МИХАИЛ ИВАНОВИЧ КАЛИНИН
3 нче июньдә, каты һәм озак авырганнан соң, коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең төзү- челәреннән һәм күренекле җитәкчеләреннән берсе — иптәш Михаил Иванович Калинин үлде. Михаил Иванович Калинин 1875 нче елның ноябренда Тверь гуг. бернасында (хәзерге Калинин өлкәсе) крестьян семьясында туды. 18 яшьлек егет чагында Калинин Петербургтагы «Старый арсенал» заводына эшче булып керә. Ике елдан Михаил Иванович .металл буенча токарь булып Путилов заводына керә һәм шунда күренекле лекальщик булып квалификация ала. Шул чорда Михаил Иванович эшчеләрнең яшерен оешмаларында революцион эшкә кушылып китә һәм Петербург пролетариаты арасында алдынгы эшчеләрнең берсе булып күтәрелә. Петербург политик полициясе тарафыннан кулга алынганнан соң, ул Тбилисигә сөрелә һәм шунда Тбилиси тимер юл мастерскойларына металл буенча токарь булып керә. Тбилиси полициясе эзәрлекләгәнлектән Михаил Иванович Ревельгә күчеп, китә һәм шунда, тимер юл мастерскойларында эшләп, сөрген срогын тәмамлый. Шуннан соң ул Петербургка кайтып, орудие заводында лекальщик булып эшли. Шул вакыттан алып ул Петербургтан китми, Петербургның төрле заводларында эшләүне, күренекле алдынгы эшчеләрдән һәм эшчеләр сыйныфының политик' җитәкчеләреннән берсе буларак, большевиклар партиясе сафларында яшерен революцион эш белән бергә бәйләп алып бара. Иптәш Калинин үз тормышының илле елын хезмәт ияләре массасының азатлыгы өчен, социализм эше өчен көрәшкә бирде. Ленин белән берлектә М. И. Калинин беренче яшерен марксистик түгәрәкләрдә һәм «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы» нда эшдәде, Ленин һәм Сталин белән бергәләп ул большевиклар партиясен төзеде, большевистик «Правда» газетасын төзеде, бөек совет революциясен хәзерләүдә һәм тормышка ашыруда актив катнашты. . 1917 нче елгы Октябрь революциясеннән соң иптәш Калинин яшь Совет дәүләтенең иң күренекле җитәкчеләреннән берсе ( булып әверелә. . 1919 нчы елның мартында иптәш Калинин,. Ленинның тәкъдиме буенча, Россия Федератив Совет Республикасының верховный органына — Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына председатель итеп сайлана.• • . 1922. нче едның декабренда . Со
М. И. Калинин
вет Социалистик Республикалар Союзы төзелгәннән соң, иптәш Калинин Советлар Союзы верховный орга*нының — Совет Социалистик Республикалар Союзы (СССР) Үзәк Башкарма Комитетының Председателе постына сайлана. 1938 нче елның январенда Советлар Союзының югары органнары үзгәртеп корылганнан соң, иптәш Калинин СССР Верховный Советының беренче сессиясендә Советлар Союзы Верховный Советы Президиумы Председателе итеп сайлана. Михаил Иванович Калинин үзен Совет дәүләте верховный органының зирәк һәм сыналган җитәкчесе итеп күрсәтте һәм илебездә бөтен халыкның мәхәббәтен һәм бөтен алдынгы кешелек дөньясының ихтирамын казанды. Бөек рус хадКының данлыклы улы иптәш Калинин үзенең бөтен гүзәл тормышын хезмәт ияләрен капиталистик коллыктан азат итү эшенә аерылгысыз бәйләде. Гражданнар сугышы җиңү белән төгәлләнгәннән соң, тыныч социалистик төзелеш елларында М. И. Калинин үзенең бөтен көчен һәм белемен, тормышының бөтен бай тәҗрибәсен совет җәмәгать һәм дәүләт строеның куәтен ныгыту эшенә бирде. Ленин һәм Сталинның турылыклы көрәштәше иптәш Калинин партиянең һәм
халыкның дошманнарына каршы, ленинизмның тантанасы өчен туктаусыз көрәште. Бөек Ватан сугышы елларында иптәш Калинин, каты авыру булуына карамастан; Совет дәүләтенең верховный органы җитәкчесе постында үз-үзен аямыйча" эшләде, үзенең бөтен көчен Советлар Союзының немец һәм япон агрессорларны җиңүе эшенә бирде. Совет кешеләре иптәш Калининның Ватан сугышы көннәрендә булган һәм армиябездә һәм халкыбызда дошманны җиңүгә ышану тудырган1 ялкынлы патриотик чыгышларын хәтерлиләр. Михаил Иванович Калинин исеме — Ватаныбызга чын күңелдән хезмәт итү һәм бирелгәнлек символы — барлык совет кешеләренә чиксез кадерле. Иптәш Михаил Иванович Калинин эше һәрвакытта да дәүләт зирәклеге үрнәге, халык белән аерылгысыз элемтә үрнәге, коммунизм эшенә героик хезмәт үрнәге булыр. Ватаныбызның ялкынлы патриоты, коммунизм өчен какшамас көрәшче, зирәк һәм ягымлы җитәкче Михаил Иванович Калинин турындагы истәлекне барлык совет кешеләре йөрәкләрендә мәңге сакларлар. Хуш, кадерле дустыбыз һәм сугышчан иптәшебез!
М. Касумов А. Кирхенштейн А. Косыгин И. Конев A. Кузнецов B. Кузнецов Н. Кузнецов Т. Кулатов О. Куусинен i Г. Маленков , Л. Мехлис A. Микоян Н. Михайлов B. Молотов А. Муминов 1 Н. Наталевич Ю. Палецкис М. Папян
Н. Патоличев Г. Попов А. Поскребышев П. Поспелов М. Родионов И. Сталин Г. Стуруа А. Хрулев Н. Хрущев М. Шагадаев Н. Шверник М. Шкирятов
Г. Александров А. Андреев Л. Берия А. Бердыев Ф. Бровко Н. Булганин И. Варес А. Василевский К. Вершинин Н. Вознесенский К. Ворошилов А. Горкин М. Гречуха А. Жданов Л. Каганович А. Казакпаев