Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КЕМ Бүген мин иртән торып Әй очынаочына, Киттем «күбәләк» булып Балалар бакчасына. 'Чәчәкләр күзли-күзли, Матурын эзлнэзли Мин бакчага җиткәнмен, Хәтта узып киткәнмен. Борылдым да тиз генә/ Тиз генә, җитез генә — Әй, йөгердем, йөгердем, Бүлмәгә килеп кердем. Керсәм, менә каршыда „Җыелганнар барсы да, Никтер шаушау киләләр, Кычкыралар, көләләр. 5. -C Ә;“ 6. икән? Кайсы әйтә: «Бу кем?» дип, «Кем булсын соң, Гөлсем» дип Кайсы әйтә.- «Әхмәт» дип, «Юк-юк, ул Мөхәммәт» дип. Алар янына килдем — «Нәрсә бар анда?» — дидем. Җавап бирде тик Рита? — «Чыккан безнең газета». Ялганламый Рита һич, Чыннан да газета ич. Стенага эленгән, Шуннан барсы да көлгән. Көлмәс идең, көләрлек, Көләрлек, ис китәрлек, Рәсем аңа ясалган: һәм болай дип язылган:
66 Ж, Тор же на ЯГЕ. 
 
 «Монда безнең беребез (Кем икәнен белегез) Рәсемгә төшерелгән, Кем икән ул, кем икән? Кара ул нинди шапшак Күлмәгендә майлы тап. Куллары һич юылмас, Борын яулыгы булмас. Тырнаклары бик җиткән, Чәчләре тузып киткән. Каралган колаклары, Битләре, аяклары. Тешләрен ул чистартмый, Үзен әдәпле тотмый. Ботинкасы чишелгән... Кем икән ул, кем икән?..» Балалар шаулашалар, Бер-берсен карашалар. Гали әйтә: «Беләм» дип, «Бу бит безнең Галләм» дип. «Аның тырнагы җиткән, Чәчләре тузып киткән, ^’ачма. Галләм, син анда, Барыбер син безнең янда...» Галләм шундый аптырый, Иреннәре калтырый. — «Мин, —ди, — мунча керермен, Чәчемне кистерермен». «Мин тешемне чистартам, Үземне яхшы тотам. Ботинкам чишелмәгән, Ул мин түгел, кем икән?»... Чыннан да бит Галләмнең Куллары юылганнар, һәм ботинка баулары Бәйләнеп-куелганнар. Юк-юк, ул Галләм түгел. Галләм тиз мунча керер, Чәчләрен матурлатыр, Тырнакларын кистерер. Мин малайларны яклыйм, Мин малайларны мактыйм, «Рәсемдә бит бер кыз,» — дим, «Ул шапшак кыз — йолдыз»— дим. Ә үзем әкрен генә, Әкрен генә, бер генә Карыйм Равиль йөзенә Сиздертеп тик үзенә. Равиль менә кызара, Чөнки куллары кара. — «Ничек күреп алдың?» ди, «Килгәндә буялды» ди. Балалар көлешәләр, Аңар карап дәшәләр: — «Син кулыңны юарсың, Шакшылыкны куарсың...» «Рәсемдә бит син түгел, Чәчең матур таралган, Тешләрең чистартылган, Өсбашын, матурланган. Ләкин безнең беребез (Кем икәнен белегез) Рәсемгә төшерелгән, Кем икән ул, кем икән?.. Кара ул нинди шапшак, Күлмәгендә майлы тап, Куллары һич юылмас, Борын яулыгы булмас. Тырнаклары бик җиткән, Чәчләре тузып киткән, Каралган колаклары, Битләре, аяклары. Тешләрен ул чистартмый;. Үзен әдәпле тотмый, Ботинкасы чишелгән, Кем икән ул, кем икән?».... Яхшы булсаң бер кем дә Сине үртәп йөдәтмәс, Рәсемгә төшерелгән Ул син икән, дип әйтмәс..