Поэзия
СИБГАТЬ ХӘКИМ ☆ МОЛДАВАН ХИКӘЯСЕ
Тукталу кая — сугышның Көчәйгән, кызган чагы, Гаскәрнең дошман җиренә һөҗүмгә узган чагы. .Шул вакыт фронт артында Эш белән йөргән идем, Молдаван дусның өенә Мин куна кергән идем. Сөйләгән иде кызык та һәм гади, кыска итеп, Мин хәзер язган шигырьдән Ун кабат оста итеп. Карт гомер иткән авылда Торган ул җитез малай, Яшь ягыннан да бигүк- зур Булмаган үзе алай, Хуҗалык эшенә яраган, Кырмаса да әллә ни, Кыш җитәр, туңып утырсынмы Өендәге әби, Киткән ул бер көн утынга. Урманы якын гына, Жан гына, акрын гына. Пар күндәм үгез юырткан Тын икән кырлар, фронт Киткәнгәме яңа күчеп, Куркынып әле утырган Ач бүре таудан төшеп. Каранган, ауга юнәлгән Аркылып урман юлын. Сагайган малай һөҗүмнән — Балтага сузган кулын. Җыелмый калган игеннәр дә Урны-урны белән. Зур танк янган, чокырга Кадалып борны белән. Уйнаган козгын үлекләрнең Тирәсендә очып, Ял иткән ызан буенда Ул яңгыр суын эчеп Каскадан. Малай моңайган Ялгызы, кем дә аның Уйларын бүлми далада. Чик шомга тирәягын Яшергән. Матур аланга Җиткән ул көндез белән, Бик сабыр булсаң гына син йөр икән үгез белән. Каранып, арба катына Туп-туры килгән кеше. Сөялгән малай имәнгә: «Миңамы төшкән эше». Ул .хәрби кием өстеннән Киң каеш куйган буып. Нинди җил аны бу якларга Китергәндер куып. «Аучылар кая олаккан, Адаштым ялгыш кереп, Үсмәгәч монда буламы Соң инде юлны белеп. Аерылма икән фронттан, Ку менә .арган килеш. Энекәш, туйдыр тамакны, Күз күрер аннан,» — имеш. Алмаган малай ашарга, Ул ярты көнгә генә Дип чыккан, төпләр янында Үскән ак гөмбә генә. Солдаты совет иленең Киң-олы юлдан үтә, Читләтеп йөрми, малайдан By кеше нәрсә көтә? «Мосафир» бер дә малайның? Күңеленә ятмый икән, Тыңлаган аны, үзе һич- Төрле сүз катмый икән. «Озата, бәлки, барырсың, Билгеле, кичкә кырын. Азмыни урман җирендә Син белгән аулак урын». Немецмы әллә румынмы? Булса да гаҗәп түгел.
48 C. Хәким
Кемлеген малай сорамый, Аңа ул хаҗәт түгел. Барыбер, чикне бозарга Бер кем дә хаклы түгел. Бар икән андый нияте — Ул — безнең яклы түгел. Малайның үлгән бабасы да Менә монда туган һәм кордоннарның берендә Башта ул солдат булган, Аннан ефрейтор, батырлык та инде калышмаган. Хәрби хезмәткә үзен ул Бөтенләй багышлаган. Хәзерге заставаларда Сакланган рәсме аның, Итмәс ватанга хыянәт Калдырган нәселе аның. Чыннан да теге малайның Хәле бит уен түгел, Сөйләгән ярым шаяртып. «Үткәрү кыен түгел, Таң алдын кирәк көтәргә» „Дип кенә күнми икән. Сыйхөрмәт вәгъдә итеп ул Авылга димли икән. Куркытып кара малайны: Кычкыра, аваз сала. Сакчыга, үзең беләсең, Бу инде
җитә кала. Яткан?, ди «кеше» сузылып, Арбасы иркен икән, Ягарга бераз чыбык та Төяргә мөмкин икән. Кузгалган олау, малаем МОНДЫЙ уй ИСӘПЛӘГӘН: Юлда очраган кешегә Әйтмәгән, күрсәтмәгән, Ул үзе илтә авылга, Ярдәмсез. Капка ачып, Толыптан ишек алдында Яшь сакчы торган басып- Үгезләр шунда борылган, Көзге җил өрә икән, Мә, иптәш, бушат йөгемне Дип, малай көлә икән. Нәкъ менә синең кадәрле Гәүдәгә, күләмгә ул. Гадәте әйбәт: уңайсыз Егылган үләнгә ул Ярата хәтта карарга — Шик салган яңа эзгә. Ватаным, синең бәйсезлек Бик кыйммәт тора безгә.
J915 46, МОЛДГРИЯ.
ГИЗ ЭЛЬ—ГАБИД КУШ АГАЧ (Баллада) -«Битараф» җир. Кая күз ташлама— Гарип агач, көйгән ылыслар. Җимергеч ут -монда еллар буе Бөтен көче белән тырышкан. Наратларның зифа кәүсәләрен Бетергәннәр уклар телгәләп. Сары дәһшәт оча һәр адымда, Җанлы яшел төстән көлгәләп. Җир чокылып беткән, янган, көйгән — Үләннең юк хәтта әсәре... Шушы тоташ үлем дөньясында Тик Кушагач тора яшәреп. Сылу каен яшел бодрә белән, Чыршы-ылыс белән төренеп, Мәгъруранә алар басып тора, Берсе белән берсе үрелеп. Кушагачның матур кушкәүсәсен Үлем ядрәләре тишмиләр. Аның яшел ылыс-яфраклары Үз вакыты җитми төшмиләр. Гарасатлы заман давыллары Кушагачны читләп үтәләр. Каен белән чыршы сарылышып, Галибәнә гомер итәләр... Мин ышанам яшәү куәтенә, Мин баш иям дуслык көченә: Үлем килгәндә дә әҗәл җитмәс Сөелгән һәм сөйгән кешегә! Сентябрь 1944 Кестеньга.