Логотип Казан Утлары
Публицистика

В. Г. БЕЛИНСКИЙ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ



„Оныкларыбызга һәм аларның балаларына кызыгып карыйбыз, чөнки аларга Россиянен, 1940 елда мәгърифәтле дөньяның башында торачагын, фәнгә һәм сәнгатькә законнар бирәчәген, бөтен мәгърифәтле кешелек дөньясыннан чын ихласлы ихтирам бүләген кабул итәчәген күрү насыйп булачак.. “ (В. Г. Белинский).
 Исеме мәңгелек хөрмәт һәм дан белән. өртелгән бөек мәгърифәтче, революцион демократ һәм социалист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның безнең гүзәл ватаныбызның иң парлак көннәрен даһиларча алдан күрүен әйтеп торган шушы сүзләре белән ачыла торган кечкенә генә бу җыентыкның татарча басмасы үзе эченә түбәндәгеләрне алган: Бөек тәнкыйтьченең эшуәнлеге турында сүз башы; В. Г. Белинскийның аерым әсәрләреннән өземтәләр. Бу өземтәләр «Халык һәм Ватан», «Сәнгатьнең халыкчыллыгы», «Рус классиклары» дигән темалар белән бергә тупланганнар. Соцгы бүлектә М. В. • Ломоносов, Ы. М. Карамзин, А. С. Грибоедов, A. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. В. Гоголь, И. А. Крылов һәм А. В. Кольцов иҗатларына бәя бирүләр урнаштырылган. XIX нчы йөз рус классик философиясенең иң күренекле вәкилләреннән берсе булган һәм бөек рус әдәбиятының үсешендә әйтеп бетергесез зур роль уйнаган бу даһи тәнкыйтьчене В. И. Ленин рус социал- демократиясенең элгәрләреннән дип атады һәм аның эшчәнлегенә гаять зур бәя бирде. 
В. Г. Белинский. Сайланмалар. Кечкенә форматта. Татгосиздат - басмасы. 108 бит, бәясе 2 сум 50 тиен. Тәрҗемәчесе С. Фәй- зуллнн. Редакторы М. Гайнуллин. В. Г. Белинскийның хезмәтләре илебездәге барлык халыкларның әдәбиятлары үсешенә бик көчле һәм уңай йогынты ясавын раслаучы дәлилләрне бик күп китерергә мөмкин. Татар әдәбиятына да бу файдалы йогынтының бик көчле булганлыгын әйтергә кирәк. Укучыларга 
тәкъдим ителә торган бу җыентыкны тәрҗемә итүче Сәгыйть Фәйзуллин иптәш үзенен кереш сүзендә моны бик дөрес күрсәтеп үтә: «Татар җәмәгать фикеренең, үсүенә дә Белинскийның тәэсире зур булды. Бөек Тукай һәм Ф. Әмирхан Белинский иҗаты белән турыдан-ту ры таныш иделәр һәм әсәрләрендә аның исемен хөрмәт белән искә алдылар. һичшиксез, аларның дөньяга карашы формалашуда аның катнашы булган. Гомумән, рус классик әдәбиятының -татар демократик әдәбиятына ясаган идея йогынтысында Белинскийның да . зур өлеше, бар» ди ул. В. Г. Белинский бик киң, әтрафлы һәм алган мәсьәләләрен гаҗәп бер осталык белән, садә һәм гади итеп куя һәм искиткеч аңлаешлы итеп чишеп бирә белгән тәнкыйтьче. Үз заманының иң алдынгы фикер иясе булган В. Г. Белинскийның әдәбиятка* аның кешелек җәмгыяте үсешендә тоткан урынына биргән бәяләре бүгенге көндә дә үзләренең • кыйммәтләрен саклап киләләр. Белинский художество әдәбиятына багышланган мәкаләләрендә фи
110 
 
 Г. Габдучлз- 
 
 кер көче һәм характеристика ачыклыгы ягыннан искиткеч дәрәҗәгә күтәрелә. Ул Россиядә материалистик эстетикага нигез сала, әдәбиятның халыкчыллыгы теориясен эшли һәм үстерә, сәнгатьтә реализм турында төз һәм төгәл өйрәтү иҗат итә. Белинский әдәбиятның кайсы гына күренешен алмасын, нинди 1енә әдәби проблема өстендә эшләмәсен, һәрвакытта да диалектик материалист булып эш итә, аның безнең бөек чорыбыз белән аваздаш булуының төп сере менә шун- "да? Ватанчылык мәсьәләсенә Белинский гаҖ^п үткен акылдылык һәм ерактан күрә алган дөреслек белән килә. 1840 елда, М. Ю. Лермонтов шигырьләре турында язган бер мәкаләсендә, ватанчылык-патриотизм турында Белинский болай ди: «Үз ватаныңны сөю — аңарга кешелек идеалының тормышка ашуын күрүгә ялкынлы теләктә булу һәм үзеңнең көчең чамасында шуңа булышлык итү дигән сүз. Киресенчә булганда ватанчылык — үзенекен үз булганы өчен генә ярата һәм читләрнекен чит булганы өчен генә дошман күрә торган һәм үзендәге ямьсезлекләргә һәм гариплекләргә сөенеп туймый торган кытайчылык булачак». Никадәрле тирән һәм мәгънәле әйтелгән! Белинский чын патриотизмның гомуми кешелек идеалы белән һичбер каршылыгы булмаганын бик гади һәм аңлаешлы итеп әйтә. Чын патриотизмның бары үзеңнеке булган өчен генә үзеңнекен сөюгә корылган тар милләтчелек белән һичбер уртаклыгы юк. Үзе ялкынлы патриот булган Белинский Русь иленең гомуми кешелек дөньясында алдынгы урында торачагын алдан күрә һәм: «Килер бер вакыт, мәгърифәт Россиядә киң дәрья булып җәелер, халыкның гаклый физиономиясе аязыр, һәм шул чакта безнен художниклар һәм язучылар үзләренең барлык әсәрләрендә рус рухы эзен саклаячаклар» ди. Бөтен көчен, дәртле гомерен туган халкына хезмәткә биргән Бе- линскийның милли чикләнү белән һичбер уртаклыгы юк. Ул рус халкы турында сөйләгәндә, илебезнең рус булмаган халыкларын да күзд* тота, аларның, рус халкы җитәкчелегендә, рус казанында кайнауларын, шул юл белән гомуми үсешкә- ирешү перспективаларын билгели. Фәнни эстетиканы эшләгән Белинский аны халыкчылык нигезенә кора. Ул бары тик халыкчыл сәнгать кенә чын сәнгать була алуын әйтә. Халыкчыллык нәрсә дигән сорау куеп, ул болай җавап бирә: «Халыкчыллык» — политик тормышта да һәм әдәбиятта да бөек эш; тик һәрбер чын төшенчә шикелле үзен генә алганда ул бер яклылык, һәм үзенә капма-каршы як белән килештерелгәндә генә чын була. «Халыкчыллык»ның капма-каршы ягы — «гомуми кешелек» мәгънәсендәге «гомумилек». Бер генә кеше дә җәмгыятьтән аерым яшәргә тиеш булмаган шикелле, бер генә халык та кешелектән тышта яшәргә тиеш түгел». («Рус халыкчыл поэзиясе» дигән мәкаләдән). Белнн- скийның әдәби мастерлык турындагы фикерләре дә үзләренә нык игътибар итүне сорыйлар. Ул, чык сәнгать нәрсә, дигән сорауга җавап итеп болай яза: «һичшиксез, сәнгать иң элек сәнгать булырга, ә аннары инде мәгълүм эпохада җәмгыятьнең рухы һәм юнәлешенең гәүдәләнеше булырга тиеш. Шигырь нинди генә гүзәл фикерләр белән тулган булмасын, заманының мәсьәләләре аңарда ничек кенә көчле яңгырамасын, ләкин әгәр аңарда поэзия булмаса, — аңарда гүзәл фикерләр дә, һич нинди мәсьәләләр дә булырга мөмкин түгел, ә анарда күренүе мөмкин булган бөте» нәрсә — начар үтәлгән гүзәл теләк кенә булса булыр». («Рус әдәбиятына караш», 1847 ел). Моннан йөз ел элек әйтелгән бу алтын сүзләрне татар совет әдәбиятының чынлап үсүе өчен көрәшүчеләр, һәрвакыт хәтерләрендә тотарга тиешләр. Белинскийның Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Герцен, Достоевский, 
В. Г. Белянский татар телендә  нг 
 
 Тургенев иҗатларына багышланган хезмәтләре аеруча әһәмиятле. Рус әдәбиятын үстерү өчен фидаиләрчә көрәшкән «Ярсу Виссарион»ның бу хезмәтләре безгә әдәбиятны өйрәнү эшебездә тиңсез куәтле , корал булып хезмәт итәләр. В. Г. Бел.чнскийның татар телендә беренче тапкыр басылып чыккан кечкенә генә бу җыентыгы 1943 елда, Гослитиздат басмасында, А. Еголин, Е. Михайлов, И. Розанов һәм М. Эссен редакциясендә, «Бөек Ватаныбызның патриот язучылары» сериясендә чыккан һәм рус матбугатында уңай бәя алган җыентыгы буенча эшләнгән. Җыентыкның тәрҗемәсе гомумән ярыйсы башкарылган. Шулай да урыны-урыны белән кытыршылыклар, бу җитди хезмәткә карата җитдилекнең җитеп бетмәвен күрсәтүче юллар очрый. Тәрҗемәдә ниндидер ашыгучанлык сизелә. Коры сүз генә булмасын өчен, кайбер мисалларны да китереп үтик. 30—31 биттә без: «... 12 нче ел катып калган искелеккә көчле удар ясады, шуның нәтиҗәсендә хезмәт итмәүче һәм тыныч кына уз имениеләрендә туып, үз биләмәләренең тыюлы чигеннән бер кая чыкмыйча, шунда үлүче дворяннар юкка чыкты...» дигән җөмләгә очрыйбыз. Русчасы болай аның: «... 12 ый год нанес сильный удар коснеющей старине, вследствие чего исчезли неслужащие дворяне, спокойно рождавшиеся и умиравшие в своих деревнях, не выезжая за заповедную черту своих владений». Оригиналда мәгънә бик ачык бирелгән, 1812 нче елның авылларда үзләренең имениеләрендә тыныч к кына туып, бер кайда да хезмәт итмәстән, авылларыннан читкә чык- мастан үлә торган дворяннарны юк итүе әйтелгән. Ә тәрҗемәдә «чигеннән... чыкмыйча... юкка чыкты» кебек табышмак җөмлә туган. Дөресен әйтергә кирәк, авыр җөмлә, тиз генә аңлавы кыен. Аннан соң «шуның нәтиҗәсендә хезмәт итмәүче һәм тыныч кына имениеләрендә туып... үлүче дворяннар» туган. Тагын берничә мисал: 76 нчы биттә түбәндәге юллар бар: «... тыныч алпавытлар тормышы да, һәм боларның кызыксыз сүзләре. Печән чабу һәм хәмер турында, этләр һәм туганнар турында. Биредә хыялчан шагыйрь Ленский...». Русча текст болай булган икән: «... и жизнь мирных помещиков, ведущих между собой занимательный разговор О сенокосе, о вине, О псарне, о своей родне; тут и мечтательный поэт Ленский,..». Белинский печән чабу, аракы эчү, ау этләре һәм кардәш-ырулары турында күңелле әңгәмәләр алып барган, гәп корган алпавытларны әйтсә, тәрҗемәче аңлашылмас сүз тезмәсе бирү белән бетергән. 83 биттә Пушкин, турында язганда «возмужалых» дигәнне «ир- булган» дип кенә алу, яки «общественных форм русской жизни» дигәнне «рус иҗтимагый тормышы» дип, иҗтимагый тормыш формаларын төшерүләр, М. Ю. Лермонтов- һәм А. В. Кольцов шигырьләре тәрҗемәләре урынына һәм шигырь, һәм проза булмаган тезмә бирүләр кебек урыннар да очрый. Белинский әсәрләре татар телендә әле беренче тапкыр аерым Китап булып чыкты. Бу җыентык, тәрҗемәсендәге кайбер кытыршылыклары булуга карамастан, гомумән алганда, зур күпчелегендә, яхшы эшләнгән, һәм укучылар массасына, әдәбият өйрәнүчеләргә,, студентларга шактый кадерле бер- кулланма булып хезмәт итәчәк. Башлангыч эшнең билгеле күләмдә кимчелекләре булуы табигый. Без, булган тәҗрибә нигезендә, кимчелекләрне бетерергә, классиклар хезмәтләрен массага югары сыйфатлы тәрҗемәләрдә җиткерергә ’тиешбез. Татар укучыларына Белинский, Чернышевский, Герцен, Добролюбов һәм Писарев әсәрләренең һәм кү
112    Әнәс 
 
 лә\г. һәм эшләнеш ягыннан җитди итеп башкарылган басмаларын бирергә бик вакыт инде. Сонгы сүз итеп, бу китапның полиграфик башкарылуы сыйфаты түбән икәнен әйтергә кирәк. Издательство монда гафу ителмәсле? саранлык күрсәткән. Китапның кәгазе начар, оформлениесе дә яши түгел, хәрефләре бик тонык.