Поэзия
ӘХМӘТ ИСХАК ☆
БЕЗНЕҢ КОРАБ
Сузылдылар күккә дулкыннар, Убылдылар тәпкә дулкыннар. Күкләр булды төпкә иңгәндәй Төпләр булды күккә менгәндәй. Таулар качты дулкын астына, Дулкын ашты таулар башына. Котырганнан давыл котырды, Ай һәм кояш гүя тотылды. Чиге бетте төннең, көндезнең, Астыөскә килде диңгезнең. Таба алмый якты маяклар, Төпкә китте зур-зур кораблар, Кайсы батты ташка кагылып, Кайсы ятты ярда ярылып. Карамыйчан ләкин давылга, Тайпылмыйчан уңга я сулга, Җилкәннәрен мәгърүр киереп, * Дулкыннарны ярып, җимереп, Киң күкрәген кагып суларга, Безнең кораб барды гел алга! Капитанын безнең корабның — Ышанычын һәрбер морякның, — Каушатмады тиңсез бу давыл. Безгә карап әйтте шунда ул: «Бу дәһшәтле давыл куркыныч. Тик, булыгыз батыр һәм тыныч! һәркайсыгыз
булсын уриында! Уйламасын курку турында! Ышанычлы безнең алган юл, Ильич сызган туры, зур юл ул. Курыкмыйчан барсак бу юлдан, Без чыгарбыз җиңеп давылдан!» Без көч алып аның сүзеннән,. Үрнәк алып аның үзеннән, Маяк итеп якты акылын, Юлны күреп шуның аркылы, Аямыйчан тирне, хезмәтне, Тыныч тотып батыр йөрәкне,. ’ Курыкмыйчан көчле давылдан, Алга бардык һаман бу юлдан. Куркынычны үттек без инде! Давыл тынды. Аяз көн килде. Күк йөзендә болыт югалды, Иркен итеп диңгез тын алды. Тагын ява кояш нурлары, Дулкыннарның яңрый җырлары. Акрын исә саф һәм уңай җил. Якын инде безнең барган җир. Җилкәннәрен мәгърүр киереп, Мачталарын күккә тиереп. Киң күкрәген кагып суларга, Безнең кораб бара гел алга!..
БУ МИНЕМ ВАТАНЫМ! Ал гөлләргә чумып, килде алсу яз. Тирәкләргә^ күнып, кошлар чалды саз; Таң иртәдән торып чыктым һавага, Юк бер генә болыт!—Күк йөзе аяз. Яңратып һаваны, үтте киек каз. Тирбәтте талларны шаян җил аз-аз; Яфраклар көлешеп, салды күңелгә, Җил белән үбешеп, татлы хуш аваз.
Әхмәт Исхак шигырьләре 23
Алмагач алланды, кунып гөлсу Сандугач сайрады шул кадәр хозур! Сөйгәнем күренде бакча түрендә,— Шундый шат күңелле, шундый гамьсез ул! Уйнады чабаклар күлнең өстендә, Ясалды балдаклар балдак эчендә. Уйнашып киленнәр, төште чишмәгә, Елмайды иреннәр якут төсендә. Иштелде ерактан иртәнге гудок, Кушылды һәр яктан аңарга шундук. Моторлар улавы җирдә һәм күктә, Мин шундый җырларны белмәдем, юк, юк!
Ул җырлар таралды ерак, бик ерак. Тыңладым аларны иркен, киң сулап. Барсын җиңә торган хезмәт җыры ул,— Ул шулай яңгырый көнне каршылап. Үтмәде озак та, тулды киң юллар: Агылды һәряктан кызлар һәм уллар. Шәһәрләр шаулады. Җанланды кырлар. Күңелләр шатланды бу таңда шуңар. — Әху рәхәт дөньяда яшәве! — дидем. Күргән юк һичкайда мондый таң минем. Тиңдәше юк аның. Сөенәм шуңа^ Бу — минем Ватаным! Бу — минем илем!
СИНЕҢ ӨЧЕН! Җырларымны, әй туган ил, җырладым синең өчен! Тынмаган булсам минут та, тынмадым синең өчен! Җир йөзендә иң гүзәл ил булганыңны мин теләп, Ни кадәр татлы хыяллар кормадым синең өчен! Син ирешкән һәр уңышка йөргәнем күк шатланып, Борчылып мин күпме аһлар ормадым синең өчен! Тормышымда мин синең бәхтеңнё күздә тотмыйчан Бер генә юл да кәгазьгә сызмадым синең өчен! Кунмасын данга синең һичбер тузан, бер кер дә, дип, Корбан иттем һәрвакыт мин уз даным синең өчен! Өстеңә төшкән авыр елда, алып кулга корал, Нинди юл халкым белән мин узмадым синең өчен! Нишләсәм дә мин тырыштым башкарырга һәр эшем һич газап чикмәслек итеп веҗданым синең өчен! Тик сиңа, илем, багышлыйм алдагы гөмремне дә, Нәкъ багышлаган шикелле узганым синең өчен! Дөньяда синнән кадерле нәрсә юк һич күңлемә, — Йөз җаным булса, бирермен йөз җаным синең өчен!