Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУРГАЙ ТАВЫШЫ


 Әллә ничек кенә булып чыкты бу. Әле үзәннәрдә язгы сулар җыелып тора, әле тау култыкларында калын гына кар катламнары качып яталар, әле сабан тургайлары да, бер кадәр ятсынып авыз ачкан кебек, ничектер оялчан тавыш белән һәм кайдадыр югарыда-югары- да сайрашалар иде. Кыскасы, әле бу шук тавышлы апрель әнә шулай, бездән китә алмыйча, елгалардагы гөрләвекләре белән шаркылдап көлеп маташа, әле алда Чишмәле-тау авылының басуларында көләч май ае киләсе бар иде. Нәсимә, озын керфекле, кара күзле, ачык түгәрәк йөзле кыз, ил- су арасында үзенең тыйнаклыгы, кешегә каты бәрелмәве, кече күңел- лелеге белән танылган кыз, аннары тагын кулыннан һәр төрле җөй, бәйләм, чигү-сугу эшләре дә килә торган уңган кыз, «Туры юл» колхозының бригадиры,! кинәт ә^лә ничек, кырны сагынып, ямансулап калды. Бусы инде, әлбәттә, колхоз председателе тарафыннан наряд белән бирелгән эш түгел, моны исәпкә алмыйча калырга да була! иде, ләкин Нәсимә моны исәпкә алмыйча булдыра алмады. Чынлап та, кинәт берьюлы дуамал көч белән дулап кузгалды анда бу хис. һәм Нәсимә, чәчләрен тарап, толымнарын ленталар белән күмде, өстенә өрьяңа күлмәген, кешелеккә кия торган яңа жакеткасын киеп, кая баруы турында берәүгә дә бер сүз 4. .с. Ә-. № 6. 
 әйтмичә, кырга чыгып китте. Аны күреп калучылар, «Ни атна, ни шимбә — нишләп йөри тагын бу?» «башына берәр эш төшкәнме әллә? бик очына-очына бара» дип сөй-^ ләнгәләп алдылар.- Нәсимә боларга игътибар итмәде, үз юлы белән атлый бирде. Моны бригадир кызның хуҗалыклы булуына юраучылар да булмады түгел. «Басуларны карап кайтырга, дип бара булыр, кышын булса кар тоттырып бушамый, язга чыгып бетмисең, карны куып җибәрергә теләгәндәй, әнә шулай чабулап йөрергә тотына, бу чаклы тынгысыз җан булыр икән. Менә күр дә тор, иртәгә үк бригаданы кырга куа башлар» дип сөйләнеп калдылар кайберәүләр. Бу сүзләрдә дөреслек тә юк түгел, кыз, чынлап та, үз бригадасының участокларын карарга, аларның кибеп җитеп-җит- мәүләрен үз күзләре белән күреп кайтырга дип бара иде. Ләкин шул ук вакытта аның бу кузгалуында, болай тыз-тыз атлап баруында, басуларны карап «кайту максатыннан тыш тагын, аның үзенә дә аңлашылмый торган эчке бер инстинктив уяну бар иде—.яшьлек, яз, ал ленталар, аякларның тиз-тиз атлаулары, кояш һәм кемнедер билгесез бер кешене юксыну, шул юксынудан туган җиңёлчә сагыш, бер- берсенә ничектер бәйләнеп, берсе икенчесен тутырып торалар иде. Нәсимә, кырга чыкканнан соң, кая барырга белмичә аптырап тормады, ул үз бригадасына билге
50 Ф. Хөснв 
 
 
ләнгән участокларны яхшы белә иде, шулай ук кайсы урынның сөрү өчен алданрак өлтерәсен дә яхшы белә иде ул. Башлап Хәсәншәех калкулыгы дигән җиргә китте. Бу урын, чынлап та, кибеп өлгереп җиткән, кыз аннан бер уч балчык алып, беренче кат күргән кебёк, гаҗәпсенеп учында угалап торды, аннан борынына китереп иснәде — 6'алчык дымлы, салмак һәм аннан ниндидер үзенә бер төрле парлы ис аңкып тора иде. Ул арада тагын, кызны танып килеп җиткән кебек, нәкъ аның баш очында, тәбәнәктә генә, тургай сайрап җи- бәрдё. Ул да булмады, йомшак кына җил исеп, аның толым очларын, күлмәк итәкләрен селкеткәләп китте, ул арада өстән каңгылдашып кыр казлары уздылар, җитмәсә тагын Ярмәк елгасыннан шау- гөр килеп кар суы агып торганы да ишетелә иде. Кыз, бер авык, баскан урыныннан кузгала алмыйча торды, исе китеп тирә-ягына ка- рангалап алды, югарыга карап баш очындагы тургайны эзләде, шул ук вакытта учындагы балчыкны да ташламаган иде әле. Язгы кыр уртасында ялгыздан-ялгыз басып калган бу кыз, ерактан караганда, кыр казлары белән исәнләшеп тору өчен чыгып баскан эшсез бер тинтәк кебек күренсә дә, чынлыкта исә, аның эше җитәрлек — участокларның өлгергәнлеген һәм өлгермә- гәнлеген тикшерүдән тыш, аның әле колхоз җиренә килеп ятучы менә бу язның зурлыгына, матурлыгына туйганчы бер сокланасы да бар иде. Аннары, гомумән, үзенең дә бер җырлап җибәрәсе килеп китте аның. Дөрес, ул җырчы түгел, аны берәү дә җырчы дими, шулай да кыр казларына кушылып, тургайга кушылып җырлап җибәргәндә, тыңларга мөмкин иде аны. Менә ул кузгалып китте, менә ул тиз-тиз атлап елгага таба килә башлады, менә җил кызу барган шәпкә аның итәкләре белән уйнап калды, менә ул, үзе дә сизмәстән, җырлап җибәрде: 
 
Килеп җитте, узып китте Күгәрчен көтүләре, Әле дә булса күз алдымда Сау-бул, дип китүләре... Дөрес, аның тавышы зур түгел, ләкин шул ук вакытта тургай тавышыннан калышырлык кечкенә дә түгел, һәр хәлдә менә бу киңлеккә, язгы табигатькә килешеп тора иде бу тавыш. Кыз үзе, җырлаган кебек итеп, көйләп тавыш биреп бара, үзе әледән-әле башын артка ташлап күккә карый — үзе беләк бергә җырлап килүче тургайны эзләп тапмакчы була, шул ук вакытта үзе әле учындагы балчыкны да ташламаган иде. Тау башына килеп җиткәч ул тагын бераз туктап калды; аннары тиз-тиз атлап аска төшеп китте. Элек аның аяклары күмелде, аннары сыны, анйары башы. Ә җырлаган тавышы, үзе күмелгәннән соң да, байтакка чаклы чыңлап ишетелеп торды: 
...Күгәрчен көтүләре, Сау-бул, дип китүләре... Ул анда, су буенда, байтак кына юанып калды. Кышның кыш буе авылда, кечкенә өйләрдә, күп дигәндә ындырда, саламтузан эчендә, чыр-чу килгән хатын-кызлар арасында уздырып, бүген менә беренче кат тын кырда, якты кояш һәм тургай җыры астында калгач, аңа, ничектер, кинәт бик рәхәт; булып китте, тел очына берсеннән, берсе матур җырлар килеп тора һәм аның бу җырлары мәңгегә бетмәс кебек тоела иде. * Тик бераздан, кызның җырын бүлдереп, әллә кайдан гына шунда трактор гөрләгән тавыш ишетелде. Бу тавыш, бер мәл, тургай тавышын да, ермаклардан агып төшкән гөрләвекләрне дә күмеп китте, ә үзе ул ямьсез түгел, тирә-якка тигез гөрелте салып, һаваны әкрен генә тирбәтеп тора иде. Нәсимә» уйларыннан һәм җырыннан бүленеп, мотор тавышын тыңлап торды. «Кайдан килә бу трактор тавышы?» дип үз үзенә сорау биреп куйды ул. Бу вакытта «Туры юл> колхозы кырынде трактор тавышы
Тургай тавышы  51 
 
 
ишетелү аңа, чынлап та, беркадәр гаҗәбрәк тоела иде. Чөнки үзе бригадир булып эшли башлаганнан бирле аңа трактористлар халкы белән байтак эш итәргә туры килгәнлектән, һәм аларның, әле кузгатып җибәргәннән соң да, бик акрын кыймылдауларын белгәнлектән, басуда болай иртә трактор чуалып йөрер дип башына да китерә алмый иде. Хәер, мотор тавышы шунда ук тынып калды һәм башкача кабатланмады. Хәзер инде кызга тынычланырга да була иде, «узып китүче берәрсе булды бугай» дип куйды ул, тирә-якка бер караш ташлап. Ләкин тирә-юньдә берни дә күренми!, күк йөзе ахактай саф һәм, өстәвенә, әлеге теге безнең кызны җырлый- җырлый озатып килгән тургай баш өстендә тирбәләтирбәлә яңадан үзенең җырын түгәргә тотынган иде. Бу нәрсә кызны яңадан элекке кәефле хәленә кайтарды һәм кыз, теге яки бу җырның эчке бөтенлеге, мәгънәсе белән исәпләшеп тормастан, бер җырның башын икенче җырның ахырына ялгап, тагын сыза башлады: 
Ике аккош, бер тутый кош, Оча кыйбла ягына дип башлады ул бер җырны һәм, тынып торганнан соң, аны: дә, аның өчен җырларның сүзләре әллә ни әһәмиятле түгел, ул алар- дагы мәхәббәт лирикасына әлләни игътибар итми, шулай ук ул үз тавышының яңгырашын да ишетми, аның өчен менә бу язгы музыка белән уянган эчке дөнья һәм җануйдык җыелып калган 
кар суларының әле берсе, әле икенчесе янына чүгәләп, куллары белән суны чупырдатып уйный башлады. Су салкын, салмак һәм кызның учыннан төшкәндә аның тамчылары, көмеш тәңкәләр төсле, чылтырап коелалар иде. Бу «көмеш 
тәңкәләр» тавышына кушылып кыз янә җырлап җибәрде: 
Яшьлегемдә су буенда Су чәчрәтеп уйнадым. Үзе ишетмәсә дә, аның тавышы күңелле яңгырый һәм дымлы үзән һавасы белән әллә кая чаклы чыңлап китә иде. 
Ул арада тирән генә, тын гына булып җыелып яткан суда үзенең беркадәр сәерсымак шәүләсен күреп, озаграк тукталып калды кыз. Биредә ул үзем генә дип уйлый, шуның белән бергә аңа кызларга хас булган купшылык та ят нәрсә түгел иде. Ленталар белән кушып үргән калын чәч толымнарын шәле астыннан алга чыгарып, алар белән уйный башлады, ә үзе судан чак кына көлемсерәп карап торган ягымлы шәүләсеннән күзләрен ала алмый иде. ...Һаман шулай су чәчрәтеп Уйнармын дип уйладым, дип дәвам итте ул бая башлаган җырның ахырын исенә төшереп. Тик аңа һаман су чәчрәтеп уйнарга гына туры килмәде. һич тә көтмәгәндә, суда кинәт икенче бер шәүлә пәйда булды, кыз сискәнеп күтәрелгәндә, аның каршында өстенә майлы блуза кигән, таза гәүдәле һәм үткен’ күзләре белән ап-ак тешләре генә җемелдәп торучы бер егет басып калган иде. — Бу нинди ят тавышлы кош, дип шаккатып торам, бу син икәнсең, — дип көлеп куйды егет, тавышын җиңелчә уйнатып. Нәсимә, оялудан, комач кебек кызарды. Ләкин, шул ук вакытта, бу егеттән кызарып кына котылып калып бул- маслыгын да төшенә башлаган иде ул. — Кыр карарга дип чыккан идем, — дип куйды Нәсимә, бүтән- чә ни әйтергә дә белмәгәч. Уйланмый гына әйтелгән бу сүз аларнын арасын ачыклап Һәм җиңеләйтеп җибәрде: — Ә“Р, кыр өлгергән. Чык та сөрә башла, — дип куйды егет, җитди тонга күчеп.
Чиртүеңнән танырмын, Каршы чыгып алырмын дип очлап куйды. Дөресен әйткән 
ның күңелле лепердәве генә яши .һәм ул, тургай кебек, җырламыйча 'тора алмаганлыктан җырлый иде. Ул, бала шикелле, болында уйдык- 
52 Ф. Хвси 
 
 
Ләкин — гаҗәп хәл — егетнең җитдиләшүен күргәч, кызның үзенең шаярасы килә башлады: — Берәр атнадан әллә сез дә килеп җитәрсез алай булгач, — дип куйды ул, егетнең майлы киемнәреннән аның тракторист икәнлеген белеп. (Хәер, ул аны киемнәреннән генә түгел, тешләреннән, хәйләкәр күз карашларыннан да белеп алды, сугышка кадәр, Нәсимә аларның авылына җыенга баргач, алар бер очрашып, нәрсә өчендер, талашып алганнар иде. Нәсимәнең аягына агач төшергән иде шикелле ул, әгәр ялгышмасам, сүз шуннан чыкты кебек. Хәер, ул инде әллә кайчан булып үткән эш. Ул чагында Нәсимә ялан аяклы кыз, ә бу — зурлар кебек күренергә тырышып, чак кына борын күтәреп көри торган яшүсмер малай иде. Шуңа күрә мин моны җәяләр эчендә генә әйтеп китәм). Нәсимәнең төрттереп әйткән сүзенә егет аптырап калмады, үзе дә шундый ук очлы итеп җавап кайтарды: — Күрәсең, сез шундый соңга калып йөрүчеләргә күнегеп беткәнсез, капканы бик соңга калып ачасыз бу килештән, — Ә сез, күрәм, капка ачканны да көтмәгәнсез. — Без, фронтовиклар, капканы үзебез ачып керергә яратабыз. Берлин капкасын да үзебез ачып кердек. Егет, иңнәрен сикертә төшеп, блузасын рәтләде һәм шул вакытта аның гимнастерка түшенә кадалган һәм инде бераз майлана төшкән ике ордены, бер медале ялтырап китте. — Бая трактор тавышы колагыма кереп калган иде, әллә сез килеп тә җиттегезме? — дип сорап куйды кызый, егеттән бер кадәр каушап калган кебек. Алар тау башына таба менеп киттеләр. Анда, Хәсәншәех калкулыгының нәкъ уртасында, тәгәрмәчләрендәге тешләрен кояшка ялтыратып, «ЧТЗ» тракторы тора иде. — Әнә, — диде егет, тракторга бармагы белән төртеп күрсәтеп, — бригадирның командасын гына көтә м. Шуннан соң ул кызның кырчылык бригадиры икәнлеген һәм бу участокның аңа караган участок булуын белеп алгач, хезмәттәшлек тонына күчеп һәм, шул ук вакытта чак кына вәкарь дә саклагГ, өстәде: — 'Маршрут буенча, иң Элек сезнең 
колхоздан башлыйбыз. Сез анда яхшы карагыз, бер башлагач тоткарлык чыгардай булмасын. Моңа тикле алдынгы бригаданың бригадиры булып килгән Нәсимә тракторисгның тавышындагы бу вәкарьлелекне ошатып җиткермәде, һәр хәлдә трактористның болай кушып эндәшүе аны кимсетә кебек тоела иде. • — Карарбыз, кем ’кемгә тоткарлык ясар. Чебешне көз көне саныйлар, — дип куйды ул. — Без тагын узган ел яз көне санап бетердек чебешләрне, — днп көлеп куйды егет, ахырсы немец армиясен тар-мар итүне ишарәләп. Кыз, ни әйтергә дә белмичә, тынып калды. Аңа болай сүзсез генә басып тору җайсыз иде, ләкин шул ук вакытта аның егетне дә бик үк ычкындырып җибәрәсе килмәде. — Бу ел инде күктәге тургайларны санап йөрибез диген алайса,— диде ул, егет белән яңадан сүзне ялгарга тырышып. Егет, кызның тел төбендә ни ятканын аңлап бетермәде булса кирәк, коры гына итеп, — Тургай безгә не указ, безнең үзебезнең графигыбыз бар, — дип җавап кайтарды. «Коры җан» дип уйлап алды кыз һәм чәнечкеле тавыш белән өстәде: — Хәер, сез йокыгыздан уянганчы тургайлар һавага күтәрелеп бетәләр булыр, аннары аларны ничек саныйсың, ди. — Өч көннән без килеп җитәргз тиеш. Тургай элек уянырмы, безме? • Шунда күрербез, — дип кырт кына өзеп куйды егет. Үзенең чәнечкеле сүзләре егеткә яхшы ук үтә башлаганны күреп, кыз батырая төште һәм, соңгы чиктә, егетнең иртәрәх торып килүе бригадирның үзе өчея
Тургай тавышы 
 
 
дә файдалы иде. Ә тургайны алар болай гына, сүз җаенннан гына эләктереп алдылар. Уен-көлкеләр дә, җиңел генә үртәшүләр дә, бер-беренә сокланып сүзсез генә торулар да күп булды, иң кызыгы, бу уенкөлкеләр барсы да эш турында барган җитди гәп белән бергә аралашып бара иде. Нәтиҗәсе шул: өч көннән соң, иртә таңнан, беренче тургай җырлап күтәрелүгә, икесе дә шунда, трактор төбенә «шып» итеп килеп басарга сүз куештылар. Тракторист — бригадирының командасын алып, әгәр сөрергә мөмкинлек булса, тәвәкәлләи сөрә башлау өчен, ә кыз — янәсе, эшнең сыйфатын күзәтергә (үзара гына әйткәндә, алар- ны берсен икенчесенә тарта торган башка җепләр дә үрелә башлаганнар иде инде). I *» ** Бу ике-өч көн эчендә кызга нык кына чабарга туры килде. Беренчедән, тракторист егет белән куешкан сүз, «чебешләрне санаган» вакытта хурлыкка калырга теләмәү хисе аңа тынгылык бирмә.сә, икенчедән — егетнең ап-ак тешләрен, көләч йөзен, көчле гәүдәсен күз алдыннан куыя җибәрә алмады ул. Алар икесе дә бик төгәл кешеләр булып чыктылар. Өч көннән соң, нәкъ шунда, 
нәкъ сүз куешканча, трактор төбендә очраштылар алар, үзгәреш тик шунда гына булды — трактор әйләнәсендәге мәйдан инде сөрелеп куелган иде. — ... Без өч көннән соң һәм беренче тургайны көтәргә булган идек ич, — дип куйды еГет, башкача ни әйтергә дә белмәгәч. — Тургай безгә не указ, безнең үзебезнең графигыбыз бар, — дип көлеп җавап кайтарды кыз, егетнең үз сүзләрен үк искә төшереп. — Без дә приказ алып килдек, башлыйбыз, — диде егет, әлләни аптырап калмыйча. Шул ук вакытта аның эшкә башлаганчы кыз белән чынлабрак бер гәпләшеп аласы да килә иде. һич тә булмаса, әнә шул теге көнне эләктергән тургай- турында. — Впрочем, тыңлап торыйк азрак. Нинди матур җырлап күтәреләләр, тургайларны әйтәм. Тургай тавышы минем үземне дә бик са- гындырДы,—дип куйды ул кинәт., һәм аның күзләрендә иркәләү нурлары кабынып киттеләр. Кыскасы, болай булыр дип берсе дә уйламаган иде, әллә ничек кенә булып чыкты бу.
 
Май, 1Ң6 ел.