләр, халыклар арасында- дуслык һәм хезмәттәшлек, социализм эшенә бирелгәнлек, халыкка үзеңне аямыйча хезмәт итү, барлык күренешләрдәге реакциягә дошманлык үстерә торган коммунистик әхлак пухында тәрбияләү.
Илебезнең культура үсешенең язмышы өчен, иҗтимагый аң фор-маларының — фәннең, дөньяга ка-рашның, сәнгатьнең, хокук һәм әхлак аңының — бөтенесенең һәрьяклап чәчәк атуы өчен большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең берләштерүче, оештыручы һәм юнәлеш бирүче эшчәнлеге гаять зур әһәмиятле. Материаль хезмәтнең бөек берләштерү һәм оештыру көчен тудырган Совет Социалистик строе шушы нигездә идеология хезмәтен оештыру һәм берләштерү өчен гигант зур мөмкинлекләр тудырды.
Совет иҗтимагый системасының иҗтимагый аң өлкәсендә халыкның идея тормышы бердәмлеге белән характерлана торган өстенлекләре, большевиклар партиясенең һәм Совет дәүләтенең берләштерү*че һәм» оештыручы эшчәнлеге рухи үсеш һәм культура күтәрелеше өлкәсендә совет кешеләренә буржуаз цивилизация кешеләре белән чагыштырганда акыл ягыннан өстенлек китерә торган гаять зур перспективалар ача.
ССсР да культураның тагын да күтәрелүенә ирешү өчен фәнне һәм культураны тирәнәйтергә һәм ки-ңәйтергә, фәннең һәм практиканың яңа ' мәгълүматларын гомумиләштерү нигезендә теорияне эшләүне алга этәрергә һәм массага, партиянең һәм хөкүмәтнең актив эшлек- леләре арасына аларның акыл даирәсен киңәйтә торган төрле белемнәрне нык урнаштырырга, кешеләрне укымышлылыкның һәм куль- туралылыкның югары баскычларыңа күтәрергә кирәк.
Бу уңайдан фән казанышларын үзләштерү, тарих, философия, эко-номика, әдәбият һәм сәнгать, логика һәм психология, дәүләт хокукы һәм халыкара хокук, диплома-
Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте 121
тия Һәм халыкара мөнәсәбәтләр тарихы өлкәләрендәге белемнәрне ейрәтү, шулай ук чит илләрдәге фән, әдәбият һәм сәнгать белән таныштыру җитди әһәмият казаналар.
Болар бөтенесе иң элек фән һә.м сәнгать эшлеклеләренең үзләренә һәм пропаганда, агарту өлкәсендәге барлык работникларга югары таләпләр куялар. Идеология эшен дөрес юлга юнәлтергә һәм фәнни хезмәтләрнең һәм сәнгать әсәрләренең чын уңышлыкларын һәм кимчелекләрен бәяләүдә тулысынча объектив критерий тәэмин итәргә тиеш булган фәнни һәм әдәби тәнкыйтьчеләр алдында бигрәк тә әһәмиятле бурычлар тора.
һәрбер фәнни һәм әдәби эшчән- лекнең төп җитәкче принцибы булып аның тормыш белән, заман белән, аның актуаль мәсьәләләре белән элемтәсе тора. Марксизм-ленинизм һәрвакыт теориянең һәм практиканың бердәмлегеннән чыгып эш итә. Үзенең тарихы мисалында ул, теория тормыш күтәргән яңа мәсьәләләргә җавап биргәндә, теориянең алга барганлыгын, яңа идеяләр белән баеганлыгын ачык күрсәтә. Марксизм-ленинизмны ң көче аның үткәнгә генә түгел, бәлки хәзерге заманга һәм киләчәккә дә юнәлгән булуында. Иптәш Сталинның һәрбер чыгышы безгә теориянең яңа практика нигезендә үскәнлеге һәм баеганлыгы турында ачык үрнәкләр бирә. Иптәш Сталинның чыгышлары фән кадрлары- бызның теоретик эше кая һәм ничек юнәлергә тиешлеген күрсәтәләр. Теория фронты работникларының бурычы — тарихи үсешнең хә-. зерге чоры тәҗрибәсен иптәш Сталинның гомумиләштерүе ниге-зендә совет чынбарлыгын, аның барлык күренешләрен, шулай ук чит илләр дөньясындагы күренешләрне һәм вакыйгаларны игътибар белән өйрәнүдән һәм теоретик яктан төшенүдән гыйбарәт.
Бу өйрәнү теорияне тагын да үстерүгә, иҗтимагый үсешнең социализм өчен характерлы яңа закончалыкларын танып-белүгә' китерергә тиеш.
СССР да социализмның җиңүе һәм шул җирлектә җәмгыятьтә урнашкан мораль-политик бердәмлек күп почмаклы иҗтимагый организмда тирән, тамырдан үзгәрешләр китереп чыгарды. Антагонистик сыйныфлар яшәгән вакытта әле, кешеләрнең бергә яшәүләренең барлык формалары, барлык социаль төзелешләр, мәсәлән: семья, дәүләт, милләт, җәмгыять — үзләренең структурасында һәм үзләренең тор-мышында антагонистик сыйныфлар булуы белән билгеләнә торган за-кончалыкка буйсыналар. Ләкин шунсы да ачык, социализм’җиңгәч, җәмгыятьнең антагонизмлы структурасы бетерелгәч һәм җәмгыятьнең мораль-политик бердәмлеге урнашкач, семья, дәүләт, милләтг җәмгыять турындагы барлык мәсьәләләр яңача килеп басалар. Иҗтимагый аң турында да шуны ук әйтергә кирәк: социализмның җиңүе һәм җәмгыятнең мораль- политик бердәмлеге урнашуы үзлә-г ре артыннан иҗтимагый аңның идея эчтәлегендә, характерында һәм төзелешендә үзгәреш китереп' чыгардылар. ‘
Теория эшенең бик әһәмиятле- бурычларыннан берсе — коммуни-* змның беренче фазасыннан аның югары фазасына күчү юллары турындагы мәсьәләне өйрәнү һәм теоретик яктырту. Капитализм да бер стадиядән икенчесенә: промышленность капитализмыннан империализмга күчкән ңд.е, ләкин бу стихияле күчү иде; бу капитализм үсешенең күтәрелеш сызыгыннан' түбән тәгәрәү сызыгына борылышы булды. Социализмнан коммунизмга күчү коммунизм коручыларның аңлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшләнә' торган күчү ул, һәм җәмгыятьнең прогресс юлында тагын да алга хәрәкәте булып тора. Шуннан бу күчүнең конкрет юлларын табу, иҗат итү, танып-белү бурычлары килеп чыга. Ә бу социалистик төзелеш тәҗрибәсенең - өзлексез тео-ретик го*мумиләштерелүен, шуның.

Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте
белән туып килә торган яңалык башлангычларының эләктереп алы- НҮЫН сорый. Социализмнан коммунизмга күчү практиклар эшчәнле- гсннән алда барырга тиешле булган нык теоретик эшчәнлектән башка мөмкин түгел.
Менә шуңа күрә дә теория яңа практика нигезендә бертуктаусыз эшләнә барырга, теория тормышка, .заманның сугышчан бурычларына юнәлдерелергә, актуаль теоретик мәсьәләләр совет галимнәренең игътибар үзәгендә торырга тиеш.
Тормышка, заманның актуаль мәсьәләләренә иң күп якынаю бурычы шул ук дәрәҗәдә сәнгать работниклары алдында да — матур әдәбият.* театр, кино өлкәләрендә дә тора. Билгеле, совет кинематографиясе чит илләр кинематографиясеннән үзенең югары идеяле - леге, хәзерге чынбарлыкка якын-лыгы белән бик нык аерыла. Шулай да соңгы вакытларда кино өлкәсендәге иҗат работникларыннан кайберләре арасында заманның актуаль мәсьәләләренә зарар китереп, безне ерак үткән заманга алып китә торган тарихи сюҗет- лар белән чамасыз мавыгу күренә.
Театрларыбызның репертуары ту-рында да шуны ук әйтергә кирәк, биредә тарихи темаларга язылган пьесалар еш кына күпчелек урын -тоталар. Чит илләр авторлары тарафыннан язылган, художество кыйммәте булмаган һәм эчтәлеге буенча совет тамашачысына ят пьесалар белән безнең театрларда мавыгуны да нормаль хәл дип санап булмый. Совет тамашачысының художество зәвыкы зур таләпчәнлек белән аерыла, һәм чит илләр сәхнәсендә популярлык белән файдалана торган әсәрләрне бөтенесен дә совет тама-шачысына күрсәтергә мөмкин түгел. Мәсәлән, инглиз драматургы С. Могэмның «Түгәрәк» дигән әшәке пьесасының Москва драма театрында куелуы һич аклана торган эш түгел. Сатира театрының шул ук авторның «Пенелопа» спектаклен куюга көч түгүе дә бөтенләй урынсыз.
Әдәбият, театр һәм бигрәк тә кино белемнәр таратуда, художество зәвыкы тәрбияләүдә бик куәтле чара булып торалар. Алар кешеләрнең рухи йөзе формалашуында зур роль уйнадылар һәм уйнап киләләр. Шунлыктан бигрәк тә алар хәзерге тормыш күренешләренә, иң элек совет чынбарлыгына җавап бирергә һәм хәзер совет кешеләрендә булган рухи сорауларга якынрак* торырга тиешләр.
Совет чынбарлыгы шартларында әдәбият һәм сәнгать алдында гаять зур таопхи әһәмиятле бурычлар тора. Иптәш Сталин совет язучыларын кешеләр рухының инженерлары дип атады. Бу билгеләмәдә совет кешесенең образын тудырырга, яңа кеше шәхсен формалаш-тырырга тиеш булган художество иҗатының асылы ачык чагылды- рыла. Сәнгатькә марксизм кара- шынча, сәнгать образларда фикер йөртү ул. Теоретик фикер йрртү кебек үк, ул хәзерге заманга һәм киләчәккә юнәлдерелергә тиеш. Теория күренештә аның тенденциясен ачып бирергә һәм яңалыкны аның яралгысында ук эләктереп алырга тиеш булган кебек үк, совет сәнгате хәзерге заман совет кешесендә аның үз үсешенең киләчәген алып килүеңнән оеша торган барлык яңалыкны тотып ала белергә тиеш.
Халык белән нык багланган һәм аның белән бер тормышта яши торган совет язучыларыңың социалистик реализмы алга карарга һәм коммунизм җәмгыятенә керергә хәзерләнә торган, кешеләрнең образын формалаштырырга тиеш. Биредә инде сәнгатьнең кешеләрне коммунизм рухында тәрбияләү коралы, кешедә сыйныфсыз' социалистик җәмгыять төзүне төгәлләү һәм социализмнан теземле рәвештә коммунизмга күчүне тормышка ашыру өчен көрәштә аның уңышларының бик әһәмиятле шарты булып торган гадәт һәм сыйфатлар тәрбияләү коралы булу ягыннан тәэсирле

Уозерге ша; ^ларда идеология эшенең әһәмияте 123
әһәмияте ачыла. Нәкъ менә хәзер» бу бурыч инде совет халкы алдына түрыдан-туры практик бурыч булып баскач, массаны коммунистик тәрбияләү мәсьәләсе алгы планга күтәрелде; шунлыктан совет әдәбиятының, совет сәнгатенең роле хәзер искиткеч зурайды. Алар безнең илебездә инде башланган бөек эшкә. кешеләрнең рухи яңаруы, алар- ның барлык иске җәмгыять шак-шыларыннан арынуы, аларда ком-мунистик аң һәм үзләрен тотуда коммунистик образ формалаштыру эшенә хезмәт итәргә тиешләр.
Фән һәм сәнгать эшлеклеләре алдында тора торган бурычларны уңышлы хәл итүдә фән һәм художество тәнкыйте гаять зур роль уйнарга тиеш. Кайвакытларда мондый хәлләр 6v,na: берәр файдалы әдәби әсәр бөтенләй принципиаль булмаган мотивлар буенча урынсыз кире кагыла, ШУЛ ук вакытта кимрәк кыйммәтле һәм азрак файдалы әсәр, киресенчә, күккә күтәрелә. Мәсәлән, В. Инберның «Ленинград көндәлеге» һәм В. Панованың «Юлдашлар» дигән әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Хәзер дөньяга чыккан бу әсәрләр укучылар массасында лаеклы кызыксыну тапсалар да, кайбер өстән йөзүче «тәнкыйтьчеләр» аларны штыкка күтәрделәр.
Фән һәм художество тәнкыйте уңайсыз хәлгә эләкмәсен өчен, ул һәртөрле ялагайлык күренешләрен - нән азат булырга тиеш һәм теге яки бу шәхси, төркем яки тар ведомство интересларына яраклашмаска тиеш. Ләкин тәнкыйть өчен теге яки бу төр чит йогынтылардан азат һәм бәйсез булу гына җитми. Үз бурычларының югарылыгында тору өчен, тәнкыйть чын фәнни булырга һәм үзенең юлын теорияне һәм тормышны тирәнтен белү белән яктыртырга тиеш.
Чын большевистик тәнкыйть кенә, ягъни бердәнбер фәнни ленин- чыл-сталиичыл теория белән коралланган принципиаль, объектив тән-, кыйть кенә фән һәм художество фикеренең үсешенә файдалы йогынты ясый ала. Совет тәнкыйтьчеләре* Ленин һәм Сталин хезмәтләрендә бирелгән большевистик әдәби һәм публицистик тәнкыйтьләрнең гүзәл үрнәкләренә иярергә тиешләр. Рус әдәби тәнкыйте корифейларының — алдынгы рус иҗтимагый фикеренең, сугышчан публицистик һәм әдәби тәнкыйтьнең формалашуында гаять зур роль уйнаган Белинский, Чернышевский, Добролюбовның данлыклы традицияләре совет тәнкыйтенә зур ярдәм күрсәтәчәк.
Үзеннән-үзе ачык, фәнни һәм әдәби фикернең идея дәрәҗәсе никадәр югары булса, культураның тормыш белән элемтәсе никадәр тирән булса, пропаганда, агитация* Һәм культура-агарту эшләре шул кадәр нәтиҗәлерәк булачак.
Бу — Партия оешмалары һәм культура-агарту учреждениеләре эшенең көчәйтелүен, югары уку йортларында иҗтимагый фәннәр укытуның яхшыртылуын таләп итә. Бу эштә матбугатның роле бигрәк тә зур. Матбугат хезмәт ’ ияләрен хуҗалык-политик бурычларны уңышлы үтәүгә .дәртләндерергә һәм оештырырга, көн саен массада коммунистик аңлылык тәрбияләргә, совет интеллигенциясе арасына марксизм-ленинизм теориясен киң урнаштырырга тиеш.
Ләкин бик күп газеталар халыкара һәм эчке тормыштагы актуаль мәсьәләләрне йомшак яктырталар, партия, совет һәм хуҗалык органнарының уңай тәҗрибәләрен яктыртуда һәм башкаларга җиткерүдә тиешле инициатива һәм актИв- лык күрсәтмиләр, шулай ук алар эшендәге җитешсезлекләрне начар тәнкыйтьлиләр. Газеталар марксизм-ленинизм теориясе мәсьәләләре буенча мәкаләләрне һәм лекцияләрне аз урнаштыралар.
Безнең матбугатның дәрәҗәсен күтәрергә, газеталарыбызны массаларда политик эш алып баруның һәм аларны коммунистик агартуның чын үзәгенә әйләндерергә кирәк.
Матбугатта һәм телдән пропаганда — халыкны коммунистик тәрбияләүдә бик әһәмиятле чара.
Идеология эшенең политик әһә
124 Хәзерге шартларда идеология эшенең әһәмияте
мияте хәзерге чорда бик зур. Куль-тураның тагын да тирәнәюе һәм киңәюе — тормышта бик кирәкле эш. Бу эштәге һәрбер адым социализм позицияләрен ныгыта. Идеология эшенә, ягъни халык хуҗалыгының яңа бишьеллык планын уңышлы үтәүдә һәм коммунизм җәмгыятен төзүне дәвам иттерүдә бик әһәмиятле шартта игътибарны көчәйтергә кирәк.
(«Большевик» № 9, 1946 ел).