Логотип Казан Утлары
Публицистика

„АЛАР ВАТАН ӨЧЕН СУГЫШТЫЛАР"’


/ •
I
Русның мәшһүр язучысы, Сталин
премиясе лауреаты Михаил Шолохов
безнең укучыларыбызга үзенең гүзәл
романнары — «Тын Дон» һәм «Күтәрелгән
чирәм» белән күптән таныш һәм иң сөелеп
укыла торган язучыларның берсе.
Сугыш елларында Михаил Шолохов
фронтта була. Анда ул совет кешеләренең
батырлыкларын өйрәнә һәм үзенең өченче
зур әсәре — «Алар ватан өчен
сугыштылар» романын яза башлый.
Бу . китап тәмам булмаган әле.
Матбугатта аның аерым бүлекләре генә
игълан ителде. Шунлыктан әсәр турында
тулаем сөйләргә ир- тә. Шулай да аның
идея юнәлеше көн кебек ачык.
Әсәр Кызыл Армиянең вакытлы чигенү
күренешләрен күрсәтү белән башлана һәм
без ул еллардагы авыр вакытларны кичереп
үтәбез. Авылларыбызны, шәһәрләребезне
явыз дошманга калдырып киткәндә йө-
рәкләребезгә укмашып калган сыз-
лануларыбыз яңадан кузгалалар. Эсседән
иреннәре яргаланган, кояштан, җилдән,
тузаннан йөзләре каралган, йончыган һәм
ябыккан кешеләр җанлы булып, күз алдына
киләләр. Сия аларның адымнарын гына
түгел, сулыш алуларын да ишетәсең кебек.
Менә бик нык кыйналган, бик күп
кешеләрен югалткан полк атлый. Ләкин ул
җимерелмәгән, аның корыч дисциплинасы,
оешканлыгы бар, шуның белән ул көчле.
«Кыйналган полкның шушы әкрен генә
барышында, каты сугышлардан, кызу->
с М. Шолохов — «Алар ватан өчен су- гыштылар». А.
Гомәр тәрҗемәсе. Рехак- торы Г. Разин. Татгосиздат
басмасы.
D6 бит. Бәясе 2 сум,
IV. ВС. O.“№7-d дан, йокысыз төннәрдән һәм
озакка сузылган юл йөрүдән тәмам
талчыккан, ләкин һәр минутта яңадан
сугышка ташланырга хәзер торган бу
кешеләрнең шушы тын . адымнарында
ниндидер бөек һәм йөрәккә үтә торган бер
нәрсә бар иде.»
Сугышчылар өчен кадерле туган
җирләрне калдырып китү бик авыр. Ә китә
алмыйча калучы картларга, ауруларга һәм
балаларга бу хәл тагын да авыррак, алар
немецлар тарафыннан вакытлыча
оккупация- ләнгән территориядә калырга
мәҗбүрләр.
Бер хутор аркылы үткән чагында Петр
Лопахин раклар пешереп торыр өчен чиләк
һәм бер чеметем тоз сорап бер йортка керә.
Ишек алдында йөрүче карчык аңа: «Сезгә
тоз кирәкмени? Мин сезгә тоз түгел, менә
бу шакшы тизәкне дә бирмәс идем» ди.
Аптырап калган Лопахин күзләрен чет-
чет йомып,
— Нигә бу кадәрле ачуланасыз? — дип
сорый.
— Ә син нигә икәнен белмисең, мени?
— ди карчык кырыс кына. — Оятсыз күз!
Кая барасыз? Донның аръягына чыгарга
ашыгасызмы?'Ә сезнең өчен кем сугышыр?
Бәлки,, безгә, карчыкларга мылтык алып
үзегезне немецлардан сакларга ку-
шавсыз?
Оятыннан кызыл комач шикелле
кызарган Лопахинга карчык тагын да
ачырак сүзләр әйтә. Лопахин- ның:
«армиядә беркемең дә юктыр синең, юкса
болай сөйләмәс идең» дигән сүзләренә
каршы карчык эч улы һәм кияве фронтта
икәнен әйтеп өсти: «Син миңа чит кеше^
шуңа күрә генә мин синең белән болай
ипләп сөйләшәм, менә хәзер .

146
Г. Камило»
шушында улларым кайтып керсәләр —
мин аларны ишек алдына да кертмәс идем.
Таяк белән маңгайларына бирер идем дә,
әйтер идем: «Ләгънәт төшкерләре,
сугышырга алынгансыз икән, кеше төсле
сугышыгыз, артыгыздан дошманны" бөтен
держава буйлап сөйрәп йөртмәгез, кеше
алдында карчык әнкәгезне рисвай
итмәгез!» дияр идем», ди.
Горур карчык, хакыйкатьле карчык. Ул
авыр елларда халык шундый ачы сүзләрне
әйткәләде. Ул сүзләр кирәклеләр иде, алар
сугышчыларга сугышырга ярдәм иттеләр,
аларда явыз дошманга карата нәфрәтне
арттырдылар.
Романның моңа кадәр игълан ителгән
кисәкләрендә ике солдат, ның — Николай
Стрельцов белән Петр Лопахинның
образлары аеруча истә кала. Алар икесе ике
тип, икесе ике характер. Алар язучы
тарафыннан уйлап чыгарылмаганнар, алар
чын тормыштан алынганнар. Фронтта
йөргән чакларда без меңнәрчә
Стрельцовларны һәм Ло- пахиннарны күрә
торган идек.
Ике дус «Якты юл» колхозы өчен барган
сугыштан соң дуслашалар. Якташлар да
булып чыгалар’. Шолохов аларны берничә
штрих белән генә күрсәтеп үтә, ләкин ге-
ройлар онтылмаслык булып калалар.
Аларның һәрберсенең үз сүзләре, үэ
йөрәкләре, үз акыл төзелешләре бар.
Лопахин шаян, әче телле, хатын-кыз
яратучан. Стрельцов, үзенең табигате
буенча уйчан, шуның өстенә анын шәхси
кайгысы йөрәген талый — сугышның
беренче көнендә аның хатыны ташлап кит-
кән.
Лопахин чын совет сугышчысы.
Стрельцов та сугышчы. Аның уйча нлыгы
пессимизм түгел. Ул уйчан һәм җитди, ул
вакыйгаларны төрле күзлектән чыгып
тикшерергә тыры- гйа. Аның уйлары
тарихи вакыйга- ^ларның бөеклеге
турындагы уйлар.
Бу ике дусның холыклары икесе ике
"төрле, ә дошманга <5улган нәфрәтләре —
бер. Укучы Лөиахиннвщ Дошманга каршы
аяусыз сугышуыма ышанган кебек,
Стрельцовның да сугышта кулы
калтырамавына нык ышана. Һәм ул шулай
була да.
Менә сугыш башлана. Бөтен полктан
исән калган йөз унҗиде сугышчы һәм
командир, танклар өстендә килгән немец
автоматчыларын чигенергә мәҗбүр итәләр.
Сугыш күренешләрен Шолохов
искиткеч осталык белән яза һәм шул ук
вакытта сугышчыларның, эчке
Кичерешләрен гаҗәп тулы итеп бирә.
Немец танкларының беренче ата-
каларыннан соң, икенче атакалары кире
кайтарыла. Шуннан немецларның
коточкыч һава атакалары башлана.
«Полкның бик санаулы гына булып калган
сугышчылары актыккы көчләрен куеп
каршы торалар: аларның утларының көче
кими бара — дошманга каршы торырлык
кешеләр азая...» ҺӘхМ моңлы-са- гышлы
егет Николай Стрельцов окоп төбеннән
күтәрелә. Ул контужен булган, яртылаш
туфракка күмелгән, башы әйләнә, ләкин ул
үзенең җилекләрендәге көчсезлегеи җиңә.
«Ул берни дә ишетмәстән һәм тирә ягында
барган бернәрсәгә дә игътибар итмәстән,
яшәргә һәм соңгы чиккә кадәр сугышырга!
дигән куәтле ике теләк белән җилкенгән
хәлдә ярсып атарга тотынды.»
ҺӘхМ ул немецлар кире борылып кача
башлаганчыга кадәр ата...
Лопахин һәм Стрельцовлар белән янәшә
без Шолохов тарафыннан гаҗәп осталык
белән тасвирланган өченче бер шәхесне —
Иван Звягинцев образын күрәбез.
Звягинцев образы шулай ук тормыштан
алынган, җанлы, типик образ.
«Алар ватан өчен сугыштылар» романы
тәмам булгач, аның турында
тәнкыйтьчеләр күп итеп язачаклар. Ләкин
хәзердән үк тулы нигез белән әйтергә
мөмкин ки, бу роман Ватан сугышы
турында бик яхшы | әсәр булачак.
II
Михаил Шолоховның шушындый гүзәл
әсәрен татар теленә тәрҗемә итү,
Һичшиксез, бик кирәкле, бик куанычлы эш.
Бу әсәрне татарчага тәрҗемә итүче А.
Гомәр иптәш тә,
Алар Ватан өчен сугыштылар 147
редакцияләүче Г. Разин иптәш тә
Шолоховның үзенә генә хас матурлыгын
һәм гадилеген татар укучыларына
җиткерер өчен күп көч салганнар.
Шолоховның үзенчәлекләреннән берсе
— аның гади итеп язуы. Тәрҗемәдә исә
аның бу гадилеген гадиләштерү
(упрощать итү), куркынычы килеп туа. А.
Гомәр иптәш, тәрҗемәсендә
җитешсезлекләр булуга карамастан, бу
куркыныч юлга төшмәгән. Бу аның
уңышы. Тәрҗемәче рус телен һәм
Шолохов иҗатын яхшы белүе аркасында
авторның фикер төгәллеген укучыларга
түкми-чәчми җиткерә алган.
А. Гомәр күптәнге тәрҗемәче.
Тәҗрибәле һәм культуралы тәрҗемәче.
Ләкин аның бик күп тәрҗемәләрен
укыгач, шундый бер фикергә киләсең: ул
беренче чиратта авторның фикерен <
тулы көенчә бирергә омтыла, ә инде
икенче чиратта аның художество
нәфислеген бирергә тырыша.
Художество әсәрен тәрҗемә итү—ул
барыннан да элек иҗат эше. Художество
әсәрен тәрҗемәләүне дәртсез, ялкынсыз
һөнәрче эше итеп карарга һичбер нигез
юк. 11ушкинны, Гогольны, Толстойны,
Горькийны тәрҗемә итү өчен зур'
талантка ия булу кирәк. Канцелярия
тәрҗемәчеләре моны эшли алмыйлар.
Әле XVIII йөздә үк русларның мәшһүр
шагыйрьләреннән Сумароков тәрҗемә
өстендә эшләүне оригинал иҗат хезмәте
белән тиңләштергән иде. Анардан соң
яшәгән бөек рус язучылары.- Пушкин, Жу-
ковский, Гоголь, Тургенев, Белинский,
Чернышевский, Горький һәм башка бик
күпләр Сумароковның бу фикере белән
бәхәсләшмичә, аныц фикерен
тирәнәйттеләр, ки- '• нәйттеләр. Алар
һәммәсе тәрҗемәченең эше — иҗади,
гыйльми эштән һәм хезмәттән гыйбарәт
дигән фикергә килделәр.
Сүзгә сүз тәрҗемә итү һичбер вакытта
да дөрес була алмый, һәрбер телнең үзенә
генә хас, икенче бер телгә тәрҗемә
ителми торган җөмлә төзелешләре,
әйтемнәре, сүзләре бар. Мондый
чакларда тәрҗемәче нишләргә тиеш?
Жуковский болай дип җавап бирә.-
тәрҗемәче үзенең уйларында алмаш
булырлык матурлыкларны табарга тиеш
ди.
Ф. Шиллерның «Вильгельм Телль»
дигән әсәренең тәрҗемәсенә карата язган
рецензиясендә И. С. Тургенев болай ди/
«Тәрҗемәчеләрне гомумән ике төргә
бүләргә мөмкин: чит ил әдәбиятының бик
яхшы яисә яхшы әсәре белән укучыны
таныштыру максатын җуйган
тәрҗемәчеләргә һәм, художник буларак
бөек әсәрне яңадан тудырырга тырышучы
тәрҗемәчеләргә». Тик соңгы төрдә генә,
Тургенев фикеренчә, тәрҗемәче үзенең
алдында торган зур эшен хәл итүгә
якынлаша.
Хәзер без культураның шундый
баскычында торабыз ки, безнең татар
укучыларының гаять зур күпчелеге рус
әдипләренең әсәрләрен турыдан-туры
аларның оригиналларыннан укый алалар.
Шулай булгач, укучыларны теге яки бу
әсәр белән таныштыру өчен генә ясала
торган тәрҗемәләр безнең укучыларны
канәгатьләндермиләр. Безнең укучылар
өчен, рус әдипләренең әсәрләрен аларның
бөтен гүзәллекләре белән биргән тәрҗемә-
ләр кирәк. Безгә Пушкин — Пушкин
булып, Гоголь — Гоголь булып, Горький
— Горький булып, Маяковский —
Маяковский булып кирәк. «Әгәр дә
Пушкин һейнене тәрҗемә итсә, без анардан
да һейнене таләп итәр идек», ди бөек
тәнкыйтьче
В. Г. Белинский.
А. Гомәр иптәшнең тәрҗемәсен
укыганда, урыны-урыны белән, тәрҗемә
әсәр укуыңны бөтенләй онытасың.
ЛАондый урыннарда тәрҗемәче үзе
бөтенләй югалып кала, без Шолоховның
үзен укыйбыз. Ләкин кызганычка каршы,
тәрҗемә, баштан ахыргача шушындый
югарылыкта бармый. А. Гомәрнең юга.
рыда әйтелгән методы үзен торган саен
күбрәк сизелдерә бара. Шолохов әкрен-
әкрен генә артка этәрелә,.
148 Г. Камилов
алга тәрҗемәче үзе чыга. Җөмләләр
ничектер берьюлы сыекланып китәләр. Без
канәгатьсезлек белән түбәндәгеләрне
укыйбыз:
«Кызудан ярылган иреннәрнең
дерелдәвен сизеп. Николай тиз генә йөзен
читкә борды».
Яисә:
«Осколоклар өзеп ташлаган көн-
багышлар. үзенең кисентеле борыны белән
сай гына снаряд чокырына барып кадалган
пулемет һәм шартлау көче белән читкә
алып ыргытылып сәер һәм куркыныч рә-
вештә кан тамчылары ’ тамган алтынсу
көнбагыш чәчәге белән бизәлгән
пулеметчы гәүдәсе күз алдына килде...»
Оригинал белән чагыштырганда монда
барысы да бар. барысы да әйтелгән кебек.
Мәгънә бирелгән. Ләкин оригиналдагы
аромат, андагы нәфислек юк. Тәрҗемәче бу
юлларны художник буларак тәрҗемә
итмәгән, ашыккан, йөгертеп үткән.
Менә тагын бер мисал:
«Ут белән танклардан аерылган
пехота, тагын шыр ялангач биеклек итәгенә
ятты, алга үтеп чыккан танклар тагын
оборона сызыгына ыргылдылар.»
Чагыштыру җиңелрәк булсын өчен
русчасын да китереп үтик:
«И снова, отсеченная от танков огнем,
залегла на голом склоне пехота, и снова
вырвавшиеся вперед танки на полной
скорости устремились к линии обороны».
Монда да җөмләнең мәгънәсе
бирелгән. Ләкин, карагыз, Шолоховта
никадәр хәрәкәт, никадәр омтылыш,
никадәр ярсу. Җөмлә төзелеше
тулысынча хәрәкәтне бирүгә
буйсындырылган. «И снова» дип, «и»
теркәгече белән- аеруча көчәйтелеп ике
урында кабатлау да шул ук максат белән
китерелгән. Тәрҗемәдә исә болар берсе
дә юк. Җөмлә сүлпән, әлсерәгән. Шо-
лохов җөмләсендәге киеренкелек
йомшартылган.
Мин монда тәрҗемәче Шолоховның
яңгырашын сизми калгандыр дип әйтәсем
килми. Хикмәт рус теленең табигатен
аңламауда түгел, ә татар телендә шуңа
лаеклы алмаш сүзләр тапмыйча, җиңел
юлдан тәгәрәүдә.
Югарыда китерелгән мисаллардан
чыгып, нәтиҗә ясасак күрәбез, А. Гомәр
иптәш җөмләләрнең мәгънәләре белән
беррәттән аларның художество ягын да
биргән урыннарда иҗади хезмәт күрсәтә,
тәрҗемәләрдән сорала торган зур таләпкә
җавап бирү югарылыгына күтәрелә,
җөмләләрнең художество ягына күз
йомып, мәгънәне генә бирергә
тырышканда, киресенчә, түбән төшә.
Мондый кимчелекне редактор кулы
белән генә бетерергә мөмкин түгел. Моны
фәкать тәрҗемәче үзе генә бетерә ала.
Шуңа күрә киләчәк тәрҗемәләрендә А.
Гомәр иптәш'тулысы белән иҗади тәрҗемә
юлына басар дип ышанабыз. Моның өчен
аңарда белем дә, көч тә бар.
Г. Камилов