Логотип Казан Утлары
Очерк

ДНЕПР БАТЫРЫ

Советлар Союзы Герое Хәлил Хәйруллин турында очерк.
 Зәңгәр күктә утыздан артык дошман сомолетлары күренде. Алар урманга таба киләләр иде. Урманда безнең частьлар урнашкан. Сомо- летлар якынлашу белән бөтен якта ату тавышлары күтәрелде. Бербер артлы зениткалар хәрәкәткә килделәр. Ачык күк йөзендә снарядлар ■ярылудан ап-ак болытлар күренделәр. Немец сомолетлары бомбалар ташларга тотындылар. Әле тегендә, әле монда һавага кара төтен, туфрак күтәрелде. Агачлар шартлап сындылар. Шушы дәһшәтле минутта бомбаларның ярылуыннан әле уңга, әле сулга тайпылатайпыла бер солдат алга йөгерә. Як-якта немец солдатларының үлек гәүдәләре, чәрдәкләнеп беткән баш сөякләре күренеп кала. Солдатның боларга исе китми. Ул вакыты белән бөтенләй төтен эчендә калып югала, ләкин аннан йөзеп чыга, тагын алга омтыла. Кинәт кемдер: — Карагыз, ул туп-туры немецларга таба чаба ич,—дип кычкыра. Ләкин дошман позицияләре күренә башлау белән солдат уңга борылып, траншеяга сикереп төште һәм пехота командирына пакет сузды. Бу — ефрейтор Хәлил Хәйруллин иде. ♦ ♦ * Яшел урман аланы. Разведчиклар командир каршында сафка тезелеп торалар. Урман аръягында бөтен җир тетри, пулеметлар туктаусыз аталар. Выжылдап очкан пулялар, снарядлар, һаваны, давыллы көнне котырган диңгез кебек, дулкынландыралар. Бу каты сугыш икенче көн бара инде. Командир маңгай тирен сөртеп куйды. Аның сүзе кыска һәм кискен иде. — Дошман нык каршылык күрсәтә, — диде ул. — Бүген <тел> алырга, дошманның көчен һәм ут точкаларын анык итеп белергә кирәк. Раз.ведчиклар өчен бурыч ачык. Командир йокысызлыктан шешә төшкән күзләре белән текәлеп, һәрбер сугышчыга аерым-аерым бурычлар куйды: — Ефрейтор Хәйруллин! — Мин! —дип җавап бирде аңа Хәлил. — Сезгә, кызылармеецлар Габдуллин һәм Романов белән берлек: тә, «тел» алу бурычы куям. Моны төнге сәгать икегә үтәргә! — Була, иптәш капитан. Хәлил Хәйруллин фронтта бүген генә түгел инде. Ул күпне күргән, күп сугышларда катнашкан, бер ничә тапкыр дошман тылында булган, «телләр» алып кайткан сугышчы. Күкрәгендә Кызыл Байрак ордены балкый. — Китәргә рөхсәт итегез,— ди ул. — Барыгыз, уңыш телим, — дни кала командир. Алар юлга чыктылар. Бик азга гына туктап, як-якка каранып, тынлап тордылар. Көн сизелер-сизел- мәс кенә караңгылана бара. Нарат агачлары шаулый, җылы яңгыр сибәли. — Бүген нәкъ безнең төн икән,— дип куйды Хәлил. Урман сукмагы аларны кечкенә генә уйсулыктагы куакларга алып чыга. Аның артында калкулык су* 
әӘ 
Дц|епр батыры  
 
 
зылып киткән. Анда биеклек, анда дошман урнашкан. Вак, тәбәнәк 4\(уаклар сирәгәйпәннән-сирәгәяләр. Алар безнең сугышчыларны дошман ягына озатып калалар шикелле. Сулда өч катлы чәнечкеле тимер чыбык киртәсе кала. Разведчиклар бик зур саклык белән, мина кыры аркылы шуышалар. Аннан алар немец сукмагы буенча бер блиндажның арт ягына ук килеп чыгалар. — Әзерләнергә, — ди Хәлил. Алар өчесе өч яктан блиндажга таба шуышалар. Хәйруллин блиндаж ишеге янына ук килеп ята. Төн караңгы. Тирә як тын. Тик блиндаж эчендә генә ара-тирә тегеләрнең сөйләшүләре ишетелеп китә. Менә ишек ачыла. Бер немец чыга, саклык белән генә тирә-юньне күзәтә башлый. Ләкин соң инде. Хәлил Хәйруллин шунда ук аның өстенә ташланып, үткен хәнҗәрен немецның җилкәсенә батыра. Аннары блиндаж эченә бер-бер артлы ике граната томыра. — Бирелегез, юкса атам!—дип кычкыра ул аларга. Габдуллин белән Романов та үзләренең автоматларын дошманнарның күкрәкләренә китереп териләр. Көтмәгән хәл алдында, үлемнән исән калган дүрт немец коралларын ташлап, кулларын күтәрергә мәҗбүр булалар... * * * Разведчиклар кайтып кергәндә ярты төн авышкан гына иде әле. Ул төнне бу өч разведчикны полковник үзе каршылады. Ул граната кисәгеннән ияле җәрәхәтләнгән обер-лейтенантка башы белән ымлап, Хәйруллиннан: — Бу ничәнче? — дип сорады. — Унбер була, иптәш полковник. Хәйруллин немецлардан сорау аЛганны тыңлап утырды. Обер-лейтенантның һәрбер сүзендә алдашу сизелә. Ләкин аның тез ■буыннары калтырый, җаны дерелди. һәр сүзе саен «Гитлер капут» «Берлин капут», — дип мыгырдана. Немецларның көчләре, ут нокталары турында һич нәрсә әйтми. Әйтсә дә я артык арттыра, я артык киметә. Шулай да ахырда полковникның кискен һәм тапкыр сораулары аркасында дөресен сөйләргә мәҗбүр була. 
Сызылып якты таң ата. Куәтле артиллерия хәрәкәткә килә. - Дәһшәтле тавыш торган саен көчәя. Немецларның ут нокталары бербер артлы юкка чыга бардылар. Бер сәгатьтән, артиллерия давылы тынгач, безнең гаскәрләр дошман өстенә һөҗүмгә ташландылар. Дошман бөтен фронт буйлап чигенә башлады. 
Төн. Тонык ай болыт астына кереп яшеренде. Салкынча йомшак җил исте. Әле генә йокыга киткән Хәлилне бик тиз генә штабка чакыртып алдылар. Ул штаб землянкасына ки-* леп керү белән бер минутка тукталып калды. Түгәрәк өстәл тирәли тезелеп утырган командирлар бөтенесе дә зур игътибар белән алларындагы картаны күзәтәләр иде. Полковник, Хәлилнең рапорт бирүен көтмәстән үк, аны үз янына чакырып ала һәм алдындагы картага ясалган кызыл билгеләрне күрсәтә-күрсәтә сүзгә башлый. Ул фронт буйлап дошманга карш£>1 яңа һөҗүм башланганын белдерә. Алда торган бурычларны җиңеләйтү өчен, кичекмәстән Днепрның аргы ягына чыгарга, дошман тылына үтеп керергә, аларның ут нокталарын күзәтеп хәбәр итеп торырга кирәклекне әйтә. ‘— Кара, Хәйруллин, сак бул, сугышчан бурычыңны истә тот, — ди ул. Хәлил приказны кабатлап, китәргә рөхсәт сорый. Полковник аңа уңышлар тели/ Үз командиры Хәлилне яр буена кадәр озата төште.  
60 Г. Мансур 
 
 
Алда Днепр җәелеп ята. Хәлил аны беренче тапкыр гына түгел, күптән күргәне, аның суын эчкәне бар. Днепрны ул Идел кебек белә, аңа бу тирәдәге һәрбер әрәмәлек, һәрбер калкулык таныш. Яр буенда калган капитан Хәлилне, Днепрны кичеп чыкканчы, күзәтеп торды. Хәлил утырган көймә тавыш-тынсыз төнге караңгылыкта югалды. Тик Днепр суының вак-вак дулкыннары ара-тирә тонык кына булып күренеп китәләр. Хәлил Днепрны хәүф-хәтәрсез кичә дә, текә ярга күтәрелә. Аннары түш белән шуышып бара. Туктый, колагын җиргә куеп тыңлый, тагын алга таба шуыша. Хәлил кечкенә генә бер әрәмәлек уртасындагы калкулыкта күзәтү өчен үзенә уңайлы урын сайлап ала. Аның электрик очкыны кебек үткен күзләре тирә якны җитез күзәтәләр. Шәһәр итәгендә дошманның озак вакытлар буенча төзелгән ныгытмалары сузылып киткән. Яр буенда бик осталык белән .маскировкаланкай блиндажлар күречә. Хәлил радиоаппаратын көйләп җибәрә һәм үзебезнекеләргә күргәннәре турында хәбәр итәргә керешә. ... Кыска июнь төне таң белән алмашынды. Безнең сомолетлар төр- кемтөркем очып, үзләренең авыр йөкләрен Хәлил күрсәткән дошман ныгытмалары өстенә ташлый башладылар. Артиллерия дә хәрәкәткә килде. Бу хәлдән җир тетрәп, тау-ташлар җимерелгән кебек булды. Бөтен тирә-юнь дәһшәтле тавыш астында калды. Күк йөзен кара төтен каплады. Бу вакыт саперлар Днепр аркылы понтон-кү- пер төзү эшен алып бардылар. Ул өлгерү белән Днепрның уң ягына пехотачылар, танклар, атлылар ыргылдылар. Пехотачылар безнең артиллерия снарядлары ярылуы артынннан бер тотам да калмыйча алга омтылдылар. Дәһшәтле ут эчендә исән калган Хәлил дә аларга кушылды. Ул гранаталар ыргыта-.ыргыта, үзе күзәтеп яткан дошман траншеясына беренче булып барып керде һәй гитлерчылар белән кул сугышына кереште. Нәкъ шул вакыт аның өстенә ике немец солдаты ташланды. Ләкин сугыш уты эчендә Хәлил югалып калмады, ’немец солдатларының берсен атып үтерде, икенчесенә автомат түтәсе белән сугып,, башын ярды. Кинәт немецлар бер доттан ут ачтылар. Подразделение- нең 
алга баруы тукталды. Хәлил бу дотны бетерүнең юлын тапты. Ул, дошманны алдау өчен, дотның алгы ягында берничә сугышчы калдырды да, үзе чокыр, буйлап барып, немецларның тылына төште. Дотның эченә гранаталар ыргытты. Андагы немецлар берсе дә исән калмады. Подразделение тагын алга китте. Танкл;ар дошман солдатларын таптап үттеләр һәм Орша шәһәренә бәреп керделәр. Дошман яңадан-яда көчләр туплап, шәһәрне бирмәү өчен бик нык каршылык күрсәтте. Бер-ничә тапкыр контратакага күчте. Гитлер, бу шәһәрнең политик һәм экономик яктан зур әһәмияткә ия -булуы өчен, аны актык солдатка кадәр сугышып сакларга кушкан. Чигенүчеләр атылачакдигән. Ләкин безнең гаскәрләр тимер ташкын булып, көчле штурмга күчтеләр. Хәлиткеч сугьшг бара торган вакытта шәһәр уртасындагы урамның 4 катлы бер ак йорт түбәсендә Кызыл флаг күтәрелде. Бу флагны күтәрүче ^яшьлек татар егете комсомолец Хәлил Хәңруллин иде. ... Хәлил үзенә куелгаи боерыкны үтәве турында полковникка рапорт биргәч, полковник сөйкемле егетнең кулларын кысып, — Рәхмәт сиңа, иптәш Хәйрул- лин! Ватан синең батырлыкларыңны онытмас, — диде. Татарстанның Ңорлат районы, Күгәй авылы егете Хәлил Хәйрул- лин үзенең Ватан алдындагы- бурычын намус белән үтәде.