Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИТАП


 Паркта, кечкенә генә иске дача стенасы буенда, бүлмәләрдән себерелеп чыгарылган чүп-чар арасында мин тузгып яткан бер китап күрдем; күрәсең, ул китап анда, көзге яңгырлар, кышкы кар астында. саргылт ылыслар һәм узган елгы төссез яфраклар белән томаланып, озак яткан булса кирәк. Хәзер, аның пычракка баткан битләрен язгы кояш киптергәннән соң, тонык хәреф сызыкларының инде нәрсә турында сейләгәнлекләрен укырга мөмкин түгел иде. Мин аны итек/ башы белән кузгатып карадым 'да, бәлки, ул чын күңелдән язылган яхшы китаптыр һәм, укыганда, күп кенә кешеләр дулкынланганнардыр, бәхәсләщкән- нәрдер, уйларга өйрәнгәннәрдер дип уйлап, китеп бардым; бәлки, ул кемнең дә булса башында яңа фикер тудыргандыр һәм күпләрне, ялгызлыкның салкын сәгатьләрендә, үзенең җылысы белән җылыткандыр. Яшүсмер һәм яшьлек көннәрендә китапның минем өчен нинди яхшы дус булганлыгы исемә төште, һәм Идел белән Дон арасында булган бер кечкенә тимер юл станциясендәге тормышым аеруча ачык булып күз алдыма килеп басты. Станция сирәк соргылт үлән белән томаланган дала уртасында, бушлыкта һәм тынлыкта тора иде, бу тынлыкны бары кышкы кар бураннарының моңсу улаулары гына боза иде. Җәй көне станциядә озынборыннар безелди, саргылтсу далада йомраннар, ' үчекләгәндәй, әкрен генә сызгыра, эсселектән тоныкланган күк йөзендә тилгәннәр һәм ак карчыгалар тын гына бөтереләләр. Кайчакларында перроннан далага карыйсың: еракта, күгелҗем буш җир өстенә рәшә күтәрелгән, калкулыкларда, үз оялары янында йомраннар, алгы җитез аякларын очлы башларына куеп, дога кылгандай басып торалар. Башка беркем дә юк, — бушлыкны сулыйсын, һәм синең йөрәгең күңелсезлектән әрнүле генә, кысыла. Бары тик картиналардагы изге дәрвишләргә ошаган йонлач чабаннар гына ара-тирә үзләренең көтүләрен көньяктан төньякка таба куып узып китәләр, һәм дала тынлыгында аларның: — Р-ря-о! Р-ря-у!.. —дип кычкырган гаҗәп тавышлары гына яңгырап кала. Җил исә, станцияне кызу ком белән томалый, дүдәкләрнең кайгылы тавышларын, йомраннарның сызгыруларын алып килә, аннары яңадан тынлык урнаша, һәм тормыш очсызкырыйсыз төш шикелле тоела. Кайдадыр, дала үзәнлекләрёһдә, казак хуторлары утырган; станция артында, Иделгә таба биш чакрым ераклыкта, уңдырышсыз җирдо Пески авылы ята; кыш көннәрендә

Китап_   '  _ 
 
 аннан безнең янга, станция юлларын кардан арчырга чая кызлар килә, ә төннәрен, аларның абыйлары һәм аталары килеп, вагоннардан товарлар һәм утынга дип щитларны урлап китәләр иде. Җәйге эссе төннәрдә яшәве аеруча авыр була торган иде; кысынкы бүлмәләрдә — суларлык та түгел, бөркү һава һәм озынборыннар йокларга ирек бирмиләр; станциянең барлык халкы перронга чыга һәм бөтен җирдә игътибарсыз рәвештә арлы-бирле йөри, эч пошканлыктан кычкырыша, улый-улый иснәп, йокысызлыктан һәм авыруларыннан зарланып, мәгънәсез сораулар биреп, дежурныйларның ачуларын китерә. Ишек алдында, нәкъ лунатиклардай, ак күлмәкле, ялан аяклы, тузгыган чәчле хатын-кызлар йөри; чи тал чыбыклары белән то- .маланган учак пыскып яна; җилсез төннәрдә учак төтене, соры баганадай булып, һавага күтәрелә, озынборыннарны . куркытмый, — алар Иделнең тын тармакларында үрчиләр һәм, кешеләрне газаплау өчен, шулай ую үз башларына, монда,’ коры далага болыт шикелле булып очып киләләр. Тирән тынлык эчендә, кайдадыр еракта, нәкъ җир астында шикелле, авыр тавыш ишетелә башлый, аннары ул үсә, бөтен станцияне үзенең тимер улавы белән басып ала; рельслар чыңлый, лампалар селкенә; кем дә булса берәү йокылы тавыш белән әйтеп куя. — Унөченче килә... Дала читендә төннең кара тәненә кызыл нур кадала, төнне яралый, һәм яктылыкның дымсу табы җир өстенә җәелә, канны хәтерләтә. Нур, әкрен генә якынлашып, икегә ае.- рыла һәм ул менә инде нәрсәнеңдер сары, шомлы күзләренә ошый, күзләр ачулы ярсып калтырый, — станциядәге өч кечкенә йортка таба һә- ләк итүе белән куркытып, төн караңгылыгыннан ниндидер явыз, коточкыч нәрсә үрмәли. Аның товарный поезд икәнен беләсең, ләкин куркыныч булса да, аның башка нәрсә булуын телисең. ■ Пассажирский поездлар, станция яныңнан йөгереп үтеп, тормышның хәрәкәтсез икәнлеге'турындагы тәэсирне* бары көчәйтәләр, аннан аерылу турындагы, аңкы бары тирәнәйтәләр генә. Поезд бер генә минутка туктый,вагон тәрәзәләреннән сиңа, рамалар эченнән портретлар караган шикелле, ниндидер кешеләр карый; хатынкызларның серле күзләре караңгыдагы чаткылардай ялтырап китә., узышлый 
елмаюларының җылы нурлары йөрәкне чеметеп ала. Ачулы свисток — һәм пар болыты эченә күмелгән поезд китеп бара, вагон тәрәзәләреннән караган кешеләрнең йөзләре, янга, һаман бер якка табан сузылып, сәер кыйшая. Тормышның шулай күренеп кенә китүенә тиз күнегәсең; синең яннан һәр көнне бер үк машинистлар, бер үк кочегарлар, бер үк кондукторлар узалар, кешеләр дә бер үк кешеләр шикелле тоелалар, — алар, нәкъ озынборыннардай, бер-берләреннән аерылгысыз булып китәләр. Станциядә унбер кеше хезмәт итә, шуның дүртесе семьялы. Бөтенесе п'ыяла каплавыч "астында яшәгәндәй яши, һәркайсы турында кеше белергә тиеш булмаган бөтен нәрсә билгеле, һәм һәр кеше башка кешеләр турында, белергә теләсә дә, теләмәсә дә, барсын да белеп тора. Бөтенесе бер-берләре алдында ялангач шикелле йөри; кеше яман- сылау аркасында, үзенең эчендәге- ләрне әшәке рәвештә сөйләп бирергә һәм тәүбә итәргә мәҗбүр булып, беренче уңай туры килгәндә, халык алдында эчендәген тышка чыгарып сала. Карта уйныйлар, коточкыч эчәләр, кайчакларында, исерүдән һәм эч пошудан шашып, кыргый гадәтләр белән берберләрен таңга калдыралар. Бервакыт кич белән яшь, матур ' мужик4 сторож Крамаренко, ятдм казачкага, зур. һәм аз сүзле бер хатынга өйләнгән, пеләш башлы һәм динле карт смазчик Егоршңн- ның квартирасы тәрәзә төбенә килеп, анадантума калганчы чишен
16 _ М._ГорьМ*^ 
 
 де дә тәрәзәгә карап, кычкырырга ТОТЫНДЫ: — Егоршин, чык, эт нәрсә. Чык, чишен, әйдә хатының күрсен4: кайсыбыз яхшырак. Кер юып торган казачка аның күкрәгенә бер чүмеч шау кайнар су сипте; Крамаренко акырып җибәрде дә далага йөгерде, ә Егор- шин хатынын гайка ачкычы белән кыйнарга тотынды. Кешеләр хатынны аралап алдылар, аны шәһәргә больницага җибәрергә теләгәннәр иде, ләкин казачка баш тартты. Ул, канлы чүпрәккә ура- -лып, ишек алдында яткан килеш, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып һәм кечкенә генә теле белән иреннәрен ялап, — Кирәкми, үзем гаепле, аңа •сөйкемле карарга кирәкмәс иде, — диде. һәм ике мәртәбә әкерен генә сорады: — Мин аны каты пешердемме икән? Хатыннар һәм кызлар: — Әй оятсыз. — дип пышылдаштылар. Егоршин, квартирасына кереп бикләнде һәм, сабынлы суга тезләнеп, гыйбадәт кылырга кереште. Кешеләр аңа тәрәзәдән карыйлар һәм аны орышалар иде. Икенче көнне, иртә белән. Крамаренко расчет алды һәм станциядән Донга таба каядыр җәяүләп китте; ул, парадтагы солдат шикелле башын югары күтәреп, юл линиясе буенча гаҗәп дәрәҗәдә туп-туры бара иде. Берничә көннән Егоршин да икенче станциягә күчте. Станция начальнигы ярдәмчесе Колтунов саубуллашкан вакытта аңа: — Моның, туган, сиңа ярдәме булмас,—диде.—Сиңа җир астына күчәргә кирәк; кайгыдан бары җир астына кереп качып кына оула... 
Петр Игнатъевич 'Колтунов гаҗәп кеше иде. Ул һәрвакыт ярым исерек хәлдә йөри, бик күп сөйли, һәм аның тормыш турыңда . үзенең ниндидер фикерләре, булса кирәк иде, ләкин ул а ларны ачы** итеп әйтеп бирми, хәтта ул үзе** аңлауларын теләми дә шикелле бу" лып тоела иде. Чандыр, ябык тәнле бу кеше маңгаена бөтерелеп салынып төшкән кызгылт чәчле башын Һәрза- кыт селкеп куя да, алтынсыман керфекле соры күзләрен кыса төшеп, станция үлчәүчесе булып эшләүче миннән һәм минем бөке- ре, явыз иптәшем телеграфист Юдиннан сорый: — Нинди аллага гыйбадәт кыласыз, егетләр, ә? Әкәмәт! 
Яисә үз-үзеннән сорый: — Мин озынборыннар ашасын өчен туганмыни? Без, телеграфист белән икәү, киләчәк турында еш кына кызып сөйлибез, ә ул бездән көлә: — Әкәмәт! Сез миннән сорыйсыз: ун елдан нәкъ шушы көндә һәч шушы сәгатьтә нәрсә булыр дисез? Мин сезгә дөресен әйтәм: хәзер нәрсә булса, шул ук була. Ә егерме елдан? Анда да — шул ук... Юдин белән мин Спенсерны укырга тотынгач, ул тыңлап торды да: — Англичанмы? — дияг сорады. — Әйе. — Ну, алайса, ялганлый! Англичан бервакыт та дөресне әйтмәс. һәм ул Спенсерны тыңлауны ташлады.:. Ул Тургай өлкәсенең священник улы иде/ Тамбов семинариясендә укыган. — Аракы эчәргә өйрәндем,— Казанга, университетка киттем, — дип сөйли торган иде ул һәм аныц соры күзләре моңсу гына яшелләнә иде. — Җаным исерек чагында профессорның тунын, бүреген кнеп чыгып киттем һәм шул арматураның барсын да эчеп бетердем. Әкәмәт! Ну, миңа университетны бушатырга тәкъдим иттеләр- Киттем, биш ёл'чамасы төрле эшләрне караштыргадап йөрдем һәм, сизмәстән, өйләнгән булып чыктым. Ц1ул вакыттан бирле — стоп машина. Хатыны аны . ташлап киткән: уд
17 
Китап 
 
 алты яшендәге, кызгылт чәчле, тыныч һәм зурларча җитди кызы белән тора иде. Ул кызның төссез, хәрәкәтсез кечкенә генә бите алтын бөдрәләр арасына яшеренгән шикелле тоела иде, карасу күзләре белән ул бөтен нәрсәгә текәлеп карый, сирәк елмая торган иде. Станциянең барлык халкы аны ниндидер аеруча, куркулы һәм сак бер ■мәхәббәт белән сөя иде: аның алдында ирләр әкренрәк сүгенәләр, хатын-кызлар исә аны үзләренең балаларына үрнәк итеп күрсәтәләр иде: — Кара, әнә Верочка нинди сүз тыңлаучаи һәм акыллы... Атасы кызын исеме һәм атасының исеме белән — «Вера Петровна» дип атый торган иде; кызына 1 булган мөнәсәбәтен аның төшенеп бетереп булмый, аның мөнәсәбәтендә кызыксыну һәм артында дошманлык яшеренгән курку шикелле нәрсә бар иде. ...Станциянең тыгыз юллары буенча локомотив маневр ясый, Доннан яисә Иделдән поезд килә, ә алтындай бөдрәләре өстеннән кечкенә ак яулык бәйләгән Вера •Петровна рельслар аркылы ашыкмый гына бара; локомотивлар арасыннан аның кызыл җеп оеклы аяклары күренеп-күренеп китә. Ул үсемлексез далага зәгыйфь чәчәкләр җыярга, кулындагы тал чыбыгы белән йомраннарны куып . йөрергә бара. . Атасы, станция тәрәзәсеннән яисә перроннан карап, аны күзәтеп тора һәм1, кызарган күзләрен керфекләре белән томалый төшеп, мыегын тешли. • — Булмаса аны тимер юл буйлап йөрүдән тыярга кирәк иде,- — диләр аңа. Ләкин ул салкын гына җавап 1 бирә: —• Зарар юк, ул — сак... Шундый чаклар була иде, Вера Петровнаның станциядән бер чакрым ераклыкта, буш җир буенча ялгыз гына йөргәнен, (;ирәк үскән чәчәкләрне һәм уләннәрие иелеп- иелеп алганын күрәсең дә, аның 2. .с. ә.- № 6. атасы, станция, кешеләр, — ярым йокымсыраган бөтен бу күңелсез тормыш бигрәк тә ошамый башлый. Төннәрдә ул, башыннан алып аягына кадәр зур соры шәл ябынып, ярканатка ошап, минем янга берничә мәртәбә йөгереп керде һәм, ашыгып, ләкин тыныч кына: — Бар, әти тагын үләрлек булганчы мәлҗерәгән, — диде. Мин, аны кулыма алып, Колтунов 
квартирасына йөгерәм. Колтунов идәндә аунап ята, бите шешенгән, күзләре акайган, үзе суга батып үлгән кешегә ошаган. •Берничә тамчы нашатыр спиртын суга кушып, аның бугазына салганнан соң, ул җанлана, өңгерәргә керешә торган иде, ә кызы соң дәрәҗәдә тыныч итеп сорый; — Үлерлек түгелме әле? һәм атасының башы янына утырып, —■ Ах, нинди эчкече кеше мескен...— дип әйтә;әйтә, аның кытыршы яңагын кулы белән сыйпый. Бу кызны башкаларга караганда артыграк яраткан Юдин, хыялланып, — Әгәр минем әнием булса, яисә нинди дә булса бер юләре мин бэ- керегә кияүгә чыгарга риза булса,, Верочканы мин үземә сорап алыр идем. Нәрсәгә ул Колтуновка? — ди то.рган иде. Ул ачулы, дуамал, пессимизмга бирелүчән кеше иде, ләкин кайдадыр аның күңеленең төбендә яхшы тормыш турындагы сагышлар һәм кешеләр турында нечкә хисле борчылулар ята иде. Кайчагында төнлә, дежурство вакытында, нинди дә булса бер китапны укып чыкканнан соң, аның турында сөйләгәндә, ул; — Барысы да кызганыч... — дип авыр сулый торган иде. — Кешеләр нинди кызганыч... Бу хисләрне ул, исерекләр һәм авырулар артыннан кайгыртучанлык күрсәтеп йөреп, ызгышлы семьяларны татулаштырып һәм линиядәге телеграфистларга, үзенең иптәшләренә, үгетле хатлар язып, нәтиҗәсез рәвештә тарата торган иде. 
18  М. Горьки & 
 
 Берсенә ул өйләнергә, икенчесенә скрипкада уйнарга киңәш бирә, өченчесен толстойчылар колониясенә китәргә димли иде. Бу эшләре өчен мин аннан бераз көлгән чагында, ул кискен итеп каршы әйтә иде. — Ә нәрсә эшләргә кирәк? Бу тынчык тормышта нәрсә эшләргә мөмкин? 
Без икебез дә укырга бик ярата торган идек, буш сәгатьләребездә без, туймаслык рәвештә комсызланып, көн-төн китап укый 'торган идек. Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә иде. Ләкин без Идел белән Дон арасындагы алты станциядә булган барлык китапны бик тиз укып бетердек. һәм безнең өчен руханый ачлык көннәре башланды, — аның газаплары бары тик безнең илебезнең бушлыкларында яшәгән, аның тигезлекләренең авыр эч пошыр- гычлыгы эчендә тыны кысылган кешегә генә таныш. Яшәрлек нәрсәнең булмавы — мин кичергән тойгыларның иң шомлысы булса кирәк. Без яхшы китап эзләп озак җа- фаландык, ләкин Окрейц романнарыннан, иске «Ннва»дан һәм шуңа ошашлы ярлылыктан башка бернәрсә дә тапмадык. Колтунов бездән мыскыллап көлә иде: — Нихәл, егетләр, газапланасызмы? Әкәмәт! һәм бервакыт, кызганып, тәкъдим итте: — Калачта минем бер танышым бар, ул журнал яздыра. Телисезме — сорап алам? Без аңа ялынырга тотындык; ул, бездән көлгәннән сон, риза булды, һәм берничә көннән пассажирский поезд кондукторы Колту- новка бер пакет белән хат тоттырды. Колтунов, пакетны җиңүчән рәвештә селкеп, — Менә ул, журнал, — диде, лә- кин хатны укыганнан соң мыегын тешләде, әйләнеп карады һәм, пакетны култык астына тыгып, терсәге белән кысты. Юдин1, зур авызы белән елмаеп,- шатланып, — Я, бир монда, — диде. Колтунов иңбашларын җыерды һәм начальник тоны белән әнттех — Өлгерерсең, тыгылма. Юдин гаҗәпләнде, бер ады.ч артка* чигенде. Алар дус иде һәч Колтуновның бервакытта да бола& тупас әйткәне юк иде. Колтунов коры һәм тупас ител өстәде: 
— Мин сорап алдым,—мин беренче укырга тиеш, ә сез —соңыннан. Бу мине дә үпкәләтте: электә без барыбыз бергә кычкырып укый торган идек, яисә кемнең буш ва- д<ытЕ1 булса, шул укый торган иде. Китапны һәрвакыт күз алдында, телеграфта тота торган идек. — Нәрсә син мактанасың? —диде Юдин, ә Колтунов тагын да ачулырак итеп җавап бирде: — Бәйләнмә! Мин җаныма ял булсын өчен укырга телим, ә бәхәсләшер, талашыр өчен түгел. Тын гына укырга кирәк, ә сез тикшерергә керешәсез: нигә болай да, йигә тегеләй. Туйдырды мине бу. Мин ялгыз укырга телим, — када- л'ып китегез. Китапны ул өстәл тартмасына бикләп куйды һәм дежурствоның ахрына кадәр безнең белән сөйләшмәде, нәрсәдәндер курыккандай як-ягына каранып утырды. Ул, дежурствоны бетереп, өенә киткән чагында, Юдин аңа: — Йокларга ятканда, китапны күренерлек урынга куй, кереп алырмын. Ул җавап бирмәде, бары көлемсерәде генә. Төн уртасында Юдин мина: — Бар әле, китапны алып кайт, могаең ул гырылдый торганда инде, — диде. Көндез сәгать ярым чамасы лексез бик каты яңгыр яуган и-, аннары юылган күк йөзенә яңада.
Китап 19 
 
 эссе кояш килеп чыкты, җирнө бик нык кыздырды,—хәзер далада караңгы һәм мунчадагы шикелле бөркү иде. Кара болытлар арасындагы тирән зәңгәр чокырларда алтын йолдызлар тонык кына җемелди, — бу төнне алар барсы да сүнеп барган төсле күренәләр иде. Минем алдымнан, юл күрсәткән шикелле итеп, бер бака сикереп бара; еракта поезд кычкыра; во- 
иренле, кайгылы елмаюлы кочегар 
еврейнең әкерен генә җырлаганы ишетелә, — аның кара тутлы очлы йөзендәге ул елмаюны бернәрсә дә .бетерә алмас шикелле тоела иде. Колтунов квартирасы тәрәзәсеннән саргылт яктылык сибелә, ул җиргә төшә, караңгыдагы шпал әрдәнәсен һәм нечкә топольне яктырта. Мин тәрәзә рам асы на беркетелгән кисея аркылы Колтуновны күрдем: ул өстәл янында, терсәкләре белән таянып, бөкрәеп, бармакларын кызгылт чәчләре арасына тыгып, төнге күлмәктән генә утыра иде. Аның кырылмаган очлы ияге көзән җыергандай калтырый, һәм терсәкһәре арасындагы китапка күз яшьләре * тама, — лампа яктысында аның бер-бер артлы ничек тамганы мина бик ачык күренә, — хәтта миңа күз яшьләренең кәгазь өстенә ничек тамганнары да ишетелгәндәй булып тоелды. Кешенең елаганын күрү. авыр... , Өстәл өстендә китаптан тыш башланган гына бер шешә аракы һәм бер кисәк тозлы карбоз салынган тәлинкә тора. Кызы үрелгән креслода бөгәрләнеп йоклап ята; аның бите бөдрә чәчләре белән бөтенләй томаланган, бары тик гаҗәпсенеп ачылган) авызы гына күренеп тора. Бүлмәнең эче, арырак, нәкъ даладагы шикелле үк раңгы, ә яктыртылган җире кара тау эчендәге мәгарәне хәтерләтә иде. Колтунов турайды, тәрәзәгә карады. Аның әһәмиятсез йөзе, күз яшьләре белән чыланганнан соң, тагын да кечерәк һәм әһәмиятсезрәк булып тоела иде. Менә ул китапны лампа өстенә күтәрде дә, күз яшьләрен корытырга тотынды; киптергәннән һәм китап битен бармаклары белән капшап караганнан соң, аны яңадан ут өстендә селкеп тора, ә үзенең күз яшьләре һаман тәгәри һәм алар аның мыек араларына утырып кала. Мин поездны каршыларга киттем һәм, Юдинны очратып, — йокламый, һаман укый әле...— 
дидем. Юдин, поездның кузгалып китүе турында телеграфта шакылдата- шакылдата: — Хайван!—дип мыгырданды.— Дус! Без барыбыз да беренче тәмле кисәккә кадәр генә дус. Таң алдыннан мин яңадан, тәрәзә төбендә, кызгылт чәчле кечкенә кешене кисея аркылы карап тора идем. Ул йоклаган булса кирәк: башы күкрәгенә салынып төшкән, куллары тезләре өстендә хәлсез генә ята. Лампасын сүндергән, ләкин бакыр шәмдәлдә шәм яна, аның алтын с.өңгесе шешә пыяласында чагыла, — аракы Кимемәгән. Бүлмә баягыга караганда да караңгырак, кызы кресло өстендә юк, ә ябылып куелган китап өстәл почмагында, тәрәзә төбенә якын җирдә тора.' Мин әкрен генә кисеяне ерттым да кулымны тишектән тыктым. Колтунов урыныннан сикереп торды да, шәмдәлне алып, кизәнде һәм кыргый тавыш белән акырды: — Кит! Үтерәм! Шәм сүнде, ләкин мин шулай да аның миңа таныш булмаган,; кыйшайган йөзен күреп калдым^ ул йөз шунда ук’ караңгылык эченә кереп чумды. Бер минуттан соң ул тыныч һәм тупас итеп сорады: — Кем ул? — Мин. Китапны алырга килдем. — Бирмим... Мин, далага, көнчыгышка таба карап, тәрәзә төбендә тагын бер минут басып тордым. Анда болытлар артыннан кояш чыгып килә, саргылт таң яктысында кечкенә
докачкадан кыек күзле, кызыл 
20 М. Горький 
 
 генә карамчык булып бер атлы күренә; аның артыннан җир өстеннән, соры болыт шикелле булып, куй көтүе үрмәләп бара. Болар — барысы да таныш, болар барысы да бар иде. Китап укуы һәм үзеңнең күз алдыңда башка дөньяны күрүе нинди яхшы... Колтунов безне бу китап белән дүрт көн үчекләде: ул аны станциягә алып килә дә үзе генә укый, ә без сорагач*— мыскыллый: — Тезләнегез — бирәм. Юдин аны үгетли: — Юләр, исеңә төшер, без сиңа никадәр китап бирдек.. — Ну, бирсәгез соң? — Син безнең белән укыдың бит? — Тезлән! Ул җирәнгеч һәм кызганыч иде, ул моны үзе дә сизәдер иде булса кирәк һәм, үзенә үч итеп, безне котыртканнан котыртты. Укый һәм вакыт-вакыт төрле сүзләр әйтеп куя. — Әкәмәт! Менә ничек! Бу сүзләр безнең кызыксынуыбызны, безнең китап белән танышырга сусавыбызны тагын да кыз- дырарак төшә. Колтуновны без шундый яратмый башладык, хәтта ана карата булган хисебезне аның кызына да күчердек, һәм ул, сөекле кыз, безнең янга йөгереп килгән чагында, без аны салкын гына бер читкә этеп җибәрә башладык, гәрчә шуның белән генә булса да аның атасын үкендерергә тели идек без. Бу кечкенә кызның кара күзләре белән миңа һәм Юдинга шундый гаҗәпсенер каравы, аның чәчәккә ошаган алсу авызының кайгылы елмаюдан калтырануы бүгенгә кадәр хәтеремдә. Колтунов та моны күрә иде. Ләкин ул бары елмая гына һәм кулының нервлы хәрәкәте белән үзенең мыегын тарта иде. Китапны өстәл тартмасына яшереп куя-куя ул бездән: — Укырга телисезме, малайлар? — дип сорый. — Ә мин бирмим. Юдин, буылып һәм агарынып, — Мин аны сугып егам,— дип яный. — Менә нәрсә: бу китапны, әгәр ул бирсә дә алмаска, —алмаска. Ярыймы? Мин риза идем: \ — Ярый. — Сүз бирәсеңме? — Бирәм. Хәзер бу турыда уйлавы да көлке, ләкин ул көннәрдә мин, чын күңелемнән газаплана һәм нәрсәдәндер курка идем, чөнки вакыт- вакыт бу кешегә карата күкрәгемдә шундый нәфрәт кузгала иде, хәтта аннан минем башым әйләнә һәм күз алдымда кызыл таплар йөри иде. Бөтен станция безнең, өч дусның, бозылышканын күрә, бөтенесе Колтуновның безне ничек мыскыллаганын ишетә, бөтенесе бездән нәрсәдер көтә һәм, бер сүз дә әйтмичә, сынаулы күз карашлары, көлемсерәүләре белән безнең күңелгә нәрсәдер салалар иде. Бу бик гади генә бетте: Колтунов, иртә белән дежурствога килгәч, журналны Юдинга ыргытты һәм әйтте: — Мә, укы... Телеграфист китапны һавадан ук тотып алды һәм шунда ук үзенең борыны белән аның эчтәлегенә кадалды.. Төнлә белән мин ул китаптан Юдинга1 яхшы бер; хатынның җәмгыять өчен, дөнья өчен, начар ирен ташлап, — эшкә китүе турында язылган әһәмиятсез генә бер хикәя укыдым, — һәм уйладым: — Колтунов шуның өстендә еладымы икән? Кинәт ул ишеккә бәреп керде һәм, куллары белән ишек яңакларына ябышып, акырды: — У-укыйсы булма! Аның аяклары сыгыла, ул коточкыч исергән һәм кызыл, юев күзләрен кыргыйларча акайткая иде. — У-укыйсы булма... Беркемдә бернәрсә аңламый... язган кеш« дә, һәм барысы да'... Ул, безгә кулларын сузып һәм: 
Китап 21 
 
 — Тавышыңны чыгарма!.. Укыма!..— дип кычкыра-кычкыра, идәнгә бөгелеп төште. Ә ишектә, аның артында, кечкенә кыз, Вера Петровна басып тора, — изүе чишелгән, күлмәге, иңбашларыннан шуып төшеп, салынып тора, ялан аяк, чәчләре тузгыган, кызгылт бөдрәләре, ялкын шикелле булып, югары күтәрелгән, — басып тора һәм тонык тавыш белән сорый: — Нигә сез аны үпкәләттегез?— ди. 1915 ел.
 
. 1889 нчы елда Максим Горький Идел— Дон тимер юлындагы дала эчендә, Крутая дяп аталган кечкенә генә бер станциядә үлчәүче булып хезмәт иткән. Крутая Горький тормышындагы «тимер юлчылык» дәверенең соңгы этаны (моңа кадәр ул Добрияка һәм Борисоглебск станцияләрендә хезмәт иткән булган). Бу хикәядә Горькнмкың Крутаядагы тормышы чагылган. Хикәянең үзәге итеп алынган вакыйга— игътибарга бик лаеклы вакыйга. Горький- ның китап укуга булган, бервакытта да кимеми торган искиткеч көчле теләге аның бөтен биографиясе буенча сузыла. Горький хатларының берсендә, балачагында китап өчен булган көрәшен исенә төшереп, көлемсерәп» түбәндәге сүзләрне яза: «... Малай чагында мин мич башында төннәр буенча китап укый торган идем, укыганымны күрмәсеннәр һәм бу эшем өчен мине иртә белән кыйнамасыннар өчен, утны одеял белән томалый торган идем. Шулай ук өстәл астында утырып укуы да һәм, ут яктысы үтмәслек әйбер белән томаланып! буш мунчада укуы да яхшы». Ә икенче урында Горький түбәндәге сүзләрне әйтеп китә: «Китаплар, акылымны һәм йөрәгемне канатландырып, миңа черек сазлыктан югарыга күтәрелергә ярдәм пггтеләр. Ул сазда мин, китапсыз, ахмаклык һәм әшәкелек белән тончыгып, баткан булыр идем». Горький өчен китапсыз яшәү көннәре аның тормышындагы иң авыр сынауларның берсе булган. Горькийның еракта, кешесез даладагы тимер юл станциясендә башыннан кичергән, китапка булган мохтаҗлык шундый трагик көч белән язылган, хәзер, безнең заманда сәяхәтчеләр сахрадагы сусауны шундый көч белән язалар. Горький моны арттырып күрсәтмәгән. Крутая станциясендә үлчәүче булып хезмәт нткән Максим Горький үзен Россия бушлыкларында ялгызлыкта хис иткән, һәм аның өчен китап — ул гаҗәп тырышлык, искиткеч чыдамлык һәм чиясез ашкыну белән эзләгән дөньяга! алып бара торган бердәнбер маяк булган. Афзал Шамов тәрҗемәсе