Хроника
ТАТАРСТАН АССР ТАРИХЫ
Күптән түгел Москвада СССР Фәннәр Академиясенең тарих һәм философия бүлегенең фәнни сессиясе булды. Бу сессия Татарстан тарихының бәхәсле мәсьәләләрен уңай якка хәл итте. Сессия Казан татарларының килеп чыгуы турындагы мәсьәләгә карата профессор А. П. Смирнов докладын, профессор Н. И. Воробьевның «Этнография мәгълүматлары буенча Казан татарларының этногенезы», тарих фәннәре кандидаты Т. А. Трофимовның «Антропология мәгълүмат- • лары буенча Казан татарларының этногенезы» һәм доцент Л. Җәләй- нең «Татар теле мәгълүматлары буенча Казан татарларының этногенезы» дигән докладлары тыңланды. Докладлар буенча фикер алышуларда СССР Фәннәр Академиясе член-коррсспондснтлары М. Н. Тихомиров, А. И. Якубовский, С. Я- Малов, (Ленинград), Н. К- Дмит- 4 риев, проф. С. П. Толстов (СССР Фәннәр Академиясенең- этнография институты директоры), атказанган фән эшлеклесе Н. Ф. Калинин һәм башка галимнәр катнаштылар. Академик Б. Д. Греков һәм СССР Фәннәр Академиясе член-кор- респонденты И. И. Минц сессиядә председательлек иттеләр. Бу фәнни сессиянең кыйммәте шунда, ул Казан татарларының этногенезы мәсьәләсенә карата озак еллар буенча килгән бәхәсләргә йомгак ясады. Докладчылар һәм фикер алышуларда катнашучылар нигездә бер нәтиҗәгә килделәр. Лингвистика, этнография, антропология, археология һәм башка шундый фәннәрнең мәгълүматлары нигезендә сессия, Казан татарларының килмешәк «монгол-татарлар» түгел икәнен, ә борын-борыннан урта Идел һәм Кама буе бассейнында яшәүче халык икәнен раслады. Бу халыкның формалашуына һәм үсешенә урындагы кабиләләр һәм төрек телендә сөйләүче болгарлар, БУЕНЧА ФӘННИ СЕССИЯ
кыпчаклар һәм башкалар хәл иткеч тәэсир ясаган. Бу җирләргә монгол баскыннары килгәнчегә кадәр үк Кама буе болгарлары үзләренең дәүләтләрен төзегәннәр. Кама
буе болгарлары, көнчыгыш Европаның башка халыклары кебек, күчмә монголлар белән чагыштырганда, хуҗалык һәм культура ягыннан югарырак формада булганнар. Проф. А. П. Смирновның докладында һәм атказанган фән эшлеклесе Н. Ф. Калининның чыгышында бу хәл бик яхшы исбат ителә. Атказанган фән эшлеклесе Н. И. Воробьев • үзенең докладында Казан татарларының көнкүреше формалашуына рус халкының зур тәэсире булганлыгын сөйли, шул турыда бик күп фактлар китерә. Сессия кайбер тарихчыларның Казан татарларын монголлар һәм Алтын Урда татарлары белән бутауларына кискен чик куйды. Казан татарлары монголлар килгәнчегә кадәр үк Кама буе болгарлары территориясендә яшәгәннәр, XIII гасырда Алтын Урдадан килгән монгол ханнары, башка халыкларны кол иткән кебек, Казан татарларын да кол иткәннәр. Алардан да чиксез авыр ясак түләткәннәр. Болгар дәүләте составына керә торган халыклар да, Рус халкы кебек үк, “«монгол-татар» илбасарларына каршы озак еллар буенча көрәш алып барганнар. Бик күп мәртәбәләр алар Алтын Урда ханнарына каршы баш күтәргәннәр. (1330, 1361 һ. б. еллар). Халыкның бу көрәше тарихи әдәбиятта (Тизенгаузен — «Алтын Урда тарихына карата материаллар». 2 том) һәм халык дастаннарында чагылган («Алтын чәч» легендасы һ. б.). Сессиянең йомгаклары турында академик-секретарь Б. Д. Греков болан диде: — Сессия материаллары Татарстан тарихына карата булган әдәбиятка бик кыйммәтле вклад булу
118 Хрони к!
белән бергә. Урта Иделдә яшәүче башка халыкларның да, аерым алганда' чувашларның тарихына да зур вклад ул. Хәзер Татарстан тарихчылары үз республикаларының тарихын ышанычлырак һәм кыюрак рәвештә тикшерә башларлар, чөнки бу җаваплы мәсьәләне хәл итү юлында торган кыенлыкларның зур өлеше бетерелде. Сессиянең материаллары «Совет этнографиясе'» журналының якындагы бер номерында игълан ителәчәк. Моның өчен Академик Б. Д. Греков, проф. Н. II. Воровьев, проф. С. П. Толстов, СССР Фәннәр Академиясе членкорреспонденты проф. Н. К. Дмитриев һәм X. Гый- мади составында редколлегия төзелде. Шуның белән бергә сессия киләчәктә дә Татарстан тарихының аерым мәсьәләләре буенча шушындый фәнни утырышлар чакыруны кулланырга кирәк дигән карарга килде. СССР Фәннәр Академиясенең тарих һәм философия бүлегенең бер сессиясендә Казан ханлыгы һәм аны рус дәүләте составына кушу турындагы мәсьәлә тикшереләчәк. Докладларны СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспондент- лары Бахрушин, Тихомиров һәм күя кенә башка галимнәр ясаячак. Бер үк вакытта СССР Фәннәр Академиясенең тарих институты дирекциясенең утырышы булды. Утырышта Татарстан АССР тарихы буенча СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты төзегән очерклар проспекты тикшерелде. Проспектка яхшы бәя бирелде һәм институтка, Татарстан тарихы буенча очерклар язганда, шушы проспектны кулланып эш итәргә тапшырылды. X. Гыймади. СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалының тел-әдәбчят һәм тарих ннсп- тутының тарих секторы мөдире.
ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ҖЫЕЛЫШ % 15 июньдә, Татар дәүләт академия театрында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш булды. Театрның тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде. Тантаналы җыелышны ВКП(б) Өлкә Комитеты секретаре иптәш Гафаров ачты. Җыелышны алып бару өчен партия, комсомол, совет һәм җәмәгать оешмаларының, Кызыл Армия частьларының вәкилләре, күрше республикалардан, өлкәләрдән һәм Татарстан, районнарыннан килгән кунаклар, Казанның күренекле укымышлылары, тел, әдәбият галимнәре, язучылар, шагыйрьләр һәм эшчеләр, колхозчылар составында президиум сайланды. Бөек шагыйрьнең апасы Саҗидә әбинең һәм Горькийнын замандашы Деренковныц президиумда күренүен җыелышта катнашучылар аеруча җылылык белән каршыладылар. Татарстан совет язучылары Союзы правлениесе председателе шагыйрь Әхмәт иптәш Ерикәй «Туканның тормышы һәм иҗат юлы» дигән темага доклад ясады. Докладтан соң СССР Совет язучылары союзы правлениесе исеменнән Сталин премиясе лауреаты, язучы иптәш Бородин котлау рече сөйләде. Җыелышта катнашучылар гаять көчле алкышлар астында иптәш Сталинга хат кабул иттеләр. Аннары Казанда Тукайга зур һәйкәл салу һәм Казан дәүләт университеты һәм педагогия институтының әдәбият факультеты студентларына һәм аспирантларына Тукай исемендә степендия билгеләү турында хөкүмәт карары укылды. Ахырдан Казанның күренекле сәнгать көчләре тарафыннан бай программада концерт бирелде.
Хроника 119
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ФӘННИ СССР фәннәр Академиясенең Казан филиал!»! Тел, әдәбият һәм тарих Институты, Казан дәүләт университеты һәм педагогия институты Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуга карата фәнни сессия үткәрделәр. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның иҗаты җентекле рәвештә һәрьяклап тикшерелде. Сессиядә 14 доклад тыңланды: шуларпыц җидесе пленар утырышларда һәм җидесе секция утырышларында үтте. Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми сотруднигы Г. Халит пленар утырышта сөйләгәч «Тукай — татар халкының бөек шагыйре» дигән докладында шагыйрьнең шигъри мирасын тирәнтен тикшереп үтте. Халит иптәш Тукай тормышының һәм иҗатының Ка^ан чорына аеруча киң тукталып, Тукайның революцнонполитик лирикасында Россия азатлыгы өчен революцион көрәш һәм татар халкы белән рус халкының какшамас дуслыгы идеяләре — төп идеяләр булганлыгын әйтте. Шагыйрь Әхмәт Фәйзи үзенең «Тукай һәм рус классик әдәбияты» дигән докладында Тукайның милли тарлыкны кыю рәвештә җиңеп, бөек рус халкы белән туганнарча якынлашуның киң юлына аяк басканлыгын күрсәтте. Тел, әдәбият һәм тарих ИНСТИТУТЫНЫҢ гыйльми сотруднигы Хпсмә- ууллнн иптәш ' «Рус әдәбиятыннан Тукайның тәрҗемәләре» дигән докладында Тукайның рус классикларыннан гүзәл тәрҗемәләр бирүен, аның иҗади тәрҗемәче булуын әйт- *те. Филология фәннәре кандида гы проф. Вознесенский үзенең «Тукай | рус матбугатында» дигән докладында шагыйрьнең художество һәм публицистик мирасын тикшерүдә булган эшләргә, йомгакларга, шул өлкәдә тикшеренүчеләр алдында торган бурычларга тукталды. Филология фәннәре кандидаты Ахунҗанов иптәш «Рус теленең Тукай шигъри теленә йогынтысы» дигән темада доклад ясады. Педагогия фәннәре кандидаты доцент
Гороховның доклады Тукай иҗатындагы тәрбия һәм белем мәсьәләләренә багышланган иде. Иптәш Агишев «Тукай сатирасының эчтәлеге» дигән теманы яктыртты. Әдәбият секциясе утырышларында ике доклад тыңланды. Тел, әдәбият һәм тарих Институтының өлкән гыйльми сотруднигы иптәш Ярмөхәммәтов үзенең докладында Тукай лирикасының һәм теленең формалашуына халык иҗатының йогынтысы турындагы мәсьәләне куйды. Филология фәннәре кандидаты иптәш Фәйзуллина үзенең докладында Тукайның шигъри мае. терлыгының үзенчәлекләрен күрсәтте. Тел секциясе утырышларында өч • доклад тыңланды. Тел, әдәбият һәм тарих Институтының өлкән гыйльми сотруднигы доцент Ш. Рамазанов хәзерге заман әдәби теленең үсешендә Тукайның күренекле роле турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, Казан педагогия институты доценты Җәләй үзенең докладында Тукай шигырьләренең лексикасына тулы анализ ясады. Педагогия институтының өлкән укытучысы Вазеева «Тукай һәм балалар әдәбияты» дигән темада доклад ясады. Сәнгать секциясе утырышларында Татарстан халык артисты К. Шамильнең «Тукай һәм татар театры» һәм Татарстан дәүләт музееның өлкән гыйльми сотруднигы С. Ишмо- ратованың Тукай әсәрләренә ясалган график иллюстрацияләр турындагы докладлары тыңланды. * Фәнни сессиянең хезмәтләре аерым җыентык булып басылачак.
ТУЛУГА КАРАТА ТУУЫНА 60 ЕЛ
СЕССИЯ
120 Хрони к!
г. ТУКАЙ КАБЕРЕНДӘ 16 нчы июньдә партия, комсомол, совет һәм җәмәгать оешмаларының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең делегацияләре/ тугандаш республикалардан, өлкәләрдән килгән кунаклар, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр. композиторлар, художниклар һәм студентлар, Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән, шагыйрьнең каберенә веноклар кую өчен җыелдылар. Сәгать 12 тулганда Татарстан Министрлар Советы Председателенең урынбасары иптәш Батыев, тирән тынлык эчендә, Тукайның кабере янына килеп баса: — Без бүген, бөек шагыйрь Габдулла Тукайны ихтирам итү йөзеннән, аның каберенә веноклар кую өчен җыелдык... — дип, сүз башлый. Аның кыска гына реченнән соң Татарстан хөкүмәте һәм татарстан Совет язучылары союзы исеменнән беренче венокны СССР Верховный Советы депутаты, шагыйрь Әхмәт Ерикәй һәм язучы Кави Нәҗми иптәшләр куялар/. Аннары, Казан дәүләт университеты коллективы исеменнән универ- верситетның ректоры Ситников һәм партоешма секретаре Булатов, Фән. нәр Академиясенең Казан филиала исеменнән профессор Камай Татарстан Мәгариф Министерлыш исеменнән министр Контюков һәм аның урынбасары Мөэминов, сәнгать эшләре идарәсе исеменнән Са. битов һәм драматург Таҗи Гыйззәт.композиторлар союзы исеменнән Нәҗип Җиһанов һәм Җәүдәт Фәйзи, ВЛКСМ иың өлкә һәм шәһәр комитетлары исеменнән ВЛКСМ Өлкә Комитеты секретаре Юскг- ева, Дәүләт нәшрияты коллективы исеменнән Тинчурин һәм Гумеров, большевистик матбугат работниклары исеменнән Вәлиев һәм Айдаров иптәшләр бер-бер артлы венок- ларны бөек шагыйрьнең кабере естенә куялар. Халык үзёнең сөекле шагыйрен әиә шундый тирән ихтирам белән искә алды.
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ КАРШЫНДАГЫ ПАРТ- ОЕШМАНЫҢ ГОМУМИ АЧЫК ҖЫЕЛЫШЫ
Шушы елның 11 июнендә Татарстан Совет Язучылары Союзы каршындагы партоешманың гомуми ачык җыелышы үткәрелде. Җыелыш * гаять дәрәҗәдә мөһим һәм актуаль темага — «Сталинчыл Дүртенче бишьеллык слан һәм язучыларның бурычлары» дигән темага багышланган иде. Докладчы иптәш К. Фасеев Сталинчыл яна бишьеллык планның совет державасы куәтен ныгытуда гаять зур урын тотканлыгын, яңа бишьеллыкның, безнең илебездәге хезмәт ияләре алдына бик зур һәм җаваплы бурычлар куйганлыгын әйтеп, Союз һәм Республикабыз буенча үсешне төсмерләүче фактик материаллар, саннар китерде. Ли-* нары .тулы һәм киң рәвештә язучыларның бүгенге бурычларына тукталды. Доклад буенча фикер алышуларга катнашкан К. Нәҗми, Н. Исәнбәт, Г. Халит, Ш. Маннур, Ә. Фәйг- зи. М. Әмир, Г. Иделле, Ә. Ерикәй, X. Хәйри, А. Шамов иптәшләр үзь ләренең җитди чыгышларында докладта куелган мәсьәләләрне, язучыларның бурычларына карата тагын да киңәйттеләр һәм тирәнәйттеләр. Язучыларның иҗат эшләрендәге. кимчелекләр кискен рәвештә тәнкыйть ителде. Бөек Ватан сугышының бетүенә бер елдан артык вакыт үтүгә карамастан, язучылар, бүгенгә кадәр әле, совет кешеләренең тыныч тормыш шартларында, Сталинчыл бишьеллык планны тормышка ашы
Хроника 121
руда күрсәтә торган геройк хезмәтләрен чагылдыручы очерклар, хикәяләр биргәннәре юк. Алар тормыштан артта калып баралар, эшчеләр, колхозчылар арасында сирәк булалар, аларның тормышларын, эшләрен, уй һәм кичерешләрен ти- рәнтен өйрәнмиләр. Республикабызның алдынгы төзелешләре, алдынгы кешеләре турында җитди әсәрләр язмыйлар. Әсәрләрендә күбрәк вак, икенче дәрәҗәдәге темаларны күтәрәләр. Тормышыбыз, Ватаныбыз өчен гаять дәрәҗәдә мөһим булган проблемалар читтә кала. Ватан сугышы елларындагы җиңүебезнең (һәм фронтта, һәхМ тылда) бөтен бөеклеген, бөтен Европаны диярлек һәм ерак Манжурия белән Кореяны гизеп чыккан совет кешесенең үсешен, рухи олылыгын, җиңеп илгә кайтканнан соң тыныч хезмәт өлкәсендә күрсәтә торган хезмәт батырлыкларын чагылдыра торган зур полотнолы художество әсәрләре— повестьлар, романнар юк. Бишьеллык план ул цифрлар ,планы гына түгел, ул пң элек тормыш, миллионнарча кешеләрнең хезмәте. Без совет халкының коммунизмга бару юлын, аның героик хезмәтен югары художестволы әсәрләрдә чагылдырырга тиешбез. Бу бурычны идся-художество югарылыгында торган әдәбият кына үти ала. Дүртенче бишьеллык безнең әдәбиятыбызда зур һәм яхшы әсәрләр тудыру бишьеллыгы булырга тиеш. «ӘДӘБИ 7 иче июньдә булган чираттагы «әдәби җомга»да Тукайның замандашы, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамильнең «Тукай һәм татар театры» дигән темага докла. ды тыңланды. Докладчы Тукайның татар театрына һәм театрның шагыйрьгә мөнәсәбәтен бай истәлекләр һәм кызыклы фактлар белән сөйләп бирде. Кичәдә катнашучылар докладны бик яратып тыңладылар. Докладтан соң шагыйрь С. Хәким Һәм Татар дәүләт акаде- Безнең әдәбиятыбыз яна эпохага керде. Бүгенге көндә әдәбиятыбыз алдына куелган гаять дәрәҗәдә зур бурычларны үтәр өчен, без үзебезнең иҗат байлыгыбызга ныклы анализ ясарга, бәя бирергә тиешбез. Сугыш вакытындагы әдәбият аеруча төрле тикшеренүләргә мохтаҗ. Яңа бишьеллык план илебезне экономик яктан бик нык алга җибәрү белән бергә, ул безнең кеше- ләребезнең дә йөзен үзгәртә. Ел саен миллионнан артык күләмдә эшчеләр саны арта * барачагы моны бик ачык күрсәтә. Язучылар үз әсәрләре өчен теманы, барыннан да элек, әнә шул яңаручы кешеләрне күрсәтү күзлегеннән чыгып, аларны канәгатьләндерерлек, • аларга җан азыгы булырлык темаларны сайларга тиешләр. Сүз алып сөйлә.үче иптәшләр «Совет әдәбияты» журналының эшенә тукталып, анда урнаштырылган кайбер әсәрләрнең идея-худо- жество ягы түбән булуын әйтеп киттеләр. Журналда бүгенге тормыш чагылмавын, һаман кичәге темалар өстенлек алуын, тәнкыйть- библиография бүлегенең аеруча йомшак торуын күрсәттеләр. Җыелышта, шулай ук, бүгенге көндә балалар әдәбиятчының бик нык артта калып баруы, танылган язучыларыбызның балалар өчен аз язулары да әйтелде. ҖОМГАЛАР» мпя театры артисты Ә. Яһудин иптәшләрнең чыгышлары булды. 18 июньдә үткәрелгән «әдәби җомга»да филология фәннәре кандидаты И. Пехтелев пролетариатның бөек язучысы Алексей Максимович Горькийның үленә 10 ел тулу уңае белән аның иҗаты һәм тормыш юлы турында тирән эчтәлекле доклад ясады. Докладтан .. соң татар опера һәм балет.театры көче белән зур концрет бглды. 22 июньдә үткәрелгән өченче
122 Хрони к!
«әдәби җомга > язучыларның радио. комитет артистлары белән очрашуына багышланган иде. Кичәгә атаклы җырчыларыбыздан Гөлсем ханым Сөләйманова, артистлары, быздан X. Сәлимҗанов. Г. Камаева, 3. Басыйрова һәм М. Ибраһимсез иптәшләр катнаштылар. Шуның белән, үткән елның Октябреннан бирле дәва;! итеп килгән «әдәби җомга»ларыбыз, язучыларның һәм әдәбият 1гөючеләребезнең җәйге ялга таралулары сәбәпле, вакытлыча туктатылды. «Әдәби җомга»лар яңадан, көз айларында эшли башлаячаклар. Хәзер. 9 ай буена дәвам итеп килгән «әдәби җомга»ларыбызга әйләнеп карап, бер йомгак яс’ау бик урынлы булыр шикелле. Шул вакыт эчендә барлыгы 35 «әдәби җомга» үткәрелгән. Бу үзе бер әдәби курс дигән сүз! «Әдәби җомга»лар башта таррак формада башланып китсәләр дә, сонга таба алар бу тар рамкадан чыгып, киңрәк төс алалар, аларга танылган язучылар, тәнкыйтьчеләр, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре катнаша башлыйлар. Шул уңай белән «әдәби җомга»ларның программаларында да зур үзгәреш туа. Көн тәртибенә зуррак, җитдирәк, гомуми әдәбиятка, сәнгатькә кагылган мәсьәләләр куела башлый. Мәсәлән, үткән елның Октябренда без доцент Л. Җәләй иптәшнең «Совет әдәбияты» журналының 1—6 номерлары турында гомуми обзорын тыңладык. Ноябрь аенда язучы Гази Кашшаф «Каюм Насыйри» пьесасы һәм постановкасы турында тирән эчтәлекле докладын сөйләде. Шушы елның январенда М. Гайнуллин иптәш сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында «Тукай һәм халык ижаты» дигән темада текшеренү доклады ясады. Мартта филоеюгия фәннәре кандидаты И. Пехтелев рус телендә «Тукай поэзиясендә эстетик карашлар» дигән темада лекция укыды. Соныннан, рус телендә аерым китап булып, татар телеңдә «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан бу хезмәт Тукай иҗатындагы аерым мәсьәләләрне яңача һәм фәнни яктан нигезләнгән итеп яктыртуы белән бик мөһим булды. Шул ук март аенда үткәрелгән «әдәби җомга»ларның берсе филология фәннәре кандидаты Ахунҗа- нов иптәшнең «Әдәби телнең килеп чыгуы һәм аның үзенчәлеге» дигән докладын тыңлауга багышланган иде. Май аендагы «әдәби җомга»лар. да карт язучыбыз Мөхәммәт ага Галинең «Тукай Уральскида» дигән популяр очергы, доцент Л. Җәләй , иптәшнең «Тел материаллары буенча татар тарихы» дигән фәнни доклады, И. Пехтелевның «Рус әдәбиятында азатлык традицияләре» дигән лекциясе тыңланылды. Менә бу саналаган докладлар, лекцияләр, укулар «әдәби җомга»- ларга куела торган мәсьәләләрнең никадәр җитди һәм кызыклы икәнен ачык күрсәтәләр. Ләкин «әдәби җомга»ларның программасы моның белән генә чикләнмәде. «Әдәби җомга»ларның зур күпчелеге язучыларның, шагыйрьләрнең. драматургларның һәм, шулай ук, яшь язучыларның иҗатларына багышланган иде. Бу — язучыларның • очрашулары, аларның яңа әсәрләрен уку һәм шул укылган әсәрләр буенча фикер алышулар төсендә барды. Әйтергә кирәк, язучыларның укучы масса белән турыдан туры аралашуларын тормышка ашыруда, язучыларның иҗатларын популярлаштыруда «әдә. би җомга»лар зур роль уйнадылар. «Әдәби җомга»ларның берсендә шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи үзенең «Пугачев Казанда» дигән яңа пьесасын укыды. Фронттан кайткан язучылар — М. Садри, Г. Галиев, III. Маннур, Г. Әпсәлә- мов, С. Хәким, Ә. Исхак, М. Максуд, С. Баттал, III. Мөдәррис иптәшләр укучылар белән очраштылар һәм үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Шулай ук күренекле- язучыларыбыз Кави Нәҗми, Әхмәт Ерикәй, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Әхмәт Фәйзи, Г. Иделле,
X роннк а 123
Гази Кашшаф, Гомәр Бәшир, Һ. б. иптәшләр дә һәрвакыт «әдәби жом- гааларга катнашып килделәр. Казанда яшәүче рус шагыйрьләреннән «әдәби җомга»ларга үзләренең иҗатлары белән катнашучылар арасында Бруно Зернит һәм Иван Парусов иптәшләр булдылар. Болардан тыш әдәби җомгаларда яшь һәм башлап язучыларның, иҗатларын тикшерүгә зур гына урын бирелде. М. Солтан, Н. Хәмит, Н. Гайсин, Гиз-эльГабид, X. Вахит, Ә. Шамин, Нуруллин, Ә. Маликов иптәшләр үзләренең шигырьләрен, пьесаларын, хикәяләрен укыдылар һәм фикер алышуларда катнашучы олы язучылардан иҗатларь/н үстерүдә яхшы киңәшләр алдылар. Булып үткән «әдәби җомга»ларда тагын бер нәрсәне — язучыларның ләм әдәбият сөючеләрнең сәнгать эшлеклеләре белән очрашуларын күрсәтеп үтәргә кирәк. Апрель аендагы «әдәби җомга»- ла халык артисты атаклы гармонь- чы Фәйзулла ага Туишев һәм Академия театры артисты Әзәл Яһудин белән, майда кино работниклары белән, июньдә радиокомитет артистлары белән, очрашулар булды. Моннан тыш, һәр җомгада диярлек күренекле артистларыбыз һәм артисткаларыбыз катнашы белән концертлар булып килде. Бу, әлбәттә, «әдәби җомга»ларны төрләндерү ягыннан да, язучыларның сәнгать работниклары белән бәйләнешләрен ныгыту ягыннан да, халыкны тарту ягыннан да кирәкле эш иде. Күренә ки, 9 ай буенча дәвам итеп килгән «әдәби җомга»лар бушка үтмәгәннәр, алар үзләренең уңай рольләрен уйнаганнар. Ләкин бу, безнең «әдәби жомга»ларыбыз эшендә кимчелекләр булмады дигән сүз түгел әле. Биредә алариы да әйтеп китәргә кирәк. Иң элек, «әдәби җомга»ларны оештыру эше тиешле югарылыкка куелмаган иде. Чираттагы «әдәби җомга»иың көн тәртибе, гадәттә, шул җомга көнне кичкә табарак кына игълан ителә иде. Алдан билгеләнгән, расланган, һәркем укырлык итеп эленеп куелган план булмады. Газеталарда, хәтта мөһшмрәк мәсьәләләр куелган чакларда да, игъланнар бирелмәде. Шулай итеп, югарыда барлык сөйләнгәннәргә йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк.- киләчәктә «әдәби җомга»ларны һичшиксез дәвам иттерергә; аларга эшлеклерәк төс бирергә, аларга барлык язучыларны тартырга; үткәндәге «әдәби җомгалардагы кимчелекләрне бетереп, аларны ныклы бер план нигезендә, язучыларны кызыксындыра, аларга иҗат ярдәме күрсәтә, әдәбият яңалыклары белән таныштыра, әдәби проблемалар күтәрә торган итеп оештырырга кирәк. «Әдәби җомга»ларда рус язучылары белән аралашулар, рус телендә үткәрелгән «әдәби җомга»лар моңа кадәр аз булды. Киләчәктә бу зур кимчелекне дә бетереп, рус язучылары белән иҗади элемтәне ныгытырга, рус язучылары белән бергә, рус телендә кичәләр үткәрергә кирәк. Татар язучылары рус иптәшләр алдында үз әсәрләренең тәрҗемәләре белән чыгышлар ясарга, аларның фикерләрен тыңларга тиешләр. Моның өчен татар язучы- ларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итү эшен ныклап куярга кирәк булачак. Яшь язучылар өчен, «әдәби җом- га»ларга йөргән хәлдә, язучылар союзы каршында аерым әдәби түгәрәк оештырырга, ул түгәрәкнең төп бурычы итеп уку, өйрәнү мәсьәләләрен куярга кирәк. Г. Камилов