Логотип Казан Утлары
Публицистика

Депутат В. И. Лебеден-Кумач рече


(Москва шәһәренең Фрунзе округы).
Депутат иптәшләр, бүген 22 нче нюнь.
Моннан биш ел элек булган, шундый ук
эссе, бөркү иртәнге чак ирексездән күз
алдына килеп баса.
Оныта алмабыз без ул иртәне —
Иң беренче көнен сугышның...
Бүгенгедән эссе иде ул чак Озак көткән җәйнең
сулышы.
Яшәү дымы тулып ташыганда
Басу, дала, бакча, урманда,
Торган саен тормыш гүзәлләнеп.
Хезмәт җимеше арта барганда,
Шат елмаеп көннән-көн балалар,
Яктырганда көннәр тагын да, Каплап алды кинәт
кояш йөзен Кара болыт июнь таңында.
Европаны буып бугазыннан
Фашист ерткыч безгә ташланды. Гөрселдәттс җирне
авыр туплар, Сиреналар улый башлады...
Коле аша шәһәр, авылларның, Мәхрүмлек һәм кайгы
аркылы Зур җиңүгә алып килде безне Сталинның
тиңсез акылы!
(Кул чабулар).
Якты яна безнең дан кояшы, Елмаялар тагын
балалар.
Моннан биш ел элек булган кебек, Хуш ис аңкый
яшел далалар.
һәлак булганнарны искә алып,
Батырларга биреп үлмәс дан, Ь|ген тагың тыныч
көрәшләргә Без барабыз Сталин артыннан.
Без беләбез башка крепостьлар юк Совет иленнән дә
ныграк.
Һичбер төрде дошман алдында да Без калмабыз
куркып, калтмрап.
Дошман өчен — дары коры безнең, Дуслар өчен —
ачык өебез.
Ьар нәрсәдән якгы, кадерлерәк Зур хезмәтле тыныч
көнебез.
Торган саең бердәмерәк эшләп, Без көннән-көн алга
атлыйбыз. Нинди иркен минем туган илем, Нинди
бөек батыр халкыбыз!
(Кул чабулар).
Үзенең күләме һәм перспективасы
ягыннан гаять зур һәм искиткеч булган
Сталинчыл яңа бишьеллык планның
Ватаныбыз тарафыннан үтәләчәгенә, һәм
бу тарихи эштә безнең Федерациябезнең,
безнең рус халкыбызның соңгы урында
булмаячагына шик юк.
Депутат иптәшләр! ?4ин Сталинчыл
яңа бишьеллык кешеләре турында,
сезнең белән үзебез турында,
чордашларыбыз, балаларыбыз- турында
сөйләргә телим. Нәкъ менә без, совет
иленең гади кешеләре, бу бөек планны
хәрәкәткә китерүче Һәм үгәүче төп
көчләрне тәшкил итәбез. Бу план нәкъ
мёнә безнең өчен, совет иленең җанлы
кешеләре өчен шулай бөек һәм гади итеп
төзелгән.
Миллион баш терлекнең, мил-
лионнарча тонна корычның, йөз
миллионнарча . тонна күмернең,— алар
безнең кешеләрнең үсүенә, алга китүенә,
аларңың тормышын яхшыртуга һәм •
бәхетле булуына ярдәм иткәндә генә
кыйммәте бар.
Яяа бишьеллык еллары эчендә безнең
кешеләребез идея һәм культура ягыннан
тиңдәшсез үсәргә тиешләр. Ләкин бу
барып чыксын өчен, без аларның идея
һәм культура үсеше өчен барлык
шартларны тудырырга тиешбез.
Бащланган бишьеллык — фән,
культура һәм сәнгать бищьеллыгы
булырга тиеш.
Депутат Сарычева биредә бала* лар
китапларының һәм мәктәп дә-
ресдекләренең тиражы аларга булган
ихтыяжны һич тә тәэмин итә алмый, дип
сөйләде. Ә зурлар өчен
булган китаплар һәм дәреслекләр белән
эш ничек тора? Бу эш шулай ук начар
хәлдә тора! Теләсә нинди китап сирәк
нәрсә булып әверелә. Бездә китаплар Һәм
журналлар җитешмәү — ачыктан-ачы/
һәм катастрофик дәрәҗәдәге факт. Яңа
китаплар, яңа исемдәге китаплар аз чыга.
11здательстволарның хәтта аз күләмле
һәм сорауны һич тә каплый алмый торган
планнары да үтәлмиләр. Хәлбүки,
дәреслекләр, фәнни-популяр, политик
һәм художество әдәбияты басып чыгару
эше — дәүләт күләмендә гаять зур
әһәмияте булган эш. Бу өлкәдә ашыгыч
һәм. кискен чаралар күрергә кирәк.
Ихтимал, РСФСР Министрлар Советына
полиграфия промышленносте буенча
махсус Министрлык төзү турында
уйларга кирәктер. Җәмәгать
инициативасын хәрәкәткә китерергә,
кооператив издательстволар
оештырырга, журналларыбыз,
газеталарыбыз, фәнни
учреждениеләребез янында изда-
тельстволар оештырырга кирәк.
Илебез тиздән миллионлаган ти-
ражлы китаплар таләп итәчәк һәм без аны
бирергә тиешбез. Икмәк кебек үк кирәк
булган китап безнең республикада
дефицитлы товар булудан тукталырга
тиеш. Без икмәк карточкаларын
бетерергә хәзерләнәбез. Ә китапны
карточка белән дә табып булмый. (Көлү).
Мондый хәлне бишьеллык эчендә
бетерергә кирәк. «Китапсыз өй, җансыз
тән шикелле» дигән Цицерон. Китапсыз
һәм әдәбиятсыз бер нинди эшкә дә рух
кертеп булмый. Безгә бишьеллык
турындагы китап- лао. безнең бөек эшне
эшләргә өйрәтә, чакыра, рухландыра һәм
ярдәм итә торган китаплар бик күп кирәк.
Бездәге фән һәм культураның
әһәмиятенә әле һаман да бәя биреп
җиткермәүче кешеләр турында бер ничә
сүз әйтәсе килә. Алар, әлбәттә, боларның
икесенә дә каршы түгел, ләкин
кайчакларда аларның бу нәрсәләргә акча
тотасылары һәм җитәрлек игътибар
итәселәре килми. Хәлбуки, безнең
аманда — Депутат_ В. И. Лебедев-Кумач рече
атом энергисе, пеницилин, сыек
кислород, реактив двигательләр
эпохасында, чын мәгънәсе белән һәрбер
көн һәм сәгать кыйммәт. Фәннең,
культураның һәм сәнгатьнең үсешенә
ярдәм иткәндә аеруча игътибарлы һәм
юмарт булырга кирәк.
Мин культура белән сәнгатьне фән
белән бер сафка куям һәм моны басым
ясап әйтәм, чөнки бездә фәннәрне һәм
бигрәк тә төгәл фәннәрне танып та,
калган нәрсәләр турында, алар барысы да
«шайтани эш» дип уйлаучы кешеләр бар
әле.. Хәлбуки, гомуми культурадан баш-
ка — тормыш культурасыннан, көн-
күреш культурасыннан, хезмәт
культурасыннан, сүз культурасыннан
башка. — чын фәнне дә булдырып
булмый.
Хәтта, «үлек» латын теле кебек,
абстракт булып күренгән нәрсә дә,
барлык фәннәрне диярлек өйрәнгәндә
һава кебек кирәк.
Биредә, сүз уңае белән, безнен туган,
җанлы, бөек һәм гүзәл рус теле турында
да, Тургенев: «Шундый телнең бөек
халыкка гына бирелгәнлегенә
ышанасың!» дип әйтелгән тел турында да
әйтәсе бик килә.
Без бу хәзинәбезне, культурабызның
бу алмаз фондын начар саклыйбыз.
Биредә язучы туганнар да, укучы
туганнар да һәм туп-туры обывате/Й>
туганнар да гаепле. (Көлү).
Нәфис кустарь эше кебек образлы,
сусыл, якты, хикмәтле, үзенчәлекле рус
теле бездә кайчакларда канцелярия
теленә — төссез, соры нәрсәгә, туйдырып
бетергән, хис һәм мәгънәсен җуйган
штампка әйләндерелә.
Безнең бөек нур чишмәләребез— <
Ленин һәм Горький — безне туган тел
белән саклык һәм мәхәббәт белән эш
итәргә өйрәттеләр. Михаил Иванович
Калинин укытучыларга . да,
комсомолецларга да җанлы рус теленең
сафлыгы һәм мәгънә- лелегс турында күп
тапкыр сөйләп

Депутат В. И. Лебедев-Кумач' рече 129
килде. Иптәш Сталин да безне шу- на ук
өйрәтә.
Зур урын тотучы һәм† игътибарлы
кешеләребез, бик күпләр ирекле- нрексез
алардан үрнәк алырга тырышкан
кешеләребез, еш кына ялгыш һәм
наданнарча сөйлиләр. Бу яхшы түгел, бу
— шапшаклык. Бу барыбер, пычрак
киемдә йөрү һәм аны чистартырга
омтылмау щикел- ле. Имеш, ярар, минем
чиным шундый, миңа тел турында
кайгыртма- сам да ярый.
Минемчә, үзенең туган телендә
шапшаклык күрсәтүче кеше бөтен
дөньяда беренче социалистик дер-
жаваның чын культуралы гражданины
була алмый.
Тагын, фән, культура, сәнгать һәм
уйлап табучылыкны үстерүдә һәм алга
җибәрүдә провинция һәм периферия
дигән нәрсәнең роле турында берничә
сүз. Безнең халкыбыз талантларга бай
һәм:
«Үзенең ул Платоннарын, Йөгерек уйлы
Невтоннарын Тудыра алыр рус җире»
дигән юлларны бик шәп исбат итте.
Безнең талантларыбыз барлык җирдә,
безнең бөтен республикабызда яшиләр
һәм җирле властьлар фән, культура һәм
сәнгать өлкәсендә яхшы һәм нәтиҗәле
эшләүче аерым кешеләргә, шулай ук
бөтен бер учреждениеләргә һәм коллек-
тивларга барлык чаралар белән бу-
лышлык күрсәтергә тиешләр.
РСФСР ның бөтен фәнен һәм
культурасын, Москва бер үзе генә, хәтта
Ленинград белән бергәләп тә,
җилкәсендә күтәреп бара алмый һәм
барырга тиеш тә түгел. Башка шәһәрләр
аларга булышырга тиешләр. Без үз
Сорбонналарыбызны һәм
Гейдельбергларыбызны төзәргә тиешбез
һәм төзәрбез. Мәсәлән, безнең Горький
шәһәре яшьлек һәм фән шәһәре булып
бара инде.
Депутат иптәшләр! РСФСР ның >
халык хуҗалыгын торгызуның һәм
үстерүнең бишьеллык планы турындагы
Законны нәкъ менә бүген'кабул итүебез,
минемчә, тирәнтен әһәмиятле һәм
символик күренеш булып тора. Бу көнне,
моннан биш ел элек, фашизм безнең
дәүләтебезне юк итәргә теләгән иде.
Фашистик Германия 1941 нче елның
22 июнендә Советлар Россиясенә үлем
һәм һәлакәт китерергә маташты.
Советлар Россиясе 1946 нчы елның
22 июнендә, Германия өстеннән
ирешелгән гүзәл җиңүдән соң, илгә
тормыш һәм үсеш китерә торган
законны кабул итә. (Кул чабулар).
Шик юк ки, сугышта җиңеп чыккан
батыр халык хезмәттә дә, фәндә дә
җиңүгә ирешер.
Үткәргәндә шушы еллыкны, Искә
алыйк илнең батырлыгын,
Халкыбызның дуслык, татулыгын,
Чыдамл.ыкңы безнең, ныклыкны,
Чакыруларын даһи юлбашчының,
Поход... сугыш... җиңү юлларын,
Шундый юлбашчы һәм халык өчен
Башкармаслык эшләр булмавын!
(Озакка сузылган көчле алкышлар).
1 «Ант». Ленин орденлы Тбилиси киностудиясе эшләгән художестволы яна фильм. 1946 ед. II. Павленко
һәм М. Чиаурели сценарийсе; М. Чиаурели постановкасы; композиторы А. Баланчи - вадзе; художнигы Л.
Мамаладзе.