Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ БУЛЫРГА ТИЕШ*


 Сезнен бик күбегез үз-үзегезгә, •язучы булу өчен йң беренче нәүбәттә нәрсә белергә кирәк, дигән сорау биргәнсез. Язучы нәрсәдән башлана? Нәрсәнедер әйтеп бирергә ихтыяҗ туа. Әгәр шундый ихтыяҗ тумый икән, ул вакытта кеше бер кайчан да язучы була алмый. Ләкин, табигый буларак, ихтыяҗ гына җитми әле. Кешенең үзе теләгәнне әйтеп бирә белүе кирәк. Моның өчен иң беренче нәүбәттә рус телен белү кирәк. Әгәр сез туган телегезне яхшы белмисез икән, сездән нинди язучы чыксын? Әгәр берәү грамматиканы белми икән һәм, образлы итеп әйткәндә, сыерны ять белән яза икән (андый-' лар бездә бар), ул нинди язучы булсын? Әдәбият ул — профессия, эшчәнлекнең аерым бер төре, әйтергә кирәк, аеруча кыен бер төре. Сез монда үзегезнең язучылык эшегездәге уңышсыз яклар турында сөйләдегез, әсәрләрегезне аз басалар дип зарландыгыз. Сез соң шулай кинәт кенә язучы булып кит- мәкче буласызмыни? Берьюлы бөтен дөньяны шаулатырга телисезмени? Бездә шулай бит, бер очерк язалар да аны шунда ук бастырып чыга-’ рырга телиләр. Юк, сез унны языгыз һәм, әгәр унынчысын басарга кабул итсәләр, бик яхшы инде ул. Әгәр бездә язылганнарның һәммәсен дә басып' чыгара башласаң, кәгазь дә җитмәс. Язучы булырга теләгән кеше, бик игътибар белән, мәсәлән, Бальзак- ның тәрҗемәи хәле, аның зур язучылар сафына үтеп керү өчен ничек көрәшүе турында укысын. Сез әйтерсез, Бальзак буржуаз язучысы диярсеЗ.                      * Совет язучылары Союзының оештыру комитеты янындагы әдәби курсларны тәмамлап чыккан яшь крестьян язучылары белән беседа. Ие, билгеле, буржуазия шартлары бу көрәшне тагын да кыенлаштыра һәм- аңа кешене кимсетә торган авырлыклар өсти. Бу нәрсә бездә юк, шулай да зур язучы булу бездә тагын да читенрәк. Нигә алай? Чөнки бездә әдәбиятка омтылыш чагыштырмаслык дәрәҗәдә көчле, чөнки безнең культура ягыннан һаман үсүче укучыбыз әдәби әсәрләргә торган саен зуррак таләпләр куя бара. Чит илләрдә миллионнан берәү генә «кеше булып чыга» һәм танылган язучы бу.ы ала, ә бездә азмы-күпме уку-яз) белгән һәрбер илле кеше саен бер язучы диярлек. Бик табигый кн. болардан туксан проценты төше: кала. Яшьләрнең һәрберсенең диярлек язарга теләге бар һәм ул үзе язган һәрнәрсәне укырлар дип уйлый. Ләкин җитди рәвештә язарга теләгән кеше укырга, өйрәнергә тиеш. Грамматика дәреслеген алы" утырырга да шуның буенча өйрәнергә кирәк. Сез монда читтән торып уку турында, читтән торып укыту курслары турында сөйләдегез. Нинди 
 Н 
 
*Язучы үз эшенең остасы булырга тиеШ булса курсларны тәмам итү белән ;генә язарга өйрәнү мөмкин түгел. .Билгеле, андый укуларның берникадәр ярдәм итүләре мөмкин. Сез хәзер укыган курслар да шулай ук әллә ни күп нәрсәгә өйрәтә алмас. Бу курслар сезне метод белән генә таныштырдылар, алар сезгә китапны ничек укырга, аны ничек аңларга, үзеңә кирәкне аннан ничек итеп алырга икәнен өйрәтеп, күрсәтеп бирделәр. Ләкин белемсез килеш, туган телне чын-чыннан белмичә торган бер кем дә, бер кайчан да чын язучы була алмас. Икенчесе — язарга ничек өйрәнергә? Монда иптәшләр зур язучылар^ нын башлап язучы авторларлы ин; дивидуаль шефка алулары_турында теләкләрен әйттеләр.’ 'Мй'н бик си" рәк очракларда гына моның нәтиҗәле булуы мөмкин дип уйлыйм, Болай, гомумән әйткәндә, язучылар алар начар укытучылар. Кайвакыт, алар үз эшләрен дә үзләре тулысы белән аңлап җиткерә алмыйлар". Мәсәлең, Грголь. Аның иҗатың кем яхшырак аңлаган, .ул. .үземе, әллә ^Бединскиймы? Минемчә, Гогольның /иҗатың £Йың үзенә караганда^ Белинский яхшырак аңлаган. Әгәр сез әдәби әсәрләр язарга телисез икән; моның өчен иң элек талант кирәк. Тумыштан сәләтле булмасагыз! сез художник була алмассыз. Яшь чагында мин дә тәҗрибәле асешеләрдән сорый идем: язарга ничек өйрәнергә? Язучы булу өчен ни эшләргә кирәк? Ул вакытта эшчеләр бик аз аңлый иделәр һәм бер аңлы эшче янында аңар «булышырга» теләүче йөз интеллигент була торган иде. Миңа әйтәләр иде: аңа ■өйрәнү кыен, хикәяләр язарга өйрәтә торган мәктәп тә,- андый кулланма да юк, диләр иде. Теге яки бу мәктәптә иншаны ничек язарга икәнен өйрәтә торган иске китаплар бар. Ләкин алар башлыча орфография буенча гына киңәш би- .рәләр. . һәр язучының үз стиле бар. •Әгәр язучы булырга телисең икән, стиле ягыннан бик яхшы язылган әсәрләрне үрнәк итеп алырга' кирәк. Сез үзегезне кемнең дә булса язарга өйрәтүен телисез, сезне Ставский язарга өйрәтүен телисез. Ләкин фәкать үрнәкләр ярдәмендә генә өйрәнергә мөмкин. Сез шул ук Ставский әсәрләреннән өстен тора 
алырлык күренекле әсәрләр язарга телисез. Моның өчен классиклардан, мәсәлән, Тургеневтан өйрәнергә кирәк. Гогольны алыгыз. Аның фикерләре нигә шул кадәр яхшы? Нилектән безнең классикларны күп мәртәбәләр кат-кат укып була? Телне классиклар кебек белүчеләр, үз фикерләрен алар кебек ачык итеп әйтә белүчеләр бездә хәзер юк. Лев Толстой телдә бер кадәр ансатлаштыруларга юл куйса да, ‘аннан бик күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Билгеле, хрестоматиядән, дәреслектән дә баштарак кайбер нәрсәләр өйрәнергә мөмкин, ләкин, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, телнең чыганагы болар түгел. Телнең чыганагы — Пушкин, Гоголь, Гончаров, Горький һәм баш- 'ка классикларыбыз. Гончаровның «Паллада Фрегатмын укып карагыз. Бәлки, күңелсез диярсез? Ә сез аны, язучы күзлегеннән чыгып, тёле, формасы ягыннан укыгыз һәм һич күңелсез булмас. Үзегезгә ошаганнарны гына укырга кирәкми. Әгәр сез мастер булырга, совет мастеры булырга телисез икән, бездән элек булып узган буыннардан өйрәнергә, кешелек яулап алганның иң яхшысын үзләштерергә кирәк, һәм әнә шуннан кузгалып китеп яңага, хәзергегә күчәргә кирәк. Киң әдәби юлга чыгарга теләүче һәм хәзер китапларын, бастырып чыгармаудан зарланучы язучыларга моны истә тотарга кирәк. Бу зарланулар, билгеле, нигезле түгелләр. Ачык ки, чүп-чарны бер кем дә басып чыгармас. Турысын әйтергә кирәк, чүп-чар бездә болай да артык күп бастырылып чыга. Без үз алдыбызга китапларны массага аң-белем бирү өчен чыгару бурычын куябыз.
12 М. И. Калинин. 
 
 
Чынында исә еш кына соңыннан макулатурага китә торган юк-бар нәрсәләр басып чыгарабыз. Минемчә, сез барыгыз да кыенлыкларны әйләнеп кенә узмакчы, аз булышалар, аз игътибар итәләр дип барысын да объектив шартларга сылтамакчы буласыз шикелле. Бу дөрес түгел. Шолоховка карагыз. Аның «Тын Дон»ын мин безнең яхшы әдәби әсәрләребездән дип саныйм. Аның аерым урыннары искиткеч көчле язылган. Ул аны бит провинциядә, станицада язды. Теленнән сизелүенә караганда, ул озак һәм зур тырышлык белән өйрәнгән, һәм аңа бер төрле дә башлап язучылар журналы ярдәм итмәгән. Мин аның «Тын Дон»ны классикларыбыз белән яхшы танышмыйча торып язуына ышанмыйм. Болай карауга Шолохов күзгә бәрелеп тормый торган бик гади кеше. Ләкин аның зур мәктәп узуы сизелә, һәм, ихтимал, әле хәзер дә үз өстендә бик күп эшли торгандыр. Баштарак сездә классикларга иярүләр, ошатып язулар булуы мөмкин. Сез аннан курыкмагыз, беренче вакытларда ул куркыныч түгел. Үз стилеңне тормыш эшләп чыгарыр. Хәтта сез Тургеневны бик яхшы белсәгез дә һәм аңа ошатып язарга теләсәгез дә безнең Тургенев чорыннан бик ерак китүебезне онытмагыз. Тургенев сезне кирегә, крепостнойлык Россиясенә таба сөйрәп китә алмас. Анысы барып чыкмас, ләкин аның осталыгын файдаланырга мөмкин һәм кирәк. Классиклар сезнең өчен беренче баскыч, әйтергә кирәк, әдәби күпер. Язучы өчен икенче шарт — нәрсә турында язачагын белү. Әгәр сез форманы яхшы үзләштергәнсез икән, бу әле сез яхшы язарсыз дигән сүз түгел. Сез әле моннан тыш нәрсә турында язачагыгызны, сезне нәрсә дулкынландыруын, нәрсә күңелегезне биләвен дә белергә тиешсез, чөнки табигый ки, язучы үзе яхшы белгән нәрсә турында язарга тиеш. Үзең язарга җыена
торган обстановканы өйрәнергә кирәк. Сез колхозда эшлисез, сез авыл хәбәрчесе һәм авыл турында язарга уйлыйсыз. Үзеннән-үзе ачык ки, әдәби әсәр иҗат итәргә телисез- икән, сезгә үзегез язарга җыена • торган обстановканы өзлексез күзәтергә, характерлы сызыкларны искәреп карарга һәм үзегезгә ошаган сүз һәм әйтемнәрне барысын да куен дәфтәренә терки барырга кирәк. Болар' һәммәсе дә кирәк вакытта файдаланырга мөмкин булырлык итеп язылырга тиешләр. Зур язучыларның һәрберсенең шундый язмалары гаять күп. Зур язучыларның һәммәсе дә халык сөйләменә гаять зур әһәмият бирәләр. Язучы күзәтә белергә һәм типик якларны сайлап ала белергә тиеш. Зур әсәрләр укыган вакытта, еш кына үзеңне я теге образда, я бу образда очратасың, үзеңнең кайбер сыйфатларыңны табасың. Боларның барысына да алдан башкарылган бик зур эш нәтиҗәсендә ирешелә. Аннары политика өлкәсе. Кеше форманы үзләштерде ди, телне дә бик яхшы өйрәнде, күзәтә дә белә, язып тутырган куен дәфтәрләре дә җитәрлек, шуннан соң анда тупланган материалны ничек гомумиләштерергә икән, ничек итеп аны әдәби әсәрдә гәүдәләндерергә икән дигән сорау туа. Монда инде политика кирәк. Билгеле, тупланган материалны марксист буларак гомумиләштерү барыннан да яхшырак. Безнең коммунистларыбыз күп, ә белем иясе булган * марксистларыбыз күп түгел. Коммунист партиянең программасын аңлый, “партиянең карарларын үти, марксизмның нигезләрен бераз бе‘лә, әмма марксизмның үзен белүе һич җитәрлек булмый. Язучы, киң масса каршына чыгучы буларак, билгеле, марксизм философиясен белергә тиеш. Әгәр язучы марксизм философиясен йомшак белсә, Марксны, Энгельсны, Ленинны, Сталинны йомшак белсә, ачык ки, ул бер нинди дә зур марксистик әсәр яза .алмаячак. 
Язучы үз эшенең остасы булырга тиеш 13 

 
 
Чын совет язучысы марксист булырга тиеш. Сез үзегез төшенәсез, бөтен дөнья мәйданына үз араларыннан бер язучы күтәрелеп чыксын өчен, меңнәрчә язучы язарга тиеш. Шунсыз мөмкин түгел. Меңнәрнең үз көчләрен сынап караулары кирәк. Язучы культуралы кешеләрнең берсе булырга тиеш. Шулай булмаганда, әгәр аның культура дәрәҗәсе әйләнәтирәсендәге кешеләрдән түбән булса, ул нинди язу-ч чы? Ул вакытта ул кемне һәм нәрсәгә өйрәтә алсын? Иптәшләр монда, сыйфат өчен походка чыгу санны киметүгә илтмәсме икән, дигән сорау бирделәр. Бу турыда борчылмагыз. Шунлыктан мин монда барлык _ /кыенлыкларны сурәтләп бирүдән курыкмадым. Яшьләр дә шулай ук үсәчәк бит, сезнең урыныгызны алар алачаклар. Яшьләр үсә һәм язучы булу теләге бик күпләргә хас нәрсә. Мин белмим, яшь чагында шигырь язмаган кеше күпме генә икән? Язучылар саны җитәрлек булмас дип куркырга кирәкми. Юл кыен булса да, ул юлны күрсәтергә кирәк, әмма миллионнар арасыннан вур кешеләр үсеп чыгарга тиеш. Без Потапенко тибындагы язучылар белән тигезләнә алмыйбыз, ә ул исә үз вакытында чагыштырмача зур әдип иде. Безнең совет әдәбиятында андый язучылар бик күп. Бу «вакытлы» әдәбият. Мин Пота- пенконың ике дистәләп әсәрен укыган булсам да, хәзер берсен дә хәтерләмим. Аның китапларын мин зур язучыларның әсәрләре белән бер вакытта укыган идем. Алары истә калган. Сез безнең журналларда кирәгеннән артык күп әйбер басылуын әйтәсез. Ләкин анда яхшы әсәрләр бик аз. Ә мин сезнең берегезнең генә булса да беренче класслы язучы булуын телим. Сезгә алга барырга кирәк. Бәлкҗ сезнең берегез дә ерак китә алмас, шулай да моңа омтылу үзе генә дә кешенең культурасын бик күтәрә. Хәтта, аннан чын язучы чыкмаган сурәттә дә, ул һәр хәлдә эрерәк . фигура булачак. Ң Әгәр миннән, рус телен кем бар кешедән дә яхшырак белә дип сорасалар иде, мин Сталин дип җавап бирер идем. Телдә саранлыкка, ачыклыкка һәм телнең кристалл кебек сафлыгына аннан 
өйрәнергә кирәк. Сталин әйткән берәр фикерне аннан да кыскарак итеп әйтеп карагыз! Сезгә эшегездә уңыш телим һәм саубуллашып шуны әйтәм: тик үз- үзеңне югалтырга кирәкми. Бигрәк тә, әсәрегезне яраксызга чыгарган вакытта югалып калмагыз. Андый вакытта сез үзегезгә үзегез: «Мон- сын яраксызга чыгарганнар икән, икенчесен язармын, анысын да яраксыз тапсалар, тагын язырмын» дип әйтергә тиешсез. Әгәр язасыгыз килми икән, язмавыгыз яхшырак булыр. Инде язасыгыз килә икән, үз дигәнегезне булдырырга тырышыгыз. Ике әсәрегезне басмыйлар икән, өченчесен, дүртенчесе» языгыз, уңыш казанганчыга кадәр языгыз. Бары шул вакытта гына сез чын-чынлап яза башларсыз һәм чын совет язучысы булцп җитешерсез. J034 ел, !-5 маА.