Ясмин гөле
Кояш нурлары аша елмаеп, яңгыравыклы хуш исле яз килде. Беренче булып язны кошлар котладылар. «Яз килде, ямьле яз килде!» дип .алсу таңнарда сайрадылар. Кардан ачылган урыннарда яңа, яшел чирәм җирне тишеп чыга башлады. Сөйкемле ак каенның да бөреләре тулды: менә-менә аның вак, ялтыр яфраклары ярылыр/ озынча яшел иәчәкләре алкалардай асылынып, матур бакчаны тагы да матурлар. Кояш көннәнкөн катырак кыздырып, тәрәзәләрне ачтыра, кечкенә малайларны, кызларны урамга, бакчага чакыра, битләрен кызартып пешерә. Энә урам буйлап бер нәни кыз •килә, кояш аңа да билге салган, сипкелле кеше — сөйкемле була дигәндәй, аның нәни борыны өстенә вак кына сипкелләр чәнчеп куйган. Кызчык һәр көн мәктәптән кайтканда бакча аша уза. Бакчаның матурлана барганын күзәтә. Аңа бу бакча бик таныш. Шуңа күрә ул анда кермичә һич узмый. Бакчаның югары башында, йолдыз түтәл эчендә, Ленин бабай рәсеме . бар. Ул көлемсерәп, барлык кешеләрне бакчага чакырып тора кебек. Сафия сикергәләп, сумкасын сел- кәселкә, сары ком сибелгән юл буйлап бакчадан чыкты да, өенә кайтып китте. Урамнан ук үзләренең тәрәзәләре ачылганны күреп «Әни!»—дип шатланып кычкырды, ■йөгереп өйгә керде һәм пальтосын салырга да онытып, тәрәзә төбенә менде. — Әнием, кара әле! Бу язда минем кулым тәрәзә башына тия инде, — диде, кулын сузган килеш басып торды. — Мин үсәм, үсәм икән! — дип куанып, җырлый-җырлый сикергә- ләп. бии башлады. Икенче бүлмәдән килеп кергән әнисе, борчулы катыш елмаеп, — Чу, гөлләрне сындырма, җүнле кыйлан, — диде, тәрәзә төбендәге гөлләрне алып идәнгә куйды. — Әни, әни, дим. Узган язда кулым җитми иде бит, ә бу ел җитә! Кара! — Әткәң кайтса, үзеңне танымас та инде, — диде әнисе, күлмәгеннән шактый үсеп чыккан кызына сокланып карап. Кызның коңгырт күзләре матур ялтырыйлар, бөдрә чәчендәге кызыл бантигы күбәләктәй җилпенә. — Әткәем тизрәк кайтсын иде, •сугыш бетсен иде, — дип Сафия кулларын күтәргән килеш бераз уйланып торды да, тәрәзә төбеннән сикереп төште һәм һәрвакыттагы җитезлеге белән: — Әнием, бир, мин сиңа булышыйм, тәрәзәләрне чистартыйм, — диде. Киемен салып, җиңнәрен-сызганды, кызулап эшкә тртынды. Әнисе идәндәге гөлләргә су бөркеде. Гөлләр тузаннан арынып, аеруча яшелләнеп киттеләр. Кояш нурлары, су тамчылары белән шаярып, энҗедәй җемелдәделәр. Тик бүтән
62 Кадрия Ишуесы
гөлләр арасындагы ясмин гөле генә ялангач калды, аның төссезләнгән соңгы ике яфрагы идәнгә куйганда, банка төбенә төштеләр. Су тамчылары, ялангач гөл тармаклары буйлап, әкрен генә бер-бер артлы тәгәрәделәр. ш ajpбелән тазартылган тәрәзә якт^ГрЕш китте, Сафия әнисенә таба борылып, — Әни, тәрәзә пыяласы ничек чиста булды. Кара, пыяла юк кебек, үтә күренә, — диде. Әнисе җавап бирмәде. Ул, моңлы күзләрен ясмин гөленең яфраксыз тармакларына текәп, уйга калган иде. Сафия әнисенең бу гөл өчен пошынганын күптән сизә иде инде. Ялангач калган ясмин гөле, күп яфраклы, герләп үскән башка гөлләр арасында кызганыч иде. — Ни өчен бу гөл корый соң? Яз җиткәч барлык гөлләр яшәр өчен яшел яфрак яралар. Ә ул гөлгә ни булган? Узган язда бу гөл бик матур иде, ак чәчәкләреннән бөтен өй эченә хуш ис сирпелә иде. Ул вакытта Сафиянең фронттагы әтисеннән һәр көн диярлек хат килеп тора иде. Ә хәзер... хат килми дә килми. Әллә ул яраланган, әллә эшләре бик кызу? Хат юк. Шуңа әнисе күңелсезләнә, гөлгә карап уйлана. Ә өйдәге иң сөекле кешең — әниең .хюңайса бик ямансу була шул. — Әнием, — диде Сафия, йомшак кына әнисенә сыенды; — нишлисен?.. — Бу гөлнен корып баруы эчемне пошыра, әткәң бик ярат,а иде аны, — дип әнисе көрсенеп куйды, аның ялыккан йөзенә сагыш катыш ямансулык билгесе чыкты. — Әнием, гөлебезгә мин һәр көн су сибәрмен, ул үсәр. — Белмим шул, — диде әнисе, кызының шундый нечкә итеп юатырга теләвеннән үзе тагын да йомшарды, күзләренә яшь килде. Кызы әнисен ничек итеп юатырга белмичә, текәлеп карап тик торды. Аннан соң кинәт сумкасыяз барып тотынды, дәфтәрләрен чыга* ра башлап, — Әни, мин бүген өч танкы; биш билгесе алдым, — дип куйды. — Ничек алай? — Мине тактага чыгардылар. Беренче дәрес арифметика булды, мин бирелгән мәсьәләне дөрес эшләдем, тиз эшләдем. Анна Петровна журналга биш куйды, үзе әйтте. Кичәге контрольный эш өчен биш, укудан да биш. — Әй, кызым, канатым минем,— диде әнисе кызның дәфтәрләрен карады. — Рәхмәт, кошчыгым. Син мине шатландырасың, син булмасаа мин нишләр идем? Тырышып укы, балам. — Әни, тырышу ни була? —диде Сафия. — Тырышу, кызым/дәресләренке вакытында хәзерләү дигән сүз. Тырыш бала дәресләрен хәзерләп бетермичә урамда уйнап йөрми. Бишләрне ала. — Алса ни, алар үзләреннән үзләре булалар. — Юк, үзеннән үзе бер нәрсә дә булмый, кызым. Ә сиңа аеруча тырышырга кирәк, чөнки, синең җылы өең, мәктәбең, әниең бар. Әтиед синең фронтта. Безнең илдә» сугыш астында калган җирләрдә» күп балалар әтисезәнисез, мәктәпсез калдылар. Аларга никадәр авыр, беләсеңме? Шуңа күрә, булган тормышның кадерен белеп, тырышып укырга кирәк. Сез яхшы укып, илебез өчен эшлекле кешеләр булып чыгыгыз. — Аңлыйм, — диде Сафия, уйчан күзләре белән гөлләргә карагг торды. — Шулай, балам, — диде әнисе һәм, гөлләр арасында басып торган кызының иңбашларына кулларын куеп, сүзен дәвам иттерде:-~барлык кешеләр тырышырга тиещ. Әтиләр дә фронтта тырышалар. Әнә алар Берлинга җитәләр инде. Ана, өстәлдә яткан картаны алып, кызына күрсәтте. Бала, күп сызыклы чуар картаны әлебелмәсә дә, бик җитди рәвештә күзләрен»
Ясмин гөле 63
әнисенең бармагы артыннан йөре- теп карады. Шуннан соң әнисе, картаны куеп, өйне җыештыра башлады. Сафия гөлләрне яктырып калган тәрәзә төбенә тезеп куйды. Төн җитте. Сафия гадәттәге сүзләрен әйтеп йокларга яны: — Әтиемә, әниемә, дусларыма тыныч йокы, — диде. Бүлмә эченә, зур тәрәзә аша, ай нурлары кереп тулдылар, баланың йөзенә төштеләр. Бала йоклый алмады. Төрле уйлар камадылар, аны. Ул, ай яктысына чумып утырган гөлләргә карап ятты. Ялангач тармаклы ясмин гөле аңа кызганыч тоелды. «Нишләргә соң? Ничек ясминне терелтеп була икән? Гөл .үсә башласа, яфраклар чыгарса, әниемнең ямансулавы да бетәр иде. Сугыш бетеп, әтием кайткач гөле булмаса, ул да күңелсезләнер, юк, гөлне корытырга ярамый. Иртәгә иртәрәк торам да Анна Петровнага барам, аңа әйтәм. Анна Петровна өйрәтер — ул барысын да белә ич, — дип уйлады Сафия. . Куе керфекләре салмак кына күзләренә сарылдылар. Кызчык тын гына йокыга* талды. Икенче көнне, Сафия йокыдан уянганда, ачык тәрәзәдән язгы сал- кынча һава бөркелеп, дәфтәрләрне җилпеп тора иде. Сафия тәрәзәдәге ясминне күреп, кинәт кичәге уйларын исенә төшерде. Сикереп торып киенде. Тиз генә юынып, ашап алды да, мәктәпкә китте. Язгы зәңгәр күктәге вак болытлар салмак кына йөзәләр, кояш чыккан, алтын нурларын тәрәзәләргә төшерә башлаган. Кыз, җәһәт атлап, укытучы торган өй янына килде, укытучы юлда очрамады. «Әллә киткәнме икән?» — дип шикләнде Сафия. Ләкин, урамдагы сәгатькә карап алгач, тынычланды. Укытучы өеннән нәкъ сигезенче яртыда чыга. Бишь минут вакыт бар әле. Сафия укытучының чыкканын каршы як урамның магазины янында көтте. Ул бер өем дәфтәрләр белән портфелен күтәреп килеп чыкты. Сафия аның бөкерәя төшкән гәүдәсен, иске модалы шляпасен бик тиз күреп алды. Кызчык, җитез генә як-ягына» каранып, урамны аркылы чыгып,, укытучысы янына йөгерде. — Анна Петровна, исәнмесез! — диде һәм, — Анна Петровна, бирегез, портфелегезне күтәреп барыйм!— дип әйтеп тә өлгерде. Укытучы, күзлекләре астыннан карап, бераз текәлеп торды да, ягымлы көлемсерәп, — Сафия, бу син икәнсең, исәнме. Мине каршыларга килдеңме? Рәхмәт, — диде. — Синең үзеңнең сумкаң да бар бит, авыр булмасмы соң? — дип өстәде. Сафия ялынулы тавыш белән: — Юк, Анна Петровна, бирегез, — дип укытучының портфеленә- сузылды. — Мә алайса, миңа җиңелрәк булыр. Алар урамның кояшлы ягына чыктылар. Сафия, вакытны уздыр- мастан, йомышын әйтә куйды: — Анна Петровна, мин сездән сорамакчы идем, —диде һәм үрелеп аның күзләренә карады. Укытучы, әкрен генә атлый-ат- лый: — Нәрсә турында сүзең? Сөйлә, тыңлыйм, —диде. — Сез ясмин гөлен беләсезме? — Беләм, минем ясмин гөлем бар, хәзер ул яна яфраклар Чыгара, яфрактан соң чәчәк атыр. — Ә менә безнең ясмин гөдебез корый, Анна Петровна. Нигә ул корый икән? — дип сорады кызчык һәм, бераз эндәшми барганнан соң: — минем әтием ясмин гөлен бик ярата, — дип куйды. — Анна Петровна, гөлләрне ничек үстереп була, сез белмисезме? — дип сорады. — Үсемлекләр өчен иң элек, күп ашамлыклы кара туфрак кирәк, — диде укытучы. — Аларга җылылык, яктылык һәм су кирәк. Син гөлегезнең туфрагын алмаштыр, тик, кара аны: гөлнең тамырларына зыян китермә, тамырлары өзелсә гөл үоми. Бигрәк тә вак тамырларын сакла, су сибәргә дә онытма.
64 Каирия Ишукова
Шулвакыт аларга каршы җәйге киемнәрдән берничә мәктәп кызлары килеп чыктылар: — Исәнмесез! Хәерле иртә! — диештеләр.
Яз көннәрендә, бакчадагы чәчәк түтәлләре өчен кара туфрак китерәләр. Сафия моны күреп өлгергән иде инде. Бакча уртасында зур чәчәк тутә- ле бар. Аның уртасындагы бассейн эчендә, бронзадан ясалган скульптура — кечкенә генә ике канатлы балалар, яңгырдан качкансыман, бер-беренә сарылып торалар. Җәйге эсселәрдә, аларның баш очындагы фонтаннан су чәчрәп ага. Әйләнә- тирәдәге чәчәкләр, вак су тамчы- . ларына рәхәтләнеп, нәфис хуш ис сирпиләр. Сафия биредә чәчәкләргә сокланып озак-озак карап тора иде. Хәзер чәчәкләр юк иде әле, тик мендәр кебек кабартылган туфрак кына утыртыласы чәчәкләрне көтә иде. Сафия үзенең кечкенә чиләгенә туфрак салды да кайтып китте. «Эх, минем дә гөлем бакчалардагы чәчәкләр кебек үсеп китсә икән!» — дип уйланып кайтты. Өйдә, яфраксыз ясминне алып, бик саклык белән аны банкасыннан чыгарды, яңа туфраклы банкага утыртып куйды. Ул бу эш белән мавыккан, вакытта әнисе кайтып керде. Кызының бу эшенә гаҗәпләнеп, — Сафия, нишлисең? — дип сорады. Кызчык, рөхсәтсез гөлгә тотынганы өчен гафу үтенгәндәй: — Әни, мин... гөлебез үсәр, чәчәк атар. Мина Апиа Петровна кушты,—дип ашыгып сөйләп китте. — Тамырларын өзгәлән бетергәнсеңдер инде. Мин үзем аның туфрагын алмаштырырга уйлаган идем. Ә син өлгергәнсең дә инде. — Әни, җаным, борчылма, мин бикбик сакланып эшләдем. Менә күрерсең, гөл үсеп китәр әле. — Үсәрмикән соң?... — Үсәр! Анна Петровна әйтте, гөл үсәр, — диде. Шул көннең кичке почтасы белән әтиләреннән хат килде. Ак конвертлы калын хат. Әтисенең рәсеме белән! Әтисе, фронт эшләре бик кызу булганга язмый торган, ул бик үзгәргән, аның чем кара чәчләрендә көмеш бөртекләр күренеп торалар. Ерактагы әтиеңнән хат килү нинди зур шатлык. Сафия аның тирән
сызыклы битен кат-кат үпте, күкрәгендәге буй-буй тасмалар янындагы йолдызын да сыйпап, үбеп алды ул. Ясминнең туфрагын алмаштырганнан соң бер көн, ике, өч көн узды. Аның үзгәрүе күзгә күренеп сизелмәде. Сафия аңа һаман су сибеп торса да, үзгәреш күренмәгәч «юк инде, булмады, тамырларын өзгәнмендер» дип эченнән кайгырды.— Әтием кайткач ни әйтермен? дип уйлады. Ләкин беркадәр вакыттан соң ясмин үзгәрде. Аның тармаклары яшелләнеп, вак бөреләр хасил булды. Бик тиз арада — гаҗәп матур, нәфис, яшел хәтфәдәй яфраклары ярылды. Сафия моны күргәч бик тә куанды: — Гөлебез үсә, үсә!—дип кул чабып кычкырды, сикергәләп гөл янында биеп алды. Көннәр бер-бер артлы үттеләр, һәм тиз арада чамадан тыш гаҗәп бер вакыйга булды. Көтеп тә көтелмәгән хәл иде бу. Әнисе ул көнне Сафияне бик иртә уятты. — Кызым, кызым, сугыш беткән, беткән бит! — дип пышылдады ул. Баланың кайнар муенына йөзен яшерде. Кызчык. • бик тиз уянып, нечкә куллары белән әнисенә сарылды/— Дөресме, дөресме? — диде.— Дөрес, кызым дөрес. Без җиңдек! Радио сөйли башлады. Ана барып тәрәзәне ачты да: — Сафия, кара әле, гөлебез' нишләгән, кара! — диде. — Ой, чәчәк аткан!—дип Сафия вак йолдызлардай ак чәчәкләргә капап торды, аларны сыйпады. Уоамда шау-шу көчәйгәннән-кө
’Ясмин гөле
чәя барды, капкалар туктаусыз ачылып ябылдылар. .Гармонь, җыр тавышлары яңгырады. — Я, нишләп торабыз? Әйдә урамга, кешеләр белән бергәләп шатланышыйк, — диде әнисе. Урам бүген нишләгән! Ышанырлык түгел. Шундый күңелле, шундый рәхәт. Флаглар элгәннәр. Бөтен кеше урамда. Бүгенге көн искиткеч көн иде шул. Кешеләр бөтенләй үзгәргәннәр. Дүрт ел буенча көтелгән хәбәр аларның һәр берсенең йөзен ягымлы һәм көләч иткән, кешеләр, бөек җиңү бәйрәме белән берберсен котлыйлар, кочаклашып үбешәләр, җырлыйлар, һәм жылыйлар да иде. Сафия, халык арасында, култык таякларына таянып торган бер яшь гаскәри кешене күреп, — Әни, әйдә, аңа рәхмәт әйтик! — диде. Ана, кызы күрсәткән кешегә карады: — Әйе, менә алар инде безнең тормышны яклаучылар, — дип Ватан
сугышы инвалиды янына барып, — Рәхмәт сезгә! — диде, кулын бирде. Киң җилкәле, күкрәге орденнар белән тулы яшь сугышчы аның кулын кысып, — Туган Илне яклау безнең изге бурычыбыз ул, — диде. Сафия бу сүзләрне тәэсирләнеп тыңлап торганнан соң: — Әни, мин хәзер киләм. Китмәгез!— дип сугышчыга җитез күз карашы ташлап, бар көченә өйләренә йөгерде. Бик ашыгып ишекне ачты, кайчы алып ясмин гөленең иң күп чәчәкле, иң матур бер тармагын кисеп алып, кире әниләре янына омтылды. Еш-еш сулышын алган килеш кулындагы гөлне сугышчыга сузды: — Мәгез, бу чәчәк сезгә! — диде. Әнисе кызының зирәклегенә тагы куанып, аны кочаклап үбеп алды. — Рәхмәт, сеңелем. Мин бу гөл • не бик яратам, ак чәчәкле гөл. шатлык гөле ул, — дип сугышчы чәчәкне иснәде һәм йолдызлары янына кадап куйды.