Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДРАМА ТЕАТРЛАРЫНЫҢ РЕПЕРТУАРЫ ҺӘМ АНЫ ЯХШЫРТУ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА


ВКП (б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ 1946 ЕЛ 26 АВГУСТ КАРАРЫ
Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турындагы мәсьәләне тикшереп, ВКП(б) Үзәк Комитеты театрлар репертуарының торышын канәгатьләнерлек түгел дип таба.
Драма театрлары репертуарының хәзерге торышындагы төп кимчелек шуннан гыйбарәт ки, совет авторларының хәзерге заман темаларына язылган пьесалары фактта илнең иң зур драма театрларының репертуарыннан кысрыклап чыгарылган. Москва Художество Театрында бара торган 20 спектакльдән тик өчәве генә хәзерге заман совет тормышы мәсьәләләренә ба-гышланган, Малый театрда 20 дән 3 спектакль, Моссовет исемендәге театрда 9 дан 2, Вахтангов исемен- дәге театрда. 10 нан 2, Камерный театрда 11 дән 3, Ленинградның Пушкин исемендәге театрында 10 нан 2, Киевның Франке исемендәге • драма театрында 11 дән 3, Харьковның Шевченко 'исемендәге театрында 11 дән 2, Свердловск драма театрында 17 дән 5 спектакль генә хәзерге заман совет темаларына багышлап куелганнар.
Хәзерге заман темаларына язылып театрларда куелган аз санлы пьесалар арасында да йомшак, идеясез пьесалар булуы репертуар өлкәсендә һич нормаль булмаган хәлне тагы да кискенләштерә (Водопьянов һәм Лаптевның «Ирексез- дән җиргә төшү», ике туган Турның «Туган көн», Рыбак һәм Сав- ченконың «Самолет бер тәүлеккә^ кичегә», А. Гладковның «Яңа ел төне», ике туган Турның «Гадәттән тыш закон», Рахманов һәм Рысснын «Урмандагы тәрәзә», Погодинның «Каекчы кыз» һәм башка кайбер пьесалар). Кагыйдә буларак, бу пьесаларда совет кешеләре гарип- карикатура формасында, примитив,

Лрама театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында •5
түбән культуралы итеп, обыватель зәвыклы һәм обыватель гадәтле итеп сурәтләнәләр, сәлби персонажлар исә характерның матуррак сыйфатлары белән бүләкләнәләр, көчле, ихтыярлы һәм булдыклы итеп күрсәтеләләр. Мондый пьесаларда вакыйгалар еш кына хәлләрдә уйдырма һәм ялган төстә сурәтләнәләр5 шунлыктан бу пьесалар совет тормышы турында ялгыш, бозык караш тудыралар. Хәзерге заман темаларына язылып театрларда куелган пьесаларның шактый зур өлеше сәнгатьчәлеккә каршы һәм примитив була, үтә шапшак, надан языла, аларның авторлары русның әдәби һәм халык телен җитәрлек белмиләр. Шуның өстенә күп кенә театрлар совет тормышы турындагы спектакльләрне кую эшенә җавапсыз карыйлар. Еш кына хәлләрдә театрларның җитәкчеләре бу спек-такльләрне куюны икенче дәрәҗәдәге режиссерларга тапшыралар, уенга йомшак һәм тәҗрибәсез актерларны катнаштыралар, театр постановкаларының художество оформлениесенә җитәрлек игътибар бирмиләр, шунлыктан хәзерге заман темаларына куелган спектакльләр тонык һәм аз художестволы булып чыгалар. Болар шуңа китерә ки, күп кенә драма театрлары эштә культура учаклары, алдынгы совет идеологиясе һәм морале тарата торган учаклар булып хезмәт итми-ләр. Драма театрлары репертуарының мондый хәлдә булуы хезмәт ияләрен тәрбияләү интересларына җавап бирми һәм совет театры ечен түзеп торырлык* хәл түгел.
Сәнгать эшләре Комитетының һәм драма театрларының эшендә зур кимчелек — аларның тарихи темаларга язылган пьесаларны кую белән чамадан тыш мавыгулары. Һичбер тарихи һәм тәрбияви әһәмияте булмаган һәм хәзерге көндә театрларда бара торган байтак кына пьесаларда патшаларның, ханнарның, вельможаларның тормышы пдеаллаштырыла (Скрпбның «/Маргарита Наваррская новеллалары», Хаҗи Шукуровның «Харә- зем», Касыймовиың «Тахмос Хө- җәнтле», Таҗибаевның «Без казахлар», Бурангуловның «Идүкәй һәм Морадым» пьесалары).
ВКП(б) Үзәк Комитеты, чит илләрдәге буржуаз драматургларның пьесаларын театрларның репертуарына кертүе белән Сәнгать эшләре Комитеты ялгыш линия үткәрә, дип саный. Сәнгать эшләре Комитетының тапшыруы буенча «Искусство» нәшрияты хәзерге инглиз һәм американ драматургларының бер пәр-дәле пьесалар җыентыгын чыгарган. Бу пьесалар ачыктан-ачык буржуаз карашларга һәм буржуаз моральгә өндәүче, чит ил драматургиясенең түбән пробалы һәм әшәке үрнәкләре булып торалар. Соңгы вакытларда Сәнгать эшләре Комитеты илнең драма театрларына мондый пьесалар тараткан: Морри- сонның «Мистер Паркерның үтерелүе», Пинероның «Куркынычлы яшь», Могэмның «Түгәрәк» һәм «Пенелопа», Бернарның «Минем кафе», Лабиш һәм Делакурның «Күзгә тузан», Кауфман һәм Харт- ның «Төшке аш кунагы», Дюран- ның «Атаклы Мэри», Ожье һәм Сандроның «Корсика үче яки аб- зыкайның әкәмәтләре» һ. б. пьесалар. Бу пьесаларның бер өлеше драма театрларында куелган. Чит ил буржуаз авторларының пьесала. рын кую, асылда, реакцион буржуаз идеологияне һәм моральне пропагандалау өчен совет сәхнәсен бирү булган, совет җәмгыятенә дошман булган дөньяга караш белән совет кешеләренең аңын агуларга, аңдагы һәм көнкүрештәге капитализм калдыкларын җанландырырга маташу булган. Сәнгать эшләре Комитетының театр эшчеләре ара-сында шундый пьесаларны киң күләмдә таратуы Һәм аларны сәхнәгә куюы Сәнгать эшләре Комитетының иң тупас политик ялгышы булган.
ВКП(б) Үзәк Комитеты шуны күрсәтеп үтә: Сәнгать эшләре Комитеты театр эшчеләренең артта калган өлешенә әсир булып чыккан, үзәк һәм җирле театрлар өчен репертуар сайлауны үз кулыннан ыч
6 Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында
кындырган, репертуар төзү эшен үз агышына кунган.
В\П(б) Үзәк Комитеты, драма театрлары репертуарындагы зур җитешсезлекләрнең мөһим сәбәп-ләреннән берсе — драматургларның канәгатьләнерлек эшләмәве, дип хисаплый. Күп кенә драматурглар хәзерге заманның төп мәсьәләләрен, нән чигтә торалар, халыкның тормышын һәм сорауларын белмиләр, совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен сурәтли белмиләр. Сове? театры Созет дәүләтенең политикасын, созет строеның яшәү нигезе булган политиканы актив пропагандалаган хәлдә генә хезмәт ияләрен тәрбияләү эшендә үзенең мөһим бурычын үти алачак булуын бу драматурглар оныталар.
Драматургларның эшендә театрлар беләк кирәкле булган бәйләнеш һәм иҗат хезмәттәшлеге юк. Созет язучылары Союзы Правлениесе, драматургларның иҗатын сәнгатьне һәм әдәбиятны тагын да үстерү интересларына юнәлдерергә бурычлы булса да, драматургларның зшенә җитәкчелек итүдән фактта читтә торып калган, аларның иҗат итә терган әсәрләренең идея-худо- жество дәрәҗәсен күтәрү өчен һич нәрсә эшләмәгән, драматургиядәге дорфалыкка һәм халтурага каршы көрәшмәгән.
Драма театрлары репертуарының канәгатьсез хәлдә булуы шулай ук принципиаль большевистик театр тәнкыйтенең булмавы белән дә аңлатыла. Совет матбугатында театр тәнкыйтьчеләре ролендә гаять аз сандагы белгечләр генә чыгалар. Газеталар, матур әдәбият һәм театр журналлары пьесаларны һәм театр постаиовкаларыи объектив һәм гадел тикшерергә сәләтле булган яңа тәнкыйтьчеләрне аз күтәрәләр. Аерым тәнкыйтьчеләр пьесаларга һәм спектакльләргә бәя биргәндә, совет драматургиясенең һәм театр сәнгатенең идея һәм художество үсеше интересларын кулланып түгел, ягъни дәүләт һәм халык JIHTC- ресларын кулланып түгел, бәлки группа интересларын, әшнәлек ин-тересларын, шәхси интересларны кулланып эш итәләр. Спектакльләр турында игълан ителә торган мәкаләләр еш кына хәлләрдә сәнгатьне аз белүче кешеләр тарафыннан язылалар, бу мәкаләләрдә яна спектакльләрне эшлекле тикшерү урынына спектакльләрнең чын әһәмиятенә һәм дәрәҗәсенә туры килми торган субъектив һәм нигезсез бәяләү бирелә. Еш кына хәлләрдә пьесаларга һәм спектакльләргә рецензияләр укучыларга аз аңлаешлы кыен тел белән язылалар. «Правда», «Известия», «Комсомольская правда», «Труд» редакцияләре театр постановкаларының гаять зур тәрбияви әһәмиятенә бәя биреп җиткермиләр һәм сәнгать мәсьәләләренә бик аз урын бирәләр.
«Советское искусство» газетасы һәм «Театр» журналы бөтенләй ка-нәгатьләндермәслек хәлдә алып барыла. «Советское искусство» һәм «Театр», драматургларга һәм театр эшчеләренә идея һәм художество ягыннан тулы кыйммәтле ‘ пьесалар һәм спектакльләр тудырырга ярдәм итәргә бурычлы булсалар да, яхшы пьесаларны һәм спектакльләрне кыюсыз һәм булдыксыз яклыйлар, шул ук вакытта урта кул спектакльләрне чамасыз мактыйлар, теа-трларның һәм Сәнгать эшләре Ко-митетының ялгышларын әйтми кал-дыралар, шулай итеп, совет матбугатына чит булган тенденцияләрне һәм гадәтләрне үрчетәләр. «Советское искусство» битләрендә театр тәнкыйте ведомоствочылык характерында бара, анда тәнкыйтьчеләр белән театр эшчеләре арасындагы әшнәлек мөнәсәбәтләре, хосусый интереслар гомуми дәүләт интересларыннан өстен торалар. «Совет-ское искусство» газетасы драматургия әсәрләрен һәм театрларның эшен бәяләүдә дөрес һәм принципиаль позиция ала белмәде һәм, шуның аркасында, большевистик театраль тәнкыйтьне җәелдерүгә булышлык итмәде генә түгел, xuria тоткарлык та итте. Мондый театраль «тәнкыйтьнең» булуы шуңа
Лрама театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында •7
китерә ки, кайбер тәнкыйтьчеләр, драматурглар һәм театр эшчеләре халык каршындагы җаваплылыкны югалталар, алга барудан туктыйлар һәм совет сәнгатен тагын да үстерүгә булышлык итмиләр.
ВКН(б) Үзәк Комитеты карар бирә:
1. Сәнгать эшләре Комитеты председателе иптәш Хрзпченконы бу карарда күрсәтелгән җитди ким-челекләрне иң кыска срокта бетерергә мәҗбүр итәргә.
2. Театрның халыкны коммунистик тәрбияләү эшендәге гаять зур әһәмиятен искә алып, ВКП(б) Үзәк Комитеты Сәнгать эшләре Комитетын һәм совет язучылары Союзы Правленпесен игътибарны хәзерге заман совет репертуары тудыру эшенә туплауга мәҗбүр итә.
ВКП(б) Үзәк Комитеты драматурглар һәм театр эшчеләре алдына — совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында матур, художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыру бурычын куя. Драматурглар һәм театрлар пьесаларда һәм спектакльләрдә совет җәмгыятенең тормышын аның туктаусыз алга барышында сурәтләргә, совет кешесе характерының Бөек Ватлн сугышы вакытында аеруча көчле булып күренгән иң яхшы якларын тагын да үстерүгә һәрьяклап булышлык итәргә тиешләр. Безнең драматурглар һәм режиссерлар совет кешеләрен тәрбияләү эшендә актив катнашырга, аларның үскән культура сорауларына җавап бирергә, совет яшьләрен көр күңелле, күтәренке рухлы итеп, ватанга бирелгән һәм безнең эшебезнең җиңәчәгенә ышанып караучы итеп, тоткарлыклардан ку- рыкмаучан, нинди генә кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле итеп тәрбияләргә бурычлылар. Шуның белән бергә, совет театры бу сыйфатларның аерым, сайланган кешеләргә, геройларга гына түгел, бәлки күп миллионнарча совет ке-шеләренә хас икәнлеген күрсәтергә бурычлы. Драматургия әсәрләре тудырырга сәләтле булган барлык язучылар театрлар өчен үзенең сыйфаты буенча хәзерге тамашачыга лаек булган репертуар тудыру кебек әһәмиятле эшкә актив, иҗади рәвештә катнашырга тиешләр.
3. Сәнгать эшләре Комитеты алдына төп практик бурыч итеп — һәрбер драма театрында хәзерге заман совет темаларына язылган, идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы яңа спектакльләрне ел саен кимендә 2—3 не куюны оештыру бурычын куярга.
Театрларны хәзерге совет пьесалары постановкадарын тамырыннан яхшыртырга, бу пьесаларны кую өчен иң яхшы режиссерларны һәм артистларны билгеләргә, спектакльләрнең художество оформленнесе- нең югары сыйфатлы булуына ирешергә мәҗбүр итәргә.
4. Сәнгать эшләре Комитетына идеясез һәм түбән художестволы пьесаларны репертуардан чыгарырга тәкъдим итәргә, хата, буш, идеясез, аз кыйммәтле әсәрләрнең театрларга үтеп кермәүләрен күзәтеп торырга тәкъдим итәргә.
5. Театр сәнгатен үстерүдә тән-кыйтьнең мөһим роле барлыгын танып, «Правда», «Известия», «Комсомольская правда», «Труд», «Советское искусство» һәм «Литературная газета» редакцияләрен политик җитлеккән, квалификацияле театр һәм әдәбият тәнкыйтьчеләрен газеталарга эшкә тартырга мәҗбүр итәргә, яңа пьесалар һәм спектакльләр турында системалы рәвештә мәкаләләр урнаштырырга, театр тәнкыйтенең политикадан читтәле- генә һәм идеясезлегенә каршы кискен көрәш алып барырга мәҗбүр итәргә.
Республика, край һәм өлкә газеталары редакцияләрен урыннардагы театрларның яңа постановкалары турында системалы рәвештә мәкаләләр һәм рецензияләр урнаштырырга мәҗбүр итәргә.
6. ВКП(б) Үзәк Комитеты совет пьесаларын театрларга үткәрү эшендә пьесаларны төзәтергә һәм матбугатта бастырырга һәм театрларда куйдырырга рөхсәт бирергә

Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында
хокуклы булган инстанцияләрнең һәм аерым кешеләрнең күплеге җитди комачау булып торуын күрсәтеп үтә. Пьесаларны карау эше белән урыннардагы Сәнгать эшләре Управлениеләренең эшчеләре, рес-публикаларның Сәнгать эшләре Комитетлары, Главрепертком, Сәнгать эшләре Комитетының театрлар Баш управлениесе, Комитетның Художество Советы, театрларның җитәкчеләре, редакцияләрнең һәм нәшриятларның эшчеләре шөгыльләнәләр. Бу хәл зарарлы волокита һәм җавапсызлык тудыра һәм пьесаларның театр сәхнәләренә тиз үткәрелүенә комачаулый.
Сәнгать эшләре Комитетына совет драматургларының әсәрләрен бастыруга, таратуга, театрларда куюга комачаулаучы тоткарлыкларны бетерергә, пьесаларны карау белән шөгыльләнүче инстанцияләр-нең санын минимумга чаклы кыскартырга тәкъдим итәргә. Совет драматурглары тарафыннан язылган пьесаларның Комитетта тиз һәм вакытында каралуы өчен шәхси җаваплылыкмы иптәш Храпчен- кога йөкләргә.
7. ВКП(б) Үзәк Комитеты шуны билгеләп үтә: Сәнгать эшләре Комитеты янындагы Художество советы репертуарның сыйфатын яхшырту, аның идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрү эшендә үзенең ролен үтәми, эшне бикләнеп алып бара, аның эш нәтиҗәләре театр җәмәгатьчелегенең киң даирәләренә ирештерелеп, матбугатта яктыртылмый.
Сәнгать эшләре Комитетына Ху-дожество советының эшен җитди яхшыртырга тәкъдим итәргә. Художество советы утырышларында яңа пьесаларны һәм театр поста- новкаларын тәнкыйть белән тикшерергә. Художество советының эше турындагы материалларны «Советское искусство» газетасында игълан итәргә.
8. Сәнгать эшләре Комитетына, Совет язучылары Союзы Правле- ниесе белән бергә, 1946—1947 елда иң яхшы хәзерге заман совет пьесаларына Бөтенсоюз конкурсы оештырырга рөхсәт итәргә.
9. Союздаш һәм автономияле республикалар театрларының репертуары гаять чикләнгән булуны һәм җирле драматургларның ерак үткән заман темалары белән мавыгуын искә алып, Сәнгать эшләре Комитеты совет драматургиясенең иң яхшы әсәрләрен СССР халыклары телләренә тәрҗемә иттерү һәм республикалар театрларының репертуарына кертү чараларын күрергә мәҗбүр итәргә.
10. Сәнгать эшләре Комитетына, Совет язучылары Союзы Правле- ниесе белән бергә, шушы елның көзендә репертуар мәсьәләсе һәм драматургларның театрлар белән бергәләп иҗади эш алып барулары мәсьәләсе буенча драматургларның һәм театр сәнгате эшчәнңәренең киңәшмәсен үткәрүне тапшырырга.
«Культура и жизнь» газетасы,. № 7, 30 август 1946 ел.