Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия


 
ТУГАН ИЛ* И, туган ил, и матур ил, Калдың бездән еракта, Калсаң да бездән еракта, \ Күңелдә син һәрчакта. Суың тәмле, кырың ямьле, Шифалы һаваларың, Сугышларда дан казанды . Синең батыр улларың. Искә төшә җәйге таңнар... Рәхәт иде улчаклар, Бүген дәле янадыр күк Без кабызган учаклар. Искә төшә бәйрәмнәрең, Табыннарың, казларың, Бер карауда гашыйк иткән Зифа буйлы кызларың. И, данлы ил, и, шанлы ил, Син минем туган илем, Киткән чакта эчкән суның  Тәме авызда минем. И, туган ил, и, матур ил, Нур күмә калаларың^- һәр иртәкич сине, илем, Сагына балаларың. Безне озаткан сукмакларны Капламасын үләннәр, Яз кайтмасак, көз кайтырбыз, Сез көтегез, сөйгәннәр! '■ ■ 1 
• Г. Кутуйның бу шигыре үткән елны «Кызыл Армия» исемле фронт газетасын ia басылгаң 1ие. ' 
55 
 

 
 
ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ☆ СИЛЕЗИЯДӘ Дөнья тонык, бар да тоныксыман Силезиянең бөкре сыртында, Бар нәрсә дә яткан йокымсырап, Әйтерсең лә — шомлы тылсымда. Күрер күзгә ләкин бар да матур Таулыташлы тыныч урманнар. Каенкайлар дисәң — кайда да шул: Монда да төз, ак һәм уйчаннар. Китапларда, телдә макталалар Бу аулак тау, уйнак чишмәләр; Төрле-төрле матур манзаралар, Купшы шәһәр, пөхтә бистәләр. Тик барсы дә ят шул, ят һәр нәрсә, Түгел — туган, түгел—карындаш,— Ватаныңнан алган ядкәрләргә, Сәлам хатка җаның табынгач. Әй, туган җир, минем горурлыгым, Сихри ил — син, ямьгә өртелгән. Ьит монда да көчең, хозурлыгың Аңкыйсыман карта өстеннән. 
кыз — Советлар Союзы Герое Шаулы сазым минем, җанлы сазым Ярсый-ярсый тагын чыңласын, — Синең хакта — җитез шанлы лачын, Батырларга батыр кыз-лачын. Син — ир йөрәк сугыш кырларында, Өстән очкан ап-ак ялкынсың. Мәңгемәнге халык җырларында Сакланачак ядкәр алтынсың. Чигеп торды синең матурлыгың Алмаз нурга Ватан күкләрен^ Сугышларда көчле мотор җырың, Бомба шавың белән күкрәдең. 
Килми һични монда көйгә, сергә, Шинелеңнән кан да китмәгәч. Телләрендә хәтта сөйләшергә «Иптәш» дигән сүз дә җитмәгәч. Тамыр белән тамыр тоташмаган, Ком да шикле монда, сөзмәсән... Туган кырны барып кочаклаган Нечкә билле җилгә көнләшәм. Син көчле дә, Ватан, һәм чибәр дә Идеал яктың белән кабындың; Кооператив, совет, канцелярия, Райкомыңны синең сагындым. Син төштә дә бүген сихри таңын. Мамык карың белән чагылдың. Милиционер, мөдир, секретарең,. Завхозыңны синең сагындым. Әй туган җир, кабат күрешкәндә Бәхетемнән яшькә тулырмын. Цехта, кырда, трест, бүлекләрдә Иң төгәл бер эшчең булырмын! Февраль, 1946 ел. Силезиа. 
ЛАЧЫН Мәугубә Сыртлановага һич вакытта читкә борылмаган, Әй нык рухың синең, әй дәртең! Кайсы әкият, кайсы легендадан Җиргә төшеп, чынга әйләндең? Күреп кайгы, түзеп газапларга, Яулый-яулый халык рәхмәтен.— Көнен-төнен немец палачларга. Күрсәтәсең көчең, дәһшәтең. Күкрәт күктә, очкыч тавышларың Давыл җаның һич тә тынмасын! Синең данга җырым багышлады Лачыннарга лачын кыз-лачын! Октябрь. 1944»

 
 
МӨХӘММӘТ САДРИ ☆ МИН СТАЛИННЫ ТЫҢЛАДЫМ Еракта, еракта, Венервальд янында, Юлбашчы сүзләрен тыңладым, Аны ил алкышлап котлаган чагында Кош кебек талпынып җырладым. Җилкенде, җилкенде хисләрем алтыны, Җырларым ялкынлы кош булып, Борынгы кыялар, урманнар аркылы Илемә, биеккә омтылып. Сөекле Сталин, Ватан һәм халкыбыз, Сездән бик еракта булсак та, Сез безнең йөрәктә, Нык безнең антыбыз: Без уяу, без сафта, без сактаГ Сөйләгез, сөйләгез, ашкынып барын даг Халкыма җитсеннәр! уйларым, Юлбашчы £б5лкыгай^ тантана залында Ант булып, янращз, җырларым!
 СӘЛАМ-ХАТ
 Кошлар очып җитмәс җирләрдән, Тисса аккан ерак илләрдән, Сәламемне, иркәм, кабул ит, Туган илгә искән җилләрдән. Дулкынланса Идел иртән-иртүк Назлы җилләр искән чагында, Дункынлана диген иркәм иртүк Мине уйлап Тисса янында. Таң вакытында кошлар моңланып, Тибрәнсә тал җилләр искәндә. Җырлый диген солдат сызланып, Сөйгән яры исенә төшкәндә. Тәрәзәңнән җылы җилләр кереп Иркәләнеп иссә битеңә, Сагынуымны шул җилләрдән белеп,. Төшер иркәм, мине исеңә! Вен рня.
 киңәш Таулар өстендә мәңгелек карлар, Дунай өстендә зәңгәр томаннар... Томан артында, диңгез янында, Сызгырып йөри зәһәр еланнар. Зәһәр еланнар безне чакмасын, Халыклар каны кабат акмасын, Зәңгәр томанлы Дунай өсләрен Ут капламасын, төтен басмасын, Совет солдаты, уяу бул, җаным, Таянычы снн тыныч дөньяның!