Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ


АЛЕКСАНДР БЛОК
Үлүенә 25 ел
Моннан 25 ел элек—1921 елның 7
августында — Александр Блок үлде. Бу
бөек рус шагыйренә багышлап язган
мәкаләсендә В/ Маяковский аның
поэзиясенә зур бәя бирде.
Блок совет укучысына, совет
әдәбиятына үзенең гүзәл лирикасы белән
генә түгел, ә иске Россиянең революцион
масса белән үз язмышын бәйләгән соңгы
шагыйре буларак та якын.
Ул 1900 нче еллар башында үзенең
Гүзәл Ханым турындагы шигырьләре
белән мәйданга чыга. Бу шигырьләр аңа
беренче уңыш, беренче дан алып киләләр.
Ләкин шагыйрьнең беренче китабы белән
соңгы китабы арасында бик озын, бик
катлаулы, газаплы эзләнүләр һәм
әрнелүле уйлар белән тулы юл ята. Блок
декадентларның образлары һәм темалары
читлегеннән чыгып, зур реалистик
сәнгать мәйданына, томанлы һәм серле
мистик «тойгылар» дөньясыннан кеше яз-
мышын Һәм кеше газапларын гәү-
ләндерүгә таба омтылды. Иске дөньяны
җимергән Бөек Октябрь революциясен
Блок чын күңеле белән тәбрикләп чыкты.
Блокны октябрь көннәрендә күргән
дуслары һәм замандашлары, аның бу
көннәрдә шатланып һәм яшәреп йөрүен
сөйлиләр. Ул дәртләнеп, күзләреннән
шатлык нурлары чәчеп, «революция
музыкасын» тыңлап, иске дөньяның
җимерелүенә колак салып, Петроград
урамнарын гизеп йөри. Ул үзендә моңа
кадәр һичкайчан булмаганча рухи көч,
илһам сизә, сөенеп, дәртләнеп эшли.
1918 нче елның январенда ул үзенең
гениаль поэмасын — «Уни- ке»не яза. Бу
— совет әдәбиятында халык
массаларының революцион күтәрелеш
пафосын зур көч белән чагылдырган
беренче әсәр иде.
«Унике» белән бер вакытта ук
диярлек, шул ук 1918 нче елның
январенда Блок «Скифлар» дигән
поэмасын, «Интеллигенция һәм ре-
волюция» дигән мәкаләсен яза. Бу
мәкаләсендә ул Россиянең һәлакәте
турында гына сөйләүче революция
дошманнарына кискен җавап бирә:
«Әйләнә-тирәмдә МИН: «РОССИЯ
һәлак була», «Россия артык юк инде»,
«Россиягә мбңгелек истәлек» дигән
сүзләрне ишетәм.
Ләкин минем алдымда — Россия;
безнең бөек язучыларыбыз үзләренең
дәһшәтле төшләрендә күргән' Россия;
Достоевский күргән Петербург; Гоголь
тарафыннан җилеп барган тройкага
ошатылган Россия тора...
Без, руслар, үзенең бөеклегенә бик аз
тиңдәше булган бер чорны кичерәбез...»
Блок үзенең бу мәкаләсен дәртле
чакыру белән тәмамлый:
«Бөтен җаныгыз-тәнегез белән, бөтен
йөрәгегез белән, бөтен акылыгыз белән
революцияне тыңлагыз» ди. ___
Блокның октябрь революциясен яклап
чыгуын буржуаз матбугат тирән
дошманлык белән каршы ала. Блокның
элекке бик күп дуслары аңардан йөз
чөерәләр. Блокка кул бирмәскә
чакыралар. Блок бу мыскыллауларны
батырларча кичерә. Үзенең
көндәлекләрендә ул ал арга мөрәҗәгать
итеп: «Әфәнделәр, сез Россияне
һичкайчан белмәдегез һәм аны һичкайчан
сөймәдегез!» дип яза.
Блокның бөтен иҗаты өчен ха-
рактерлы булып, үзәк урында Ватан
темасы, Россия темасы, аның бүгенгесе
һәм киләчәге тора. Аның иң яхшы
шигырьләре шуңа багышланганнар.

150
Әдәби- календарь
Г. Р. ДЕРЖАВИН
Үлүенә 130 ел
Рус итенең бөеклеген һәм данын
җырлаучы шагыйрь Гаврил Романович
Державинның үлүенә быел июль аенда
130 ел тулды.
Державин 1743 елда Казан гу--
бернасы, Лаеш өязе (хәзерге Татарстан
АССР. Столбище районы), Сокурый
авылында туа. 1754 елда ул семьясы белән
Казанга күчеп килә. 1758 елда беренче
Казан гимназиясе ачылганнан соң, берен-
че гимназист булып, анда укырга керә.
’ '
\
1762 елда Г. Р. Державин рядовой
солдат булып хәрби хезмәткә алына һәм
Петербургка^ җибәрелә. 1763 һәм 1764
елларда отпуск алып тагын Казанга кайта.
Беренче тапкыр офицер исеме
алуыннан соң 12 ел үткәч, Державин
губернатор була, аннан Екатерина II нең
кабинет-секретаре, сенатор һәм 1802 елда
министр була. Ләкин шагыйрь, никадәр
генә югары күтәрелсә дә. халык арасын,
да алган гадәтләрен, фикерләрен,
хисләрен, телен һәм сөйләү алымын
югалтмый.
Державин үз Ватанын тирән мәхәббәт
белән сөюче, рус коралының данын
җырлаучы көчле патриот шагыйрь иде.
Ул бөек полководец Александр Суворов
белән якыннан таныш иде. ана чын
күңелдән соклана һәм аның Ватан
алдындагы хезмәтләрен бик яхшы анлый
иде. Измаил крепосте Суворовның шанлы
гаскәрләре тара. фыннан алынгач, ул
болай дип ЯЗДЫ:
Везувий дан күккә ялкын оча;
Басып тора утлы багана;
Кансу кызыл булып шәфәкъ төшә;
Кара төтен менә һавага;
Кызыллана диңгез, күк күкрн;
Күктән жиргә утлар явалар;
Шартлау арты шартлау: җир тетри; Кайнап
ага кызган лавалар;
Измаил янынца, әй, рус иле, Дөнья күргән
данын шундый иде!
Державин рус коралының җиңүләрен
искиткеч көч белән җырлады:
Ватан өчен үлгәннәрнең даны Мәңге сүнми,
исән калачак, — Диңгезләрдә төнлә ай
нурлары Балкыган күк балкып яначак.
Россияне һәм аның данын җырлаучы
Державин рус халкының чын мәгънәсендә
милли шагыйре иде. Ул Россиянең
табигатен сөя һәм хис итә иде, аның
матурлыгын аңлый иде һәм күп кенә
әсәрләрендә аны сокландыргыч рәвештә
чагылдырып калдырды.
Г. Р. Державин рус шигъриятен
үстерүдә бик зур роль уйнады. Русның
даһи тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский аңа
«Рус шагыйрьләренең атасы» дип бик зур
бәя бирде.
Державин шигырьләре бүге^н дә
яшиләр һәм көчле яңгырыйлар. Алар
хәзер дә кешеләрне батырлыкка,
гайрәтлелеккә өндиләр, халыкка һәм
Ватанга мәхәббәт ха-> кына
каһарманлыклар күрсәтергә чакыралар.
ХӨСӘЕН ФӘЕЗХАНОВ
Тууына 125 ел
Атаклы татар галиме һәм мәгъ-
рифәтчесе Хөсәен Фәезханов 1821 елда
элекке Сембер губернасы Кур- <мыш өязе
Сабанчай авылында туа. Башта үз
авылында укып, соңыннан Казанга килә.
Анда берничә мәдрәсәдә укыганнан соң,
Шиһаб Мәрҗани мәдрәсәсенә керә. Дин
дәресләре өстенә ул Мәрҗанидән тарих
өйрәнә һәм тарих фәне белән кызыксына
башлый. Соңыннан рус- ча укып, русча
тарих китаплары белән таныша һәм
Казандагы рус галимнәре белән аралаша
башлый. 1853 елда Петербургка күчеп,
Петербург университетының көнчыгыш
Эдоби календарь 151
телләре факультетына гарәп һәм төрек
телләре укытучысы булып керә һәм тарих
фәне буенча зур гыйльми хезмәтләр алып
бара. Болгар кабер ташларын тикшерү
юлында рус телендә зур гыйльми
хезмәтләр язып бастырганнан соң,
Петербург Археология җәмгыятенең
члены булып сайлана. 1866 елда ул, шул
җәмгыять тарафыннан Казахстанга
гыйльми экспедициягә җибәрелә һәм шул
экспедециядән кайтканда авырып, үз
авылында үлә.
X. Фәезханов борынгы татар хан-
нарының ярлыклары һәм татар теленең
грамматикасы турында да зур гыйльми
әсәрләр язып калдырды. Петербургта
торганда һәрвакыт Мәрҗани белән
язышып, аннан гыйльми консультация
алып торган һәм шул ук вакытта үзе
Мәрҗанине рус Һәм Европа гыйлем
дөньясында булган яңалыклар белән
таныштырып барган.
БЕРНАРД ШОУ
Тууына 90 ел
Англия Һәм дөнья әдәбиятының
танылган классик язучысы Бернард
Шоуның тууына 90 ел тулды. Ул инде 70
ел буенча иҗат эше белән шөгыльләнә. Ул
әле һаман да үзен яшь сизә. Ул яңадан яңа
әсәрләр яза һәм аның һәрбер яңа әсәре
якты, үткер фикерләр белән ТУЛЫ.
Әле яшьлек елларында ук Бернард
Шоу капитализм «ноомаль һәм рәтле
тормышка» киртә булып тора дигән
фикергә килә. Үткән гасырның 80 нче
елларында Шоу социализм позициясенә
баса һәм шуннан бирле буржуаз
җәмгыятьнең төрле формаларын
тәнкыйтьләп килә.
Үзенең «Ямьсез пьесалар» циклында
ук инде ул («Волокита», «Трущобы»,
«Госпожа Уорреның кәсебе») үзенә хас
булган рәхимсезлек белән буржуаз
җәмгыятьнең бозыклыкларын күрсәтә.
Буржуазиянең ике йөзлелеген,
кешелексез- леген фаш итә. Аның
әсәрләрендәге бу тәнкыйть аккыны бөтен
иҗаты буенча сузылып килә. 1904—05 ел-
ларда ул «Джон Булльнең икенче атавы»
Һәм «Майөр Варвара» дигән пьесаларын
яза. Бу пьесаларында тәнкыйтьләү тагын
көчлерәк төс ала.
Беренче бөтен дөнья сугышыннан соң
Шоу «йөрәкләр җимерелә торган йорт»
(1917), «Алмалы арба» (1930) дигән
пьесаларын яза. Бу пьесалар да үзләренең
эчтәлекләре белән капитализмга каршы
юнәлдерелгәннәр.
Чит ил матбугатының хәбәр итүенә
караганда, хәзерге көндә Бернард Шоу
яңа пьеса яза һәм бу пьеса, беркадәр
«Алмалы арба»га ошаган булачак диләр.
1931 елда Бернард Шоу Советлар
Союзында булды һәм монда үзенең 75
еллык бәйрәмен үткәрде. СССР
турындагы тәэссоратларын сөйләгәндә
Бернард Шоу болай ди: «СССР да балалар
да, зурлар да яхшы яшиләр. Сталин бик
ягымлы кеше һәм эшче сыйныфның
чыннан да зур җитәкчесе».
Бернард Шоу язучы-демократ. Ул
талантлы художник, культура һәм
цивилизация өчен армый-талмый-
көрәшүче. Бернарщ Шоу Советлар
Союзының дусты.
ХРИСТО БОТЕВ
Үлүенә 70 ел
Бу елның җәендә болгар шагыйре һәм
революционеры Христо Бо- тевның
үлүенә 70 ел тулды. Христо Ботев
Болгариянең төрекләр изүе астында
сыкранган заманында яши һәм бөтен
гомерен үз вата нын азат итү өчен
көрәшкә бирә.
1876 нчы елда Ботев румын'җи-
152
рендә^200 кешелек отряд төзеп.
Дунайны кичеп чыга һәм төрек
гаскәрләренә каршы тигезсез су-< гышта
батырларча һәлак була.
Бик аз гына яшәвенә карамастан,
Ботев болгар халкы арасында чик. сез зур
дан казана. Аның шигырьләре халык
арасына таралып, халык тарафыннан
сөелеп җырланалар.
Яшь вакытында Ботев Одессада укый
һәм Белинский. Герцен, Писарев,
Чернышевский, Добролюбов әсәрләре
белән якыннан таныша. Рус фикеренең
бу титаннары аркылы Ботев руслардагы
азатлык хәрәкәтләрен һәм француз рево-
люциясе идеяләрен үзләштерә.
Ботевның барлыгы егермегә якын
шигыре мәгълүм. Бу аз санлы шигырьләр
үзләренең идея эчтәлекләре һәм
художество кыйммәтләре белән болгар
шигъриятендә моңа кадәр тудырылган
бөтен
_________ Әдәби календарь әсәрләрдән дә
югары торалар. Болгариянең регенты,
күренекле әдәби тәнкыйтьче һәм
философ Тодор Павлов аны Болгариянең
гениаль шигыйре дип атый.
Ботевның шигърияте үзенең та-
мырлары белән халык иҗаты ли-*
рәнлегенә, халыкның иң матур
өметләренә һәм хыялларына барып
тоташа. Аныц төп темасы — ватан, га
мәхәббәт. Бу темага ул үзенең анасына,
сөекле" хатынына. табич гатькә булган
мөнәсәбәтләрен дә буйсындыра. Үз илен
азат итүне Ботев бөтен изелгән
халыкларны азат итү өчен көрәш итеп
аңлый һәм шуның белән милли
тарлыктан югары күтәрелә.
Болгар реакциясе хөкем сөргән
вакытта Ботевның шигырьләрен укудан
тыялар. Тик 1944 елның 9 сентябрь
күтәрелешеннән соң гына Ботев әсәрләре
яңадан дөнья күрәләр.
РЕМБРАНДТ
Тууына 340 ел
Голландиянең бөек художнигы һәм
граверы ван Рейн Рембрандт-7 ның
тууына быел 340 ел тулды (1606—1669).
Рембрандтның мәшһүр картина-
ларында — һәм портретларында булсын,
Һәм библия, еванглия кебек дини
китаплардан алып эшләнгән
рәсемнәрендә булсын — куәтле на-
турализм белән тирән психологизм бергә
кушылып бирелә. Аның картиналарында
буяу тулысынча яктылык Һәм күләгәләр
уйнавына буйсындырыла. Тышкы
матурлык Рембрандт рәсемнәре өчен ят.
Ул кешенең гәүдәсен, бигрәк тә йөзек
һәм кулларын искиткеч оста ясау белән,
Һәм яктыртылган фигураларга,
яктылыкны каплаучы, күләгәле
силуэтларны контраст рәвештә, капма
каршы кую юлы белән гаять тирән
эмоциягә, драматик эффектка ирешә.
Рембрандтның офортлары гравюра
сәнгатенең ин югары казанышлары
булып саналалар.
Рембрандтның иҗаты тулы рә-*
вештә Ленинград Эрмитаҗында һәм
Москваның Гүзәл сәнгать муд зеенда
күрсәтелгән.
ҖАН ЛАФОНТЕН
Тууына 325 ел
Французларның мәшһүр мәсәлчесе
Җан Лафонтенның тууына быел июль*
аенда 325 ел тулды. (1621 — 1695).
Лафонтенның иҗаты киң колач җәйгән
вакытлар Франциянең классицизм
чорына туры килә. Башта Лафонтен
шигырь белән гыйшык-7 мәхәббәт
новеллалары яза, ләкин аның иҗаты өчен
болар харак-

Эдоби календарь • I 53
терлы түгел. Аның иҗатында үзәк
урынны мәсәлләре ала. Мәсәлләр аны
француз халкына гына түгел, бөтен
дөньяга танытып, мәшһүр итәләр.
Мәсәлләр өстендә ул 1668 нче елдан
алып, 1694 елга кадәр эшли һәм барлыгы
12 китап чыгара. . ,
Тематика ягыннан Лафонтен үзенең
мәсәлләре өчен башлыча борынгы грек-
рим әдәбиятыннан (Эзоптан, Федрдан)
үрнәк алса да, мәсәлләрнең дидактик
якларын йомшартып, куп вакытларда
аларга җиңел ирония кертеп җибәрә. Хай-
ваннарның аллегорик образларында ул үз
заманының үткер социаль типларын
сурәтли.
Лафонтен мәсәлләренең теле гаҗәп
дәрәҗәдә гади, композицияләре оста
төзелгән.
18 нче гасырда һәм 19 нчы га-’
сырның башларында Лафонтен Россиядә
бик популяр шагыйрь була, аның
йөзләрчә мәсәлләре рус теленә тәрҗемә
ителәләр.
ГЫЙБАД АЛПАРОВ
Үлүенә 10 ел
Татарның атаклы тел галиме Гыйбад
Алпаров 1888 елда Уфа губернасы,
Стәрлетамак өязе (Баш. кыртстан АССР),
Курманай авылында туган. Авыл
мәктәбендә укыганнан соң Уфа
мәдрәсәләрендә һәм Казандагы
Татарская учительская школада укыган.
1926 елдан алып Ленинградтагы
көнчыгыш институтының төрек телләре
факультетында укый һәм шунда ук
аспирантура бетерә. Әле мәдрәсәдә
укыган вакытта ук Г. Алпаров укы-
тучылык, көтепханәчелек эшенә ке. решә
һәм төрле шәһәрләрдә чыга торган
газета-журналларда катнаша башлый.
Казанның Педагогия институтында
эшләгән вакытта Алпаров татар теле
буенча күп кенә гыйльми хезмәтләр яза.
Аның сайланма әсәрләре Татгосиздат
тарафыннан 1945 елда аерым китап итеп
басылып чыкты.
Г. Алпаров 1936 елның 31 авгус. тында
үлде.
ГАЛИ ЧОКРЫИ
Тууына
Гали Чокрый XIX йөздәге күренекле
татар шагыйрьләреннән берсе. Аның
тулы исеме Мөхәммәт Гали Габдессалих
улы Көекев булып, ул 1826 нчы елда Уфа
губернасы, Бөре өязе, Иске Чокыр авы-
лында туган һәм 1889 нчы елда шул ук
авылда үлгән.
Гали Чокрый борынгы татар ша-
гыйрьләре арасында иң күп язган
Шагыйрь булып хисаплана. Аның йөздән
артык әсәр язганлыгы мәгълүм. Алар
арасында 500 бит зурлыгындагы әсәрләр
дә бар. Ләкин. Әзергә кадәр аның тик 11
әсәре
120 ел
генә басылган. Аның басылмаган
әсәрләре арасында «Диване Гали» исемле
лирик шигырьләр җыентыгы бар.
Чокрыйның' барлык әсәрләре дә шигырь
белән язылганнар. Басылган әсәрләре
арасында «Шәм- гы Зыя» һәм «Мәдхе
Казан» дигән әсәрләре әһәмиятлерәк
урын тоталар.
Гали Чокрый күбрәк дини шигырьләр
язган. Ул үзенең шигырьләрендә тирән
мәгънә аңлатудан бигрәк сүз төзүгә
әһәмият бирә һәм моны «сәнгате
шигърия» (шигырь- сәнгате) дип атый.

154 Эдоби календарь
Гали Чокрый гыйлемне яраткан, аңа
ихлас куңел белән караган. Бик еш
Казанга килеп, Каюм На- сыйри һәм
Шиһаб Мәрҗанп кебек заманының олы
һәм алдынгы кеше ләре белән якыннан
аралашып йөр гән.
/МИКЛУХА-МАКЛАЙ
Тууына 100 ел
Бөек рус сәяхәтчесе Николай
Николаевич Миклуха-Маклай 1846 нчы
елда туа. 1871 елның сентябрендә
«Витязь» исемле рус корабле аны Яңа
Гвинея ярларына илтеп төшерә. Аңа
кадәр бу җирләрдә ак тәнле кешеләрдән
берәү дә булмаган була. Яшь сәяхәтче
Миклуха- Маклай Яна Гвинея ярларына:
шунда яшәүче. Европа цивилизациясе
күрмәгән папуасларның телләрен, гореф-
гадәтләрен, көн-күреш- ләрен өйрәнү
өчен килә.
Соңыннан «Маклай ярлары» дип
аталган бу ерак почмакта ул тоташтан 14
ай буенча яши һәм дүрт елдан соң тагын
бер тапкыр килә. Ул бик күп гыйльми
материаллар җыя һәм антропология,
этнография, зоология һәм география
буенча бик зур хезмәтләр яза.
Миклуха-Маклай чын гуманист һәм
зур галим була. Ул кыю рәвештә
папуасларны яклап чыга, аларны читтән
килеп кол итүчеләргә, талаучыларга
каршы кискен протест белдерә. Җирле
халык Миклуха-Маклайны бик көчле
ярата, аны ниндидер аерым бер кеше
итеп саный һәм аңа «айдан төшкән кеше»
дип исем бирә.
12 ел буенча Миклуха-Маклай Яңа
Гвинеяне, Океания атауларын,
Австралияне өйрәнә. Шул өйрәнүләр
нәтиҗәсендә ул 70 ләп гыйльми хезмәт
яза һәм Яңа Гвинеядә йөр-, гәндә язган
мәгълүм көндәлекләрен калдыра. Аның
көндәлекләре искиткеч көчле
язылганнар.
1882 нче елда Н. Миклуха-Маклай
авыру көенчә Россиягә кайта. 1888 елның
январенда, үлем түшәгендә .яткан
чагында, Яңа Гвинеянең бер өлеше
Германия тарафыннан басып алынуына
каршы протест ясый.