Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛ КУТУЙ БЕЛӘН БЕРГӘ БУЛ- ГАН ЧАКЛАР 


(Үлеүенэ бер ел тулу уңае белән) 
Бүгенгедәй хәтеремдә, без ул чакта Польшада, Мендзеҗец исемле кечкенә бер шәһәр янында, Сетно дигән разъезддан көнчыгышка таба өч-дүрт йөз метр чамасы читтәрәк, урман эчендә тора идек. Бу, безнең 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләренең оборонада чагы булганлыктан, фронт газетасы «Красная Армия» редакциясе бу урында, үзенең махсус поезды белән 2 ай чамасы вакыт торды. 1944 нче елның 11 нче сентябре иде. Ул көнне мин поезд дежурные идем. Кичке сәгать 11 ләрдә миңа часовой кызылармеец Пиндель дәште: —- Иптәш дежурный, биредә сезне сорыйлар. Мин поезд буйлап урталыкка, типография урнашкан вагонга таба атладым һәм шунда миңа таба кемнеңдер килгәнен күрдем. — Гариф Гали, синме? — дип килүендә дәвам итте ул. Бу таныш тавыш — Гадел Ку- ч туй иде. Куанычымнан «Кутуй!»— дип кычкырып җибәрдем мин һәм без кочаклашып күрештек. Ул көнне Гадел бик соң, таң алдыннан гына ятты. Ул «Красная Армия» газетасы редакторы полковник Н. С. Потаповка кереп, күренеп чыкканнан соң, без бик озак вакыт поездның башында, бүрәнә өстендә сөйләшеп утырдык. Ул Кызыл Армиянең Баш Политуправ- лениесе тарафыннан бирегә эшкә билгеләнеп җибәрелгән иде. — Татарча чыгачак газетада эшләргә килдем, — диде сөйләшеп утырганда. Без аның белән соңгы тапкыр 1944 елның язында Москвада күрешкән идек. 
Мин ул чакта Москвада чыга торган «Кызыл сугышчы» газетасы редакциясендә эшли идем. Ул Казанга ялга кайтышлый берничә көнгә тукталган иде. Шулай итеп, күрешүебезгә берничә айлар гына үткән булса да, без бер-беребезне сагынган идек инде. Ул миннән биредәге хәл-әхвалне сорашты, мин аннан Казан һәм Москва хәбәрләрен сораштым.  
ГАДЕЛ КУТУЙ 
104 Г. Гагиезг 
 
 Бу вакытта биредә милли газеталар әле яна гына оеша башлаганлыктан, аларнын производство базалары хәзер түгел иде һәм бу газеталарның, ай ярым яки ике ансыз чыга алмаячаклары алдан ук билгеле иде. Моны белү белән Гадел көяләнеп алды: — Айлар буе кичек бер эшсез ятмак кирәк монда. — диде һәм шунда ук газетаны чыгаруны тизләтү өчен шактый файдалы тәкъдимнәр кертте. Килгән көнне бик соц ятуына карамастан, икенче көнне ул бик иртә торды. Иртәнге аштан соң мин аны поезддагы тәртип белән, андагы кешеләр белән таныштырдым. Көндез сәгать 12 ләрдә мин аңа: «Чәй кайнатып эчмибезме, Гадел?», дидем. Аның йөзе аерата яктырып китте: — Гаҗәп яхшы булыр иде, чәең бармы соң? — диде. Урманның эченә үк кереп, кечкенә чиләк белән чәй кайнатып, ике-өч сәгать сөйләшеп утырдык. Аның иң яратканы — куе, кайнар чәй иде. Чәйне мин үзем дә бик яратканлыктан, көн саен көндезге аштан соң бер-ике сәгать үтүгә чәй эчү — безнең гадәтебез булып китте. Бу турыда без сүз дә куешмадык, ул үзеннән-үзе шулай көйләнеп китте. Гадел куе чәйне шул кадәр ярата иде ки, хәтта: — Син мина да үзеңә ясаган кебек катырак яса әле, — дип җиңел генә «үчекләп» алгалый торган иде. Мин аны: «Чәй бетте бит, Гадел», дип кайчакта шаярта идем һәм ул кайгыга кала иде. Шуннан соң аңа әйтмичә генә кайната идем дә. кинәт үзен чәйгә чакыра идем. Бер- ңичә тапкыр шулай иткәч ул минем «чәй бетте бит» дип «куркытуыма» ышанмый башлады. Шунда да: — Чәен, бетсә, нишләрбез инде, күпме бар әле? — дип хәсрәткә кал- галый иде. Аннары шунда ук: — Хәер, синдә бервакытта да бетмәс улг—дип бик тиз тынычлана иде. Бервакыт ул минем чемоданда Москвадан алып килгән берничә пачка чәй барлыкны күрде һәм шуңа балалар кебек шатланды: — Әмма крестьян да инде үзен,, бервакытта запассыз яшәмисең, — Диде. Дөрес, безнең ашханә чәйдән бер дә өзелми иде. Ләкин без Гадел белән үзебез кайнатып эчүне яхшырак күрә идек. Безнең бу гадәтебезне бөтен коллектив белә иде. Шулай бервакыт полковник Н. С. Потапов шахмат уйнау өчен Кутум- ны эзләткән. Ә Кутуйны бер җирдә дә таба алмаганнар. Шуннан соң ординарецына әйткән: — Менә шушы сукмак белән урман эченә кер дә. сулга борыл, ' алар Галиев, белән чәй эчә торганнардыр, какраз аларның чәй вакыты, — дигән. Чынлап та, ординарец безнең чәй: эчкән урынга килеп чыкты да рәхәтләнеп көлде: — Полковник сезнең кайда чәГг эчкәнегезне дә бёлә икән; мине монда ул өйрәтеп җибәрде; — диде. Урман эчендә, аркылы агачка чиләк асып, коры чытыр белән чәй кайнатып эчүне Гадел дә, мин дә* бик ярата идек һәм без буш вакытны бик еш чәй янында үткәрә- идек. Чәй янында шигырь, хикәя,, очерк укый идек, чәй янында әнкәйләрне, хатын һәм балаларны сагынып, дусишләрне искә алып утыра идек. Шушындый ял иткән араларда ул миңа сш кына «Рөстәм маҗаралары»ның икенче бүлегенең планы турында сөйли иде. Аның сөйләүләреннән бу әсәренең бик зур дәрт белән тәмам булачагын андый* идем мин. Мин оста җырлый белмим. Шулай да. Ватан сугышы елларында еш кына җырларга гадәтләндем мин. Гадел исә җыр тыңлауны ярата иде. Аның: — Я әле, теге Алача көен җибәр әле, — дип дәшүе хәзер дә минем колак төбемдә яңгырый, һичкем тарафыннан нотага салынмаган бу борыңгы, озын көйне Гадел шул кадәр ярата иде ки, УЛ аны тыңлап туймый иде һәм чын күңеле белән: — Синең шушы көең әллә ничек 
Гадел Кутуп белән бергә буцган чаклар 10.5. 
 
 бигрәк моңлы, җырлары да туры килгән,— ди торган иде. Ул бу көйнең берничә җырын миннән язып алды һәм кушылып җырлый торган булды. Менә алар: 
Алачада күлмәк суга белмим, Лк агасы җиргә күк атам; Кычкырып ук җырлап һай җибәреп, Янган йөрәкләрне юатам. Жирсәйдерлә атлар һай җирсәйдер Карлар эреп, бозлар акканда, Шул чакларда ничек без түзәрбез, Чалгы янып печән чапканда. Су буйларында мнн бик күп йөрдем, Зелпе таягына таянып, Җанкаем мине көтә микән. Җәйгән урынына таянып. Польша урманнарында, чәй арасында, шушы җырларны җырлап җибәрә идек тә, папирос кабыза идек, һәм ул да, мин дә бераз' вакытка тынып, уйга калып утыра идек. Анын иң яраткан көйләреннән тагы берсе Рәйхан көе иде. Ул бу көйгә үзе дә бик матур ике җыр чыгарды. Аның берсе минем хәтеремдә бик нык сакланып калган.. Ул болан: 
Урман шаулый, урман шаулый, Мин иик шауламыйм икән, Ә-ә-әй, Шаулар чаклар үтте инде, Шаулый алмыймын иркәм. Шушы җырны беренче тапкыр . җырлагач, мин аңа: — Әллә нишләп бик моңая башладың әле, син, — дидем. — Картайдык бит- инде,, Гариф,— диде ул үзенә бертөрле исәпкә калып. Безнең редакциягә килүенә бер-, ике ай үтүгә ул, газета экспедициясендә эшләүче капитан Шакир Абилов (сугышка кадәр Актаныш урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән) белән шактый якынлашып китте. Ш. Абиловның шигырьләр яза торган гадәте булганлыктан, Гадел аңа нык кына ярдәм итте һәм безнең чәй мәҗлесенә өченче кеше булып Шакир катнаша торган булды. Ачык йөзле, бик инсафлы, түбәнчелекле бу иптәшне Гадел бик якын итә иде. Гаделдә вакыт-вакыт моңайгалау,. исәпкә калып утырулар булгаласа да, ул асылда һәрвакыт шат иде. Мин аны хәзер дә уйлап гаҗәпкә калам, ифрат дәрәҗәдә кыю, өлгер һәм тырыш иде ул. Аның җитмәгән җире, белмәгән кешесе юк иде. Шунлыктан ул фронт газетасы работниклары коллективында бик тиз танылды. Беренче командировкасыннан кайтуы белән үк редактор полковник Н. 
Потапов аны иң алдынгы, иң оператив хәбәрчеләрнең берсе итеп телгә алды. Каты һөҗүм вакытларында һәм татар, һәм рус газеталарының битләре аның әйберләре белән тулып чыга иде. Ул оператив хәбәр дә, кызыклы информация дә, мәкалә дә, . шигырь дә. хикәя дә, очерк та яза иде. Ул эш өчен җанын бирергә әзер иде. Мин аның эшкә кулы бармыйча аптырап йөргәнен хәтерләмим. Аның иң яратмаганы эшсез тору иде. Минемчә, татар телендә тизрәк газета чыгара башлау өчен безнең арада иң нык тырышып йөрүче, аның чыгуын тизләтүче Гадел булды. Татар телендә «Кызыл Армия» газетасының беренче номеры 1944 елның 7 нче ноябрендә чыкты. Гадел бу номерны чыгарганда, аңа материаллар тәрҗемә итүгә, корректурасын карауга иң актив рәвештә катнашты, радист тора торган вагонга барып ТАСС материалларын алып килеп йөрде, хәтта газета битләре өлгергәч, аларны икенче вагонга, басу цехына килеп тапшыруда линотипист Равил Казаков фамилияле яшь егеткә булышлык итте. Газета чыга башлау белән ул муеныннан эшкә чумды. Үзенә бертөрле дәрт белән командировкаларга барып килә, газетаны мөмкин кадәр яңа һәм әдәби яктан матур эшләнгән материаллар белән чыгаруны кайгырта иде. Аның әнкәсен, хатыны Галимә ханымны һәм балаларын искә алмаган көне юк иде. Ул. дөресен әйтергә кирәк, җирси нде, үзенең туган-үскән якларын, йөргән җирләрен сагына иде. Бу нәрсә Гаделнең чит җирләрдә үз илен сагынуыннан,
106 Г. Гадим 
 
 аннан аерым тора алмавыннан иде. Шушы сагыну тәэсире белән ул бервакыт «Сагыну» исемле нәсер язып, Казанга Радиокомитетка җибәрде. Шул ук көнне ип. Са- рымсаков исеменә хат язып, бу нәсерне радио аша укуын сорады. Әгәр Гаделнең ул нәсере радио тыңлаучыларга җиткән булса, андагы илне сагынуның көчлелегс турында тукталып торуга ихтыяҗ юк дип уйлыйм *. Командировкалардан кайткан араларда ул төннәрен пассажирски вагонда йокласа да, үзенең «тыйгысызлыгы» аркасында киңләрен озак вакытлар безнең янда — татар редакциясе урнашкан вагонда {типография дә шул бер үк вагонда) була иде. Без берничә казах егете белән бергә шушы вагонда тора идек. Биредә торучылар барысы дүрт кеше булып,, ике кеше астагы урында, ике кеше өстәге урында йоклый иде. Мин өстәге урыннарның берсендә ята идем. Гадел исә ^еш кына өске каттагы икенче урынга (казах егете капитан Муса Ди- •нишев урынына) менеп, ял итеп яткалый иде. Ул аяк очын миңа куеп, мин аяк очын аңа куеп, шая- ра-шаяра сөйләшеп ята идек. Мондый җинелчә ял итү вакытларында аның иң яратканы — мине авыл кешесе, карт солдат итеп сөйләштерү иде. Ә мин авылны яратканлыгым- нан, болай сөйләшүгә бер дә каршы килми идем. Шулай кызык кына итеп, шаярып сөйләшә идек тә„ аннары җитди әңгәмә башланып китә иде. Ул үзенең Казан Кремле янындагы квартирасында яшәгән чакларын, Самара, Саратов якларын сагынып искә ала иле. Аннары ул ни өчендер бик еш Ютаза станциясендәге ял йортын телгә ала иде. Ул анда кайсы елныдыр А. Әхмәт, һәм И. Туктар иптәшләр белән бик •әйбәт ял иткән. Менә шул вакыт аның бер дә теленнән төшми иде. 1945 нче елның ямьле язы иде. Бу яз әллә нәрсәсе белән күңелгә 
* г. Кутуйнын монда телгә алынган «Сагыну» исемле нәсерен журналыбызның шушы номерында урнаштырабыз. Ред. рәхәтлек бирә, һәм ничектер бик тиз сугыш бетәр дә, туганүскән илгә — өйгә кайтырбыз кебек тоела иде. Март башларында Гадел 2 нче танк армиясеннән командировкадан кайтып төште. Ул чакта безнен поезд, ягъни редакция, Польшада, Познань шәһәренә 
якын гына бер тимер юл тармагында, такта заводы янында тора иде. Гадәте буенча, кайткан көнне генә ял итте дә, икенче көнне үк материаллар эшләргә утырды — очерклар, мәкаләләр, информацияләр язды. Ул вакытта да аның һәр номер саен биш алты материалы чыгып торды. Безнең татар редакциясе казах редакциясе белән бер вагонда булганлыктан, һәм типография дә шунда ук булганлыктан, урын бик тыгыз иде. Ләкин сугыш кырында, турыдан-туры ут астында язарга күнеккән Гадел бу тыгызлыкта да үзенә урын таба, хәреф кассасы өстенә фанер куеп, аяк үрә басыл яза иде. Мин аның өлгерлегенә, җитезлегенә тора-тора гаҗәпләнәм; ул бервакытта да тик тормый, кайчан гына карама, аның нәрсә булса да эшләвен күрә идем мин-. Ләкин соңгы командировкадан шактый йончып, арып кайткан иде. Ул бу турыда кайткан көнне дә һәм башка көннәрне дә бик еш әйтә иде, хәтта чын дусларча итеп, — Гариф, син инде, малай, чәйне үзең генә кайнат, ә эчүен бергә эчәрбез, минем бөтен сөякләрем сызлый, урынымнан да кузгаласым килми, — ди торган иде. Шул чакта, ягъни Познань янында торганда, бер көнне мин сандык ясатып алу йомышы белән такта заводына киттем. Вагонга кайтып керсәм, линотип бүлмәсендә башын түбән иеп, Гадел утыра. — Нишләп болай бик күңелсез утырасың? — дидем. Ул балалар кебек үпкәләп җаван бирде: / — Син каядыр чыгып югалдың, башкаларның йокы вакыты, ә мин йоклый алмыйм. Бик эчем поша, Гариф, әйдә әле. поезддан читкә китеп, бераз йөреп керикче, — диде.
Гадел Кутуй белән бергә булган чаклар 107 
 
 Беркадәр вакыт тимер юлы буенда йөрдек. Шул чакта ул үзенен кәефе юклыгыннан, туктаусыз биле авыртуыннан, аппетиты булмаудан зарланды, һәм авырып китеп, Берлин өчен башланачак соңгы һөҗүмгә үзенең катнаша алмый калу куркынычы алдында торганлыгын сизеп борчылды. 6 нчы мартта без Познань шәһәренә стационар типографиягә күчтек. Типография һәм редакция Петрово Жняка урамында, 39 нчы йортта иде. Татар редакциясе исә 40 нчы йортта 25 нче квартирада иде. Квартирага килеп керү белән безне өлкән яшьле, таза гәүдәле, бик ачык йөзле Юзефа Петроль фамилияле бер ханым каршы алды. Яту урыннары алдан хәзерләнгән булса да, Гаделнең авыру икәнлеген күргәч, аның урынын яңадан, тагы да йомшаграк итеп җәйде һәм аркасына банка салырга кирәклекне әйтте. Шунда ук бу эшне килене (медицина сестрасы) Марина ханымга тапшырып, үзе безнең сорау • буенча, кайнар чәй хәзерләргә кереште. Мичкә ягып җибәрде. Бу кичне Гадел өй рәхәтенә чумды. Сөйләшә торгач, без йорт хуҗаларының цинкография эшчесе гаиләсе икәнен белдек. Гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, кунакчыл, кешеләргә бары тик яхшылык итүне генә кайгырта торган бу саиләне минем гомеремдә онытасым юк. Гаделне алар үз балалары кебек карадылар, тәрбия иттеләр. Без алар белән бик тиз аралаштык. Юзефа ханым үзе дә һәм аның килене Марина да рус телен яхшы белгәнлектән, алар еш кына безнең бүлмәгә кереп сөйләшеп утыра торганнар иде. Ә без алар ярдәме белән поляк телен өйрәнә идек. 18 нче март көне иде. Юзефа ханым бу кичне үзенең туган көненә х багышланган кечкенә генә бер мәҗлес үткәрде, һәм беренче кунаклар итеп безне чакырды. Гадел шушы уңай белән аны котлап түбәндәге шигырьне язды һәм Юзефа ханымга бүләк итте. Бер үк вакытта Гадел бу шигырьнең татарча тек- • стын һәм русча тәрҗемәсен мәҗлестә укыды. Аны моның өчен бөтен .мәҗлес алкышлады. Менә ул шигырь: 
Пане Юзефага 
Ямьле һәм тын Идел буйларыннан, Автоматым кысып кулыма, Ут-сулирны кичеп юлларымда, Килеп чыктым 
Одер буена, ъ Аксап кердем Познань шәһәренә, Һәм сез — төштә түгел, өнемдә — Җылы нур сиптегез күзләремә, — Шифа бар, — дип, — минем өемдә- Җылыттыгыз, терелттегез мине, Нинди рәхәт хәзер күңелгә. Миңа шифа биргән Юзефаны Мин онытмам гомергомергә. Котлап сезне исем көне белән, Саф йөрәктән укып рәхмәтем, Телим сезгә җаным-тәнем белән Шат яшәүнең тулы рәхәтен. Бу шигырь Гаделнең иң соңгы ши- гыри әсәре булыр дип кем уйлаган ул чакта. Ләкин ул шулай булып чыкты. Тадел вафат булганнан соң, мин бер юл уңаенда Познаньга тукталып, аның бу шигыренең төп кулъязмасын фотога төшертеп алдым. Гадел күңел ачуны яратса да, исерткечне бик аз гына, башкаларның күңелен табу өчен генә эчә иде. Ләкин ул югарыда телгә алынган мәҗлестә бу мәсьәләдә бездән «калышмады», хәтта мәҗлес вакытында миңа болай диде,- «Аппетитта бик начар, мин бүген хәмердән баш тартмаска булдым, крестьян иптәш» (ул миңа еш кына шулай дәшә тор- . ган иде). Шушы ук кичне безне, сугышка кадәр Казан шәһәренең Сталин рай комында эшләгән, хәзер исә полк командирының политик урынбасары булып эшләүче майор Исхаков кунакка чакырган иде. Шул сәбәпле без Юзефа ханым мәҗлесендә озак кала алмадык, Исхаковка киттек. Гаделнең кәефе гаҗәп яхшы иде. Ул Исхаковларда шаярып, көлеп һәм җырлап утырды. Төнге сәгать өч чамасында без квартирабызга кайттык. Кайту белән безне Юзефа ханым күреп алды
US 1. Ралиев- 
 
 һәм кич белән башланган мәҗлес яңадан дәвам итте. Бу Гадел белән бергә күңел ачып утыруның соңгысы булды. Мартның соңгы атнасына кердек. Көннәр гаять дәрәҗәдә җылы һәм кояшлы иде. Фронтта да эшләр бик әйбәт тора, өйдән дә күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә торган хатлар килә, турыдан-туры үзебез башкара торган эшләр дә яхшы. Ниһаять, Берлинны алу өчен башланырга тиешле һөҗүм тәмам хәзерләнеп җитте. Берлинны алу безнең 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләренә йөкләнде. 23 нче мартта без. бер төркем журналистлар, хәлиткеч һөҗүм алдыннан, алгы кырыйга командировкага киттек. — Барып төшү белән кайсы армиядә икәнеңне белдер, мин дә берничә көннән командировкага китәм, бәлки мин дә син барган армиягә барып чыгармын, бергә йөрербез. — диде миңа Гадел китәсе көннән элекке көнне. Ләкин бу командировкага чыга алмады ул. Берничә атна үтүгә мин аның Познань госпиталендә ятканлыгы турында хәбәр алдым. Апрельнең 18 ндә редакциянең Познаньннан күчеп киткәнен ишеттек. Ә без, бер төркем хәбәрче редакция торган урыннан 160—170 километрлар ары — Берлин капкасы төбендә идек. Бу — Берлин өчен башланган хәлиткеч сугышның беренче көннәре иде. 21 нче апрельдә инде Берлинда каты урам сугышлары башланып китте, һәм Берлин тәмам алынмыйча торып, без алгы кырыйдан кайтмадык. Ниһаять, Берлин алынды һәм без^. алгы кырыйда командировкада йөрүче хәбәрчеләр 4 нче май көнне җыелышып редакциягә кайтып төштек. Ләкин бу көннәр Гаделнең бер госпитальдән икенче госпитальгә, икенчесеннән өченчесенә күчереп йөртелгән көннәр булганлыктан^, аның кайсы госпитальдә ятуын һәм ул госпитальнең кайда икәнен белү тиз генә мөмкин түгел иде. Байтак вакыттан соң миңа анын- каберен эзләп табарга гына туры килде. Мәрхүм Лодз воеводасына (Польша) керә торган Эгеж шәһәренең Дрога Поженчевска урамындагы борынгы бер хәрби зыяратка күмелгән иде.