Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ


(Маҗаралы хикәя)
XVI. Ялгызлык.
Федоровны фон Зигмунд, пан Росташевский утарына өч көн эчендә китереп җиткерде. Ул үзен Федоров белән булган мөгамәләсендә оста тота иде, әйтерсеңлә, Федоров аның бик күптәнге танышы, ә ул үзе СС офицеры түгел һәм сугыш кебек эштән дә бихәбәр бер хезмәт кешесе. Ул, юл буенча, Петр Кузьмичка ’сугыш турында ләм-мим сүз әйтмәде, бары тик үзенең мәхәббәт маҗараларын гына сөйләп барды. Агроном, йөрәгенә түзә алмыйча, ва- кыт-вакыт нәфрәт белән йөзен чыта, я онтылу өчен, автомобиль тәрәзәсеннән юл карап бара иде.
Польша җирләре башланды. Асфальт юлның читләрендә букеттай түгәрәкләнеп үскән топольләр шаулыйлар. Еракта поляк авыллары күренә. Өч манаралы костеллар, юлларда бик еш очраган тәре баганалары, дугасыз җигелгән атлар, хәтсез озын олау арбалары, көзен дә ямь-яшел торган сераделла кырлары, тимер тутыгы төсендәге люпин яланнары, уйсулыклар, биеклекләр. ташлы һәм ^кызгылт комлы җир — барысы да Польша җиренең үзенчәлеге иде.
Өченче көнне кичен автомобиль пан Росташевский утарына килеп туктады. Кунакларны, авызыннан <5ер вакытта да челемен ташламый торган, юан немец каршылады. Немец үзен Альберт дип танытты. Ул полякча оста сөйләшә иде.
Пан терлекчелек белән дә шө-
1 Ахыры. Башы 5, 6 номерларда. гыльләнгән булса кирәк, чөнки чүлмәк түбәле, балконлы һәм колонналар белән бизәлгән таш өйнең каршында ук терлек абзарлары бар иде. Хәзер панның җире алынып, үзе каядыр куылган иде.
Федоров юлда шактый > йончыды. Шулай да, автомобильдән төшү белән аны, ни сәбәптәндер, сугу машинасының тавышы ишетелгән сарайга алып керделәр. Кул машинасында арыш сугучы ике поляк керүчеләргә кырың гына карап алдылар. Федоров сугылган арыш орлыкларына иелде. Болар ач, сый-фатсыз орлыклар иде. Ул ирексез үзенең «бәхет орлыкларын» хәтерләде. Ул соңгы көннәрдә һәр буш вакытында шулар турында уйланып, алар өчен борчыла иде. Бу юлы да Петр Кузьмичның йөрәге сызланып куйды.
— Ашлык сугу бетте дияргә була инде. — диде Альберт. — Күрәсезме, безнең орлык нинди начар,—дип өстәде.—Агроном, агроном кирәк иде безгә. Мин сезгә бөтен шартларны тудырачакмын. Рәхмәт инде полковник әфәндегә.
Федоров дәшмәде, х Сарай ишеге . янында йөргән аксак кара тавыкка карап торды. Тавык җилгә арты белән борылды. Җилдә аның йоннары күперә. Ул аксак айҮына авып, вакыт-вакыт алга атлый һәм җим чүпли иде.
— Бу тавык поляк паныннан калган бердәнбер байлык, — диде Альберт.
Панның хәзер кайда булуын сорау урынсыз иде, Федоров сүзне
эхёт орлыклары
□кир ашлау турында борып җибәр- .де.
Өйгә керешли Петр Кузьмич капка янында немец солдатларының йөрүен күреп калды. Бер солдат поляк хатын-кызлары; төркемен' әйдәп узды. Немец һәр җирдә дә таяк белән оста «эш» итә.
— Без монда хәрби эшләр белән шөгыльләнмибез, — диде Аль- ■берт, —ләкин поляклар безне аңламыйлар.
Өйдә аларны үзенең тән төзелеше белән бер дә иреннән калышмаган Альбертның хатыны фрау ■Эльза каршы алды. Аның күз карашыннан ук Петр Кузьмич тәкәбберлек сизде.
Альбертның кызы Фрейлена Герда бу вакыт фортопьянода уйнап .утыра иде. Озынча йөзле, ач ^ңак- -лы.4 аксыл керфекле бу кыз Федоровка салкын караш ташлады да, .уйнавын дәвам иттерде.
. «Аны кичерегез» дигәндәй, Альберт үтешли кызына таба кул селтәп елмайды, һәм: — «Музыка сөюче», — дип куйды. Федоров күзәләрен кыса төшеп үзенең тирә- янындагылардан күп бөек икәнле- «ген аңлата торган кыюлык белән атлап алга узды. Аңа шушы үзенең дошманнары арасында калырга, алдагы җиңү көннәрен, матур мөкатдәс көнне көтәргә кирәк иде әле. Бәлки, аңа шулар арасында үләргә дә туры килер. Ләкин, ләкин... үлем ниулай да юаныч түгел, ә бәйрәм һич шиксез булачак!
Ул шундый уйлар белән чуа- .лып, Альберт артыннан эчкә узды. Полковник залда сигара тарта иде. Ул үзе янында торучы сукыр кешегә (кешенең бер күзенә кара ч<үн куелган иде) китәргә кушты да Федоровка карап елмайды.
~ Мин хуҗалык һәм агрономия мәсьәләсендә мәгълүматсыз булганга күрә, сезнең белән бергә була алмадым,—'диде ул, — ничек, ху- □калык ошадымы?
— Ошады, — диде Федоров, — хуҗалыкта немец «тәртибе» сизелә.
Ярты сәгатьтән соң полковник житәргә җыенды.
— Мин хәзер үз Вазыйфаларымны үтәдем инде, — диде ул. Сезне урнаштырдым. Сез монда үзегезнең тәҗрибәләрегезне дәвам иттерә аласыз. Сезне үземнең дустым Альберт Заухман әфәнде белән таныштырдым. Хәзер миңа китәргә була. •
— Сез лагерьгамы?
— Юк, юк,—диде полковник,— мин бит бары сезнең өчен генә, сезне коткару өчен генә ул лагерьга бардым.
— Минем ишетүем дөрес икән, — диде Федоров, — Германиядә агрономнар калмаган, шуңа күрә анда агрономнар кыйммәтле кеше санала дип ишеткән идем мин.
Полковник та, Альберт та Петр Кузьмңчның ачы көлүен аңламадылар, рәхәтләнеп көлделәр.
— Яратам бер катлы кешеләрне,, — диде, полковник, көлүдән туктала алмыйча. —.Яратам, — дип
өстәде ул борынын сеңгереп, — ләкин без сезне агроном булуыгыз өчен коткармадык, без сезне гаделлек өчен коткардык.
— Рәхмәт инде,— диде Федоров, — шул кадәр «гадел» булуыгыз өчен рәхмәт.
Полковник китте.
Федоров янында калган утар уп-равляющие Альберт Заухман Көнчыгыш Пруссиядән иде. Гитлер хөкүмәтне үз кулына алгач, бауэр бу эшнең үзе өчен файдалы буласын башта ук сизенеп, фашистлар партиясенә кергән, ә 1939 нчы елңы Польша алынгач, Польшага килеп, күп утарларга үзе хуҗа булып алган. Ул, исерек баш белән, бу яктагы җирнең начар булуыннан зарланып, үзе дә сизмәстән Украина җирләренең яхшы булуын, тик анда партизаннарның көн бирмәвен әйтеп салды.
• * — Мин ни эшләмәкче булам? — диде А'льберт. — Мин бу хуҗалыкны аякка бастырмакчы булам! О, Мин! — диде ул.
Кичке аштаң соң Федоров үзе өчен билгеләнгән бүлмәгә’ керде. Бүлмә урамга караган. Каршыда нарат урманы шаулый. Бүлмә елы,

60
A. PacEi
якты. Почмакларда биек хөрмә гөлләре. Сул якта иркен агач кровать. Тәрәзә янында кызыл агачтан ясалган язу өстәле, аның каршында агачтан бөгеп эшләнгән кызыл хәтфә төпле утыргыч, уң якта иркен кәнәфи һәм тәрәзә каршындагы кафель мич янында кием гардеробы. Полковник киткәннән соң Петр Кузьмич мунча кереп, киемнәрен алыштырды. Аның хәзер изелеп Тюклыйсы . килә иде. Ул кровать өстендәге Леонардо да-Винчи тарафыннан ясалган рәсемнең күчермәсенә карап чишенә башлады. Гайса үзенең сә- хабалары белән өстәл артынДа утыра. Аларның йөзләре нурлы һәм уйчан. Өстәл артыннан Гайсаның аяклары һәм аяк бармаклары күренә. Мәшһур художник рәсемен күчереп ясаучы Гайсаның уң аяк бармакларын алты иткән.
Петр Кузьмич ачуланып рәсемнән борылды. Аның каршында хәзер немец короле Фридрих «Гросс»- ның рәсеме тора иде. Король тәкәббер йөзен югары күтәргән. Таякка таянган, аның күзләре мактанудан башка берни дә белгертмиләр, алар еракка текәлгәннәр. Аякларына ябык этләр ышкыналар.
Федоров чишенеп ятты. Дәһшәтле төннәрдән соң, каты урыннарда, пычракта, нәҗас һәм хәшарәт арасында уздырылган төннәрдән соң бары беренче мәртәбә ул төнен йомшак ястыкта уздыра иде. Ул рәхәтләнеп йокларга дип яткан иде, ләкин кинәт., башта сәбәбе дә аңлашылмастай, аның йөрәге сыкрап куйды. Күз алдыннан, өзлексез чылбыр буыннарыдай, күрелгәннәр үттеләр.
«Ах, зинһар, Петя үзегезне коткарыгыз, мин артык бара алмыйм» Ди иде хатыны. «Ашагыз, ашагыз, минем әле икмәгем тагы бар» диде 2 ригорий. Алар икесе дә Федоровка бик якын тоелдылар. Мескен Александр Петрович! Мескен Григорий! Тукта! Мин җинаять ясалыйммы соң? — дип сорады Федо
ров үз-үэеннән. Аның күз алдына барлык тулылыгы белән лагерь килеп басты. Ул кроватьтан аякларын салындырып утырды. Аяк астында яткан юлбарыс башы тешләрен ыржайтып Федоровка үзенең пыяла күзләрен акайткан иде. Тулган ай үзенең зәңгәрсу һәч салкын яктылыгында стенадагы рәсемнәрне, кафель мичне, юлбарысның күзләрен ялтырата.
«Болай итмәсәм миңа тагы ни эшләргә була соң?» днп уйланды Федоров. «Борчылма», — диде ул үзе үзенә., — кине, Петр Кузьмич, аңларлар». Ул, төрле дәлиллә? китереп, үзенең хыянәт эшләмәвен исбат итә башлады. Ләкин шулай да күңеле һаман сызлана иде әле.
Федоров соң гына йокыга клтсә дә иртә уянды, һәм үзен бөтенләй яңарган кешедәй җиңел сизде. Аның күрелгән төше анарда шундый- тәэсир калдырды. Ул, төшеннән аерыласы килмичә, өнендә дә- хыялланып төшен дәвам иттерде. «Чыннан да, безнең армия бу якларга да килер әле», дип уйланды ул. Федоров бөтен йөрәге белән өзелеп, туган илен сагынды, каен урманнарын ‘ сагынды, «Правда»ны сагынды. Җыелышларны сагынды. Барьпсын да, барысын да сагынды ул!
XVII. Федоровны эзләп...
Капитан Гәрәев яшерен юллар белән кичке тугызда Зина фатирына кайтып керде. Анда бер төркем кеше сөйләшеп утыралар иде. Хәсән бүлмәгә керү белән дусларының үзен көтмәүләрен анлады. Бүлмә гадәттәгечә ярым караңгылыкта, почмакларга таралган кешеләр чак-чак кына күренәләр. Ишек .ачарга чыккан Зина, шакг катып* аның күзләренә текәлде.
Хәсәннең өстендәге гимнастеркасы изүеннән ертылган, йөзе сыдырылган. Ул ашыгып күзләрен бер яктан икенче якка йөгертте һәм. исәнләшергә дә онытып, үзенә тәкъдим ителгән кровать өсгенә*

Бәхет орлыклары Ы
утырды. Барьь шул вакытны гына •бүлмәдәгеләр бердән телгә килделәр, бердән сораулар ява башлады.
— Федоров юк, — диде Хәсән,— күрәсез биту мин ялгыз, үзем генә. Ләкин борчылмагыз, Федоров табылмый калмас. Шул!—диде 'Хәсән һәм бу «шул» шундый тавыш белән әйтелде ки, бу сүзнең «зин-һар артык сорамагыз» дигән мәгънәсе дә аңлашылды.
— Сезнең ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт, иптәшләр, — диде ул* үзенең артык тупас әйтүенә үкенгәндәй юаш тавыш белән. — Бик зур рәхмәт. Безгә Шәрипов белән китәргә туры киләчәк...
Гаяз урыныннан торып Хәсән янына килде, куркынып Хәсәннең күзләренә текәлде.
— Борчылма, партизан! — диде Хәсән, елмаеп. — Безнең урамда да бәйрәм булыр әле.
— Курыкмыйм, — диде Гаяз, — тик Федоров кына исән була күрсен.
Хәсән бик арыган иде. һәм хәзер монда үзен батыр тота алуы бары дуслары хакына гына иде. Ул бит юл буена Зина фатирына кайтып җитү һәм бары ятарлык урын турында гына уйланып кайтты. Ул үзе дә сизмәстән кроватька кыйшайды һәм барлык кешене аптырашта калдырып, кинәт гырлап йоклый башлады.
Гаяз дустының итекләрен салдырды, аны җайлабрак яткырды.
— Алтынкаем! — дип куйды Зина, Хәсәнне кызганып.
Иртәгесен Хәсән түбәндәгеләрне •сөйләде:
— Петр Кузьмичның Польшага пан Росташевский утарына җибәрелүе ачык мәгълүм булды дияргә ярый. Ышануымча, немец разведкасы да аны аулый. Алар өч кеше булганнар. Шуларның өченчесе ми-не шикләндерә. Федоров үз илен сөюче һәм ихтыяр көченә бай кеше. Ләкин ул беркатлы һәм тиз ышанучан. Шуңа күрә аның «бәхет орлыкларын» немецлар бары алдау юлы белән генә урларга тырышачаклар. Һәр хәлдә хәзер ул чәнечкеле тимер чыбыклар арасын, да утырмый. Ләкин фашистлар аңардан өметләрен өзсәләр, аны шунда ук атып үтерәчәкләр.
Хәсән,, кулындагы трубкасына карап, озак уйланып утырды. Кинәт, ялтыр күзләрен кыса төшеп, ул болай диде:
— Күзәтү эшен, Гаяз, син баш-карырсың инде. Сиңа иртәгә таң алдыннан ук юлга чыгарга кирәк. Син бит агроном. Син үзеңнең агроном икәнлегеңне бер дә онытма, ул бик кирәкле әйбер һәм син шуннан файдаланырга тиеш.
Хәсән* Гаязның бер нәрсә дә аңламавын сизеп, тавышын күтәрә төште:
— Шәрипов иртәгә таң белән үзенә ат табып Польшага китә! Ул пан Росташевскийның утарында үзенең элекке танышы Федоровны күрергә тиеш, аңа хәлне аңлатып, качуга хәзерлек башларга тиеш. Ә мин хәзергә бу тирәдә калам, миңа отрядка эләгергә һәм аннан очкыч алырга кирәк.
— Алайса мин сезгә артык бернинди дә ярдәм китерә алмыйм икән инде,, — диде Зина бераз тынлыктан соң.
— Әгәр теләсәгез, оешма вакытлыча җибәрә алса, сез безгә тагы зур ярдәмнәр күрсәтә аласыз.
— Оешма өчен борчылмагыз.
— Ул вакыт сез Шәрипов белән бергә булырга тиеш.
Иртәгесен, безнең каһарманнар юлга чыктылар. Ә кичке караңгылык төшкәндә Гаяз белән Зина элекке ат заводы янындагы кечкенә генә бер авылга якынлашканнар иде. Алар турыдан туры, юлсыз, ялангач кырлар һәм куе урманнар аша бардылар, шуңа күрә бу кечкенә хутор янындагы әвенгә килеп җиткәндә икесе дә бик арыганнар иде. Зина аерата арыган иде, ләкин ул Шәриповка сер бирмәс Ьчен үзен күтәренке күңелле һәм бер дә арымаган итеп күрсәтергә тырышты.
Салам түбәле, бүрәнәләре черегән әвен эченә керделәр. Тап-та- кыр ындыр табагы, стена янында
А. Расих
башакланган арыш, арпа. Тынлык. Әвеннең ташландык булуы ачык иде.
— Безгә хәзергә шунда тткта- лырга туры килер, — диде Гаяз, кулындагы төенчеген җиргә куеп,— СезгӘ' Зина, монда калып бераз ял итәргә кирәк, ә мин тиз генә авылга барып килим.
— Сез, әгәр алай-болай була калса, сигнал бирерсез.
— Әгәр тынычлык булса мин оеын итеп бер сызгырырмын — сез килерсез. Әгәр куркынычлы хәл булса, кьзска итеп ике мәртәбә сызгырырмын, — диде Гаяз.
Ике минуттан соң ул ярым җимерек алачык янында иде. Ул ишекнең биксез булуын белгәч, аны, шыгырдамасын өчен, тупсаларына басып ачты. Караңгы өй алдында пистолетын корып, пальто кесәсенә 1?алды һәм шуннан соң гына эчкә керде.
Болытлар арасындагы әле калкып. әле чумып йөзгән айның яктысында өйнең эчен ачык күрергә була иде. Өйнең миче юк„ аның урынында ватык кирпечләр өеме генә. Идән уртасында көйрәп янган күмерле учак. Учак каршында тәбәнәк утыргычта ак озын чәчле белорус карты һәм чәче кайчы бе-лән кыркылган сигез-тугыз яшьлек малай. Карт ялан баш, өстендә кара тире тун., ә бала киндер күлмәктән, ялан тәпи.
Ишек ачылу белән алар бердән Шәриповка борылдылар. Карт нечкә тавыш белән, тамак кыра-кыра:
— Кем ул? Синме, Дуня? — диде.
Малайның куркудан күзләрё зур булып ачылдылар, хәтта кып-кызыл иренле зур авызы да ачылып китте.
— Бу әллә нинди ят кеше,— диде ул.
— Миннән курыкма гыз, — диде Гаяз картның сукыр булуын ан- лап, — мин үтеп баручы, сезгә зыяным булмас, әле тәрәзәдән ут күргәч, елынып чыгыйм дип кергән идем.
— Елынып чыгу өчен әнә күрше Земцовларга керергә кирәк, — диде: карт, тагы сүз аралаш тамак кырып. — Аларда җылы, ә монда утырып күп елына алмазсың.
— Завод моннан ничә километр?
Гаяз, учак янына чүгәләп, төтенгә йөзен чыта-чыта кулларын җылытты. j
— Ат заводы моннан бер ярым километр, — диде карт.
— Безнең анда колхоз’ айгыры буларга тиеш, шуны сатып алырга дип бара идем әле.
Карт аптырап Гаязга таба борылды.
— Нәрсә лыгырдыйсың син,- ахмак? Тоттырырлар сиңа айгыр! Менә, нидән сукыр булып калдым соң мин?
— Нидән?
— Мин дә синең кебек бер вакыт анда барган идем. Чөнки андагы атларның барысын да белом мин, үзем үстергән атлар, сагындым. Ә хәзер барырга ярамый икән. Немец аны үз кулына җыеп алды. Нәкъ мин барган көнйең төнендә кемнәрдер биш ат алып киткәннәр. Немецлар авылга килделәр. Мине тотып алып киттеләр. Өч көн азапладылар, менә күзләрне боздылар.
Карт үзенең урядник кулында җафалануын, төрмәдә ятуын, ниһаять, немец комендантының гади итекче безе белән күзләрен тишүен сөйләде. Гаяз уйга калды.
— Юк, мин атсыз китмим, бабай,,— диде ул, кесәсеннән янчыгын чыгарып, — атсыз ярамый миңа! — Тартасыңмы?
— Рәхмәт, андый эш белән шө-гыльләнмим.
Гаяз тәмәке төреп кабызды.
— Алайса син атларны бик яратасың икән, — диде карт.
— Бик яратам, — диде Гаяз.
— Бу колхоз айгыры нинди иде?
— Ничек нинди?
— Йөгерекме, җигү атымы?
— Җигү аты, рус аргамагы.
— Юк инде энекәш,— диде карт, — юк инде, болай булгач ялганың тотылды. Безнең монда Дон йөгерекләре, аннан инглиз ат-
Б әхет op лык ла ры ез
лары гына, Бер партияне озатып өлгердек, икенчесен озатабыз дигәндә дошман килеп камады.
Шәрипов, уңышсыз очланган хәйләсенә борчылып, сүзне икенчегә борды. Бу авылда немец сол-. датлары юк иде. Бары көндезләрен генә килеп чыккалауларын әйтте карт. Шәрипов алдагы эшләрнең авырлыгын күз алдына китереп» тирән сулады да, малай яньгна утыргычка утырды.
— Абый! — диде малай, — син әллә партизанмы?
Шәрипов сискәнеп китте.
— Нинди партизан булыйм мин?
— Ә нигә алайса кесәңә револьвер салдың?
Шәрипов, ни әйтергә дә белмичә, кесәсенә тотынды. Карт аңа таба иелде һәм, кашларын күтәреп, серле рәвештә:
— Беневский отрядыннанмы? — диде.
Ул отрядны Шәрипов ишетеп белә иде. Кырык беренче,, кырык икенче елларны Гаязлар бу отрядтан ерак түгелләр иде. Картның кинәт мондый сорау куюы «Шәриповның бүтән кеше булу ихтималы юк, ул шул отрядтан,, ләкин таг!ы бер (сорау сүз җаена гына кирәк» дигән мәгънәдә иде.
Бары «әйе» дип кенә әйтәсе калды. Шәрипов бу сүзне әйткәнен үзе дә сизмәде. Карт елмайды да:
— Син» егет, бик иртә килгәнсең, — диде, — ә башка егетләр кая соң?
— Алар соңрак килерләр,,— диде Гаяз.
— Син, егет, болай ит, — диде карт, тамак кырып, — хәзер әнә күршегә кер, Земцовта йокла, ә иптәшләрең килгәч мин аларга синең турыда әйтермен. Мин ба-рын да шунда сөйләрмен.
— Үзем дә шуны әйтмәкче идем ?ле, минем әле заданиедан гына кайтышым, бик арылды. Тышта минем бер иптәшем дә бар әле, — диде Гаяз. Карт малайга:
— Бар, абыеңны Харитоннарга озат! — диде.
Бакчадан сак кына сызгыру тавышы ишетелде. Зина төенчеген, күтәреп килгәндә Шәрнповны һәм- салкында туңып сикергәләгән ялан башлы, яланаяклы малайны күрде.
— Хәзергә бары да яхшы барах бүген мондагы партизаннар белән' очрарга тиешбез,—диде Гаяз. Алар- әле алга чыгып, әле кире килеп, түземсезлек белән сикергәләгән малай артыннан, янып көл өемнәре- генә калган өй урыннарыннан тузан туздырып бардылар. Кергән өй чыннан, да җылы иде. Хәтта- мич өстендә, өй эчен күңеллеләндереп, сукыр лампа да яна. Өйдә- геләр һәммәсе дә эштә иделәр. Хуҗа карт чабата тукый, хатын-кыз җеп эрли.
— Кием-салым бетте, — диде хуҗа, — шулай әкренләп киндер күлмәк-ыштанга кереп барабыз.
Кунаклар сәкегә ятып йокыга: талдылар.
Кемдер ишек какканда төнге бер иде. Электр фонарьлар тотып,, шау- шулы партизаннар керделәр. Калын һәм усал бер тавыш ишетелде.
— Кем монда үзен партизан дип игълан-итә?!
XVIII. Иске таныш.
Петр Кузьмич үзен никадәр- өметләр белән юатырга тырышса да, асылда туктаусыз сыкрана һәм вөҗданы газап кичерә иде.
Тирә-ягындагы ыгы-зыгы аны көннән-көн рәнҗетте. Тупас уйналган бу уенның мәсхәрәле бер хәл булуы көннән-көн ачыла бара иде. Альбертлар Федоровны немец телен аңламый дип уйлыйлар иде. Аларның үзара Федоров турындагы гайбәтләре үзләренең тормышка,, дөньяга, кешегә карашлары белән әдәм актыгы булуларын көннән-көн тирәнрәк ача "иде. Ләкин ‘агрономның күңелен болар, гына сызлатмады. Ул корал һәм фикер дошманы булган бу кешеләрнең шундый булырга тиешлекләрен күптән белә иде инде. Аны бары шулар арасына үлемнән куркып (аңа. хәзер-

64 А. Расы
шулай булып күренә иде) үз ихтыяры белән (монысы да аңа шулай булып тоела иде) керүе һәм хәзер йомшак түшәктә ятуы* кайнар аш ашавы газаплый иде. Ул шак катып, үз-үзенә ачуланып, лагерь коменданты фатирында булып узган хәлләрне хәтерли. Әйтерсең- лә, Федоровның монда килеп эләгүе аның теләгенә бәйләнгән бер эш иде.
Көннәрдән бер көнне полковник белән кайчандыр сөйләшкәне күренеп калган, бер күзенә күн бәйләгән немец утарга килде. Ул кечкенә буйлы, озын муенлы,, йөзен куе, эре сипкел баскан, кашсыз һәм керфексез бер кеше иде. Ул кеше елмаю дигән нәрсәне белми иде ахыры. Альберт Федоровка аны фронттан яраланып кайткан энесе дип танытты. Аның килүе Федоровның хәсрәтен тагы да арттырды. Бу Пауль исемле унтер- офицер, Федоровтан калмый* күлә- ' гәдәй йөри башлады.
Ул һичбер сүз дәшмәстән Федоров янында, аның йөзенә яшькелт сыңар күзен төбәп, сәгатьләр буен, ча утыра ала иде. Агроном кырларга чыгып киткәндә, ул Федоровтан ике адым артта калып, аннан аерылмый бара, хәтта адымны адымга туры китереп атлый иде. Федоров аның сызгыртып тын алуын һәм вакыт-вакыт томау төшкән борный сеңгерүен ишетә иде.
Бу кеше Петр Кузьмичтан бары кабахәтлек эшләү өчен генә аерыла иде. Ул кайвакытларда Федоров белән йөреп кайткач, өйгә керү белән, сарайга ташлана иде һәм андагы поляк хатын-кызларын газаплау белән күңелен ача иде. Бу кеше матурлыкны сөйми иде һәм аның кан дошманы — матур хатын- кыз иде. Ул ишек ярыгыннан үзенә берәр мәҗрух эзли, аннан йөзенә ясалма елмаю чыгарып шуңа таш- * лана. Кызның чәчләренә ябыша һәм явыз шаркылдап, бичараны сарайдан өстерәп чыгара.
Федоров бу кешегә артык түзә алмады, чөнки моннан да авыррак әйберне күргәне юк иде әле аның. Көннәрдән бер көнне ул Альберттан көненә бер сәгатьлек ялгызлык бирүен сорады.
— Рәхим итегез, — диде Альберт. — Күптән миңа әйтергә кирәк иде. Минем энекәш агрономия белән бик кызыксына* бары шуңа күрә генә ул сезне шулай ярата, — диде.
— Мин алайса һәр көнне көндезге ашка кадәр бер сәгать урманда йөреп керермен.
—« Рәхим ит/егез, — дһде Альберт, — рәхим итегез. Сез монда ирекле кеше.
Бу сүзләр әйтелгән көнне дә, икенче көнне дә Пауль аш алдыннан күренмәде.
Беренче көнне Федоровның кәефе булмады, ә икенче көнне ул иркенләп тынычлыкка сусаган күңелен туйдыру өчен нарат урманлыгына китте.
Ул ашыгып атлый,, һәм менә- менә аны чакырып кире кайтарырлар кебек иде. Ул артына борылып караудан үзен көч-хәл белән генә тыеп барды. Ниһаять, ул комлы к>л буйлап урман куелыгына керде. Юлдагы каргалар өркеп читкә очтылар. Уйлыйсы уйлар күп иде әле. Ләкин ул бирелеп уйлый алмады. Моңа кадәр өзек7өзек рәвештә корылган качу планын аныкларга кирәк иде әле. Аның күз алдында барлык тулылыгы белән үткән тормыш юлы гына җанланды: бик еракта калган совхоз, андагы сынау участоклары. Кояш чыккан вакыт. Федоровның бире-леп,, бөтен бәхетен шуңа баглап, тормышының бөтен ямен шуннан гына табып, үзенең «бәхет орлыклары» өстендә эшләве.
Көннәрдән бер көнне аның өлгергән башаклары арасыннан шак катарлык, алтындай саф, матур, эре орлыклар табылды. Петр Кузьмич шул вакыт шатлыгыннан балаларча күз яшьләрен агызып елады.
Хәзер бары шулар гына- күз алдында җанлана иде. Кинәт Федоровның колагына' хатынының тавышы ишетелгән кебек булды. Ул
Бәхет орлыклары 65
чак артына борылып карамады. Федоров аны хәтерләп аның: «Менә Петя, иртәгә бәйрәм,, ә син һаман шәһәргә бара алмыйсың» дигән сүзләре төште. Бу сүзләр хәтердә шул кадәр ачык сакланган-нар иде — Федоров үзе дә аптырап куйды. Ләкин кайчан әйтте соң әле ул бу сүзләрне? Федоров бөтен дөньясын онытып шуны хәтерләде һәм һич очына чыга алмады.
Ул хәзер юл буйлап кулларын артка куйган хәлдә бара иде. Бәлки, һич туктаусыз, хәлдән таеп егылганчы барыр иде ул, ләкин каршыдапы аркылы үткән юлдан бер кеше күренде. Агроном, сис-кәнеп уянгандай, тукталып калды. Юлчы иске киемнәрдән, аркасына капчык аскан иде. «Кем икЬн ул, сөйләшәсе иде» дип уйланды Федоров.
— Пан! — диде ул кыяр-кый- мас. Кеше тукталып Федоровка борылды.
— Сез кая барасыз? — диде Федоров. елмая төшеп.
Юлчының өстендә тетелеп 'беткән кьпгка бишмәт, галифе чалбар, башында поляк картузы,, аякларында каптырылмаган иске ботинкалар. Кешенең куе кара сакал һәм мыек баскан йөзе Федоровка кемнедер хәтерләтә иде. Ул авызын ачканчы кеше шатлык белән елмайды:
— Петр Кузьмич!! Бу мин бит, мин — Григорий!
Алар иске дусларча кочаклаштылар. Сүз башлый алмый берберенә карашып тордылар. Бары җилдә шаулашкан наратлар тавышы гына ишетелде.
Григорий Федоровны баштан-аяк карап чыкты һәм кинәт үзгәреп:
— Ничең аңларга? — дйде. — Сез әллә неимецларга хезмәт итәсезме?
Федоров уңайсызланып күзләрен яшерде.
— Хезмәт итмим. Ләкин хезмәт иткән булып исәпләнәм. Син моны сорама инде, бу озын әкият. Син үзең сөйлә, син кайларда булдың?
— Мин лагерьдан качтым, мин
5.C. ә- № 7-8
әле яңа гына котылдым.
— Ә мин котылмадым әле, — диде Федоров тирән сулап.
— Я раббым! — диде Григорий күзләрен югары күтәреп, — мондый очрашу булыр дип төшләремә дә кермәгән иде.
— Ә Александр Петровичны лагерьда үтерделәр, — диде агроном.
— Александр Петрович? Кайда күрдегез аны?
Григорийның куркынып каравына Федоров гаҗәпләнеп куйды.
— Нигә, аны хәтерләмисезмени?
— Хәтерлим, бик яхшы хәтерлим, — диде Григорий, ниндидер чиркандыргыч нәрсә турында сөйләгәндәй.
— Хәтерегездәме, — диде ул бераздан, шулай да сөйләргә кирәк инде дигән мәгънәне үзенең серле уйчан тоны бЛтән аңлатып, — без сезне Нина Алексеевна белән кал- дырыпх азык эзләргә киттек. Ләкин авылга кереп өлгермәдек, безне тотып, комендатурага алып киттеләр. Сез юем? — диләр. Мин дәшмим. Нигә дәшмисез, диләр. Шуннан шул теге йөзе кара инженер миңа карап алды да бары-сын да сөйләп бирде. Бәлки, ул сезгә алдагандыр, белмим,, бәлки ул мине яманлагандыр. Ләкин мин ант итеп әйтә алам, ул барын да сөйләде. Мин сезне коткару өчен: «Ул ялганлый, ышанмагыз», дидем. Минем кулларымны бәйләп камерага ташладылар. Мин ул ва-кыт, Александр Петрович үзен коткарды инде, дип уйлаган идем. Мин күрдем, күрдем, Петр Кузьмич, мин күргәннәрне берәү дә күрмәгәндер.
Григорийның күзләрендә яшь ял-тырады. Ул, башын Федоровның күкрәгенә к(уеп, кинәт еларга тотынды.
— Елама, елама, — диде Федоров, — кеше һәрбер авырлыкны җиңеп чыгарга тиеш. Әкрен генә үзебезнең якка барырсың. Менә Кызыл Армия һөҗүм итә, күп тә үтмәс — үзебезне коткарырлар. Син миңа караганда бәхетлерәк — син яшь, — диде Федоров.
66 А. Расах
— Мин элекке Григорий түгел инде, — диде Григорий. — Мни хәзер беткән, кызганыч бер кеше. Теләгем бары бер генә: үзебезнең якка чыгып үлү.
— Үлү өчен генә кайту кызыклы түгел.
— Петр Кузьмич! — диде Григорий яшьле күзләрен күтәреп.
— Мин бу тирәдә өч көннән бирле йөрим инде. Якында гына немецлар бар. Шуннан һич тә үтә алмыйм. Минем ышанычым синдә генә инде. Минем ашарыма да юк, эчәремә дә юк.
— Тукта, тукта, борчылма, — диде Федоров. — Мин хәзер элекке Росташевский утарында агроном булып ңсәпләнәм бит. Мин сине ничек булса да утарга алырмын. Ничек булса да. Ә аннан күз күрер. — Ул әсәрләнеп артына бо-рылып карады.
— Син шунда торып тор, — диде ул, — мин сине хәзер үк... һич булмаса сиңа ашарга булса да китерермен.
— Мөмкин булса, Петр Кузьмич, син мине үз яныңа ал инде, — дип калды Григорий.
Федоров ашыгуыннан сөртенә- сөртенә утарга таба китте. Ул бүгенге көнне бәхетле көн дип уйлый иде. «Болан булгач миңа өметне өзәргә ярамый инде» дип уйланып барды ул. Ашыгудан тынына буылган Федоровны Альберт тыныч елмаю белән каршы алды. • — Зыян юк, зыян юк, — диде . ул елмаеп. — Сез бары бер сәгатькә генә соңга калдыгыз. Сезнең халык өчен бу гафу ителерлек эш.
— Минем сездә үтенечем бар. • ?
— Мин бер танышымны очраттым, шуны утарга алуыгызны үтенәм.
— Нинди таныш? Кем? Нәрсә. Үтерегез минем һич нәрсә аңламыйм.
— Ул үзе механик. Язмыш аны шушы якларга ташлаган.
— Гафу итегез,— диде Альберт, аптырап җилкәләрен күтәрде. — Бәлки, ул лагерьдан качкан кешедер?
— Әйе,, ул лагерьдан качкан.
— Ала алмыйм!
Федоров кинәт борылды да бүлмәдән чыкты. Ләкин ул үз бүлмәсенә керү белән артыннан ук кергән Альбертның тавышын Ишетте.
—• Федоров әфәнде,—ди|де Альберт йомшак тавыш ^белән.
— Мин сезне бик хөрмәт итәм- Бары шуңа күрә генә сезнең сүзегезне тыңлыйм. Ләкин зинһар,, зинһар, ул танышыгызның лагерьдан качуы турында берәүгә дә бер сүз әйтмәгез.
«Ни сәбәп?» дип уйланды Федоров. Хакыйкатьне сөйлиме бу дип, артына борылды һәм авызыннаж трубкасын төшертмәгән Альбертның кулларын' юаң корсагына куеп тик торуын күрде.
«Син ничек кыйлансаң да, мина Григорийны коткарырга кирәк» дип уйланды агроном. Альбертны бүлмәсендә калдырып, урманга китте.
Шул көннән башлап Федоров үзен сердәшле һәм киңәштәшле кеше дип уйлый иде. Григорий сарайда торса да, Федоров белән еш- еш очраша, көзге озын төннәрне аның янында була. Хәзер Пауль да сирәк күренә. Федоровның күңеле байтак күтәренке иде.
Шулай бер атна үтте. XIX. Сазлыклар.
Хәсән шәһәрдән китү белән пар-тизаннар отрядына юнәлде. Бара* сы юлы алыр иде. Думконың отряды хәзер Белоруссия чикләрендә хәрәкәт итә иде һәм, илченең хәбәр итүе буенча, шәһәрдән 40 километрда урнашкан иде. Ләкин бу кырык километр — иң кыска юл—сазлыклар аша барганда гына. Кеше үтәрдәй юллар белән барганда өч йөз километрдан артыграк юл ул, Хәсән моны белә иде. Озак уйлагач, тәвәккәллек итеп, ул турыдан-туры, казлыклар аша барырга булды.
Юлга чыгуының икенче көнендә»

Бәхет орлыклары '
7
көндезге икедә, Хәсән адәм үтмәгән сазлыкларга килеп җиткән иде инде. Зирек, урманы шуның башы булып чыкты. Урман артыннан камышлар һәм түмгәкләр белән чуарланган, урыны-урыны белән мүк яшеллегенә күмелгән, кыргый һәм күңелсез сазлыклар мәйданы ‘сузылган.
Хәсән үтәрлек юл эзләп карады. Сак кына бер адым ясады. Мәкерле саз аякны аска суыра иде. Хәсән ашыгып аягын кире алды. Ләкин ул ышаныч белән баккан урын да салмак кына аска иңә бара иде. Хәсән моны күреп читкә тайпылды һәм чатлы-ботлы үскән саз агачы — зирекнең кәкре ботагыннан эләктерде. Хәзер бату куркынычы бетте. Хәсән агач башына менеп тирә-якны күзәтә баш- РӘГЪДӘ итмиләр, ләкин шулай да Хәсәннең барлык теләге хәзер шул куаклыкка җитү иде. Ләкин ничек?
Хәсән берәр чара күрмәсәң сазны үтеп булмаячагына анык ышанды. Ул, агачтан-агачка үрелеп,чыбык-чабык сындырды да, үзенә саз чаңгылары үрә башлады.
Кече яшендә аның әтисе — сабын заводы эшчесе — аңа кәрзин- нәр үрергә өйрәткән иде. Бу сугыш вакытында Хәсән бары шул һөнәрен генә кулланмаган иде. Бу юлы кәрзин үрә белү дә 'файдага китте.
Ул — чыбыкларның начар,, с.ыну- чан булуларына карамастан чаңгылар үрде. Чалбар каешын телеп аңа элмәкләр ясагач, ул үзенең эшенә озак сокланып утырды. Ниһаять, ул агачтан төште. Сак кына адымнар белән сазга кереп китте. Чаңгылар Хәсәннең авырлыгына яраклы үлчәүдә булып чыкканнар. Хәсән авырайган аякларын салмак кына күчереп, бәс белән өретелгән камышларны сындырып, я юка боз катлавын ватып, яшел мүк өстендә эзләр калдыра-калдыра һаман эчкә үтте.
Бу урыннарда җәй көннәрендә кыргый үрдәкләр кайный иде. Казларның, торналарның, ләкләкләрнең сөйгән урыны иде бу. Ләкин хәзер үзләре күренмәгән чыпчыкларның чырылдавы гына ишетелә; ала каргаларның һәм. саесканнарның каз камышларына тияр-тимәс югарылыкта сирәк-мирәк кенә оч- калавы күренә.
Хәсән иксез-чиксез саз диңгезендә бара иде. Кузгалып киткән урын да, барасы урын да коточкыч ераклыкта күренәләр. Саран ялтыраган ноябрь кояшы да ят күренә. Аяк астындагы бозларның чатнавы сискәндерә. Күңел нидер шенеке, чөнки әле боз өстенә саркыган су да катып өлгермәгән, читкә чәчрәгән бозлар да ябышып катмаганнар иде. Хәсәннең йөрәге сикереп типте. Ул, җәнлек эзен очраткан сунарчы кебек, бу эзләрнең иясен табу теләге белән яна башлады.
Хәсән, кулында корал булмавына карамастан, (ул пистолетын Гаязга биреп калдырган иде), эзләр артыннан китәргә булды. Эзләр салучы сул яктан килгән, аннан борылып көньякка таба киткән. Бераз баргач кеше туктап таяк кисеп алган.
лады. Бу урыннар үзләренең үтә алмас сазлыклары белән данлыклы урыннар иде. Алда яткан күренеш
бер дә күңелне юатырлык түгел, нә икән күңел нидән...» дип уйлан- Күп булса йөз метр җир үткәч, соң- ды ул.
гы ярдәмчеләр — агачлар да бетә-. Аяк астында ят чаңгы эзләре ләр. Еракта, күгелҗем булып кү- күренде. Хәкән /аптырап, эзләргә ренгән куаклыклар да күп нәрсә иелде. Эзләр яңа' гына үткән ке-
сизенә, ничектер юл бүген аерата шомлы тоела иде. Куаклар янына җитәрәк Хәсән туктап калды. «Ме-
Ләкин агач киселмәгән, ә чабылган. «Димәк аның кулында хәнҗәр, я немец штыгы» дип юрады ХәсӘн. Ул сагаеп дикъкать белән эзләрне өйрәнә башлады. Эзләр нәзек челтәрле чаңгы .эзләре иде. «Бу фабрика эше» дип уйлады Хәсән, һәм, башына килгән яңа фикердән кинәт уянгандай,, тирә- янына каранды.
Хәсән куаклыкларны чыгар алдын.
« в А. Расих
нан каршыдагы урманга якынлашкан бер кеше сынын күрде. Кеше аркасына кечкенә сандык аскан, үзе гади авыл кешесе киемнәрендә иде. Аның ашыкмыйча гына баруы һәм бер дә тирә-ягын күзәтмәве бу кешенең я гамьсезлеге, я артык ышанып эш итүе турында сөйлиләр иде. «Бу фриц бик кыю» дип уйланды Хәсән, чаңгылының немец булуына бер дә шикләнмичә. «Бик кыю син, я булмаса бик тәҗрибәсез, син әллә немецлар басып кергән җир дигәч тә бер дә куркмыйча йөрмәкче булдыңмы»?— дип куйды Хәсән.
Эзләр һаман Хәсән барырга тиеш юнәлештә булдылар^ шуңа күрә Хәсән һәрбер үтеЛгән километр саен бу кешенең немец кор^екти- ровщигы икәнлегенә ышана бара иде.
Ике кеше шулай бер эздән кичке караңгылыкка кадәр бардылар. Алдан баручы туктап, я утырып ял иткән араларда артта баручы да шулай ук итә иде.
Ерактан куе булып күренсә дә, асылда бик сирәк урман башланды.
Араны хәзер кыскартырга да була. Хәсән адымнарын ешайта төште, көн караңгыланып күзләр бәйләнә башлагач, колакларга гына ышанырга туры килә иде.
Кинәт кеше кул фонаре кабызды. Ул агач төбенә утырып, тирә- ягын фонарь яктылыгында күзәтә башлады.
Кук йөзендә хисапсыз күп йолдызлар кабынганчы ул урыннан тормады. Нидер көтә иде.
Урман бетәр алдыннан сазлык ромлыкка әйләнйе. Немец комга чыккач артыш агачы төбенә чаңгыларын яшерде. Бераздан юлчылар тигез яланга килеп чыктылар. Ярты сәгатьлек юлдан соң, ерак- тан-ерактан күңелне шатландырып, ялгыз утның җемелдәве күренде. Алдан баручы тагы тукталды һәм тагы уйланды, аннан уңга борылды.. Аның хәрәкәтләре хәзер аерата сак. Ул вакыт-вакыт ята, юлында очраган һәр калкудан файдаланып, үзен кемгәдер сив- дермәскЬ тырыша иде. Кешенең мондый хәрәкәте Хәсәннең хаклы юравын штагын бер кат исбат итте. «Фриц!»
Каршыда кинәт пәйда булган урманчыкка якынлашкач, кеше эзләгән әйберен тапты булса кирәк, җиргә ятып түшендә шуыша башлады. Бу урман алдының парти-. заннар .аэродромы икәнлеге Хәсәнгә аңлашыла иде.
Немец бу арада бер чокырга урнашты. Чокыр төбендә аның нидер эшләве Хәсәнгә чак кына ишетелде. Ул чокырга таба шуышты һәм күзәтә башлады.
Немец чокыр төбендә һаваны күзәтеп утыра. Аркасындагы ящик — рация хәзер корылып, чокыр төбенә урнаштырылган. Аның тимер антеннасы чокырдан бераз өскә чыгып, куе йолдызлар яктылыгында тонык кына ялтырый.
«Ай бик соң калка» дип уйланды Хәсән, һәм мондый тыныч уй уйлавына үзе дә аптырап куйды.
Ул, эшне озакка сузмас өчен, кесәсеннән пәке чыгарып немецка ташланды. Ләкин ул аңа кадамады, муеныннан эләктереп, чокырдан өстерәде. Немец гырлап тыпырчынды. Көтмәгәндә ташлану аның акылын җуйды булса кирәк, ул бер-ике тыпырчынганнан соң хәрәкәтсез калды. Чокырдан чыгуга ул ияге белән Хәсәннең кулларын кысты һәм кинәт биленнән хәнҗәрен алып Хәсәнгә кизЗнде. Хәсән аның аркасына типте, үзе читкә тайпылды. Берничә секундтан соң алар яңадан бер-берсенә ташланыр өчен җайлы вакыт эзлиләр иде.
һөҗүмне Хәсән башлады. Ул бер секундта немецның' артына' төште. Аның кулына сугып, хәнҗәрен төшерде, ләкин бу вакытны анын пәкеле дә кулыннан ычкынып, җиргә очты. Хәсән немецның күкрәгеннән эләктерде. Алар комлы' җирдә ауный башладылар. Хәсән немецка караганда көчсезрәк иде. Ул моны сизү белән үзенең елдамрак һәм хәйләкәррәк булуын эшкә

Бәхет орлыклары 69
кушты. Менә ул немецтан читкә тәгәрәде, ә немец тора б.ашлагач ана ташланып, аның башын култык астына кыстырып алды. Немецның күзләре атылып чыгардай булып а к а йд ы ла р.
Бераздан немец Хәлсезләнеп Хәсәннең аякларына авып төште. Хәсән чайкалып* аның өстенә ауды.
Хәсән немецның кулларын бәйләргә күтәрелгәндә айның күптән калкып, җиһанны яктыртканың күрде. Ул хәлсезлектән*. абына-сөртенә, рация урнашкан чокырга таба китте. Байтак ерак кителгән иде. Ул бара-бара арыды, авызыннан да, борыныннан да елы кан акты. Ул чокырга җитәрәк тирә-ягында кемнәрнеңдер шаулашуын ишетте. Кемнәрдер аңа таба< йөгерәләр иде. «Партизаннар бит болар» дип уйланды Хәсән. Ләкин ул бер сүз дә әйтә алмады, төпсез караңгылыкка очкан кебек: булды. Кемнәрдер аның кулларын бәйләделәр һәм урманга таба өстерәп алып киттеләр.
Урманчыкны үте:п, кечкенә генә авылга якынлашканда, күк йөзендә очкычлар улый иде. Ләкин очкычларга партизаннар аэродромының кайда икәнлеген берәү дә рация аша хәбәр итмәде. Озак эзләгәннән соң самолетлар бомбаларын сазлыкка ташлап, кире киттеләр. XX. Йөгерек атлар белән...
— Кем монда үзен партизан дип игълан итә? — диде бер усал тарыш.
Тыныч йоклаган. безнең юлчылар чәчрәп аякка бастылар. Кемнәрдер каты-каты атлап өйгә керделәр. Чаршау калтырап куйды. Гаяз пистолет чыгарды. Икесе дә чаршауның ачылып китүен генә көтәләр иде.
— Чык! Борыныңны кигәвен чаккыры!—диде шул ук усал тавыш.
— Антон., синме бу?—диде Гаяз ышаныр ышанмас. «Тавышыдыр
ахыры» дигән татлы фикер Зинаның күңелен кытыклап үтте.
— Борыныңны кигәвен чаккыры, кем ул?
Гаяз шатланып һәм бу шатлыгыннан хәтта Зинаның барлыгын да онытып, чаршауны ачты. Чаршау янында йөзе Тарас Шевченко- ны хәтерләткән, таза гәүдәле бер кеше басып тора иде. Бу кешенен Гаязны күрү белән күзләре зур булып ачылдылар, йөзеннән курну һәм аптырау билгесе йөгереп үтте. Ләкчн бу күренеш күз ачып йомар ык закыт кына дәвам итте. Күзләр кинәт кысылдылар. Антон дигәне өй тутырып шатлык белән шаркылдый башлады.
— Борыныңны кигәвен чаккыры! Ха-ха-ха! Ха-ха-ха!
‘Алар бер минуттан соң да, ике минуттан |гоң да, өйдәгеләрнен һәммәсен елмаерга мәҗбүр итеп, бер-беренең аркаларын пистолетлары белән төя-төя кочаклашалар иде.
— -Җитәр,, бик яхшы кочаклаштык, — диде Антон, һәм әле яңа гына Гаяз артында торган Зинаны күреп, ирексез Гаязга сорау белән текәлде. Аның карашы: «Бу нинди эш тагы, әйт зинһар, миңа хәзер үземне ничек тотарга кирәк» дип сорый иде.
— Бу минем белән бергә задание үтәүче иптәш, Зина.
— Ай-яй чибә-ә-ә-р! — диде Антон Зинаны кысылган^ хәйләкәр күзләреннән кичереп. Зина никадәр кыю булса да, бу текәлгән күзләрнең авырлыгын күтәрә ал-мый аска карады.
Антон моны сизеп, Гаязга текәлде һәм бары шатлануың белдерү өчен генә, тагы барысын да ел- майтып, шаркылдады.
— Күпме булды инде безнең аерылганга? — диде ул, тынып әңгәмәгә керешкәч.'
— Биш ай! /
Ха-ха-ха! Борыныңны кигәвен чаккыры!
Алар бу өйдән чыккач сөйләшеп, сукыр карт алачыгына юнәлделәр. Төн якты иде. Авылның те
70 А. Расих
ге ягында бүре сизенгән этнең улавы колакка чагылып калды.
Партизаннар бу авылда үзләрен бик иркен тоталар иде. Зина партизаннар аракында үзенең элекке партизан чакларын хәтерләде.
Антонның: «Без беләбез, без я-\- шы беләбез» дигән сүзләре колакка чагылып китте. Нәрсә беләләр икән. — дип уйланды Зина. Бераздан Антон Гаяз белән бәхәскә килеп: «Юк. юк!» — дип кычкырды. Зина куркынып кашларын җыерды. Ләкин Антонның тагы шаркылдап көлүе аны тагы тынычландырды.
Покыдан уянып салкынча һавага чыккач чиркандыра, тән һәм акыл ниндидер авырлык сизә иде. Зина түземле рәвештә шау-шулы төркем артыннан баруын дәвам иттерде.
Алачыкка кергәч Антон Гаязга:
— Син, борыныңны кигәвен чак- кыры. бик вакытында килеп чыктың. — диде. — тик бёз сиңа атны бушка гына бирә алмыйбыз. Безгә иске һөнәреңне күрсәт. Син бик ак куллы кеше булып киткәнсең ахыры! Каяндыр кәләш тапкан, — диде ул Гаязга юрамалы ачуланып., һәм шунда ук Зинага: «Сез мине гафу итегез инде, мин шаярып кына» дигәндәй елмаеп куйды.
Партизаннарның сукыр каптка килүләренең сәбәбе бар иде. Карт гомере буена ат заводында эшләгәнгә күрә, алдан барлык хәлне белә иде. Бу партизан отряды исә Брянски урманнарыннан ук килүче отряд булып, андагы халык та төрле иде. (Бу отрядны һәм рота командиры Антонны Гаяз электән үк бик яхшы белә иде).
— Мин каршы /түгел, — диде Гаяз, — бары бер Генә теләк: безгә шул ике йөгерек ат кирәк. Атлар өчен мин утка да, суга да керергә риза.
— Керми тор! — диде Антон, — утка керсәң янарсың, суга керсәң — батарсың!
Гаяз уңайсызланып елмайды. Антон аны онытып сукыр картка борылды...
Партизаннар үз-ара сөйләшеп, тәмәке тарталар, карт исә һичбер хәрәкәтсез, башын иеп уйлана һәм нидер көтә иде.
— Я, бабай, сөйлә! — диде Антон.
— Мине. токымы кыргыры дошман күзгез калдырды, — диде карт. — Мин әгәр күзле булсам үзем дә барыр идем.
Зина партизаннарның ат заводына һөҗүм итәрпэ җыенуларын аңлый иде инде. Аның хәзер тәмам йокысы ачылып, ул уйларын бары шул атлар һәм Польшага тизрәк җитүгә генә юнәлткән иде.
Картның ниндидер мөһим бер нәрсә сөйләргә җыенуы аның үз кыяфәтендә .'дә, партизаннарның аны дикъкать белән тыңлауларында да сизелә иде.
— Айгырлар абзарын сез капкадан керү белән уң якта күрерсез,— диде карт, — ни өчен дисәң, алар- ның бүтән җиргә куелулары мөмкин түгел. Шул, бетте, — диде карт сүзен тәмамлап.
— Шул пын|амы?—диде Антон. Башкалар да аптырашта калдылар.
— Ни җенемә соң кичә безгә, бик зур сер беләм, дидең. Без бит заводтагы кешеләр белән дә җайлый алыр идек.
— Ә менә 'нигә, энекһш, — диде карт, әйтеләчәк сүзләренең әһәмиятен арттыру өчен һаман сузып.— Әгәр минем сүзләремә колак салып тыңласагыз, сез сакчыларга сиздермичә туп-туры ишек алдына үтә аласыз. Абзарга керәсез, андаГы дежуриыйны бедереп, атлар сай-лыйсыз.
— Я, я. бабай, — диде Антон. Карт сүзен дәвам иттерде:
— Бу ат заводы бик күптәнге завод.— диде ул тамак -кырып.
— Монда борынгы заманда замок булган диләр. Шуның калдыгын мин 1933 нче елны ачтым.
Шулай ул елны коеларыбызның ■суы кимеде. Атларыбызга эчәрлек су җитми башлады. Шуннан безнең начальнигыбыз мәрхүм Алексей Ануфриевич болай диде: «Апанае абзый, чит кешеләр яллап тор-

Бәхет орлыклары '
7
ыыйбыз инде, әйдә, үз көчебез белән генә ишек алдына ук бер кое казып ташлыйк булмаса, — ди. Ярый, дим, миннән эш тормый, дим. Кузьма дигән бер карт белән без айгырлар карый идек. Шуның белән киңәштек тә, кое казырга тотындык. Ул бер көнне казый, мине икенче көнне. Шулай, су чыгар вакыт җиткән иде инде, ул көнне мин казып, коеның эшен бе-терергә тиеш .идем. Шулай казып* торам. Инде, мин әйтәм, берәр көрәк алсам, аның астында юеш ком башланыр. Бер көрәк алган идем— астымдагы җир ишелде дә мин җир астына очтым. Әллә, мин әйтәм, җир убу дигән сүз дөрескә чыктымы. Тирә ягыма карыйм, шак каттым. Ниндидер җир астындагы юлга төшкәнмен. Уңга да., |сулга да китә, таш белән түшәлгән. Со-ңыннан мин япа-ялгыз караңгы тынчу коридор буйлап озак йөрдем. Бу җир асты юлының бер башы зовод артындагы ерындыга чыга, ә икенчесе контораның подвалына чыга. Ләкин аларның ике ягы да ябык, бер дә сизелерлек түгел.
Мин Алексей Ануфриевичка бу турыда әйткәч, ул куркынып китте мәрхүм. Шулай курка торганрак кеше иде инде ул. Син инде, Апанае абзый, кеше-карага әйтә күрмә, ди, юк исә., ди, төрле чак була, кай вакыт сакчы йоклап та китә торгандыр, алай-болай караклар белеп калсалар, ди, атларны урлаулары бар,, ди. Мин әйтәм, Ануфриевич, караклар күренми бит әле, дим. Юк, юк| ди, кешегә әйтмичә генә бу коены, суы сасы, дип ябыйк та шуның белән эше бетсен, ди. Нихәл итәсең, начальник кеше әйткәч шулай иттем. Ат урланса, кара аны! дп бит теге. Кое шул көннән бирле такта.белән ябылган •килеш калды. Ул .такта өстендә тирес, ә тирескә үләннәр дә үскән инде.
— Яхшы, — диде Антон, — ә •*ныц срындыдагы авызын ничек табарга инде?
— Менә шул көннән бирле 41 нче елга кадәр, аллага шөкер, атларыбызны урлаучы булмады. Бары 41 нче елны гына’ бу дошман атларыбызны урлады, — диде, карт Антонның сүзләренә әһәмият бир-мичә.
— Аның .ерындыдагы авызын табу ансат, — диде карт бераз тукталганнан соң. — Нәкъ завод турысындагы ерындыда зур таш ята, шул ташны кузгатсагыз юл авызы ачылыр.
Ул төнне һәм икенче көнне безнең юлчылар отряд лагеренда булдылар. Лагерь куе урманлыкта иде. Мондагы землянкалар күптән салынганнар. Бу урында күптәннән бирле отряд яшәгән. Ә быел ул отряд икенче урынга күчеп, аның урынына Антон хезмәт иткән отряд килгән ид!е.
Гаяз күп танышларын очратты. Ул бу танышлары арасында үзен иркен сизә иде. Аларның хатирәләрен тыңлау Зинага да күңелле булды.
Гаяз—карт партизан. Аны бик күп кеше белә иде. Кайбер партизаннар аны күрмәсәләр дә ишетеп беләләр. Зина юлдашының бу кадәр хөрмәтле булуына эчтән генә шатланып куйды.
Икенче көнне төнлә Антон кул астында бер төркем партизан ат заводына киттеләр. Зина төне буе борчылып партизаннарны . көтте.
Ниһаять, төнге өчтә ерактан ат тоягы тавышлары ишетелде. Зина шәлдән генә землянкадан чыкты. Каршы землянка янында ат тыпырдавы, ат пошкыруы, тезген чылбырларының зыңлавы һәм кем-нәрнеңдер аерата ачык., ләкин ят тавыш белән сөйләшүе ишетелде.
— Менә өлгердек әле,—диде бер яшь тавыш шатлык белән.
— Әгәр бүген алып кайтмасак, иртәгә Германиягә озатача(кла^р икән.
— Атлар яхшы, — диде кемдер. Ул урынында тыныч кына басып тора алмаган атның муенына шапылдатып сугып куйды.
— Ә теге яңа егет калдымыни?

72 А. Расах
(Зина куркынып, барлык дикъкатен җикте.)
— Калды, — диде атын сөюче. Бу тавышта Зина хәсрәт тә, моң да ишетте. Аның йөрәге сыкрап кысылды. Ул хәзер үк бу |?үзләрне әйтүче кешегә ташланып, аннан тизрәк аңлатуны үтенмәкче иде, ләкин шул ук тавыш: — Син Гаязны сорыйсыңмы? — диде, —ул хәзер кайтыр.
Зина иркен сулыш алды. Биш минуттан соң юлдан тагы бер төркем атлылар күренде. Алдан килүче теге төркемгә җитү белән атыннан төште дә, яңа килеп туктаган атлыларга:
— Рәхмәт инде сезгә, егетләр!— диде.
— Гаяз! Гаяз! — диде Зина, Гаязны танып.
— Зина, менә нинди атлар! — диде Гаяз шат, бәхетле тавыш белән. — Менә атлар! Иң яхшы йөгерекләр токымыннан!
Алар иртәгесен, җитез йөгерекләргә атланып, Польшага таба чыгып киттеләр. Ә ике көннән соң, 240 километр юл үтеп, данлыклы Беловега карурманлыкларына килеп җиткәннәр иде инде. XXI. Беловега карурманнарында.
Беловега карурманнарының мә-һабәтлеген, андагы агачларның, үсемлекләрнең, ерткыч һәм ерткыч булмаган җәнлекләрнең бик' күп төрле булуын Гаяз, агроном буларак, күптән ишетеп тә, укып та белә иде. Ләкин Беловега урманына керү белән аның күз алдына хыялдан көчлерәк тәэсир калдыра торган күренеш килеп басты. Шуңа күрә алар, урман куелыгына үткәч, ирексездән атларын әкренәйттеләр.
Аяз ноябрь иртәләренең 6epi:e иде. Кояшның нурлары йөз яшәр гигант агачлар аша урманны туп- туры ярган кзиң юлга сирпелгәннәр. Колач җитмәс наратларның пәһлуан сыннары гаскәрдәй юл буена тезелгәннәр. Урман эче ко-лонналар белән бизәлгән хыялый бер бина эчен хәтерләтә, һавада ялтырап очкан һәм юлга түшәлгән кызгылт, алтын-сары, имән, өрән- гс, юкә һәм дардар яфраклары бу күренешне тагы да тулыландыра Һәм матурлата иде. Атлар да, бу мәһабәт матурлыкны сизгәндәй, тантананы бозмас өчен сак кына басалар кебек. Алар да аптырап, колакларын уйнаталар иде.
Гаяз, «охшыймы» дигәндәй, Зинага карап куйды. Зина үзенең куе чәй төсендәге туры атында ирләрчә утырган килеш, күзләрен ‘агачлардан алмый карап барды. Каршыда гигант чыршы күренде. Безнең каһарманнар ихтыярсыз бердән тезгеннәрең тарттылар. Таралып үскән бу чыршының башы әллә кая өктә югала. Аның бөеклеген саклагаңдай әйләнәсендә | карт имәннәр торалар. Ләкин бу йөз яшәгән имәннәр аның тирәсендә кечкенә куаклар кебек кенә күренәләр иде.
Гаяз тәэсирләнгән күзләрен агачтан көчкә аерып, бер генә секундка Зинага күз ташлады. Зина барысын онытып чыршыга текәлгән иде.
— Бу бик карттыр инде, — диде Гаяз.
Ләкин Зина җавап кайтартмады, ул әле һаман, зур ачылган күзләрен, сихырлангандай, агачтан ала алмый иде.
— Син аның юанлыгына *кара^ ничә кеше колачы җитәр икән? — диде Гаяз.
Кузгалып киткәч Зина:
— Сугыштан соң бу урманнарга килми калу’ бер дә гафу ителерлек эш түгел, — диде.
— Бу урыннар бик данлыклы урыннар бит, — диде Гаяз. — Монда хәтта кыргый сыерлар нәүгы- сыннан булган турлар да яшәгән. Соңгы турны 1927 нче елны үтер-гәннәр.
— Нигә үтергәннәр?
Гаяз, ни дип җавап бирергә д» белмичә, җилкәләрен күтәрде. Ләкин бер секунд эчендә аның тыныч йөзе кинәт үзгәреп, куркынган бер төс алды.
Бәхет орлыклары 73
— Зина, Зина’ — дип кычкырды ул. Ашыгып кулы белән алга күр,- сәтте. Якында гына озын муенлы, биек аяклы коҢгыр даниель күренде. Ул атлыларны күреп башта ни эшләргә дә кыймый аптырап торды. Аннан кинәт тайпылып читкә ташланды, һәм агачлар арасында күздән югалды.
— И матурлыгы, и матурлыгы! — диде Зина. Зинаның шат-1 лыктан бит алмалары яна, күзләре ялтырый иде.
—- Бу даниель, аны кайбер кешеләр белмичә кыр кәҗәсе дип атыйларх — диде Гаяз. — Аның туган җире Урта диңгез ярларында.
Атлылар Беловега карурманнаг рында хәвефсез бардылар. Бу юл аларның икесе өчен дә әйтеп бетергесез күңелле юл иде. Урман куелыгында аларга җитез болан-нар, пышыйлар, кабан дуңгызлары, кыр кәҗәләре очрады. Польшага килеп кергәч алар биек агач койма яныннан уздылар.
— Монда зубрлар булырга тиеш, — диде Гаязч—болары инде, бәлки беләсеңдер, боз дәверенең вәкилләре...
Гаяз боларны ильһам белән, бу коточкыч сугыш утларында онытмавына шатланып, сөйли иде.
Бүрәнәдән ясалган биек койма яныннан үткәндә Зина бары зубрлар турында гына уйланып барды. Менә’ менә кыргый, коңгыр кара, яллы, җитез зубрлар көтүе артларыннан тузан болытлары калдырып килеп чыгар кебек тоелды ана. Бу хайваннарның, аска иелгән авыр ’ башлары, эчкә кәкрәйгән к,ыска мөгезләре, җөнтәч маңгайлары актында мәкерле ялтыраган кечкенә күзләре һәммәсе дә Зинаның хыялында сурәтләнгәннәр иде инде. Ләкин зубрлар күренмәделәр. Юлчылар бу койманы уң якта калдырып, көньякка борылдылар. Атлар авыр сулап, ялларын көзге җилдә уйнатып, Нарев елгасына таба йөгерделәр.
Урман читләрендәге бер аланда тукталганда Гаяз, үзенең шифрлы картасына карап, утарның якынлашуын әйтте. Ләкин поляк алпавыты; пан Росташевский утары кайда< икәнлеге әле ачык билгеле тү1ел иде.
Гаяз якында гына күренгән авылга барып килергә булды. Зина атының иярен салдырмаган иде. Ул ияр бауларын чиште, Гаяз иярне салдырды. Атлар шабыр тиргә батканнар. Гаяз аларны аландагы печән кибәннәре янына илтте. Арыган атлар печәнгә үрелделәр. Алар, ашаудан да бигрәк, коерыкларын болгап, башларын чайкап торалар иде.
— Бер сәгатьсез су эчерергә- ярамый әле, — диде Гаяз» атының сыртыннан каккалап.
— Зина, мин барып белешим әле, — диде ул, һәм урманнан яланга чыкты. Алда шактый тигез ачыклык. Ерактан зур костеллы авыл күренә. Кызыл кирпечтән^ салынган өч манаралы, чүлмәк түбәле костелның тәресе кояшның соңгы нурларында ялтырый иде. Озын күләгәләр күренешне ямансу* итәләр. Урман читлегенә куелган- зур агач тәре дә .ямансу күренешкә хас череп, читкә янтайган. Аның- канатлары уртасында кулларын- җәйгән бронза Гайса аерата кызганыч итеп якалган иде.
Гаяз якында гына:
— Пт-ррр! — дип кычкыру ишетте.
Җир сөрүче поляк, кабыргалары» беленеп торган ябык, килбәтсез, зур башлы атын туктатып маташа иде.
Поляк, Гаязның үзенә таба килүенә һич әһәмият бирмичә, туктарга теләмәгән атының дилбегәсен аяк терәп тартты. Ниһаять, ат туктады. Поляк атын тиргәп, буразнага борды.
— Хәерле көн, пан! — диде* Гаяз.
— Хәерле .көн, пан.
— Бу авылда кунарга буламы,, пан!
— Пан кайсы өйдә теләсә шул өйдә куна ала, — диде поляк, — ләкин солтустан рөхсәт алырга»
74
А. Расах
кирәк,, чөнки безнең авылда немец офицеры бар.
— Авылга юл бер генәме?
— Пан шушы юл буйлап барыр, — диде поляк, — пан барган юл әнә теге куаклыкка җитәрәк икегә аерылыр. Пан сулга китмәсен, уңга борылсын.
«Барыргамы, бармаскамы»? дип икеләнде Гаяз һәм бернинди фикергә КИЛМИЧӘ:
— Әйтегез әле. пан, Вонцево биредән еракмы? — диде. -
— Нигә кирәк ул панга?
— Мин пан Росташевский утарына барам.
— Пан Росташевскийны белмим, ләкин Вонцево моннан 32 километр.
— Рәхмәт.,— диде Гаяз һәм бу көтелмәгән хәбәр белән Зинаны шат-ландыру өчен кире урманга керде. Поляк тавышланып атын куа калды. Ләкин ат чыгымлы булды ахыры, туктый белмәгән кебек, кузгала да белми иде. Полякның атны тиргәп кычкырынуы Гаязга шактый ерак киткәч тә ишетелеп торды.
Безнең юлчылар киңәшкәннән соң, Гаяз авылга барырга булды, чөнки атларны урнаштыру турында уйлану кирәк иде.
Гаяз авылга кергәндә кояш офыкка якынлашкан иде. Комлы юл буйлап ул тәртипсез салынган агач өйләр арасына узды. Аның моңа кадәр поляк авылларыннан болан иркенләп үткәне юк иде әле. Ул һәрбер нәрсәгә кызыксынып карады. Мондагы салам түбәле, я фанердан салынган өйләр фәкыйрь тормышның көзгеседәй күзгә ташланалар иде.
Урам аркылы сылу поляк кызы үтте. Көннең салкынлыгына карамастан панинька тездән югары Җәйге күлмәктән, ялан балтырлы иде. Ялан башында маңгай өстендәге чәч өеме, ябык, ләкин зифа сыны, нечкә биле, озын муены бу ят күренеш арасында Гаязга үзенчәлекле һәм матур булып күренде.
Кыз үз уйлары белән мәшгуль иде. Ул озын керфекләрен icnpnen I аязга бер карап алганнан соң, тагы үз уйларына чумып, юлын дәвам итте. Хәтсез озын арбага утырган, дүрт кырлы фуражка кигән карт поляк, дугасыз җигелгән атын каулап, Гаяз яныннан узды.
Үзенең читтә ялгыз гына торуы белән игътибарны җәлеп иткән өй янына җиткәч, Гаяз шунда керергә булды. Өй алды караңгы иде. Эчке ишекне ачуга Гаяз каршына немец солдаты килеп басты. Солдат зур башлы, карчыга борынлы бер карт иде. Аның бер кулында кайнар аш салынган котелок, икенчесендә кәгазьгә төрелгән икмәк. Ул Гаязга шак катып карап торды.
• «Таярга кирәк» дип уйлады Гаяз. Ләкин соң иде инде. Арттан:
— Кем кирәк сезгә? — дип әйтелгән .полякча сүзләр ишетелде. Гаяз артына борылып, немец офицерын күрде. Офицер җансыз карашы /белән аңа .текәлде.
— Паспортыгыз?
Ул эчкә кергәч, Гаязның кәгазьләрендә озак казынды һәм Гаязга тагы үзенең җансыз карашын ташлады:
— Сез Россиядән! Мин доку-ментларыгызны үземдә калдырам. Сезнең мәсьәлә иртәгә хәл кылы- ныр.
Ул, ишек янында күкрәк киереп торган карт солдатка:
— Бу субъектны илтеп ябыгыз!— диде.
Гаяз кергән өй офицер фатиры булып чыкты. Солдат Гаязны, штык белән төрткәләп, саранга алып киТте. XXII. Соңгы талпыну.
Григорий Альберт белән кызык-сынмады. Альберт аның күптәнге танышы иде. Ләкин Федоров аны Альбертка алып кергәндә ул тәбәнәк буйлы, җирән йөзле, күзенә кара күн кисәге бәйләгән ’кешенек серле карашын тойды, һәм эченнән, «карап карыйк, синең ярдәмең ничек булыр» дип уйлады. Полковник
Бәхет орлыклары 75
Федоров «эшенә» хәзер Григорийдан башка тагы бер төркем шпионны җиккән иде, һәм болар арасында сукыр унтер-офицер ролен башкаручы Пауль аерата зур урын тота иде.
Григорий ишек янында гына торып дикъкать белән шул җирәнне күзәтте. Ул Федоров белән Альбертның ниләр сөйләвен тыңламады да (кичә генә ул Альберт белән сөйләшкән һәм аның ниләр әйтергә тиешлеген белә иде). Җирән аңа сыңар күзен ялтыратып сынау карашы ташлады, ә Альберт белән Федоров бүлмәдән чыга башлагач, әкрен генә Григорийның терсәгеннән тотты.
— Мин сезгә ярдәмгә хәзер- мен, — диде )ул.
Григорий аны салкын гына күзеннән кичерде һәм башына зур уйлар төшкән кешедәй, пошынып аннан читкә борылды.
Хәзер инде Григорий әле күптән түгел генә елаучы, мескен әсир кыяфәтендә түге'л иде,, хәзер бу тәкәббер йөзнең кызганыч кыяфәттә була алуына ышануы да .авыр иде.
Ул, үзенең саклыгын югалтып, башын югары күтәргән килеш, оятсыз күзләрен бер ноктага ' текәп ишек алдына чыкты. Бары Федоровны күргәч кенә аның йөзенә элекке ясалма мескенлек йөгерде.
— Менә сез шунда торырсыз, — диде Альберт., башта ук сөйләшеп куйганча коры һәм ачулы тавыш белән, әйтерсеңлә, бу Григорийның Альберт йортына килүе зур мәшәкатьләр ясый, аны зур бәлагә кал-дыра иде.
— Яхшы, ’ пан, рәхмәт! — диде Григорий итагать белән.
Ул шулай сарайга урнашты һәм эшкә башлады. Өч көннән соң Петр Кузьмич авырып түшәккә егылды (полковник куйган бурыч— Федоровны берәр атна түшәккә яткырып. Григорий аркылы кирәкле нәрсәне белгәннән соң, аны үтертү’ иде).
Икенче көнне үк Федоров Григорийны чакыртты һәм Григорий агронохм янында калды.
Григорий кирәк вакытны аңа ярдәм күрсәтә. Кирәк вакытны киресенчә аны тагы да авыруга сабыштыра иде. Федоровның грипп белән егылуына бишенче көн иде инде. Кояш чыкканда төне буе йоклый алмый саташып чыккан Федоров үзен аерата начар хис итте, һәм кояш чыгып,' кояш нурлары каршыдагы кафел. мичне ялтырата башлаганда ул һушыннан язды.
Аның ябык, сөякләренә ябышкан, җыерчыклы йөзен, эчкә баткан күзләрен күреп, Григорий: «Вакыт җитте булса кирәк — дип уйланды, — хәзер ул миңа әйтергә тиеш».
Чыннан да Григорийның юравы дөрес иде. Агроном һушына килгәч шуның турында уйланды. Ул, үзенең озакламый үләсен сизенеп, бөтен гомерен багышлаган хезмәт җимешен үзе бёлән чит ил туфрагына күмеп калдырасы килми иде. Ул Григорийга' әйтергә булды. Ан-нан, уйлангач^ бәлки терелермен әле дип өметләнде. Ләкин хәле начарлануын ул үзе дә сизенә иде инде, һәм хәзер үк серен чишмәве, бары Григорийның бу яклардан исән-сау котылып, үз ягыбызга чыгуына шикләнүдә генә иде.
— Бәлки бераз шурпа ашарсыз,— диде Григорий. Федоров ябык муенын сузып башын чайкады.
— Григорий, — диде ул. Аның зур тамак төене әле аска, әле өскә йөгерде. Григорий аның кулын тотты.
— .Мин сиңа, Григорий Павлович, бер сер сөйләрмен әле’, тик...— диде ул.
Григорий түземсезлек белән күзләрен зур ачып Федоровка текәлде.
.Федоров аңа тагы каерылып карады, ләкин аның йөзе кинәт агарды, күз каралары ярым ябык күз кабаклары астына яшеренделәр — ул тагы һуштан язды.
76 А. Расих
Григорий агрономның кулын ачу белән ташлады, ашыгып бүлмәдән чыкты. Залда Альберт белән Пауль аны көтәләр иде.
— Докторны! — диде Григорий. Пауль чыгып китте. Григорий үзенә сорау белән текәлгән Альбертны күрсә дә, аңа бер сүз дәшмичә, бүлмә буенча йөри башлады. Ул таркау рәвештә, хрусталь рюмкалар белән тулы этажеркага карап торды, аннан зур трюмога текәлде. Аның каршында ярым полякча киенгән, җимерек кашлы, . усал йөзле, кара күзле кеше — үзе тора иде.
Ул көзгедән ак чәчле., зур борынлы докторның бүлмәгә керүен күрде, һәм, әйтерсеңлә. бөтен гаеп аңарда гына иде, — Григорий кашларын тагы да җимереп, шуңа ташланды.
— Начар эшлисез! — диде ул. — ’ Хәзер үк бераз җан кертегез!
Доктор бүлмәгә кереп китте. Григорий өстәлдәге сигара тартмасын ачты, аңа карап уйланганнан соң, кулындагы сигараны кире ташлап, колакларын шомартты. Доктор белән Федоровның нидер сөйләшүе тонык кына ишетелә иде.
Григорий ашыгып өстәлдәге блок-нотка берничә сүз язды. Альбертка сузып:
— Безгә «уенны» яңа баштан башларга туры килер ахыры, — диде. — Менә бу язуны конвертка салып полковникка җибәрегез!
Григорий агроном янына кергәч, аның йөзенә мескенлек, тыйнаклык билгеләре тагы элеккечә бик тиз менеп урнаштылар. Ул, камфара мае җибәрүче докторга кырын күз белән генә карап, Федоровка якынлашты. Аны күрү белән Федоровның йөзеннән елмаюга ошашлы бер хәрәкәт үтте. Григорий агрономның кайнар маңгаен учы белән каплады.
— Зыян юк, Петр Кузьмич, утәр, — дип мыгырданды ул. Петр Кузьминның хәле хәзер яхшыра иде инде. Ул үзендә күз ачарлык көч сизде, ләкин аның уйлары хә-зер яшерелгән орлыклар турында түгел, бары үзенең хәле турында гына иде. Аның күз карашыннан Григорий да шуны ук аңлады. Чөнки Федоровның әйтергә ымсынып та әйтми калуы асылда нидәндер куркудан, яки шул ук Григорийдан шикләнүдән икәнлек шпионга сизелә иде.
Григорий үзенең урманда очрашу вакытында елавын, кирәгеннән артык төшенке күңелле булып күренергә тырышуын ялгышлык дип саный иде. Бу ялгышуны бары бер юл белән генә төзәтергә мөмкинлеген ул күптән уйлап куйган иде инде.
Федоровка шурпа ашатканда, ул агрономның йөзенә карап, —• «Син минем үзәгемә үткән бер җафа булдың инде» дип уйлый иде.
— Артык кирәкми, рәхмәт, — диде карт.
Григорий уянып киткәндәй Фе-доровның башын кинәт мендәргә төшерде.
— Сезнең хәлегез яхшыра башлады ахыры, — диде ул сүз башлап. — Мин артык түзә алмыйм. Мин качарга булдым. Ләкин мин сезне ташлап 1<итә алмыйм. Бу минем вөҗданымны газаплаячак.
«Сүзләрем нинди тәэсир калдыра икән» — дип ул Федоровка карап торды. Тик Федоров хәрәкәтсез һәм игътибарсыз иде.
Григорий сүзен дәвам итте.
— Мин поляк партизанын очраттым. Без качу турында сөйләштек. Сез сәламәтләнә төшкәч, без урманга йөрергә чыккан булып, моннан алты километр эчкәре керергә- тиешбез. Безне көтәчәкләр. Без Польшадан Белоруссиягә китәчәкбез,, аннан өйгә.
Федоров сизгер кеше булса да„ Григорий ялган сөйлидер, һәм ул үзе дә бары ялганлап торган явыз җан дип һич уйламый иде. Аны борчыган бер нәрсә бары Григорий күбрәк хыялланучан, ә реаль эшк^ килгәндә булдыксыз дигән ^фикер

Бәхет ор/гыклары ' 7
иде. Ул шул турыда уйланып ятты, шулай да поляк партизаннарының якында булуы аларда татлы өметләр кузгата иде.
Ә Григорий булачак сәфәр турында уйланып, Федоровның урманга кергәч, «Бәхет орлыклары» турында сөйләячәген,, әгәр дә бу барып чыкмый икән, эшне озынга сузмыйча, аны шунда ук үтереп ташлаячагын күз алдына китерә иде. «Мин аңа юлга чыгу белән, Петр Кузьмич, без ерак юлга чыктык, бу юл бик хәвефле, әгәр андый-мондый серләрең,, әйтәсе сүзләрен булза әйт, кем белә, төрлечә булуы бар, диячәкмен. Ул миңа үзенең орлыклары турында сөйли башлаячак.
.Юк, алай түгел. Мин урман куелыгына аны алып кергәч, ул авырып егылырга тиеш. Ул шунда минем иректә булуымны һәм кайтачагымны белеп, үлә башларга тиеш. Ул үзеннән үзе миңа орлыклары турында сөйли башлаячак. Шулай! Врач белән киңәшергә кирәк. Федоров бер көнне үзен бик яхшы сизсен, ә берничә сәгатьтән соң аяктан егылсын...»
Ул көнне түшәктә үзенә ышаныч белән карап яткан укымышлы турында бер адәм шулай уйлана иде.
XXIII. Солтус сараенда.
Зина бер сәгать буена Гаязны тыныч көтте, соңыннан борчыла башлады. Ул атларны иркәләп, үзен тынычландырырга тырышты. Үзенең борчылуын атлар белән уртаклашты, алардан киңәш тә сорады. Атлар матур муеннарын сузып аңа таба үреләләр Һәм шаярып аның җилкәләрен үзләренең йомшак елы иреннәре белән кытыклыйлар иде.
— Сез мине көтегез, яме? — диде Зина, елмаеп. Ул атларыннан аерылып китүгә аның борчылуы тагы да арта тёште. Шәрипов киткәнгә бер сәгать булган иде инде. Зина ул киткән якка карап торды.
Урман алдындагы калку урыннан алдагы ачыклык яхшы күренә. Уң яктан узган асфальт юл, аның читендәге сары яфраклы каеннар, еш- еш утыртылган тәре баганалары, еракта ялтырап күренгән кечкенә поляк авыллары, хәтта көнбатыш-тагы зур .авылның костелы, аның тәресенең ялтыравы — һәммәсе дә тын һәм тыныч булып күренәләр иде.
Зина баерга якынлашкан кояшның нурларыннан күзләрен ышыклап, авылга таба киткән комлы юлга карады. Анда да бернинди хәрәкәт күренмәде, тынлык иде. Сукачы полякның атын куалавы ишетелеп китте. Бу тавыш Зинаның күңелен ни өчендер сыкрата иде. Аңа бу күренеш бик күптән таныш булган кебек тоелды. «Кайда, кайда күрдем мин боларның барысын? Кайчан булды әле болар» дип, уйланды Зина.
Зина, атларны үзе артыннан ияртеп, җир сөрүче поляк янына китте. Ун минуттан соң ул атларын тагы урман эченә алып керде, һәм. аларны андагы ниндидер ташландык абзарда калдырып, үзе Гаяз артыннан китте.
Гаязны немец офицеры солтус сараена яптырган иде. Шәрипов ябылган көнне бу таш сарай буш иде. Гаяз эченнән үз-үзенә ачуланып, караңгы сарай эчендәч нинди-дер ящикләргә, тагаракларга абы- на-абына бик озак йөрде.
Вакытны әрәм итәргә ярамый иде. Күзләр ияләшә төшкәч, Гаяз качу юлларын эзли башлады. Сарайның стеналарын тикшерде, түшәмгә дә күз салды. Түшәм юка тактадан иде. Аның бер җирендә шактый зур тишеге булуын һәм ул тишектән аска бүселеп печән чыгып торуын күргәч, Гаяз иркен бер сулыш алды.
Чорма тәрәзәсенең сакчы күрми торган якка каравын Гаяз белә иде, әгәр чормага менеп булса, качарга мөмкин булачагын ул тиз аңлады.
Гаяз икенче почмакта яткан зур кәбестә мичкәсен печәнлек тишеге турысына тәгәрәтте. Ләкин аңа менәргә җыенганда кемнеңдер ишек
һ. Расих
янында сөйләшүе ишетелде. Гаяз ишек янына килде. Ярыктан сакчы белән баягы карчыга борынлы солдатның сөйләшеп торганы күренә иде.
Карт солдат кулындагы сынык штыгын ара-тирә сарай ишегенә төртеп, сакчыга нидер сөйли иде, ә аннан читтәрәк торган ике чулак солдат, аның әйткәннәрен куәтләп булса кирәк, сүзгә тыгылдылар. Ләкин сакчының алар белән .бик сөйләшәсе килмәде. Ул карт солдатны этеп кычкырына башлады.
Алар озак сатулаштылар. Сол-датларның сарайга керергә теләүләре., ә сакчының җибәрмәве аңлашыла иде.
«Кертмәсә ярар иде» дип уйланды Гаяз. Карт солдат сукранып читкә китте һәм атлаган саен штыгын җиргә кадап нидер эзли башлады. Гаяз тынычлап кисмәк өсте- нә менде.
Гаяз кисмәк өстенә менгән вакытта Зина авылда ниндидер билгесез бер русның Солтус ишек алдындагы сарайга ябылуын ишетте. Бу «билгесез бер русның» Шәрипов булуы ана ачык иде. Шуңа күрә Зина шунда ук үзенә шушы хәбәрне сөйләүче хатыннан сорашып, Солтус өенә йөгерде. Ул өйләр артыннан Солтус сараена якынлашканда кояш баеган иде инде. Зина сарайның артына килеп чыкты. Туктап ял итте. Сарай артында өч кеше иелеп йөрүе күренде. Зина куркынып люпин арасына яшерен-де.. ‘
Бераздан Зина бу өч кешенең немец солдатлары булуын һәм аларның җирдән нидер эзләвен аңлады. Бу минутта ул каһәр суккан бу өч солдатның тизрәк моннан китүен генә тели иде. «Әгәр Гаяз анда булса аны ничек тә коткарып булыр иде, чорма тәрәзәсе янга -караган» дип уйланды Зина.
һава караңгыланды, уң яктан ачы җил И1СӘ, тирә,яктан корыган люпиннарның кыштырдавы ишетелә. Ә солдатлар һаман сарай тирәсендә йөрделәр. Алар сарай ар-тын чукып бетергәннән соң, чарлак тәрәзәсенә карап тордылар. Исәплә* ре чормага менү иде ахыры, һәм чыннан да аларның берсе стенага сөялде, икенчесе аның өстенә менде, ә өченчесе сарай читеннән, пилоткасын салып, балаларча сакчыны күзәтә башлады.
Озак маташканнан |гоң солдатларның икесе чорма тәрәзәсенә кереп югалдылар, ә сакчыны күзәтүчесе түбәндә калды. Ул түземсезлек, белән иптәшләрен i көтә иде.
Шәрипов такталарның кырыннан эләктереп өскә күтәрелергә җыенга нда„; өстә печән кыштырдавы ишетелде. Ул сискәнеп башын күтәргәндә печән арасыннан бер ку.т килеп чыкты. Кул Гаязга таба үрелә, кыска юан бармакларын тырпайткан иде. Өстә тонык кына булып сөйләшү ишетелде. Кул күтәре. леп юкка чыкты. Өстә сөйләшү та-гы да ачыклана төште, печән тагы да ныграк кыштырдады. «Печән арасыннан полякларның яшергән байлыкларын эзлиләр күрәсең» дигән фикер ирексездән Гаязның башыннан үтте һәм ул ялгышмады. Немец солдатлары чыннан да хәзинә эзлиләр иде.
Менә тагын бер-бер артлы ике кул күренде. Куллар бармакларын әле тырпайтып, әле йомып аска, һаман аска, бу бик тирән «ящик- ның» төбенә җитәргә омтылып үрелделәр. Шәрипов артык түзә алмады: кулларны бердән эләктереп бердән аска тартты. Ике солдат үзләре белән бер кочак печән өстерәп киң авызлы кәбестә кисмәгенә егылдылар. Гаяз сикереп өскә менде, чарлактагы печәнгә абына- ава тәрәзәгә таба йөгерде. Кемдер аңа чарлактан төшәргә ярдәм итте. Ул җиргә төшеп җиткәч туп-туры базга йөгерде. Люпин арасындагы куяннар куркынып читкә ташландылар. Гаязның каршысына уйламаганда Зина килеп чыкты.
— Урманга, — диде Гаяз, һәм Зина артыннан йөгерде. Ярты сәгатьтән соң алар чаптар атларга атланып, асфальт юлдан көнбатыш
Бәхет орлыклары
ка таба чабалар иде. Атлар сизенеп, җилдәй очтылар, тояк асларыннан чаткылар чәчрәде.
Бер вакыт ял итәргә туктаган арада Зина:
— Син борчылма, Гаяз, мин пан Росташевскийның утарына илтә торган юлны белдем, — диде.
XXIV. Табылган ата
Хәсән уянып күзләрен ачканда янында торган күзлекле картны күрде. Картның йөзе, хәтта киемнәре дә таныш иде. Ул газапланып аны хәтерләргә тырышты, ләкин һнч хәтерли алмыйча тагы күзләрен номды. Акрын тавыш белән сөйләшү ишетелде. Бу тавышлар да аңа таныш иде. Яңа гына кергән кеше:
— Хәле ничек, хәле ничек? — диде.
— Зарарлы түгел, ул канын күп югалткан, аннан гомуми хәлсезлек, ярасы куркынычлы түгел.
— Аны тизрәк терелтергә кирәк, Нзан Иванович, — диде таныш яшь тавыш.
Сүзнең үзе турында баруы Хәсәнгә билгеле иде. Ләкин ул телен кыймылдата алмыйча бу тавышларның кемнәрнеке икәнлеген һаман хәтерли алмыйча ятты. Ниһаять, адым тавышлары ераклашты, ишекнең нык бәрелеп ябылуы ишетелде, барысы да китте булса кирәк, дип уйланды Хәсән.
«Кара, минем хәлне сораучы Дум., ко бит» дип уйланды ул кинәт хәтерләп, һәм аңа берьюлы җиңел булып китте. «Ләкин бу Иван Иванович дигәне кем? Аның да тавышы таныш бит».
Хәсән, хәтерли алмый азапланып, күзләрен йомган килеш ятуын дәвам иттерде. Ишек тагы ачылды. Эчкә салкын үтте, аның артыннан жиңел адымнар ишетелде.
I — Думко булдымы монда? — лидс кемдер. «Э, бу комиссар бит» дип таныды Хәсән. «Комиссар кем белән сөйләшә соң, монда кеше калмаган- иде бит».
Комисюар җавап алмастан:
— Гәрәевнең хәле ничек соң?— диде.
Баягы таныш тавыш,-
— Хәле яхшыра, ул озакламый уяныр дип уйлыйм. Хәзер ул һушына килде инде, ләкин бик тнрән’ итеп йоклый, — диде.
— Озак, — диде комиссар борчылып, — икенче тәүлек була түгелме?
— Икенче, — диде кеше.
Хәсән башта бу «икенче»нең мәгънәсенә төшенә алмады, ләкин кинәт күз алдында эшләнәчәк эшләр: Федоров, Гаяз, Зина барысы да берьюлы пәйда булдылар. Ул, күзләрен ачып, тавыш килгән якка текәлде. Землянканың түрендә ике кеше сөйләшеп торалар иде. Хәсән аларның берсе комиссар булуын белде, ә комиссар янындагы ак халатлы шактый юан, тәбәнәк кешене тагы хәтерли алмый ятты.
— Шулай ук ике тәүлек- булдымыни инде? — диде ул, үзенең аек 'тавышы .белән сөйләшеп торучыларны бүлдереп. Алар бердән борылдылар да, елмаеп, Хәсәнгә таба килә башладылар.
— Хәлегез* ничек? — диде комиссар.
— Шулай ук ике тәүлек үттемени инде? — диде Хәсән, тагын кабатлады.
— Әйе, — диде күзлекле, елмаеп. — Зыян юк. сез хәзер терелдегез инде, борчылмагыз.
— Мин торам, — диде Хәсән һәм күтәрелеп урынга утырды. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде. Ул үзенең бу хәлсезлегенә сукранып куйды.
— Минем сезгә әйтәсе сүзләрем бер дә кичектерүне түзә алмыйлар, — диде ул комиссарга. — Зинһар мөмкин булса Думконы да -чакыртыгыз әле.
— Яхшы, — диде комиссар,.—сез безгә бик мөһим хәбәрләр алып килгәнсез ахыры, ләкин башта ук әйтегез әле, безнең Гаяз исәнме?
— Белмим, — диде Хәсән комис-сарның күзләренә карап. Ул комиссарның куркынуын сизгәч: — бел-
В"» А. Расих
мин, ләкин исәндер дип уйлыйм, — •Дип өстәде.
— Хәзер мин Думконы алып керермен, — дип комиссар урыныннан v кузгалды. Ләкин Иван Иванович •аңа юл куймады, команданы эз- •ләп, үзе чыгып китте.
— Нинди кеше соң бу? — д ie Хәсән Иван Ивнович турында — бик таныш йөз.
— Бу безнең Иван Иванович ди,- гән фельдшер, — диде комиссар. — Без аны юлда вакытны колоннадан коткарган идек, соңыннан аны безнең разведчикларыбыз урманнан табып алып кайттылар. Юл таба алмый урманда адашып йөргән. — Комиссар елмаеп куйды.
— Ул Иванов түгелме соң? Хә-терләдем. — диде Хәсән эченнән тынычланып.
Хәсән торып итекләрен кигәндә, Думко керде.
— Сәлам! Сәлам!—диде ул.— Я, нинди хәбәрләр? Безнең җибәргән кешебез сезне тапкан икән алайса?
— Аны мин күрмәдем, аңы Гаяз күргән. — диде Хәсән.
Алар өчесе дә рәттән койкага утырып озак сөйләштеләр.
Әңгәмә беткәч Думко:
— Син бүген Иван Иванович ка-рамагында булырга тиеш,— диде,— ә иртәгә син теләгәннәрнең һәммәсе дә хәзер булыр.
Хәсән, өстәл артына утырып, үзенә китерелгән ат итен ашарга җыенганда, ишектән Иван Иванович к°оде.
— Сез мине таныйсызмы, Иван Иванович, — диде Хәсән.
— Таныйм да, танымыйм да.
— Исегездәме, мин сезнең куы-шыгызда кунып чыккан идем? Хә-терлисезме, сез миңа колоннадан үзегезнең уңышсыз качуыгыз турында сөйләгән идегез?
Ивановның аңлаша алмый торуын күреп Хәсән тагы мисаллар китерде:
— Хәтерегездәме, сез Федоров турында сөйләгән идегез?
Иван Иванович, маңгаена ике бармагын куеп:
— Хәтерләдем! Хәтерләдем!—дип кычкырды.
Алар икесе дә көлешеп алдылар.
— Сез әллә Федоровны эзләүчеме? Әйтегез әле, ул дөньядамы?
— Белмим-, — дңде Хәсән кинәт күңелсезләнеп. Аның күңеле тагы сыкрап куйды.
— Әйеһ әйе, — диде Иванов, сөй-ләнгәннәрдән үзенчә нәтиҗә ясап.— Шулай булды шул. Мин дә менә япа-ялгыз калдым.
Хәсән ат итен кискәләп комсызлык белән ашарга тотынды.
— Менә сез шуны гына исәпләгез, ни кадәр явызлыклар китерделәр бу фашистлар! Атасы монда, анасы тегендә. Таралып бетте -кеше. Коточкыч бит.
Иван Ивановичның соңгы вакытта күбрәк сөйләгәне бары шул семья бәхете турында иде. Улүзея асылда эш белән, хезмәт уңышы белән юатып һәм хәтта шуның аркасында бәхетле булып торуына карамастан, буш вакытларны ялгышып, бәхет ул бары семья бәхете генә дип уйлый иде.
Ул, Хәсәннең кызыксынуы-кы- зыксынмавы белән һич исәпләш- мәстән, үз сүзен дәвам иттерде:
— Менә сез күз алдыгызга китерегез.* Минем хатыным бар иде, дүрт балам бар иде. Бары да бетте, япа-ялгыз гына калдым.
— Әйе, бик күңелсез хәл,— диде Хәсән. — Ләкин ни эшләргә кирәк соң? Бәхет бит ул семьяга гына бәйләнмәгән. Сугыш бетсен, сез дә бәхетсез булмассыз әле.
«Ни эшләргә кирәк соң?» дигән сорауга Иван Иванович үзе дә җавапны тиз генә бирә алмады, ләкин бераздан, күңелен тутырган тойгыларга түзә алмыйча, дулкынлану белән торып бүлмә буенча йөри башлады.
— Әйе, әйе,— диде ул ярсып,— һич булмаса киләчәк буыннар күрмәсен инде*.
Хәсән аның сыныннан,, кыяфәтеннән, йөзеннән күзләрен алмый ана карый иде. һәм ул ирексез Зинаны хәтерләде, Иван Ивановичның йө

Бәхет орлыклары 81
зендәге ниндидер сызыклар Зинаныкы белән уртак, картның ачык зәңгәр күзләре, вакыт-вакыт кашларын сирпеп куюы, тавышсыз гына көлүе Зинаны хәтерләтә иде.
— Иван Иванович, сезнең Зина «семле кызыгыз юк идеме? — диде Хәсән.
— Зинаида һәм Татьяна исемле кызларым бар иде, — диде карт, һәм сорау белән Хәсәнгә текәлде. — Сез нигә сорыйсыз?
— Мин белгән Зина Ивановна 22 яшьләрендәге блондинка, аның апасы булган. Алар сугыш башыннан бирле армиядә хезмәт иткәннәр. Апасы үлгән, ә Зина әле дә исән.
Иван Иванович күзлеген салып, яулыгы белән аның пыялаларын сөртте.
— Сез шаяртмыйсызмы? Сез сөйләгән кыз минем Зинам түгелме соң?
Хәсән картка Зина турында бел-гәннәрең сөйли башлады. Ул Зинаның чыннан да фельдшер кызы •булуын аңлагач, бу ләззәтле эшне озаккарак сузу өчен,, ашыкмыйча гына барлык тулылыгы белән сөйләде. Иван Иванович исә шатлыгыннан йөзен күз яшьләренә чылатып елмая, йодырыгы белән балаларча күзләрен уа һәм үзе дә сизмәстән халат итәгенә борынын сөртә иде.
— Мин иртәгә кичке алтыдан да калмый Польшага очам. Анда ' сезнең кызыгызны да очратачакмын һәм... — диде Хәсән.
Ул «һәм аны монда алып килермен» димәкче иде, ләкин бу кадәре- сен үк әйтү, бәлки, юкка гына өметләндерү булыр дип тукталды.
Хәсән иртәгесен Польшага очты.
XXV. Урманда.
Григорий, барлык ысулларны кул-ланса да, бернинди дә нәтиҗәгә ! килә алмады. Петр Кузьмич үзенең серен аңа әйтми һәм әйтергә дә «сыенмый иде.
Григорий ваз кичте һәм, полков-никның рөхсәте белән, иң соңгы чараны кулланырга булды. Ул чара 6 .С. Ә- № 7-3 буенча Григорий, кайчандыр сөйләшеп куйганча, Федоровны урманга алып китәргә тиеш иде. Аның бурычы урман эченә кергәч, үзенең кемлеген белгертми элеккечә дус булып серне белергә тырышу, әгәр алай барып чыкмаса, агрономны атып үтерү иде.
Григорий, Федоров «эшеннән» тәмам туйган иде инде. Аның канга сусаган табигате, Федоровның серен белүдән дә бигрәк, хәзер аның үлеменнән ләззәт табачак иде. Көтелгән көн килеп җитте. Федоров үзен яхшы сизде. Алар иртәдән үк качуга хәзерләнә башладылар.
— Сез, Петр Кузьмич, барыннан да бигрәк сохари хәзерләгез, чөнки партизаннарның да ашау ягы яхшы түгел бугай.
— Минем ике килограмм сохарием бар, шул җитәрме?
Григорий җитди кыяфәт белән уйланды да:
— Яңадан берәр килограмм кирәк булыр, — диде, аннан өстәп, — хәер, җитәр, минем үземдә дә бер бөтен икмәк бар әле,„—диде ул ничектер ясалма рәвештә күзләрен яктыртып, һәм бу ясалмалык хәзер генә кинәт Федоровның күзенә чагылып калды.
Петр Кузьмич үзенең әйберләрен җайлап пальто кесәләренә тутырды, читтән күренмиме дип көзге каршында озак әйләнгәләде һәм түземсезлек белән сәгатькә карый башлады.
Көндезге аш гадәттән тыш начар булды. Аның өстәвенә бүген Федоров көне буе-хуҗалардан бер кем дә булмавын |гизенде. Ләкин алар- ның кичә үк моннан бөтенләйгә китүләрен ул белми иде әле.
— Киттек! — диде Григорий. Гри-горийның та!вышы ничектер бик дорфа булып тоелды. «Бу ни булды, минем үземә шулай тоеламы, әллә юк исә...» дип уйлады Федо-. ров. Григорий, Федоровның сәер* карашыннан ни уйлаганын үзе дә сизде булса кирәк, хәлне төзәтү өчен елмаеп:
82 А. Расах
— Бүген безнең бәхеттәндер инде — диде, — хуҗалар кайдадыр киткәннәр.
Аның артыннан ишек алдына чыккан Федоров «нәрсә булыр инде»—дип уйланды.—«Монда үлгәнче качарга омтылып үлүең яхшырак».
Ул башына килгән шундый кыю уйдан җанланып, үзенең моңа кадәр шундый гади нәрсәне аңламавына һәм эшкә ашырмавына аптырады. Ул хәзер Григорийга карата ниндидер әйтеп бирә алмаслык буталчык бер фикердә иде һәм күңеленең кайсыдыр бер тирән почмагын-да аңа карата шик саклана иде.
«Киттек» дип әйткән вакытта аның явызлык белән кабынып куйган күзләрен күреп калгач, Федоровның күптән аңлаешсыз бер тойгы булып кына яткан бу шиге, суга көч белән батырылган кал-кавычтай, ычкынып өскә чыкты. Ки-черелгән вакытлар үзләренең яңа якларын күрсәтеп күз алдына килеп бастылар. Комлы Белоруссиянең юллары; Григорийның Федоров белән якынлашуы; аларның качулары, сакчыларның бик якын булып та качакларга тидерә алмаулары, кара урман, ташландык өй артында утыру. Григорийның икмәк белән сыйлавы; аның агарынуы; концентрация лагерендагы Александр Петровичның ниндидер ишарәләр белән сер әйтергә җыенуы; аның агроном алдында ук үтерелүе; ниһаять, Григорийның монда килеп чыгуы; Александр Петрович исемен ишетү белән куркынуы; Григорийның сукыр немец белән ниндидер якын мөгамәләсе — бу күренешләр һәммәсе дә Федоровның күз алдына аерата куе буяуларда килеп бастылар. Ул куркынып, янында баручы, хәзер аерата җирәнгеч Григорийга текәлде. Григорий, җансыз караш белән күзен бер ноктага текәп, нидер уйланып бара иде.
Петр Кузьмич артык бара алмас булды. Ул кинәт туктап, юл читендәге киселгән агач төбенә утырды. Григорий моны сизми иде ахыры, ул таштай хәрәкәтсез йөзен үзгәртмичә һаман нидер уйланып баруын дәвам итте. Петр Кузьмич күзләрен учлары белән каплады. Григорий, янындагы Федоровны күзеннән югалтып, артына борылды.
— Петр Кузьмич, арыдыгызмыни, әллә хәлегез начармы?
Федоровның күзләре нәфрәт белән тулган иде. Аның ак сакаллы- ияге ничектер алгарак чыккан, куе кашлары җыерылган, кечкенә коңгырт күзләре ачу белән ялтырыйлар иде.
— Сез миңа әйтегез, — диде ул кинәт ачы кычкырып, — сез мине кая алып барасыз?
Григорийның йөзендәге ясалма күренеш табигый ачуга әйләнде, ләкин ул әле һаман уен бетмәгән дип хңгаплый иде.
— Нәрсә сорыйсың син миннән?! — диде ул тупас итеп. — Синең белән без кайчаннан бирле инде качу турында сөйләшәбез?!
— Мин качмыйм! Сезнең белән качмыйм!
Григорий, бераз уйланып торганнан соң, мыскыл аша елмаеп:
— Ә, синең немецларга хезмәт итәсең киләме? — диде.
Григорий үзенең бу мыскыл бүзләре белән картны котыртырга, чы- гырыннаң чыгарырга уйлаган иде, ләкин Федоровның дикъкатьсез утыруын һәм хәтта Григорийны бөтенләй ишетмәвен' күреп, ул шул ук ясалма* ләкин хәзер эчендә кайнаган ачу аркасында бөтенләй уңышсыз чыккан ягымлылык белән:
—- Петр Кузьмич, җаным,— диде,— без синең белән.ни кадәр газаплар кичердек! Нинди авырлыклар аркылы үттек...
Ул хәзерләнгән сүзләрен артык дәвам иттерә алмады. Башына килгән фикер аңа тынып, тирә-ягына каранырга кушты.
Ул бүре кебек бөтен гәүдәсе белән борылды һәм чалбар кесәсендәге пистолетын капшап куйды. Аның хәзер үк ^пистолетны Федоровның биек, киң, җыерчыклы ман. гаена төзисе килде. Ул тагы каш
Бәхет орлыңлары^ 83
ларын җыерып уйлады һәм әкрен тавыш белән:
— Сез миңа үзегезнең серләрегезне әйтергә вәгъдә иткән идегез/— диде.
— Хәтерегездәме, —диде ул Фе-доровның кузгалып куюыннан җанланып. — Моннан өч көн элек. Сез ята идегез. Сез миңа вәгъдә бирдегез...
Федоров кинәт хәйләкәр кысылган күзләрен Григорийга күтәрде ДӘ:
— Ай-яй-яй! — диде. Григорий «бетте» дип уйлады. Хәзер аңа барлык эшнең ахыры шунда икәнлеге ачык иде.
— Хәзер үк сез миңа орлыкла- рыгызның кайда яшерелгәнен әйтегез! — диде ул кычкырып һәм кулларын йомарлады.
Федоров дәшмичә, .үз алдына уйланып, башын чайкавын дәвам итте. Ул һаман кинәт калыккан бу хәлгә аптырап, моңа кадәр шундый зур һәм сизелерлек эшләр булса да бу Григорийның кем булуын аңламавына аптырый, үзенең гомере буена эшләп тә һәм, ниһаять, «бәхет орлыкларын» табып та аларны халкына бүләк итә алмавына сызлана, сугышка кадәр бу зшне матбугатта яктыртмавына үкенә иде. Ул бу катлаулы тойгыны бары иелгән авыр башын чайкап кына тышка чыгара алды.
Ул янындагы ниндидер чит, кабахәт кешенең нидер әйтеп кычкырынуың хәзер ишетми иде. Аңа бу кеше төштә күренә торган дәһшәт кебек булып тоела иде.
— Үтерәм мин сине!—дип үкерде Григорий һәм Федоровка ташланды. Ниндидер авыр нәрсә Федоров яңагына бәрелде, ул ыңгырашып, корыган чирәмгә ауды.
— Үтерәм, үтерәм!! — дип үкерде Григорий.
Ниһаять ул, нидер хәтерләгән кебек, ашыгып читкә китте. Ләкин биш адым атлау белән ул, хәтерләгән нәрсәсен онытып, туктап калды. Ул уйлый алмый иде. Ләкин хәтеренә төшкәне аныңча бик, бик кирәкле эш иде. Ул ауган Федоров янында арлы бирле йөрде.
Кинәт аның йөзенә дәһшәтле елмаю чыкты.
— ӘП — диде ул хәтерләп. Кесәсеннән пистолет алып ул авыр сулап яткан Федоров янына ашыкмыйча гына килде һәм оятсыз,, елауга ошаган бер елмаю белән аның маңгаена пистолетын терәде- Шул чакта кемдер агачлар арасыннан чыгып аны бер сугуда аяктан екты. Кемдер бик каты аның йөзенә типте. Шуннан башка ул берни дә тоймады... -
Федоров башын күтәргәч, үзенә текәлгән таныш кара күзләрне күрде. Ул кеше Федоровның авыр башын беләгенә салган. Аның артында, шулай ук, ничектер таныш тоелган киң йөзле кеше тора. Иркә куллы, ак йөзле ниндидер яшь кыз Петр Кузьмичның авырткан яңагы- гын бәйли.
— Хәлегез ничек, Петр Кузьмич? — диде Хәсән. Агроном кипкән иреннәрен кыймылдатты, ләкин бер сүз дә әйтә алмады.
— Бу мин — Шәрипов, мине хә-терлисезме? — диде арттагысы.
Федоров, күз караларын йөртеп, үзен коткаручы өч кешене дә, күзләреннән кичерде.
Ул анык берни дә аңламады, ләкин аның күңелен коточкыч төштән соң гына була торган уяну рәхәтлеге иркәли иде инде.
Ахыры.
Хәсән партизаннар очкычында пан Росташевский утарына бик вакытлы килеп төште. Ул төшкән урман аланында аны дуслары кичәдән бирле көтәләр иде инде. Шул көннән башлап алар утарда Федоровны сагалап йөри башладылар.
Югарыда язылган вакыйгалардан соң нәкъ бер сәгать үткәч,' утар янындагы урманнан кечкенә генә очкыч күтәрелде. Ул Польша җирләрен хәвефсез-хәтәрсез узды да,, партизаннар лагерена җитте.
84 А. Расих
Шатлыклы минутлар иде бу. Зина үзенең кыйммәтле әтисен очратты. Федоровның кәефе яхшыра башлады. Күп тә үтмәде, лагерьга зур җирдән Федоровны алыр өчен җибәрелгән ике моторлы зур очкыч килеп төште. Дусларның аерылышу минуты җитте. Тулган күңелләр. Елмайган йөзләр.
— Бәхетле юл!
— Озакламый җиңү бәйрәмендә очрашырбыз!
— Москвада!
— Казаңда!
— Сау булыгыз, кадерле дускайлар!
— Хушыгыз!
Шушы төнне очкыч фронт сызыгын кичеп, Хәсән белән Петр Кузьмичны безнең якка алып чыкты. «Бәхет орлыклары» табылды. Петр Кузьмич Федоров киң күләмдә тәҗрибәләр уздыра башлады...
Бетте.
1944-1946.