Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ БӨЕК ДУСТЫ


 
* Михаил Иванович Калининның дөньядан китүен бөтен совет халкы тирән кайгы белән кичерә; ’Михаил Иванович Калининның үлүе белән ^безнең әдәбиятыбыз бөек дустын • һәм язучы хезмәтенә чын, җитди •бәя бирә белүчене югалтты. Рус классик әдәбиятында тәрбияләнгән, аны бик яхшы белгән һәм -аның иң яхшы иҗат җимешләрен гомеренең а/хырьи-зачц, пак1, яшьләрчә саф мәхәббәт белән сөйгән Михаил Иванович хәзерге заман язу-' чыларының яшь сүзенә дә һәрвакыт зур кызыксыну күрсәтә торган иде. Моннан бары тик ике ай гына элек миңа Михаил Иванович Калинин белән күрешергә туры килде. Минем иҗат планнарым,. «Алар ватан әчеп сугыштылар» Дигән романым өстендә эшләвемнең ничек барышы. турында бик җентекләп сорашканнан соң, ул болай диде: — Мин сезне, китабыгыз турында’ сөйләшер өчен, күптән инде күрергә теләгән идем. Дөресен әйткәндә, сез Ватан сугышы турындагы роман өстендә эшләгәндә, түбәндәге, миңа бик мөһим тоелган бер нәрсәне хәтердән чыгара күрмәгәе-. гез дип бераз курка төшә идем, — һәм Михаил Иванович, языласы китапта, аның фикеренчә, чагылырга тиеш булган Нәрсәне бик тулы итеп сөйләп һәм нигезләп бирде. Аңа биргән җавабымда боларның минем планыма керүен һәм, көчем җиткән кадәрле шул турыда һичшиксез язарга тырышачагымны әйткәч, папиросын төреп утырган Михаил Иванович маңгай астыннан, ялтырап киткән күзлекләре астыннан миңа 
күңелле карап алды да, бөтен йөзен балкытып җибәргән картларча сөйкемле елмаю белән елмаеп, болай диде: — Менә яхшы. Бик яхшы! Димәк миңем борчылуларым бушка булганнар, — һәм Инде җитдирәк итен дәвам итте: — Аңлагыз, без укучылар, сездән, язучылардан, тегенди-мондый гына китаплар түгел, ә яхшы китаплар, безнең тормышыбызны. тирәнтен һәм һәряктан чагылдыра торган китаплар бирүне телибез. Минем, янәсе, сезнең планнарыгызга «катнашуым» да шул сәбәпләр белән аңлатыла. Үткән сугыштан- безнең халкыбыз җиңү белән, бөек намус белән чыкты, шушындый сугыш кебек дәһшәтле вакыйга ту: рында без, бигрәк тә, чын китаплар, әйтик, ун еллар буенча һәм артыграк та яши торган китапларны укыйсыбыз килә. Югыйсә, кайбер язучыларда ничек килеп чыга? Әйбәтләп төпченми, эзләнми, ашыга һәм менә, рәхим итәсез, бер көнлек китап әзер, бер генә дә түгел, елына ике булып та куя. Ә син аны бүген укыйсың, ә иртәгә, карыйсың, инде әсәрнең төп герое булган капитан яисә лейтенант онытылган һәм героинясы да онытылган, аларның фамилияләрен дә • хәтерләмисең, китапның эчтәлеген дә бик авырлык белән генә исенә төшерәсең... Синең алдыңнан җанлы, кешеләр үтмиләр, җисемсез күләгәләр үтәләр, шулай булгач, 
8 Л. Шолохо^ 
 
аларны ничек хәтердә калдырасың? Әгәр дә шуңа авторның начар телен һәм әсәрнең пөхтәлектән ерак торган формасын да өстәсәк, аны хәтерләп торуның хаҗәте дә калмый. Шулай итеп, типография эшчеләренең, нәшрият аппаратының эшләре, кәгазь, средстволар — барысы да әрәмгә киткән булып чыга. Укучыларның кадерле вакыты да бушка югалган була. Күптән түгел миңа бер язучы өлкә нәшрияты тарафыннан басылган калын китабын һәм хат җибәргән иде. Хатында, язучылар союзы аны күрми, аның әсәрен Сталин премиясенә куймаган дип зарлана, ә китап, аның сүзләренә караганда, премия алырга лаеклы. Минем күзләрем начар күрсәләр дә, мин бу дәү хезмәтне укып чыктым. Укып чыктым һәм авторга җавап язып та тормадым. — Михаил Иванович өметсез бер кыяфәт белән кулын селтәде һәм көлемсерәде. — Әлбәттә, яхшы эшләмәдем, ләкин башкача булдыра алмадым. Бу китап Сталин премиясен алу өчен лаек түгел генә дип әйтү аз, ул хәтта басылырга да лаек түгел. Таланты бер тиенлек тә булмаган, ә масаюы түбәсеннән ашкан бу авторга нәрсә дип җавап бирәсең? Ул, бәлки, миңа да ышанмас иде. Ә менә күптән түгел миңа үзенең яңа, ләкин начар китабын җибәргән акыллы карт язучыга мин җавап яздым... Китабың начар, салкын, дип яздым. Әйе, шулай туп- туры: китабың начар! — дидем. Михаил Иванович тынып калды һәм, бармаклары белән өстәлгә дөбердәтеп, нәрсәгәдер, мөгаен, үзенең хатирәләренә елмаеп, дәвам итте: — Моннан бер илле еллар элек, Тифлис төрмәсендә, минем кулыма билгеле язучының бер китабы эләкте. Камерада мин бер үзем, китабым да берәү генә иде. Мин аны бер тапкыр укыдым, аннары тагын ун тапкыр укыганмындыр! Бу китапны мин гомергә хәтеремдә сакларга тиеш идем шикелле. Ә ул киресенчә булды: иреккә чыккан идем, шул ук вакытта онытып та җибәрдем! һәм гомерем буена, беләсезме, аны кабаттан укырга бер генә тапкыр да күңелем тартмады. Чын китап эләкмәгән иде шул ул чакта миңа... Ә менә Толстойны яисә Чеховны бер тапкыр укыйсың, һәм гомер буе онытмыйсың, күз алдында басып тора. Кабаттав укыйсың — барысы да таныш, әйтерсең, моннан кырык ел элек тү- гел, кичә генә укыгансың... 
Дөрес, «үлмәс» язучыларның да шундый* әсәрләре була: син ул формасы: ягыннан камил булган, ләкич күңел бирмичә язылган әсәрне укыйсың да, җаныңа салкын булып китә. Менә шундый салкын, әйтерсең, кулыңны мәрмәргә куясың... Михаил Иванович үзенең кеч- җенә, картларча сөякчел кулын өстәлгә куйды, әйтелгән фикергә басым ясаучы бу саран хәрәкәг шул хәтле тасвирлы һәм тәэсирле булды, гүя безгә мәрмәр җайсызлыгының үле салкыны килеп орынды. — Ә яхшы китап, минемчә, ул шундый ки, аның тышлыгы астында, тән астындагы кан кебек, тормыш агып тора, гомергә булмаса: да бик озакка хәтердә кала, аны тагын бер мәртәбә укыйсың килә... Чеховның «Даласы»н! хәтерлисезме? — дип дәртләнеп сорады Михаил Иванович һәм Чехов, Толстой, Горький турында ашкынып сөйли башлады. Аннары ул Дондагы колхозларның тормышлары турында җентекләп сорашты һәм үзенең гражданнар сугышы фронтына баруын хәтерләп, уйчанланып болай диде: — Безнең һәр урындагы кебек, анда яхшы халык яши. Андый халык белән бергә сугышырга да, төзәргә дә мөмкин. Бигрәк тә сезнең хатын-кызларыгыз яхшы анда: хезмәт сөючәннәр, түземлеләр, характерлары бар. Ул вакытта, минем белән очрашкан чакларда, алар менә ситса юк, сабын юк дип зарланмыйлар, еламыйлар, ә йөрәкләре артык әрнегән чакларда, хәтерлим, сүгәләр генә иде... яхшук сү
Әдәбиятның бөек дусты 9 
 
гәләр иде. — һәм көлемсерәп, крестьяннарча зирәк хәйлә белән күзләрен кысып өстәде: — Минемчә, түзәрлек тәкать калмаганда, шыңшып һәм мыш-мыш килеп елаганчы, сүгенү яхшырак, шулаймы? Ничек уйлыйсыз сез? Безнең халыкларыбызның тормышка булган сәләтенең җиңел- мәслеге турында яратып сөйләгән вакыгта, Михаил Иванович түбәндәге хәлне йскә алды: — Шул ук вакытларда, егерменче елларда, сезнең яклардан узып барышлый ничектер бер умарталыкка кердем. Сугыш яңа гына беткән чак иде. Умарталык тар- мар ителгән, балны аклар да, безнекеләр дә читләтмәгәннәр... Ә умартачы карт мине шатланып, җанланып каршы алды. «Я, ничек яшисең, бабай?» — дип сорыйм. — «Яхшы, Михайло Иванович!» — «Кай җире яхшы? Сугыш умарталыгыңны туздырып бетергән ич?» — «Туздыруынтуздырды, ләкин бөтенләйгә түгел, менә шунсы яхшы. Кырык биш умартадан берсе исән, .шунсына да — аллага ■ шөкер! Бу умартадагы кортлар гаиләсе куәтле, тиздән үрчи башларлар. Бер-өч елдан соң, Михайло Иванович, кунакка кил, умарталыкны танымассың, ә кәрәзле бал белән кунакны хәзер дә сыйлый алам.» Минем белән саубуллашкан чагында Михаил Иванович миннән беренче 
китапны кайчанрак язып бетерергә уйлавым турында сорады. Мин чама белән срогын әйтеп бирдем. — Ул чагында мин әле көтә алам һәм укыячакмын, — диде ул. — Хәер, сез ашыкмагыз һәм укучыларның теләкләре белән артык хисаплашмагыз: безнең эш — китап тизрәк чыксын өчен язучыны ашыктыру, ә сезнең эш — үзегез хезмәт итә торган халыкның әһәмиятенә лаеклы булган китап тудыру. Ахыр килеп, китап өчен укучы түгел, сез җавап бирәчәксез. Бу турыда онытмагыз, — диде Михаил Иванович мине озатып. Хәзер, югалтуыбызның кайгысы һәм әрнүе бик яңа чакта, Калинин белән булган шушы соңгы очрашу һәм аның умартачы карт белән сөйләшүе турындагы сүзләре искә тө- 'шәләр. һәм ирексездән уйлыйсыHJ бик зур совет умартасы" якты Тәм саф хезмәттә кайный, безнең куәт- ле Ватаныбыз сугыштан соң үзенең хуҗалыгын торгыза. Бик күп еллар үтәр, һәм безнең токымнарыбыз Кызыл мәйданнан үткәндә безнең чорның иң бөек кешесе мавзолее алдында баш игән чакта, бөтен гомерен Ватанга хезмәткә биргән, җирдә кешеләрнең бәхете өчен көрәштә Ленинның һәм Сталинның ышанычлы иптәшләре булган кешенең кабере алдында да мәхәббәт һәм хөрмәт белән туктарлар.